Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӨСТӘМ КУТУЙНЫҢ ЛИРИК ПРОЗАСЫ


өстәм Кутуйның шагыйрь һәм прозаик буларак әдәбиятта беренче мөстәкыйль адымнарын атлавы илленче еллар ахырларына туры килә, һәм яшь каләм иясенең үз стилен табуы, язучы буларак формалашуы шул заманның кайбер яңа таләпләре, әдәбият тормышында барган үзгәрешләр тәэсиреннән азат түгел, билгеле.
Илленче еллар урталарыннан башлап, әдәбиятта лирик проза дип исем алган стиль агымы барлыкка килә һәм тиз вакыт эчендә күзгә күренеп көчәя. Бу агым, аның отышлы яклары хакында бәхәсләр һәм дискуссияләр озак вакытлар тынмый. Әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләрнең күпчелек өлеше лирик прозаны әдәби үсешнең закончалыклы һәм характерлы күренеше дип бәяли. Тискәре фикерләр күбесенчә шушы стильдә язылган кайбер уңышсызрак әсәрләргә нигезләнеп әйтелде.
Алтмышынчы елларда инде лирик проза совет әдәбиятында үзенә гражданлык хокукы яулый һәм киң таралыш ала. Каләм ияләре совет кешесенең рухи-эмоцио- наль яшәеше, күңел дөньясына тирәнрәк үтеп керә, аны кыюрак яктырта башлыйлар. О. Берггольцның «Көндезге йолдызлар». В. Солоухинның «Чык тамчысы», Ю. Смуул әсәрләре әлеге лирик стильнең зур гына күләмле әсәрләр, яңа әдәби җәүһәрләр тудыруга сәләтле булуын ачык раслады. Күп кенә яшь язучыларның да иҗаты нәкъ менә шушы юнәлештә үсеп китте. Кайбер аерым әсәрләр турындагы фикерләр бәхәсле булса да, лирик башлангыч М. Алексеев, В. Астафьев, Ю. Нагибин, В. Федоров иҗатларында да ачык чагылды.
Лирик проза рус әдәбиятында гына түгел, башка милли әдәбиятларда да үзенә юл ярып күркәм иҗади җимешләрен бирде. Лирик башлангыч белән бәйле стиль үзенчәлекләрен М. Стельмах, М. Слуцкие, И. Друце, Н. Думбадзе, Э. Межелайтис. Я Брыль, Ч. Айтматов, Ю. Шесталов прозасында күрәбез. Әдәбият белгече Ч. Гусейнов язганча, «лирик проза, рус әдәбиятында туып (О. Берггольцның «Көндезге йолдызларны), бөтен совет прозасына үтеп керде. Сүз бу очракта бер әдәбиятның баФкаларга йогынты ясавы хакында бармый, биредә әдәби процессларның эчке үсеш законнары төп рольне уйнады. Иҗтимагый ихтыяҗ булу әдәбиятта лирик агымның, аерым алганда, күңелнең иң нечкә һәм интим хисләрен сурәтләү юнәлешенең көчәюенә китерде». (Бүгенге бердәм әдәби процессның асылы һәм формалары. Кара: «Әдәби процесс һәм тәнкыйть». «Мысль» нәшрияты, Мәскәү, 1975 ел )
Әсәрләрен рус телендә яза торган татар язучысы Рөстәм Кутуй да менә шушы лирик проза өлкәсендә уңышлы иҗат итеп килгән һәм бөтенсоюз укучысына танылган каләм ияләренең берсе.
