Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК


СУД ОЧЕРКЫ 1
ндрей Солнцев утырган зәңгәр «Москвич* район прокуратурасы урнашкан йорт янына килеп туктады. Ул битен-кулын юып, кабинетына керергә генә өлгерде — ишек шакыдылар.
— Рәхим итегез!
Бусага төбендә олы яшьләрдәге бер хатын күренде. Ачык ишек катында тукталып калды.
— Прокурор сез буласызмы? — Хатынның тавышы шактый коры һәм дорфа иде. Әле генә кабинетына үтәргә тартынып торган димәссең үзен.
— Әйе, прокурор мин булам,—диде Андрей Солнцев. — Утырыгыз!
Унбиш ел буе прокуратурада эшләгән кеше ул — бик яхшы белә: бирегә берәү дә шатлык уртаклашырга, сөенечен белдерергә килми. Аның ишеген шакыйлар икән инде — димәк, кемнеңдер хафасы, кайгысы, күңел ярасы бар. Кайдадыр закон бозылган, кайсындыр урынсыз рәнҗеткәннәр — шундый чакларда кешеләр прокурорга килә.
— Димәк, дбрес кергәнмен...— Хатын тирән сулап көрсенде дә Солнцев күрсәткән урынга утырды. — Улыма нәрсә булыр икән инде, иптәш прокурор? — дип, аңа төбәлде. Карашы хәсрәтле.
— Улыгыз кем соң?
— И, зиһеннәрем таралган инде!.. — Апа чал кергән чигә чәчләрен сыпырып алды да аңлатыбрак сөйләргә кереште:
— Анатолий Бусаревны соравым, иптәш прокурор. Аның әнисе мин. Нинди язмыш көтә икән Толигымны?
— Алдан әйтеп булмый, — диде прокурор йомшак кына итеп. — Улыгызның җинаять эше судта каралыр, хөкем карарын да суд чыгарыр. ж
— Толигымның җинаятьтә катнашуына ышанмыйм мин, иптәш прокурор!
— Андрей аның уй-хисләрен бик яхшы аңлый. Кайсы ана үз баласын җинаятьче итеп күрергә риза булыр икән?! Бусарева да прокурорга улының тормышын сөйли, үзләренең ничек яшәүләрен аңлата. Ана-
' Искәрмә Кайбер исемнәр үзгәртелде.
Г. «К У.» ** 10.
ОЧЕРКЛАР
97
толийның янәсе бер кара гамәле дә юк, булмаган ди. И ана күңеленең садәлеге! Ә Андрей Солнцев җинаять эше кәгазьләрен укып белә: Анатолийның кара эзләре шактый тирән уелган. Аларны ана күз яше белән генә юып булмаячак. Шулай да прокурор аның сүзен бүлдерми.
Анатолий Бусарев Казанда туып-үскән, җиденче классны тәмамлаган, һөнәр училищесында да укып йөргән. Бер автохуҗалыкта машиналар ремонтлаучы слесарь булып та эшләгән. Әнисе ул көннәрне сагынгандай искә төшерә.
Шулай да Бусаревлар капкасын милиция шакырга мәҗбүр була. Каян килеп диген әле — Куйбышев районыннан. Өйдә тентү үткәрәләр. Монысы инде өйдәгеләрнең башы өстендә аяз күктә ялтыраган яшен төсле тәэсир итә.
— Шунда гына күзләрем ачылды, иптәш прокурор. Сукыр булып яшәгәнмен икән, дөм сукыр булып!.. Уйлыйм-уйлыйм да аптырап калам: безнең улларыбызны кем юлдан яздыра шулай?.. Нигә эндәшмисез, иптәш прокурор?..
Тикшерү эше төгәлләнмәгән. Ачыкланасы нәрсәләр байтак.
— Нәрсә ачыклап торасың инде аны! Кемдер аздырган аны, начар юлга этәргән.
— Ярый, сезнеңчә дә булсын, ди. Анатолийны кайсыдыр аздырган дип фараз кылыйк, — диде прокурор. — Тик ул үзе моңа ничек караган? Әйтегез әле, тентү вакытында өегездә нәрсәләр табылды, хәтерлисезме?
Солнцев тентү нәтиҗәләрен бик яхшы белсә дә, җавапны җинаятьченең әнисеннән ишетәсе килде. «Минем балам гаепсез», дип килгән бит ул.
Ханым беравык тынып торды — нидер исенә төшерде, ахрысы.
— Хәтерлим, иптәш прокурор, хәтерлим. Ике чалбар таптылар, затлы ике свитер. Аларны милициягә Толя үзе алып бирде.
— Бу әйберләрне кем алып кайтты соң?
— Толя.
I — Кайдан, нинди акчага? Монысы сезгә билгелеме?
Хатын дәшми торды.
