Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЛМАЧ КЫНА ТҮГЕЛ


оннан берничә ел элек укучыларга Мәскәү нәшриятларының берсендә Әмир Нәҗипнең ике том, дурт китаптан торачак «XIV гасыр терки телләренең тарихи-чагыштырмалы сүзлеге» басылачагын хәбәр иткәннәр иде Анда һәр сүзнең нинди мәгънә белдерүе, кайсы чыганактан алынуы, нинди тезмәдә килүе, хәзерге егерме ике тере әдәби төрки телләргә мөнәсәбәте күрсәтелә. Гарәп, латин, рус — әллә ничә төрле хәреф, әллә ничә телдәге язулар...
Шундый тарихи истәлекләрне уку, аларны бөртекләп тикшерү, тәрҗемә итү һәм һәр сүзен системага салуны Әмир Нәҗип бер үзе башкарган! Җитмәсә, бу хезмәт быел сиксән яшь тулуын билгеләп үтүче галим эшчәнлегенең бердәнбер җимеше дә. аның акылы һәм белеменең бердәнбер таныклыгы да түгел ич әле.
«Югары уку йортлары өчен язылган һәм Мәскәүдә өч мәртәбә басылган, соңыннан инглизчәгә дә тәрҗемә ителгән «Уйгыр теле» дәреслегенең авторы шулай ук сезнең якташыгыз Әмир Нәҗип,— ди Алма-Ата галиме Савут Моллаудов— Әмир ага төзегән «Уйгырча-русча сүзлек» — моңа кадәр күргән уйгыр сүзлекләре- нең иң күләмлесе, иң тулысы: утыз өч мең сүзне эченә ала. Географик атамалар күрсәткече, уйгыр календаре хакында тәфсилле белешмәсе сүзлекне тагын да баетып тора. Шушы энциклопедик хәзинәне җыюга унбиш еллап гомерен багышлаган профессор әледән-әле уйгыр теле һәм әдәбияты мәсьәләләре буенча матбугатта чыгышлар да ясый. Шунлыктан без аны күптән үзебезнең Мәскәүдәге илчебез ител саныйбыз!»
«Профессор Әмир Нәҗип бервакыт Бакуда өзербәйҗан телендә доклад укыды.— ди шагыйрь Абдулла Аббас. — Ул шул карәр төзек, матур әдәби телдә сөйләде ки. мин аны Мәскәүдә яшәүче үзебезнең галимдер», дип уйладым.
Нүкистә кардәш халыкның артистлары Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институтында каракалпак телен Әмир Нәҗип укытуын, Ташкенттагы үзбәк галимнәре үзләре файдаланган югары математика, физика, химия, теоретик механика дәреслекләре ана телләренә Әмир ага тарафыннан тәрҗемә ителүен, аларның кат-кат (берсе — егерме алты тапкыр!) басылуын хәбәр иттеләр. Үзбәк һәм каракалпак телләренең орфография, атамалар сүзлекләрен төзегән икән әле шул ук галим. Аның төрле конгресс, конференцияләрдә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә торган чыгышлар ясавын, таҗик, хакас, шор. ойрат теле әлифбаларын барлыкка кигерүдә катнашканлыгын да белгәч, галим эшчәнлегенең колачына таң каласың.
Әмир Нәҗип Каэагыстанның хәзерге Семипалат өлкәсе. Бахты авылында туа. Аның бабасы Идел буендагы Яңа Әмзә авылында иген иккән, атасы Семилалатта үсеп, бер якташы ярдәмендә шундагы татар мәдрәсәсендә укыгач, Бахтыга мөгаллим итеп җибәрелгән.
