Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР—ТОРМЫШ ЧӘЧӘКЛӘРЕ, ҖИМЕШЛӘРЕ НИНДИ БУЛЫР?


Әй сукты бәйрәм сәгате бәрхет тау башларында. Мәйданга малайлар кереп керәшә башладылар Керәшәләр болыннарда, урманда-аланнарда. Тәгәрәп алмаш өлгерә көрәшме агайларга! Татарстан карап тора сабан туе кызганны. Малайлар күккә менәләр балакларын сызганып. Малайлар атта киләләр, тояклар җирне кага. Көчле малайлар үскәнне хәбәр итеп деньяга Тояклар җирне кага.
абан туенда көрәшне әүаәл-әү- вәлдән малайлар башлап җибәргән. Юк, мәзәк өчен түгел бу, мәйдан тоткан ир-егетләрнең сөлге тапшырасы варисларны сынал каравы. Тормыш мәйданында кеше өчен көрәшкә дә башлап балалар әдәбияты чыга, өлкән жанр-лардан шактый алда чыга — тәпи йөрү әлифбасыннан шәхес булу фәлсәфәсенә хәтле өйрәтә, көрәшко әзерли.
Татар совет балалар әдәбиятын, беренче адымнарыннан ук. чын патриотлар һәм көрәшчеләр тәрбияләргә омтылган Такташлар, Җәлилләр җитәкләгән. Әйтерсең лә дөнья язмышын хәл итәсе көрәшкә кыю һәм тәвәккәл сугышчы әзерли алар! Аркадий Гайдар болай дигән иде: «...ул кешеләр хәйлә өчен генә үзләрен балалар язучысы дип йөргәннәр. Чынлыкта иср алар кызыл йолдызлы нык, көчле гвардия әзерләгәннәр». Аның сүзләре рас килде Әдәбиятыбызның комиссарлары Җәлилләр, Алишлар. Кәримнәр үзләре дә. алар әзерләгән «кызыл йолдызлы гвардиямдә гасырның хәлиткеч сынавында — фашизм белән көрәштә иман ныклыгы, антка тугрылык күрсәтте һәм җиңеп чыкты! Р. Мостафинның «Кечкенә Муса турында хикәяләр»е укучыларга әнә шул батырлык чыганакларының кайдан башлануын күрсәтә.
Тормышта һәм әдәбиятта батырлык традициясе дәвам итә. Түбәи Кама егете Рифкать Миргазизов хәрби ейрәнүләр вакытында, иптәшләрен саклап калыр өчен, шартлый торган гранатаны гәүдәсе белән каплады . Шәмәрдән мәктәбен тәмамлаган, тепловоз машинисты Рәшит Галимов та йөзләгән кешеләрне коткарып үзе һәлак булды... 1977 һәм 1978 елларда булды бу хәлләр. Газинур Гафиятуллинны, Бари Шәвәлиеәне үстергән халыкның уллары тыныч елларда да батырлыкны кабатлыйлар. Батырлык турында язылган китапларыбызны укып үскән укучыларыбыз ич болар, дип горурланып куясың.
Ш. Рәкыйпов үзенең яңа китабын «Геройлар үлмиләр!» дип исемләгән. Ничә еллар инде эзтабар язучы Батырлык фәне дәресләре алып бара — батырларны терелтергә, онытмаска әйрәтә. Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсеэлеге эчен го
С
мерләрен биргән кешеләр турында бөртекләп мәгълүматлар җыя, укучыларга җиткерә тора.
М, Юныс та, кырыс диңгезче буларак, публицистик мәкаләләрендә кыенлыкларны җиңәргә әзер булып, көчле булып үсәргә өнди. Океан-диңгезләр кичеп, әдәбиятыбызның географиясен дә киңәйтеп. Татарстан малайларын кызыктырып йөри ул. Чит илләрдә гыйбрәт алып, туган җир кадерен тойдырып, сагынуын сиздереп йөри. Күбесе диңгезче дә булмас, ә яңа киңлекләргә омтылыш, тынгысызлык гомергә калыр. Чын кеше, илгә тугрылыклы хезмәт итүче булырга өйрәтә язучы.