— Минем улым — әйбәт, башкаларныкы — начар. Сезнеңчә, шулай килеп чыга түгелме?
— Кешедә эшем юк, — диде хатын.
Бусарева урындыктан торды да ишеккә таба китте. Бусагада тукталып, янә сораулы карашын прокурорга төбәде:
— Толяның язмышы ничек хәл ителер?
— Соңгы сүзне һәр вакыт суд әйтә. Анда сезне дә чакырырлар. Ханым чыгып китте.
Берничә көннән суд булды.
Июль — җәйнең иң матур чагы. Бу вакытта Куйбышев районы якларына килүчеләр арта. Идел буе, нарат урманнары, матур табигать кешеләрне магниттай тарта сыман. Шимбә-якшәмбе көннәрендә пристань тирәләре шау-гөр килеп тора.
Шундый иртәләрнең берсендә районның Бурак авылына ике кеше килеп төште. Аларның берсе Сергей Шапкин — шушы авылда туып- үскән егет. Егерме өч яшьлек әзмәвердәй бу кеше Казанда яши, моторлар төзү заводында эшли. Авыл халкы аны бик яхшы белә. Ел саен диярлек бер үк вакытта ялга кайта Сергей. Аның әтисе — совхозда тракторчы, әйбәт исәптә. Әнисе дә эшчән, уңган хатын. Сергей — дүрт баланың өлкәне.
Шапкиннар капкасын ачып кергән кешеләрнең икенчесе авылда берәүгә дә таныш түгел иде. Кулында сумка, аркасына ялтырап торган гитара аскан. Сергейлар өенә ул шулай килеп керде.
Егерме көн тора бу кунак. Шул арада Шапкиннар гаиләсендә үз кеше булып җитә. Гаҗәп тә түгел. Монда аңа беркем сынап карамый, * син кем дип төпченми. Сергей чакырып китергән икән—димәк, өлкән Шапкиннар кунакны сыйлаячак. Тәртибе шул инде, кунак төшә — ит < пешә, дигәннәр бит борынгылар. Гаилә башы картларның бү сүзенә > үзеннән дә өсти: кунак төшәме — куй өстәлеңә тулы шешәне? Хуҗа * агайның үз түре башына утырткан кунагының кулларында кытай ка- < расы белән энә чәнчеп яздырган сүзләргә дә исе китмәде. Малае да, 5 дөресен әйткәндә, үзе чакырып китергән кунакны рәтләп белми икән. <£ Аның хакында белгәннәрне яза калгач, нибары берничә юлга сый- £ ган. Прокурор алдында яткан папкада ул кәгазь.
«Май башлары иде. Үзем яши торган йорт подъездында мин Ковалев фамилияле бер егет белән таныштым. Исемен, әтисенең исемен со- _ рамадым, үзе әйтмәде. Безнең арада алай олыдан кубып «фәлән фәлә- Z нич» дип сөйләшү юк инде. Аны белгән малайлар барысы да «Соры» н дип кенә йөртәләр. Мин дә шулай эндәштем. Ул күптән түгел генә әллә кай яктан кайткан диделәр. Кызыксынып тормадым. Безнең 2 йортта апасы, җизнәсе, әнисе яши. Үзе бер урында да эшләмәде. Ае- с рылмас дуслар булмасак та, вакыт-вакыт очрашкаладык. Кайчагында - ул мине кибеткә аракы эчәргә чакыра иде, ләкин аның белән шешә- < дәш булмадым. Мин отпускага җыенгач, Ковалев та иярде. Гитарасын 1 аркасына асты да юлга чыкты...» г
Хәзер инде аның үзе турында башкалар язган бер кәгазьгә — ул * эшли торган цех начальнигы, партбюро секретаре, профком председателе имзалары белән расланган характеристикага күз салыйк: «Сер- £ гей Шапкин — тәҗрибәле электромонтер, үзен яхшы яктан гына күр- g сәткән эшче. Хезмәтенә намус белән карый, дисциплина бозу очраклары юк. Йөкләмәләрне вакытында һәм төгәл үти. Белемен күтәрергә тырыша, үзлегеннән укый. Иптәшләре арасында абруйлы».
Прокурор шушы ике язманы янәшә куеп беравык уйланып утырды. Сәер хәл: Шапкин белән Соры — бер-беренә һич тә охшамаган кешеләр. Берсе — эшче, икенчесе — җилкуар. Сергей — гаилә башлыгы, куен кесәсендә комсомол билеты йөрткән. Сорының кесәсендә — пычак та аракы шешәсе. Бер-береннән аерылып торган шундый кешеләрнең очрашмый калуы мөмкин идеме? Әлбәттә. Сергей Шапкин уяурак булса, аның ата-анасы кунак егеткә таләпчәнрәк карасалар, хәл икенче төс алыр иде.
