Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛГА БАРЫРГА КИРӘК


езнең артта шундый күренекле әдәбият, шундый алыплар таудай »• калкып тора ки, укучыларны алардан бер генә көнгә яки сәгатькә аерыр өчен дә һәрберебез башта моңа нинди хакы барлыгын уйлап карарга ти-еш».— дигән иде Виктор Астафьеа.
Безнең бүгенге әдәбиятыбыз да югары үрләргә күтәрелде, әсәрләре совет классикасына әверелгән Чыңгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Юрий Бондарев, Василь Быков, Валентин Распутин, Юрий Трифонов, Василий Шукшиннарга борылып карамыйча язу хәзер инде мөмкин түгел. Хәзер иңде без язучыларны башкала яки өлкәнекенә бүлеп маташмыйбыз: кендеге кайда берегүенә карамастан, барыбызның да юлы бер генә — әсәрләрең заманнан, тирәлектән аерылса һәм үле тел белән язылса, провинциалга әйләнүеңне кет тә тор.
Без йөрәктә һәм хәтердә калганны язабыз. Хәтер исә вак, әһәмиятсез нәрсәләрне вакыт иләгендә иләп, асыл таштай кадерле бөртекләрне генә саклый. Кайчагында без кичәгене онытып, күп еллар элек булганнарны истә тотабыз. Революция һәм гражданнар сугышы ветераннары үзләре көрәшкән давыллы елларны, без исә Бөек Ватан сугышының озын юлларын онытмыйбыз. Хәтер күрү сәләтебезне көчәйтә, вакыт арасы безнең буын михнәт чигеп туплаган тарихи тәҗрибәне кабат баштан кичерергә мәҗбүр итә. Сугыш турындагы иң яхшы китапларыбыз проза-бызда басымның вакыйгалар хроникасын бирүдән психологик, әхлакый якларны яктыртуга күчүен, ә моның үз нәүбәтендә социаль-фәлсәфи гомумиләштерүгә алып килүен күрсәтә. Бөек Ватан сугышы темасының торган саен тирәнәя барачагы, киң колачлы яңа зпик яңгыраш үрләренә күтәреләчәге ачык. Ватан сугышы темасының саегасы юк — сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен кырыс сыналу елларына борылып карамыйча хәл итү мөмкин түгел.
Ватан сугышы хакында илле ел, йез ел үткәч тә язарлар, әмма Казан язучысы Т. Журавлевның рядовой Антиповы барыбер сафта калыр. Әгер хәрби әдәбиятыбызның барлык каһарманнарын да саный башласак, В. Мальцевның «Вакыт чиге артында» повестендагы солдатлары да, Д. Сычев. В. Костригин һәм А. Королев тасвирлаган егетләр до, башка хикәя һәм повестьларыбыздагы геройларыбыз да бергә җыйналса, тулы бер гвардия отряды
>К У • М П. тупланыр иде. Безнең һәрберебез. сәләтебез мөмкинлек биргәнчә, егерме миллион гомерне кискән сугышның көннәрен һәм сәгатьләрен — вакытны гәүдәләндерергә тырышабыз. Элекке взвод командиры В. Мальцев «Тынлыкны саклау анты» повестенда тау башында оборона тоткан ротаның үзенең барлыгын белгертмәү өчен тавыш чыгармаска ант итүен һәм шул антны бозмыйча Карпат сыртында һәлак булуын әдәби тәҗрибә туплаган прозаикның нык кулы белән язып чыкты һәм шулай коралдашлары алдындагы изге бурычын үтәде. Бу фаҗигале хикәя укучыларны битараф калдырмас дип уйлыйм. Казан язучыларының сугыш темасына иҗат ителгән повестьларында һәм хикәяләрендә уйлап чыгарылган берни дә юк. Ул әсәрләрнең барысы да фронт юлларын үзләре белән бергә узган кешеләргә багышланган.
