Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЗЕЛМӘС КЫЛЛАР


Кереш
Биек таудан аска төшеп барам, Туктап карыйм гомерем кыясын, Сирәк чәчләремне җемелдәтеп, Баеп бара инде кояшым.
Күнеккәнсең, йөрәк, тынлыкка да, һәм ят түгел сиңа шаулар да, Калды инде, калды еракларда Йөгереп менгән чагым тауларга. Актык көчем җыеп тауга мендем: Ниндидер бер нечкә кыл тартты... Туктагыз да, яшьләр, тыңлагыз сез Скрипка тоткан чал картны.
Вакыт җитеп килә бу дөньядан Үз көеңне уйнап китәргә, Безгә — әманәтләр калдырырга, Сезгә — безне дәвам итәргә. Тормыш мәгънәле һәм дәртле була Таба белсәң иң төп кылларын. Кабатланмас моңлы бер көй булып, Сызылып калды узган елларым... Үзем уйнар көйне яшьлегемдә Җиңел табармын дип уйладым, «Гомер» дигән көйне мин бары тик Гомерем баешында уйнадым.
Үз көем ул минем... Аерып булыр... Күммәс башка көйләр дулкыны.
Мең һәм миллион кыллы зур тормышның Көйләр сезгә бары дүрт кылы...
Беренче кыл
ӨМЕТ КЫЛЫ
Вилдан истәлеге, изге ядкарь
Яуда йөргән егет чаклардан...
Кыл өстендә йөрсәк йөрдек, әмма
Егылып төшмәдек без атлардан.
...Бер чак шулай чолганышта калдык, Ахыр чиккә кадәр түзелде, Алда, артта — дошман, — Юл киселде, өмет өзелде. Скрипкасын алды кулларына:
— Их, бер уйныйк әле, егетләр! Сездәй кыю җаннар бар чагында, Юк, өзелмәс юллар, өметләр! Кайдан соң бу гаҗәп тылсымлы көй?— Кылларыннан Йолдыз кашканың... Болай оста, болай таң калдырып Уйнаганын белмим башканың.
Әллә нинди җанга якын көчләр Тартты безне Вилдан артыннан. Без камаудан чыктык. Качты дошман, Танып алып кашка атыннан.
Ул үзе дә серле бер көй иде, — Дәвер көе нәкъ шул булгандыр. Кызыл гаскәр узган олы юлда Ишетәм сыман сүзен Вилданның: «Җанга керим дисәң, нык тарттырма, Бушатма да — тап кыл уртасын, Шул чагында табарсың син көйнең Илаһи бер бөек ноктасын»...
Төшмәде ул соңгы сулышкача Шул илаһи бөек ноктадан. Иярендә килеш алга барган, Туктамаган!.. — Йөрәк туктаган... Кемнәр әйтә: «Герой — корычтандыр, Батырлыкны шуңа кылгандыр». Ихтыяры корыч булса булыр, Ә күңеле — нечкә кылдандыр, Иң-иң нечкә күңелләрнең берсе — Җанның көен тапкан Вилдандыр. Корбан бирә-бирә, якладык без Илебезнең һәрбер карышын. Туган җирдә туфрак булганнарга Сәлам биреп төшеп барышым. Тау башында гына кабере аның... Аннан башка күпме ел үткән... Сез яшәгән тормыш күтәрелде Вилдан саклап калган Өметтән. Түзәлмәслек өметсезлек кайчак Юлдаш булса барыр юлымда, Бөтен күңелем биреп уйнадым мин Менә шушы Өмет кылында. Каһарманнар туктап калган җирдән Алга киттек Хыял артыннан, Җаннар — Җирнең даһи көен тапкан Ленин Өметенә тартылган. Йөрәгенә якын шушы көйне Халкым ничә гасыр эзләгән, Тукай кебек нечкә кыл тудырган, Әмма Өмет кылын өзмәгән. Бер мәкер дә тартып өзәлмәсне Күп дошманнар инде аңлады, Җәлилләрнең башын чабып өзде, —
Өмет кылын өзә алмады! ...Җирдә әле күпме өметсезлек... Ачлык... Сугыш... Коллык чылбыры... Юк! Халыклар, Ирек көен табып, Зур Өметкә — Тынычлыкка таба йөз борыр! Вилданнардан калган шушы кылны Саклагыз сез, яшьләр, өзмәгез. Югалтсагыз әгәр, фидакарьләр Туктап калган җирдән эзләгез!.. Безнең көйләр бик үк булмаса да Бер үк тембр, бер үк дулкында, Уйлый-уйлый сез уйнарга тиеш Вилданнардан калган шул кылда...
