Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШӘҮ


өрмәтевне больницага кичкырын гына китереп салдылар.
Кабул итүче врачның «Нәрсәдән зарланасыз?» дип соравына ул җавап таба алмыйчарак торды.
Су бирделәр. Бер-ике йотым йоткач җиңел булып китте.
— Болай... атап әйтерлеге дә юк кебек тә бит...
— Әйтегез... Әйт, ни булды?
— Бер күңелсез хәл инде шунда...
— Нинди күңелсез хәл?
— Булды инде...
— Ягъни?!
— Рәнҗеттеләр...
— Рәнҗеттеләр?! Ничек?
— Сүз белән... Начар мөнәсәбәт белән...
Хөрмәтев сүзен бүлде дә инәлеп врачка карады:
— Гафу итегез, доктор... Мөмкин булса... бу сөйләшүне соңгарак...
Врач, тынычландырырга теләгән сыман, кулын аның иңбашына куйды:
— Ярар. Алайса, соңыннан.
Авыруның кан басымын үлчәп, пульсын санагач, укол кададылар. Кан басымы авыруны минутында койкага салыр дәрәҗәдә югары иде.
— Сезне хәзер уналтынчы палатага, бик әйбәт кеше янына урнаш-тырырлар. — диде врач. — Ул үзе дә берәр күрше булса икән дип тилмерә. Сезгә дә кулай булыр, аңа да. Сезгә хәзер үзегез әйткән күңелсез хәлдән мөмкин кадәр ераклашырга, булдыра алсагыз, бөтенләй онытырга кирәк. Шәфкать туташы дарулар кертер. Калганы иртәгә ачыкланыр.
Уналтынчы палатадагы ике караватның берсендә Сабирҗан Зарипов фамилияле авыру ята иде. Больница пижамасыннан килеп кергән яңа кешене Зарипов яткан җиреннән күтәрелә төшеп каршылады.
— Бу кичне дә ялгыз чыгам дип кайгырып ята идем. Яшибез, болай булгач!
Хөрмәтев, үзен бу килеш каршылауны бигүк ошатмавын сиздергәндәй, каш астыннан гына тегеңә карап куйды.
Яшисең инде аны... Башыңа төшкәч...
Ниндидер бер төшенкелек белән әйтте моны Хөрмәтев. Зарипов уңайсызлана калды. Бәлки болай каршылау кирәкмәгәндер? Кеше хәлен белмәссең! Зарипов бераз сагаеп, әмма тегеңә сиздермәскә тыры- ♦ шып, берни булмагандай сүзен дәвам итте: §
Сүзләрем өчен гафу итегез... Но, минемчә, мондый очракта, § бигрәк тә мондый урында, кунак каршылагандагы кебек: «Хуш 2 киләсез!», «Рәхим итегез» һәм башка шуның ише сәламләүләр яңгы- й рамыйлар... .
— Килешәм, — диде Хөрмәтев кыска гына итеп. Е
— Менә килештек тә! Болай булгач, әлеге дә баягы шул бер сүзгә = кайтабыз: «Яшибез!» *
Хөрмәтев йөзендә чак кына елмаю чагылды. Бу тикле оптимист = авыруга юлыгудан туа башлаган елмаю иде бу.
Зарипов хәлне тиз шәйләп алды:
— Әйдә, алайса, танышу йоласын башлап җибәрик. Без фәкыйре- < гез врачлар телендә «ходящий больной» санала. Рас шулай икән, хә- 2 зер, йөгереп кенә барып, чәй китерәм, ә башкасы тумбочка тулы, * сыймаганы, әнә, тәрәзә төбендә, — диде Зарипов, компот банкалары- =■ на, алма һәм тагы берничә тартмалы ризыкка күрсәтеп.
— Чәйләп алыйк дисезмени? — Хөрмәтевнең тавышы бу юлы < көррәк яңгырады. — Кунакчыл кеше икәнсез, туган! Врач та әйткән иде шул.
— Нәрсә әйтте? Күп сөйләргә ярата* дигәндер...
— Юк, алай түгел. Әйбәт кеше диде. Ә, нигә?! Mini үзем дә, мәсәлән, сөйләшергә килгәндә, кем әйтмешли, сүз эзләп кесә капшаучылардан түгел.
