Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ПРОЦЕСС ҺӘМ СОЦИАЛИСТИК ЯШӘҮ РӘВЕШЕ


оциалистик яшәү рәвеше турында сейләгәндә, сүзне аның әхлакый нигезеннән башлыйсы килә. Бу төшенчә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм сыйфатларын бер төенгә бәйли. Әйтик, тигез хокуклылык, дуслык, туганнарча ярдәмләшү әнә шундыйлардан санала.
Ул асылы белән интернациональ. Аның тамыры бик тирәнгә, җәмгыятебезнең барлык катлауларына үтеп керә. Советча яшәү рәвешендә илебез халыкларының какшамас бердәмлеге, олы максатка омтылышы, җиңелмәс көче, оптимизмы көзгедәгедәй ачык чагыла. Бездә һәр халык, һәр шәхес социалистик яшәү рәвешен баетуга, аның яңадан-яңа күркәмрәк сыйфатлар алуына үзеннән мөмкин кадәр зуррак өлеш кертергә омтыла.
Бу төшенчәнең эчтәлеген дөрес аңлаганда гына аның тулы картинасын күз алдына китерергә мөмкин. Барыннан да элек, ул һәр халыкка хас. Шул ук вакытта тирән эчтәлекле әлеге тарихи күренеш аларның уртак казанышы, гомуммилли горурлыгы да булып тора. Социалистик яшәү рәвеше халыкларның милли үзенчәлеген чикләми. Киресенчә, ул аларның прогрессив милли традиция һәм йолалары исәбенә һаман тулылана бара
һәр заман халыкларның яшәү рәвешенә яңа сулыш алып килә. Әлбәттә бу хәл әдәби процесста чагылмыйча кала алмый. Чөнки әдәбиятның бурычы да нәкь менә яңалыкны тотып алудан, заман героена хас сыйфатларны күрә белүдән гыйбарәт бит. Шуңа да ул һәр әдәбият өчен иксез- чиксез илһам чыганагы ролен үти. Совет кешеләре тормышында һәм яшәү рәвешендә барган үзгәрешләр әдәби геройны яңа, матур сыйфатлар белән баета. Ә әдәби агым табылган белән генә канәгатьләнеп калмыйча, замандашыбызның рухи йөзен яңарак яклары белән ачарга, һәр милләтнең бәхетле язмышын олы, калку итеп күрсәтергә омтыла. Соңгы уи-унбиш елда дөнья күргән әсәрләрнең оптимистик рухын нәкь менә шуның белән аңлатырга мөмкин.
СССР халыклары әдәбиятын күздән ки-чергәндә. социалистик яшәү рәвешенең, барыннан да элек, хезмәт кешесе образында. аның эшләрендә һәм уйларында чагылуына игътибар итәсең Хәер, бу бик табигыи дә. Чөнки хезмәт кешесе, эшче образы — совет әдәбиятының төп. типик герое. Ул күп кенә әсәрләрдә коммунизмны актив төзүче, югары иҗтимагый аңга ия булган хезмәт сөюче шәхес буларак тасвирлана Шуңа да ул һәр халык тормышында бара торган тирән үзгәрешләрнең иң алдыннан атлап килә, яңага юл яра. Эшчеләр тормышы хакында материалның күп һәм төрле булуы язучыларга киң иҗат мәйданы ача. Алар эшче образы аркылы халыклар дуслыгы идеясен үткәрәләр, интернационализм темасын яктырталар. тормышыбызның катлаулы социаль-политик. фәлсәфи проблемаларын
С
күтәреп чыгалар.
СССР азучыларының VI съездында хаклы рәвештә әйтеп үтелгәнчә, совет җемгы-
проблемаларына бик зур этәргеч бирүе турында язып чыккан идег. Әлбәттә, язучы бөтенесен әхлак мәсьәләсенә кайтарып калдыруы белән хаклы түгел, диясө килә. Социаль мөнәсәбәтләрнең шәхси мөнәсәбәтләргә якынаюы, мәсәлән, халыкларның дуслык, туганлык идеаллары чынга ашуда бик зур әһәмияткә ия. Герой прогрессив милли һәм интернациональ сыйфатлар белән ныграк байый барган саен, социалистик милләтләрнең чәчәк ату һәм үзара якынаю процессын тагын да ачыграк итеп күз алдына китерәсең. Тормыш материалына сәнгатьчә сурәтләү ачкычы табу, художникның хәбәрдарлыгы, мөстәкыйльлеге менә шунда күренә дә инде.