Степан Ковалев — яше белән түгел, күргәннәре ягыннан карт чыпчык, аны кибәккә алданыр димә. Шуны раслый торган бер документын янә күздән кичерде прокурор. Монысы Әлки районы халык судының хөкем карары. Аны тыңлаган чакта гаепләнүче Степан Ковалевка нибары унбиш яшь булган.
Самолет Базарлы Матак аэродромына төшә. Казаннан килгән Степан Ковалев самолеттан чыга да, җәяүләп кенә Биктимер авылына таба юнәлә. Юлда аңа бер кеше очрый. Якын-тирәдә бүтән адәм заты күренмәгәч, җинаятьченең күзләре ялт-йолт килә башлый. Ул. җәһәт кенә борылып, юлчы каршысына баса да:
— Акча бир! — дип боера.
— Булмаса каян алыйм? — ди юлчы, куркып калмый. Ковалев яныннан узып китә. Степан аның аркасына пычак белән кадап берничә җәрәхәт ясарга өлгерә.
Яралы Габделбәревны больницага озаталар.
Җинаятьчене шактый вакыт эзләгәннән соң кулга алалар. Суд аны «ч елга хезмәт белән төзәтү урынына җибәрергә карар итә. Балигъ
булмавы аркасында гына котылып кала Ковалев. Өч еллык сынау шарты белән иректә калдыралар. Бер ел да узмый, ул янә хөкем ителә. Суд карарында аның яңа җинаяте болай аңлатыла: «Ике ай буе эшсез йөргән Степан Ковалев, исерек килеш, ачкыч яратып, «Казань- химстрой» тресты гаражын ача һәм шуннан М-21 маркалы автомашинага утырып чыга. Казан буйлап төрле урыннарда җилдергәннән соң, автомобильне Ленинград урамында ташлап калдыра...
РСФСР җинаять кодексының 212 статьясы нигезендә, Ковалевны бер елга, Әлки халык суды тарафыннан билгеләнгән җәзаның да өлешен кушып, барлыгы ике елга иректән мәхрүм итәргә».
Бер язучы әйтмешли, бушлай калач ашата торган урында да булып кайта егет. Анда аңа «Соры» кушаматы тагып җибәрәләр. «Эшкә көтәбез, рәхим итегез!», «Заводка төрле белгечләр кирәк», «Яшьләрне һөнәргә өйрәтәбез» дигән игъланнарга күз дә салмый йөри.
Сергей Шапкинның ата-анасына кунакка менә шундый шомарган адәм килә. Яңа сауган сөт тә эчә, авыл каймагы да ашый, Актай елгасында коена, көннәр буе кызынып комда ауный. Ял гаҗәеп күңелле уза. Семьядагы төпчек малай — Генаны әйткән дә юк инде — кунак яныннан китми. Кушкан бер йомышын үтәп тора. Казандагы һөнәр училищеларының берсендә укучы бу малай нигәдер Ковалевка ярарга тырыша, хәтта ялагайлана да. Сәбәбен сорасаң, мөгаен, Гена үзенчә аңлатып та бирер иде. Соры — көчле, таза, тәвәккәл егет. Гитара уйнауларын тыңлап утыру —үзе бер рәхәт. Беркайда ишетелмәгән угры җыру ларын да әйттерә башласа, авызыңны ачасың да карап торасың инде. Бу яктан артистлык бар Ковалевта. Аннары тагын беренче көнне үк авылның иң усал егетләре белән дуслашты бит ул. Илдус Газиев, Әнвәр Баһаветдинов аның тирәсендә биеп кенә йөриләр. Менә нинди көчле кеше ул Соры...
Сергейның ял вакыты төгәлләнеп килә. Әнисе хушлашу мәҗлесе үткәрергә уйлый, шуның хәстәренә керешә. Аракы сатып алалар, аш- су әзерлиләр.
Табын уза. Кунакның рәхмәт әйтер көне җитә. Ковалев бу рәхмәтне үзенчә белдерә.
Августның унҗидесе. Бурак авылы клубында кино куела. Картинадан соң — бию кичәсе. Соры да шунда, клуб тирәсендә кайнаша. Яшьләр төн уртасында гына таралалар. Инде кайтырга чыкканда. Соры гитарасын аркасына аса да Гена Шапкинга пышылдый:
— Илдус белән Әнвәргә әйт, минем янга килсеннәр!
Гена тегеләрне чакырып китерә.
— Бер эшкә киттек, егетләр,— ди Ковалев, сүз озайтып тормыйча.
Егетләрне кибет янына алып килә. Аның артына чыгып, каяндыр тимер табып ала да амбар йозагын каерырга тотына.
Ыңгырашкан шикелле шыгырдап тимер йозак ачыла. Эчкә үтеп, Соры әмер бирә:
— Ну, Гена, әйдә, чум!
