Логотип Казан Утлары
Публицистика

​​​​​​​ИҖАТКА —ТАЛӘПЧӘНЛЕК


дәбият халыкка көннән-кеә рак, үзрәк була
барганлыктан, язучылар съезды —
республикабыз тормышында күренекле
вакыйга. Соңгы съезддан соң үткән биш ел
аз вакыт түгел. Бу чорда язучылар оешмасы
сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да шактый үсте,
әле кайчан гына беренче тәҗрибә ясаучы
авторлар иҗатта җитди адымнар атлады. Буын
ныгыткан язучыларыбыз, аксакалларыбыз да
әһәмиятле яңа әсәрләр барлыкка китерде.
Әдәбиятыбыз бөтенсоюз аренасында киңрәк
яңгырады — күп кенә әсәрләр русчага тәрҗемә
ителеп, Мәскәүдә басылып чыкты. Кардәш әдәби-
ятлар белән элемтәләребез дә киңәйде — Казанда
байтак кызыклы һәм файдалы конференцияләр,
симпозиумнар, илебез язучылары белән
очрашулар уздырылды. Республикабыз
язучылары укучылар белән бәйләнешләрен
үстереп, тормыш хакындагы белемнәрен тагы да
тирәнәйттеләо. Моны язучылар оешмасының
уңай казанышы итеп танымау мөмкин түгел.
Безнең һәрберебез — үз чорының баласы. Соңгы
биш елдагы эшчәнлегебезнең кайсы гына
тармагын алмыйк — һәммәсе КПССның XXV
съезды, Октябрьның алтмыш еллыгы, СССРның
яңа Конституциясен кабул итү, Л. И. Брежнев
әсәрләре дөньяга килү кебек күренекле
вакыйгаларның куәтле тәэсире астында узды.
Үсешнең күләме һәм тизлеге, тормышның идея-
политик яктан байлыгы белән бу чор иҗади
эшчәнлек өчен бәрәкәтле җирлек бирә Шунлыктай
язучы хезмәтенә булган таләпләр дә бермә-бер
күтәрелә төшә. Бу — халыкның культурасы, рухи
ихтыяҗлары үсү. тормыш шартлары катлаулану,
идеология көрәш кискенләшү һәм җәмгыять
тормышында тәрбиянең роле күтәрелү белән
аңлатыла. КПСС Үзәк Комитетының идеология
һәм политик тәрбия эшләрен көчәйтү турындагы
карары, язучыларга кагылган пунктларны да
эченә алуы өчен генә түгел, ә бу программ
документ буларак бөтен характеры, асылы белән
иҗат эшчәннәре өчен гадәттән тыш әһәмияткә ия
Бөтен тармакларда тәрбия эшенең нә-
тиҗәлелеген күтәрү, аны тормышта барган
процесслар белән мөмкин кадәр тыгызрак бәйләү,
шалтырау, формализм, штамптан арынып,
кешеләр белән үз итеп серләшү, мәсьәләне гади
һәм үтемле итеп аңлату язучы хезмәтенә турыдан-
туры кагыла. Карарда кимчелекләргә, ямьсез кү-
ренешләргә каршы көрәшү, һәр өлкәдә сәламәт
шартлар булдыру, кешеләрне тәрбияләүдә төрле
рангтагы җитәкчеләрнең, коммунистларның
җаваплылыгын күтәрү хакында ачыктан-ачык
әйтелгән. Укучыны тәрбияләү, аңарда иң матур
идеяләр, әдәп-әхлак сыйфатларын тернәкләндерү
язучының төп бурычы булып тора. КПСС ҮК
карары аңа уйланыр һәм ак-ив хәрәкәткә килер
өчен мул азык бирә Ул язучыларны партия
позициясенә басып тормыш күренешләрен киңрәк
колачларга, партияле идея көрәшчеләренең
беренче сафларында барырга чакыра. Үз
эшебезне таләпчән, тәнкыйди анализларга, алга
олы бурычлар куярга өнди.
Менә шул нигезләрдән чыгып, язучылар оешмасы
эшчанлегенең кайбер якларына мин конкретрак
тукталырга телим. Инде икенче көн
әдәбиятыбызның үсеш проблемалары турында
файдалы һәм төпле сөйләшү баруын, кызыклы
һәм эчтәлекле байтак докладлар һәм чыгышлар
тыңлавыбызны баштан ук искәртеп куясым килә.