Чыннан да, күп милләтле совет әдәбияты әсәрләренең байтагында социалистик милләтләр тормышындагы бөек үзгәрешләр тулы күрсәтелә. Мәсәлән, Камадагы автомобиль төзелеше, Братскидагы энергетика промышленносте комплексы кебек гигант индустриаль объектларны салуга багышланган әсәрләрдә геройның югары әхлак сыйфатлары, совет кешеләренең дустанә мөнәсәбәтләре, интернационализмы беренче планга куела. Яки Татарстан, Башкортстан һәм Төмәндә нефть байлыгын үзләштерүгә, бүгенге фән-техника прогрессын тормышка ашыруга багышланган әсәрләрне алыйк. Аларда да хезмәт кешесе беренче урынга куеп сурәтләнә. Чөнки ул — җәмгыятебезне төзүче, аны алга җибәрүче көч булып тора. Бер үк вакытта хезмәт кешесе образында ул яшәгән социаль мохитның барлык төп компонентлары гәүдәләнә. Чөнки «хезмәт ситуацияләре һәм конфликтлары аерым бер элементлар булып түгел, бәлки типик геройны чолгап алган типик шартлар (ассызык авторныкы — Г. М.) булып торалар» 3.
Әйе, әдәби герой үзен чолгап алган мохит белән катлаулы бәйләнештә булганда гына бөтенлеккә ирешә. Шуңа да күпчелек язучылар төп игътибарны герой яшәгән чынбарлыкны, социаль шартларны тасвирлауга юнәлдерәләр. Бу исә аерата зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, безнең илдә эзлекле милли киртәләр халыкларның берберенә нәфрәте һәм дошманлыгы урынына хезмәт кешеләренең интернациональ бердәмлеге белән характерланучы
’ М. Колесников. Хәзерге конфликтның табигате — «Литературная Россия». 1976. 20 август
’ Ю. Оснос Әдәбият һәм ФТР. Эзләнүләр. Табышлар. Икеләнүләр — «Вопросы литературы»,. 1977, 4 сан. 6 бит.
яте тормышындагы яңа процессларны, шул җөмләдән социалистик яшәү рәвешен үзләштерүдә хәзерге күп милләтле әдәбиятыбыз мактаулы роль үти. Бүген байтак философ, социолог һәм эконо-мистларның материал эзләп әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Кызганычка каршы, әдәбият эшлеклеләре социаль фәннәр казанышын йомшак үзләштерәләр, философ һәм социологлар өчен бик гадәти булган терминологияне әдәби әйләнешкә бик акрын кертәләр. Бу җәһәттән, В. Роговин, Н. Шамота, Ю. Суровцев, Ф. Кузнецов кебек тәнкыйтьчеләрнең эстетик аспектларны өйрәнүдә язучыларның «кыюсызлыгын» тәнкыйтьләп чыгулары бик тә урынлы *.
Әлбәттә, советча яшәү рәвешенең эстетик аспектларын өйрәнү каләм ияләренә бу өлкәдә яңа офыклар ачачак, үз геройларының эштә, көнкүрештә үзара аралашу һәм якынаю процессын ачыграк күрергә ярдәм итәчәк. Аларны бер төенгә бәйләп, ягъни эчке органик бердәмлектә күрсәтүгә ирешү дә зур әһәмияткә ия. Ни дисәң дә, әдәби әсәрнең төп тукымасын тәшкил итүче бу бердәмлек, барыннан да элек, геройның социаль яшәештәге милли һәм интернациональ формалар белән бәйләнешенә килеп тоташа. Совет кешесенең әхлак йөзе, дөньяга карашы, рухи культурасы аның холкында, үз-үзен тотышында, хәтта иң нечкә интим хисләрендә чагыла. Әмма монда төп рольне социаль мохит уйный. Кеше үзенең бөтен тулылыгы белән нәкъ менә шул мохитта ачыла да инде. Шуңа да совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре конкрет тормыш материалына социаль яңгыраш бирергә, аны шул җирлектә гомумиләште-рергә омтылалар. Шул ук вакытта алар иҗатында геройның социаль мөнәсәбәтләре шәхси, интим, психологик мөнәсәбәтләр белән дә аерылгысыз бәйләнештә бирелә. Бу уңайдан эшчеләр сыйныфы турында язылган күп кенә күләмле әсәрләр авторы Михаил Колесниковның фикере игътибарга лаек. Ул индивидуаль мөнәсәбәтләрнең социаль мөнәсәбәтләргә һәм, киресенчә, социаль мөнәсәбәтләрнең шәхси мөнәсәбәтләргә якынаюының әхлак
1 В. Роговин. Яшәү рәвеше — сәнгать коралы—«Литературное обозрение». 1973. 10 сан; Н. Шамота Әдәбият һәм җәмгыятьнең яшәү рәвеше - «Радуга». 1976, I сан; Ю, Суровцев. Социалистик яшәү рәвеше һәм әдәбият.— «Литературная газета». 2—9 июнь. 1976; Ф. Кузнецов. Яшәү рәвеше, әдәбият, идеологии көрәш,— «Литературное обозрение». 1976. 4 сан.