Буйга гына түгел, уйга да үсә бала. Дөнья белән таныша-таныша, «ник? нәрсә?» дип сорый-сорый үсә. Аның уенында да уй була — олыларга охшарга тырыша, алар эшләгәнне эшлисе килә. Уенчык белән зур тормышны модельләштерә бала. Олылар үзләре дә. архитекторлар — салачак шәһәрне, инженерлар плотинаны макетта төзеп уйнамыймыни? Әле безнең эрага кадәр Аристотель: «Балаларныңуеннары ук киләчәктә эшләячәк эшләренә охшарга тиеш»,— дигән бит. Ягъни шәхес булып җитешүнең бер шарты — ул хезмәт. Эш тәмен яшьтән тоеп үсәргә тиеш бала.
Фаил Шәфигуллинның «Бер малай, өч аргамак» повесте—Рәсим исемле малайның сугыштан соңгы елларда өлкәннәр белән иңгә-иң торып колхозда эшләве турында. Бүгенге яшьтәшләре Рәсимне яратып кабул итте. Онытылып бара торган - икмәк кадерен искә төшерде язучы Фаил балалар психологиясен яхшы белә, алар дөньясына бик табигый күчә ала. Юкса бу хикмәтле чикне теләсә кем уза да алмый бит. Шуңа күрә андый авторларның язганнары балалар турында булса да. олылар өчен килеп чыга. Баланың мавыктыргыч дөньясын ачу ягыннан кызыклы андый әсәрләр, әмма сабый күзе белән карау һәм нарасыйларча әйтеп бирү җитми. Үзебезне хәзерге балалар урынына куеп карарга тырышсак та, бала чагыбыз күзе белән карыйбыз, әсәрләр дә шул чордан языла. Хәзергеләр үзгә, катлаулырак, каршылыклы һәм кыенрак Ф. Шәфигулпин- иың бүгенге балалар турындагы хикәяләре дә кызыклы, автор заманга хас характерларны күреп алып, бала белән уртак телне тиэ таба. Фәнис Яруллинның «Яшел утрау хуҗалары» повесте да бала психологиясен белеп язылган. Яшь язучы К. Керимов «Тылсымлы тәрәзә» дигән хикәя язды. Бала күңеле белән тоя белә ул, бу жанрда үзе ачкан тылсымлы тәрәзәсе бар. Ләкин киләчәктә тәрәзәдән генә карап чикләнмәс, киңрәк офыкларга чыгар дип ышанабыз.
Хәзер «хезмәт» сүзе «техника» сүзеннән аерылгысыз Замана баласы машинаны без ат яраткан кебек ярата. Маһирлыклары шул дәрәҗәдә ки. «Оста куллар тү- гәрәге»н «Акыллы башлар түгәрәге» дип әйтерлек. Менә шуларга азык булырлык китаплар кирәк. Бүгенге мәктәп тормышыннан әсәрләр аз әле, уңышлылары та-гын да азрак. Оста корылган сюжеты мавыктырып, хыялны ияртеп китә торган яңа повестьлар, хикәяләр көтә укучы!
Бала күңелен тәрбияләүдә ягымлы бер укытучы бар. ул — табигать. Сабый үзе дә аның бер өлеше. Таллар, чишмәләр, маэмайлар белән уртак тел таба ул, уртак сере бар Чебиләр, мәчеләр турында язуга өстәнрәк караучылар ялгыша — ул мөлаем җан ияләре бала күңелен олы дөньяга тоташтырган элемтәчеләр. Шуларцы кайгыртып бала шәфкать, миһербанга өйрәнә. Димәк, табигатьне сакларга өйрәтү— баланың үз табигатен дә саклау дигән сүз.
Африкадагы галәмәт тереклек ияләрен— фил, жирафларны яхшырак беләбез бугай. Алар турында бик күп кызыклы әсәрләр язылган шул. Г. Хәсәноө баланы бер дә еракка түгел, туган төбәккә—таныш тыкрыкларга, якын әрәмәләргә сәяхәткә алып чыга. Баксаң, бездә дә гаҗәп-хәй- ран җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр бар икән! «Чү! Сайрар кошым оя тибә!» дигән китап әнә шул вазифаны үти, исеме белән үк табигатькә үтә сак булырга көйли. Г. Хәсәнов хикәяләренең дә үзенә хас көе. «сайравы» бар. Әмма китаптан-китапка кү-чеп «тыңлагач», бер төрлерәк моң тоясың, хәтта чит аһәңнәр дә сизелә... Төрле кошларның сайравын укучыга төрлечә ишеттерү алымнарын эзләргә иде.
