Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНАЛАРНЫҢ ЧӘЧЕ НИК АГАРА?


ер ананың биш улы» повесте— Хәсән Сарьянның соңгы әсәре «Соңгы» сүзе монда туры мәгънәсендә кулланыла. Кечерәк буй-лы, базык гәүдәле, искиткеч сабыр холыклы Сарьянны без инде беркайчан да Матбугат йорты коридорларында очрата алмабыз. Ул инде беркайчан да, калын күзлек пыялалары артындагы кысыграк шаян күзләрен елтыратып соңгы коман-дировкадан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашмас, беркем белән бәхәскә кермәс. Тукай клубының трибунасына басып, тел-стиль мәсьәләләренә кагылышлы кызыклы докладлар ясамас. Укучылар белән радио аша теге яки бу сүзнең мәгънәсе, дөрес кулланылышы турында әңгәмә дә алып бармас...
Ул безнең арада юк инде...
Чордашыңны, каләмдәш дустыңны югалту бервакытта да җиңел түгел. Ләкин бу очракта үлем (Хәсән Сарьян әле иллесен дә тутырмаган иде) аеруча рәхимсез кыланды. Ченки аның беркемнекенә дә охшамаган үзенчәлекле таланты әле чын- чынлап ачылып кына килә иде. Ул моннан ун еллар чамасы элек язылган «Әткәм һөнәре» исемле повестенда бер ялтырап алып, барыбызны да сокландырган иде. Шуннан соң Сарьянның күләмле әсәрләре күренми торды. Ниһаять, 1977 елда журналда «Бер ананың биш улы» повесте дөнья күрде'. Бу аның иң җитди, иң тирән мәгънәле әсәре. Алай гына да түгел, бу әсәре белән язучы татар совет прозасының алгы рәтләренә килеп чыкты, танылган прозаиклар белән бер сафка бас-ты. Без аңардан киләчәктә тагы да тирәнрәк, тагы да җитдирәк әсәрләр көтә идек...
Хәзер инде язган кадәрссе белән канәгатьләнергә туры килә Шуңа да мин күләме белән әллә ни зур булмаган, әмма ифрат тирән эчтәлекле, ихлас күңелдән язылган бу повестька әледән-әле кабат әйләнеп кайтам, авторның, укучыларга әйтеп калдырган соңгы сүзе, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр турында еш уйланам.
1 Xatoii Сарьян. Бер ананык биш улы, Татарстан ҺНТВП нәшрияты, 1979
Б
«Бер ананың биш улы» — авторның үз тәҗрибәсенә таянып язылган әсәре. Монда без язучы туып үскән Башкортстам якларының матур табигате, аның туганнары, абый-энеләре, авылдашлары белән танышабыз. Хәсән Сарьян үз башыннан кичкән вакыйгалар, үзе татыган хисләр турында яза. Шуңа да әсәре аеруча тәэсирле. ышандыргыч булып чыккан. Автор чынлыкка һәм бары тик чынлыкка табына, аңа бер кайда да хилафлык кылмый. Әсәрдәге тирән лиризмны. эчкерсезлек | хисен, үзгә бер җылылыкны шуның беләк аңлатырга кирәктер.
Шул ук вакытта бу — истәлек тә, автобиографик повесть та түгел. Иҗади максаттан чыгып, автор тормыштан алынган персонажларының тышкы кыяфәтен , дә. характерларын да, биографияләрем дә нык үзгәртә. Повестьның төп идеясенә хезмәт итми торган очраклы моментларны алып ташлап, геройларның гомуми. күпләргә хас булган сыйфатларын көчәйтә, алармы типиклаштыра. Әйтик, повестьның төп герое Сирин (хикәяләү аның исеменнән алып барыла) язучының үзенә бик тә якын. Шулай да Сирин — Сарьян түгел. Сирин — озын буйлы, баһадирдай таза гәүдәле. Аның холкы да. биография-се дә авторныкы белән тәңгәл килми. X. Сарьян Бөре педучилищесын тәмамлый, аннан соң. Уфа педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Сирин исә геология техникумында укый, армиядә хезмәт итә, аниан спорт белән мавыгып китә...