»ңа җәмгыять тезелде- Советча яшәү рәвеше барлык өлкәләргә тирән үтеп керә һәм, әлбәттә, бу күренеш геройның милли һәм социаль үсешендә дә чагылмыйча кала алмый. Мәсәлән, төрки телле әдәбиятларыбызда Идел буе, Урал һәм Урта Азия республикаларында эшчеләр сыйныфының яңадан-яңа отрядлары формалашу процессын күрсәтүгә зур урын бирелә. Мисалга М. Гусейнның «Апшерон» һәм «Кара кыялар», Ә. Бикчәнтәевнең «Аккошлар Уралда кала», Б. Кербабаев- ның «Небит-даг», Ә. Мохтарның «Язмышымда— вакыт», Г. Ахуновның «Хәзинә» кебек киң катлау укучыларга билгеле романнарын китерергә мөмкин. Рус әдәбиятында да төрле милләт геройларының -психологиясен уңышлы ачып биргән, анарның хезмәт һәм рухи багланышларын яктырткан әсәрләр юк түгел. Моны А. Коп- тяеәаның Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләренә багышланган романы раслый ала. Әсәрнең төп геройларыннан берсе — гади авыл егете Ярулла Низамов нефтьче булырга хыяллана. Ләкин кайнар теләк булу гына аз әле. Чөнки Ярулла -бу өлкәдә әлепне таяк дип тә белми.
Алай гына да түгел, хәтта кешеләр белән аралашуны читенсенә. Шуңа да бораулау вышкасының хуҗасы, мастер өзербәйҗан- лы Җаббар Самедов белән очрашу аны яңа урында эшләүгә караганда да ныграк куркуга төшерә. Тора-бара егетне берни дә: начар эшләгәне өчен мастерның тиргәве дә, ачуланып кычкыруы да үз алдына куйган максатыннан читкә тайпылдыра алмый. Ләкин ул башта Җаббардан үзен эшкә әрләшмичә генә өйрәтүен үтенә. Ә тегесе аңа болай дип җавап кайтара: «Тфү, тәкәбберлеген кара моның! Беләсеңме, Бакуда мине ничек өйрәттеләр? Борынга сугып, кара каны чәчрәп чыкканчы.
— Шулай итү яхшы идемени? Сиңа шулай эшләү ошый идемени?»1 Ярулланың бу сүзләрендә аның, барыннан да бигрәк, тәҗрибәле оста йөзендә киңәшче, дус табарга омтылышы сизелә. Язучы үз әсәрендә төрле милләт вәкилләре арасында кайнар дуслык хисләре урнашуын күрсәтә алган.
Ярулла, Зариф һәм романдагы башка образларның да шәхси язмышы иҗтимагый тормыш белән үрелеп бирелә. Кеше дуслыктан, бер-беренә мәхәббәттән
• А Коптяепв Җир бүлеге. М. 191†† ‡‡. 43 Оят. һәм бер-берен хөрмәт итүдән башка бә« хетле була алмый. А. Коптяева романында нәкъ менә шундый идея алга сөрелә.
’ Л I! Брежнев Ленин юлыннан 4 той Казан Татарстан китап нәшрияты. 1975. 70 бат
‡‡ Ә Бикчантаев. Аккошлар Уралда кал* М, 1973. 221 бит.
1 Ш Бикчуркн Каты токым Казан. Татарстан- китап нәшрияты, 1974 ел. 7 бит
Социалистик җәмгыятьтә кешеләрнең шәхси язмышы, рухи үсеше һәм социаль хәле нинди милләттән яки сыйныфтан булулары белән билгеләнми. Монда сиңа эшеңә, хезмәтеңнең иҗтимагый әһәмиятенә карап бәя бирәләр. Төрле милләт кешеләренең интернациональ бәйләнеше дә шулай ук иҗтимагый хезмәткә килеп тоташа. Хезмәт процессында яңа гомумсо- вет традицияләре һәм йолалары барлыкка килә, бердәм яшәү рәвеше формалаша. Иптәш Л. И. Брежнев әйткәнчә, милли мөнәсәбәтләр җитлеккән социализм җәмгыятендә дә тормышыбызның төп билгесе булып калалар. Алар һаман үсә баралар, алдыбызга яңадан-яңа проблемалар куялар2. Бу—табигый процесс. Шуңа да язучыларның төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык элемтәләрен күрсәтүгә зур урын бирүләре яхшы аңлашыла. Мәсәлән, бу проблеманы күренекле башкорт язучысы Ә. Бикчәнтәев үзенең «Аккошлар Уралда кала» исемле романында уңышлы гына хәл итә алган. Автор төрле милләт эшчеләренең дустанә мөнәсәбәтләре турында сөйли, эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән тыгыз бәйләнешен, милли кадрлар формалашуын. башкорт халкының яңа социалистик культурасы үсешен күрсәтә. Әсәрдә нефтьчеләр белән колхоз авылы кешеләре арасындагы «конфликтны» чишүгә зур урын бирелгән. Авыл халкы баштарак нефтьчеләргә «чит кешеләр» итеп карый. Ләкин тиздән, авылның кайбер кешеләре нефтьче булып эшли башлагач, бу бербереңне аңламаучылык киртәсе акрынлап җимерелә. Ә инде ахырга табан алар арасында чын-чынлап дуслык элемтәләре урнашып җитә. Характерлы бер мисал: бораулау вышкаларының берсендә авария булгач, авыл халкы бердәм ярдәмгә килә. Әсәр геройларыннан берсе — Ясәви болай ди: «Бездән башка аларның эшләре барып чыкмас. Алар бит безнең өйләрдә яшиләр, без сауган сыер сөтен эчәләр, без яккан мичтә җылыналар. Бәс, шулай булгач, булышырга кирәк, бу бит безнең дә уртак эшебез» *. Әлеге сүзләр тирән социаль мәгънәгә ия. Крестьяннар Башкортстан нефтен үзләштерүнең бетен
совет халкының интернациональ мәнфәгате булуын тирәннән аңлауга ирешәләр. Чөнки безнең илдә авыл халкы да, шәһәр халкы да бер үк экономик, социаль-политик һәм рухи шартларда яши. Димәк, авыл кешеләренең мәнфәгате ил мәнфәгатеннән аерым була алмый. Нәтиҗәдә әсәр геройлары үзләре ук тормышыбызны социалистик нигездә үзгәртеп коручы ролен уйныйлар Әйе, совет язучысының геройны тормыштан аерылган, үз читлегендә генә яшәүче кеше итеп сурәтләргә хакы юк. Болай эшләү тормыш дөреслеген бозып күрсәтү булыр иде.
