ЭШЛЕКЛЕ СӨЙЛӘШҮ
адерле иптәшләр!
КПСС Үзәк Комитетының
«Идеология. политик тәрбия эшен тагын да
яхшырту турында»гы карарында тәрбия
эшенең кешеләр аңына һәм хисенә тәэсир
итү көчен зәгыйфьләндерә торган кимчелекләр
күрсәтелгән. Алар — еш очрый торган
формализм, өстән-өстән генә уздырыла торган,
штампка әйләнеп беткән пропаганда алымнары,
үтемле, кызыклы яңа формалар эзлисе урыңда,
күптән билгеле әйберләрне механик рәвештә
кабатлау. Укучыны, тыңлаучыны рухи яктан
баетучы теоретик гомумиләштерүләр, җитди
уйланьмтган анализлар еш кына тышкы матур
сүзләр белән алмаштырыла — бу күренешләрне
безнең практикадан бөтенләй алып ташларга
вакыт. Ни өчен мин бу хакта искә төшердем соң!
Нәкъ менә бүгенге форумда—язучылар
съездында бу хакта һич кенә дә онытырга
ярамый.
Съездда сөйләшү, дөресен әйтергә кирәк,
эшлекле, кызыклы һәм файдалы төстә узды.
Докладларда да (мин аларның татарча
сөйләнгәннәренең тәрҗемәләрен укып чыктым),
чыгышларда да. хәтта съездга килгән
кунакларның котлауларында да бернинди
яңгыравыклы фразалар, купшы сүзләр
ишетелмәде. Сүз — эш турында, әдәбият турында
барды. Бу, әлбәттә, бик яхшы.
Иң элек мин Татарстан язучылары оешмасының
РСФСР Язучылар союзындагы зур абруе турында
әйтеп үтәргә тиешмен. Татар әдәбиятының
Россия Федерациясендәге иң актив, иң алдынгы
әдәбиятларның берсе икәнлеген без яхшы
беләбез. Союз җитәкчеләренең СССР Язучылар
союзы членлыгына тәкъдим ителгән канди-
датларга булган зур таләпчәнлеге дә күптән
мәгълүм. Шуңа күрә дә без секретариат
утырышларында Казан тәкъдиме буенча
тикшерелгән кандидатларны, зур ышаныч һәм
җаваплылык тойгысы белән, һәр вакыт диярлек
бертавыштан кабул итәбез.
Татар прозасының һәм поэзиясенең уңышлары —
бәхәссез. Ул уңышлар съездда урынлы билгеләп
үтелде. «Современник», «Советский писатель»
кебек Мәскәү нәшриятларында рус телендә
басылып чыккан китаплар саны да шул хакта
сөйли. Сездә яшь иҗат көчләре белән эшләүгә дә
зур әһәмият бирелә. Бу хактагы чыгышны мин
аеруча кызыксыну белән тыңладым.
Республикабыз, чыннан да, илебезнең иң кайнар
ноктасына урнашкан. Язучыларның зур отряды,
чыннан да, КамАЗ- дагы зур төзелешләрдән,
нефть промыселларыннан үсеп чыга. Нәкъ менә
шул төзелешләрдә катнашучылардан кайберләре
соңыннан язучылар булып та өлгерә Бөек Ватан
сугышында катнашучылар белән дә шулай булды
бит. Гади солдатлар, офицерлар, тупчылар,
разведчиклар, по- литработниклар сугыштан соң
язучылар булып, дөньякүләм танылган язучылар
булып киттеләр. Әгәр дә Сталинград янында
Михаил Алексеевны үтергән булсалар,
политрукны гына үтергән булырлар иде, ә инде
җитдирәк уйлап карасак, әле ул вакытта язучы
булмаган, әмма булачак зур язучы Михаил
Алексеев һәлак булган булыр иде. Бөек Ватан
сугышы кебек илебез өчен хәлиткеч көрәштә
катнашып язучы булган каләм осталары бездә
бик күп! Менә бүген дә гигант төзелешләрдә
катнашкан сезнең күп санлы яшь язучылардан.