Бу миңа кайбер мәсьәләләргә гомуми характерда
гына кагылырга мөмкинлек биР® <
Ике съезд арасында прозаикларыбыз сиксәннән
артык яңа роман һәм повесть, йөзләрчә очерклар
иҗат итте. Шагыйрьләребез дә актив һәм
нәтиҗәле эшләде Унҗиде татар шагыйренең әсәре
«Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе- сериясенә
кертелде Кайбер драматургларыбыэның
пьесалары байтак сәхнәләрдә зур уңыш белән
бара. Республикабызның бүгенге тормышы,
хезмәт казанышлары күп санлы публицистик
чыгышларда чагылыш тапты Татарстанның
промышленность баһадирларын тезүчеләр
турында очерк китаплары барлыкка китерелде Бу
— бик әйбәт, мондый уңыш язучылар
оешмасының сөенерлек нәтиҗәләргә ирешүе
хакында сөйли.
Әмма без әдәби казанышларыбыэны барлаганда
бигрәк тә сыйфат ягына, әсәрләрнең бөтенсоюз
күләмендә яңгырый алуына игътибар итәргә
тиеш. Әдәбиятыбыз тулаем югары бәяләнсә де.
кызганычка каршы бу таләпкә күп әсәрләр җавап
бирә алмый әле Безгә ни комачаулый соң?
Объектив сәбәпләр, принципта, юк кебек.
Язучыларга бездәге кеше материалы уңышлы
җирлек бирә. Бездә менә
Чыгышлар
Ә
дигән шәхесләр яши, хезмәт итә, аларның үзара
мөнәсәбәтләре күп кырлы һәм катлаулы,
тормышларында олы иҗтимагый үзгәрешләр
абайлана. Республикабызда дөньяны
гаҗәпләндерә торган киң колачлы тезелешләр
бара. КамАЗ, нефть химиясе, энергетика
өлкәсендәге алга китеш Татарстанның гына түгел,
бөтен илбезнең горурлыгы булып тора. Бездә зур
масштаблы әсәрләр яза алырлык талантлы
язучылар да бар. Алайса, эш нәрсәгә терәлеп тора
соң?
Без еш кына күп эшләр эшләнүе, мирасыбызның
байлыгы, хәлебезнең кемнәрдәндер яхшырак
булуы хакында телгә алырга яратабыз. Кыскасы,
казанышлары- бызны күпертебрәк бәялибез,
әмма бу безнең файдага түгел, күрәсең. Тормыш
хәрәкәттә һәм үсештә. Безнең әдәбиятыбыз
кайбер милли әдәбиятларга кайчандыр остазлык
иткән булса, хәзер инде үзебезгә дә алардан
өйрәнү комачауламый. Партиябезнең ленинчыл
милли политикасы нәтиҗәсендә алар хәзер менә
аякка шулай нык басты. Димәк, үз-үзебезне
алдауга юл куймыйча, ирешелгәнне яңа үрләргә
күтәрелү өчен таяныч мәйданы итеп кенә санарга
кирәк.
Без культура өлкәсенең байтак тармакларында
бөтенсоюз аренасына ныклы адымнар белен
чыктык. Әмма анда мәртәбәле урын алырга
карашлар тарлыгы, әллә кайчангы тәҗрибәгә
таянып вак нәрсәләр күтәрү, тавышның
«куелмаганлыгы» комачаулый. Бездә әсәрләре
Татарстанда лаеклы рәвештә танылган хөрмәтле
язучылар аз түгел, әмма бөтенсоюз киңлегенә чы-
гып, иң яхшылар янәшәсенә басканда, алар чүгеп,
югалып кала. Быел экраннарда татар халкының
матур традицияләре хакында яңа фильм
күрсәтеләчәк, тик аның сценариен татар язучысы
язмады. Дәгъвалар күп булып та, ул
дәгъваларның эш белән ныгытылмавына әле
хәтсез мисаллар китерергә мөмкин бездә. Кайбер
хәл ителмәгән мәсьәләләр өчен гаепне үзеннән
башка теләсә кемгә аударырга әзер затлар да
җитәрлек. Ә бит бүгенге шартлар Татарстан
язучыларына иң югары таләпләрне
канәгатьләндерерлек әсәрләр иҗат итәргә
мөмкинлек бирә.