Күп милләтле совет әдәбиятында уңай герой һәр вакыт типик шартларда сурәтләнә. Ул үзендә төрле хезмәт ияләренең какшамас бердәмлеге хисен гәүдәләндерә. Шуңа да геройның иң күркәм милли сыйфатларын ачып бирү белән беррәт- тән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа интернациональ яшәеш нормаларын калку итеп күрсәтү язучының изге бурычы булып кала. Бу җәһәттән Б. Кербаба- евның «£у тамчысы — алтын бөртеге» исемле романы игътибарга лаек. Әсәрдә участок начальнигы Артык Бабалы коллектив ышанычын югалткан, тупас, эчкече, әрәм тамакларга каршы рәхимсез көрәш ача. Мәсәлән. Володя кебек «кешелеген югалткан» эчкечеләрне эштән генә куарга кирәк. Ләкин Бабалы бу юл белән бармый. Ул зур әдәплелек саклап, олы тый-наклык белән, күп көч * куеп, Володяга кире коллективка кайтырга ярдәм итә, аңарда үзенә һәм иптәшләренә карата ышаныч тудыра. «Иң мөһиме,— ди Бабалы,— кешедә кешелек хисен уяту». Бу сүзләр язучының төп иҗат принцибын билгели.
Ш. Бикчуринның «Каты токым» романында да шушы ук идея буйдан-буйга кызыл җеп булып сузылып килә. Автор үз геройларының катлаулы психологик үзгәрешләрен күрсәтә алган. Нефтьче хезмәте аларның һәркайсына тормышта уз урынын, үзенең яраткан эшен табарга ярдәм итә. Беркем дә үзен чит, кимсетелгән, нинди дә булса хокуктан мәхрүм ителгән итеп сизә алмый. Бу сүзне хәтта эштә артык тәҗрибәсе булмаган яшь кенә казакъ егете Сапарбайга карата да әйтеп булмый. Әмма шуны да онытырга ярамый: аның бердәнбер теләге — ярәшкән кызы Рәйханга калым түләү өчен мөмкин чаклы күбрәк акча эшләү. Нәкъ менә комсызлык аңа бригадада уртак тел табарга комачаулый, нефтьче һөнәрен үзләштерүдә төп киртә булып тора. Ләкин Сапарбай психологиясендә дә көтмәгәндә кискен борылыш килеп чыга. Туган ягына ялга кайткач, ул үзенең бабасы тарафыннан корылган хәйлә тозагына эләгүен аңлый. Шул чак егет ерак Та-тарстанда да дуслары булуын искә төкерә. Беркайчан да якын була алмас кебек тоелган яңа урын аның өчен бөтенләй бүтән мәгънә ала. Шул рәвешле, егет үзен бәхетле иткән, ышанычлы дуслар табарга мөмкинлек биргән Татарстан туфрагын. казакъ даласыдай, якын күрә, үз итә- башлый.
