ДРАМАТУРГ
ериф Хесәеновның иҗат портретым яза алыр идеңме? — дип сорадылар.
— Ничек кенә язар идем әле! Чөнки мин аның иҗатын яратам1— дидем
Сорау бирүченең тел төбендә ни ятканлыгын абайламыйча, бераз гына ялгышлык җибәргәнмен — миңа драматург Шәриф Хөсәенояның иҗат потретын язу эшен йөкләделәр.
Булдырам, язам дип әтәчләнү җиңел дә бит. эшкә тотынгач син кычкырганча уи барып чыкмый, һәм менә интегеп утырам: нидән башларга? Ничек дәәам итәргә? Ничек очлап куярга?
Әлбәттә, бәхәссез, мин Шәриф Хесәеновның пьесаларын укырга да. карарга да яратам. Ләкин яратам, яратам дип туктаусыз кабатлаудан портрет язылмый—сүзләр мәгънәсез шапырыну гына булып кала
Язучы әллә ничә меңләгән кешеләр өчен иҗат итә. Шул меңнәрнең мәхәббәтен яулый алганмы Шәриф Хөсәенов дигән драматург? Яуласа, андый дәрәҗәгә ничек ирешкән? Драматург иҗатының сере нәрсәдә? Үзенчәлеге нидә'..
Сораулар да сораулар. Дөресен әйтәм. җавапларым тәгаен түгел. Тәгаенләргә җыенмыйм да, булдыра да алмас идем. Кыскасы, мин Шәриф Хесәеновның иҗат портретын язудан баш тартып, драматург әсәрләренә бәйләнешле кайбер уйланулар белән генә уртаклашам.
...1978 елның 9 январенда Казан театр училищесы студентлары тамашачыларга «Зөбәйдә — адәм баласы» дип аталган диплом спектакльләрен күрсәттеләр. Трагикомедиянең авторы — драматург Шәриф Хөсәенов
Шул спектакльне карарга бардым. Яшерен-батырын түгел, бу юлы театрга гадәттәгечә атлыгып, ашкынып чапмадым. Чөнки, беренчедән, уйнаучылар яшьләр, тәҗрибәсезләр, алар әле өлкән артистлар кебек җиренә җиткереп уйный белмиләр Аларның уенын караганда онытылып утырмыйсың, шактый гына кытыршылыклар күреп борчылып, уңайсызланып утырасың. Икенчедән, башкарылачак әсәр дә күптән таныш — премьерасы 1965 елда ук Татар академия театрында булган иде. Ә трагикомедия үзе тагын да иртәрәк язылган. Аның яңа гына «табадан төшкән., чагын да яхшы хәтерлим.
1960 елда Шәриф Хөсәенов Мәскәүдә СССР Язучылар союзының Югары курсларында укый иде Без — Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесы студентлары академия театры сәхнәсен шаулаткан «Профессор киявевнең авторы белән күрешергә ул яши торган тулай торакка барган идек Шунда драматург заман яшьләре турында өр-яңа пьеса язып бетергәнлеген әйтте
Менә шул әсәрне әллә ничә тапкыр караганнан соң янәдән карарга кирәк иде миңа. Кабатлап әйтәм, теләк зур түгел иде. Чөнки заманында ярыйсы ук яңгыраган байтак пьесалар вакыт үтү белән актуальлеген югалтып искерәләр, уйлатмыйлар да, елатмыйлар да, көлдермиләр дә. Көлсәң дә авторның беркатлылыгыннан гына келәсең.
Бу юлы әсәр мине тетрәтте. Элек караганда ул кадәре ук тәэсир итмәгән иде кебек. Пьеса, искәрәсе урынга, тагын да яңарган. Сәбәбе нидә?
Карал торырга әллә нинди шаккатыргыч вакыйга да юк сыман пьесада. Яңа гына унынчыны тәмамлаган Зөбәйдә исемле кызый тәрәзә тәбене менеп кунаклаган да урамда туп тибүче малайларга кычкыргалап утыра. Үзе дә аларга кушылып туп тибәр иде — ярамый, аңа институтка керергә кушканнар, һәм ул имтиханнарга әзерләнергә тиеш. Ләкин Зөбәйдәнең укырга теләге юк, аның уе бүтән нәрсәдә Нәрсәдә? Тегәл белми. Кызый юллар чатында. Эзләнә Тик гаиләдә аның эзләнүен күрергә, аңларга теләүче, ярдәмгә килүче юк. Барыең да 17 яшьлек Зөбәйдәгә
Ш
бала ител карыйлар, урынлыга-урынсызга битер- леп те куйгалыйлар, боералар. Мондый хәлгә кыз буйсынырга телами — «этләшә». Шулай дәвам итсә, кызның язмышы кайсы якка тәгәрәр иде. билгесез, ярый әле, аны аңлаучы кеше табыла. Очраклы рәвештә танышкан шофер егет кулына тотынып кала Зөбәйдәбез.