— Менә уртак тел дә табылды, ә теле табылгач — сүзе чишмә инде аның, — диде Зарипов һәм термосын алып чәйгә китте. Хөрмәтев исә аның турында уйлап торды... Ничектер күңеленә якын иде ул. Врач, рәхмәт төшкере, дөрес әйткән икән. Дәваланыйк әле башта. Әйе, яшибез болай булгач.
Зарипов кайтып керде.
— Менә чәй дә булды. Титанның, паровоз күк пар бөркеп, кайнаган чагы икән. Беләсеңме, туган, нинди чәй бу?! Әмири чәй! Миңа сугыш елларында Кавказ оборонасында катнашырга туры килде. Ул як халыкларында чәй дәмләү, безнеңчә әйтсәк, пешерүнең күп төрле ысуллары бар. Иң әйбәт дәмләнгән чәйне «әмири чәй!» диләр. Ягъни гали затлар, әмирләр эчә торган чәй. Ә без кемнән ким! Әйдә, теге бер җырдагыча, самаварны... термосны екканчы, тастымалны сыкканчы эчиек әле. Тирләп чәй эчүнең тәнгә дә сихәтләре санап бетергесез диләр бит әле! Нәрсә белән эчәсез? Варенье белән? Ике төрле, менә монысы карлыганныкы, ә монысы кара миләш — кан басымын төшерә. Әллә тел очына шикәр кабып кынамы? Рәхим ит! Оныта язганмын бит, әй! Бал! Юкә балы да бар әле безнең! Ну шәп нәрсә! «Искра» председателе Фәйзи дә балдан терелеп чыгып китте. Югары катта астмалы бер шагыйрь ята, аңа да кертәсе бар...
— Балны бик борынгы дәва дип әйтәләр...
— Дөрес әйтәләр! Җитмеш җиде төрле авыруга ярый ул...
— Миндә җитмеш сигезенчесе шул.
Хөрмәтев баягы төшенкелегенә кайтып әйтте моны. Каш-кабагы тагы йомылды.
— Берәр модный чирме әллә! Стресс, ишимиш, аллергия...
— Шуларның берседер инде. Врачның «нәрсәдән зарланасың?» дигән соравына җавап таба алмый тордым...
Хөрмәтев, сөйләүдән ни файда дигән сыман хәрәкәт ясап, алдындагы суына башлаган чәйгә сузылды. Палатаны җайсыз тынлык басты. Стакан чыңлап куйды. Хөрмәтевнең кулы калтырый иде. Нервысы уйный, дип уйлады күршесе. Нидер әйтергә, хискә бик бирелеп китмәсен өчен нинди дә булса уңай сүз катарга кирәк иде. Әмма Хөрмәтев үзе сүз башлады:
— Я, ярый, борчылуларны куеп торыйк әле бер читкә. Чәй эчәргә булдык түгелме соң?
Зарипов бердән купкан эчке шатлыгын яшерә алмыйча, аның сүзләрен эләктереп алды:
— Мин дә шулай дим ич!
Сабярҗан Зарипов — күпне күргән, күпне кичергән. Ватан сугышының утын-суын кичкән отставкадагы полковник. Җәмәгатьчелек тәртибендә башкарган эше буенча аңа күп төрле профессия кешеләре белән очрашып, әле акыллы киңәше, әле ихлас теләктәшлеге белән берсенең кайгысын, икенчесенең шатлыгын уртаклашырга туры килә. Болар аңа кеше күңеленә ачкыч табу юлларын өйрәтте. Гадел, ягымлы сүзнең хикмәтле көчен һәм. киресенчә, алама тел ярасының күпме хәвеф китергәнен, шуңа дучар булучының аянычлы хәлгә калу, хәтта сафтан чыгу фактлары турында ишетсә дә, Хөрмәтев кебек больница койкасына килеп ауган тере оригиналын беренче очратуы иде. Үзе чәй ясый, үзе Хөрмәтев күңеленә юллар эзли иде ул.
— Әйе, чәй эчиек әле башта.
— Кайчан дару китерерләр икән? Звонок төймәләре юкмыни басарга?
— Даруны китерерләр аны. Звоноксыз да китерерләр... дару качмас...
— Нервы талый...
— Чәй инде аның даруы, туган, чәй! Беләсеңме чәйнең нәрсәдән яралуын?