Әйе, кешеләрнең психологиясе, кәефе бары тик интернациональ җирлектә генә уңай якка үзгәрә. Интернациональ рух белән сугарылган әдәбият кына совет кешеләренең тарихи гомумилеген, интернациональ бердәмлеген бөтен тулылыгы белән күрсәтергә сәләтле. Дөресен әйтергә кирәктер, безнең җәмгыятьтә дә милли мөнәсәбәтләр проблемасы һәр очракта да каршылыксыз, шома гына хәл ителми. Шуның мисалы буларак, әсәрнең башында исерек Мотгөрәй казакъ егете Сапарбайга мондыйрак сүзләр ыргытып ташлый: «Ни эшләп йөрисең син минем республикамда? Кыяфәтсез! Нәрсә калган сиңа монда?» '. Автор әле безнең җәмгыятьтә сирәк булса дә милли яктан чикләнгән кешеләр очраштыргалавын әйтергә тели. Ни генә димә, социалистик аң, психика, дөньяга интернациональ караш үзеннән-үзе генә, стихияле рәвештә фор-малашмый. Ул даими көч куюны таләп итүче дәвамлы процесс
Совет язучылары геройларның үзара мөнәсәбәтләрендәге милли сыйфатларга нинди дә булса социаль өстенлек бирүне максат итеп куймыйлар. Нәкъ менә шушы хәл совет әдбиятының интернациональ пафосын билгели дә инде. Сюжет кысалары белән генә дә чикләнми интернациональ пафос. Ул язучының эмоциональ тасвирлау алымында да. геройларның бербере белән дустанә мөнәсәбәтендә дә ачык чагыла. Мисалга Г. Ахуновның «Хә- зинәпсеннән Дияров белән Дорогоми- лов, Б. Кербабаевның «Су тамчысы — алтын бөртеге»ннән Володя белән Нур, Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» рома-ныннан Сөләйман Ураэметов белән Матвей Яковлевич Погорельцев, Р Солнцев-
ның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестеннан Алмаз Шаһидуллин белән Анатолий Белокуровларның һ. б. олы дуслыгын китерергә мөмкин.
Совет әдәбиятында шулай ук социаль яктан хәвефле күренешләрне, әйтик, кайбер кешеләрнең, байлык артыннан куып, рухи ярлылыкка төшүен сурәтләүгә зур урын бирелә. Әйе, кызганычка каршы, хезмәт һәр кешенең беренче ңхтыяҗы- наәверелмәгән әле.
Бу җәһәттән Л. И. Брежнев КПССның XXV съездында бик хаклы рәвештә бо- лай дигән иде: «Без совет халкының материаль тормыш хЗлен яхшыртуда күп нәрсәләргә ирештек. Без бу бурычны киләчәктә дә эзлекле хәл итәчәкбез. Әмма материаль мөмкинлекләрнең үсүе кеше-ләрнең идея-әхлак һәм культура дәрәҗәсе күтәрелү белән даими рәвештә бергә барырга тиеш. Югыйсә, мещанлык, вак буржуаз психология рецидивлары алуыбыз мөмкин. Моны истән чыгарырга ярамый». Язучыларыбызга советча яшәү рәвешен җентекләп өйрәнү бурычын йөкли торган сүзләр бу, Бүгенге әдәбият инде үзләштерелгән тормыш материаллары белән генә эш итә алмый. Безгә совет кешеләренең тормыш дәрәҗәсен дөрес бәяләргә, аңа уңай юнәлеш бирергә ярдәм итәрлек яңа темалар эзләп табарга кирәк. Шул ук вакытта социалистик яшәү рәвешен яктыртканда чынбарлыкта яшәп килгән каршылык һәм конфликтларны да күз уңыннан чыгарырга ярамый. Мәсәлән, кешеләрнең материаль шартлары яхшыру кайчак кешеләрдә табыш артыннан куу омтылышы тудыра. Мондый кешеләр бәхетне акча һәм әйбергә генә кайтарып калдыралар. Ә бит хезмәт, материаль байлык кешегә, барыннан да элек, үзен кешечә тоярга ярдәм итә. Байлык артыннан куу. үз кесәңне генә калынайтырга омтылу эгоизмга алып килә. Шул уңай белән Ю. Трифоновның «Сусынны басу» исемле романыннан Нагаев образын мисал итеп китерәсе килә. Автор озын берлек артыннан гына куучы бу образның чын йөзен ачып бирә, әх- лаксызлыгын фаш итә.
Әйе, язучы белән килешмәү мөмкин түгел. Материаль муллыкка ия булу гына шәхеснең рухи яктан югары үсешен аңлатмый әле. Чөнки кеше эшчәнлеген бәяләүдә, прозаик Ю. Трифонов фикеремчә, мораль факторга хәлиткеч урын туры килә Шуңа ул Нагаев кебекләргә туган җир кадерен белүче, башкаларны хөрмәт итүче, хезмәт сөючән, намуслы кешеләрне каршы куя.
Җәмгыятькә фәкать «куллану» күзлегеннән генә карау психологиясе икенче бер әсәрдә—Мәскәү язучысы В. Поволяев- ның «Трасса» повестенда да үтергеч тәнкыйтькә дучар ителә. Костылев Төмәнгә бары тик акча эшләү нияте белән генә килә. Ләкин ахырда ул тормышта иң мөһиме акча түгеллеген аңлауга ирешә. Үзең белән күңел җылылыгын бүлешкән, кыен чакта ярдәмгә килгән кешеләр күзенә туры карый алу үзе генә дә ни то-ра! Әйе, бездә кешене бары тик хезмәт кенә бизи, аны олы итә Социалистик яшәү рәвешенең төп кыйммәтләреннән берсе шунда. Язучы В. Поволяев үз әсәрендә әнә шундый идеяне үткәрә.