Р Кутуйның беренче проза әсәрләрен туплаган китабы («Малайлар») 1961 елда дөнья күрә. Тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Димәк, аның
Р
прозасы шигърият белен бик табигый рәвештә үрелеп бара башлый. Лирик проза өлкәсендә эшләүче башка күп кенә авторлар өчен дә уртак сыйфат бу. Аның проза әсәрләренә хас мул образлылык, символик алымнар, шигъри бизәкләр поэзия йогынтысы белән аңлатыла. Инде иҗат гомеренең ике дистәгә якын елы узып киткән, шул вакыт эчендә дистәдән артык яңа шигырь һәм проза җыентыклары чыгарган язучы лирик юнәлешкә һаман да турылыклы булып кала. ф
Кешенең хис-кичерешләре дөньясына үтеп керүгә, тормышның эмоциональ сфе- - расын тирән үзләштерүгә омтылышы Р. Кутуйны, үзеннән-үзе дип әйтерлек, кешенең кеше булып өлгереп килгән чоры — бала чакка, яшүсмерләр дөньясына алып ~ китә. Аңлашыла ки, рухи тәҗрибә орлыклары кешегә бала чактан салына, нәкъ шул = чорның кичерешләре, хис-тойгылары аның рухи-әхлакый яшәешенең нигезенә ята. Саф та. сизгер дә бала күңеле, тормыштагы бар яхшылык, изгелеккә һәм, шуның £ белән бергә, гаделсезлек күренешләренә дә үтә нечкә мөнәсәбәте лирик проза = белән эш итүче каләм иясенә кирәкле ачкычны — хикәяләү юнәлешен бирә. Р Ку- -■ туйның «Малайлар», «Яңгыр булыр», «Кар бабасы ясыйм» дигән хикәя җыентыклары геройларының эчке кичерешләрендә язучының үз буыны яшьтәшләре тәҗрибәсе _ чагыла. Ә ул буынга исә бик яшьли килеш сугыш еллары ачысын, якын кешеләрен — югалту фаҗигасен татырга туры килде, ахрысы, шуңа күрәдер, алар тормышта тизрәк өлгерде, яхшылык, намуслылык, гаделлекнең кадерен белергә иртәрәк өйрәнде.
Р Ку туйның 1969 елда басылып чыккан «Юлда» исемле хикәяләр һәм повесть- “ новеллалар китабын аның иҗатында яңа этап булды дияргә мөмкин. Биредә язучы- £ ның геройлары да үсә-җитлегә төшкәннәр, тормыш материалын иңләү колачының да g шактый киңәюе күренә. Шушы елларда ул үзе өчен яңа булган повесть-новеллага мөрәҗәгать итә (жанрны автор үзе әнә шулай атый). Әсәрләрендә конфликтлар _> тирәнәя, индивидуаль стиль үзенчәлекләре ачыграк сизелә. Болар барысы Р. Кутуй- ның язучы буларак җитлегү чорына керүе турында сөйли иде.
«Р. Кутуй—рус һәм татар әдәбиятлары чигендә калкып чыккан нечкә стилист- _ ларның берсе»,— дип язды Л. Аннинский («Р. Кутуй прозасы» исемле мәкалә. «Наш — современник», 1970 ел, 9 сан). Р. Кутуй хакында язган башка тәнкыйтьчеләр дә аның “ иҗат индивидуальлеген билгеләп үтәләр. Язучы үзе «Литературная газета»да урнаш- _ тырылган бер мәкаләсендә («Шигърият дип нәрсә атала?» 1964 ел, 3 декабрь саны) - полемик тонда шигъриятне ничек аңлавы хакында языл чыкты. Мәкалә авторның - прозадагы индивидуаль иҗат йөзен төсмерләргә ярдәм итә. «Поэзия, күрәсең, кеше гаҗәпләнергә өйрәнгәндә тугандыр»,—дип башлый ул мәкаләсен. Чыннан да, дөньяга, кешеләргә карап гаҗәпләнә белү Р. Кутуй өчен образлы фикерләүгә этәрә торган эмоциональ импульс ролен уйный. — «Чын шагыйрь — үзе бер дөнья ул. Бердәнбер, үзгә дөнья. Кабатларга мөмкин түгел. Күккә карап, аның төсле булырга тырышу — мәгънәсезлек. Үз күгеңне булдырырга кирәк... Шигырь язарга өйрәнергә мөмкин, әмма шигърияткә өйрәнеп булмый».
