ШИГЫРЬЛӘР
КУНАКТАН КАЙТКАЧ
— Кая булдың?
— Күршеләргә кердем.
Карбыз ашап утыра иделәр.
Күптән, ахры, көткән булганнардыр,— «Син генә юк идең!» диделәр.
ТАНЫШ АПА
— Әни, күрче, бер карачкы чыкты Күршеләрнең әнә өеннән!
— Курыкма, балам, ул бит Бану апаң, Үзе бүген шулай киенгән...
ЕРАКТАН КАРАП
Алда: сәхнә. Микрофонлы апа.
Ана сорый: — Кызым, ник көлдең?
— Ә мин аны шулай җырлый-җырлый Мороженый ашый дип белдем.
КӨЛДЕРДЕ
— Әти, бераз вино бирче!
— Нәрсәгә?
— Бераз ал төс өстик курчак йөзенә!
— Вино бит ул буяу түгел, көлдермә!
— Ник алайса: «Синең борын винодан Кызара», — дип әни әйтте үзеңә?
ЗУР АЕРМА
— Диалог нәрсә ул, әти, аңлатчы?!
— Ике кеше кара-каршы сөйләшә.
— Ә монолог!
— Ул гадәттә башлана
Әгәр әнкәң... минем белән сөйләшсә!..
ФИЛ ЯНЫНДА
— Ник филгә «Ишәк!» дидең син, әти?
— Күрдең ич, өскә күпме су сипте.
— Ник башта үзең таш аттың аңа?
— Әйдә, кузгалыйк — сүз күпкә китте!..
•Барыбер җиңәчәкмен.
Беренче киләчәкмен!»
С. ТОКАРЕВ фотолары
БҮТӘННӘРДӘН КҮРЕП
Очып керде малай тыштан... Очып!
Нәрсә күрде икән ул анда?
— Озын бауга бәйләп дәү бер апай Мәче йөртә безнең урамда?!
НИК ШУЛАИ ДИДЕ ИКӘН!
— Бакчада безне врач тыңлады: Белде ул кемнең ничек сулавын. Икенче килгәч белербез, диде, Кемнең һәм кайчан, нигә елавын?!.
* «к У.» м н>.
129
СӘЕР АБЫЙ
— Теге абый әллә суга баткан, Эштән качып әллә кайтамы, — Ник чалбарын, әни, сызганган ул Тез башына кадәр кайтарып?!.
ҖИҢЕЛ ҖӘЗА ЭЗЛӘҮ
— Оланы колагын фил дә бора микән?
— Кирәк чакта ник бормасын... җиңелчә!
— Зур колак ул, әни, каты борсаң да Бик әз генә авыртадыр, минемчә?
ТӨШ КҮРГӘЧ
— Әни, бүген кем туган көн?
— Ник мондый сорау бирдең?
— Чөнки мин төнлә төшемдә Бик зур шоколад күрдем!
ӘБИСЕ ӨЙРӘТКӘНЧӘ
— Беләсеңме, язу таныйм мин!
Кем өйрәтте дисәң — дәү әни.
— Укып күрсәт әле, я, нәни!
— Менә китап. Менә чуар бит —
Ул язулы төш дип атала.
Ә язусыз җирләр — ак кала.
ШӘП ЮЫНУ
— Әткәм мине бик шәп коендырды! Кул тимәгән җирне калдырмады. «Аягыңны яңгыр юар!» диеп, Ботинкамны бары салдырмады.
Тапкырларга —табышмак
БАРЧА ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШӘ
Барча телләрдә
Сөйләшә белә.
Сөйли — бүтәннәр
Сөйләсә генә.
(Кайтаваз)
АК ЧЕБЕН
Ап-ак бер чебен
Кулыма кунды.
Мин сулыш өргәч — Кинәт юк булды.
(Кар бөртеге)
ӨЕБЕЗДӘ КЫШ БАР БЕЗНЕҢ
Өебездә бер хикмәт бар — Үз кышыбыз бар безнең: Анда елның ел буена Беткәне юк кар-бозның.
(Суыткыч)
ӨЧ КҮЗЕ БАР
Өч күзе бар — өчесе өч төсле
Әмер биреп нурлар коя белә:
Ике күзе сине алга әйди,
Ә бер күзе — бары тыя белә.
(Светофор)
ТҮГӘРӘК ТӘРӘЗӘ
Түгәрәк тәрәзә. Түгәрәк пыяла...
Кыш көне идәндә ялтырап яталар.
Ул шундый пыяла, ул шундый елтыр күз: Төннәрен куела, ә көндез ваталар.
(Бәке)
АЛТЫН БАЛЫКЛАР
Төпсез диңгездә йөзәләр Калтырап та ялтырап. Төн караңгырак булганда Балкулары яктырак.
(Күктә йолдызлар)
СӨЙЛИ БЕЛГӘН ТЕЛСЕЗЛӘР
Без һәммәбез тиңнәр-тигезләр, Бер семьяда бердәм яшибез. Аерым-аерым чакта телсез без, Рәттән бассак — сөйли башлыйбыз.
(Әлифба хәрефләре)