Илдус белән Әнвәр урамда күз-колак булырга кала. Соры аларның һәркайсына аракы өләшә. Гена үзе ала — ун шешә эләктерә, Илдускә — өч. Әнвәргә биш шешә тоттыралар. Чалбар кесәләренә ике шешә тыгып, Соры шундук Валя Авдеева янына йөгерә. Атаманнарыннан
аерылган өч карак, урланган аракыларны алып, Шапкиннарның печәнлегенә менеп ята. Егетләр Сорының кайтканын көтә, ә ул. юк та юк. Офыкта таң беленә башлаганда, Илдус белән Әнвәр дә авылларына — Көеккә кайтып китә, ә Гена Сорыны каршыларга бара. Алар урамда очрашалар.
— Әйдә, мәктәпкә киттек!
— Мәктәпкә?!. Ни калган анда безгә?
— Соры әйткәч, калган, димәк. Әйдә!..
Алар мәктәпкә юнәлә. Ковалев тикмәгә генә йөрмәгән икән бу тирәләрдә. Кайсы йозакның ничек ачылганын, кайсы тәрәзәдән нинди бүлмәгә керергә мөмкин булуын — барын да чамалаган. Генага әмер биреп кенә тора. Тегесе үзен сигез ел укыткан, кулына белем таныклыгы тоттырып чыгарган мәктәпне талый. Соры куша, Гена үти. Мәктәп магнитофоны, тагын ниндидер әйберләр Шапкиннар печәнлегенә күчә.
Көннәрен Соры кунак булып, ял итеп кенә уздырмаган икән — кайда ни ятканын караштыргалаган, үз тирәсендә чуалган малай-шалай, егет-җилкенчәкнең йомшак якларын да өйрәнгән. Гена Шапкин— аның өчен борын асты кипмәгән бер малай гына. Генаның кесәсендә өр-яңа паспорт булуын да, комсомол билеты барлыгын да белә Соры, һөнәр училищесында фрезерчы профессиясе үзләштерүе дә аңа мәгълүм. Кавырсыны ныгып җитмәгән малайны үз ягына аудару өчен, бер стакан «зәмзәм суы» җитә.
Илдус белән Әнвәрне исә Ковалев аракы белән түгел, гитара, җыр ярдәмендә тозакка каптыра. Прокурор бу егетләргә бирелгән характе-ристикаларны укыган чагында. Соры үз колагына үзе ышанмыйча утырды. «Газиев Илдус, 1957 елда туган, техникумда дүртенче курста укый. ВЛКСМ члены. Техникумга А. Алиш исемендәге совхоз дирекциясе, партия оешмасы рекомендациясе белән килде. Өч курсны яхшы тәмамлады, үрнәк тәртипле булды. Тыйнак, үз-үзен тотышы әйбәт. Җәмәгать эшләрендә катнаша — ике ел рәттән стенгазета редколлегиясенә сайланды. Спорт белән даими һәм актив шөгыльләнә. Казан шәһәре боксчылары ярышында икенче урынны яулады. Укый башлаганнан бирле техникумның тулай торагында яши. Тәртип бозганы юк. Беркайчан да шелтәгә тартылмады. Газиев җинаятьтә катнашты дигән хәбәр барыбызны да бик гаҗәпләндерә...» «Баһаветдинов Әнвәр, 1957 елда туган, милләте татар, ВЛКСМ члены. Техникумда тулаем алганда «3» ле, «4» ле билгеләренә укый, дүртенче курска күчте. Белем алырга зур кызыксыну күрсәтмәсә дә, тәртипле укучы. Сәбәпсез дәрес калдырганы юк. Җәмгыять эшләрендә актив түгел, ләкин кушылганны вакытында үти. Оялчандаз сүзле, кешеләр белән күп аралашмый, әмма танышлары арасында бигүк тартынучан түгел. Мотоциклчылар түгәрәгендә укыды. Спорт белән шөгыльләнми. Тәртип бозганы өчен, тулай торактан чыгарылды».
Гена Шапкин гомерләрен намуслы хезмәт белән кичергән ата-ана- сының исеменә тап төшерүдән чирканмый — кибет басуда катнаша.
Илдус Газиев разрядлы боксчы булуын бөтенләй оныта. Сорының күндәм хезмәтчесенә әверелә. Ә бит аның бер хәрәкәте, бер сүзе җитә иде.
Әнвәр Баһаветдинов та — типсә тимер өзәрдәй егет — яңгырга эләккән көзге чебештәй, каушап кала.
Августның унсигезе.
Мәктәп директоры Казакова иртүк магнитофон урлануын белеп ала һәм, акт язып, милициягә бара.
