САБЫЙЛАРНЫҢ БӘХЕТЕ ХАКЫНА
1979 ЕЛ—ХАЛЫКАРА БАЛАЛАР ЕЛЫ
Мәгълүм булганча. Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1979 елны балалар елы дип игълан итте. Журналның бу санындагы кайбер язмалар доньякүләм әһәмиятле шушы вакыйгага багышлана. СССР Педагогия фәннәре академигы Мирза Мәхмүтоа белән үткәрелгән әңгәмәбездә дә сүз — балалар хакында
Мирза Мэхмүтов
СССР Педагогия фәннәре академиясенең профессиональ техник педагогика фәнни тикшеренү институты директоры, академик.
Сорау. Тулы бер елның дөнья күләмендә балаларга багышлануы, сезнеңчә, кай яклары белән мөһим?
Җавап. Берләшкән Милләтләр Оешмасы соңгы вакытларда елларны аерым бер мәсьәләгә багышлый торган булып китте. Тарихи истәлекләрне барлау, табигатьне саклау, хатын-кызлар өчен аерым еллар белдерелде. Димәк, кешелекнең алга таба үсешендә әнә шул мәсьәләләргә аеруча игътибар таләц ителә.
Мондый игъланнарга карата кешелекнең быелгыча игътибарын, актив катнашуын хәтерләмим мин. Ел балаларныкы дип әйтелүгә, бөтендөнья җәмәгатьчелеге йокысыннан уянгандай булды. Газета журналларда берсеннән-берсе үтемлерәк хәбәрләр чыга, радио-телевидение һәр көнне махсус тапшырулар бирә, бик абруйлы политик эшлекле- ләрнең чыгышлары оештырыла.
Мәсьәләнең гаять җитди төс алуы табигый, чөнки җир йөзендә артык чыдап тора алмаслык аяныч хәлдә яшәүче балалар бар. Аларны ачлык, ялангачлык, наданлык газаплый. Кешелекнең киләчәге булган газиз җаннар кайбер илләрдә бүген шундый фаҗига кичерә >гкән, дөнья җәмәгатьчелеге моңа, әлбәттә, тыныч карый алмый.
Балаларга тиешле тәрбия таләп итеп чаң сугарлык хәлләр — капиталистик дөньяга хас күренеш. Әмма без дә. ягыш үзара дус яшәүче социалистик илләр вәкилләре дә, нарасыйлар фаҗигасенә битараф калмаска, бу җинаятькә карата үз фикеребезне ачыктан-ачык әйтергә тиешбез. Миңа калса, фән һәм техника бүгенгедәй алга киткән көннәрдә балаларны бер телем ипигә тилмертү — акылга сыймастай вәхшилек.
Бу турыда уйлана башласам, минем күз алдына иң әүвәл Бразилиядәге сабыйларның көнкүреше килеп баса. Монда миллионнан артык бала бөтенләй күзәтүчесез яши. Кайда ул аларга дигән яслеләр, бакчалар, мәктәпләр?! Аларның кунар җирләре дә юк. Өйләреннән чыгып киткәннәр дә ничек җитте шулай яши бирәләр. Алар хәтта әти- әни, әби-баба нәсихәтен ишетүдән дә мәхрүм. Көн туганда, башыннан сыйпап: «Тор, балам!» —диюче кешеләре дә юк аларның. Тау куышы табалармы, ташландык каралты-кура очраталармы, куерак тәлгәшле агач төбенә туры киләләрме — шунда төн уздыралар, иртән исә алар- ны шул ук кичәге кайгы көтә — тамакны ничек туйдырырга?
Соңгы елларда Бразилиядә миграция бик көчәйде. Кешеләр, ачтан үлмәс өчен, туган-үскән җирләрен ташлап, шәһәрләргә килә. Әйтерсең лә аларны шәһәрдә кочак җәеп каршы алучы бар?!
1970 елда, Чилига барышлый, Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә самолетыбыз тукталыш ясаган иде. Төшкәндә дә, күтәрелеп киткәндә дә самолет шәһәр өстеннән урап бик озак очты. Түбәннән генә. Контрастны күреп хәйран калдык. Матур гына шәһәрнең чит-читләре коточкыч ямьсез хәерче алачыклары белән чуарланган. Йөзләрчә, меңнәрчә алачыклар... Авыллардан җыелган крестьяннар, кунар урын таба алмый интеккәч, шәһәр читендә үзләренә шундый куышлар кораш- тырганннар.