Икенче кыл
МӘХӘББӘТ КЫЛЫ
Бик сак кына кагылам мин бу кылга: Аннан нәзакәтле кыл юктыр...
Сорадым мин яшьли язмышымнан: «Мәхәббәткә мине юлыктыр». Дездемона, Зөләйхалар түгел, Студент кыз Дилә иде ул, Узган-барганнарны «ах!» иттереп, Урамнардан килә иде ул. Шушыдыр ла җирнең идеалы. Камиллеге, рухи пакьлыгы, Күтәрелде җаным бөеклеккә... Юктыр матди дөнья ваклыгы. Дилә уйный, гүя табигатьнең һәр табылган көе кушылыр, Мәхәббәтнең башка көе юктыр, Мәхәббәтнең көе шушыдыр... Ул яр иде — «сакласана!» диеп Табигатьтән ярдәм сорарлык, Ул яр иде — асыл бер яр иде Сөенечтән кочып еларлык! Кочып та мин елый алмыйм хәзер... Мин югалттым аны... Ник? Нигә? Ничә еллар йөрәк сорау биреп Газап чигә... Ник? Нигә? «Мин бары тик сине сөям!» диде. Сүзгә ышанмадым... Көнләдем... Отеллодай шаштым, үзем качтым, Газапландым көнен-төннәрен. «Дилә, Дилә, мин ышанмыйм сиңа, Нигә күпләр сиңа күз ата? Егетләрнең комсыз карашлары Каршы ала сине, озата...» ... Бер чакны мин авыр хәлдә калдым... Гөнаһсызга бәла тактылар... Хәтта дус дип йөргән кайберәүләр Баш тарттылар...
Күз алдымда таныш ихлас йөзләр: Гаебем юк, нишлим, туганнар? «Иң-иң авыр хәлдә калганда да Хаклык җиңә!» — диде Вилданнар. Тикшерделәр. Акладылар. Чыктым. Бик сагындым. Эзлим Диләне. Җилләр телеграмм кылларында Коточкыч бер хәбәр көйләде:
— Ул юк!
— Ул юк?!
Күзалларым — томан, Кап-карадыр Декабрьның салкын ак кары Дус кызлары скрипкасын суза:
— Менә... соңгы ядкаре. Дилә бары сине генә сөйде, Тик мәхәббәт бәхете тимәде, Табалмассың инде дөньяларда Андый ярны, андый Диләне... Скрипка кылы... Тартылудан Ул да җуя, ахры, түземне. Бәгыремнән сызып үткән чакта, Мәхәббәтем кылы өзелде.
... Барган. Әйткән: «Мин ышанам аңа! Ул — ярым да минем, дусым да... Мин бары тик аны гына сөям, Җан яраткан кайда, мин шунда!» Кавышулар көен уйнамадым, Аерылу көен уйнадым, Мин эзләдем. Таптым. Соң иде шул... Каберен генә таптым мин аның... Ул нурлана минем күз алдымда Төньяктагы балкыш шикелле, Ярын җуйгач, кинәт җиргә төшеп, Җанын биргән аккош шикелле. Мәхәббәтем кылы гомерем буе Үкенечле бер көй көйләде: «Табалмассың, йөрәк, дөньяларда Андый ярны, андый Диләне». ... Сез тыңлагыз менә шушы кылны, Әрнү ишетелсә аңардан, Белегез сез, бик нык тартылган да, Ул, өзелеп, кабат ялганган... Югалтсам да аны, мин үземне Мескен дәрвиш итеп тоймадым, Мәхәббәтем кылын эзләп таптым, Мәңге тынмас көен уйнадым. Ул көй моңлы итте гомеремне, Сабыйланып аштым күкләргә. Сөю бәхетен тоеп калды йөрәк, — Ә ул... насыйп булмый күпләргә. Бер чак җирдә ике йөрәк типкән... Адәм эзләп тапкан һавасын, Миллион-миллиардларның арасыннан Үз һаваңны табып кара син!.. Күпме әле Сөю дигән хиснең Ни икәнен белми киткәннәр,
Ярын табалмыйча тилмергәннәр, Зар булганнар, газап чиккәннәр, Мәхәббәт дип уйлап алданганнар, Бер куышта гомер иткәннәр!.. Сызыл, кылым, бәлки берәүләргә Бу көй инде күптән таныштыр. Сызыл, кылым, сызыл, көйсезләрне, Ярсызларны табып кавыштыр!.. Юк, яшермим татлы яшьләремне, Никадәре түзем булсам да, Мәхәббәтем калыр, кылым калыр, Көем калыр... үзем тынсам да.