Хөрмәтев теләр-теләмәс кенә сораган итте:
— Нәрсәдән соң? Үләннән, канешно.
— Сократ Хәким керфегеннән! Вот! — диде Зарипов. — Әйе, әйе! Бердә гаҗәпләнмә. Тыңла, алайса. Тәүлектә бирелгән вакыт җитми бу галимгә. Көнен дә утырып эшли бу, төнен дә... Йокларга да кирәк бит. Ни әйтсәң дә адәм баласы! Кош-кортлар да вакыты җиткәч йокыга тала. Йоклар иде — вакыт жәл моның. Хәле шул дәрәҗәгә килеп җитә ки, йокысызлыктан талган күз кабаклары керфекләрен дә күтәрә алмаслык булып авыраялар. Галим нишли диген? Кайчы ала да керфекләрне кыркып ташлый. Чәй үсеп чыга.
— Әй-бә-ә-т! — диде мондый риваятьтән кәефе күтәрелгән Хөрмәтев. — Бар шул, хәйран да хикмәте бар бу чәйнең. Безнең әбекәй мәрхүмә гел: «Чәй эчмәсәм башым авырта, эчсәм көч-хәл кереп китә»,— ди торган иде. Туксан дүрткә җитеп үлде.
— Менә бит, үзең әйтеп торасың! Грузия, Әзербәйҗан якларында йөздән узган колхоз картларының җимерттереп эшләп йөрүләре нәрсәдән дисең? Чәйдән!
— Әзербәйҗан дигәч тә, бер вакыйганы искә төшердең,— дип ялгап алып китте сүзне Хөрмәтев.— Сугыш елларында булган хәл—
— Яле, яле. Узганга кайту — яшьлеккә кайту, ди торган иде безнең бабай. Тыңлыйм.
...Кырык икенченең яз башы. Үзең беләсең, сугышның хәтсез авыр чагы. Кырым фронты. Безнең батальон Керчь каласыннан көнь- яктарак бер киңлектә оборона тота. Бу җирләрдән моңарчы бер бәреп чыгарылган дошман яңа атакага әзерләнә. Сугышлар, әлегә, разведка тәртибендә, күктә, баш очыбызда бара. Кыскасы, «воздух!» командасы бер дә көттереп тормый. Шундый киеренке көннәрнең ♦ берсендә отделение командирыбыз, әзербәйҗан егете Мәммәд Әли % барыбызга да юынырга, кырынырга, таба алганнар ак яка тегәргә, § итекләребезне чистартырга кушып команда бирде... Шук табигатьле 2 украин егете Чумак шунда сорап куйды:
— Операга җыенмыйбыздыр бит?..
— Операга сугыш беткәч! — диде сержант. — Безгә килерсең, Ба- куга! Үзем алып барырмын. «Ләйлә вә Мәҗнүн». Менә дигән опера! Мәхәббәт турында!
Ярый. Юындык-киендек, су күп. Урнашкан җиребезнең исеме дә «Җиде кое» дип атала. Шул арада бер-ике «воздух!» та уздырып җибәрдек. Болыт арасыннан безнекеләр килеп чыгуга, чәчелә-сибелә сыдырткан фашистларга таба Мәммәд Әли бармак яный: «Папайдешь, слуши, мы от тебя, стервятника, шашлык сделаем!» Ярый. Чумак әйтмешли, операга әзерләнгән кебек купшыландык. Арадан берәүнең чә- ни бармак хәтле генә шешәдә «Красная Москва* дигән ислемае да килеп чыкты. Тамчылап кына сөрттек. Көтәбез хәзер сержантны. Көтәбез. «Стройся!», «Шагом арш!» командасын...
Менә үзе дә. Өстендә әле генә өтеләнгән, ялтыр төймәле китель, түшендә медальләр һәм тагы берничә значок. Аякта хром итек. Башта кызыл йолдызлы яңа пилотка. Тантаналы парадка басарлык! Шулай уйларга да өлгермәдек, сержантыбыз, барыбызны да таң калдырып, тыныч замандагы кунак каршылаучы хуҗа кебек кулларын җәеп, такта өстәлгә күрсәтә:
— Кадерле дуслар, хөрмәтле полкташлар! Бүген сез минем иң якын кунакларым. Рәхим итеп утырышыгыз.
Мондый «команда »ны берьюлы гына аңлый алмыйча басып торабыз.