Г. Хәсәнов бу изге эшкә А. Алиш хәер- фатихасы белән керешүен әйтә. Табигатьне яратып, кызыклырак һәм мавыктыргычрак итеп язучы яшьләребез булыр, Алиш васыяте онытылмас дип ышанабыз. «Яшь ленинчы» газетасы «Туган ягым — яшел бишек» исемле даими дәресләре белән шул бурычны үти — балаларны сүздә генә түгел, эштә дә активлыкка — табигатьне сакларга өйрәтә. Бу изге эшне оештыруда өлкән язучыбыз Гомәр ага Бәширов халкыбызның күркәм традициясен дәвам ИТӘ — чишмә саклаучы аксакал сыман, бала күңеленең сафлыгын кайгырта.
Җан ияләре өчен җан атып торган яхшы күңелле, ярдәмчел малай турында Г. Шәрәфи бер төркем хикәяләр язды. Укучылар бик сизгер — «Күрше малае»и тиз күреп алдылар, үз иттеләр. Без дә ышанып җиттек — Габдулла табигате белән тәмам балалар язучысы икән!
Тагын бер табыш турында әйтәсе килә. Ул Ш. Бикчуринның «Табылдык» хикәясе, шул хикәядәге малай һәм маэмай. Алар- ның кыланмышларын күзәтә торгач, рәхәт бер дөньядан күңелгә яктылык иңүен, җылылык күчүен тоясың. Бер дә сәерсенмәгез, бала чакта этләр дә кешелеккә өйрәтә!
Г. Троепольскийның «Акбай кара колак» әсәре күңелләрне тетрәтеп, җан ияләренә миһербанлы карауның бер сабагы буларак бөтен илгә шаулаган иде. Н. Дәүли дә «Карабай — йорт эте» исемле повесть язды, тик авазы йорттан ары китә алмады . Акбай белән Карабайны сугыштырырга җыенмыйм. Әмма Сарбай — И. Газиның «Сарбай — сары эт»е һаман да онытылмый. Хикмәт әсәргә үз дулкынлануңны, үз ачынуыңны ни дәрәҗәдә салудадыр.
Г. Сабитовның «Карурманның күзе бар» исемле китабы дулкынландыргыч итеп, чын шигъри югарылыкта язылган. Әти-эни, туган туфрак кадерен белергә, үкенмәслек итеп яшәргә уйландырып, сискәндереп куйган гыйбрәтләр бар анда. Тәэсирләнеп укылган мондый әсәрләр онытылмый, күңелгә сеңеп кала.
Балалар бәгырь җимеше генә түгел, тәрбия җимеше дә. Ата-бабадан килгән яхшы гадәтләрне, бакчачы кебек, «ялгап» тәм естәмәгәндә. алмагачның кыргый, багалмаңның әче, файдасыз булуы да ихтимал. Җирдәге тереклек ияләрен тәмам кырылып бетүдән саклау өчен «Кызыл Китап»- ка теркиләр. Табигатьне саклау әнә шулай, дөньякүләм актуаль проблемаларның берсенә әверелә. Кешенең дә кайбер кешелек сыйфатларын югалтмас өчен үзебез язасы "кызыл китап»ларга теркәргә — укучы күңеленә сеңдерергә кирәк.