Өченче кыл
НӘФРӘТ кылы
Өмет һәм Мәхәббәт көен уйнап, Алсу иртәләрем сызылган...
Диң-даң!
Диң-даң!
Июнь балкышына бомба куеп, Дошман килә... Көйләр өзелгән.
Бу кылны мин чиртәм мәҗбүр булып: Уян, Нәфрәт!
Уян, Вөҗдан!
Диң-даң!
Диң-даң!
Концерт залы — концлагерь, Консерватория — зиндан!
Көй уйнаган куллар — курокта, Ярын кочкан куллар — курокта. Диң-даң!
Диң-даң!
Уян, Нәфрәт!
Уян, Вөҗдан!
Өмет, Мәхәббәткә мылтык терәп, Фашист уйный «үлем биюе»н, Көтә Азатлыкның баш июен...
Диң-даң!
Диң-даң!
Уян, Нәфрәт!
Уян, Вөҗдан!
... Хәйдәр якташ белән, яраланып, Әсир булдык фашист кулында.
Ат кылыннан ясап, скрипканың Уйнады ул тик бер кылында. Дусларымның күзләрендә — нәфрәт! Йомшаклыктан түгел күздә яшь...
Нинди генә дошман кагылса да, Өзелмәде ул кыл, өзелмәс!
Шушы бер кыл, нәфрәт көен уйнап, Ирек өчен яуга әйдәгән, Шушы бер кыл, аерылмаслык итеп, Туган җиребезгә бәйләгән.
Белмәделәр дуслар: ә бит ул кыл Немец чаптарыннан алынган, һәркем көен нәкъ үзенчә сыза — Килгән сыман туган ягыннан.
Көйнең, телнең, гореф-гадәтләрнең Бар үз моңы, бар үз хисләре...
Ә табигать, нәфрәт, мәхәббәтнең Юк һәм булмас милли чикләре! Әллә бу көй Зөя буйларының Сәламнәрен алып килгәнме? Телгәләнгән җанны сөеп уза. Нинди көй бу? Әллә Вилданмы?.. Күтәрдек без башны югарыга, Кем баш ия — тик шул кол иде, Хәйдәр якташ булып, үз артыннан Ияртүче тик бер кыл иде! Күрер күзгә күренмәслек кылны Дошманнар да, ахры, сизделәр: Күз алдында Хәйдәр дус гәүдәсен Танклары тартып өзделәр.
Дусларымның күзләрендә — нәфрәт, Йомшаклыктан түгел, күздә яшь! Нинди генә дошман кагылса да. Өзелмәде ул кыл, өзелмәс! Нинди көч тә туктатырлык түгел, — Ыргылдык без ачу-нәфрәттән, Азат иттек үзебезне, илне һәм дөньяны бәла-афәттән. Скрипкамны алам кулларыма, Хәйдәр якташымны сагынсам, Үзәкләрем хәзер өзеләдер Менә шушы кылга кагылсам.
Хәйдәр көен уйнап бирсәм генә, Сезгә әйтер сүзем хакланыр. Гомерем кылы өзелгәнгә кадәр Күкрәгемдә нәфрәт сакланыр... Диң-даң! Диң-даң!
Бу көй йөрәгемә тирән кайгы, Нәләт-каргыш белән сызылган. Диң-даң! Диң-даң!
Миллион гомерләрне биреп алган Иреккә — дан!
Инде чынбарлыкка әверелгән Өметкә дан!
