Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


РЕСПУБЛИКАБЫЗДА СОВЕТ
ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ
4 июльдә Казанга Татарстанда үткәрелә торган
совет әдәбияты көннәрендә катнашу өчен кадерле
кунаклар— Мәскәү һәм Ленинград. союздаш һәм
автономияле республикалардан килгән язучылар
делегациясе килеп төште. Тимер юл вокзалында
башланган каршы алу мнтингысында Татарстан
Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф
Ахунов болай диде: «Хөрмәтле кунакларыбыз!
Сез әле генә кояшлы Татарстан жиренә аяк
бастыгыз. Бу жирдә кешелекнең бөек даһие В. И.
Ленин укыган. Горький үзенең тормыш
университетларын узган, бу жирдә халык
шагыйре Тукай ижаты колач жәйгән, легендар Му-
са Җәлил яшәгән һәм ижат иткән.
Рәхим итеп, бүгенге Татарстан белән, аның
экономикасы һәм культурасы белән
танышыгыз!»
Аннары СССР Язучылар союзы идарәсе
секретаре Ю И. Суровцев жавап сүзе сөйләде.
«Татарстанда совет әдәбияты көннәре халыклар
дуслыгын. әдәбиятлар дуслыгын тагын да
ныгытуга хезмәт нтәр дип тирән ышанабыз».—
диде ул.
Кунакларны каршылауда КПСС өлкә комитеты
секретаре М Ф. Вәлиев. Татарстан Министрлар
Советы Председателе урынбасары М X Хәсәнов,
КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире
М М. Мусин. КПССның Казан шәһәр комитеты
секретаре А. Г. Кадыйрова булдылар.
КПСС ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА ОЧРАШУ
Шул ук көнне КПСС өлкә комитетында
Татарстанда уздырыла торган совет әдәбияты
көннәренә килгән язучылар белән очрашу булды.
Очрашуда КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф
Вәлиев республикабызның экономикасы,
культурасы турында сөйләде, аның
казанышлары һәм алда торган бурычлар турында
мәгълүматлар бирде
Очрашуда ТАССР Министрлар Советы
Председателе Г. И. Усманов һәм ТАССР Язучылар
союзы идарәсе председателе Г А. Ахунов
катнашты.
ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ
Кичен Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера
һәм балет театрында Татарстанда совет әдәбияты
көннәре ачылуга багышланган тантаналы кичә
булды. Кичәне кереш сүз белән КПССның Татар-
стан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев ачты.
Җавап сүзе белән делегация җитәкчесе, СССР
Язучылар союзы идарәсе секретаре Ю. И.
Суровцев чыкты. Кичәнең әдәби бүлегендә
шагыйрьләр С. Хәким, Ш. Галиев. Р Фәйзуллин,
Зөлфәт, кунаклардан—Н. Дориэо'(Мәскәү). С.
Санбаев (Казагыстан), М. Львов (Мәскәү), Р. Са-
фин (Башкортстан) һ. б. чыгыш ясадылар.
Соңыннан симфоник оркестр, Муса Җәлил
исемедәге татар дәүләт опера һәм балет театры,
филармония артистлары көче белән концерт
бирелде.
5 июль нртән союздаш һәм автономияле
республикалардан. Мәскәүдән һәм Ленинградтан
килгән язучылар В. И. Ульянов- Ленин исемендәге
Казан дәүләт университетындагы Ленин
мемориалында булдылар, яшь Ульянов
һәйкәленә чәчәкләр салдылар Кунак язучылар бу
иртәдә шулай ук А. М. Горький, Г. Тукай һәм М.
Җәлил һәйкәлләренә дә чәчәкләр салдылар
Аннары кунаклар һәм татар язучылары. жнде
төркемгә бүленеп, башкалабызның җиде районы
предприятиеләренә һәм уку йортларына
юнәлделәр.
Язучыларның Ленин районына юнәлгән
группасында Ю Бедзнк (Украина), Л Сорокин
(Свердловск), Л. Щасная (Иваново). А. Ячменов
(Мәскәү), татар язучыла- рыннан X. Халиков.
