ТАТАР ЭШЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ҺӘМ «СОВЕТОЛОГИЯ»
оссиянең күп милләтле пролетариаты интернационализм байрагы астында капитализмны бәреп төшерде һәм нык үскән социалистик җәмгыять төзеде. Илебезнең башка милләт эшчеләре белән бергә бу тарихи көрәштә татар пролетариаты да актив катнашты.
Әмма, өстен сыйныфларның социаль заказын үтәп, буржуаз тарих фәне пролетариат милли отрядларының интернациональ табигатенә шик белдерә яки аны бөтенләй кире кага. Дөрес, хәзерге буржуаз тарихчылар арасында Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы татар милләтчесе Нигъмәт казый шикелле, революциягә кадәр татарда пролетариат булмады яки юк дәрәҗәсендә иде дип раслаучылар хәзер сирәк. Буржуаз галим-«советологлар»ның күпчелеге 1914 елда саны 150 меңгә җиткән татар эшчеләр сыйныфын танырга мәҗбүр. Шул ук вакытта буржуаз тарихчылар революциягә кадәр татар эшчеләренең сыйнфый аңы, аларның оешканлыгы һәм тупланганлыгы үсешендә җитди үзгәрешләр булуын чынлыкта күрергә теләмиләр, Мисалга, француз тарихчылары А. Беннигсеи һәм Ш. Кель- кеҗе, аерым очракларны искә алмаганда, 1917 елның Октябрена кадәр милли эшчеләр сыйныфы «политик яктан зәгыйфь», «оешмаган», «пассив» иде дип белдерәләр *.
Татар пролетариаты формалашу тарихын өйрәнгән совет галимнәре рус пролетариаты белән чагыштырганда аның профессиональ һәм гомуми белем дәрәҗәсе түбәнрәк булуын, «кендеге» авыл хуҗалыгыннан тулысынча өзелеп бетмәгән кешеләрнең шактый катлау тәшкил итүен, сыйнфый көрәшкә эшчеләрнең бер өлеше битараф каравын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта татар эшчеләрен революция рухы белән өреткән факторлар да искә алына. Мәсәлән, Крестовникбв заводында барлык эшчеләрнең унбиш, дары һәм Ушков заводларында — утызар, Алафуэоаны- кында — кырыкка якын, Бондюг һәм Күкшән заводларында аннан да күбрәк процентны татарлар тәшкил итү губернаның эре предприятиеләрендәге хәлне күз алдына бастыра . Татар эшчеләренең эре предприятиеләрдә туплануы исә аларның сыйнфый аңы җитлегүен, оешканлыгы һәм сугышчанлыгы артуын тизләтә иде
Икенчедән, татар эшчеләренең политик активлыгы күтәрелүен аларның профсоюзлар һәм башка пролетар оешмаларга член булып керүләре, бу оешмаларның эшендә катнашулары да раслый.
Өченчедән, «советологлар»ның татар пролетариаты Казан губернасыннан читтә урнашкан иде. дип басым ясаулары да татар эшчеләрнең революционлашуы тизләнү файдасына гына сөйли ала. Донбасс шахталарында, Бакуның нефть. Әстерханның балык промыселларында. Орехово-Зуево туку фабрикалары. Лена алтын приискала- рында татар эшчеләре боек сыйнфый көрәш, пролетар интернационализм мәктәбен уздылар.
Эшчеләр сыйныфының милли отряды формалашу тарихын, буржуаз тарихчылар кебек, бөтен Россия пролетариаты ныгышларыннан аерып алып дөрес аңлату мөмкин түгел. Чөнки В. И. Ленин «шушы илдәге барлык эшчеләрнең интереслары бертөрле, солидар икәнен, алар барысы бергә җәмгыятьнең башка барлык сыйныфларыннан аерым бер сыйныфны тәшкил итүен» әйтеп киткән иде1
1 A. Bennigsen et Ch. Quelquejay. Les mouvements nationaux chez les musulmans de Russie. Le «Sultangalieviam» au Tatarstan. Paris. 1960, 47. 49, 53—54 битләр.