Хәзер Сан-Паулудагы кешеләр саны ун миллионга җитә дип хәбәр итәләр. Бу турыда ишеткән саен, йөрәк кысылып куя: кайсы агач төбенә барып сыеналар икән ул бичаралар?!
Кызганычка каршы, капиталистик дөньяда мондый илләр байтак. Иң зур кыенлыгы балалар язмышына киртә булып төшә торган миграция Мисырда да бик көчле. Әле кайчан гына Каһирәнең халык саны ике миллион исәпләнә иде. Хәзер анда җиде миллион кеше яши диләр. Аларның шактый өлеше — ач-ялангач балалар бит. Мисырдагы ярлы ата-аналар үз балаларының кай тарафта, ни белән шөгыльләнүен дә белми. Аягына басарлык хәле булган бала урамга чыгып китә дә, үз язмышына үзе хуҗа булып, тик йөри. Ничек туена, кайда йоклый, гомумән, исән-саумы ул—гаиләсендә моны белмиләр дә. Сәадатның дуамал политикасы илне, сабыйларның язмышын әнә нәрсәгә китереп җиткерде.
Аяусыз бер хакыйкать бар — адәм баласы белән болай ваемсыз шаяру чик-чамасыз була алмый. Моны без Ирандагы вакыйгалардан да күреп тордык. Мин 1972 елда Иранга барып кайткан идем. Тәһран келәм туку остаханәләрендәге күренешләрне ачык хәтерлим. Келәмнәренең гүзәллегеннән күзләр чагылырлык. Ул төсләре, ул нәкышләре, ул ныклыгы — келәмнәр өч йөз елга кадәр үзгәрми саклана ала икән! Үзләре җип-җиңел, очып тора, үзләре шул кадәр тыгыз тукылган, төеннәре арасына энә дә керми. Келәмнәрне мин соңыннан шәһәр урамнарына чыгарып салынган килеш тә күргәләдем. Тукучылар аны юлга чыгарып җәяләр: узган-барган таптап үтсә, келәм тагын да ныграк була, ә өстендәге эзләрне соңыннан кагып кына төшерәләр икән. Икенчедән, урамга җәелгән келәмгә кызыгучы, сатып алырга теләүче дә табылуы ихтимал. Бик кыйммәткә төшкән бу затлы товарны алырдай кеше сирәк.
Әмма безне иң гаҗәпләндергәне болар гына түгел иде. Ерак илләр, дән килгән бай сәяхәтчеләргә тәкъдим ителә торган асыл мал җитештерүче осталар арасында сигез-ун яшьлек балалар күреп шаккаттык. Кулларыннан гөл түгелә — үзләре ач, карашларында моң, сагыш...
Быел, телевизор тапшыруларын караганда, Иран шаһын бәреп төшерүче революционерлар арасында меңнәрчә яшүсмерләрне күреп, ♦ мин кабат әнә шул келәм тукучы меңләгән балаларны искә төшердем, з Алар инде үсеп җиткәннәрдер, күңелләренә кечкенәдән җыелып кил- 5 гән ачуларына чыдаша алмыйча, демонстрантларга кушылганнардыр. * Сабый чактагы кимсетелүләр йөрәккә, ай-һай, тирән уелучан бит ул. 5 Иран яшьләренә, әнә, тулып-ташыган ачуларын эшкә җигү өчен, ди- 5 ни өндәмәләр дә ярап куйды...
Сорау. Балалар елы уңаеннан безнең ил балалары турында да 2 берничә сүз әйтсәгез икән.
