ЯХЪЯ ХАЛИТОВКА 50 ЯШЬ
Тәрҗемәче кавемеме мактауга караганда матбугат битләрендә гадәттә тәнкыйть сүзен ешрак «татырга» туры килә. Гаҗәп тә түгел: тәрҗемәченең «гөнаһлары» өстә күренеп ятучан була. Әсәрнең оригиналы һәм тәрҗемәсен теләсә кайчан янәшә куел чагыштырырга, ялгышлар, төрле төгәлсезлекләрне тиз тотып алырга мөмкин. Әйтик, М. Шолоховның «Тын Дон» әсәрен укыган кеше аның тәрҗемәсенең оригиналга тулысымча тәңгәл килүен тели. Әгәр тәңгәллек җитенкерәмәсә, аның кәефе кырыла, күңеле рәнҗи, ул ризасызлыгын белдерергә ашыга. Тәрҗемәнең оригиналга торышлы, аны алыштыра алырлык булуын укучы үзеннән-үзе аңлашыла торган табигый хәл дип кабул итә. Ә нигә? Хаклы түгелмени ул? «Тын Донаның оригиналына тиң булырлык колач һәм гүзәл сурәт чараларын, элик киңлекне бирүгә ирешү өчен тәрҗемәчедән нинди зур осталык, талант, никадәрле хезмәт таләп ителүендә аның ни эше бар? Тәрҗемәче үзенең бурычын үтәгән—бары шул гына. Ул үзе күзгә күренмичә пәрдә артында кала икән, монысы да начар түгел. Димәк, ул үз эшен сизелмәслек итөл, авторның әсәренә һичбер хилафлык китермичә башкарып чыккан.
Яхъя Халитов тәрҗемәләренә карата мәкале-рецензияләрне матбугат битләрендә бик сирәк очратасың. Хәлбуки, Яхъя Халитов бүгенге кендә актив эшләп килгән терҗемәчеләребеэнең иң хәзерлекле һәм сәләтлеләреннән берсе, һәм иң тәҗрибәлесе дә. Бу өлкәдә ул инде чирек гасырдан артык эшли. Шул еллар эчендә Я. Халитов Европаның атаклы әдипләре, рус совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәя тәрҗемә итеп бастырган. Хикмәт күләмдә һәм санда гына да түгел. Я. Халитов тәрҗемәсендә без М. Шолоховның бөтен дөньяга мәшһүр роман-эпопеясы «Тый Доньның беренче һәм өченче китапларын. «Күтәрелгән чирәм» романын, В. Каверинның «Ике капитан». В. Лацисның «Яңа тормышка» романнарын, Ч. Айтматов повестьларын, Бельгия язучысы Шарль дә Костерның «Уленшпигель турында риваять», француз әдибе А. Дюманың «Өч мушкетер» кебек атаклы әсәрләрен укыдык. Татар әдибе М. Галәүнең үз вакытында рус телендә генә дөнья күрергә өлгергән «Муть» («Болганчык еллар») романы белән дә татар укучысы Я. Халитов тәрҗемәсендә танышты.
Болар арасында, әлбәттә, М. Шолоховның «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнары аерым урын тота. «Тын Дон» эпопеясының беренче һәм өченче китабын Я. Халитов, ә икенче һәм дүртенче китабын язучы Гариф Ахунов тәрҗемә итте. Аңлашыла ки. моңарчы ун еллап кына тәрҗемә эше, редакторлык хезмәте белән шөгыльләнгән әдипнең профессиональ каләм остасы белән рәттән торып совет әдәбиятының җуелмас энҗеләреннән булган «Тын Дон» кебек олы эпопеяны тәрҗемә игәргә алынуы, телисеңме-теләмисеңме, танылган прозаик белән иҗади ярышка чыгуы да иде. Тәрҗемә практикасында гомумән сирәк очрый торган тәҗрибә булды ул. һем өйгә алабыз: көтелгәннән дә уңышлырак тәҗрибә булып чыкты. Тәрҗемәчеләр бер-берсе белән дә. эпопеяның авторы белән дә уртак тел табып, әсәрнең оригиналына якын торган, аның рухын, сурәтләү рәаешеи тегел чагылдырган, эпик коддчны, хикәяләүнең талгын, мәһабәт һәм нәфис агылышын би
рүгә ирешкәннәр. Тәрҗемәнең дөньяга чыгуына унбиш елдан артык гомер уэыгт китсә дә. аңарда искерү галәмәтләре юк, яңгырашы һаман да саф, китаплары кул- дан-кулга күчеп укыла.