Бу вакыйганы төрлечә сөйләп чыгып була. Шәриф Хөсәеновка, оста художник буларак вакыйганы сөйләп бирү генә кызык түгел, ул үзенең героинясы Зөбәйдә кебек эзләнә. Без барыбыз да балаларыбызның әйбәт булуын те-либез. Әмма ничек әйбәт итәргә икәнен белеп бетерәбезме? Юктыр, мөгаен. Үз юлын таба алмыйча буталып йөргән кызларыбыз, егетләребез күп булмаса да. юк түгел. Аларга, драматург әйтмешли, безнең игътибарыбыз, күңел җылы-лыгыбыз җитмәгән. Зөбәйдәнең адәм баласы икәнен онытып җибәргәнбез. Зөбәйдәләр гаиләсендә дә шулай бит. Әнисе үлеп киткән, әтисе, вакыт юклыкны сәбәп итеп, кызына «кызым», улына «улым» дип тә әйтмәгән, Зөбәйдәне тәрбияләү эше бертуган тиешле апага тапшырылган. Аның да вакыты юк — кияүгә чыгасы бар. Әйе, барыбызның да вакыты юк—ә Зөбәйдәләр нишләргә тиеш? Ул мәсьәлә бүген уйландыра, иртәгә тагын да ныграк уйландырачак.
Драматург көннең кадагына сугам дип бер-ике айда хәл ителә торган тормыш мәсьәләләрен проблема дәрәҗәсенә күтәреп көчәнми, ул заман тудырган проблеманы тикшерә, җавап эзли. Аны кешенең киләчәге борчый. Әлеге очракта тормышның шактый ук катлаулы сукмагына яңа аяк басыл, тирә-ягына күзләрен -тутырыл карый- карый сокланып, аптырап, каушап, ялгышып беренче адймнарын атлаучы адәм баласы Зөбәйдә язмышы. Сак булыйк, иптәшләр. Үзебезгә атларга җиңел булсын өчен аны сукмактан читкә этәрмик, олы юлга чыгарга булышыйк аңа. Кешеләрнең Кеше икәнлегенә ышансын ул Адәм баласын бары тик адәм баласы гына Кеше итә ала. Бу борчылу — мәңгелек. Кеше яшәгәндә ул искермәячәк. Киләчәк Зөбәйдәләре яшәгән мохит башка булыр, кешеләр хәзергегә караганда күп мәртәбәгә камилрәк булырлар, әмма Зөбәйдәнең балалыктан олылыкка күчү вакыты барыбер уйландыра, сискәндерә торган вакыйга булып калыр.
Зөбәйдә — адәм баласыкна чаклы Шәриф Хөсәеновның Татар дәүләт академия театрында, югарыда әйтелгәнчә. «Профессор кияве» исемле комедиясе куелган иде. Әсәр зур уңыш белән барды. Чөнки 50 елларда драматургиябез шактый гына төссезләнү кичерде. Сәхнәдә бертөсле, схематик персонажлар бер пьесадан икенче пьесага күчеп йөрүче бер үк төсле сүз сөйли башладылар. Бу, әлбәттә, конфликт, сыз әдәбиятның җимешләре иде. «Профессор кияве» белән Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин традицияләрен яңартып, Ш. Хөсәенов сәхнәгә тормышчан, җанлы геройларны кайтарды. Алар «кешечә» уйлый, сөйли, хәрәкәт итә башладылар. Тамашачы спектакльгә агылып йөрде. Әмма Шәриф Хөсәеновны драматург иткән пьеса бу түгел иде Язучы, тәҗрибәсе җитмәгәнлектән, бу әсәрендә шул заманның сәхнә штампларыннан да файдаланды. Схематизм кизүе аның геройларына да кагылган иде. «Зөбәйдә—адәм баласы» белән Шәриф Хөсәенов үзен өлгергән драматург итеп таньтты. Театрлар аны «йолыккалый» башладылар—әсәр таләп иттеләр. Драматург үзенең кырыс холкына хас шаярту белән:
— Юк, мин бүтән пьеса язмыйм. Профессиям — врач, кешеләрне язучы булып түгел, врач булып дәвалыйм,— дип җавап бирә иде. һәм ул дүрт-биш ел буе Драматург буларак дәшмәде дә.
Ниһаять, Татар академия театрында, «Шәриф яңа пьеса укырга җыена» дигән хәбәр таралды Хәбәр хак булып чыкты. Автор пьесаны укыды.
Сәхнәдә — «Әни килде». (Ул драма хәзер «Әниемнең ак күлмәге» дип атала). Монда да драматург үз иҗат алымына турылыклы. Драмада дөньяны селкетерлек, ах-ух килерлек вакыйга юк. Тормышта бик еш була торган хәл: шәһәрдә яшәп яткан балалары янына авылдан әниләре килә. Чыннан да искитәрлек ни нәрсә бар? Кайсы ана үз балалары янына килми?
