ЧӘЧӘКЛӘР БӘЙЛӘМЕ
ишләргә? Ике ай газапланып та, ник бер алга китеш булсын. Әллә югыйсә... ялгышканнар инде? Бөтенесе дә. Аның колагына өч яктан өч аваз килгәндәй була.
«Менә бит... үткән заман хатын-кызының язмышы.» Бүгенге тормышның кадерен белү өчен аларны онытмаска кирәк... Сәхнә илаһи көч ул». Моны Өфе сәхнәсеннән «Кара йөзләр» спектаклен карап утырганда балалар йорты директоры Әхмәров агай әйтә. Унөч яшьлек Гөлсем йөрәгенә театр дип аталган олы сәнгатьнең бер тамчы җылы яңгыры тамгандай була. «Беләсеңме, сеңелем, эшли алмастайны да эшләргә кирәк. Шул вакытта гына үзеңне чын кеше итеп санарга йортының уку отличнигы, комсомол секретаре, Гөлсемнең бердәнбер газизе-иманы, бертуган абыйсы Зөбәер әйтә.
«Син — чын актриса, Гөлсем... Син иҗат иткән образлар күпме йөрәкләрне тетрәндерер, җылытыр әле,»»— Мәскәүдәге М. С. Щепкин исемендәге театр училищесы укытучысы профессор Михаил Николаевич Гладков сүзләре.
— Булмый. Булмый миннән, Марсель Хәкимович, күрмисезмени?!
Керфекләрдә яшь тамчылары.
— Эзләнергә кирәк, Гөлсем, эзләнергә. Эзләнергә һәм табарга!—ди режиссер.
— Эзләнмәгән кая... Базарда бәрәңгегә чират торганда да Айсылу булып сәйләнем икән. Кешеләрнең шикле карашын тойгач кына Гөлсемгә әйләндем. Трамвай, троллейбусларда да йөз, күз хәрәкәтен, иреннәр кыймылдавын күрмәсеннәр дип, иң алга үтем. Уйлыйм, эзлим... табылмый гына.
— Беләсеңме, Гөлсем, син киресен эшләп кара әле.
— Ничек киресен?
— Гел киресен. Айсылу көләргә тиеш булса—син ела, елар урында көл, шатланса— боек, боегу кирәк чакта—шатлан ..
Шулай эшли Гөлсем һөм... таба Күңелдәге салкын, туң, ясалма образ чынга әйләнә. Гәлсем Айсылу исемле кыз булып яши башлый. Тик акылдан шашкан кеше көлүен ничек бирергә? Гөлсем көлүе Айсылу көлүен һаман бирә алмый. Ясалма. Ялган көлү.
Тагын эзләнү... Студентлар төркемендә кызлар көләләр. Юк, «ул» түгел... Кибеттә бер апа көлә — бу да түгел... Бер кыз бала егете күкрәгенә сыенган да
ОЧЕРКЛАР
ярый».—Бусын балалар
көлә — бәхетле көлү.» Бөтен җирдә көләләр Көләләр, көләләр, тик шашкан кыз Айсылу көлми, һаман көлми.
Озакламый премьера. «Миркәй белән Айсылу». Халык көтә инде. Я хода». Автор Нәкый- ага Исәнбәт нәрсә әйтер? «Телең әйбәт синең, Гөлсем. Башкорт салмаклыгы да, татар сыгылмалылыгы да бар аңарда. Әмма ник Айсылуга, алындың», димәсме?..
Гөлсем бүген дә иртәләде. Режиссер Марсель Сәлимҗанов килгәнче, рольне кабатларга кирәк Бер кат, ун кат...
Тып-тын театр бинасында — кисәк аваз.
Гөлсем икенче каттан беренче катка атыла Анда җыештыручы апа көлә-келә күлмәк сәдәпләрен төймәли. Ычкындыра да көлә-келә тагын сәдәпли.
«Акылга таман диләр үзен. Мескен. Күрә күрмәсен, рәхмәт яугыры. Айсылу булып көлә белүче бичара җан...»
һәм менә кыз белән егет мәчет алдында, шәригать хөкеме каршында. Айсылу аптырап калган, нахакка җәберләнүләреннән гаҗиз булып елый. Егет белән кызны, бер-берсенә бәйләп, урам буйлап йөртәләр. Кыз елаудан туктаган — ул арыган инде Чү! Аларның өе турысы. «Син минем кызым түгел», — ди каршыга килгән газиз әткәсе. Бу коточкыч хөкемнән сыгылып төшө Айсылу. Аны курку баса: кызы түгел?!. Кызы түгел?!. Кыз акылдан шаша. Дин әһелләренең акыл «утырта» башлаулары исә Айсылу фаҗигасен тизләтә генә. Акылдан шашкан кыз я уйга кала, я моңлы җыр суза, я кинәт кенә нигәдер шатлана башлый. Айсылу сөйгәнен дә танымас була. Әмма бервакыт, Миркәйне танып, аның белән кунакка барырга вәгъдә бирә дә «Мин сине алдадым! Алдадым! Алдадым!»—ди ул егет артыннан.» һәм көлә.. Көлә Айсылу-Гөлсем. Күзләрендә җан тетрәткеч сагыш, моң. Бу көлүдән тамашачының җаны өши, тәне өши...