Җир әйләнеп кайткан Егеткә дан! Сафлардан-саф Өмет-Хаклыкка дан! Аны яулап алган Халыкка дан! Диң-даң! Диң-даң!
Гашыйкларга — Т аһир-Зөһрәләргә, Ләйлә-Мәҗнүннәргә дан! Диң-даң! Диң-даң!
Җаннар, каннар, саннар хисабына Яулап алынган дан!
Диң-даң1
Диң-даң!
Сизгер бул, Җан!
Онытма, Җиһан:
Җир үзенә миллионнарның Нәфрәтен җыйган.
Диң-даң!
Диң-даң!
Кабатла, Җан,
Кабатла, Җиһан:
Вөҗдансызларга, Имансызларга — Нәфрәт! Нәфрәт! Нәфрәт! Җансызларга,
Кансызларга,
Сансызларга —
Нәфрәт! Нәфрәт! Нәфрәт!
Хаиннарга,
Җәлладләргә —
Нәфрәт! Нәфрәт! Нәфрәт!
Үлгәннәрнең нәфрәте дә Җир карынында ятмасын: Кара ниятнең юлында Бомба булып шартласын!
Тынычлана күрмә уйлап:
«Сугыш инде узган...»
Уяу бул, Нәфрәт, Йоклама, Вөҗдан!
Диң-даң!
Диң-даң!
Әнә анда Золым
Баш калкыта кабат!
Ирек куйсаң — бик тиз Алыр Җирне камап!
Диң-даң!
Диң-даң!
Уяу бул, Нәфрәт!
Уяу бул, Вөҗдан!
Нәфрәт — явыз көчкә:
Дарга, свастикага, Гильотинага,
Бомбаларга — нәфрәт!
Вәхшилеккә, дошманлыкка һәм коллыкка — нәфрәт! Нәфрәт! Нәфрәт! Нәфрәт! Чор катлаулы: тик көрәштә туа Мәхәббәт тә, Хыял-Өмет тә...
Мәҗбүр булып без уйнаган көйне — Нәфрәт хисен сакла, киметмә! Диң-даң!
Диң-даң!
Уяу бул, Нәфрәт!
Йоклама, Вөҗдан!
Дүртенче кыл
ИҖАТ КЫЛЫ
Тормыш дигән бер көй туа башлар Өмет, Мәхәббәт һәм Нәфрәттән, Ул көй булыр безне җилкендергән, Ул көй булыр безне яшәткән... Уйламагыз: «Камил көй табылыр Бу дүртенче кылдан башка да»... Мондый кылда, тиңсез илһам белән, Зур осталар гына башкара. Кара алтын табу остасы ул, — Мәшһүр артист булу уе юк. Ә тормышның шул остадан башка Алга барышы һәм көе юк. Чал чәчләре тузган, уйга чумган, Көен эзли Шамун кылларда: «Ничек табигатьнең кылын өзми, Байлык-^зинәсен юлларга? Скрипкада — кеше уе тапкан. Машинада туган кыллар бар, Табигатьнең үзе кебек гүзәл, Моңлы, садә... димәк, юллар бар!» Туа иҗат чиксез газапларда... Бар аң, бар җан аңа тартылган. Кая чакырса да, егетләре Иярергә әзер артыннан. Без аны гел алдыбызда күрдек, Эссе җәйме, зәһәр кыштамы... Җырның көен белгән, Җирнең көен белгән, Җанның көен белгән останы. Әкияттәге пәһлевандай итеп Тоя идек аның янында, Скрипканың бердәм кылларыдай, Бер көй идек эштә, табында. Ниләр кылдык, ниләр эшләдек без Ул уйнаган көйгә кушарлык? Күбебездә кими бара иде Тупаслык һәм явыз усаллык. Шамун абый яраттыра белде Җирнең гөлен, кошын, кураен, Кешелеклек булса җаныбызда, — Шуннан киләдер ул, мөгаен. Остазымның көен уйныйм хәзер, Иң шәп көй дип уйлыйм мин аны: «Җирнең табигатен югалтмыйча, Көйле итик көйсез дөньяны». Табигатьнең һәм без иҗат иткән Машинаның камил аһәңе Табылырмы?.. Шушы Өметенә Җитәм-җитәм диеп яшәде. Шамун абый йөрде дәртләндереп, Мең яшәргә килгән шикелле.
