Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Качышлы уйнаганда
Бар да мине эзлиләр: Янда гына гөжлиләр, Эзлиләр, и эзлиләр Өметләрен өзмиләр.
Ә үзләре тапмыйлар: Тирә-якны таптыйлар, Кая гына чалмыйлар, Кая гына бакмыйлар, Мине генә тапмыйлар...
Ә мин ятам тын гына, Ә мин ятам шым гына, Ә мин ятам тик кенә — Тапмыйлар соң ник кенә?
Болытлар да каралды — Төшә бугай караңгы. Әни инде өйдәдер, Туңдыра да нигәдер.
Була ла ул чыдарга, Кирәк ләкин чыгарга...
Чыксам...
Кайтып киткәннәр, Таралышып беткәннәр, Мине мәзәк иткәннәр.
Итсәләр соң, итсеннәр, Китсәләр соң, китсеннәр, Шәп иттек, дип йөрсеннәр, Рәхәтләнеп көлсеннәр, Ләкин шуны белсеннәр Җиңдем мин — отылмадым, Барыбер тотылмадым! Вәт!
Карбабайның борыны
Ясадым мин кичәгенәк Менә дигән Карбабай. Матур чыкты. Карбабайга Гаҗәпләнде бар малай.
Тик ни күрәм иртә белән: Карбабайның борыны Юкка чыккан. Борынының Калган бары урыны.
Эх, сакларга кирәк булган, Берәр хәйлә корырга. Онытканмын бит мин аңа Таягын тоттырырга.
Таягы булса, беркем дә Аны җиңәлмәс иде, Ул үзенә беркемне дә Якын җибәрмәс иде.
2
Ул борын белән, мөгаен, Бур-куян сыйлангандыр. Сыйлангандыр, ә шатлыгы Эченә сыймагандыр.
Сыйлансын, әйдә, сыйлансын, Кишер бездә җитәрлек, Урмандагы бар куянны Җыеп кунак итәрлек.
Бер сүзем юк, әйбәт булган Сыйланырга ярагач.
Тик әллә ничек, борынсыз Карбабайга карагач.
Исән микән үз борыным? — Шул килеш, ашалмаган. Ярый әле минем борын Кишердән ясалмаган.