кем белә, бәлки күпме дә булса Ажаевлар,
Алексеевлар, Бондаревлар үсеп чыгар! Аларны
игътибарсыз калдырмаска, канатландырырга, юл
бирергә генә кирәк. Ләкин яшьләргә игътибарлы
булу, аларны,
К
тәрбияләү— һәр яшь язучының әдәби үчти-үчти
иттерүчесе булырга тиеш дигән сүз түгел. Бик еш
кына шулай да була яшь язучыга терлечә ярдәм
итәләр, аңа хәтта язышалар, кулъязмасын
тартып-сузып әдәби әсәр дәрәҗәсенә
җиткерәләр, аннары шул «җимеш» кайда да булса
басылып та чыга. Ә яшь иптәш инде рецензияләр
таләп итә башлый, күрмиләр, танымыйлар дип
зарлана, инде үзен «җирнең кендеге» дип хис
итә... Әдәбиятка бары тик талантлы яшьләрне
генә алып керергә кирәк. Сәләтсезләрнең исә
күзенә туры карап дәресе әйтелергә тиеш.
Андыйлар башка файдалы хезмәт белән
ш өгыльләнсеннәр.
Инде журнал мәсьәләсенә килгәндә яшьләр
журналы сезгә, әлбәттә, кирәк. Без моны бик
яхшы аңлыйбыз. Өлкә комитетының беренче
секретаре иптәш Та- беев белән дә без бүген бу
хакта җентекләп сөйләштек. Без, үз чиратыбызда,
журнал булдыру өчен барысын да эшләячәкбез.
Чөнки журнал — кирәк! Журналсыз басылыр җир
юк. Чәчәр өчен чәчүлек җир кирәк. Аннары гына
уңыш җыеп алырга мөмкин. Язучы да, басылыр
мәйданы булмагач, үзенең сәләтен, хезмәтен
күрсәтә алмый.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, иҗат
яшьләренә булган бездәге кебек кайгыр- тучан
мөнәсәбәт бер генә капиталистик илдә дә юк.
Кызганычка каршы, үзләренә күрсәтелгән зур
игътибарны яшьләр бәяләп җиткермиләр әле.
Уйлап кына карагыз: без шагыйрьләрне,
язучыларны, тәнкыйтьчеләрне. драматургларны,
очеркчыларны бөтен Россиядән зона киңәшмәлә-
ренә җыябыз, аларны Мәскәүгә яки иҗат йортына
китерәбез, әсәрләрен тикшерү өчен эур-зур
язучыларны үз эшләреннән аерабыз Алар
атналар буена яшьләр белән шөгыльләнә:
лекцияләр укыйлар, киңәшләр бирәләр,
әсәрләрен матбугатка юллыйлар, ә яшьләрнең
осталыклары инде җитлеккән кайберләрен
Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итәләр.
Тагын кайсы илдә яшьләргә шундый игътибарлы
мөнәсәбәтләр бар?! Әдәбиятка керү бездә бик
авыр дигән сүзләрне еш кына ишетер-ә туры
килә. Бу. әлбәттә, һич тә дөрес түгел. Киресенчә,
беэдә әдәбиятка керү җиңел, артык җиңел. Шуңа
күрә дә бик күп беренче җыентыкларын,
китапларын чыгарган авторлар гомер буе
беренче китап авторлары булып кына калалар да.
Алар шуннан ары китә алмый, китсәләр до, бер
урында таптаналар. Баксаң, алар инде союз
членнары булып алганнар: аларга эшләү өчен
шартлар кирәк, иҗат йортларыннан урын кирәк...
Кызганычка каршь иҗатның башка төрләрендә дә
шундый ук хәл. Әйтик, яшь кинорежиссер дир-
ломнан соң дәүләт акчасына картина төшерергә
мөмкинлек ала. Ул урта кул, хәтта урта кулдан да
түбәнрәк фильм төшерә. Аңа тагын төшерергә
мөмкинлек бирәләр. Бу юлы да дәүләт акчасына!
Аннары өченчесе, дүртенчесе, бишенчесенә
тотына һем бу эш әлеге иптәш кайчакта хетта
СССР халык артисты булганчы шулай дәвам итә.
Ә капиталистик илдә яшь режиссер картина
төшерер өчен кемнәндер 300 мең доллар акча ала
аламы соң? Юк, әлбәттә. Яшьләр генә түгел,
дөньяның зур-зур режиссерлары да күл чак’э
фильм төшерер өчен акча таба алмый интегәләр.
Мин күптән түгел Кипрда булып кайттым.
Халыкара Балалар елы уңае белән, анда
интеллигенция вәкилләре аерым алганда.
язучылар белән очраштым. Шул очрашуларның
берсендә Кипр Язучылар союзы президенты
минем үзебезнең союз турында, яшьләр белән
ничек эшләвебез турында сәйләгәннәремне
тыңлап торды да, болай диде «Мин кырык ел
инде әдәбиятта эшлим, әмма Советлар Союзында
чыга торган «Иностранная литература»
журналыннан башка бер генә җирдән д» гонорар
алганым булмады. Китапларымны һәр вакыт үз
акчама бастырдым, үзем саттым». Китапханә
директоры булып эшләгән килеш, ул китапларын
ничә данә бастыргандыр дисез? 500—600—700
данә . Менә нинди ул Көнбатыш язучысының
хәлләре. Хәер, бу хакта сез үзегез дә яхшы
беләсез. Әмма боларны үзебезнең яшьләргә
даими сөйләргә кирәк. Яшьләр бу турыда.