Әйе барысы да гадәти. Ананың төпчек улы Сәйярның туй мәҗлесенә җыйналган агай-энеләр әниләрен шатланып, куанып каршы алалар. Аның дәвалый алмаслык чир белән чирләгәнен белгәч, чын күңелдән борчылалар. Шушында гадәти үк булмаган хәл килеп чыга. Бер-ике айлык гомере калган ананы кем карарга тиешлеге турында бәхәс туа,
Хәер, кем белә, бәлки бу бәхәснең тууы да гадәтидер: без һәрберебез үзебез өчен генә яшәп, артык мәшәкатьләрдән читтәрәк торуны уңайлырак күрмибезме? Санап китсәң, сәбәпләре дә юк түгел: беребезнең әлеге фатиры кысанрак, анда артык кешегә урын юк, икенчебез укып ята, имтиханнарга әзерләнәсе бар, өченче-
без үзе авыру, дүртенчебез... бишенчебез... Юк, без начар кешеләр түгел, янәсе, ләкин бит менә, каһәр суккыры, нишләтәсең, шундый-шундый җитди сәбәпләр бар. Гадәти сәбәпләр.
Әсәр гади итеп язылган. Ләкин нигә соң әле шундый гади әсәр кайбер «кат- лаульш пьесаларга караганда ныграк тәэсир итә, күбрәк уйландыра? 1969 елда Татар дәүләт академия театрында «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен карагач үз- үземә шундый сорау биргән идем, һәм 1978 елда Качалов исемендәге Зур драма театрында рус телендә карагач та кабатладым шул сорауны. Әсәрне берничә кат укып чыгарга туры килде, тик драманың тәэсир итү көче кимемәде. Бәлки минем өчен генә әсәр якындыр, минем күңел кичерешләренә тәңгәл киләдер? Алай дисәң, драма Татар академия театрында. Әлмәт театрында биш йөз тапкырдан артык уйналды. Советлар Союзындагы дистәләгән театр сәхнәләрендә куелып, уңыш белән барды һәм бара.
Шул сорауны кабатлау һаман дәвам итә. Нигә соң әле «Әниемнең ак күлмәге» караган саен, укыган саен күбрәк уйландыра? Сорауга җавап, минемчә, әсәрнең үзе кебек гади: кешенең иң зур бәхете — иң камил җан иясе булып дөньяга килүе һәм яшәве. Ә адәм баласы дөньяга килүе өчен әти-әнисенә бурычлы. Белгәнебезчә, һәрбер бурыч түләнергә тиеш Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына түләп була. «Әниемнең ак күлмәге» шул турыда.
Чын кеше микән без? Әтиләр, әниләр аядында, кешеләр алдында, ил-Ватан каршында намусыбыз чистамы, вөҗданыбыз сафмы? Бу борчылу мәңгелек, кеше яшәгәндә ул искермәячәк.
Киләчәк заман башка булыр, дөнья хәзергегә караганда күп мәртәбә камилрәк булыр, әмма чын Кеше проблемасы һәр чак актуаль һәм уйландыра торган проблема булып кала бирер.
Шәриф Хесәенов «Мәхәббәт сагышы» дигән повесть һәм шактый гына хикәяләр авторы да. Ләкин мин аны драматург булганы өчен күбрәк хөрмәт итәм. Шуңа күрә, мәкаләне дә «Драматург» дип атадым. Әгәр дә без «Шагыйрь» дип әйтәбез икән, күз алдында шигырь язучыны гына тотмыйбыз, аңа күбрәк мәгънә салабыз Драматург та персонажларны кара-каршы сөйләштереп язылган әйберне пьеса дип атаучы гына түгел. Драматург кеше язмышы, аның шатлык-кайгылары уи. кичерешләре турында сәхнәдән (бары тик сәхнәдән генә) халыкчан итеп, халык үзе ышанырлык итеп сөйли алучы кеше. Сөйләгәндә аның ихлас күңелле булуы мәҗбүрдер. Шәриф Хесәенов шундый кеше. Ул сәхнәдән Намус, Вөҗдан, Мәхәббәт Ватан кебек бөек төшенчәләр хакында күкрәк кага-кага купшы сүзләр сөйләми, тегеләй яшәгез, болай гомер итегез дип коры акыл сатмый. Аның геройлары гади генә яши бирәләр: эшлиләр, ял итәләр, яраталар, яратмыйлар. Әмма шул гадилекнең төбендә һәр вакыт зур фәлсәфә, тормышның сәнгатьчә дөреслеге ята.
Соңгы сүз итеп тагын шуны әйтүне кирәк дип саныйм—менә ун ел инде драматург Шәриф Хесәенов театрга яңа әсәр алып килгәне юк. Бу хәл мине һәм аның иҗатын яратучы күпләрне борчый. Сәхнәдән әйткән сүзен зур ихтирам белән кабул иткән меңләгән тамашачылар аның әйтәсе сүзләрен дә түземсезлек белән көтәләр.