Традицияләрне дәвам иттерүне Р. Кутуй сәнгатьтә яңаны эзләү, үз иҗат йөзеңне табу дип саный. Милли традицияләр бөтен дөнья культурасы белән үзара тыгыз бәйләнештә тора. «Милли традицияләр — бик мөһим нәрсә, әмма алар гына да җитми. Дөнья культурасы традицияләрен дә исәпкә алырга кирәк. Ул төрле халыкларның иң алдынгы милли традицияләреннән үсеп чыккан агач кәүсәсе кебек».
Язучы күңеле аның үзен урап алган тормыш тәэсирләреннән мөлдерәмә тулып тора. Әдәби иҗатка сусау, ихтыяҗ сизү художникның «кешеләр тормышына яктылык өстәүгә» омтылуыннан килә. «Шушы яктылыкны үзеңдә тудырырга да. соңгы сулышыңны биргән кебек, тормышка бирергә, һәм менә сии үз җирлегеңне табыл алдың дигән сүз, шуннан читкә борылу—ул инде хыянәт булыр иде. Мин үз нур-ланышымны таптым»,— ди Р. Кутуйның «Ел алкалары» исемле повестеның лирик герое. Иҗатчы буларак, Р. Кутуйга тормышны үткен эмоциональ хисләр белән кабул итү хас, әнә шул сыйфаты әсәрләренә күчеп, хикәяләүдә рухи бер киеренкелек тудыра да инде. Язучы бөтен нәрсәне үз йөрәге аша үткәрә, әсәрләрен үтәдән-үтә уз хис-кичерешләре белән сугарып чыгара. Шуңа күрә аның әсәрләренең сәнгатьчә яңгырашында әхлакый-этик критерий өстенлек ала. Хикәяләрдә автор үзе, аның позициясе ачык сизелеп тора, чөнки ул тасвирланган вакыйгалар, персонажлар, тормыш күренешләренә үзе үк эмоциональ бәяне биреп бара.
Язучының эмоциональ хәтере бик ассоциатив, бу хәл шулай ук аның сәнгатьчә фикерләвен, сурәтләү рәвешендәге лирик башлангычны көчәйтә. Ассоциативлык образлар структурасына да, хикәяләү рәвешенә дә нык тәэсир итә. Хикәяләрдәге вакыйгалар, геройлары кичерә торган фикер һәм хисләр, эзлекле төстә тасвирланмыйча, сайланып кына бирелә. Автор катлаулы сюжетка корылган әсәрләрендә дә геройларның хәл-әхвәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләү юлыннан бармый. Язучы өчен иң мөһиме — геройның гомер юлындагы иң драматик моментлар, кешегә рухи тәҗрибә бирә алырлык хәлләрне эләктереп алу.
Рөстәм Кутуй әсәрләрендә даими яши торган бер образга тукталмый мөмкин түгел. Ул образ аша язучы гүя үзе гәүдәләндергән яшь буын вәкилләренең рухи ныклыгын сыный, бүгенге уңай геройның эчке дөньясын шул образ белән янәшә куеп, буыннар бердәмлеге гармониясен күзәтә. Дөрес, сугышта һәлак булган әтисе образы язучының бер әсәрендә дә турыдан-туры һәм тоташ сурәтләнмәгән. Күбесенчә, Гадел Кутуй шәхесенең чалымнары әсәрләрдә бөртекләп кенә чагылып китә. Әмма эчке асылы белән ул Р. Кутуйның бөтен иҗат гомерендә һәм тормышында җуелмаслык эз калдырганлыгы сизелеп тора. Тормышта актив позиция биләгән, һәртөрле гаделсезлек, тар күңеллелек, явызлыкка килешмәүчән булган әлеге образ Р. Кутуй әсәрләренең яшь геройларына да тәэсир ясый, яшь буынны, тәнкыйтьче Р. Мостафин сүзләре белән әйткәндә, «намуслы, туры җанлы, бөтен характерлы кешеләр, ленинчыл революцион хакыйкатьне үзләренең табигый бер эчке ихтыяҗына әверелдергән шәхесләр итеп тәрбияләргә булыша». (Яхшылык һәм гаделлеккә сусап. «Литература и жизнь», 1962 ел, 23 сентябрь саны.)
