Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕРӘХИМ УТЫЗ ИМӘНИНЕҢ ТУУЫНА 225 ЕЛ


1979 елның 1 августында күренекле татар шагыйре һәм галиме Габдерәхим Утыз Имәни өл-Болгариның тууына 225 ел тулды. Г. Утыз Имени иҗаты әдәбиятыбыз тарихында зур урын алып тора, татар әдәбиятының XVIII йәздән XIX й^згә күчү чорында аерым бер этап булып карала. «Гавариф эз-заман» («Замананың укы- мышлылары»), «Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхъяр» («Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр») поэмаларында һәм «Фасыл фи фазыйләт өл-гыйлем вәл-гакыл» («Гыйлем һәм гакылның өстенлеге турындагы бүлек») шигырендә ул гыйлем-мәгърифәт мәсьәләләрен күтәреп чыкты, үз замандашларын укырга, белем алырга чакырды.
Габдерәхим Утыз Имәни иҗатын өйрәнү юлында яңа чыганаклар эзләп миңа соңгы елларда шагыйрь тормышы белән бәйле* күп авылларда булырга туры килде. Шул вакытта авыл картлары «Габдерәхим хәзрәт» тормышыннан күп кенә вакыйгалар сөйләделәр. Шагыйрьнең тапкырлыгы, үткенлеге, зирәклеге ул яшәгән авылларда халык арасында риваять итеп сөйләнә.
Укучыларга шул риваятьләрнең кайберләре тәкъдим ителә.
ӘНВӘР ШӘРИПОВ, филология фәннәре кандидаты
МӘДРӘСӘГӘ БАРУ
Бала чактан ук Габдерәхим үксеа ятим бала булып үсә. 2—3 яшьтән алып ул үзенең кардәш тиешле бер җиңгәсендә тәрбияләнә. Ул монда дөньяның барлык ачысын татып, фәкыйрьлектә үсә.
Габдерәхим кече яшьтән үк туган авылының Вильдан мулла мәдрәсәсенә укырга йөри башлаган. Өстөнә кияргә юньле киеме, аягына оегы булмаган. Ул хәтта кыш көне дә ялан аяк йөргән. Кыш көннәрендә мәдрәсәгә барганда тәлпәгенә өйдән җылы көл тутырып чыга икән дә, йөгерә икән. Аяклары туңа башлагач, кар өстенә җылы көл салып, басып тора икән. Аягы җылынгач, тагын йөгереп китә икән. Мәдрәсәгә кадәр ул шулай йөгерә торган булган.
УКЫМЫЙ БЕЛӘ ТОРГАН ШӘКЕРТ
Габдерәхим кечкенәдән үк тиз уйлаучан, җитез табигатьле бала булган, үзенең зирәк һәм бик шаян булуы белән аерылып торган. Дәресне ул бик игътибар белән тыңлаган, тиз отып алган һәм соңыннан үз иптәшләренә аңлатып бирә алырлык шәкерт булган. Шуңа күрә аны «укымый белә торган шәкерт» дип атап йөрткәннәр.
НАДАН МУЛЛАЛАР
Бервакыт Бохарада мәчеткә баргам, Габдерәхим намазны мәчетнең тышында, ишек алдында укыган. «Нигә намазны анда укыйсың?» дип сорагач, Габдерәхим: «Анда кереп муллаларның наданлыгын күрәсем килми, алар минем намазымны гына боздыралар», — дип җавап биргән.
ҖӘМӘГАТЬ СУДЫ
Бохарада вакытта Габдерәхим Могак мәчетендә мәзиннең азан әйтүен тыңлап торган да, азанның җиде урыныннан хата тапкан. Бу хәбәрне әмиргә җиткергәннәр. Әмир Габдерәхимгә җәмәгать суды ясарга булган. Зур итеп мәҗлес җыярга һәм шунда Габдерәхимгә күп кенә сораулар биреп, халыкның үзеннән җәза бирдер- тергә уйлаган. Мәҗлескә ныклап хәзерләнгәннәр: ишаннар, муллалар мәҗлес бу-ласы йортның ишек төбенә куп итеп ташлар китереп өйгәннәр — сорауларга җавап бирә алмый башлагач. Габдерәхимне ташлар атып үтерергә уйлаганнар. Чыннан да, мәҗлестә аңа бик күп сораулар биргәннәр. Әмма Габдерәхим аларның барысына да төпле җаваплар бирә барган. Шулай итеп, ул дин фанатикларының үтерүләреннән котылып калган.
СИН БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЕШЕСЕ ТҮГЕЛ
Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән соң бервакыт Габдерәхим яңадан үзенең туган авылы Яңа Кадигә кайтып төшкән. Туган-тумачалары, дус-иптәшләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган. Ләкин авыл старосталары аңа: «Синең атаң Яңа Кади кешесе түгел. Тимәшнеке иде. Шулай булгач без сиңа йорт корырга җир бирә алмыйбыз, әнә Тимәшкә барып ал», — дигәннәр. Габдерәхим моңа бик кайгырган, ләкин нишләсен. Ул үзенең бөтен китапларын бәләкәй арбага төягән дә, хатынын, балаларын ияртеп авылдан чыгып киткән. Киткән вакытта шагыйрь:
— Сау бул, сау бул. Утыз Имән, урман-күлләрең белән. Мин дә сине сагынырмын, кайгылы көннәрең белән,
— дип җырлаган.
Авылны чыккач ул мәһабәт булып үсеп утыручы утыз имән яныннан үткән. Алар янында туктап, кулы белән аларның кайрыларын сыйпаган, күтәрелеп, зәңгәр күккә үрелгән очларына караган. Шунда Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу. алтын Имән», — дип әйткән1.