Разнл Вәлиев, Р. Хә* мидуллиннар бар иде. Башта
аларны райком секретаре Г. И. Карунин кабул итте
һәм районның промышленность предприя-
тиеләре турында сөйләде, сорауларга җаваплар
бирде.
Көннен икенче яртысында язучылар моторлар
төзү заводында булдылар, цехларда йөрделәр,
эшчеләр белән таныштылар Соныннан кунаклар
пәм татар язучылары эшчеләргә үзләренең яңа
әсәрләреннән өзекләр укыдылар
Илнең төрле почмакларыннан килгән кунаклар
Мәскәү районы 1и>едприятиеләре белән дә
таныштылар. Райком секретаре X Н Нуруллин
аларга районның казанышлары турында сөйләде
Аннан язучылар фотожелатин заводында
булдылар Предприятие белән танышкач,
заводның культура йортындагы әдәби очрашуда
шагыйрә Мәужндә Хәкнмова (Душанбе), Михаил
Львов (Мәскәү). Ягмур Пнрху- лиев (Ашхабад).
Равил Файзуллин, Марсель Галиев (Казан).
Тулепберген Каип- бергенов (Каракалпак АССР)
чыгышлар ясадылар, кыска хикәяләрен һәм
шигырьмен укыдылар.
Сүз осталарының Совет районында булып
узган очрашулары да бик жанлы үтте Райком
секретаре И. С. Донская алар- ны районның
промышленносте һәм культурасы белән
таныштырды.
ЭВМ заводы коллективы язучыларны бик
куанып каршы алды. Биредә алар катлаулы
производство һәм эшләп чыгарыла торган
продукция белән таныштылар, цехларда
булдылар, эшчеләр белән сөйләштеләр.
Заводның конференц-залында үткәрелгән
җыелышта Одессадан килгән С Стриженюк,
Ижевск шагыйре В. Ившин, Адыгея шагыйре И.
Машбаш. татар шагыйрьләреннән Ренат Харис,
Нәби Дәүли » һәм Роберт Миңнуллин үзләренең
ижади планнары турында сөйләделәр, шигырьлә-
рен укыдылар.
Язучыларның М М Колосов, Л А Жарова, В Г.
Дагуров (Мәскәү), Р. А. Сафин (Уфа), С Хәким, М.
Садри, И Юзе- ев, Ш Галиев (Казан) составында
булган группасы шәһәребезнең Идел буе
районында булдылар Райком секретаре И X.
Галиев белән очраштылар. Ул әдипләргә
районның киләчәккә булган перспективалары
турында сөйләде.
Кунаклар М. Вахитов исемендәге химия
комбинатында булып, аның производствосы.
продукциясе белән танышып йөрделәр, эшчеләр
һәм инженер-техник хезмәткәрләр белән
очраштылар. Соңыннан комбинатның кызыл
почмагында эшчеләргә үзләренең әсәрләрен
укыдылар.
Бауман районының беренче секретаре А. В
Сафиянов сүзен совет әдәбияты көннәренә
килгән кунакларны районның казанышлары
белән таныштырудан башлады Әнгамәдән сои Ф
Годжа (Баку), Н Нурзуллаев (Үзбәкстан), В Оскоц-
кнй (Мәскәү), Р Бухараев (Мәскәү), Фәннур Сафин,
Туфан Миңнуллин. Фәрваз Миңнуллиннан торган
язучылар группасы костюмнар тегү
берләшмәсенә юл тоттылар Берләшмәнең
дүртенче цехындагы конвейер янында әдәби
очрашу булды.
Билгеләнеп куелган программа буенча белорус
шагыйре Н. Л Аврамчик, Сверд- ловскидаи килгән
прозаик Г. К Бокарев, Мәскәү шагыйрәсе Д А
Терещенко, татар язучыларыннан Диас Вәлиев.
Рафаэль Мос- тафин, Әхмәт Рәшитов
башкалабызның Вахитов районында булдылар.
