Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОСТАЙ КӘРИМГӘ 60 ЯШЬ


Дистә дистә шигырь һәм поэма китаплары белән бергә, халык арасында нык танылган »Ай тотылган төндә». »Салават». »Ташлама утны. Прометей» исемле трагедияләре. »Озын-озак балачак» исемле повесте Мостай Кәримне »3ур әдәбият» дигән дөнья белән тоташтыра.
Язучының көче, әлбәттә, киңлектән бигрәк, тирәнлектә, сәнгатькә гомумән хас сыйфатта: тойгылар чынлыгы-киеренкелегендэ. милли һәм вакыт чикләрен узганда коелып төшми, кимеми торган фикерләр, образлар тыгызлыгында. Мостай Кәрим үзенең кечкенә күләмле әсәрләрендә дә. поэма һәм драмаларында да. шулай ук прозасында да киеренке, чын. бөтен килеш саклана. Кайсы аргамакта булмасын. ул — үз иярендә.
М. Кәримне татар укучысына якын иткән сыйфатларның тагын берсе — ихтирамның бер генә яклы булмавындадыр. Шагыйрь безнең күп кенә яшь һәм урта буын әдипләр өчен дус һәм остаз буларак хөрмәт казанса, ул мең елга якын традициясе булган татар әдәбияты патриоты икәнлеген үзе дә сиздерә килә. Аның Тукай һәм Җәлил хакында шигырь һәм мәкаләләр белән үзәк матбугатта чыгышлар ясавы — шуның матур, эшлекле галәмәте. Бу урында »килэчәктә дә шулай дәвам итсен» дигән теләк кенә өстисе кала.
Еллар М. Кәримгә әйтерсең кагылмый узалар. Аның иҗаты үз кайнарлыгын киметми генә түгел, киресенчә, көчәйтә генә бара. »Мэхәббәтнең дүрт мизгеле» исемле соңгы китабы — шуны аермачык күрсәткән шгһадәтнамә. Монда, тойгылар нәфислеге сакланган хәлдә, йөрәк зирәклеге арта, дөнья төсләре, тавышлары күбәя бара. Монысы инде — киләчәк уңышлар, яңа матур очрашулар вәгъдәсе. Шагыйрь үзенең 60 яшь тулу бәйрәмен эшләнгән эшләре белән бергә, шундый нигезле вәгъдәләр белән дә каршылый.
Иҗатында, тормышында без аңа яңа ачышлар, бетмәс-төкәнмәс яңа бәхетләр телибез.