Бу вакытта Бахты халкының күпчелеген казакъ белән татар тәшкил итә Авылдагы уйгырлар, руслар да аларның телен үзләштерә, думбырасын чиртеп, җырын җырлый
Башлангыч белемне әтисеннән алган малай 1913 елда Семипалатка килеп Мисырда гыйлем җыеп кайткан туганы Габдулла Фәизев мәдрәсәсенә укырга керә. Монда гарәп-фарсы телләренә зур игътибар бирелгәнлектән, зиһенле Әмир белемен шактый тулыландыра. Киләсе елда инде ул бишенче класстан башлап гимназиядә укырга керешә. Латин, инглиз телләрен үзләштерүгә аеруча ихлас куеп. 1917 елда урта белем алуын төгәлли.
Әмирнең атасы 1916 елгы казакъ кузгалышын оештыручыларның берсе булганлыктан, баш күтәрү бастырылгач, Нәҗипләр гаиләсе эзәрлекләүдән качып, оэакла-
М
мый Чәүчәккә күчеп китәргә мәҗбүр була. Тормыш авырая. Әмир тамак ялына теләсә нинди эшкә алына. Бу вакытта Россиядә революция җәелә, аның шаулы дулкыннары ерак чик буена да кагыла — Чәү- чәккә, акларны эзәрлекләп, совет отрядлары килеп керә. Менә шул кызыл эскадроннарның берсендә хезмәт итүче җизнә- се белән очрашу Әмир язмышын көтел-мәгәндә сөенечле якка үзгәртеп куя. Хөррият тамыр җибәргән Семипалатка кайткач ук, Әмиргә Мөскәүнең шәрык телләре үзәк институтында укырга тәкьдим итәләр.
Егет монда фарсы һәм төрки телләре бүлегендә белем ала. Гарәп телен Сүриядән килгән О. Гаттая, фарсычаны иранлы М. Гаффар, төрекчәне атаклы В. А. Горд- левскийдан өйрәнә. Институтта үз тармагын яхшы белүче күренекле галимнәр бо- лардан башка да күп булганлыктан, һәвәс студент әлеге телләр дөньясына бөтен барлыгы белән чума. Институтны тәмамлагач исә аны 1923 елда Бохара халык рес-публикасына эшкә җибәрәләр. Монда аңа үзбәк, таҗик телләрендә аралашу, аңлашу насыйп була. Бохарада яшь белгеч Мәгариф халык комиссариатында мәктәпләр бүлге мөдире, Бохара укытучылар институты, совет партия мәктәбе мөгаллиме итеп билгеләнә. Бохарада беренче дәүләт басмаханәсен оештыру да аңа йөкләнә, «Азат Бохара» газетасының редактор урынбасары булу талшьңэыла.
1924 елда Әмир Мәскәүгә, СССР халыклары үзәк нәшриятына Казагыстан һәм Урта Азия секторы мөдирлегенә эшкә чакырыла. Монда ул татар бүлегендә хезмәт итүче Мәхмүт Максуд, Нәҗип Гасрыйлар белән аралашып, туган әдәбияты белән якыннанрак танышуга ирешә. *
Әмир аганың моннан соңгы эшчәнлеге дә Урта Азия белән Мәскәүгә бәйләнә. Партия идеяләренә чын күңелдән бирелгән төпле белемле кадрлар бу чорда кайда да җитешми. Төрки халыкларда исә алар тагын да әзрәк була. Шунлыктан үзен эштә уңай яктан танытканнарын, берсен бишкә бүлеп дигәндәй, партия-совет аппараты хезмәтләренә тарталар. Мәсәлән, 1927 елда Әмир Нәҗип Сәмәркандка килеп үзбәк нәшриятында. 1928 елдан алып Ташкентта таҗик нәшриятында бүлеккә җитәкчелек итә, бер үк вакытта үзбәк һәм таҗик теле дә укыта. 1933—39 елларда Мәс- кәүнең ВКП(б) ҮК янындагы партия нәшриятында бүлек мөдире вазифаларын башкара, Кызыл профессура институтында тел белеме кафедрасы мөдирлегенә тәгаенләнә, марксизм-ленинизм классикларын тәрҗемә итүчеләр һәм редакцияләүчеләр курсында үзбәк теленнән сабак бирә. 1940—44 елларда Ташкентта Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни сотрудник, гыйльми секретарь, директор, Үзбәкстан Фәннәр академиясе басмаханәсе мөдире хезмәтләренә билгеләнә.