Аларны химия-технология институтының
ректоры П А. Кирпичников кабул итте Биредә кы-
зыклы әңгәмә башланды. Ректор язучыларны
студентларның фәнни эшләре белән та-
ныштырды. Кунаклар институтның лабо-
раторияләрендә, лекция залларында, китап-
ханәсендә, спорт базасында булдылар. Көннең
икенче яртысында делегация халыкара спорт
лагере «Волга»га юнәлде. Биредә кызыклы
очрашулар дәвам итте.
Язучыларның Киров районында булган группасы
иң элек райкомның беренче секретаре Э. А.
Канчурин белән очрашты. Ул әдипләргә районның
данлыклы традицияләре турында сөйләде
Соңыннан делегация вертолетлар төзү заводы
коллективы белән танышты, очрашулар
вакытында дулкынландыргыч сүзләр, яңа
шигырьләр яңгырап торды.
Вертолетчылар каршында СССР Язучылар
союзы идарәсе секретаре Ю Суровцев, ТАССР
Язучылар союзы идарәсе председателе Г.
Ахунов, А. Шевелев (Ленинград), Марина
Некрасова (Дүшәнбе), Рәдиф Гатауллин (Казан), С.
Санбаев (Алма-Ата), завод шагыйре Георгий
Ворошилов чыгыш ясадылар. Соңыннан
кунаклар заводның музее белән таныштылар.
БӨГЕЛМӘДӘ ОЧРАШУЛАР
Әдәби эстафетаны республикабызның
көньяк-көнчыгышындагы иң эре промыш-
ленность, фән, культура үзәге — Бөгелмә шәһәре
кабул итте 6 июльдә бирегә совет әдәбияты
көннәрендә катнашучыларның зур бер төркеме
килде.
Каләм осталарының шәһәр һәм аның хезмәт
сөючән халкы белән танышуы үзәк мәйдандагы В.
И Ленин һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды.
Аннары КПСС- ның шәһәр комитетында очрашу
булды Шәһәр комитетының беренче секретаре М
К Рәмиев язучыларны каланың үткәне. бүгенге
олы эшләре, киләчәккә билгеләнгән планнары
белән таныштырды. Очрашулар Татарстан нефть
фәнни-тикшеренү һәм проект институтында
дәвам итте Көннең икенче яртысында кунаклар
танылган чех язучысы. Бөгелмә шәһәренең хәрби
коменданты ярдәмчесе булып эшләгән, шәһәрне
акгвардиячеләрдән азат итүдә актив катнашкан
Ярослав Гашек музеен карадылар.
Предприятиеләрдә, мәктәпләрдә, культура
учреждениеләрендә булдылар.
'Кичен Техника йортында әдәби кичә булды. Аны
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов алып барды.
ЯЗУЧЫЛАР —АРЧА ЯГЫНДА
Совет әдәбияты көннәренә килгән кунакларның
бер төркеме, татар язучылары белән берлектә,
шул ук көнне Арча районына килделәр.
Кунакларны район җитәкче ләре һәм Арча
эшчеләр поселогы җәмәгатьчелеге вәкилләре
якты йөз, күпереп пешкән бодай күмәче белән
Каршыладылар Делегация җитәкчесе — рус
шагыйре Михаил Львов аларга кайнар рәхмәт әйт-
те һәм- «Тукай туып үскән туфракта як-
ташларының хәләл көче белән үстерелгән икмәк
тәме авыздан гомер буена китмәс»,— диде.
КПССның Арча райкомы беренче секретаре X. 3.
Зәйнуллин кунакларга район ның экономикасы,
культурасы, киләчәккә булган планнары турында
сөйләде. Аннан сон кунаклар Арча милли аяк
киемнәре тегү берләшмәсендә булдылар, аның
эше белән таныштылар.
Тукай-Кырлайда каләм осталары район
колхозлары һәм совхозларыннан килгән хезмәт
батырлары белән очраштылар. Кү-
нелле башланып киткән әдәби бәйрәмдә
10. Бедзик (Украина). М. Хәкимова (Та- хикстан),
М. Львов. М. Колосов (Мәскәү).
A. Шевелев (Ленинград). Р. Сафин (Баш-
кортстан). И. Нурзуллаев (Үзбәкстан), Я.