Советча яшәү рәвеше киң колач алган, социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр югары камиллеккә ирешкән бүгенге көндә дә без төп игътибарны кешегә юнәлдерәбез, Ул рухи яктан сәламәтме? Чөнкй без коммунизмның төп максаты һәрьяклап гармонияле үскән шәхес тәрбияләү булуын онытырга тиеш түгелбез. Шунлыктан бүген әдәбиятта рухи яктан бай политик һәм әхлакый яктан җитлеккән шәхес обра-зын тасвирлауга зур урын бирелү табигый булса кирәк.
Язучының эстетик идеалы геройның чын тормыш матурлыгын һәм кешелек бәхете турында фикер йөртүе аркылы чагыла. Шул уңай белән Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романыннан бер эпизодны мисал итеп китерәсе килә: карт эшче Сөләйман Уразметов улы Илморзаның. эшче династиясенә хыянәт ител, буфетта сатучы булып эшли башлавы белән килешә алмый. Улы: «Элек эшче исеме белән мактанганнар, горурланганнар. Ә хәзер модада түгел бу», — дип акланмакчы булгач, Ураэметовның җен ачуы чыга. ■■Тагын бер тапкыр тиле авызыңнан шундый ахмак сүз чыкса, телеңне йолкып алып кулыңа тоттырырмын!— ди Сөләйман абзый, ачудан калтыранып.— Мода! Мода ул кызларга күлмәк тектергәндә, менә синең кебек тәти егетләргә эшләпә сайлаганда кирәк! Беләсең килсә, эшчеләр элек тә тормышның тоткасы булган, хәзер дә бу шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Чөнки тормыш арбасын төпкә җигелеп тартучылар алар. Ә син мичәүдә барырга да ярамыйсың, гел читкә юргалыйсың. Ник? Чөнки башың тулы капи-
тал изм калдыгы.,, факт» Ата белен улның сүзгә килүе моның белән генә бетми. Берничә ел узып, улы чирәм җирдән, дезертирларча, дусларын ташлап кайткач, Сөләйман абзый аңа тагын да яманрак сүзләр әйтә Ике арадагы конфликтның төп асылы шунда ки, Илморэа үзенең Сөләйман малае гына түгел, бәлки эшче кеше улы да булуын һич башына сыйдыра алмый. Шул рәвешчә, романда эшчеләр сыйныфының традицияләре, буыннар эстафетасы кебек гаять әһәмиятле мәсьәлә үзәккә куелган.
Гомумән, профессиональ эшче горурлыгы мәсьәләсе күп кенә язучыларның игътибар үзәгендә, һәм ул Г. Ахуновның «Хәзинә». А. Коптяеваның «Җир бүләге», Б. Кербабаевның «Небит-даг» романнарында, Р. Солнцевның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестенда, Д. Вәлиевнең «Дәвам», А. Софроновның «Гигантлар» дигән пьесаларында уңышлы хәл ителгән. Мәсәлән, «Каты токым» романында чын татар эшчесе Миргазиян Сәлимов Мотгә- рәйгә болай ди: «Китәсе кешеләр китсен... Әмма мин бригаданы мондый хәлдә ташламыйм!» (152 бит.) Әйе, мондый сүзләрне бары тик эшче, эшче нәселеннән булган кеше генә әйтә ала.
Эшчеләр сыйныфының көче, автор фи- керенчә. барлык милләт вәкилләренең бердәмлегендә, туганнарча теләктәшлегендә, кыен минутларда бер-беренә ярдәмгә килүендә. Менә тагын бер мисал: Зөбәеров үзенә бригада тупларга кереш-кәч, аңа ерак Төрекмәнстаннан Ибраһим- задә ярдәм кулы суза — үз бригадасыннан иң яхшы бораулаучы Сергей Саакян- ны җибәрә. Эшчеләргә хас эчкерсез ярдәмне чагылдырган шундый ук юлларны Ә. Бикчәитәевнең «Аккошлар Уралда кала» романында да очратырга мөмкин. Яңа тормыш тезүдә катнашу кешеләрнең рухи дөньясын баета. Мәсәлән, әсәрнең геройларыннан берсе эшче рухыннан көләргә уйлаган Хәмиткә ачуланып болай ди: «Эшче рухы революция ясаган, ул тарих ясый. Эшче булу — машина янында эшләү генә түгел ул. Эшче — дөньяда иң аңлы, иң алдынгы кеше .. Корыч кебек чыдам, солдат кебек тугры... һәм җен шикелле шат күңелле».