Әнә шулай итеп, күренекле татар язучысы Гадел Кутуй үз улының иҗатына юл күрсәтүче булып китә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Рөстәмгә алты яшь кенә була. Шулай да хәтер күп нәрсәне саклап калган, әтисенең китаплары, кулъязмалары, фоторәсемнәр, хатлары (ә алар бик күп һәм ифрат кызыклы) бар. Болар өс- тенә татар халкының үз әдибенә мәхәббәте бар... Ата шәхесе, аның иҗади янулары, теләк-идеаллары Р. Кутуйның рухи дөньясы һәм характерына да ныклы тәэсир ясаган. Мәсәлән, аның әхлак проблемаларына тартылуында татар әдәбияты һем аеруча Г. Кутуй иҗатының йогынтысы сизелә. «Тапшырылмаган хатлар» авторының искелек калдыкларына карата килешмәүчәнлеге, тормыш күренешләрен бәяләүдәге үткенлеге Р. Кутуйның иҗат психологиясендә дә эзен калдырган дип әйтә алабыз.
Р. Кутуйның тасвирлау стиленә хас лирик субъективлык кайбер тикшеренүчеләргә аны романтик язучы дип бәяләргә җирлек бирде. Л. Аннинский, мәсәлән, аның иҗатына шундый карашта. Әмма, язучының сәнгатьчә фикер рәвешендә кайбер романтик сыйфатлар булуга да карамастан, тулаем алганда ул реалистик җирлектә тора.
Лирик субъективлык романтик язучы субъективлыгыннан аерыла. Романтик художник чынбарлыктан читләшә, ул аны үз хыялы яктылыгында тудыра. Бу исә Р. Ку- туйга хас түгел. Аның геройлары дөньяны образлы итеп күрәләр, бу сыйфат аларның хисси-эмоциональ дөньясын киңрәк ачарга ярдәм итә, әмма алар үзләре реаль кешеләр булып калалар. Әсәрләрдә һәр геройның диярлек социаль хәле анык күренә. Әйтик, «Җилсез көнне» хикәясендә авыл карты Василий Никодимович, «Митрич» әсәрендә эшче Дмитрий, «Җир йөзендә аю бар» новелласында рәссам Радик һәм башкалар реаль кешеләр буларак яшиләр. Р. Кутуй үз геройларының тормыш шартларын сурәтли, геройның характеры һәм психологиясен шул шартларга бәйле рәвештә ача.
Искә алынган мәкаләсендә Л. Аннинский үзе үк Р. Кутуй әсәрләренең «тормышчан җирлеге хикәяләүнең әкияттәгечә романтик бизәкләре аша үтәдән-үтә күренеп тора. Бу җирлек гадәттә әсәр ахырында көтелмәгәндә калкып чыга», — дип күрсәтеп үтә. Рациональ һәм хисси башлангычлар, шул рәвешчә, хикәяләрдә билгеле бер гармониягә килә. Р. Кутуй повестьлары һәм хикәяләрендә романтик фантастика да. гадәттән тыш характерлар да юк. Акыл һәм хисләрнең очынулы-хыялый халәте, кешенең рухи дөньясын шигъри буяулар аша яктырту әсәрдә романтик настроение тудырса да, моны чынбарлыкны образлы чагылдыруның романтик тибы дип әйтә алмыйбыз.