Спектакль тәмам. Чал чәчле Нәкый ага Исәнбәтнең дә керфекләре дымлы Иреннәре Гөлсемгә рәхмәт сүзен пышылдый...
...Театрдан кайтучы бүгенге көн «Айсылулары» «Миркәйләренә» ныграк сыеналар'
Әзгә генә тынган алкышлар тагын көчәйде, тагын залны күмде. Алкыш эченә* кемдер аваз салды:
— Назлыгөлне сорыйбыз! Гөлсем Исәнгулованы». Назлыгөл!!!
Аягүрә баскан зал, бу авазны күтәреп алып, «Назлыгөл!» дип кул чаба иде инде.
Бөтен киеренкелегеннән бушанып, хәлсезләнеп калган Назлыгел-Гөлсем сәхнә- артындагы стенага сөялгән дә залны тыңлый. Тамашачының үзен чакыруы әле аның аңына барып җитмәгән. Искәндәр (Ренат Таҗетдинов) белән Газиз (Наил Дунаев)* сәхнәгә алып чыккач та, Назлыгөл югалып калды.
...Зал тып-тын. Сәхнә «күге» шомлы... Менә үткән заман кызы Айсылу-Гөлсем, әти-әниләре кунакка китү белән, чит җирләрдә йөреп кайткан егете Миркәй янына ашыга. Айсылу шат, ярата, ояла. Миркәй кызның үзенә кияүгә чыгуын үтенә. Бик бәхетле бер мизгел. Бер генә мизгел. Аннан күзләрдәге бәхет очкыны янында сагыш күләгәсе. Шулай да Айсылу ояла-ояла гына ризалыгын әйтә. Тик ул белә: әтисе моңа беркайчан да риза булмаячак. Чөнки авыл бае Дәүли кодалый кызны. Айсылу Миркәйгә сөйләргә өлгерми, «дуслары» белән Дәүли күренә. «Тоттык Динсезләрне тоттык...»
Бу аягүрә баскан халыкның Назлыгөл-Гөлсемне алкышлавы кинәт аның да аңына барып җитте Борчылулар, эзләнүләр, газаплар аша яуланган җиңү!.. Каяндыр ур- тылып, яңа кач керде. Гөлсем үзе дә елмаеп, Назлыгөле өчен халыкка кушылып >кул чаба башлады.
Чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә менүчеләрне дә ул томан аша гына күрә иде...
Оэак кына вакыт алар эндәшмичә утырдылар. Тәннең бөтен күзәнәкләре рәхәт лл итә. J
— Гөлсем! Бу инде, малай, синең бик зур җиңүең,— диде Наил, ниһаять. =• Гөлсем эндәшмәде. Аның әле тыилык ләззәтеннән аерыласы килми.
— Карале, егетләр,— дип башлады сүзен Ренат та,— без бик сәер утырабыз “
икән ләбаса Нәкъ авылдагы ат саклаучы малайлар кебек. Баксаң, яныбызда гына Е урындыклар да бар... ж
Алар рәхәлләиеп көлеп җибәрделәр Чыннан да, Гөлсемнең кечкенә генә киенү g ■бүлмәсе идәнендә утыралар икән ич.
— Беләсеңме, Гөлсем, мондый олы җиңү мондый алкышларга күмелү кайбер ♦ артистларга гомер буена да килми. Күлләр моны төшләрендә дә күрми бит. <
Белә, мондый алкышларның бәясен белә Гөлсем. Әмма тагын берничә айдан. ® Әлмәт сәхнәсендә үз гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр Назлыгөлне түгел, үз- С үзен уйнаячагын гына белми ул... £
2
Ул һаман юк. Вәгъдәсе нык иде югыйсә. Әллә санга сукмавымы микән? Алай ц .дисәң... Әлмәткә үзем киләм диде ич. Ничек кенә әйтте әле! «10 нчы июнь — иң С зур бәйрәмем ул. Бу дөньяга минем өчен син туган көн. Галәм читендә булсаң да, £ лныңа барам, Гөлсем».
Спектакль башланырга өч сәгатьләп вакыт бар. Казанга шалтыратыргадыр бәлки?..
Юк, йөрәк акылга буйсынмый.