МӘГЪСҮМ НАСЫЯБУЛЛИН ф ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК
Кибетче Надежда Никитина, кибетнең ачык булуын күргәч, башта үз-үзен шелтәли. «И-и, хәтер диген инде, тавык мие ашаган нәрсә, бикләргә онытканмын лабаса», дип сөйләнә-сөйләнә йозакка үрелә. Аның биге каерылган, тимер өстендә «тырналган» эзләр ялтырап ята. Кибетче шикләнә кала. Амбарда бер әрҗә аракыны тапмагач, тиз генә авыл Советына йөгерә...
Унтугызынчы август таңында «дуслар» шул ук печәнлектә хушлаша. Ә кунак алардан соң да калып, йокысын туйдыра. Төштән соң гына кайту юлына чыга.
Шапкин Сергей: «Сәгать дүртләр тирәсендә әти трактор белән кайтты. Безне утыртып, олы юлга чыгарды. Соры өстендә әтинең фуфайкасы иде. Шуны салып биргәндә, кесәләреннән җиде шешә аракы чыкты. Соры берсен ачып эчте, икесен кесәсенә, берсен минем сумкага тыкты. Өч шешәне әтигә сузды.
— Кирәкмәс, Соры, — диде әти.
— Күчтәнәч! — диде Соры. Шулай дигәч, әти шешәләрне алды.
Казанга Соры белән бергә кайттык. Гитарасын, гадәтенчә, аркасына аскан иде. Магнитофонны кечкенә генә сумкада алып кайтты...»
Надежда Никитина: «Миңа паромда аракы эчкәннәрен җиткерделәр. Эчүчеләрнең берсе Сергей Шапкин булган. Шуны ишеткәч тә, Сергейның әтисе белән сөйләштем. Кибеттән урланган бер әрҗә аракы турында әйттем.
— Шулар кулы уйнамадымы икән? — дип, шигемне дә белдердем. Ул бераз уйланып торды да:
— Сергей ике көннән кайта, сөйләшербез, мин сезгә хәбәр итәрмен, — диде.
Ике көн генә түгел, атналар үтте — Сергей Шапкин кайтмады, әтисе күренмәде.»
Кунакны озатканнан соң атна-ун көн үткәч, Казаннан Гена кайта. Никитинага уллары белән сөйләшеп карарга сүз биргән Анатолий Шапкин урланган аракы турында читләтеп тә сорашып карамый. Гена да «разведкага» гына кайткан булса кирәк. Авылда аны ай күрә, кояш ала. Шундук Казанга китә һәм Соры янына йөгерә. Күрәсең, анда «барысы да тыныч» дип хәбәр иткәннәр. Теге «юмартлана» — юанычлы сүз китергән малайга үзе үк мәктәптән урлаган магнитофонны бүләк итә.
Ни өчен Анатолий Шапкин сүзендә тормаган? Соры калдырган кунак күчтәнәче аның да телен бәйләп куйган, күрәсең. Хәвефле хәбәрнең очына чыгарга теләп, кыл да кыймылдатмый ата кеше. Коточкыч ваемсызлык!
Ваемсызлык — бик хәтәр күренеш.
Шапкин кебек ваемсыз-гамьсезләр күләгәсендә караклык та, гаделсезлек тә, алдашу да яши ала. Явызлыкка, кара эшләргә кочакны киң ача ваемсызлык. Зирәк акыллардан берәү әйткән ди бит әнә: «Дошманыңнан курыкма, иң яман чиктә ул сине үтерә генә ала, дустыңнан да курыкма, иң әшәке чиктә аның сиңа хыянәт итүе генә мөмкин; ваемсызлыктан курык — ул үтерми дә, хыянәт тә итми, әмма ваем-сызларның сүзсез ризалыгы белән җир йөзендәге бик күп кара эшләр—явызлык, хыянәт, үтерүләр яшәп килә».
Әйе, ваемсызлык — кеше җанының кара сазлыгы ул. Анда гайбәт бакасы да, агулы елан да — кыскасы, төрле хәшәрәтләр үрчергә урын табыла.
Күргәнебезчә, Шапкин ваемсызлыгы, пәрдә сыман урап, каракны саклап тора. Ә шул пәрдә артында Соры яңа җинаятькә әзерләнә.
Кулларын кесәсенә тыккан килеш ишегалдына сызгырынып йөргән Соры август кичләренең берсендә якыннан гына узып баручы бер танышын күреп ала. Соры аның каршысына килеп баса да, җилкәсенә кулын салып, хәл-әхвәл сораша башлый. Әлеге кеше Казандагы автохуҗалыкларның берсендә слесарь булып эшләүче Бусарев икән — Куйбышев районы прокуроры Андрей Солнцевка киңәшкә килгән хатынның улы. Эштән кайтып кына килеше икән, шулай да кайдадыр бераз «төшереп» өлгергән инде. Ковалев аңа кайсы яктан суктырырга кирәген бик тиз төшенә:
— Хәлең бигүк шәптән түгел, ахрысы. Толя, әйдә безгә кереп чыгыйк,— ди ул.— Минем запас та бар.— Соры, гадәтенчә, күз кыса. Анатолийны җитәкләп диярлек кухняга алып керә. Зур стакан тутырып аракы сала.