Пиркулиев (Төркмәнстай). татар язучы- ларыннан
—С. Хәким. Ш. Галиев, И. Юзеев, Т. Миңнуллин. Ш.
Максудова. Ф. Мусин, М. Галиев һ. б. катнашты
Нәфис сүз остасы. Татарстан АССРның Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат
Арсланов рус һәм татар телләрендә Габдулла
Тукай. Муса Җәлил һәм М. Львов шигырьләрен
укыды. Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе урынбасары Фәрваз Мнинуллнн
авыл уйганнарына яңа уңышлар теләде.
Аннары Г Тукай мемориаль музеенда шагыйрь
һәйкәленә чәчәкләр салынды Кунаклар музейның
филармония дәфтәренә үзләренең тәэсирләрен
теркәделәр.
НЕФТЬ ЧЫККАН ЯКЛАРДА
Совет әдәбияты көннәрендә катнашучы
әдипләрнең бер төркеме 7 июльдә Бөгелмәдән
Әлмәткә килде.
Көннең беренче яртысында кунаклар КПССның
шәһәр комитетында булдылар. Шәһәр
комитетының беренче секретаре
B. Е. Борисов аларны Әлмәт белән таныш-
тырды.
Биредә совет әдәбияты алдында торган
бурычлар, әдәбиятта заманчалык принциплары
турында ханлы әңгәмә булды. Язучыларга бай
программа тәкъдим ителде. Алар картиналар
галереясында булдылар, үсеп килүче шәһәрнең
кварталларында йөрделәр. Аннары О. Павлычев
житәкчеле- гендәге бораулаучылар
бригадасының эше белән кызыксындылар,
нефть промыселларына бардылар. Кичен
Техника йортына йөзләрчә әдәбият сөючеләр
җыелды. Монда кунаклар катнашында әдәбн кичә
булды Делегация житәкчесе. СССР Язучылар
союзы идарәсе секретаре 10 И. Суровцев чыгыш
ясады. Кичәдә илебезнең төрле шәһәр һәм
республикаларыннан килгән шагыйрьләр.
прозаиклар үзләренең әсәрләрен укыдылар.
Тантаналы кичәне Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов алып
барды.
КУНАКЛАР-ЯШЬЛЕК КАЛАСЫНДА
Шул ук көнне кунакларның бер төркеме Түбән
Камага килеп төште
Очрашу вакытында КПССның Түбән Кама шәһәр
комитеты беренче секретаре
11. X. Садыйков кунакларга мөрәжәгать итеп
болай диде: «Кадерле дуслар! Сезнең алдыгызда
— мәгърур корылмалар Совет яшьләре корган ак
шәһәр. Яшьлек каласы Түбән Кама Рәхим итегез,
танышыгыз! Совет кешеләренең хезмәттәге
тиңсез батырлыгы сезнең нжатыгызга бетмәс-
төкәнмәс нлһам бирсен».
Төштән соң кунаклар «Нефтехнм» берләшмәсе
заводларында булдылар, цехларда йөрделәр,
эшчеләр белән таныштылар.
Кичен язучылар әле былтыр гына саф ка
кертелгән Техника йортында әдәбият сөючеләр,
шинчылар һәм төзүчеләр белән очраштылар.
СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ВӘКИЛЛӘРЕ
КамАЗ ТУФРАГЫНДА
Ике төркемгә бүленеп республикабызда йөргән
язучылар 9 июльдә бергә кушылып, легендар
КамАЗ һәм яна кала белән танышу өчен. Чаллыга
килделәр
Кунакларны КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты
беренче секретаре Р К Беляев кабул итте Ул күп
милләтле совет әдәбияты вәкилләрен Чаллы
шәһәре төзелеше белән таныштырды. Аннары
Кама зур йөк автомобильләре жнтештерү
берләшмәсе һәм аның кешеләре турында
сөйләде. Шушында ук совет әдәбияты алдында
торган олы бурычлар, бүгенге әдәбиятта эшчеләр
темасы турында жанлы сөйләшү булды
Соңыннан бер төркем кунаклар һәм татар
язучылары «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән
истәлек медале белән бүләкләнделәр Делегация
җитәкчесе Ю И Суровцев һәм шагыйрь Н. Дорнзо
җавап сүзе белән чыктылар. Аннан кунаклар
«Энергетик» культура сараена күчтеләр «Кама
ярларында батырлык» һәм «Сзбан туе» дигән
төсле фильмнар карадылар Төштән соң кунаклар
Түбән Кама ГЭСы корылмалары белән
таныштылар
Кичен язучылар «Энергетик» культура сараена
килделәр Биредә аларны йөзләрчә әдәбият
сөючеләр көтә иде. Кичәдә делегация житәкчесе
Ю И. Суровцев чыгыш ясады Ул камазлыларга
күп милләтле совет әдәбияты вәкилләре
исеменнән кайнар сәлам тапшырды, уңышлар
белән котлады.