Күп төрле мәшәкатьле вазифалар йөкләнүгә карамастан, Әмир ага фәнни хезмәт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба —1944 елда ул «Хәзерге заман уйгыр матбугаты лексикасы» темасына кандидатлык диссертациясе яза. Шушы елда СССР Фәннәр академиясе президиумы аны бөтенләйгә Мәскәүгә чакыртып ала. Башта ул чит телләр институтында уйгыр теле һәм әдәбияты укыта, кафедра мөдире итеп билгеләнә, аннары Мәскәү университетының шәрык телләре институтында уйгыр һәм тө-рек телләре, әдәбиятларыннан, тарих факультетында исә гарәп теленнән сабак бирә. 1949 елда ул уйгыр һәм башка төрки телләр тарихы буенча лекцияләр укый, шәрык телләре институтының доценты итеп сайлана. Аннары СССР Фәннәр академиясенең тел белеме һәм шәрыкне өйрәнү институтларында өлкән фәнни хезмәткәр буларак тикшеренүләрен җәеп җибәрә. Шуның нәтиҗәсендә 1966 елда «XIV гасыр Мәмлүк Мисырының кыпчак-угыз әдәби теле» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Бүгенге барлык терки телләрне иркен колачлавы, аларның тарихи катламнарын яхшы үзләштерүе белән танылган Әмир Нәҗип әдәбият тарихындагы катлаулы проблемаларга мөрәҗәгать итәргә ярата. Күп кенә әсәрләргә тирән анализ ясап, буталчык мәсьәләләрне ачык һәм эзлекле чишә. Мәсәлән, татар әдәбиятының XIV гасыр истәлекләрен ул үзара чагыштырып өйрәнә дә атаклы галимнәр Л. Куртейль. С. Е. Малов, А. Н. Самойловичларның XIII гасыр истәлеге «Мираҗнамә»не «Нәһҗел ♦ фәрадис» тәрҗемәсе дип танытуларының ялгыш икәнлеген исбатлый. Якташыбыз “ моның өчен «Нәһҗел фәрадис»нең мәгълүм барлык нөсхәләренә һәм аларга ба- — гышланган хезмәтләргә җентекле күзәтү ясый, әсәрнең кайчан һәм кем тарафын- ь нан язылуына да аныклык кертә.
Соңгы дәвердә уяну һәм куәтле үсеш кичергән кайбер төрки халыклар үзләренең әдәби мирасларын барлаганда, теге яки бу хосусиятенә нигезләнеп, күренекле — әсәрләрне үз милләтенә беркетү белән мавыга башлыйлар. Алар өчен авторның g фәлән кабиләдән чыгуы яки әсәрдә фәлән сүзнең куллануы гына да җитәрлек дәлил санала. Төрки әдәбиятларны һәм аларның телен, аерым әсәрләр барлыкка кил- *“ гөн чор һәм мөхитне әтрафлы өйрәнгән Ә. Нәҗип, бу мәсьәләгә сак карарга чакы- ♦ рып, матбугатта чыгыш ясый. S
Галим төрки телләр тарихын өйрәнүдәге кимчелекләргә багышлап матбугатта махсус мәкаләләр бастыра. «Кыйссаи Яосыфпны, мәсәлән. Җ. Алмаз борынгы татар п теле истәлеге итеп карый, Н. А. Баскаков исә аны чыгытай олысы әдәби телендә иҗат ителгән, ди. К. Врокельман дастанны борынгы госманлы телендә язылган са- ы ный, X. Флейшер «татарча-угызча» ди1 Әмир Нәҗип бер үк әсәрнең телен төрлечә.— классификацияләү, аңа бер-берсенә каршы килә торган төрле атамалар бирү, шуның аркасында авторның кайда, нинди шивә нигезендә иҗат итүен бутау кебек куп кенә күренешләргә туктала, бу өлкәдә фәннилеге көлке дәрәҗәдә чамалы тикшеренүләр ясалуына байтак мисаллар китерә, төгәл, эзлекле булырга кирәклекне ис- «әреп, галимнәрнең чираттагы бурычларын ачыклый. Яшь тикшеренүчеләрнең вак, әһәмиятсез темаларга тотынуларын күрсәтә, бер мәкалә язарлык проблеманы диссертация итеп күпертүләрен хөкем ител, тарихны киңрәк, тирәнрәк колачларга чакыра.
Котыбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнеме», Сәйфи Сарайның ■Гөлестан» әсәрләре, төрекмән дастаны, гагауз һәм кыргыз сүзлекләре. Орхон-Ени- сей рун язмалары, Алтын Урда әдәби теле... — Әмир Нәҗипнең матбугатта дөнья күргән йөздән артык гыйльми хезмәтендә күтәрелгән темалар даирәсе әнә шулай киң. Үзенә хас эрудиция, колач, төпченүчән рух белән ул тюркология өлкәсендәге казанышларны, җитешсеэлекләрне һәм вертикаль, һәм горизонталь буенча барлап системага сала, диалектолог, лексикограф, текстолог, филолог һәм, хәтта этнограф, тарихчы буларак хезмәттәшләренең тикшеренүләренә таләпчән фикер белдерә. Абруйлы галимнең фикерен ишетү исә яшь белгеч өчен генә түгел, бу елкәдә чәч агарткан затларга да бик кирәк. Шуңа күрә күп кенә галимнәр. Әмир агага үзләре мөрәҗәгать итеп, аның фикер һәм киңәш әйтүен үтенәләр.
...Кыскасы. Әмир Нәҗипнең филология фәне докторлары арасында күпләрнең берәве генә түгел, күренеклесе икәнлеге көн кебек ачык. Аның исемен тюркологиядә мәшһүр В. 8. Радлов, Л. 3. Будаговлар янәшәсенә икеләнмичә куярга мөмкин. Ченки аның елего кадәр дөнья күргән хезмәтләре айсбергның су өстендәге өлешен генә хәтерләтә. Ул әсәрләрнең күзгә күренмәгән зуррак кисәге исә хәзер нәшриятта басылып ята яки кулъязма хәлендә авторның өстәлендә тора.
Терки телләрнең энциклопедиясе саналган атаклы Радлов, Будагов сүзлекләре хәзинәсе тупланганнан соң инде йеэ еллап вакыт үтте, аннан соңгы дәвердә фән күп кенә яңа чыганаклар ечты. элеккеләре гыйльми яктан дөресләп укылды, әтрафлырак итеп эшкәртелде. Нәтиҗәдә, терки телләр үсешем бүгенге казанышлар югарылыгыннан чыгыл яктырту көн тәртибенә килеп басты. Әмир Нәҗип менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән гаять күп кеч таләп итә торган эшен төгәлләүгә ирешкән. «XI—XV гасырлар терки теленең тарихи-чагыштырмалы сүзлеге» дип аталган бу хезмәт терки телләр тарихын күзаллау өчен гаять олы әһәмияткә ия. Радлов, Будаговдардан аермалы буларак, галим монда фольклорга кагылмый, бары язма чыганакларга гына таяна. Әмма үткенгә сеяхет бу сүзлектә бермә-бер
тирәнрәк, тел катламнарын актару монда чынлыкта сигезенче гасырдан ук башлана. 1944 елда
җыйнарга тотынган картотекасына галим йөз меңләп берәмлек туплаган. Алар төрле шивәдән генә
түгел, төрле хәрефле чыганаклардан чүпләп алынган. Сүзлекнең тулаем күләме өч йөз басма табак
чамасы, ягъни уртача күләмле унбиш роман кадәр булачак! Бөтенсоюз тюркология комитеты төрки
халыкларның теле, әдәбияты, тарихы һәм гомумән бөтен культурасы өчен вакыйгага әйләнәчәк бу олы
хезмәтне бастырып чыгару хакында махсус карар кабул иткән.