Җавап. Һәрнәрсә тарихи яктан чагыштырып караганда яхшырак S аңлашыла. Россиянең егерменче гасыр башларындагы хәленә күз сал- S сак, андагы балалар хәле сөйләп узган илләрдәге фаҗигадән аерып ' алгысыз. Бөек Октябрь революциясеннән соң, күзәтүчесез калган бала- 5 ларны дәүләт карамагына алу — минемчә, Октябрь казанышларының g бик әһәмиятлесе. Егерменче еллардагы фоторәсемнәргә карасаң, ыша- “ на алмый торасың: курчак кадәр генә балаларның аягында чабата. ♦ өстендә сәләмә сырма, башында колакчыны өзелгән бүрек. Ун-унике яшьлек малай сука сукалый, кыз балалар урак ура, киндер суга, җеп эрли — барысы да эштә, башка чара юк.
Белем ягына килсәң, хәл тагын да аянычрак. Статистика 1917 елда Россиянең 70 процент халкы надан булган дип белдерә. Ул елларны чагылдырган сәнгать әсәрләренә, әдәбиятка мөрәҗәгать итсәң дә, балалар язмышындагы коточкыч каршылыкларны күрергә мөмкин. Татар балаларының хәле Тукай иҗатында аеруча ачык тасвирлана. Мәшһүр шагыйрь әсәрләренең буеннан-буена мең төрле кыерсытылулар белән биртелгән бичара татар баласының яктыга, аң белемгә, иреккә-азатлыкка омтылышы сурәтләнә.
Педагог буларак, миңа Тукай иҗаты сабыйларга белем бирү кирәклеген алга сөрүе һәм, гомумән, тәрбия-педагогикага гаҗәеп игътибарлы булуы ягыннан кадерле һәм кыйммәт.
Яз. газяз углым. кара тактаны сыз акбур белән! һәм кара күклеңне ялт иттер сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше.
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.
Бәхеткә каршы, безнең иң халыкчан әдипләребез мәгърифәт яктысын армый-талмый таратканнар. Иң борынгы төрки язмаларда да педагогик кыйммәте мең алтынга алыштыргысыз юллар бар. Әмма ул өйрәтмәләрне тормышка ашырырга, халыкка иңдерергә мөмкинлекләр җитмәгән — иҗтимагый шартлар бөтенләй башка булган.
Хәтта совет власте урнашып, наданлыкка каршы гомум көрәш башлангач та илдәге уку-укыту эшләрен җайга салып җибәрү ифрат кыен шартларда барган. Без бары тик 1930 нчы елда гына дүрт еллык гомуми мәҗбүри уку турында закон кабул итә алдык. Кайбер капиталистик илләр мондый законны алтмыш-җитмеш ел элек тормышка ашырганнар иде инде: Япония, Англия, Франция...
Тарих өчен 50—60 ел вакыт — бик кечкенә нәрсә. Әгәр дә без ил нең бүгенге һәм моннан 50—60 ел элек яшәгән балаларын, аларның яшәү шартларын рәттән куеп, чагыштырып карый алсак, гаҗәпләнүдән аптырап калыр идек. Җир белән күк аермасы кебек. Бу бит пропаганда өчен генә әйтелә торган сүзләр түгел, хакыйкать бит бу!
8 «К У > М 10.
113
Җир шарындагы бер генә илдә дә СССР балалары кебек рәхәт яшәүче балалар юк. Моны бөтен дөнья белә, таный, кызыга, көнләшә!
Сорау. Әлеге гыйбарәгезне дәлилләр белән дә баетып, бу хакта киңрәк сөйләмәссезме?
Җавап. Рәхим итегез! Безнең илдәге балаларга, яшүсмерләргә күрсәтелгән кайгыртучанлык, материаль чыгымнар турында, шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли, «барлык-барлык парламентларда» горурланып сөйләргә була. Бездә балалар турындагы кайгыртучанлык алар дөньяга килгәнче үк башлана. Әни булырга җыенган хатын-кызларыбыз өчен законлаштырылган җиңеллекләрне истә тотам мин. Инде бала туган икән, аңа шул минуттан ук санап бетергесез уңай шартлар булдырыла.