Аннары илебезнең төрле шәһәрләреннән һәм
республикаларыннан килгән язучылар — Н
Дорнзо. М Львов (Мәскәү). Г Бокарев. Л Сорокин
(Свердловск). Н. Аврамчнк (Минск). С Стри женок
(Одесса), А Шевелев (Ленинград). Ю. Бедзик
(Киев). М Хәкимова (Душанбе) үзләренең яңа
әсәрләрен укыдылар. Тантаналы кичәне
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе. СССР Верховный Советы
депутаты Гариф Ахунов алып барды
Әдәби кичәдә КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М М. Мусин каТнашты
10 июльдә Казанның Химиклар культура сараенда
Татарстанда совет әдәбияты көннәре ябылуга
багышланган Тантаналы кичә булды. Культура
сараеның иркен залында шәһәр хезмәт няләре
вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре. әдәбият
сөючеләр җыелды
Кичәне кереш сүз белән Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе Г А. Ахунов ачты
Аннары әдәбият көннәрендә катнашучы язучылар
делегациясе җитәкчесе Ю И. Суровцев чыгыш
ясады Ул үзенең чыгышында тамашачыларны
совет әдәбияты көннәренең барышы бел та-
ныштырды. Казан промышленность пред-
приятиеләрендә, Арчада, Бөгелмәдә. Әл- мәттә.
Түбән Камада, Кама автогнгантын- да, автомобиль
төзүчеләр каласы — Чаллыда хезмәт ияләре
белән очрашуларда күп милләтле совет әдәбияты
вәкилләре гаять зур тәэсирләр алуларын
билгеләп үтте.
Кичәнең әдәби бүлегендә кунаклар һәм татар
язучылары үзләренең яна әсәрләрен укыдылар,
очрашуларда алган яна тәэсирләре белән
уртаклаштылар.
Соңыннан Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле
концерты булды.
ЗУР ҖИҢҮ ТАНТАНАСЫ
10 июльдә зур йөк автомобильләре жи-
тештерүче Кама берләшмәсенең баш кон-
вейерыннан йөз меңенче машина төште. Бу
тантанада совет әдәбияты көннәренә килгән
кунаклар да катнашты. Күп милләтле совет
әдәбияты вәкилләре Г. Ахунов (Казан), М. Львов
(Мәскәү), Ю. Бедзнк (Киев), Д. Терешенко (Мәскәү),
Л. Щас- ная (Иваново), Н. Нурзуллаев (Үзбәк- стан),
Л. Сорокин (Свердловск) берәм- берәм
камаэлыларны олы жинү белән котладылар.
ФИКЕР АЛЫШУ
11 июльдә Татарстан Язучылар союзының
Габдулла Тукай исемендәге клубында «КПСС Үзәк
Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен
тагын да яхшырту турыида»гы карарында
билгеләнгән бурычлар яктылыгында
язучыларның нжтимагый-политик тормышта
катнашуларын активлаштыру» мәсьәләсенә
багышланган җыелыш булды.
Җыелышта татар совет язучылары һәм
Татарстанда совет әдәбияты көннәренә килгән
кунаклар катнаштылар. Фикер алышуны СССР
язучылар союзы идарәсе секретаре 10 И.