Әдәбиятның абруе, өлгергәнлеге беренче чиратта
зур тормыш юлы узган өлкән язучылар эшчәнлеге
белән билгеләнә. Үзебез дә белгәнчә, язмыш безгә
андый затларны юмарт биргән. Әмма күренекле
язучыларның кайберләре әһәмиятсезрәк
темаларны яктырта, хатирәләргә чума яки
нәтиҗәле иҗаттан бөтенләй читләшә. Әдә-
биятыбыз осталарының иҗади активлык
саклавы, беркайчан да яктысы тоныкланмый
торган маяк булып калулары зарур.
Әдәбиятның йөзе һәм перспективасы яшь
иҗатчылар үсүгә, аларның җимеш бирә
башлавына бәйләнгән. Сәнгатебезнең шушы
өлкәсенә күп кенә сәләтле автор килүен,
әдәбиятыбызның данын тарату өчен ул буынның
инде шактый эш күрсәтүен без горурлык белән
белдерә алабыз. Безнең өметебез, киләчәгебез
шулар кулында. Алар язучы хезмәтенең җитдиле-
ген, тормышны тирәнтен өйрәнергә, фәнни
коммунизм теориясе һәм практикасы белән
коралланырга, үзенең кешелек сыйфатларын
камилләштерергә тиешлекне ти- рәнтен аңласа
һәм моңа ирешкәндә генә киләчәк иҗат әйбәт
булыр. Яшь язучыларның үз иҗатына олы
гражданлык, ватанчыллык тойгыларыннан,
интернационалистик традицияләрдән чыгып
якын килүе, әсәрләрен җитлеккән социализм
дәверендә, фәнни-техник һәм иҗтимагый үзгәреш-
ләр көчәйгән чорга муафыйк итеп язулары кирәк.
Без барыбыз да илебездә яшь иҗат көчләренә
нинди зур игътибар бирелүнең шаһиты.
Татарстанда бу өлкәдә матур казанышлар булу
докладларның берсендә җентекләп яктыртылды.
Бу җәһәттән кайбер якларга гына тукталып үтәсем
килә. Мине беренче чиратта яшь язучыларның
җитәрлек хезмәт тәҗрибәсе һәм, гомумән, тормыш
тәҗрибәсе дә тупламас борын иртәрәк
профессиональләшүе борчый — чөнки
тормышны зәгыйфь белү соңыннан аларның
үсешенә тискәре йогынты ясый. Беренче
әсәрләрендә үк бала чак, үсмер чак хатирәләрен
файдаланып бетергән, алар абстракт рәвештә
акыл сата, күптән мәгълүм нәрсәләрне кабатлый
башлый.
Яшьләр белән эшләүне отчетларда бик саллы
күрсәтә торган гомуми чараларга гына кайтарыл
калдырырга ярамый, алар белән даими һәм
аерым-аерым да шөгыльләнергә кирәк. Яшь
язучы кирәкле матдә белән илаһи уптым
берьюлы тутырып куела торган савыт түгел.
Югары уку йортларында һәм хәтта аспирантурада
белем алуларына, нәшриятта һәм башка җирләрдә
эшләүләренә карамастан, яшьләргә һәр вакыт
тиешле юнәлештә тәэсир итеп торырга, аларны
илебезнең революцион тарихы белән
кызыксындырырга кирәк, чөнки әле дә кайбер
яшьләрнең политик яктан өлгереп җитмәве, милли
чикләнгәнлеге, әхлакый таркаулыгы очраш-
тыргалый тора. Кайсы вакыт: болар кайда үсте,
укыды, кем җырын җырлый икән дип аптырап
каласың.
Язучылар союзы партия оешмасына килгәндә.
яшьләр белән планлы рәвештә шөгыльләнүне ул
игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Бу эшкә
тәҗрибәле, күренекле, әдәби багажы һәм иҗатка
партияле мөнәсәбәте белән абруй казанган
өлкәннәрне җәлеп итәргә, шул ук вакытта
яшьләрне зарарлы йогынтылардан сакларга
кирәк.