Әгәр язучы фәкать үзе турында, үз гаиләсе турында гына язса, повестьның әһәмияте шактый тараеп калыр иде. Бер гаиләдә ниләр булмас та, нинди гене кешеләр очрамас! Юк, безнең алдыбызда чын мәгънәсендәге әдәби әсәр, һәм аның персонажларын да типик геройлар ител кабул итәргә тиешбез. Типик икән, бу инде әсәр конкрет бер факттан ераклашып, күпләр өчен хас булган күренешләрне дә чагылдыра, аларның асылына төшенергә ярдәм итә дигән сүз.
Беренче кат укыганда мине күбрәк
әсәрдәге мәхәббәт сызыклары әсир иткән иде. Чыннан да, Сиринның беренче мәхәббәте искиткеч оста, мавыктыргыч итеп тасвирланга ■. Без әлеге олы хиснең нинди сихри кечкә ия булуын күрәбез, аның күңелдә мәңге төзәлмәс яра булып калуын аңлыйбыз. Мәхәббәт драмасы герой язмышында эзсез калмый. Сирин белән Любовь Васильевна аерылырга мәҗбүр булсалар да, бу олы хис геройның бөтен тормыш юлын яктырта, аны гел алга. яхшыга өнди, аңа үсәргә, кыенлыкларны җиңәргә булыша.
Инде, әсәргә яңадан әйләнеп кайтып, кат-кат укыгач, анда күтәрелгән башка мәсьәләләргә дә игътибар итә башладым. Хәтта күңелдә шундый шик туды: әсәрнең төп герое Сирин микән әле? Ә бәлки, бөтен бер гаиләдер, семья мәхәббәте, семья татулыгыдыр? Әсәрнең исеме үк шуңа ишарәли түгелме? Социалистик җәмгыятьнең беренчел ячейкасы булган гаилә мондый игътибарга бик тә лаек һәм мохтаҗ бит...
Бер ананың биш улы була. Әсәр ахырына таба аларның бары тик икесе исән кала. Сиринның өч абыйсы бер-бер артлы вафат булалар. Җитмәсә, тыныч вакытта, сугышсыз-нисеэ чорда, ул гына да түгел, тормышның яхшырган, мул һәм иркен чагында. Аларның үлеме герой күңелен телгәли, аналарының чем-кара чәчләренә ап-ак кар кебек чал төшерә. Ирексездән: ни өчен? Нигә? Кем гаеп-ле? — дигән сораулар туа.
Беренче булып нечкә җанлы, шагыйрь күңелле Хәвадис абыйсы дөнья куя. Сәбәбе ачык кебек — үпкә авыруы, туберкулез. Әмма чирнең сәбәбе ераккарак китә, сугыш вакытларына барыл тоташа. Кар астында калган эскерт төпләреннән чүпләнеп, бер капчык башак җыеп алып кайтканда, язгы ташу вакытында Хәвадис боз катыш аккан салкын суга бата, һәм үпкәсенә суык тидерә. Вакытында кирәкле дәвасы да, тиешле тәрбиясе дә булмый.
Димәк ки, Маһибәдәр апаның ике улы сугыш кырыннан исән-сау. хәтта бер ярасыз кайтса да, шул ук сугыш афәте бер улының, күбәләк кебек изге җанлы Хә- вадисның башына җитә.
Күп тә үтмәстән, исерек бандитлар икенче улын — милициядә эшләгән Мирзасын — пычак белән чәнчел үтерәләр. Беренче карашка очраклы булып күренсә дә. бу үлемнең дә тирән мәгънәсе €ар. Чөнки Мирза батырларча һәлак була. Бандитлар бер хатынны талап ятканда, тегәләр бишәү булуына карамастан ул коралсыэ-нисез ярдәмгә ташлана. Шуңа да соңыннан Казанның бер урамына аның исемен кушалар.