Сүзне тикмәгә генә Р Мингалимов шигыре белән башламадык. Эзләнүчән һәм үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе ул «Бәхетле исем» китабында хәзерге иртә өлгерә торган, геометрия нигезләрен уен итеп мәктәпкәчә үзләштереп, беренче класста алгебраик табышмакларны рәхәтләнеп чишкән баланың образлы фикерлә-рен, үзенчә күзаллавын күрәсең. Мондый мөстәкыйльлек бик кирәк. Хикмәт баланың иҗади уйларга, кыю эзләнергә өйрәнүендә. Бу сыйфатлар шәхескә мәгънәле һәм омтылышлы рухи дөнья тудырырга ярдәм итә. Әмма «тузга язмаган, хәлләр турында сөйләгәндә кайара автор чама хисен югалткалый, өсте-өстенә өелгән табышмак-образлар белән мавыгып китә
X. Халиковның рәсемле нәни-нәни китаплары ел саен дөнья күрә. Аларны ачкач та, балалар бакчасын, класс ишеген ачкандай, шау-шулы, җанлы дөньяга керәсең. «Октябрятлар шәһәре» исемле җыентыкта нәкъ менә бүгенге малайлар һәм кызлар. Шигырьләр җыйнак, чын табышы булмый торып юк-бар бизәк күрсәтергә чакырмый шагыйрь. Әмма кайчакта шигырьләре бер бизәкле булып кала, инде төсләр калейдоскопы белән эш итәргә вакыттыр. Хәкимҗан моны үзе дә белә, эз-ләнүе, сәхнәләштерелгән уеннар язуы шуның бер чагылышы.
Соңгы елларда балалар шигыренең үзенчәлекле, чын сыйфатлары өстенлек итте. Монда Р. Миңнуллинның да өлеше зур. Поэзиягә самимилеге белән нәниләр дулкынына көйләнгән, туган телнең тәмен тоеп һәм тойдырып, әңгәмәдәш тә, уендаш та булган шагыйрь килде. Тансыклап һәм яратып балалар тормышына кушылды ул. Беренче китабы «Акбай цирк карый» дип атала, икенчесен до өлгертте Р. Миңнул- лин эзләнүләр стихиясендә. формасы төрлеләнә, эчтәлек яңа табышлар белән байый барыр дип ышанабыз.
Беренче китабын балалар өчен язып башлаган Р Фәйэуллин да яңадан балаларны искә төшерде Ул шигырьләрдә шагыйрь үзгә табигыйрак, замана баласы белән уртак дулкынга көйләнеп, алар дөньясына үтеп ям,
Иҗатларын тулаем балалар әдәбиятына багышлаган яшьләр дә бар. Беренче китапларын чыгарган Җ. Дәрзаманов, Р. Вә- лиев, Р. Бәшәров балалар өчен яза алуларын күрсәттеләр. Аларга күбрәк эшләргә кирәк.
Балалар шигыре гади булырга тиеш. Әмма беркатлы түгел, ә катлаулы эчтәлекнең формула дәрәҗәсенә җиткерелеп, тәмам ачылып, төп сыйфатлары табылу. Олылар шигырендә катлаулы гадилек булса, балалар өчен гади катлаулылык кирәк.
Җырлар турында берничә сүз. Балалар поэзиясендәге кызыклы үзгәрешләрнең әлегәчә тиешле музыкаль гәүдәләнеш таба алганы юк. Яратып, үзеннән-үзе җырланып киткән нинди җырны атый алабыз? «Крокодил Гена җыры» да, Әзербәйҗан- нан килгән «Чебиләр» дә тәрҗемә бит. Үзебездә үстерергә вакыттыр аларны. Му-зыкаль инкубаторда түгел, әлбәттә. Әлегә исә иң гайрәтлесе дә радиокомитет капкасына меиеп кычкырудан узалмый.
Җырга ихтыяҗ, тансыклык гаять зур.
Кыска гына вакыт эчендә «Ләйсән» ансамбле ничек танылып өлгерде — даны Азнакайлардан әллә кайларга җитте! Бала күңеле буш тора алмый — кыска дулкыннарда ерак араларны тиз үткән чит-ят куллар сузыла — үз җырларын җырлатып, үз көйләренә биетмәкчеләр. «Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» диләр. Кем җырын җырласаң, шуның чанасында булмассыңмы? Балаларга үзебезнең җырны —совет җырын җырлатыйк! Модалар чикләрне визасыз гына уза. Шәфкатьсезлек, кансызлык ДИГӘН ЙОГЫШЛЫ чир тараткан чит фильмнарның балаларыбыз- ның күңел чикләрен бозуы аеруча борчый. Яшерен-батырын түгел, көнкүрештә үзебез дә тискәре үрнәкләргә урын калдырабыз. Ә бит тормыш кинофильм түгел. яше тулмаганнарны читтә калдыра алмыйсың — барын да күреп, сеңдереп үсәләр. Балалар язучысы болармы һәммәсен истә тотарга, әсәрләре белән «дәвалау» юлларын табарга тиеш.
