Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШТӘ БАЛКЫГАН ГОМЕР


угандаш үзбәк һәм татар халыкларының
дуслыгын гәүдәләндергән фактлар,
вакыйгалар тормышның һәр тармагында,
тарихның һәр сәхифәсендә бар. Урта
Азиянең борынгы җирләренә яңа культура,
мәдәният, революцион рух алып килүчеләр
арасында татар халкының уллары һәм кызлары
аз булмады.
Үзбәкстанда совет чоры вакытлы матбугатының
үсешен өйрәнгән чакта мин шундый фидакарь
көрәшчеләрнең исемнәренә юлыктым.
Шулерның берсе — Рәшит Вәли- дрв. Ул — үзбәк
җирендә Ленинчыл Коммунистик яшьләр
союзының партия эшенә җаны-тәне белән
бирелгән бер вәкиле, яшьләр матбугатын
оештыручылардан иң активы булган.
Рәшит Вәлидов элекке Самара губернасының
Богырыслан өязенә кергән Ашир авылында
крестьян гаиләсендә туа. Шундагы татар
мәктәпләренең берсендә башлангыч белем алып,
1917 елда Богырыслан шәһәрендәге урта
мәктәпкә укырга керә һәм аның икенче
дәрәҗәдәге ике классын тәмамлый. 1918 елда
Богырысланда эшче- крестьян яшьләре
союзының җирле оешмасы барлыкка килә. Р.
Вәлидов анда гаять зур эшчәнлек күрсәтә. Тагын
бер елдан исә ул инде РКСМның Самара губерна
комитеты каршындагы татар-башкорт яшьләре
арасында эш алып баручы бюроның
председателе итеп билгеләнә. Монда да бөтен
энергиясен яшьләрне политик яктан тәрбияләүгә
бирә.
1920 елда Яшьләр союзының Үзәк Комитеты
Вәлидовны Мәскәүгә чакыртып алдыра һәм аңа
зур вазифа йөкли: тынгысыз җанлы керешче
көнчыгыш яшьләренең Бөтен- россия
конференциясен үткәрү оешмасына
председатель ител билгеләнә. Бу конференция
1920 елның сентябрь аенда чакырыла.
Рәшит Вәлидов анда яшьләргә политик тәрбия
бирү хакында доклад сөйли. «Шәрык- ка — йөз
белән!» дигән өндәмәне ул күтәреп чыга.
Көнчыгыштагы ерак өлкәләрдә эшләргә теләк
белдергән яшьләр исемлегенә аның үз
фамилиясе беренче булып языла.
Теркестанга килүгә (ул елларда урта Азия
якларын гомумән Төркестан дип йөрткәннәр)
Рәшит Вәлидов яшьләр матбугатын яхшырту,
юлга салу эшенә керешә Яшьләр өчен үзбәк һәм
кыргыз телләрендә беренче газета-җурналлар
аның җитәкчелегендә чыгарыла. Замандашлары
һәм безнең тарихчыларыбыз аның бу елкәдәге
фидакарьлегенә һәм тырышлыгына сокланалар
Үзбәк журналистикасының күренекле вәкиле Зыя
Сәет «Төркестан» газетасының 1921 елгы 21 июль
санында басылган «Кызыл яшьләр матбугаты вә
аның тарихы» дигән мәкаләсендә болай дип яза
«Журнал (сүз «Яшь шәрык» дигән басма хакында
бара) мөстәкыйль чыгарыла башлаганнан соң та-
тар яшьләренең иң актив эшлеклеләреннән
Рәшит Вәлидов иптәш матбугат эшен юлга салды.
Берүзе генә калганы хәлдә дә мөмкин булганның
барысын да башкарып газета эшен янә
җанландырып, аның 5—6 санын чыгаруга
иреште».
Журналист буларак, Рәшит Вәлидов бик күп
төрле матбугат органнарында — «Яш» шәрык»,
«Коммунист», «Кызыл байрак» һәм башка гаэета-
журиалларда актив катнашкан
Төркестан яшьләренең бурычларын аңлатуга
багышланган чыгышында Рәшит Вели- дов көн
тәртибендә торган җитди политик мәсьәләләрне
күтәрә. «Төркестандагы яшь коммунистларның
һәр оешмасы коммунизм мәктәбе булсын_ Ул
оешмалар үз вазифаларын әгъзалар санын
арттырудан гына гый
Т
барәт дип санамаска, бәлки яшь коммунистларны
политик һәм культура ягыннан тәрбия итәргә,
аларның экономик хокукларны үзләштерүенә
ирешергә тиешләр», дип яза ул. Халыкара темага
язган бер мәкаләсендә Вәлидов яшьләрне
Октябрь революциясе казанышларын якларга
чакыру белән бер үк вакытта, белем алырга да,
үзләренең фидакарь хезмәтләре белән кызыл
сугышчыларга булышырга да чакыра. «Эчке
тормыш тышкы фронтка багышлансын. Шуның
өчен без. Төркестан яшьләре, бер кулыбызда
корал вә революция байрагын, икенче
кулыбызда аң- белем бирүче китап тоткан хәлдә
бөтен дөньяга аваз салабыз».
Рәшит Вәлидов яшьләр матбугатының туг-
рылыклы дусты, аны оештыручы һәм про-
пагандалаучы булып кына да калмый, Төркестан
Коммунистик яшьләр союзы Үзәк Комитеты
янындагы матбугат бүлеге мөдире вазифаларын
да үти. Бу хактагы документлар Үзбәкстан
Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты
каршындагы марксизм-ленинизм институтының
архивында саклана. Рәшит Вәлидов үзбәк
матбугаты бүлегенең мөдире итеп Төркестан
Коммунистик яшьләр союзы башкарма
бюросының 1922 елның 26 январьдагы
утырышында расланган. Шул ук союзның икенче
өлкә съездында ул Үзәк Комитет члены итеп тә
сайлана. 1921 елда, Үзәк Комитет члены сыйфа-
тында, басмачыларга каршы көрәш оештыру
өчен, Ферганә өлкәсенә җибәрелә һәм шунда
губерна комитеты председателе вазифасын үти.
Рәшит Вәлидов шул ук елның сентябрь аенда
вафат була. Ленин комсомолының ялкынлы
көрәшчесе, татар халкының эшчән бер улы,
Төркестан яшьләренең якын дусты һәм сафташы
Рәшит Вәлидовның үлеме үзбәк җирендә
күпләрнең йөрәкләрен тетрәтә. Коммунистик
яшьләр союзы Үзәк Комитетының органы «Юный
коммунист» журналы 1922 елгы берләштерелгән
15—16 нчы санда аның эшчәнлегенә югары бәя
бирел түбәндәге юлларны яза: «Без арабыздан
иң яхшы иптәшебезне җуйдык, актив җәмәгать
эшлеклесе Рәшит Вәлидовны югалттык. Ул бөтен
Төркестан, Бохара һәм Хива яшьләренең бер
оештыручысы, тәрбиячесе һәм җитәкчесе иде».
А. СӘЙФЕТДИНОВ, тарих
фәннәре кандидаты, Ташкент
шәһәре.