Аннан соң ул туган авылына соңгы караш ташлаган да, көнчыгыш яктагы үрнең урман ачыклыгыннан чыгып киткән. Ул урман ачыклыгы анда хәзер дә бар. халык аны «Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы» дип йөртә.
ИМӘННӘР
Үз гомерендә Габдерәхим туган авылы Яңа Кадигә берничә тапкыр кайтып киткән. Яңа Кади табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Аның тнрә-ягыи ул вакытта калын-калын урманнар уратып алган булган. Авылдан ерак түгел мәһабәт утыз имән үсеп утырган. Шуңа күрә авыл үзе дә элегрәк Утыз Имән авылы дип аталып йөртелгән. Габдерәхим ул имәннәрне бик яраткан. Еш кына ул:
— И-и, имәннәр, имәннәр! Мине Кадига тартып кайтаручы сез бит!—дип әйтә торган булган.
• Икенче бер вариантта Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу. алмалы имам».— дигән.
12. «К. У.» № 10.
177
БЕР МИЗГЕЛ ЭЧЕНДӘ БЕР ШИГЫРЬ
Бервакыт Габдерәхимгә дошманрак кешеләр аны халык алдында оялтырга, аптырауга калдырырга сүз куешалар. Кешеләр алдында аңа барып әйтәләр: «Бе<р минут эчендә бер шигырь әйт. ул татарча, русча, гарәпчә сүзләрдән торсын», — диләр. Габдерәхим каушап калмый, шунда ук экспромт рәвешендә түбәндәге шигырьне әйтеп бирә:
Әйдә барыйк мунчага,
Бер баруда ничего.
Бу шигырьне сезгә әйтәм, Шәрган хилаф булса да.
КЕМ АРБАСЫНА УТЫРСАҢ, ШУНЫҢ ҖЫРЫН ҖЫРЛАРСЫҢ
Бервакыт Габдерәхим кырдан кайтып килә икән, юлда аны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. Габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән. Бераз сөйләшми барганнар. Бервакыт теге кеше аны-моны уйлап тормыйча, кычкырып җырлап җибәргән. Аның җырлавы Габдерә- химгә бик ошаган, һәм ул үзе дә аңа кушылып җырлый башлаган. Теге кеше бик кызыксынып: «Син кем буласың, кайсы авылныкы син?» — дип сораган. Габдерәхим аңа: «Үзең дә ишетә беләсеңдер инде. Габдерәхим хәзрәт дигән кеше булам мин», —дип җавап биргән. Теге кеше моны ишетеп. «Ай. хәзрәт, бик оятлы булдым, зинһар гафу ит. Тышкы килешең белән, гадилегең белән без аңлаган хәзрәткә бер дә охшамагансың бит», — дип, гафу үтенә башлаган. Габдерәхим аңа: «Чү-чү, тавышланма! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр. Менә җырлавың миңа бик ошады, мин сиңа иярдем. Инде син дә минем фикер-’ ләремә ияр» , —дип шуннан танышып киткәннәр.
КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ФАРЫЗ — РУСЧА БЕЛМӘК КИРӘК
Бервакыт Габдерәхим ат-арба белән рус авылыннан узып бара икән. Бер елганың күперен чыкканда моның арбасы каршы килүче бер рус кешесе арбасының күчәренә бәрелеп туктаган. Боларның алга да барырлык рәтләре юк, артка да чигенеп булмый ди. Аңлашырлар иде — берсе икенчесенең телен белмиләр. Икесе ике телдә бер-берсен тирги башлаганнар. Шуннан көч-хәл белән аңлашып, аерылып киткәннәр. Шушы вакыйгадан соң Габдерәхим Утыз Имени: «Русиядә яшәүче мөселманнарга кырык бер фарыз — кырык беренчесе — урысча белмәк кирәк.»— дип әйтә башлаган, имеш.
ГЫЙЛЕМЛЕКТӘ МӘСКӘҮНЕҢ ҮЗЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ КЕБЕК
Бервакыт Габдерәхим Казанга барган. Бер байга фатирга төшкән. Ул байны икенче бер бай мәҗлескә чакырган. Әлеге бай мәҗлескә үзенең кунагы Габ- дерәхимне дә алып барган. Мәҗлескә Казанның барлык 36 мулласы да җыелган, ди. Габдерәхим фатирга төшкән байны мәҗлеснең түренә, ә Габдерәхимне ишек төбенә генә утыртканнар. Менә бервакыт муллалар арасында бәхәс чыга. Муллалар даулаша башлыйлар. Шулвакыт ишек төбендәге Габдерәхим тыныч кына муллаларга ул мәсьәләне аңлатып бирә. Мәҗлес тып-тын кала.
— Нәрсә, бүредән курыккан эт кебек койрыгыгызны кыстыгыз? Нигә сөйләшмисез?— дип сорый Габдерәхим муллалардан.
Шуннан муллалар әкренләп кенә сөйләшә башлыйлар. Бер мулла Габдерәхим фатирга төшкән байга сорау бирә:
— Син Мәскәүнең ничә урамын беләсең?
— Биш-алты урамын, — ди бай.
— Әгәр Мәскәүнең үзендә торсаң, ничә урамын белер идең?
___ Мәскәүдә торсаммы? Мәскәүдә торсам, бөтенесен дә белер идем,— ди.
Шунда әлеге мулла әйтә:
__ Менә шул-шул. Габдерәхим хәзрәт Мәскәүнең үзендә торучы шикелле — белемдә дә, гыйлемлектә дә. Ә менә без синең белән белемдә дә, гыйлемлектә дә салада яшәүчеләр кебек кенә...