— Садись!
Монысын аңладык. Барыбыз да өстәл әйләнәсенә сыешып утырабыз.
— Дусларым, — дип дәвам итте сержант. — Бүген минем көн — 20 яшь тулган көн. Армиягә озатканда колхозыбыз председателе Әли дан1 менә шушы бизәкле матур тартманы бүләк итте дә әйтте: Мәммәд Әли, диде, бу Ленкорань колхозчылары үстергән «Әзербәйҗан чәе». Бу чәй, диде, кешегә көч бирә, дәрт-кәеф өсти, туган туфрагыңа, аның кара күзле, кыйгач кашлы кызларына мәхәббәт арттыра. Мин сезне, дусларым, бүген шундый чәй белән сыйлыйм.
Шинель белән томалап куелган флягалардан һәркайсыбызга чәй ясалды. Билгеле инде туган көн «теге нәрсәсез» уза алмый. Табынның уртасына «анысы» да чыгып кунаклады. Старшина фронтовой паек хисабыннан ике «шкальник» бүләк иткән. Борын башына иллешәр грамм. Граммындамыни эш, тостында! Тостында!!
Дистәләрчә еллар артында калган ул тостны мин әле бүген дә, мәҗлесләрдә, аеруча Җиңү көне табыннарында кабатламыйча калмыйм. Әйтергә кирәк, бертавыштан хуплап, кул чабып каршы алалар.
— Әллә тагын бер кабатлыйсыңмы шундый озын гомерле тостны?!
’ Дан (әзер.) — абый.
ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ
— Була ул, була! — дип эләктереп алды Хөрмәтев.— Тыңла, алайса.
Хөрмәтев, тост әйтергә җыенгандай, стаканын кулына алды, торып басты һәм әзербәйҗан акценты беләнрәк әлеге тостка кереште:
— Ата-бабаларымыздан гәлән гөзәль адәт диянчә, әлләремездәе ба- лаҗа бокал, йөрәхләремездәге чох бөек хис илә күтәрих, досларI, за советский народ, который дал Гитлеру от ворот поворот!
— Бүген дә яңгырый бу тост. Тапкан бит, ә!
— Сугышта табыла ул, Сабирҗан дус! Ватан сугышында безнең солдат үзенең батырлыгы белән дә, зирәклеге белән дә алдырды. Теркин үзе ни тора! Матросов, Газинур...
— Зирәклек дигәннән, укыгансыздыр. «Кече җир» китабында да дулкынландыргыч бер «туган көн» китерелә...
— Укымыйча! Егерме өч яшь тулган десантчыга туган көнен котлап бирерлек кыйммәтле бүләк эзлиләр. Дусты аңа үз автоматы дис- кесеннән егерме өч патрон бүләк итә. Яшь десантчы өчен иң кыйммәтле бүләк бу, чөнки патроннар җитми, ә алда дошман өстенә атака әзерләнә.
Ике авыру, истәлекле вакыйгалар тәэсиренә бирелүдәнме, әллә инде әңгәмәнең бик көйләнеп китүе комарыннанмы, берьюлы ничектер бушанып, тынып калдылар. Бу тынлыкта алар, үз уйлары агымында бер истәлектән икенчесенә күчә барып, үзләрен иске танышлар белән очрашкан төсле сизделәр. Әгәр дә ишек ачылып шәфкать туташы килеп кермәсә, уйлар агымыннан тиз генә аерыла алмаган да булырлар иде.
— Хәерле кич! — ягымлы тавыш икесен дә уятып җибәрде.
— Хәерле кич, Верочка! — диде Зарипов һәм бу юлы да комплимент әйтми кала алмады: —Бу кич, Верочка, сез бик тә мөлаем күренәсез...
— Сез әйтерсез инде. Зарипов абый? — диде Верочка, тагын да яктырып. Күренеп тора, тыгыз тәнле, сылу буйлы, ачык йөзле кыз мондый комплиментка бик шат, бик риза... Ул Зариповка термометр бирде дә Хөрмәтев янына килде.
— Хәлегез ничек... Тынычланабызмы?
— Рәхмәт...
— Менә бу даруларны ятар алдыннан эчәрсез, — диде Вера һәм тумбочкага кайсы сәдәп, кайсы борчак кебек берничә дару куйды.