Рухи тәҗрибә һәр чак хәрәкәт эчендә, төрле каршылыклар, конфликтлар аша туа һәм формалаша. Р. Кутуй төп игътибарны әиә шундый хәлләргә юнәлтә дә. Конфликтларның олы гуманистик идеаллар позициясеннән торып хәл ителүе аларга аеруча үткенлек, саллылык бирә. Мәсәлән, «Беренче күрешү» исемле новеллада һуш китәрлек зур конфликт та юк кебек: бары тик шул — кыз вәгъдәләшкән урынга очрашуга килмәгән. Әмма автор егетнең беренче мәхәббәт хисләренең сафлыгын, гүзәллеген ♦ мәңгелек идеал югарылыгына күтәреп сурәтли алган. Кызның әхлакый сукырлыгы з әнә шул идеалны җимерә. Бу ике яшь кешенең рухи дөньясы арасындагы каршылык- < ны күрсәтүе белән язучы новеллага драматик яңгыраш бирә. Үткеи ситуация герой- с ларның эчке дөньяларын барлык көченә «эшләргә» мәҗбүр итә. шуның нәтиҗәсендә с барлык тормыш ваклыклары артка чигенеп, иң тирән бәйләнешләр генә торып кала. £
Геройның үз рухи дөньясы белән бер ялгызы торып калуы лирик әсәрләргә 5 гомумән хас сыйфат. Мондый «ялгызлык» геройның эчке рухи байлыгын күрсәтергә г мөмкинлек бирә. «Беренче күрешү» новелласының герое иң тәүге мәхәббәтендә алданып, ялгыз калганнан соң кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренең катлаулылыгын = тешенә башлый. Егетнең эчке дөньясы әриүле, әмма олы һәм саф хисләр белән - сугарыла. Күңел нечкәрүе, каршылыклы кичерешләрдән өзгәләнү яшь геройның рухи £ дөньясын үзенчә баета. Автор сюжет линиясендәге борылышлар, хикәяләүдәге аерым детальләр ярдәмендә героен тирә-юньдәге тормыш-көнкүреш белән дә бәйләп ба- £ рырга өлгерә, герой ялгызы килеш тә читкә тибәрелеп калмый. Әлеге әсәрдә егеткә _ күршесе ярдәм итә, урамнан узып баручылар белән дә ул өзлексез рухи бәйләнеш- а. тә тора. ф
Р. Кутуй әсәрләренең геройлары кешеләрдәге күңел юмартлыгын, җан җылысын я һәрнәрсәдән диярлек өстен күрәләр, башкаларның рухи тәҗрибәсен үзләштерәләр. u Язучы кешеләрдәге хисси-эмоциональ башлангычны яклый, шуннан башка хаклык, а изгелек, матурлыкның кадерен белү дә, актив шәхесне формалаштыру да мөмкин х булмавын күрсәтә. Р. Кутуйның бай рухлы геройлары дөнья малы белән сыналуга Е бирешмиләр, шикле юллар белән максатка ирешү, кемдер башка берәү исәбенә = җиңел тормыш алып бару, ничек тә булса җайлы яшәү коткысына бирелмиләр. «Җир йөзендә аю бар» новелласында рәссам Радик, мәсәлән, Носов тәкъдим иткән эшнең - матди яктан файда китерәчәген, моның өчен тирә-юньдәге кешеләрнең үзенә тел- — теш тидерә алмаячагын белгән килеш тә үз әхлак принципларына хыянәт итми. ц.
Р. Кутуй үз геройларының әхлакый сыйфатларын аларның дөньяны образлы итеп күрү, сурәтле фикерләү сәләте белән бәйләнешкә куя дигән идек. Шушы образлылык, хисләр байлыгы тискәре персонажларда гап-гади исәп-хисапка корылган теләкләр, коры акыл сату, кичерешләр фәкыйрьлеге белән алышына. Андый образ хәрә- кәтчәнлектән, рухи үсештән мәхрүм, аның хис-тойгылары бер ноктада диярлек катып калган. Әхлак мәсьәләләрендә коры исәп белән, артык рациональ фикер йөртүе персонажны вак җанлылык, дорфалык, ваемсызлык, ә кайчакта явызлыкка илтә. «Люстра» хикәясендәге мещанка Серафима Петровна — нәкъ әнә шундый персонажларның берсе.