Галимнең киеренке фәнни эшчәнлеге, тюркологиядә уйнаган мәртәбәле роле халыкара танылуын
һәм югары бәяләнүен белү күңелле яңалык. Галим үзе:
— Ниятем — «Кыйссаи Йосыф»ны өйрәнүне дәвам итү иде,— дип белдерде.— Бер кеше генә
«Йосыф кыйссасыяның кайсы халыкныкы булуын тәмам хәл итми, әмма аның әдәби мирасны
тирәнрәк, җентекләбрәк өйрәнергә этәргеч бирүе мөмкин. Чөнки бәхәскә керүчеләр яңа дәлилләр
китереп, әдәби мирасны көтелмәгән тарафлардан яктырта.
Галимнең китап киштәсендә бүләк итеп бирелгән хезмәтләр байтак. Мин аларның берничәсендә
«Әмир Нәҗип әфәндегә хөрмәт белән Г. Ярринг» дигән багышлауны күргәч:
— Израил белән гарәпләрне килештерү өчен йөргән Берләшкән милләтләр оешмасы вәкиле
шушы түгелме соң? — дип сорадым.
— Әйе. Ул Мәскәүдә Швеция илчесе чагында дуслашкан идек. — диде якташыбыз. — Гуннар
әфәнде төрки телләр белгече иде, элемтәне СССРдан киткәч тә өзмәде, яңа китапларын гел җибәреп
торды.
Якташыбызның хөкүмәт бүләкләрен, мактау кәгазьләрен караганда, игътибарымны аеруча бер
таныклык җәлеп итте.
«Терек теле җәмгыяте.
Бу таныклык белән төрки телләрне тикшерүгә кыйммәтле өлеш кертүе өчен хөрмәтле профессор,
доктор Әмир Нәҗип улы Нәҗипкә хәбәрче исеме алуына куаныч тойгысын белдерәбез, моннан соңгы
эшчәнлегендә дә җәмгыятебезгә ярдәмче булуын телибез. Анкара. 28 январь, 1978 ел».
— Димәк, Сезне Төркия тармак академиясенә член-корреспондент итеп сайлаганнар?
— Әйе, көтмәгәндә хәбәр иттеләр, — ди якташыбыз.
Төркия илчесе Юлга әфәнде Әмир Нәҗипкә сокланып: «Сез төрекчә кичә генә Истанбулдан кайткан
кеше шикелле матур сөйләшәсез», дигән икән. Галим, гомере буе Татарстаннан читтә яшәвенә
карамастан, туган культурасы белән тыгыз бәйләнгән. Илленче елларда ул Г. Ибраһимов исемендәге
тел, әдәбият һәм тарих институтының кураторы хезмәтләрен дә башкара. Туган телен инәсеннән
җебенәчә белә, һәм шундый ук дәрәҗәдә тагын бик күл телләрне! Аларның бүгенге барлык стильләрен
дә. мең елдан артыр дәвердәге үсеш-үзгәрешләрен дә! Кайчандыр күп тел үзләштергән ата-
бабаларыбыз тылмач булудан уза алмаса, якташыбыз Әмир Нәҗип, берсеинән-берсе җаваплырак
эшләр башкарып, халыкара атаклы галим булуга ирешкән. Аның кызыклы тикшеренүләре бүген дә
уңышлы дәвам итә, укучылар түземсезләнеп көткән хезмәтләре бер-бер артлы дөнья күрә.