Суровцев ачты. Фикер уртаклашуда Г. Ахунов
(Татарстан), М. Колосов ' (Мәскәү), Ю Бедзик
(Украина), В. Оскоикий (Мәскәү), С. Хәким (Татар-
стан), 3. Нури (Татарстан), М. Львов (Мәскәү), Р.
Мостафин (Татарстан), Т Каипбергенов
(Каракалйак АССР), Н. Доризо (Мәскәү), Д. Вәлиев
(Татарстан). Л Щасная (Иваново). С. Санбаев
(Казагыстан) катнаштылар. Ю. И. Суровцев
сөйләшүне йомгаклады.
Җыелышта КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты һәм совет
әдәбияты көннәрендә катнашкан кунакларга КПСС
өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар
Советының Почет грамоталарын тапшырды.
Татарстан Язучылар союзының Габдулла Тукай '
исемендәге клубында КПСС Үзәк Комитетының
1978 ел июль Пленумы карарларының үтәлешенә
багышланган партия җыелышы булып узды.
Доклад белән яз .чылар союзы идарәсе секретаре
М. Хә- бнбуллнн чыкты. Чыгышларда язучылар Г.
Ахунов. Г. Бәширов, С. Хәким, А. Расих, X.
Халиков, композитор С. Садынко- ва
катнаштылар.
Республикабызда үткәрелгән совет әдәбияты
көннәрен «Яшь ленинчы» газетасы да тулы
яктыртып барырга тырышты. Шул уңай белән
СССР Язучылар союзы идарәсе секретариаты
редакция коллективына рәхмәт белдереп хат
җибәрде.
ТУКАЙ МУЗЕЕНДА-ГЫИЛЬМИ
киңәшмә
Яна Кырлайдагы Габдулла Тукай мемориаль
музеенда Татарстан Дәүләт музееның әдәбият
бүлеге гыйльми советының күчмә утырышы
булды. Анда СССР Фәннәр академиясенең Казан
филиалы Г. Иб- рапимов исемендәге тел, әдәбият
һәм тарих институты фәнни хезмәткәрләре —
филология фәннәре докторлары Н Юзнев, Г.
Халит, филология фәннәре кандидаты Ш. Абилов,
шагыйрь һәм прозаик Ә. Баян, Татарстан дәүләт
музееның әдәбият бүлеге мөдире Д.
Баһаутдннова һәм башкалар катнашты.
КАМАЛЛЫЛАР—КАЗАКЪ ДУСЛАРДА
Ленин орденлы Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры коллективы Казагыстан ССРның
башкаласы Алма-Ата шәһәрендә гастрольләрен
башлап жибәрде. Чирәм җирләрне үзләштерүнең
25 еллыгына багышланган бу гастрольләрне ачу
тантанасы М Ауэзов исемендәге Хезмәт Кызыл
Байрагы һәм Халыклар Дуслыгы орденлы казакъ
дәүләт академия театры бинасында булды. Анда
КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены,
Казагыстан коммунистлар партиясе Үзәк
Комитетының беренче секретаре Д. А Кунаев,
Казагыстан ССР Верховный Советы Президиумы
Председателе И. А. Абдукәримов, Казагыстан
коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре
С. Н. Имашев, Казагыстан ССР культура министры
Җ. Е. Ер- кимбеков, ТАССР культура министры И.
Н. Алиев, Казагыстан башкаласының партия,
совет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре,
культура-сәнгать хезмәткәрләре катнашты.
Татар артистлары уйнавында Т. Мин- нуллиннын
«Әлдермешгән Әлмәндәр» спектаклен
тамашачылар яратып кабул иттеләр. Алдагы
көннәрдә кәмаллылар «Татар хатыны ниләр
күрми» (Г. Ибраһнмов), «Кол Гали» (Н. Фәттах),
«Талак-талак» (X Вахит), «Дуслар җыелган жнрдә»
һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңиуллин).
«Сүнгән йолдызлар» (К Тинчурин) һәм башка
спектакльләр куячаклар.
Аннан соң татар артистлары гастрольләр белән
Целиноградта һәм Ташкентта булачаклар.