Поэзиядәге бер мавыгу турында моңа хәтле дә әйтелгәләде. Әзер «музыкага» ияреп язылган шигырьләр турында бара сүз. Эзләну-табышсыз иҗат юк, иҗатның мәгънәсе шунда лабаса! Элгәрләргә охшатып сан арттыру сыйфат өстәми, яңа йолдыз ачарга, шуны ачу юлларын табарга кирәк. Киленчәкләрдә сынамыш бар: йөкле чагында кемгә сокланып карасаң, бала шуңа охшый ди. Әлеге шагыйрьләрнең дә. артык сокланып карауданмы, әсәрләре бүтәннәргә охшаш туа. Үз иҗатыңа турылыклы булып, үэ илһамыңа охшаш әсәрләр тудыруга ни җитә!
Укытучы беренчедәгеләргә хәреф өйрәтә башлагач, классында утырып калгам бер малай: «Былтыргы «А» ич бу!»—дип кычкырып җибәргән, диләр Әдәбиятта булган мотивларны кабатлау, икенчеллек— бала 7Кыгач та әлеге мәзәктәгечә: «Былтыргы «А» ич бу!»—диярлек әсәрләр прозада да очрый. М. Хәсәновның «Дина- эаәрлар илендә!», «Шайтан малае» «Без
6 «А-дан» повестьлары да быелгы «Ав буена зыян китерә.
«Нәниләр өчен язучы кеше үзен бәхетле тоярга тиеш. Үзенең укучылары— сабыйлар кебек үк бәхетле тоярга тиеш»,—ди К. Чуковский. Т. Миңнуллинның «Иптәш командир» исемле пьесалар китабында шул якты атмосфера, игътибарны читкә җибәрмичә ияртеп бара торган эзлекле хәрәкәт, ачыклык, тапкырлык бар! Сурәт-ләнгән чорлар төрле булса да, бик актуаль алар, бүгенге тамашачыга адресланганнар. Т. Миңнуллинга: «Балалар әдәбиятына хезмәт ит, «Иптәш командир», алар синең белән бергә атлый!»—дисәк бик дөрес булыр.
Батулланың музыкаль әкиятләре кызык
Әкиятләр шигырь белән дә, проза белән дә языла тора. Тик алар чын мәгънәсендә яңа булса икән! Халык иҗатының әзер калыплары, алымнары инерция буенча әкияттән-әкияткә күчеп кенә йөри, һич арына алмыйбыз шул шаукымнан. Бүгенге балаларны кызыктырырлык заманча әкиятләр кирәк Формасы, эчтәлеге, геройлары белән яңа! Фәлсәфи фикерле, мавыктыргыч һәм тапкыр, ягъни чын әкият булсын иде! Дөнья әдәбиятында искә алырдай эзләнүләр бар. Шул тәҗрибәгә таянып, үзебезнең җирлеккә хас булганнарын ачасы иде
Һәрнәрсә камилләшкән чорда кеше күңеленә ачкыч табу җиңел түгел. Бала күңеленә үтим дисәң, минемчә, юмор белән э итәргә кирәк. Баланың зирәк, оптимистик табигатен чагылдырган сыйфат ул. Бу жанр бала күңеленә иң якын юлны белә. Соңгы еллардагы уңышлы әсәрләрнең авторлары да юмористлар: Ф. Шәфи- гуллин, Т. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Батул- ла, X. Халиков, Р. Миңнуллин.
Сатирикларга эшләр шактый әле. Әйтик, балаларда күренгән, эчне пошырган кайбер ят гадәтләр — әдәпсезлек, тәү- фикъсызлык, гамьсезлек, эш яратмау... Сатираның эше — профилактика — «авыруны» башланган чорда — бала чагында кисәтү җиңелрәк.