— Нәрсәдән соң болар? — дип кызыксынды Хөрмәтев.
— Монысы менә — тынычландыру өчен, ә монысы — йоклаткыч, монысы — кан басымын төшерә.
Аннары Верочка яңадан Зарипов янына кайтып, термометрын алып карады.
— Ничә?
— Шул бер үк хәл: утыз биш.
— Нишләп күтәрелми бу, ә?!
Вера, тыныч йокы теләп, чыгып китте.
Хөрмәтев, шуны гына көткән шикелле, ишек ябылуга Зариповка дәште:
— Сабирҗан дус...
Зарипов җавап бирмәде.
— Әллә ишетмәде инде? — Хөрмәтев үзалдына гына әйтеп куйды.
— Ә?! Нәрсә? Миңа әйтәсеңме? — диде Зарипов, үзе генә кичергән уйларыннан котылып.— Шәфкать туташы нәрсә диде соң?
I Ата-бабаларыбыздан килгән гүзәл гадәт кушканча, кулларыбыздагы кечкенә- бокалны йәрәкләребездәге олы хис белән күтәрик, дуслар...
— Дөнья дару калдырды. Иотмасам ничек булыр икән, ә?!
— Куркасыңмы?
— Кирәге юк кебек... Мин үзем, гомумән, даруга каршы кеше.
— Бая үаең дару дигән идең.
■ Бая бер хәл иде, хәзер хәл башкара бара төсле...
Менә бит, — диде Зарипов чын-чыннан шатланып һәм өстәп ♦ әйтеп куйды: —Шулай була гына күрсен!
— Була да була! — диде Хөрмәтев. — Мин үзем, Сабирҗан дус, 5 медицинаның бер өлкәсенә фанатикларча бирелгән кеше...
— Мәсәлән? g
— Психотерапия! Яхшы сүз белән, яхшы мөнәсәбәт, кешеләрчә 4 игътибарлылык...
— Аның бит, туганкай, авыруның хирург пычагы гына дәвалый = торганы да бар. *
— Сукыр эчәк... -
Зарипов саран гына елмайды һәм көрсенеп әйтте:
— Сукыр эчәк пустяк... дияр идем, аңардан да аяк сузучылар була.
— Бу очракта да игътибарсызлык! Монысында инде үз-үзеңә s игътибар итмәү. *
— Килешәм. *
— Кеше ул минемчә, Сабирҗан дус, авырумы, сәламәтме, барын- * нан элек кешеләрчә мөнәсәбәткә мохтаҗ. Кешене аның аламасы белән „ рәнҗетә алган кебек, яхшы мөнәсәбәт белән дәвалап та була. Бердәнбер хикмәтле дару — игътибарлылык! Моның рухи дөньябызны баеткан, яшәвебезне бизәгән күп кенә гүзәл үрнәкләрен күреп тә. укып та беләбез без. Шул ук вакытта, кызганычка каршы дияргә кирәк, әлбәттә, юк-юк дигәндә үзен бер күрсәтеп алган алама күренешләр белән дә очрашып торабыз... Я. ярый, яңадан күңелсез темага кайтмыйк әле. Врач та кушмый. Арымаган булсак, яхшы кешеләр, аларның яхшы эшләре турында сөйләшә-сөйләшә йокыга китиек әле... Шуннан да файдалысы булмас.
Зарипов арыган иде, тик үз хәлен сиздермәскә булды, аннары ялгызлыкта интеккән палатага ямь өстәп килеп кергән бу кешене ул үзе көтеп алды бит әле.
Төнге караңгылыкка чумган палатада дуслашып өлгергән бу ике авыру әңгәмә куертырга тотындылар. Әле берсе, әле икенчесе, бер-бер- сен бүлә-бүлә, яисә берсе икенчесенә өсти-өсти яхшы күңелле кешеләрнең яхшы эшләре турында сөйләделәр алар. Күбрәк мавыгып киткән Хөрмәтев сөйләде. Зарипов аның дәртләнә баруын кызыгып күзәтә һәм бер үк вакытта тавышында арганлык та ишеткәндәй була. Әмма Хөрмәтев үзендә бернинди арганлык та сизми. Әгәр дә, сөйли торгач,
■ кинәт Зарнповның гырылдап сулыш ала башлавын ишетеп ярты сүздә бүленеп калмаса. ул әле әңгәмәне озак дәвам иткән булыр иде.