Әйтик, безнең балаларның 17 миллионы яслеләрдә һәм бакчаларда тәрбияләнә. Соңгы елларда салынган бакчаларның ниндилеген белсәгез иде! Еракка китмичә, үз Татарстаныбызның Чаллы шәһәрендәге бакчаларын гына алыйк. Бассейннары, кышкы гөлбакчалары, спорт заллары бар. Йокы бүлмәләрен, музыка салоннарын, күңел ачу мәйданнарын әйтеп тә тормыйм. Андый тәрбия йортлары, әбиләр әйтмешли, патша балаларына да эләкмәгәндер, мөгаен. Бала караучы кызлар — ап-ак халаттан, ак калфактан гына йөри. Алары да чибәр, сәламәт, укымышлы — совет чынбарлыгында укып өлгергән тәр-биячеләр.
Әле 30—40 ел элек безнең андый тәрбиячеләребез дә юк иде. Болар бөтенләй башка, әйбәт шартларда, дөрес тәрбия алып үскән белгечләр. Аларга авырлыклар тимәгән инде, алар өс-баш, ашарга җитмәүне сизмәгәннәр. Матур киенеп, тәмле ашап, спорт белән шөгыльләнеп үскәннәр. Һәр яклап мөкәммәл алар. Без, ниһаять, әнә шундый кадрлар үстереп җиткердек. Ниһаять, дим... Безгә бит сугышлар бик нык комачаулады. Соңгы сугыш, минемчә, мәгариф өлкәсендәге эшләребезне егерме-утыз елга артка чигендерде.
Шулай да без җиңдек. Октябрь куйган максатка ирештек без! Хәзер бездә ун еллык гомуми мәҗбүри уку законлаштырылган. Бу—зур җиңү! Безнең 44 миллион бала — мәктәпләрдә, 5 миллион яшүсмер — техникумнарда, 3,5 миллионы профессиональ-техник училищеларда укый, 5 миллион студентыбыз бар.
Кыскасы, безнең җәмгыять 60 миллионга якын кешене, бернинди эш эшләтмичә, бары тик киләчәк өчен генә әзерли — укыта, өйрәтә, һөнәрле итә. Барысы да бушлай. Стипендияләр бирелә, тулай тораклар салына, тагын әллә нинди җиңеллекләр ясала. Кайда, кайчан, кайсы патшалыкта балаларга мондый шартлар булган? Юк. Беркайчан да, беркайда да күренгән хәл түгел бу!
Сорау. Тәрбия өлкәсендә Татарстанда башкарылган кайбер яңалыкларга тукталсагыз иде!
Җавап. Хәтта Татарстандагыларны гына да санап бетерү мөмкин түгел. Хәзер колхозларда музыка мәктәпләре, хореография, сәнгать мәктәпләре ачыла. Җәен пионер лагерьлары эшли. Күбесе бөтенләй бушлай. Мәктәпләрдә бушлай ашатулар кертелә.
Илдә ике йөз педагогия институты бар. Ел саен меңнәрчә югары белемле педагоглар безнең мәктәпләргә дә кЯйтып тора.
Казанда педагогия буенча махсус фәнни-тикшеренү институты ачылу да — Татарстан өчен зур яңалык. СССР Педагогия фәнноре академиясендә мондый институт бердәнбер. Институтыбыз зур, аның йөз илле хезмәткәре, унике лабораториясе бар. Аспирантурага яшь көчләрне күпләп кабул итәчәкбез. Чөнки бу институт ифрат катлаулы, бик кирәкле, тормышчан проблемаларны фәнни яктан өйрәнә.
Бездә хәзер урта белем бирә торган профессиональ-техник училищелар барлыкка килде. Димәк, эшчеләр сыйныфы урта белемле булуга
йөз тота. Шунсыз булмый. Производство үзгәрде, катлауланды, эшчедән белем таләп итә ул. Яшүсмер урта белемне училищеда ук алып чыга икән, аңа әхлак тәрбиясен дә шунда ук бирергә кирәк була. Училищелардагы эш комплекслап: эстетик, әхлакый, хезмәт, идея-политик тәрбия төсендә төрле яклап алып барылырга тиеш. 1980 нче елга илдәге училищеларның 80 проценты заман таләп иткән, урта белем бирә * торган программага күчәчәк. з
Училищелар, гаҗәеп сизгер, катлаулы механизмнарга нигезләп 3 корылган бүгенге производство ихтыяҗларын күздә тотып, яшүсмер- < ләрдән югары квалификацияле, киң профильле осталар өлгертергә < тиеш. Безнең фәнни-тикшеренү институты исә алдынгы тәҗрибәне 2 өйрәнергә һәм, фәнни нәтиҗәләр ясап, практикларны коралланды- 13 рырга бурычлы.