Социалистик яшәү рәвешенең тормышыбызга һаман киңрәк үтеп керүе эшче-
1 Г. Әпсәләмов Сүнмәс утлар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1958. 104 бит.ләр сыйныфының яңадан-яңа сыйфатларын һәм традицияләрен сурәтләүдә ачык чагыла. Болар геройлар тормышын ямьләндереп җибәрә, төрле халыклар арасында дуслык элемтәсе ныгуга ярдәм итәләр. Мәсәлән, А. Коптяеваның «Җир бүләге», Ә. Бикчәитәевнең «Аккошлар Уралда кала», Г. Ахуновның «Хәзинә» романнарында сабан туй бәйрәме, Б. Кербабаевның «Небит-даг», Р. Солнцевның «Яшел калкулыкта кызыл ат» әсәрләрендә комсомол туйлары, Ш. Бикчуринның «Каты токым» романында, М. Хәбибуллин- ның «Тау белән тау очрашмаса да.» повестенда Татарстанда яшь нефтьчеләрнең республика слеты нәкъ менә шушы максатка хезмәт итәләр. Кагыйдә буларак, мондый бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре якыннан катнаша. Шул ук «Каты токым» әсәрендә нефтьчеләрнең Язтургай авылы яшьләре белән күңел ачулары, кызыклы уен оештырулары укучыда җылы тәэсир калдыра. Авыл яшьләре белән бергәләп оештырылган мондый кичәләр-дә Зөбәеров бригадасы вәкилләре дә үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтәләр. һәр милләт вәкиле Язтургай яшьләрен үз халкы* ың сәнгате белән таныштырырга тели. Болар бөтенесе бүгенге авыл халкының социалистик интернационализм принцибы белән яшәве турында сөйли. Авыл кешеләре тугандаш милләтләр сәнгатен дә аңлый, яратып кабул- итә.
Д. Вәлиевнең «Дәвам» пьесасыннан да бер мисалга тукталырга мөмкин. Яшь кызлар—Вера, Рушания, Гәүһәр, Нюра һәм Алсу батырлык һәм матурлык турында сөйләүче татар әкиятләре белән кызыксыналар. Бу исә замандашыбызның рухи йөзендә үз иленең, үз язмышының хуҗасы булган бердәм совет халкы психологиясе чагылуын раслый.
Әлбәттә, милләтләрнең бер-беренә якынаю процессы производство. культура өлкәсендә генә бармый. Бу процессны гаилә һәм көнкүрештә дә күзәтергә мөмкин. Шул нигездә бүген катнаш никахлар барлыкка килә. Мисалга Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романыннан Гөлчирә белән Гена Антонов, Э. Касыймовның «Чул- ман — оныклар елгасы» дилогиясеннән Сәрия белән Вася Земляное, Б Кербабаевның «Су тамчысы — алтын бөртеге» әсәреннән Марина белән Аннам. Р Солнцевның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестеннан Аза Кәримова белән Путятин.
мәхәббәтен китерергә була. Катнаш никах җиңеп генә тумый. Моның өчен әле керешергә, иске кануннарны җиңеп үтәр- тә туры килә. Хәер, монда да интерна- циональләшү процессы һаман тирәнрәк үтеп керә.
Шул уңай белән Б. Кербабаевның «Су тамчысы — алтын бөртегеп романында сурәтләнгән бер эпизодны искә төшерәсе килә. Анда төрекмән егете Аннамның рус кызы Маринага өйләнүе күп кенә каршылыклар китереп чыгара. Егетнең әнисе Бостан моңа теше-тырнагы белән каршы төшә. Ул улына: «Мин сиңа ата-бабалар йоласын аяк астына салып таптарга юл куймам»,— ди. Әмма ахырда бөтенесе дә уңай хәл ителә. Шулай итеп, язучы социалистик җәмгыятьтә интернациональ бердәмлек нигезендә иске традицияләрнең яңача эчтәлек алуын, «үз милләтем», «бүтән милләт» дигән төшенчәләрнең акрынлап төшеп калуын күрсәтүгә ирешкән.
Мәсәлән, Татарстанда катнаш никахлар күптән инде гадәти хәлгә әйләнде. КамАЗда һәр өч егетнең берсе бүтән милләт кызына өйләнә. Шуңа да бу процесс татар әдәбиятында совет халыкла-рының экономика һәм культура ягыннан бер-берләренә якынаюының табигый дәвамы итеп яктыртыла. Мисал өчен Крас- ноярскида яшәүче Р. Солнцевның КамАЗ материалына нигезләнеп язылган «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестен китерергә була. Рус егете Путятин белән татар кы-зы Аза Кәримованың туен үткәрү өчен әсәр геройлары Алмаз Шәһидуллинның туган авылына татар йолаларын өйрәнергә баралар. Монда алар татар халкының көнкүреше, җырлары, шаян такмаклары һ. б. белән танышалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, комсомол туе бик күңелле уза.
Совет язучылары яңа социалистик яшәү рәвешен сурәтләү белән беррәттән. искелек калдыкларына һәм һәртөрле хорафатларга каршы көрәшне дә игътибардан читкә калдырмаска тырышалар Әй-тик, диннең кешеләргә һәлакәтле йогынтысын күрсәткән әсәрләр аз түгел. Бу уңай белән «Каты токым» романындагы -казакъ егете Сапарбайның аянычлы хәле, Ю. Трифоновның «Сусынны басу» әсәрендәге терекмән егете Моратовның язмышына аваздаш булуын әйтеп үтәсе киле. Әмма авторлар тарафыннан ул геройларның язмышы төрлечә хәл ителә.