Хөрмәтев тумбочка өстендә яткан кул сәгатенә күз салды. И. күпме бар әле таң атарга!., һәм шунда көтмәгәндә уйламаганда колак төбендә яңадан оныгының үксеп елаган тавышы зыңлагандай булды... Маңгаена салкын тир тамчылары бәреп чыкты... Башына уйлар ябы рыла башлады. Ул аларны куарга теләп, тизрәк йокыга чумар өчен күзләрен дә йомып ятты, әле бер ягына, әле икенче ягына да әиләнгә- ләде, әмма йокы килмәде. Уйлар... уйлар... уйлар, тынгысыз да, кара да, боздай куырып алган салкын да уйлар.
...Барысы да әлеге яшь каеннан, балалар бакчасы нәниләре, шул җөмләдән оныгы Рафаэль кулы белән дә утыртылып һәм «Гүзәл» исеме бирелгән яшь каеннан башланды.
һәр иртәдә оныгын балалар бакчасына озата барган Хөрмәтев, Гүзәлнең ничек көннән-көн матурая баруын, ап-ак күлмәген бизәгәннән бизәп яшел яфрак яруын күреп туя алмый иде. Бөек рәссам — табигать кодрәте белән тудырылган бу матурлык Хөрмәтевкә җан рәхәте бирә иде. Ул инде хыялында ал арның — Гүзәл белән Рафаэльнең — берзаман үсеп ныгуларын күз алдына китерә, оныгы белән каен кызының җирдәге якты киләчәге турында уйлану аның гадәтенә әверелеп бара иде...
һәм менә көтмәгәндә кояшлы иртәдә фаҗига килеп чыкмасынмы!
Хөрмәтевнең оныгы Рафаэльне балалар бакчасына озата барган чагы иде. Зур тизлектә очып килүче «Победа» юл уртасындагы язгы кар суына пычранырга теләмичә кырт борылып юлдан чыкты да Гүзәлне изеп китте.
Моны күргән Хөрмәтев, акылын җуйган кешедәй, бер мәл ихтыярсыз торды. Аны оныгы Рафаэльнең өзгәләнеп елаган тавышы гына уятып, айнытып җибәрде кебек.
Ярсыган бала күңелен көч-хәл белән бераз тынычландырып бакча капкасыннан керткәч, Хөрмәтев җинаятьче машина эзеннән китте.
Машина комбинат директоры урынбасарыныкы икән. Урынбасар белән сөйләшү Хөрмәтевне рәнҗетте генә. «Сез, хөрмәтле гражданин, — диде аңа урынбасар урындык-фәлән тәкъдим итеп мәшәкатьләнмичә генә, — аңларга тиеш идегез: комбинат каен-маеннар белән шөгыльләнми, ә зур, дәүләткүләм бурычлар белән яши5 Рас шулай икән, сез эш кешеләренең кыйммәтле вакытын юк-бар белән әрәм-шәрәм итеп йөрергә ярамавын да аңларга тиеш идегез».
«Түгел! Юк-бар түгел бу!» —дип. Хөрмәтев директор урынбасарының ялгыш фикердә булуын аңлатып бирмәкче булды. Шул вакыт телефон аппаратларының берсе шалтырый башлады. Директор урынбасары Хөрмәтевкә ым белән генә: «Ярый! Аңлаштык! Китә ала- сыз»ны аңлаткач, телефон трубкасын алды...
Хөрмәтев урынбасар кабинетыннан чыкканда колагына тегенең: «... бер демагог шунда, килгән миңа акыл сатарга», —дигән һичшиксез аның адресына әйтелгән сүзләрен ишетте.
Секретарь-машинистка бүлмәсенә чыгуга, Хөрмәтевнең күзенә беренче күренгәне өстәлдәге графин тулы су иде. Стаканга салып берике йоткач, Хөрмәтев урамга чыкты... Әмма ул барасы җиренә барып җитә алмады. Башы әйләнгәндәй, аяк буыннары бушагандай сизде ул үзен. Бирешмәскә тырышып та караган иде, ләкин тыңлаусыз аяклар бөтенләй бушагач, Хөрмәтев җиргә чүгеп утырды.
Узып баручылар аның хәлен тиз абайладылар.
— Сезгә кыенмы әллә?!
— Әйе... Бик кыен... Бик!