• Рубинштейн .1 В борьбе зи ленинскую национальную политику Кепи. 1930, Н бит
’ Денин В II Әсәрләр. 3 тон. 99 бит.
Р
Татар эшчеләре. Россиянең бүтән милләт эшчеләре белән бергәләп, патшага һәм капитализмга каршы көрәшнең барлык баскычларын уза. Аларның башлангыч чыгышлары таркау,* стихияле рәвеш ала, машиналарны вату, производство биналарына ут тертүгә кайтып кала һәм, 8. И. Ленин сүзләре белә әйткәндә, «керәштән бигрәк, ярсу һәм уч алу күренеше иде»1. Үткән гасырның 60—80 нче елларында Сембер губернасындагы Акчуриннар тукыма фабрикасы эшчеләре көрәше нәкъ менә шулай башлана. Туксанынчы елларда стачкалар инде оешканрак, аңлы һәм максатлырак төс ала. Әмма алар да әле чынлыкта стихияле хәрәкәт була, чөнки эшчеләр экономик таләпләр кую белән генә чикләнәләр. Шуның белән бергә эшчеләрнең стихияле хәрәкәте кузгалу революцион марксистлар эшчәнлеге җәелүнең зарури алшарты булып тора.
Татар эшчеләренең җитәкчеләре булмау турындагы «советологлар» раславы белән дә килешү кыен. Әкренрәк булса да, руслардагы кебек, татарның да алдынгы эшчеләреннән XIX гасыр азагы — XX гасыр башында пролетариат хәрәкәте җитәкчеләре формалаша. С. Сәгыев, Г. Исрафилов, С. Исхаков. В. Хөснетдинов, А. Таһиров, Миң. Вахитов. С. Хөснетдинев (Казан), X. Гайнуллин (Бондюг), 3. Садыйков (Әстерхан), Л. Нигъмәтҗанов (Мәскәү). С.-Д. Якубов (Баку), С. Гафуров (Сембер), 3. Булы- шев (Донбасс), С. Сәетгалиев (Урал) нәкъ менә шундыйлардан иде. Буржуаз тарихчыларның татар эшчеләре җитәкчесе татар гына булырга мөмкин дигән шарты да дөрес түгел, әлбәттә. Ахыр чиктә, «советологлар» ленинчыл большевиклар партиясенең интернациональ асылына да шик белдерә. Мәсәлән, бельгияле буржуаз тарихчы М. Либман, Октябрьга кадәрге большевиклар партиясе бары тик рус эшчеләр сыйныфыныкы гына иде, дип раслый2 3. Хәлбуки, В И. Ленин тарафыннан төзелгән партия баштан ук чын интернационалистлар партиясе иде. Ул, төрле милләт хезмәт ияләрен — руслар, татарлар, украиннар, әзербәйҗаннар һәм башкаларны берләштереп, илнең бөтен күп милләтле пролетариаты көрәшенә җитәкчелек итте. Партиябезнең интернациональ табигате РСДРПның Казан комитеты мисалында да ачык күренә. Төрле вакытта аңа Я. М. Свердлов, В. В. Адоратский, Н. Н. Никоряков, В. А. Тихомирнов, X. М. Ямашев, Я. С. Шейнкман, М. Шаһиәхмәтов, Г. Сәйфетдинев, И, Н. Волков. Г. Ш. Олькеницкий һәм башка иптәшләр сайлана.
Татар эшчеләр сыйныфының «саф татар» большевистик оешмасын төзергә теләмәвен буржуаз тарихчылар аның зәгыйфьлеге билгесе итеп карыйлар.
Мәгълүм ки, В. И. Ленин оппортунистларның милли партия оешмалары союзы рәвешендәге федератив принциптагы партия төзү омтылышларына күп тапкыр каршы чыкты. Федератив принцип сугышчан пролетариат партиясе яшәү мөмкинлеген юкка чыгара. Шуңа күрә алдынгы татар эшчеләрен партиядә милли билгегә карап оештыру. «советологлар»га ошаса да. куп милләтле пролетариат эчендә сыйнфый теләктәшлекне зәгыйфьләндерер, аның патшаны һәм капитализмны бәреп төшерү көрәшенә комачаулаган гына булыр иде.