Чыгышымның беренче өлешен йомгаклап, бай
традицияләргә, хөрмәт казанган әдәби мираска ия
Татарстан язучылары, үсештәге тормыш
таләпләрен истә тотып үз алларына олы
бурычлар куярга һәм идеалларыбыз тормышка
ашуына ярдәм итәрлек яңа, яхшы әсәрләр
тудырырга сәләтле дип әйтәсем килә.
Югарыда куелган бурычларны үтәү шактый
дәрәҗәдә язучыларның тормышка ничек
багланган булуына, иҗтимагый үсеш
тенденцияләрен нечкә тоюына, киләчәкне
оптимистик рухта күрүенә һәм шул дөньяны
әсәрендә нинди микъдарда талантлы
гәүдәләндерә алуына бәйләнгән. Тормыш-
ка актив мөнәсәбәт язучыларга аеруча кирәк
сыйфат. Без инде күптән производство темасын
примитив күзаллауны оныттык һәм аны
чагылдыруга кеше эшчәнлеге, аның
психологиясе, фәлсәфәсе, әхлагы, җәмгыять
файдасына җитә торган профессиональ
күнекмәләре һәм тормыш тәҗрибәсе аша
алынырга тиешлекне төшенәбез. Җәмгыятебезнең
төп көче булган эшчеләр сыйныфының актив
хәрәкәтен, эчке дөньясын коммунистик ноктадан
карап сурәтләү аеруча әһәмияткә ия. Бу темага
язылган иң яхшы әсәрләрдә республикабыздагы
яңа төзелешләр материалында җәмгыятебезнең
бүгенге иҗтимагый һәм рухи проблемалары,
тенденцияләре сәнгатьчә төпле яктыртылды.
Әмма без үзебезгә тәнкыйть күзе белән карарга
тиеш. Съездда дөрес искәр- телгәнчә, КамАЗ төзү,
нефть индустриясен үстерү темалары белән
мавыгуыбыз нәкъ менә кызыклырак тәҗрибә
туплангач, күп меңле, күп милләтле коллективлар
оешуына үзебез дә шаһит булгач кына юкка
чыкты. Зур иҗтимагый, экономик мәсьәләләр
чишелә, фәнни-техник прогресс тормышка
ашырыла һәм шул процесста, әлбәттә, кешеләр
арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр дә кызыклы
һәм күп кырлы була, совет кешеләренең иң яхшы
сыйфатлары да шул процесста формалаша. Моны
җентекләп күзәтү, барысы белән дә тирәнтен
кызыксыну әһәмияте вакыт узу белән
югалмаслык әсәр язарга нигез бирә алыр иде.
Авылда зур гына иҗтимагый үзгәрешләр
барлыкка килү игенчеләр һәм терлекчеләр
темасын яктыртуга шулай ук башка- чарак
керешүне таләп итә. Авыл хезмәт ияләренең
тормыш шартлары яхшырды, профессиональ
әзерлеге, культурасы һәм белеме күтәрелде
Шуны яхшы тойган, күргән язучылар гына
замандашларыбызны дөрес чагылдыра ала.
Без барыбыз да мәктәптә, югары уку йортында,
политик уку системасында марксизмны өйрәндек.
Шуннан чыгып, иҗади интеллигенция вәкилләре
үзләрен марксизм-ленинизм теориясен инде җи-
тәрлек тирән үзләштергән саный башлый. Әмма
алар шәхес һәм тарих, шәхеснең җәмгыятьтәге
әхлак кануннарына мөнәсәбәте, марксистик
гуманизмның табигате, сыйнфый һәм идеологии
көрәшнең бүгенге проблемалары,
җәмгыятебезнең үсеш нечкәлекләрен сурәтләргә
керешү белән эрудицияләре җитмәвен тоя баш-
лый. Шуңа күрә КПСС Үзәк Комитетының
идеологии тәрбияне камилләштерү турындагы
карарын Язучылар союзы идарәсе һәм партия
оешмасы һәр чак истә тотыл эшләргә тиеш.