Проэаикларыбызның әсәрләре һаман документальлеккә таба омтылган, укучыларның ихтыяҗларына сизгер җавап биргән хәзерге совет әдәбиятының төп үсеш юлына аваздаш. «Кысылган секундлар мизгеле» (исемле очерклар китабын чыгарганчы Н. Орешинага очучы осталыгы һәм күнекмәләрен үзләштерергә туры килә. Ул планерчылар белән оча, беренче категория судья таныклыгын ала. зона ярышларында катнаша, парашютта сикерә. Орешина тавыш тизлегеннән тизрәк оча торган самолетларны да идарә итә. Кайда да акыллы, яхшы күңелле кешеләргә тап була. Бу китабын ул әнә шул танышларына, иптәшләренә һәм дусларына багыш-
Яэучы тормышы җиңел булмый, китабыбызның һәркайсы безгә җиңел генә бирелми. «Щель яд а сәяхәт» әсәрен язар өчен М. Скороходовка моннан йөзләрчә ел элек легендар Мангазеяга салынган юл буйлап диңгезче Буторин белән карбаста өч мең чакрым йөзеп үтәргә туры килә. Бу китапта укучыларның, бигрәк тә маҗаралар белән мавыгучы үсмерләрнең мәхәббәтен казанды.
М. Елиэарованың шул исемдәге пьесасы буенча «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» дип аталган китабына якташларыбыз турында хикәяләр һәм очерклар да тупланган. Шаляпин, Деренков. Горькийның дусты Иван Картиковский, Н. К. Крупская турындагы очеркларның кызыксыну уятуын әйтеп китәргә кирәк.
Безнең һәркайсыбыэның эшкәртә торган уз кишерлеге, үз темасы бар. Өлкән
Б
язучыбыз С- Б. Радзиевская үзенең бөтен иҗатын балаларга багышлады, табигатькә, барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияли торган дистәләрчә кызыклы китаплар язды.
Соңгы биш елда рус секциясе членнары утызлап китап бастырды. Үзәк нәшриятларда Р. Кутуй. Д. Вәлиев, Ю. Белосто- цкийларның проза җыентыклары, И. Кәли- муллинның шигырьләр китабы чыкты. Безнеңчә. Р. Кутуйиың «Хикәяләр һәм повестьларлы—1978 елның иң яхшы китабы.
Күптән түгел без Ярослав Гашекның безнең туган республикабызда да яшә- вен һәм көрәшүен озак еллар өйрәнгән С. Антоновны Язучылар союзына тәкъдим
Н. Беляев «Казан дәфтәре» исемле яңа шигырьләр китабы әзерләде, аңа күренекле шагыйрь Сибгат Хәким сүз башы язды. «Китапта бар да бар — мәхәббәт һәм яшьлек, көнкүреш мәшәкатьләренә күмелгән анага багышланган шигырьләр, көндәлек ыгы-зыгылардан туйгач, асылган кеоләрен күлдәвекләр буйлап сөйрәп киткәь наратлар турында, сугыштан соңгы базар турында язылган шигырьләр дә... Кеше һәм табигать, шигърият һәм геология, Русия тарихы, рус әдәбияты вәкилләре Радищев, Герцен...» Китап еллар буе күңелдә йөри, «тынлык дәвамлырак булган саен, сөйләм гаҗәбрәк».
Н. Беляевның татарчадан бик күп шигырьләр тәрҗемә итүен, күренекле татар шагыйрьләренең байтак әйбәт әсәрләре рус укучысына аның хезмәте аркасында барып җитүен дә әйтергә кирәк.
«Современник» нәшриятында «еллар кырыс прозага этәрсә» дә. шигърият белән аерылышмаган Р. Кугуйның шигырьләре басылырга әзерләнә. В Модестов хезмәт командировкасыннан «Алжир шигырьләре» циклы белән кайтты. В. Лавришко КамАЗ төзүчеләр хакында поэма язуын дәвам итә.
Без ике съезд арасында барлык жанрларда да чыгыш ясадык дигән идем. Әмма романчыларыбыз бу чорда тынлык саклады. Киләчәктә К. Лебедев һәм Я. Ви- нецкий да телгә килер дип өметләнәбез.