Шул ук вакытта партияне интернациональ принципта төзү Америка тарихчысы Р. Шпорлюк4 сурәтләвенә туры килмәвен, азчылык халык эшчеләренең милли мәнфәгатьләренә каршы булмавын басым ясап әйтергә кирәк.
Татар эшчеләренең революцион хәрәкәттә уйнаган ролен һәрьяктан киметергә омтылган «советологлар» Октябрь революциясенә кадәр аларның сыйнфый аңнары уянуын да танымыйлар. Буржуаз тарихчыларның фикеренчә, татар эшчеләренең аңы «бөтенләй милләтчел рухта» булган, имеш. Бу яла ягулы раслау бөтен татар пролетариаты гамәленә каршы килә. Бу уйдырманы большевиклар партиясенең татар эшчеләре хәрәкәтенә социалистик аң кертүдәге киң кырлы уңышлы эшчәнлеге турында сөйләүче күп санлы фактлар кире кага.
Үткән гасырның 80—90 нчы елларында ук Самара, Казан, Уфа һ. б. шәһәрләрдә марксистик түгәрәкләр оешуы яхшы билгеле. Татар хезмәт ияләре рус телен нигездә йомшак белүләрен яки бөтенләй аңламауларын искә алып, РСДРПның Казан һәм
2 Левин В И Әсәрләр. 5 том. 385 бит
3 М. Liebman. The Russian Revolution. New York. 1970, 288 бит.
• «Journal of International Affairs», 1973, vol. 27, № 1. 24—26 битләр.
кайбер башка комитетлары җирле халык телендә эшләүче социал-демократик түгәрәкләр дә оештыра. Беренче рус революциясе башлангач, мондый түгәрәкләр челтәре шактый үсә. Мисалга, 1905 елда Казанның Алафузов һәм шәһәр районнарында татар эшчеләренең марксистик түгәрәкләре булдырыла. Күренекле татар большевигы Хесәен Ямашев җитәкчелегендә шәһәрдә берләштерелгән түгәрәк тә оештырыла.
Бу чорда татар марксистлары беренче тапкыр ана теленә РСДРП программасын, «РСДРПның өченче съезды турында белдерү»не, В. И. Ленинның «Авыл ярлыларына», «Өч конституция яки дәүләт төзелешенең өч тәртибе» һәм «Дәүләт думасына кемне сайларга?» кебек иң мөһим партия документларын тәрҗемә итәләр. Р. И. Нәфиков билгеләп үткәнчә, «бу елларда татар матбугатында беренче тапкыр К. Маркс һәм В. .И Ленин исемнәре пәйда була, беренче талкыр пролетариат диктатурасы, партия, сыйнфый көрәш, кораллы восстание шикелле яңа төшенчә һәм атамалар кулланышка керә»1.
Эшчеләр хәрәкәте тарихында беренче татар большевистик «Урал» газетасы (1907) аеруча әһәмиятле роль уйный. Ул хезмәт ияләренә аңлаешлы һәм үтемле рәвештә марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалый, большевиклар политикасы һәм тактикасының нигезләрен төшендерә, хезмәт ияләрен илдәге хәлләрне аңлый белергә өйрәтә. Царизмның бөек державачыл сәясәтен фаш итүдә, пролетар интернационализм байрагы астында хезмәт ияләрен буржуаз милләтчелеккә каршы туплау өчен көрәштә дә газетаның хезмәте зур.
Әмма татар массаларына марксизм йогынтысының «зәгыйфьлеген» исбатларга алынган буржуаз тарихчыларны газетаның уйнаган чын роле кызыксындырмый да. Америка тарихчысы С. Зеньковский большевикларның татар телендә социал-демократик газета чыгарырга тырышуын искә ала да «Урал.ның «утыз саны чыккач ук тукталуын» белдерә3.