Съездда тәнкыйтькә багышланган махсус доклад
та сөйләнде. Бездә укучыларга сәнгать әсәрен
танырга, әдәби зәвыгын үстерергә булыша
алырлык тәнкыйть барлыкка килде. Әмма язучы
аңына тәэсир итәрлек, иҗат процессының алгы
сафында барырлык, милли республика
шартларында әдәбиятның үсеш
закончалыкларын ачарлык, төп тенденцияләрне
фәнни анализлый алырлык тәнкыйть тәмам
ныгып җитмәде әле. Тәнкыйтькә тиз онытыла
торган җитезлектән бигрәк тирәнлек, объ-
ективлык, дәлиллек, партиягә бирелгәнлек,
әдәбият язмышын аталарча кайгырту кирәгрәк.
Бер уйлаганда, бездә тәнкыйтьчеләр аз түгел —
егермеләп кеше бар. Әмма алар- ның күбесе
фәнни-ледагогик һәм нәшрият эшләре белән
мәшгуль, тәнкыйтьче буларак әдәби процесс өчен
үзен җаваплы санамый, вакыт җитмәү белән
аклана. Андый иптәшләргә: әгәр син тәнкыйтьче
икән, рәхим итеп бу эш өчен вакыт та таба бел
инде, дияргә генә кала. Шуның белән бергә,
кайбер учреждение җитәкчеләренә үз
хезмәткәрләренең файдалы һәм иҗтимагый
кыйммәткә ия әдәби-тәнкыйть эш- чәнлеген
үсендерергә, бу хезмәт өчен таләп ителгән
вакытны эш планнарын раслаганда исәпкә алырга
кирәктер. Яшь тәнкыйтьчеләр әзерләүне дә
күздән ычкындыру ярамас. Бу мәсьәләне хәл
иткәндә Язучылар союзы. Г. Ибраһимов
исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты,
университет һәм пединститутлар тырышлык-
ларын бергә берләштерергә тиеш.
Язучылар съезды эшләнгән эшләрне анализлау,
хәл ителмәгән мәсьәләләрне барлау, яңа
бурычлар билгеләү җәһәтеннән олы әһәмияткә
ия. Съездның эше нәкъ менә шушы яссылыкта
дәвам игүе күңелле. Эшлекле һәм принципиаль
сөйләшү язучыларыбыз иҗатын дөрес бәяләргә,
киләчәк офыкларына үткен караш ташларга ярдәм
итәчәге бәхәссез. Язучылар үз иҗатлары
нәтиҗәсен айнык акыл, белән, реалистларча һәм
таләпчән рәвештә КПСС Үзәк Комитеты карарлары
рухында тикшерер, киләчәктәге эшчәнлеклә-
рендә әдәби процесска мөнәсәбәттә шул карарлар
яктылыгында эш итәрләр дип көтәбез.
Съездда катнашучыларны, алар йөзендә барлык
язучыларны партиябез өлкә * комитеты
исеменнән чын күңелдән кайнар котларга,
коммунизм тезүче халкыбыз ихтыяҗы хакына яңа
иҗади уңышларга ирешүләрен теләргә рехсәт
и тегез!
Бу съездда кардәш республикалардан һәм
өлкәләрдән килгән кунаклар, РСФСР Язучылар
союзы вәкилләре дә катнаша. Аларның
республикабыз ’ язучылары эше белән
кызыксынуы, милли әдәбиятлар дуслыгын
ныгытырга өлеш кертүе бездә ихтирам һәм
рәхмәт хисләре уята. Олы Россия Язучылар
союзының председателе С. В Михалковның инде
икенче мәртәбә рәттән, бу юлы чын мәгънәсендә
бер самолеттан икечесенә күчеп утырып, съез-
дыбызга килүе аеруча игътибарга лаек. Бу —
Михалковның безне яратуы, әдәбиятыбызга зур
хермәт белән каравы хакында сейли.
Съездыбызга килгән кунакларга эшебездә
катнашулары. Татарстан язучылары хезмәтен
югары бәяләүләре очен рәхмәт әйтсәм, мин.
мөгаен, уртак фикерне белдергән булырмын
Кунакларыбызга шулай ук сәламәтлек, иминлек,
иҗатларында уңышлар телик!