Табигыйлек, ихласлык — балалар әдәби-ятының төп сыйфатлары. Моңа туган телнең нечкәлекләре аша гына ирешеп була. Җансыз тел белән бала җанына үтеп булмый. Уртак тел табу өчен канатлы тел, талантлы тел кирәк. «Сезнең алларда җырларга сандугач теле кирәк!» ди халык. Нарасый күңеле саф, аның белән дә сан-дугач телендә сөйләшү тиеш. Язып-язып та өйрәнчеклектән чыга алмаганнарның фаҗигасе — телләре ачылмауда.
Әдәбиятта һәр жанрның үсеше һәм танылуы язучы сәләтенә генә түгел, тәнкыйтьче эшчәнлегенә дә бәйле. Балалар әдәбиятында кызыклы эзләнүләр, формада, эчтәлектә булсын, төрле авторларда төрле табышлар бар. Әмма алар күренми кала килде.
Хикмәт әдәбият белгечләренең балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тоя алмавында, әзерлеге, сәләте белән шул дәрәҗәдәге шәхеснең булмавында иде. Бала күңеленә шагыйрь булып үтә алган Р. Кукушкин балалар шигърияте серләренә дә ачкыч тапты. Моңа бу жанрда бер гасырлык күтәрелмәгән чирәм булуы да ярдәм итте. Р. Кукушкин йөздән артык шагыйрьне өйрәнеп, төрле этапларга хас үзенчәлекләрне ачкан, гомумиләштерүләр ясаган, балалар поэзиясенең үсеш тенденцияләрен ачыклаган беренче белгеч. Аның «Шигъри бишек» исемле зур хезмәте фольклордан бүгенгәчә булган араны эченә ала.
Балалар әдәбияты тәнкыйтендә, бигрәк тә проза һәм драматургия белгечләренә, вакантлы урыннар кала килә, җиң сызганып эшлисе эшләр көтә.
Халыкта шундый гадәт бар — аш вакытында килгән кешегә: «Мактап йөрисең!»— диләр. Яңадан-яңа тәнкыйтьчеләр әдәби табынга рәхим итсен, яңа китапка өлгерсәләр, тәнкыйтьләсәләр дә, «Мактап йөрисең!»— диярбез.
Республика матбугаты, аеруча «Яшь ленинчы» газетасы белән «Ялкын» журналы балалар өчен язылган әсәрләргә урынны мул бирә, яңа исемнәр белән очраштыра. Балалар язган шигырь, хикәяләрне, үз рәсемнәре белән бизәп, аерым китап итеп чыгару матур традициягә әйләнде.
Телевидение балалар әдәбиятын пропа-гандалауның үтемле формасын тапты. «Шигъри тәлгәшләр»не балалар көтеп ала. Шагыйрь Роберт Миңнуллин тапшыруларны балалар яратырлык ител, бик табигый ител алып бара.
Балалар өчен дистәләгән китаплар чыга, газета-журналлардагы әсәрләр меңләгән
лып җитә алмаганнар...
Балалар әдәбияты, аның барлык жанрлары да, талантлы әсәрләрне генә кабул итә. Олыларда шома гына утәрдәй урта кул әсәрләр монда кычкырып, узен фаш ител тора. Ә шулай да алар шактый күренә әле. илһамсыз, илаһи ялкынсыз язылган әсәрләр балалар әдәбиятының абру
сынып каршыланды, пьесалары курчак театры сәхнәсеннән төшми. Ул аларны «Пәһлеваннар иле» исемле җыентыкка да туплап чыгарды. Бәтулла иҗат стихиясе белән шушы жанр язучысы. Заманча, тапкыр фикерле үз табышын, үз тавышын ишетәсе бар* ~ яңапь1КНЬ‘ дардан көтәргә урын
Курчак театры өчен Н. Фәттах, Н. Дәү- ли, Г. Рәхим пьесалар язды, алар уйналып килә. Берничә яшь язучының да театр белән элемтәгә керүе мәгълүм. Шаять тә чын репертуар булырлык, шатлыклы ачышлар да, шаулыйсы вакыйгалар да булыр
А. Тимергалинның «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз» җыентыкларындагы маҗаралы һәм фантастик повестьларын, хикәяләрен укыгач, бүгенге әкиятләр шул тирәдә түгел микән, дисең. Ул әсәрләр хыял офыкларын киңәйтә, омтылучан күңелләрне кызыктырып, парадокслар тәмен тоярга, иҗади эзләнергә өйрәтә. Автор укучыны социаль мөнәсәбәтләр галәменә дә алып чыга — хикәяләрдә буржуаз җәмгыятьнең кешелексез әхлагын, байлык ха-кимлек иткән дөнья күренешләрен таныйсың.