Лирик прозада монолог һәм диалог, сурәтләү чаралары буларак, үзенчәлекле функцияләр кабул итә. Болар, гомумән, Р. Кутуйның герой психологиясен ачуда яратып куллана торган чаралары. Лирик монолог, мәсәлән, аның күл әсәрләрендә хисси хәтерне чагылдыруга, герой тормышында элегрәк булып узган вакыйгаларны хикәя кылу алымына әверелеп, кечкенә бер новелла булып китә. Герой кичерешләренең эчке хәрәкәте, эчке вакыйга ролен уйнавы әсәрдә психологик характеристиканы тирәнәйтә. Ә кичерешләр соңрак конкрет бер гамәл, эш-хәрәкәткә китерә. Кискен диалогларда персонажлар үзара бәхәс алып баралар, бу бәхәстә катнашучылардан берсенең сүзләрендә һәрчак диярлек бәхәс предметыннан киңрәк булган мәгънә ята, текст артында зуррак мәгънә белдерелә.
«Лотереягә маймыл оту» исемле новеллада Женя исемле яшь бер кыз кичерешләре сурәтләнгән. Аның берәү белән үзара эчкерсез саф мөнәсәбәтләр коруга омтылуы уңышсыз тәмамланган. Үзара мөгамәләдә эчкерлелек, хөсетлек, ялганы өчем ул аны кире каккан, һәм менә сыкрау-ренҗүле хисләре белән ул — шәһәрдә бер ялгызы. Укучы алдында кызның пакь, риясыз, изге күңеле ачыла. Күңелендә тирәк уелып калган кадерле бала чак хатирәләре күз алдыннан үте. Аның кылачак гамәл-
яэрена психологик җирлек шулай тудырыла. Җан әрнүләре героиняны яхшылыкка карата тагын да сизгеррәк итә, яхшылыкның бетмәс-текәнмәс көченә ышанычын арттыра. Укучы каршында Женя образының мөлаем сыйфатлары, сөйкемлелеге тагын да арта төшә.
Биредә шунысын да әйтергә кирәк, герой шәхесенең рухи-эмоциональ ягына гына игътибарны туплау Р. Кутуйны кайбер кимчелекләргә дә китерми түгел. Реалистик лирик прозада образ структурасын синтетик характердарак, күп кырлырак итеп күрәсе килә. Р. Кутуй кайчак геройның рухи дөньясын тасвирлау белән артык дәрәҗәдә мавыгып китә, нәтиҗәдә аның тышкы чагылышына ачыклык җитенкерәми, хис- кичерешләр үз эчендә йомылып кала. Образның эчке яшәеше лирик хикәяләү дулкыннары эчендә күмелеп калгалый.