Шушы иҗади казаныштан соң тәрҗемәче тагын да канатланыбрак китә, тагын да кыюрак, активрак эшли башлый. Берничә ел эчендә Ч. Айтматовның «Анам кыры» повесте һәм М. Шолоховның икенче зур күләмле әсәре — «Күтәрелгән чирәм»- нең тәрҗемәсен башкарып чыга. Җитмешенче елларда исә ул Майн Ридның «Башсыз җайдак», Ш. де Костерның «Уленшпигель турында риваять», А. Дюманың «Өч мушкетер», Ч. Айтматовның «Бәхил бул, Гелсары!», «Дөя күзе» повестьларын, бүгенге заман рус. кыргыз, казакъ, удмурт, чуваш һәм башка милләт язучыларының күп санлы хикәяләрен тәрҗемә итеп дөньяга чыгарды. Төрле характердагы, стильдәге бу әсәрләрнең һәммәсе тәрҗемәдә дә бердәй якты, бердәй тигез нурланыш алганнар дип расларга җыенмыйбыз (төрле якка чәчелү әдип иҗаты өчен гому-мән хәтәр нәрсә). Әмма, тулаем алганда, тәрҗемәче Я. Халитовның иҗади сизем- лелеген, нечкә һәм нәфис кодрәтен танырга туры килә. Ш. де Костер әсәрендәге тапкыр сүзлелек, җорлык, чит бер халыкның күңеле, аның фольклорына хас рух,
A. Дюманың маҗаралы романына хас хәрәкәт киеренкелеге, хикәяләүнең савыктыргыч елгыр агышы ачык сизелеп тора һәм укучыга җиңел барып җитә.
Бу җылы сүзләрнең һәммәсе Ч. Айтматов повестьларының тәрҗемәләренә карата бигрәк тә юш килүен әйтергә кирәк. Тугандаш халык художнигының сурәтле сөйләм үзенчәлекләрен, эчке тоемын, дөньяны күңел күзе белән ничек күрүен тәрҗемәче биредә аеруча нечкә һәм төгәл чагылдыра. «Бәхил бул, Гөлсары!» повесте тәрҗемәсендә дә, «Анам кыры»нда да, бернинди искәрмәсез-чыгармасыз диярлек, Чынгыз Айтматов иҗаты җимешләренең нәкъ үзләрен татыйсың. Күрәсең, әлеге әсәрләрнең фикер сөреше, хис-кичерешләр гәүдәләнеше ягыннан татар совет әдәбиятына аваздашлыгы да тәрҗемәчегә нык ярдәм иткәндер. Тәрҗемәләрендә ул автор белән бергә хикәяләүгә кушылып китә кебек — кичерәсен аның белән бергә кичерә, куана яисә чын күңелдән кайгыра.
Әйтергә кирәк, лирик кичерешләргә бай, психологик яктан тирән, ниндидер иркенлек рухы белән өртелгән әсәрләр, тәрҗемәче буларак. Я. Халитовның хезмәтенә аеруча ятыша төшә. Садә һәм саф хисләрне җырлаган, югары әхлаки сыйфатлар. яхшы зәвык тәрбияли торган әсәрләргә ул бик теләп алына, аларны аеруча бер ихласлык белән, яратып һәм бирелеп эшли кебек. Моңа мисал итеп Ю. Казаковның «Болан мөгезе». М. Байҗиевнең «Елмаю», А. Җакыпбековның «Ай кашка» исемле хикәяләрен китерергә булыр иде. Кешенең эчке гүзәллеген, күңел сафлыгын үзәккә куеп, шул күркәм сыйфатларны калку итеп сурәтләгән проза әсәрләре әдәбиятыбызда гомумән мактаулы урын алып тора. Бу агым ерактан ук— Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлардан килә. Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Әмир иҗатларында да матур чагылыш таба. Укучы күңеленә аеруча һуш килә торган әнә шул агымны тәрҗемә өлкәсендә дәвам иттерүе, үстерүе белән Я. Халитов әдәбиятыбызга бик тә кирәкле, файдалы эш эшли.
Ә бүген исә тәрҗемәченең рус, казакъ, кыргыз совет язучыларының, шул исәптән, соңгы еллар совет әдәбиятын онытылмаслык әсәрләр белән баеткан
B. Астафьев, В. Распутин, П. Проскурин, Ю. Бондарев, Ч. Айтматовның хәзерге чорга багышланган әсәрләрен үз вакытында татар укучысына җиткерүгә омтылышы, шушы өлкәдә иҗат эшен дәвам иттерүе аеруча хуплауга лаек.
Яхъя Халитовка быел илле яшь тулды. Каләм иясе, бигрәк тә тәрҗемәче өчен, бу — иң җитлеккән, тәҗрибә туплап җиткергән игелекле чор. «Казан утлары» журналында, Татарстан китап нәшриятында озак еллар проза буенча редактор хезмәтен башкарып, үз тәҗрибәсен каләм тибрәтүче чордашлары, бигрәк тә яшь язучылар белән мул уртаклашуы, танылган каләм осталарыннан, телебез байлыгы һәм гүзәллегенең бетмәс-төкәнмәс чыганагы — халык сөйләм теленнән даими өйрәнүе бөтен иҗади хезмәте, әдәбият дөньясына ихлас күңелдән бирелгәнлеге, чынбарлыктагы матурлыкка гашыйклыгы бу остадан киләчәктә тагын да зуррак иҗат казанышлары көтәргә ышаныч һәм нигез бирә, һәм без аңа озак-оэын иҗат еллары телибез.