укучы кулына керә. Шулай да балаларга иң якын торганы — дәреслек. Хәзерге дәреслекләр, матур киенгән балалар шикел ле. төсле рәсемнәр белән бизәлеп чыга. Эчтәлек тә яхшыра төште. Шулай да кай- берләрендә әдәби үрнәкләр сайлауда зәвык җитми, бирелгән бәяләр сай. Дәрес лек, кулланмалар мавыктыргыч, кызыклы булып, баланың тиктормас табигатен искә алса, тапкырлыкка өйрәтсә икән! Бу өл кәдә илдәге тәҗрибәне өйрәнгән очракта, заман дәрәҗәсендә булган кызыклы алымнар табылыр дип көтәргә була. Бәлкем «Күңел җимешләре» дигән дәреслек язган Тукаебыз тәҗрибәсен яңартып, язучы бе лән галимнең иҗади дуслыгыннан туар ул җимеш?
«Бездә бер дигән балалар әдәбияты бар, ул зур совет әдәбиятының аерылгысыз өлеше буларак үсә»,— дигән иде Л. И. Брежнев укытучыларның Бөтенсоюз съездында. Бу сүзләрне үзебезнең бала лар әдәбияты турында да әйтелгән дип, чын канәгатьләнү хисе белән кабул иттек. Әдәбиятыбызның зурлыгын һәм дәрәҗәсен, рухи байлыгын күз алдына китерү өчен китап киштәләренә күз төшерү дә кирәк. Менә «Татар балалар әдәбияты ки талханәсе» дип исемләнгән җыйнак, матур китаплар, тышларында күренекле исемнәр... Фольклор томы. К. Насыйри, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Гафури, Такташ, Җәлил. Алиш, Ф. Көрим, Кутуй, Ә Фәйзи, Б. Рәхмәт... Шулар белән янәшәдә: Н. Исәнбәт, X. Туфан. С. Хәким. Ш. Маннур... Гомерен балалар әдәбиятына багышлаган А. Әхмәт, Д. Аппакова, Г. Гобәй. Л. Ихсанова, Г. Бакиров, Н. Гай син, Җ. Тәрҗеманов, Ә. Бикчөнтәева Г. Латыйп, 3. Туфайлова, Газиз Мөхәммөт- шин. Балалар әдәбиятына күренекле өлеш керткән К. Нәҗми, Ф. Хөсни. М. Әмир, А. Расих, Ә. Ихсак китаплары. Боларга бүген актив эшләүче язучылар өстәлә ..
Дөрес, егерме томлы «Татар балалар әдәбияты китапханәсе» сериясе әле безнең нияттә генә. Әмма заман сынавы үткән ул хәзинәләрне барлап, фәнни әзер ләп. Мәскәүдә чыга торган илле томлык үрнәгендә туплап, китапка зарыккан уку-чыга җиткерер чак җитте! Балалар әдәби ятының киләчәгенә, яңа иҗат көчләре килүгә тәэсире зур булыр иде бу басма ның. Балалар елында укучылар теләге шундый. Өметләре акланыр, теләкләре кабул булыр дип ышана алар, съездның теләктәшлегенә исәп тоталар. Татарстан китап нәшрияты бу юнәлештә бик кыйм-мәтле инициатива күрсәтте Быел, тарихы быэда беренче буларак, балалар поэзиясе антологиясе дөнья күрәчәк. Бу алтын фондта йөздән артык шагыйрьнең исеме бар. Чиратта—проза, драматургия антологияләре, балалар әдәбиятына багышланган мәкаләләр тупланмасы.