...Авария булып, ауды кырда. Тамырын кискән имән шикелле. Таныш көй бу... Кайда ишттем мин: «Кеше күңеле нечкә кылдан да...» Өзелмәсме?
... Юк! Юк! һич өзелмәс! Көйнең башлангычы — Вилданда! Шамун абый үзе бирде миңа: Истәлеккә шушы кыл калды, Тирәкләрдә сайрап кошлар калды, Аккаенлы асфальт юл калды.
...һай, ул уйнауларың скрипканы, Күңелләргә тирән үткәреп...
Шамун абый, иңбашыма салып, Китәр идем хәзер күтәреп.
Ниләр кылдык, ниләр эшләдек без Ул уйнаган көйгә кушарлык?!
Бар әле, бар теңкәләргә тигән Явызлык һәм мәкер, усаллык... Йөри бирә безнең арабызда Яшәү көен боза торганнар:
Матди туклар, рухи хәерчеләр, Тимер җаннар, салам-торханнар... Гомум иҗат — Байлык, Матурлыкка Сузылмасын әрсез Озын кул, — Туң йөрәкләр аша яндырып уз, Сызыл, Кыл!
Диң-даң!
Диң-даң!
Шамуннарны өзелеп сагынганда. Дорфа көчләр кылга кагылганда,. Өзелмә, Кыл, Өзелмә, Җан!
... Дүртенче кыл килеп кушылмаса, Көй тараер иде өч кылдан, Яна-яна туды илаһи көй Шамуннардан калган очкыннан! Гомеремнең янар дәверләрен Шушы дүрт кыл сөйләр шикелле... Сезгә кала бар да, язылган һәм Языласы көйләр шикелле.
Кызлар, уллар... Сезгә кала бар да: Без йөргән һәм йөрелмәгән Юллар. Уйналган һәм уйналмаган Кыллар, Уйланган һәм уйланмаган Уйлар, Табылган һәм табылмаган Серләр, Кичергән һәм кичермәгән Хисләр. Башланган һәм башланмаган Эшләр, Без җиткән һәм җитәлмәгән Өмет — Сезгә кала бар да...
Кала бар табигать, иркен һава. Төс тә, тәм дә, ямь дә, җир-су да... Иҗатыбыз булып каласыз сез — Өметем дә минем, борчу да... Мин ышанам акыл кодрәтенә, Йөрәгем дә әйтә: «Бул тыныч!..»
... Тормыш көен бозып, усал янап, Ракеталар карый... Куркыныч... Күпме гасыр Кеше иҗат иткән Байлык-хәзинәләр беркөнне Юк булмасмы, һичбер җан иясе Җирдә яшәмәгән шикелле?!
Финал
Адәм үтәлмәслек упкыннардан Кыл аркылы үткән чагым бар. һич өзелмәс кыллар булды юлда Вилдан, Хәйдәр, Дилә, Шамуннар... Кайда гына, нинди генә дошман Күпме генә җанга сукмады! Күңелемнең нечкә кылларыннан Өметсезлек көе чыкмады!
Яшьләр алсын диеп кулларына, Көйләп бирәм сезгә кылларын, Безне искә алып бер уйнарсыз, — Сау булыгыз, кыз һәм улларым! Борчу яна минем күкрәгемдә: Уйнарсыз сез нинди кылларда? Өзелмәсме алар?
Юк! Өзелмәс!
Көйнең башлангычы — Вилданда!
Карыйм, күрәм, тоям: Сез — янымда!
Димәк, өзелмәслек кыл тартты! Биек тауга йөгереп менгән чакта, Кыл тартты да сезне туктатты, Тирән уйга калып тыңлыйсыз сез Соңгы аккорд сызган чал картны... Тынмас йөрәк гел тауларга тарта, һич кенә дә белми туктасын... Табыгыз сез тормыш тауларының Илаһи бер бөек ноктасын!
Хәерле юл!
Зур өметләр баглыйм.
Онытмагыз, яме, хушыгыз! Киләчәкнең туар Көйләренә Кылларымның моңын кушыгыз!
1977