«Эш урынына шалтыратам».
«Булмый».
■Шалтыратам»...
— Алло. Казанмы бу?.. Володя кирәк иде миңа!
— Володя?.. Ул юк инде... Алло, кем соң әле бу?..
— Ничек «юк»? Кая китте ул?
— Җирләдек Владимирны... Бүген...
— Нә-әр-сә?..
.. Кемдер аның иңнәренә кагылып куйды.
— Нишләп утырыщ, Гөлсем? Киенмәгәнсең дә. Халык көтә бит Зал шыгрым ■чулы.
Халык. Кемне көтә халык? Зал. Ә, әйе-әйе, Назлыгөлне көтә халык. Спектакль мч. «Хуш, Назлыгөл- спектакле.
Тышкы кыяфәте белән бүген дә ул — Назлыгөл. Искәндәр сөяркәсе. Менә алар балык шулпасы ашыйлар, шәраб эчәләр, тәмәке тарталар. Искәндәреннән канәгать Назлыгөл. «Ярый әле, шундый кайгылы көнемдә тормьниның синдәй хәшәрәтләре бар- Акыл белән йөрәк бәхәсенең бер мизгеле... Газиз. Ни калган аңа?.. «Дөньяда синең кебекләр дә буламыни'. » Баксаң, Назлыгөл йөрәге әле тапталма-ган икән, тартыла аның күңеле Газизгә, тартБла. «Бу син бит, Володя, син!» Йөрәк авазы... Тиздән Газиз үләргә тиеш.
— Нигә... нигә бу дөньяда яхшы кешеләр генә үлә икән?—Үкси Назлыгөл. Җаны ■елый, төннең бөтен күзәнәге елый. «Ниләр булды сиңа. Володя? Ник син мине «алдырдың?...»
— Акылыңа кил, Гөлсем! Син бит сәхнәдә — Якында гына алып баручы тавышы. Меңләгән күз—тамашачы күзе... «Ярый әле... Ярый әле. мине көтүче, күзәтүче ■вамашачым бар. Югыйсә... Югыйсә нигә миңа яшәү». Назлыгел-Гөлсем башын күтәрә.
— Төшенмим мин, Гөлсем. Зәмзәмбанудан изге кеше ясау нигә кирәк булды?
— Мин Зәмзәмбануны аңларга тырышам. Бары шул гына. Адәмнән яман бала тумагандыр ич... Хатын-кыз беркайчан да гүзәллеген, изгелеген, горурлыгын югалтмаска тиеш. Минем өчен бу — хакыйкать.
— Тик шуны да онытма, Гөлсем: Зәмзәмбану — тискәре тип...
Һәм менә Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышланган «Ташкын, нар» спектакле.
Сәхнәдә Зәмзәмбану-Гөлсем. Җитез, дәртле Зәмзәмбану. Җырлый-җырлый, йә- герә-йөгерә туй табынын хәзерләшә.
— Бүлмәгезне өйләнешүче яшьләргә бирерсез,— ди каенана-әнкәсе.
«Солдаттан кайтып, фырт йөрүче Нургалигәме?.. Мирхәйдәре белән көне-төне бил бөгәләр. Бәхетле минутлар бүләк иткән истәлекле бүлмә, җитмәсә. Юк...»
Мирхәйдәргә дә шушы фикерне әйТә Зәмзәмбану. Тик «бозау» ир хатынын аңламый, акламый да, киресенчә, аны гаепли...
Тагын бер күренеш.
Гөлчирә хат укый. Мич янында Зәмзәмбану йотылып хат тыңлый. Ире Мирхәйдәр ни язды икән? Сагынамы ул Зәмзәмбануны? Сыкрый, елый, зарлана солдат- Мирхәйдәр. Хатыны турында ник бер авыз сүз язсын!
Зәмзамбану-Гөлсем ачу белән көнбагыш яра. Бөтен торышында — үпкә, нәфрәт...
Бервакыт каенатасы Зәмзәмбануны тотнаксызлыкта гаепли.
, — Кеше тикшергәнче, үз кызыңны күрсәңче,— ди килене, һәм шунда ук, ялгыш ычкындырганын аңлап, авызын каплый. Кызы Гөлчирәгә ташланган каената алдына тезләнеп:
— Мин гаепле... Гөлчирәгә тимә! Мине... мине үтер!—дип ялвара ул...
Менә Зәмзәмбану, сөенеп-шатланып, Айсылу килендәшенең ире кайтуын хәбәр итә.
Баксаң, тискәре үк тип түгел ич Гөлсемнең Зәмзәмбануы. Тормыш «кыйнавына» сүз белән көрәш ачкан бер җан икән ләбаса. Аның да сөясе дә, сөеләсе дә килә, кешеләрнең гел битәрләвеннән туйган ул... Басынкы, «тәүфыйклы» килен» буласы килми, гаилә кешеләре белән бертигез хокук даулый Зәмзәмбану.