Белештермәгән кеше, бигрәк тә чит ил укучысы, бу хәбәрне ишеткәч, мегаеи, татар хезмәт ияләре арасында газета популяр булмаган икән дигән нәтиҗә киләчәк. Хәлбуки. «Урал» үзе ябылмый, патша властьлары аны массалар мәнфәгатен эзлекле яклавы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изүдән азат итү идеяләрен пропагандалавы өчен яба. Газета үзе дә (31 сан), редакция чыгарган кушымта- брошюралар да (5) әледән-әле конфискацияләнә тора, редакция штрафлар түли, большевистик газетаны укучылар һәм саклаучылар исә еш кына хекемгә тартыла. Шуңа да карамастан, аңлы хезмәт ияләре тулысынча большевиклар яклы була.
Буржуаз тарихчыларның уйдырмаларына каршы килеп, большевистик листовка һәм прокламацияләрнең дә татар хезмәт ияләренең кайнар мәхәббәтен казануын әйтергә кирәк. «Гыйнварның егермесеннән егерме беренә каршы шәһәрнең барлык заводларында (Алафузов, Крестовников. Свешников. Александров, дары һ. б.), шулай ук бөтен остаханәләре һәм типографияләрендә комитетның «Казан эшчеләренә» дигән прокламациясе рус һәм татар телләрендә таратылды Үз телләрендә чыгарылган беренче прокламацияне татар эшчеләре полициядән бүтәннәргә караганда энергиялерәк сакладылар», дип язды «Искра» газетасы 1903 елның 1 март санында.
Рус булмаган халыклар телендә агитация һәм пропаганда әдәбияты бастыру турында РСДРПның III съезды карарларын үтәп, партиянең Казан һ. б комитетлары 1905 1907 еллар революциясе чорында бу эшнең колачын киңәйтеп җибәрде. Нә
тиҗәдә татарча листовкалар Казанда гына түгел, ә Чистай. Спас, Алабуга һәм Буада да таратылды. Алар әле хәтта татар һәм башкортлар яшәгән бетен Идел. Урал буе губерналарына да үтеп керде'.
Татар хезмәт ияләрен политик агартуда большевикларның «бераз уңышын» таныса да, Зеньковский шунда ук аны юкка чыгарырга омтыла. «Бу листовкаларның
■ Нафпгов Р II Формирование и развитие передовое татарсжой общественно политичесжой мысли Казань. 1964, 107 опт
5 8. A. Zenkovsky. Pan Turkiem and Islam in Ruaeia. Cambridge. (Maaeachuaette).
1960. 52 бит.
• Революция 1905—1907 годов в национальных районах России Сб. статей М. 1949. 676 бит.
«ң зур тиражы нибары 1 300 генә данә була»,— ди ул. Әмма листовкаларның тиражы ихтыяҗга гына түгел, кәгазь, яшерен типография эше өчен шартлар булуга да бәйле икәнгеге мәгълүм. Шуның өстенә, Америка тарихчысы атаган тираж һич тә «иң зурысы» түгел әле. Совет тарихчыларына мәгълүм булганча, 1905 елның апрелендә генә дә Казан большевиклары һәрберсенең тиражы 1 200дән алып 7 515кә җиткән сигез листовка басалар - һәм ул листовкаларның һәркайсы еш кына кулдан-кулга йөртеп укыла. Шуңа да карамастан, РСДРПның Казан оешмасында татарлар саны 1905 елда да, соңрак та йөзләп түгел, дистәләп кенә иде дип, буржуаз тарихчылар җйрле эшчеләр арасында большевиклар алып барган үгет-нәсихәт эшчәнлегенең нәтиҗәсез пеген күрсәтергә маташалар. Массаларга марксистик партия йогынтысы көчен аңа жәлеп ителгән кеше саны белән генә билгеләүдә буржуаз тарих фәненең кимчелекле ысулы бик ачык күренә. В. И. Ленин партиясез эшчеләргә һәм крестьяннарга «аларны шундук үз ягыбызга, үз партиябезгә тарту теләге белән түгел, бу безгә әһәмиятле түгел,— бәлки... аларның ярдәме кирәклеген аңлату теләге белән кыюрак Һәм кыюрак мөрәҗәгать итәргә тиешбез» икәнен әйткән иде 3.