Яңа салынган гигант заводларда ике-өч айлык курсларда гына f укып чыккан кешене эшләтү — зур гөнаһ, дияр идем мин. Квалифи- - кациясез эшче зур әзерлекле һөнәр иясе генә «тыңлата» алырдай ав- 5 томат линияләрне, кыйммәтле станокларны күз ачып йомганчы ва- 1 тып-сындырып бетерәчәк. Дәүләт, халык милкенә күпме зыян! Без- 5 нең институт эшчәнлеге бүген-иртәгә эшче булачак яшүсмерләрне 2 дөрес тәрбияләү, әнә кайларга барып тоташа ул!
Сорау. Безнең илдә балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирелү, күп * чыгымнар тотылу — бәхәссез. Моны безнең иң явыз дошманнар да таный. Тәрбия эшләренең нәтиҗәсе канәгатьләнерлекме соң? Бүгенгедәй рәхәт шартларда, уйнап-көлеп кенә үскән сабый балалардан җәмгыятьнең өметләрен аклардай намуслы кешеләр үсеп җитәрме?
Җавап. Бу сорауның төбендә безнең тәрбия эшләрендәге кайбер кимчелекләргә ишарә сизелә. Әмма мин иң алдан, һичнинди икеләнүләргә урын калдырмыйча, өзеп шуны әйтергә тиешмен — безнең чынбарлыкта, безнең тәрбияне алып үскән балаларның иң зур күпчелеге, һичшиксез, илнең иң ышанычлы таянычы булып җитешә. БАМнар. КамАЗлар, «Атоммаш»лар алар җилкәсендә калка. Мин, бу сүзләремә дәлилгә Татарстан мәктәп һәм вузларында белем алып, үсеп җиткән йөзләрчә, меңнәрчә белгечләрне санап китәр идем. Алар арасында дөньякүләм дан яулаганнары да күп. Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» хикәясендә хыялланып телгә алынган «укучы, студент, профессор, артистка, уйлап табучы, электрик, адвокат, инженер-архитектор» кебек һөнәр ияләре инде бик күптән гадәти күренешкә әйләнделәр. Безнең хәзер атом серләрен ачучы физик-академикларыбыз. мәшһүр геологларыбыз, Арктиканы иңләүче кыю диңгезчеләребез, астрономнарыбыз, тагын әллә нинди сирәк очрый торган һөнәрләргә ия уңганнарыбыз бар, татарлар. Совет Татарстанында тәрбияләнгән кешеләр!
Шулай да без тынычлана алмыйбыз, без әле һаман канәгать түгел. Чөнки барлык кешеләребезне дә бөтен яктан мөкәммәл итеп күрергә телибез. Әлегә тәрбиячеләребезнең да кайберләре замана педагогикасы таләпләренә җавап биреп бетерә алмый. Хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Укучы белән укытучы мөнәсәбәте ниндирәк булырга тиеш? Без йомшак мөгамәләне алга сөрәбез. Ә ул «йомшаклык» ни дәрәҗәдә йомшак булырга тиеш соң? Чик кайда? Өзеп кенә кем әйтеп бирә ала? Бу — этиканың иң четерекле ягы.
Быел югары белем алып чыккан педагогларыбызга ун унбиш елдан соң нинди балалар белән очрашырга туры килер? Гомумән, алдагы ун елда безнең балалар нинди булыр? Хыяллары, омтылышлары, нәфесләре, бәхет төшенчәсенә мөнәсәбәтләре?
Без күп еллар буена өс-баш бөтенлеген, тамак туклыгын бәхет тулылыгының иң кирәкле шартларыннан санап килдек. Өлкән буын педагоглар, мәсәлән, тук балалар белән эшләргә бик кыен җайлашалар.
Бүгенге балаларга ач торырга да, ялангачлыкны кичерергә дә туры килмәгән. Алар тамак туклыгын бәхет дип тануны һич кабул итә алмый.