— Бер тында эчеп бетерә алсаң, егет син!
Сынатмаска тырыша Анатолий, стаканны әйләндереп каплый. Бераздан, икесе дә кызып җиткәч, күршеләрнең инде телләре телгә йокмый.
— Авылда булганың бармы, Толя? — днл сорый Ковалев.
— Эх, кая инде ул безгә! — ди теле көрмәкләнгән Анатолий. — Син ышанасыңмы, Соры, авылны күрмәгәнемә җиде ел инде.
Ковалев сызгырып куя:
— Фью-ют!.. Син андагы рәхәтлекне күрсәң парии.
— Син йөреп кайттың, ахрысы.
— Шуңа сөйлим дә инде, Толик. Авылда булып кайтырга исәбе юкмы икән бу егетнең дә дим.
— Мин эштә бит, Соры, кем җибәрсен?
— Бер-ике көнгә сорап кит!
Казанда башланган бу сөйләшү, ике көн узгач, Куйбышев районының Көек авылында, Таһир Шәйхаттаров өендә дәвам итә:
Авылга көндез үк килеп төшкән Соры иске дусларыннан Әнвәрне дә, Илдусны да таба алмый. Урам буйлап ачуыннан сүгенә-сүгенә барганда, язмыш аның юлына тагын бер корбанны — Таһирны чыгара. Мәләкәстә эшләүче бу егет тә ялга кайткан икән, теге чакта клубта очрашып та өлгергәннәр. Ковалев «иске танышны» ычкындыра торганнардан түгел инде.
Өйдә Таһир аларны өстәл янына утыртып, самавар китереп куя. Ковалев исә кесәләреннән берничә шешә чыгара.
— Безнең самавар шушы булыр, энекәш. Утсыз кайный, сусыз пешерә торганы.
Шулай итеп, чәйгә чакырылган кунаклар «мәй» чөмерергә керешә. Таһирның әти-әнисе уракта, боларга — аулак өй. Көн буе кәеф-сафа коралар. Кичкә таба Әнвәр белән Илдус та кайтып керә. Мәҗлес караңгы төшкәнче дәвам итә.
Сәрхүшләр төркеме, Таһирлардан чыгып, Илдусларга табан барганда, Ковалев урамның каршы ягында торган, кирпечтән салынган зур кибеткә ишарәли:
— Бу кәнүпппгне бераз чистартырга кирәк булыр, егетләр! — ди. — Мин аның эчендә кайда ни ятканын теге чакта ук мыекка ураган идем...
Көек егетләре кибетне талауда катнашудан баш тарталар. Ләкин, кунакның хәтерен саклап, аның бу «эшен» беркемгә дә әйтмәячәклә- ренә ант итәләр. Антлары да йөзәр грамм белән ныгытыла.
— Без урам аша карап торырбыз, — ди егетләрнең берсе. — Илдуслар коймасы буеннан...
■ а Е > а X М НАЗЫИВУДЛИИ ф ЧАКЫРЫДГАЦ &УНАМ, ф
Көек егетләренең намусы уянмый. Авылларын талыйлар бит, югыйсә. Ә боларның ник мыек төге селкенсен. Бөтенесен икешәр стакан аракыга саталар. Авыр-авыр чемоданнар, кабарынкы портфельләр тоткан Соры белән Толя сакта торган дуслары янына киләләр. Ковалев маңгай тирләрен сөртә:
— Кәҗә маем чыга язды, билләһи... Бөтенесе тәртиптә,— дип Илдуска борыла. — Аякка кияргә берәр нәрсә алып чык әле, малай. Минекеләр тәмам тузды. — Ул босоножкаларын салып койма буена ыргыта.
Газиев өйләреннән бер пар туфли алып чыга.
— Я машина, я матай кирәк, малайлар, — ди Соры. — Ягез, миләрегезне кыймылдатып карагыз әле: кайсы өйдә транспорт бар? Тизрәк уйлагыз!..
— Ат кына алыгыз, — ди Илдус.
Илдус Газиев аңлатмасыннан: «Бишәүләп совхозның ат абзарына юнәлдек. Урамда Соры миңа үз кулындагы портфельне тоттырды. Шәйхаттаров белән Баһаветдинов та берәр чемодан күтәреп бардылар. Бикле капканы ватып, ат абзарына үттек. Бусарев дирбия алды. Таһир ат чыгарды. Бергәләп җиктек тә дилбегәне Толяга тоттырдык. Арбага менеп утыргач. Соры бер чемоданны ачты. Ул коньяк, төрле шәраблар, кыйммәтле консервалар, папирос, сигарет пачкалары белән тулы иде. Бер шешәне алып, Соры безне коньяк белән сыйлый башлады».