Автор артык басым ясамыйча гына бандитларның исерек булуын әйтеп китә. Исереклек, эчкечелек... Менә нәрсә үтерә Мирзаны. Әлбәттә, бандитлар кулы белән. Әмма шуны да истән чыгармыйк — статистика мәгълүматларына караганда, барлык җинаятьләрнең туксан проценты исерек хәлдә эшләнә.
Маһибәдәр апаның еыенче улының башына да шул ук эчкечелек җитә. Сиринның зур абыйсы, гаять кешелекле, эшчән, кече күңелле, искиткеч эшчән Раббани башта аз-азлап, күңел өчен генә эчә. Ахырдан, тыела алмыйча, көн саен эчә башлый. Аракыга акча җиткерә алмагач, одеколон чөмерә. Күпләргә таныш, безнең заманда шактый киң таралган аяныч хәл. Раббани үзе тавыш чыгармаса да, акчасын туздырып кайткан өчен хатыны, әлбәттә, рәхмәт әйтми. Шуннан китә өйдә тавыш, китә гауга.- Ахыр чиктә аракыдан җиңеләя башлаган Раббани дүрт баласы белән хатынын өйдән куып чыгара, әллә ниләр кыланып бетә. Аны көчләп дәваланырга мәҗбүр итәләр. Өч-дүрт айдан ул тәмам төзәлеп, матурланып, менә дигән кеше булып кайта. Ләкин... күп тә үтми, тагы «ычкына», һәм — котылгысыз нәтиҗә:
«— Раббани абый, сикермә! Утырып кына кит! — дип кычкыруым булды, — абый ике кулын да алга сузып, дебаркадерга сикерде. Ләкин култыксасына ябыша алмады, ике арага шатырдап төшеп китте. Халык«а-ах!» итте. Капитан өстән: «Стоп! ПОЛНЫЙ ХОД вперед!» дип кычкырды. Ләкин соң иде инде...»
Бу күренешнең символик мәгънәсе дә бар, минемчә. Әйе, Раббани яңа тормышка. аек, бәхетле тормышка талпыныш ясап карый. Ләкин соң була инде. Култыксага тотынып өлгермичә, упкынга төшеп бата. Докторның аңа дәваланып чыкканда әйтелгән сүзләре искә төшә: «Безнең дәваның синең гомер буена җитәрлек көче юк. Ул көч үзеңдә. Эчүдән тыелсаң — үзең тыеласың, тыелмасаң — кәкрәеп катасың». ,
Ике туган — ике төрле үлем. Берсе исерек бандитлар белән батырларча көрәшеп һәлак булса, икенчесе салган баштан. кесәләренә сыра шешәләре тутырып чыккан вакытта суга төшеп үлә. Ләкин сәбәбе бер—аракы, дөресрәге, эчкечелек.
Эчүчелеккә каршы язылган әсәрләрдә гадәттә сәрхүшләрне булдыксыз, мораль яктан таркалган, хәтта җирәнгеч кешеләр итеп күрсәтәләр. Раббани андый түгел. Ул чын мәгънәсендәге хезмәт кешесе, яшьтән үк эшләп, тормышның ачы- сын-төчесен күреп үскән кеше. Аек чакта ул намусына бер тап та төшерми. Исе-гезгә төшерегез — салларны агызып кайтканда аңардан бер-ике бүрәнә булса да сатуын сорыйлһр. Башкалар риза була кебек. Ләкин Раббани дәүләт милкенә кул тидертми, катер өчен үз кесәсеннән түләп булса да, салны cay-имин алып кайтып җиткезә. Ә аның энеләрен кайгыр-туын. Тәрҗимәне ничек сөюен искә төшерегез...