Матур матур китаплар чыга тора. Әмма нәниләр өчен төсле, рәсемле китаплар да бер генә тираж белән басыла. Ә ихтыяҗ зур. кая барсаң да сорыйлар китапны Авылларда бигрәк тә кытлык. Таткниго торг, Татпотребсоюзның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтне үзгәртүе кирәк: әйбәт китапларга— зур тираж булсын! Укучылар ның балалар елындагы наказы бу. Балалар язучысы өчен һәр ел — Балалар елы булган сыман, китап сәүдәсе оешмаларының игътибары да даими булыр дип көтәбез.
Ике съезд арасында безнең балалар әдәбиятын югары бәяләгән, бөтенсоюз күләмендәге вакыйга — «Детская литература» журналының махсус саны булды. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиевнең кереш мәкаләсе белән ачылган бу санда актуаль бурычлар һәм проблемаларга багышлап галимнәрнең, язучыларның чыгышлары бирелде. Гомумән, бу елларда балалар әдәбиятына игътибар әйбәт булды. Язучылар союзы идарәсе, аның председателе Г. Ахунов бу өлкәдәге җитди бурычларны үтәүдә бик кирәкле эшләр башкарды
Прозада, поэзиядә, драматургиядә яңа сыйфат үзгәрешләре булды — яңа исемнәр, яңа эзләнүләр, яңа табышлар. Ире- шелгәннәр шуны ачыклады — эшләнәсе эшләр кыэыклырак һәм күбрәк икән! Безнең балалар әдәбияты җаваплы бурычларны бөтенсоюз дәрәҗәсендә хәл итәргә алына. Шушы югары таләпчәнлек рухы киләчәктән яңа ачышлар кәгәргә ышаныч бирә. •
Ерак юлга чыгар алдыннан тын калып, утырып алу гадәте бар. Съездыбыз да киләчәккә юл чыгар алдыннан, башкарасы эшләр турында уйлашып-сөйләшеп алу. Үзебезнең жанрга кагылышлы берничә актуаль фикер белән уртаклашмакчы булам:
— «Бездә әле балалар язучыларының хезмәтләрен исәпкә алмау, ул язучының иҗатына зурлар өчен язылган әсәрләр белән бер дәрәҗәдә бәя бирмәү шушы көнгә кадәр яшәп килә»
— «Татар совет әдәбиятында зур ук урын тоткан язучыларыбызның күбесе әле балалар әдәбиятыннан әсәр биргәннәре юк».
— «Балалар драматургиясен һәм балалар җыр-музыкасын үстерүне бөтен кискенлеге белән куярга кирәк».
— «Балалар китапларының теле мәсьәләсе аеруча мөһим урын тота. Бу турыда тел әдәбият белгечләре белән нык тикшеренү, эшләү кирәк».
— «Язучылар балалар ечен язган әсәрләрен үзләренең бала чактагы аң үсешләренә карап кына үлчиләр»
— «Ильич кайгыртуы белән кайгыртыгыз. Ильич яратуы белән яратыгыз безнең балаларыбызны!»
Бу фикерләр моннан 45 ел элек. 1934 елны, татар совет язучыларының беренче съезды уңае белән Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим тарафыннан әйтелгәннәр... Никадәр алдан күрүчән булган безнең классиклар— бу таләпләр бүген дә кон тәр-тибендә кала.
Башлаганча, сабан туе белән очлыйк та сүзне. Балалар әдәбияты сабан туе каруселедәй кызыктырып, җилкендереп күңелләрне очарга ейрәте Әмма башларны ой-
ләндереп. балаларны агач атка атландырып калдырмас, илһам канатларында киләчәккә алып китәр дип ышандырабыз!
Максаты бер еллык кеше — иген чәчә, гомерлек дигәне — агач утырта, максаты мәңгелек кеше бала тәрбияләү өчен китап яза диләр. 1979 ел — Балалар елы. Ел гына түгел, киләчәк тә балаларныкы — безнең максатныкы Иҗат иткәндә Ильич васыятен истә тотыйк: «Иң яхшысы — балаларга! ■ Балалар яхшы булсын! Алар нинди булса, киләчәк шундый булыр!