Лирик проза хикәяләүнең лирик һәм эпик ысулларын үзенчәлекле нисбәттә файдалануны, аларның үзенә генә хас бер кушылмасын булдыруны таләп итә. Дөрес, Р. Кутуйның «Ел алкалары» кебек әсәрләрендә сәнгать материалын оештыруның лирик ысулын гына файдалану да үзен аклый. -Жанр ягыннан аларны проза белән язылган лирик шигырьләр дип атарга мөмкин. Әмма мондый әсәрләр — лирик проза агымының бик аз өлеше генә. Төп урынны исә персонаж-образлары булган әсәрләр алып тора. Андый әсәрләрдә эпик хикәяләү элементлары шактый роль уйный, вакыйгалар, геройларның кылган гамәлләре сурәтләнә, характерлар гәүдәләнә. Безнең язучыбыз, кайбер әсәрләрендә, күрәсең, менә шушы таләпне искә алып җиткерми. Р. Кутуй повестьларыннан берсендә («Один на дороге с желудями») сурәтләнгән Гривцов образында нәкъ әнә шундый кимчелек сизелә. Заманның тирән әхлакый проблемалары куелган әлеге әсәрдә автор яшь кешенең рухи йөзе, әхлакый дөньясы формалашуын, шушы процессның иң җаваплы, киеренке моментларын күрсәтүне бурыч итеп алган. Гривцов үз әтисеннән яхшылык өчен көрәшергә, «явызлыкның борынына кундырырга», чын тормыштан мещанлык оясына качмаска өйрәнгән. Лә-кин герой конкрет вакыйгаларда күрсәтелми, аның кылган гамәлләренә юл арасында гына ишарә ителә. Эпик хикәяләү элементларының җитенкерәмәве Гривцов образын сәигать бөтенлегеннән мәхрүм итә. Эпик хикәяләү алымнары урынлы кулланылган әсәрләрдә исә образ сәнгатьчә төгәлләнгәнлек ала. Мисал рәвешендә язучының ■Митрич», «Люстра», «Балерина», «Җилсез көнне» һәм башка хикәяләрен атарга булыр иде.
Лирик проза тормыш материалын башка жанрлардан азрак сыйдырмый. В. Воронов бик хаклы күрсәтеп үткәнчә. Р. Кутуй да «лирик жанрларда үз-үзенә чик- кмртәләр куярга теләми һәм нәфис эшләнгән новеллаларын саллы тормыш материалы белән бик уңышлы тутыра». (В. Воронов. Олы дөнья яссылыклары. «Мәскәү» журналы, 1964 ел, 4 сан.)
Чынлап та, язучы буларак, Р. Кутуйны тормышның ниндидер бер катламын гына белә дип әйтә алмыйсың. Балалар дөньясы, аналарның борчу-мәшәкатьләре дә таныш аңа. галимнәр, рәссамнар, эшчеләр тормышыннан да хәбәрдар ул, авыл да, шәһәр тормышы да ят түгел.
«Җилсез көнне» хикәясе герое Василий Никодимович бөтен гомерен авылда үткәргән. Кызу ритмлы шәһәр тормышы ят аңа. Шәһәрдә яшәүче кызларының эчке дөньясын аңлау да ансат түгел. Тормышның яңа тизлек, яңа мәгънәләр алуын карт сизә, күнегелеп беткән авыл тормышы, гадәтләренең үзгәрә баруын да күреп тора. Язучыны авыл чынбарлыгының аерым яклары, яшәеш табигыйлеге, олы мәгънәви кыйммәтләре, табигатькә якынлыгы җәлеп итә. Василий Никодимовичның кызлары өчен авыл табигате эстетик ләззәт чыганагы, ял урыны булса, карт үзен шул тирәлекнең аерылгысыз бер өлеше итеп тоя, аның күңел гармониясе әнә шуннан да килә. Табигать күренешләре хикәядәге фаҗига мотивының сафлыгын тоярга ярдәм итә. Василий Никодимовичның үлеме олы бер гомернең табигый рәвештә очлануы булып кабул ителә. «Каз канатлары» әсәрендә дә кеше күңелендәге яхшылыкның яңаны тудырырга сәләтле булуы раслана. Зур эшләр, ачышлар ясарга, бәхет яуларга бары яхшы һәм көчле кешеләр генә сәләтле.
Р. Кутуй әсәрләрендәге төрле милләт кешеләрен тормышның социалистик асылы берләштерә, Ватанга мәхәббәт, гаделлек һәм кешелеклелек, хезмәт сөю һәм намуслылык, киләчәккә ышаныч туганлаштыра. Кыскасы, безнең авторыбызның лирик прозасында бүгенге заманның әхлакый тәҗрибәсе хакында киеренке сөйләшү бара.