Аны узып барган машинаны туктатып алып киттеләр...
Зарипов та, төнлә уянып, таң алдында гына кабат йокыга китә алды. Ул да төн буе, гадәтенчә, үз уйларында йөзде — гел эзләнде... Гел яңа чара, яңа әмәл табарга тырышып уйланды... Сырхаудан арынасы, әле яшисе, гомер юлын сузасы — озынайтасы килә иде аның...
Хөрмәтевне больницада озак тотмадылар. Атна-ун көн дигәндә, анализларның барысы да эшләнеп һәм ачыкланып беткәч, ул өенә кайтып китте.
— Ярый хуш, Сабирҗан дус! Мин биредән баеп — тагы бер әйбәт дуска баеп кайтам инде болай булгач. Рәхмәт сиңа, дус кеше. Сиңа да
тизрәк терелеп чыгарга язсын. Менә минем адрес, менә монысы — телефон... Чыгуыңа шалтырат.
— Сиңа да рәхмәт! Нәрсә телием соң үзеңә?!
— Килеп кергәндәгене...
Зарипов бераз гына абайламый торды. Хөрмәтев исенә төшерде: ■«Яшибез болай булгач!» Зарипов җәелеп торып елмайды:
— Яшибез!
Бусагада озатып калган Верочканың ачулангандай юри генә каш- кабагын җыерып: «Артык бирегә аяк басасы булмагыз!» диюеннән икесе дә берьюлы шаркылдагач, Хөрмәтев тагы рәхмәтләрен әйтеп чыгып китте.
Больницадан чыгып берничә көн узгач, Хөрмәтевне командировкага җибәрделәр. Аннан ул ун көннән соң гына кайтты. «Юк, бер кеше шалтыратмады да, кермәде дә»,— диде аңа хатыны. Иртәгесен ул үзе Зарипов янына кереп чыгарга булды. Карчыгыннан анысын-монысын өзерләтте, Верочкага дип кесәсенә бер шоколад та салды. Әмма бүген дежурда башка кеше иде.
— Зариповны гына чакырып чыгыгыз әле, зинһар! — диде ул сестрага.
— Зариповны?! Кайсы Зариповны?!
— Кайсы дип... Шул бер Зарипов инде. Уналтынчы палатадан. «Ходячий» ул.
Шәфкать туташы хәтерләргә теләгән сыман бераз уйланып торды:
— Уналтынчы палатада Зарипов юк бит, абый!
— Әллә кайтып та киткән?
— Шулайдыр...
— Алайса, болай сөйләшик, акыллым, — диде Хөрмәтев. — Менә бу шоколад сиңа, ә менә күчтәнәч төргәген, 18 нче палатада Салихов фамилияле бер карт ята, шуңа бирерсең, яме?! Сорап та кил үзеннән — берәр йомышы юкмы икән. Мин көтә торырмын.
Сестра, Хөрмәтев йомышларын бик тиз үтәп, әйләнеп тә килде:
— Карт рәхмәт әйтте...
— Ярый, үзеңә дә рәхмәт! — диде Хөрмәтев һәм ишеккә таба китте.
— Абый!..
Сестра аны куып җитте:
— Абый... Ни бит... Зарипов юк... киткән...
— Кайтып киткәнме?
— Түгел... Бөтенләйгә...
— Ничек бөтенләйгә?!
— Әйе шул... бөтенләйгә... Кайтмаска киткән... бүген өченче көн икән...
Хөрмәтев бу тикле көтелмәгән хәбәрдән тетрәнеп калса да, ышанырга теләмичә, врач бүлмәсенә таба атлады.
Алар озак сөйләштеләр. Бу сөйләшүдә шунысы мәгълүм булды. Зарипов өметсез диярлек хәвефле авыру була. Врачлар гына түгел, үз хәлен ул үзе дә яхшы белә, әмма тиз генә килешергә-бирешергә теләми, киресенчә, яшәү теләге белән хәвефне җиңәргә, бөтенләй җиңмә- сә дә, беразга сузу ышанычы белән яши.
— Әйтергә кирәк, ул шуңа ирешә дә. Югыйсә, медицина практикасы күрсәткәнчә, аның берничә ел алданрак китеп бару ихтималы да булган,—дип төгәлләде врач үзенең сүзен.
Ноябрь, 1978.