Көнбатыштагы иҗат интеллигенциясенең ничек
яшәве хакында чын дөреслекне белергә тиеш.
Без бүген, иптәшләр, тормышыбызның яңа
чорына керәбез. Безнең бөтен иҗат
эшчәнлегебез. иҗат тормышыбыз КПСС Үзәк
Комитетының әлеге карары яктылыгында
каралырга, бәяләнергә бурычлы. Ул карарны
тикшерү генә, аның хакында фикер алышу гына,
сөйләшү генә җитми, аның күрсәтмәләренә һәр
вакыт әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Чөнки ул
карар алдагы бик күп елларга исәпләп кабул
ителгән. Шуңа күрә дә аны үтәү җиңел генә
булмаячак.
Аннары бу карарның турыдаи-туры безгә —
язучыларга, аеруча сатирикларга караган
өлешләре дә күп. Шунысын да әйтергә кирәк,
сатира партиябез тарафыннан һәр чак якланып
килендә, аның игътибар үзәгендә булды. Моңа
дәлилләр җитәрлек. Унсигез ел дәвамында яшәп
килүче «Фитиль» киножурналын гына алыйк.
Шушы чор эчендә беэгә Үзәк Комитет
тарафыннан бер генә тапкыр да кисәтү ясалмады.
Ул гына да түгел, иптәшләр СССР Дәүләт
премиясе белән бүләкләнделәр Матбугат
битләрендә сатирага булган яхшы бәяләр дә
партиянең туры- дан-туры ярдәме ул. Шулай да
сатира акрын үсә әле. шул исәптән, Татарстанда
да. Ә татарлар нсә юморга аеруча тарты- лучан
халык. Димәк, сездә сатира-юмор аеруча нык алга
китә һәм коммунизм төзүдә партиябезгә зур
булышлык итә ала. Без тәрбия эшенең яңа
формаларын эзләргә тиешбез, язучылар, газета-
журнал редакторлары бүгенге көннең актуаль
мәсьәләләрен әчыктан-ачык тикшерүгә куярга
тиешләр Ләкин күп кешеләрнең аңын бер көндә
генә, бер елда гьита үзгәртел булмый. Менә бу
елкедә юмор хисен белүче һәм аңлаучы татар
язучыларына.
эш җитәрлек. Аларның үткен сатирик каләме
заман адымыннан артта калган, бүгенге тормыш
пүльсын аңламаучы кешеләрдән көлеп. аларны
фаш итеп партиябезгә зур ярдәм күрсәтә алыр
иде. Кыскасы. бик куп эшләргә Кирәк әле безгә. Бу
җәһәттән мин газета редакцияләрендә эшләүче
язучыларны, бигрәк тә яшьләрне, аеруча уңай
яктан телгә алып узар идем. Мин аларны хөрмәт
итәм һәм аларга һәр чак булышырга тырышам. Ни
өчен дисәгез, бүгенге көндә язучы өчен публици-
стика өлкәсендә эшләүдән дә мактаулы- рак эш
юк. Язучыга бернинди дан-шөһрәт китермәүче
әлеге «кара эштән» һич тә кыенсынмаска кирәк.
Ләкин безнең арада хезмәт алдынгылары
турындв, эшчеләр, колхозчылар турында
очерклар язуны түбәнлеккә санаучы кайбер
иптәшләр дә бар әле. Аларга шигырь генә
булсын! Партиябезгә булышу йөзеннән бүгенге
матбугат куйган олы бурычларны алар читләтеп
узарга тырыша. Әмма рус әдәбияты, мәсәлән, үз
вакытында публицистик мәкаләләр белән чыгыш
ясамаган бер генә классикны да белми. Чехов та,
Пушкин да, Толстой һәм Короленко да.
Маяковский да — барысы да кайчандыр вакытлы
матбугатта эшләгәннәр.
Әйтәсе килгән сүзләр менә шушылар иде,
хөрмәтле иптәшләр! Барыгызга да яңа иҗат
уңышлары телим. Татарстанның язучылар
оешмасы моннан соң да актив һәм
дисциплиналы, бердәм коллектив булыр,
коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында барыр
дип ышанам.