Социал-демократик пропаганданың тәэсире хөкем сөргән тәртипләргә каршы эшчеләрнең актив чыгышларында чагылды. 1905—1907 елларда татар эшчеләре хәрәкәте Казан губернасы белән генә чикләнмәде — ул чынлыкта татар халкы тыгыз яшәгән һәрбер губернага җәелде. Стачкаларның берсе вакытында Алафузовта эшләгән алдынгы татар эшчеләре рус иптәшләре белән бергәләп куркусыз рәвештә полиция белән бәрелешеп, кулга алынган агитаторны азат иттеләр. Кукмара киез итек фабрикасы эшчеләре көрәше дә сугышчан рухы белән аерылып торды. Уфа һәм Оренбург эшчеләре политик демонстрацияләргә чыктылар. Стачка көрәше кораллы восстаниегә әверелә башлагач, Казан эшчеләре (руслар һәм татарлар), полицияне коралсызландырып, халык милициясе отрядлары оештыруга керештеләр. Шахтер булып эшләгән аңлы татар эшчеләре, украин һәм рус иптәшләре белән бергә кулга корал тотып, Донбасс баррикадаларында сугышты. Сембер губернасындагы Акчурин фабрикасы эшчеләре исә үз революцион идарә органы — «Эшче депутатлар Союзы (Совет)» төзеделәр.
Беренче рус революциясе һәлакәткә дучар булды. РСДРПның Казан комитеты таркатылды. X. Ямашев һ. б. татар большевиклары шәһәрдән читтә яшеренергә мәҗбүр булды. «Үз йогынтысын мөселман массаларына җәелдерүдә социал-демократлар партиясенең бөтен тырышлыгы шул рәвешле юк ителгән булып чыкты»* дип нәтиҗә ясый Беннигсен һәм Келькеҗе.
Революциянең чигенүе эшчеләр аңыннан марксистик идеяләрне һич тә чыгарып бетерә алмавын. 1905—1907 еллардан соң да татар эшчеләре арасында партиянең максатлы агитация һәм пропаганда эшен туктатмавын буржуаз тарихчылар игътибарга алырга теләмиләр.
«Советологлар» татар эшчеләренең 1905—1907 еллардагы һәм 1917 елдагы революцион хәрәкәте арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын, гомумән, кире кагалар. Алар раславынча, әгәр Беренче рус революциясе вакытында татар эшчеләр хәрәкәте гәрчә зәгыйфь булса да, марксистик йогынты кичерсә. Февраль революциясеннән соң ул. имеш, я меньшевиклар (Р. Пайпс) , я татар буржуаз милләтчеләре идеясе тәэсире астында үскән (А. Беннигсен һәм Ш. Келькеҗе). Үз тезисларын нигезләү өчен «советологлар» 1917 елда большевиклар партиясенең Казан комитеты составында татар хезмәт ияләре вәкилләре булмауны сылтау итеп күрсәтәләр.
Буржуаз тарихчылар Казан большевиклар оешмасында татар хезмәт ияләре дә булуын телгә алмыйча, укучыларның игътибарын юри Казан комитеты милли составына гына юнәлтәләр Алар Казан комитеты пропагандалаган һәм яклаган «Власть — эшчеләргә!», «Җир — крестьяннарга!», «Халыкка тынычлык!» лозунгыларында илнең бөтен хезмәт ияләре, шул исәптән, татарларның да мәнфәгате чагылдырылуына күз йомалар.
1 Zenkovsky S. А. Күрсәтелгән хезмәт, 52 бит.
1 Нафигов Р II Күрсәтелгән хезмәт. 106 бит.
' Ленин В U Әсәрләр. 30 том. 223 бит
; A. Bennigsen et Ch. Quelguejay. Күрсәтелгән хезмәт, 56 бит.