Мәсәлән, Ю. Трифонов романында бригада Моратовның язмышы белән бөтенләй диярлек кызыксынмый. Герой монда үзен кимсетелгән итеп сизә. Тик икенче бригадага күчү генә Бәшим Моратов язмышын уңай якка үзгәртеп җибәрә. Ә язучы Ш. Бикчурин сурәтләгән күп милләтле коллективта исә казакъ егете Са- парбайга барысы да ярдәм кулы сузалар, аңарда тормышка карата мәхәббәт уяталар. Шул рәвешчә, әдип үз әсәрендә шәхес тәрбияләү, аның интеллектуаль һәм социаль-психологик табигатен формалаш-тыру проблемасына бөтенләй башка яссылыктан якын килә.
Игътибарны күп милләтле совет әдәбиятына характерлы тагын бер моментка юнәлдерәсе килә. Ул да булса — тел проблемасы. Хәзер халыклар бөек рус теле ярдәмендә һаман ныграк милли бәйләнешкә керәләр. Шуңа күрә дә язучылар үз геройларының ике телдә дә сөйләшүенә зур игътибар бирәләр. Бу җәһәттән А. Коптяеваның «Җир бүләге» романыннан бер өзек китерәсе килә. Бораулау мастеры Мостафа Гайнетдинов дусты Юра Тризнга болай ди: «Мин рус телендә кайчак ялгышам, басымны дөрес куймыйм. Аның каравы, Пушкинны оригиналда укыйм. Ә синең Габдулла Тукайны укыганың бармы?
— Әлбәттә. Әмма тәрҗемәдә генә. — Юра, үз сүзен расларга теләгәндәй, Тукай шигырьләреннән берничә өзек укып күрсәтә... Әмма Мостафаның һич кенә дә бирешәсе килми.
— Ә син менә татарча беләсеңме соң?!
Юра. гаҗәпләнеп, кулларын җәеп җибәрә.
— Юк, Советлар Союзында руслар белән тагарлар гына яшәсә, бу бер хәл булыр иде. Үзең уйлап кара, анда йөздән артык милләт яши. Шулай булгач, монда уртак телдән башка мөмкин түгел...» (212 бит.)
Шул характердагы мисалларны югарыда искә алынган милли телдә иҗат итүче язучылар иҗатыннан да китерергә мөмкин булыр иде. Алар бертавыштан үз геройларының тормышында рус теленең прогрессив роль уйнавын күрсәтергә ты-рышалар. Ченки рус теле белем алуда, профессиональ осталыкларын күтәрүдә, башка милләт вәкилләре белән аралашуда һәм башка елкәләрдә теп чараларның берсе булып чыга. Шушы һәм бүтән
факторлар совет халкының ике телне өй-рәнүләренә алып килә. Татар һәм бүтән милләт язучысы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткәндә кайбер сүзләрне, мәсәлән, мәкаль, әйтем һәм фразеологик әйләнмәләрне шул телдә калдыру, үз чиратында рус телен баету белән беррәт- тән, һәр аерым халыкның тел байлыкларына да киң дөньяга чыгу мөмкинлеге ача. Моны, аерым алганда, «Каты токым» романының рус теленә тәрҗемәсендә дә күрергә була. Язучы үз геройларының характерын, холкын, көнкүреш шартларын тасвирлаганда милли тел лексикасына шактый зур урын бирә. Төрле милләт персонажлары сөйләшендә аерым татар сүзләре, тәгъбирләре очрый. Аларның мәгънәсе тәрҗемәдә бирелсә дә, аларны контексттан болай да аңларга мөмкин. Мәсәлән. «Катык», «әйрән», «түбәтәй», «рәхмәт», «бабай» «шайтан» Һ. б. кебек татар сүзләрен тәрҗемә итүнең күптән хаҗәте юк. Шушы ук фикерне «аман», «кышлак», «кымыз», «кушак» ише казакъ сүзләренә, «батька» кебек украин тәгъбиренә карата да әйтеп була.
Язучы Ш. Бикчурин иҗат иткән төрле милләт геройларының сөйләше үзенчәлекле һәм оригиналь. Алар бер-берләрен аз гына да кабатламыйлар, һәркай- сының үз тавышы, үз моңы бар. Әсәрне рус теленә тәрҗемә иткәндә персонажлар сөйләшендәге бу үзенчәлекне та-лантлы язучы В. Чивилихин тулысынча диярлек бирә алган. Шуңа да тәрҗемәдә татар теленең җанлы агышын ишеткәндәй буласың.
Роман Солнцев та үзенең «Яшел калкулыкта кызыл ат» исемле повестенда ике тел — рус һәм татар теленнән оста файдалана. Шул рәвешчә, телләрнең берберенә бәйләнеше һәм йогынтысы нәтиҗәсендә аларның гармонияле үсешен тагын да ачыграк күз алдына китерәсең.
Бу мәкаләдә социалистик яшәү рәвешенең әдәби процесска йогынтысы проблемасының кайбер аспектлары гына карал үтелде. Әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр аның төрле якларын ныклап өйрәнүне дәвам итәрләр һәм үз ачышларын бөтен әдәбиятыбызның уртак казанышы итә барырлар дип әйтәсе килә. Яшәү рәвешебездәге прогресс һәм казанышлар моңарга ныклы ышаныч тудыра.