Тагын ике-өч сәгатьтән тирә-як авылларында хәбәр тарала:
— Көек кибетен басканнар!..
Райподан килеп җиткән ревизорлар кибеттә 2.332 сумлык товар җитмәвен исәпләп чыгара. Абдулла Алиш исемендәге совхоз, прокуратурага мөрәҗәгать итеп, югалган арба, ат өчен дәгъва кузгата.
Тикшерү башлана. Юрама өстенә юрама туып кына тора. Шикнең берсен ачыкларга өлгермиләр, шыксыз кара күләгә булып, икенчесе каршыга баса. Күпләргә шик төшә. Тикшерми калырга ярамый, ә тикшерү — кемнәрдәндер сорашу, төпченү, эзләнү ул. Казандагы «Урак һәм чүкеч» заводыннан килгән шофер белән сөйләшү була. Кибетченең иреннән шикләнәләр. Донбасстан кайткан кунаклар, читтән килеп эшләүче төзүчеләр, шоферлар — барысы да бик нечкәләп тикшерелә. «Урлашуда катнашмаганмы? Караклар турында белмиме?» Җинаять йомгагының тотыныр очы булмагач, эзләү озакка сузыла.
Көек авылы бу вакыйганы авыр кичерә. Гомердә булмаган хәл бит! Ә җинаятьченең кем булуын белүчеләр Сорыга биргән антларын истә нык тота. Җинаятьчеләрнең икесе Казанга шыла, берсе — Мәләкәскә, Илдус белән Таһир тел чишми, алар үзләрен гаепле итеп күрми.
Әнвәр Баһаветдинов: «Без урлашуда катнашмадык. Урланган әйберләрдән дә берни алмадык. Алар бөтенесен дә үзләре белән алып китте».
Таһир Шәйхаттаров: «Бергәләп коньяк эчтек. Ничә шешә булгандыр — әйтә алмыйм. Исерек булганмын. Эчкәннән тыш, Соры безгә тагын яртышар коньяк калдырды, шунысын хәтерлим...»
Көек егетләренең өчесе дә, сакта торып, җинаятьтә катнаша. Закон шулай карый. Җинаять турында тиешле урынга хәбәр итмичә, алар үзләренең гаепләрен тагын да арттыралар.
Ил законнарыннан тыш, авыл халкы үз күңелендә саклаган, бо- рын-борыннан күчеп килә торган изге тәртип-йолалар бар. Көектә — намус, вөҗдан, тыйнаклык барыннан да өстен куела. Бу авыл илгә соклангыч батырлык күрсәткән кешене — Абдулла Алишны биргән. Аның тыйнаклыгы, батырлыгы белән бөтен авыл горурлана. Өч егет шушы авыл битенә кара яга. Көек халкы җинаятькә шулай карый.
Ниһаять, тикшерүчеләр Соры ташлап киткән босоножкаларны та- < бып ала. Шул аяк киеме һәм кибет идәненнән кырып алынган балчык ® кантарлары экспертизага җибәрелә. «Кибеттә шушы босоножканы ки- * гән кеше булган» — экспертиза нәтиҗәсе шундый. Милиция инде шул < кешене эзли. £
Өч егет Соры турында бер сүз дә ычкындырмый. Ә Ковалев үз g эшендә. Көек кибетен талап киткәннән соң ай ярым узгач. Казан з урамнарының берсендә берәүгә пычак белән кадый. Гадәттәгечә, исе- < рек була. РСФСР җинаять кодексының 108 статьясында күрсәтелгән җинаять. Җәзадан курыккан Соры качып-посып яши башлый.
Тагын өч атна уза. Степан Ковалев нәүбәттәге корбаны итеп үсмер ® Усмановны сайлый. Сорының йомышларын үтәп йөри-йөри, бу малай ч укуын ташлый, эчәргә-тартырга өйрәнә, кечкенә «бүре» булып китә. =: Көннәрнең берендә Ковалев аңа «эш» куша: квартира таларга. Мили- * ция аларны шул кара шөгыльләре вакытында эләктереп ала. Соры, га- с дәтенчә, бөтен гаепне Усманов өстенә өяргә маташа. Үзе җиңел генә 3 котылмакчы. Бу вакытта инде Куйбышев район милициясе аны кибет басучы карак буларак кына түгел, өч тапкыр урлашкан җинаятьче г итеп эзәрлекли иде. Кешегә пычак белән кадаган Сорының Казанда s Ленин районы халык судында да җинаять эше ябылмаган була әле. >• Шулай итеп, Степан Ковалевның кара гамәлләре барысы бергә җый- калды. Үзе сак астында, судта утыра.
