БЕЗНЕҢ САФКА
НӘҖИП МАДЬЯРОВ
һәр художникны иҗат орбитасына чыгарган бер старт мәйданы — гомеренең ул иң яхшы белгән элеше— тормышы була. Нәҗип Мадьяров өчен бу — авыл. Аның шигырьләре дә авыл көен хәтерләтә гади, тыйнак, ихлас күңелдән. Ясалмалылык, купшылык аларга ят нәрсә. Үзе кичергәнне, үзен дулкынландырганны гына җырль й Нәҗип Шушы сыйфат аны, гомуми сөйләшү кебек, иҗат чишмәсен корыта торган чирдән саклый.
Шагыйрь үзенең кыска, җыйнак шигырьләрендә зирәк авыл кешесенең уй-фикерләрен, бик үк тышка ташып тормаган тирән хисләрен укучыларга тулы җиткерә белә.
Соңгы елларда Нәҗипнең шигъри авазы тагын да ачыла һәм ныгый төште, осталыгы артты, офыклары киңәйде. Лирика белән бергә, юмор-сатира
ларга ирешер дип уйлыйм.
Нәҗип Мадь яровның «Рәшәле офыкларым» дигән, иҗатының төп әсәрләрен туплаган җыентыкны укып чыккач, поэзиябездә үз урыны булган тыйнак һәм тырыш бер шагыйрьне күрдем.
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
ӘХМӘТ РӘШИТОВ
Әхмәт Рәшитоа иҗатын күптәннән күзәтеп киләм. Баштарак матбугат битләредә чыккан аерым шигырьләрен өметләнеп, ә 1972 елда басылып чыккан «Хатирә» исемле беренче җыентыгын сокланып һәм өметемнең акланачагына ышанып укыган булсам, 1978 елда чыккан «Сәяхәтнамә» китабын, шулай ук матбугатта чыгып торган аерым әсәрләрен чын күңелдән шатлану, зур канәгатьләнү һәм шагыйрьнең киләчәгенә тулы ышаныч белән укып чыктым.
Әхмәт Рәшитовның «Минем шәҗәрәм» «Варислар» һәм «Тормыш әлифбасы» исемле поэмалары, минемчә, соңгы ун еллардагы поэзиябездә, һичшиксез, уңышлы әсәрләрдән саналырга хаклылар. Аларда шагыйрьнең дөньяга, заман барышына һәм поэзиянең
жанрында да даими эшләп килә, тормышның эчендә кайнап, өлгергән актуаль мәсьәләләргә үзенең актив гражданлык мөнәсәбәтен белдереп килә.
Нәҗип балалар өчен дә китаплар чыгарды, бу өлкәдә дә үзенчәлекле табыш
бурычына карашы ачык һәм тулы чагыла, заманнарның һәм буыннарның бер-берсенә аерылгысыз бәйләнеше гәүдәләнә. Шагыйрь барлык әсәрләрендә дөньяда һәм тормышта булып торган вакыйгаларга һәр вакыт үз күзе белән карый, кабатланмаган, үзенчәлекле образлар тудыра. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле сафлык белән аерылып тора. Шул ук вакытта үзенең алымнарында гадилекне максат итеп куя, аның иҗаты башваткыч һәм шаккаттыргыч алымнардан бөтенләй азат. Әхмәт Рәшитов язучылар коллективының тулы хокуклы әгъзасы булырга күптән лаек.