Без кешенең бәхетен теләсә нинди шартларда хезмәткә бәйләп аңлатабыз. Әмма сүзебез кайчак эштән аерыла. Телдән эшне мактыйбыз, әмма мәктәпләрдә типсә тимер өзәрлек 16—17 яшьлек егетләргә атнасына нибары ике сәгатьлек хезмәт дәресе билгеләнгән. Анда да алар үзләре башкарган эштән тәм тапмыйлар, чөнки беләләр: бу дәрестә алар ышкылаган тактаның берәүгә дә кирәге юк. Бу — юри, программа үтәү өчен генә оештырылган нәрсә. Кеше ләззәтләнсен өчен аның хезмәте җитештерүчән, кирәкле, файдасы әллә каян сизелеп торучан булырга тиеш.
Безнең училищеларда хезмәткә өйрәтү яхшы куелган, әмма яшь эшчегә ул гына җитми. Аны алдынгылыкка омтылучан итеп ничек тәрбияләргә? Аңарда матурлыкка соклану хисләрен ничек уятырга? Монда бер яклы гына тырышу һич ярамый. Яшь буынны тәрбияләүдә экономика да, политика, педагогика, мәгариф тә бердәм булырга тиеш. Мөмкинлекләр бар, шартлар әйбәт. Илдәге социаль төзелеш үзе — балаларның бәхетен гарантияли торган төзелеш.
Сорау. Балалар тәрбиясендә хәзерге гаиләнең роле нинди?
Җавап. Каршылыклар монда да җитәрлек—диалектик каршылыклар. әлбәттә. Хәзерге балалар, бигрәк тә шәһәр балалары, әти-әни, әби-баба янында аз булучан. Бу хакыйкать кеше формалашуда халык педагогикасы дигән бик мөһим нәрсәне читтә калдыра. Инсафлылык, миһербанлылык, оят белү балаларга әбисенең көнгә мең тапкыр кабатлана торган үгет-нәсихәте аша йңгән. «Олылар барында башлап тел тибрәтмә’», «Кешегә елмаеп кара!», «Күршеләргә кергәч, әүвәл сәлам бир», «Ярдәмчелекле бул!»...
Хәзер күп балалар әби-бабаларын күрмиләр. Әти-әни — эштә. Өйгә кайткач та, бала белән шөгыльләнүне кирәк санамый. Бала килешмәгәнне кылып куйса, ана кеше әбиләр кебек әхлак кагыйдәсен тәкърар- лап тормый, селти дә җибәрә. Вакыты тар. янәсе. Фәнни педагогика исә. бик тырышса да, бала тормышында очрый торган барлык сорауларга җавап биреп бетерә алмый. Күп очракта, педагог кулына килеп кергәнче, баланың холкы формалашып ук өлгергән була, аны кабат үзгәртергә туры килә. Монысы — башлап дөрес тәрбия бирүгә караганда күп тапкырлар кыенрак эш.
Сабыйларыбызның, яшүсмерләрнең дөньядагы иң әйбәт кешеләр булып өлгерүенә ирешер өчен безгә халык педагогикасы белән фәнни казанышларны эзлекле рәвештә бәйләп барырга кирәк.
Җирдәге иң бәхетле балалар иленең тәрбия өлкәсендәге җаваплы кешеләре буларак, без быел үзебезгә тапшырылган бурычларга аеруча игътибарлы карыйбыз. Халыкара балалар елында башкарган эшләребез йөзгә кызыллык китермәс дип уйлыйм.
Сорау. Татарстан язучыларына әйтергә теләгән сүзләрегез юкмы?
Җавап. Нәрсә әйтим. Рәхмәт, педагогикада татар әдәбиятыннан без нык файдаланабыз. Елның балаларга багышлануын искә алып, әдипләребезне активлыкка чакырасы килә. Бик әйбәт әсәрләр язылса да, бездә әле А. Макаренконың «Педагогик поэма»сы шикелле, тәрбиячеләргә кулланма булырдай әсәрнең язылганы юк. Көтәбез.
— Рәхмәт.
Әңгәмәне язучы КОЯШ ТИМБИКОВА алып барды.