' R. Pipes. The Formation of the Soviet Union. Communism and Nationalism. 1917—1923. «New York. 1968. 156 бит.
1917 елда татар эшчеләре арасында Казан большевиклар комитеты белән янәше Мөселман социалистлар комитеты да эш алып баруын көнбатыш тарихчылары антикоммунистик максатта файдаланырга омтылалар.
Мөселман социалистлар комитеты марксизмга караганда милләтчелеккә шактый якынрак иде дип белдерел, «советологлар» аны Казан партия комитетына каршы куялар.
Чынбарлыкта исә мондый капма-каршы куюлар өчен бернинди нигез юк. Мөселман социалистлар комитеты большевиклар белән революцион демократиянең сул канаты хезмәттәшлек иткән массачыл политик оешма була. Шушы юл белән Мөселман социалистлар комитетын оештыручыларның максаты үтәлә; татар эшчеләрен хезмәт ияләренең башка катлаулары белән берләштергәч, алар арасында социалистик идеяләр тарату мөмкинлеге арта.
Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлеге большевиклар партиясенең идея җитәкчелеге җирлегендә җәелә. Ул РСДРП(б)ның Казан комитеты белән генә түгел, ә РСДРП(б)ның Үзәк Комитеты белән дә бәйләнгән була. Аның вәкиле партиянең кораллы восстание әзерләүне алга куйган тарихи VI съезды эшендә катнаша. Съезддан соң бу комитет большевиклар белән бергә буржуазиянең вакытлы хөкүмәтен бәреп төшерүгә дәртләнеп әзерләнә башлый.
Мөселман социалистлар комитеты милли, әмма милләтчелектән азат оешма була. Аның бөтен эшчәнлеге эшчеләрнең нинди милләттән булуына карамастан туганлыгы һәм хезмәттәшлеге рухы белән сугарыла. Аны төзү инициаторы һәм җитәкчесе Мулланур Вахитов горур рәвештә: «._ Без Мөселман социалистлар комитеты байрагын күтәреп, интернациональ пролетариат сафына кушылдык...» — ди.
Большевиклар партиясе эшчәнлеге белән марксизм-ленинизм, пролетар интернационализм идеяләре татар эшчеләре арасына үтеп керә, аларның сыйнфый аңы тиешле югарылыкка күтәрелә. 1917 елның көзендә татар эшчеләре массасының пролетариат революциясе байрагы астына басуы менә шунлыктан бер дә очраклы хәл түгел иде.
1917 елда башка милләт эшчеләре белән бергә татар эшчеләре дә катнашмаган бер генә политик компания дә булмады. Татар эшчеләренең күп өлеше белән Казан, Уфа, Сембер, Стәрлетамак, Оренбург, Әстерхан, Донбасс һ. б. тирәләрдә Кызыл гвардия отрядлары һәм эшче дружиналарына язылуы аларның югары аңлылыгын исбатлады. Күп кенә шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә алар революцион солдатлар белән бергәләп, Совет властен урнаштыруга каршы көрәшкән кораллы контрреволюцияне бастыруда катнашты.
Коммунистлар партиясе чакыруына кушылып һәм Россия пролетариаты сафында татар эшчеләре үз-үзләрен аямыйча яшь совет дәүләтен төзүгә күренекле өлеш кертте. Алар Советларда эшләде, милиция һәм ревтрибуналларда, азык-төлек һәм җир комитетларында, Кызыл Армия төзү оргаңнарында җаваплы вазифалар башкарды.
Татар эшчеләренең революцион хәрәкәте тарихы, шулай итеп, көрәшнең барлык чорларында пролетар милли отрядларының интернациональ теләктәшлеге хәлиткеч әһәмияткә ия булуын күрсәтә, аның уңышлары пролетар интернационализм принципларына турылыклы булуына бәйле икәнлеген ача. Бу хакыйкать эшчеләр хәрәкәтенең аерым бер илдәге практикасы белән дә, бөтен дөнья күләмендәге тәҗрибәсе белән дә раслана.