я
— Гаепләнүче Ковалев!
Ул торып басты, судьяга карап, аның ни әйтүен көтеп калды.
— Кузгатылган җинаять эше хакында ни әйтәсез?
— Гаебемне таный алмыйм, гражданин судья. Булмаган нәрсәне ничек икърар итәсең? Бурак авылындагы урлашуларны Илдус белән Әнвәр оештырды. Көек кибетен дә алар Таһир белән бергә таладылар—
Җинаятьченең бу сүзләрен ишеткәч, прокурор аңа төбәлебрәк карады. Юк, ул үзен тыныч тотарга тырыша.
— Гаепләнүче Ковалевка сорау бирергә рөхсәт итегез, — дип мөрәҗәгать итте прокурор судка. Ризалык алгач, алдындагы кәгазьгә күз салды.
— Сез сөйләгәннәрнең барысы да дөресме, Ковалев?
— Шикләнмәгез, дөп-дөрес, гражданин прокурор.
— Алай булгач, менә бу хатны ничек аңларга соң? — Солнцев кәгазьне алып, судтагы кешеләр күрсен өчен, күтәрә төште.
— Нинди хат? — Ковалев сискәнеп куйды.
— Бу сезнең кул белон язылганмы? — дип, прокурор кәгазьне аңа якынайтып күрсәтте.
— Я, минеке дә булсын, ди... — Ковалевның уттай янган күзләре алдагы гаепләнүчеләр эскәмиясенә текәлде. Анда Газиев, Баһаветди- нов, Шәйхаттаровлар утыра иде.
— Сез «Илдус, Әнвәр, Таһир, Гена» дип башланган бу хатыгызда үзегезнең башлык булуыгызны күрсәткәнсез.
— Кайда ул «мин башлык» дигән сүз? — «Соры» тагы аягүрә басты. ,
— Дөрес, андый сүз юк, — прокурор гаепләнүче белән килеште. — Ләкин башкалары бар.
— Нәрсә бар?
— Судка килгәндә һәммәсенә иллешәр сум акча китерергә боердыгызмы?
— Илле түгел, гражданин прокурор, кырык.
— Үтәмәсәләр, барыгызны да «төрмәгә утыртам» дип янадыгызмы? Әллә укып күрсәтимме?
Бу юлы җинаятьчедән җавап булмады.
— Акча бирсәләр, бөтен гаепне үз өстегезгә алырга булдыгызмы? — Җавап ишетелмәгәч, прокурор үзе үк өстәде. — Әйе, нәкъ шулай язгансыз. Гади хат түгел бу, башлык хаты, үзенә күрә боерыгы да, инструкциясе дә бар.
Гаепләнүчеләрнең башкалары бер-берсенә карашып алдылар. Берсе дә бу хатны белми иде, чөнки аларга ирешкән нәрсә түгел. Прокурор Солнцев та хатның ничек прокуратурага эләгүен әйтмәде. Аны милиционерлар төзегән акт белән милиция начальнигы майор Ибраһимов тапшырган иде. Хат кулга алынган Ковалевны тентегәндә фуфайка эченнән табылган.
Ковалев ничек кенә боргаланмасын, җинаять йомгагы тиешенчә сүтелде. Сорының да, башкаларның да гаебе, гөнаһлары мыскалынача төгәл ачыкланды. Барлык җинаятьчеләр дә тиешле җәзаны алды.
Судья хөкем карарын укыганда, прокурор Солнцев залдагы кешеләргә күз салды. Мария Бусарева шаһитлар арасында утыра иде. Аның башы түбән иелгән. Улының язмышында, аны кемнәр «юлдан яздыруын» да белде ул хәзер. Үз кулындагы тәрбия тезгенен кайда йомшартуын да абайлагандыр, ихтимал. Хәсрәт тә, өмет тә бар ана йөзендә. Бәлки улы Анатолий бозык юлдан читләшер, кеше булып кайтыр. Шулай булсын дип хөкем итәләр ләбаса...
Андрей Солнцев үзенең гаепләү сүзендә җинаятьчеләр эше турында гына түгел, ваемсызлык һәм гамьсезлек хакында да сөйләде. Бер философ әйткәнчә, кешелек дөньясының начарлыгы кайберөүләрнең әшәкелегеннән генә түгел, бәлки мәкер алдында йомшаклык күрсәтүчеләр булганлыктан да килеп чыга. Төптәнрәк уйласаң, дөньядагы бөтен җәбер-золым һәм җинаять кемнәрнеңдер сүзсез тамаша кылып торуы аркасында эшләнә бит.