Ике съезд арасында Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты драматург Д. Вәлиевнең таланты ачылып китте. Аның беренче пьесасы «Сиңа тормыш бүләк итәм» илебезнең кырыклап сәхнәсендә куелып, яшь автор исемен бөтен Союзга таратты. Икенче пьесасы «Диалоглар» да уңыш казанды. Былтыр исә нәшриятыбызда «Намус хөкеме» җыентыгы дөнья күрде. Китапка өч драматик повесть кергән, хәзер инде тамашачылар гына түгел, укучылар да пьесаларында заманыбызның үткен мәсьәләләрен кузгаткан талантлы драматургның иҗаты белән таныша ала. Чынбарлык күренешләрен фәлсәфи кабул итү, тормыш процессларының асылына үтеп керү, кешене җәмгыять алдындагы, кешеләр алдындагы бурычы белән бәрелештерә торган хәлләрне барлау һәм башка әхлак мәсьәләләрен күтәрү яшь язучының пьесаларын югары гражданлык проблемалары хәл ителә торган бүгенге драматургиябезнең алгы сафына чыгарды.
Партиябез ҮКның иҗади яшьләр белән эшләү турындагы карары безгә яшь алмаш тәрбияләүнең күп кенә мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә булышты. Чаллыдагы «Орфей», М. Горький музее каршындагы әдәби берләшмәләр дә ныгыды һәм үсте. Рус телендә башлап язучыларның биш күмәк җыентыгы басылды. «Гасыр чалымнары». «Кавышу», «Икмәк һәм розалар» дигән шигырь җыентыкларында. «Шаулама, арыш» исемле хикәяләр китабында һәм «Орфей»чыларның шигырьләр һәм проза җыентыгы «Хыялым шәһәре»ндә алтмыш авторның әсәре дөнья күрде. Хәзерге вакытта «Орфей»чыларның алтысы М Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укый. Яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә Н. Алеыков, Е. Кувайцев, И. Лимонова һәм П. Юлаевлар катнашты. Казан шагыйрәсе Э Блинова Агния Бартода семинарда булды. Әлмәттә күптәннән бирле В Мальцев җитәкли торган әдәби берләшмә эшли. Анда әсәр-ләре инде республикабыз укучылары арасында танылган Д. Матвеев һәм И. Вино- куровалар активлык күрсәтә. Ике съезд арасында уздырылган семинарларда һәм рус секциясе утырышларында без йөздән артык яшь авторның иҗатын тикшердек. Әмма Язучылар союзына член итеп кырыктан узганнарны гына кабул иттек. Без-гә яшьрәк авторларга игътибарны көчәйтергә, алар белән аерым эшләргә кирәк.
Әдәбиятыбыз киңлеккә үсә төсле, әмма шул ук вакытта бездә төзек һәм «шома» язучылар да күбәйде, тагын егерме елдан соң да үзешчән булып калачак үзешчән шагыйрьләр үрчеде. Шулар арасыннан чын талантларны табасы бар: илһам ясалма булмаган җирдә генә шигърият тишелеп чыга.
Мин рус секциясенең казанышлары хакында сөйләдем. Хәзер инде хәл ителмәгән бурычларны да искә алыйк. Без әле бүгенге көннең үткен проблемаларын күтәргән һәм совет әдәбиятында вакыйга булырлык әсәрләр, замандашыбыз турында яхшы повестьлар Һәм романнар иҗат итә алмадык. Югыйсә моның өчен бөтен шартларыбыз бар. кызыклы тормыш материалы, конфликтлы вакыйгалар эзләп тә әллә кая барасы юк.
Әдәбиятта кыялар булган, бар һәм булачак. Соңгы бишьеллыкта без биек калкулыкка күтәрелдек һәм алдагы үрнең тагын да текәрәк булуын, аңа менү өчен күп көч һәм гайрәт кирәк икәнлеген күр-дек. Тик башка чара юк — алга барырга кирәк.