Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАЗИЛ ВӘЛИЕВ


Разил Вәлиев — мул талантлы, үткер күзле, үтә образлы фикерли торган шагыйрь. Аның шигырьләрен укыгач, бер чакта да битараф кала алмыйсың. Яшь шагыйрь поэзиягә эзләнүләр, икеләнүләр, югалтулар һәм табышлар мәктәбен үтеп, үз-үзенә ныклы ышаныч белән килә.
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, Я бупмаса- үзем үзгәрәм,
— ди ул. Аның шигырьләренә кешелеккә мәдхия җырлау, горурлык хисләре, тирән оптимизм хас.
«Кеше» атлы нәни материк мин — Батырлык бар миндә, матурлык! Күпме тырышсаң да, булмый мине Тормыш диңгезендә батырып!
Шагыйрьләрнең язмышы бер-берсенә һич тә охшамый. Берәүләр поэзиягә метеор кебек атылып керә дә тиз генә балкып сүнә, икенче берәүләр, киресенчә, үз-үзен тапканчы озак эзләнә, катлаулы юл уза. Разил Вәлиевне мин соңгылары рәтенә кертер идем. Аның шигырьләре риторик, буш сүзләрдән азат, аның һәр җөмләсе, һәр фикере саллы.
Разил Вәлиев исеме инде укучыларга яхшы таныш: аның шигырьләре татар телендә шактый күп басылды, русчага да тәрҗемә ителде. Суз ахырында мин шагыйрьнең тагын бер сыйфатына тукталып үтәсем килә. Әдәбият институтында укыган чагында ул үзенең яшьтәшләрен: комык, алтай, латыш, якут, әзербәйҗан һәм башка милләт шагыйрьләрен тәрҗемә итеп «Казан утлары» журналында бастырган иде. Разил хәзер дә тәрҗемә эше белән шөгыльләнә... Бу инде — чын әдипләргә хас сыйфат.
Шагыйрь үзенең эзләнүләрен киләчәктә дә дәвам итәр, тормыш катламнарына
ЛЕВ ОШАНИН,
СССР Дәүләт премиясе лауреаты.