ШИГЫРЬЛӘР
Ашыкма килергә, картлыгым
Уртлам суым әле йотылмаган, Аткан угым сәпкә' җитмәгән лә, Чикләвегем әле чәчкә атмаган, Кәккүк оя корып бетмәгән лә...
Ашыкмый тор, картлык. Кабаланма.
Бер мәхәббәт җыры җырлыйсым бар. Сагыш рәхәтенә чыдый алмый, Җирдә аунап, әле елыйсым бар.
Ашыкмый тор, картлык. Кабаланма.
Түр башымда йомшак түшәгем юк.
Алларыңа куяр өчен әле
Ширбәт тулы алтын көршәгем2 юк.
Әгәр килә калсаң, үкенерсең.
Минем әле малай буласым бар.
Акылыма йөрәк баш бирмичә, Тәүбә итәрлек эшләр кыласым бар. Ашыкмавың хәерлерәк, картлык...
Бүген төн мин синең янда калам, Өзеп сәфәремне.
Кулым белән сыпырып йөрәгемнән
Бөтен хәстәремне.
Артык елларымны капка артында Калдырып ук кердем.
Мин гамьсезмен, яшьмен, йөгәнсезмен — Мин әле дә — минмен!
Синдә калам. Ял итсеннәр юллар
Минем табаннардан,
Йолдызлар ял итсен карашымнан.
Күпме заманнардан
Тынгылык юк дала тынлыгына
Минем тавышымнан.
Тынлык та ял итсен. Шул мәл безнең Җаннар кавышырлар...
' Сәпкә — мишеньгә. Көршәгем — чүлмәгем.
Йокласын җил, акыл, диңгез, курку — Шымсын бар дөньясы.
Тик мәхәббәт кенә — бер ул гына — Бүген күз йоммасын.
Без өчәү бу таңда — Син, җиһан, мин.
Юк нәрсә юк монда: зыр әйләнә Планеталар. Бал кортлары оча, Таулар күкри, күкләр бизәкләнә.
Юк нәрсә юк монда: баш калкыта Алчак, сабый үлән кыяклары, Кош юлыннан чапкан боланнарның Очкын чәчә көмеш тояклары.
Без өчәүбез бу мәл — син, җиһан, мин. Вакыт тынсын, какма күз керфегең. Кага күрмә. Әле таммый торсын Керфек очыңдагы яшь бөртегем — Минем яшь бөртегем...
Син хәйрансың —
Җиһан сыйган синең карашыңа. Ә мин сокланамын бары сиңа — Замананың бер кыз баласына.
Мәхәббәтем һәлак булыр дип гел куркам, һәр вакыт ул сугыш кырында. Мәкер, хыянәтнең күпме тубы Аңа атар өчен корылган.
Яла мылтыклары тәте тарткан,
Гайбәт обрезлары тоскалганV, Көнчелекнең утлы сөнгеләре Аны чәнчү өчен очланган.
Баш өстендә кизәнүле тора Гаепләүнең «гадел» чукмары. Йөрәгенә килеп бәрелә гел Шик-шомнарның тупак уклары.
Җәрәхәтләр ала. Каннар т^ма, Җәрәхәте җөйсез уңала2. ... Чая мәхәббәтем яу кырында, Бәлки исәндер ул шуңа да...
V Тоскалган — төбәлгән.
’Ука л а — ” w
ю. «КУ»** >°-
MS
Кич килә
Юлга иртә чыктым. Эңгердән үк. Чулпан нуры төште сукмагыма. Юлым уңды. «Иртә юл уңар» дип Әйтмәгәннәр икән юкка гына.
Юл башымда дүрт як кыйбла иде. Кояш чыкты җирнең дүрт ягыннан. Күз тимәсен! Алдан йөгереп китте Шау ялтырап торган өр-яңа дан.
Бара торгач белдем: дөнья үзәге Түгел икән кыйбла тарафында. Көнчыгыш бар, янә көнбатыш бар — Калган яклар шулар арасында.
Бара торгач дан таушалып бетте, Укалары коелып, тоныкланды.
Мин атлыймын бер көй. Ул, өшәнеп, Чак иярер хәлгә торып калды.
Урау юллар адаштырмый икән Иртә таңнан чыккан гамьле ирне. Юлым уңды. Мин үземне таптым. Сөйгән ярым, язмыш сине бирде.
Хәзер менә тыныч карап торам Көн гомере кичкә авышканын. Якты белән Җылы аерылышып, Шәүлә белән шәүлә кавышканын.
Кояш бата. Туфрак куенына Җем-җем итеп көн җылысы сеңә, Әйтерсең лә төнге бер мизгелдә, Бер сәгатьтә мин сыенам сиңа.
Бер пар ак күбәләк (без түгелме?) Туй сәяхәтеннән кайтып килә.
Бөтен гомерләре, шул туй булып, Көн эчендә узды елый-көлә.
Иртән очар бүтән күбәләкләр... Мин басармын тагын сукмагыма. Ә шулай да, монау кичкә карап, Уйлануым түгел юкка гына.
И Мәхәббәт! Тилерткеч бер язда, Сандугачлы язда
Чагылда
Исемеңне ак каенга уйдым
Әле малай гына чагымда.
Зәһәр кышта, тере күмер тотып, Бозга яздым — түгел заяга. Җилләр белән яздым диңгезләргә, Яшен белән яздым һавага.
Гомер буе ак кәгазьгә язам Я әрнүле, я шат мәлләрдә. Язарларга миңа язмасын тик Исемеңне кара мәрмәргә.
Кешеләр төнгә узалар Парлап я берәм-берәм. Кемдер чыга ялгызлыктан, Мин ялгызлыкка керәм.
Меңнән берәү идем көндез. Хәзер инде башкамын — Ялгызлык дигән буш илдә Мин бер боек патшамын. Минем чиксез биләмәмдә Давыл да юк, сил дә юк. Анда бушлык. Анда син юк. Син булмагач, мин дә юк.
Төн үзәге сынды. Вакыт Таңга авышыр менә. Бу мәл уяу бик бәхетле, Бик сагышлылар гына. Бәхетлеләр — хәтерсезләр — Искә алмаслар безне. Сагышлылар! Бер мин генә Аңлыймын хәлегезне...
Эшләнмәгән эшләр кала, Калган эшкә карлар ява. Үтелмәгән юллар ята, Ул юлларга таулар ава. Үткәннәргә карлар ява, Тыңланмаган җырлар кала, Йөрәкләргә каннар сава.
Дөньяның йөзе күренми — Дөньяга томан төште.
Иртә томан, кич тә томан — Мәңге таралмас төсле...
Төшкән томан күтәрелде, Булган да кебек түгел. Аязуыңны сабыр көт, И күңел!
Күңел...
Намус белән безнең ара сәер. Миңа рәхәт. Ә ул хафалы. Мин җәфалар чигәм, газапланам. Ә ул тыныч. Хакны-хатаны һәр беребез үзенчәрәк саный. Мин җөп дисәм, анда так чыга. Минем бизмән артыграк тартса, Аның үлчәү төгәл, хак чыга. Мин инсафлы, кечелекле булсам, Намусымның башы югары. Мин масаеп, һаваланып китсәм, Ул бөтенләй кала югалып. Ара бозылганда мин шәрабтан Бурыч шатлык алып, куанам.
Я башымны тансык сөйгән ярның Беләгенә салып, юанам.
Ә, ихтимал, килер шундый бер көн: Ярым ташлар, бокал ватылыр, Намус белән күзгә-күз калырбыз. Менә ул чак ниләр татылыр?