Гөлсем Зәмзәмбану образын шулай чишә.
— Бүгенге спектакльнең иң яхшы роле өчен!.. Зәмзәмбануны яратуың, аңа ышануың ччен!—дип бер ханым аңа роза чәчәкләре суза.
4
Ниһаять — уңай образ. Үз гомерендә беренче һәм бердәнбер уңай роле!.. Ул— «Үзеңә хыянәт итсәң...» әсәрендә Диас Вәлиевнең Гөлсем Исәнгулова өчен язган Гөлсем образы... Тыныч карашлы, салмак адымлы, шәфкатьлелек, итагатьлелек бөркелеп торучы илле яшьләрдәге ханым.
Менә ул яшьләр өчен табын әзерли. Йөзендә мөлаемлык. Салих өстенә акыручы иренә моңсу караш. «Ичмасам бүген генә кычкырмасаң иде—туган көне ич Салихның, туган көне!?»
Хәтта Салих ташлаган кызның баласына да ярдәм итү юлын таба ул.
Тагын бер эпизод. Гөлсем үзенә кычкырган иренең күкрәген сыйпый: «Юк-бар белән йөрәгеңне бетерә күрмә, Локман». Хәтта бу очракта да ул үзе турында, үзен җәберләүләре турында түгел, башкалар турында уйлый: аларга гына начар була күрмәсен!
Спектакльнең буеннан-буена шулай — Гөлсем образын Исәнгулова изгелек, кешелеклелек символы итеп чишүгә ирешә, олы җанлы хатын-кыз образын иҗат итә. Яратып уйный һәм режиссерларның үзенә тагын һәм тагын олы, уңай образлы рольләр тапшыруын тели.
— Мин уңышларым вчен театрыбызның баш режиссеры Марсель Сәлимҗа- новка бурычлымын,— ди Гөлсем Исәнгулова.— Талантлы режиссер, һәр актерга киң колач җәеп иҗат итү мөмкинлеге тудыра. Марсель Хакимович рольне вак детальләргә бүлми, киресенчә, олы максатны аңлата да шуңа ирешүдә актерның үз мөмкинлегенә таяна. Мондый иҗат итү мөмкинлеге һәр актерның талантын үстерә, үз-үэенә ышанычын арттыра, эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә.
Әйе. Уйлана, эзләнә, иҗат итә Гөлсем.
Сәхнәдә Туфан Миңнуллин әсәре — «Дуслар җыелган җирдә». Саҗидә ролендә — Гөлсем.
Француженка Эльмира. «Тартюф». Жан Батист Мольер әсәре.
Липочка-Гөлсем. Н. Островский. «Агай-эне ак мыек...»
Тагын рольләр, образлар, һиндиләре генә булмаган аларның! Классик әсәрләр, революцион рухлы спектакльләр, хәзерге чор драмалары. Нәкый ага Исәнбәтнең Бибкөй-Солтаи, Зөһрә, Зөбәрҗәте, Погодинның Настясы, Мостай Кәримнең Шәфәкь, Жәмилә, Дилбәре, Аяз Гыйләҗевнең Розасы, Нурихан Фәттахның Энҗесе. Дво- рецкийның Шеголевасы, Боровикның Мартасы . Спектакль саен яңа характер ача Гөлсем, һәркайсы уңышлы Ул үз героиняларын ихлас ярата, аларга чын күңелдән ышана.
— Гөлсем Исәнгулова — хәзер театрның төп көчләреннән берсе. Ул замандашларыбызны, халкыбызның күңелен, гореф-гадәтләрен, психологиясен тирән аңлаучы актриса. Тышкы эффектлар белән генә мавыкмыйча, бер үк вакытта тышкы хәрәкәтләрнең бай арсеналыннан баш тартмаган хәлдә, геройның эчке дөньясына үтеп керергә -тырыша һәм күп вакытта шуңа ирешә дә. Болар зур көч, талант, белем, ихтыяр һәм эшкә бирелгәнлек таләп итә. Гөлсем әнә шундый ихтыяр көченә ия булган, үз иҗат йөзен тапкан артистка,— ди аның турында язучы Аяз Гыйләҗев
Нәкъ менә шуның өчен дә. Зур Совет энциклопедиясенең 25 нче томында күренекле, талантлы артистлар белән бергә аның исеме дә телгә алынган.
Шәһәргә инде төн иңгән. Бердәнбер автобус кына аваз сала. Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры артистларының өйләренә кайтышы. Арыганнар
Татарстанның атказанган артисткасы Гөлсем Исәнгулова кулында бүген дә чәчәкләр бәйләме.