Автор язганча, бу гаиләнең тамыры искиткеч нык, нәселләре җиде бабайдан бирле мәйдан тоткан көрәшчеләр була. Инде кырыкка җител килә торган, җитмәсә әле яңа гына больницадан чыккан Раббани да сабан туе вакытында нинди нык, таза җилкәле батырга бирешми, һәм шундый кеше, әле утыз-кырык ел гөрләтеп яши алырлык кеше, балаларын
ятим калдырып, күпме кешегә кайгы китереп үз аягы белән диярлек гүргә керә.
Кайдан, ничек кмлеп төшә соң аның башына бу афәт? Аталары, сирәк-мирәк бал эчкәләгән булса да, аракыны үз гомерендә кабып та карамаган. Аналары аракы булган табын янына якын да кил-ми, чыгып ук китә.
Бәлки кибетчеләр гаепледер? Әсәрдә моңа берникадәр ишарә бар: «...Үзебезнең авыл кибетенә кердек. Яртыны гына сорагач, сатучы кыз Җәмилә майлы елмаеп, Әдрәнгә карады: кит әле моннан, тау чаклы гәүдәгезгә бер ярты сорап торасың, оялмыйча! Әллә нигә бер кайткан абыеңа ящигы белән ал. Синең бер ярты белән мин ничек план тутырыйм ди?» Типикмы бу хәл? һичшиксез! План тулсын дип, исерек кешегә аракы сату, бала-чага кулына эчемлек бирү. билгеләнгән сәгатьләрне бозу — болар әле ба-рысы да, кызганычка каршы, шактый еш очрый торган күренешләр.
Әмма язучы әлеге иң өстә яткан сәбәп белән генә чикләнмичә, тирәнгәрәк керә.
һәрбер нәрсәнең башы бар, ахыры бар, дигәндәй. Ахырын без инде беләбез. Башы кайда соң?
Повестьны яңадан актарып карыйк. Менә япь-яшь туганнарның эчемлекне беренче татып караулары:
«Әдрән белән минем алга да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал куелган иде. Безнең эчми утырганны күреп алган Раббани абый:
— Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар?— дип яныбызга килеп җитте.
— Эчегер, апкачайларым. эчегез. Бал гына ул, — дип, Мирэе абый да безнең иңбашлардан кочып әлды.
Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин абыйлар ихтыярга куймады. Өстәл янында өни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, аллам сакласын!» дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан—инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. «Ярамый» дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктөп, дәрт бирел тора.
— Апайларыгыз менә дигән!
— Эчсеннәр әйдә, вчсөниер, ул гәүдәгә...
— Мондый шатлыкта да эчмәгәч...
...Стаканнарны бер кул белән беэ, бер кул белән абыйлар тоткан — эчереп бетермичә кулларын алмадылар-
Әсәрнең буеннан-буеиа мондый күренешләрне шактый күп очратабыз. Эчмәгән кешегә бөтен табындагылар дәррәү ябырылалар, тын алырга ирек бирмиләр. Иптәшләреңне ихтирам итмисең, дип бәйләнәләр. Тавык та эчә, имеш, дип өстәп куялар. Кайдан килгән безгә шундый начар гадәт? «Барыемени ул сугышка тикле аракы эчү! — ди Шәрифулла карт — Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде бала эчен акча алган көнне бер чүпли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да — елына бор!» Хак сүзләр. Ләкин шул ук Шәрифулла карт, Раббани аның янына хәл белергә кергәч, авызыннан алмыйча. кыстый-кыстый эчерә, үзе шуңа куанып бетә ’л^.ый.
Соңгы елларда эчүчелек шундый гадә- ти күренешкә әйләнеп китте, хәтта иң изге борынгы йолалар да аракыга көйләнә башлады. Раббаниның яңа йорт салу күренешен исегезгә төшерегез. Бура бу- ралып, матча күтәргәндә Шәрифулла абзый биленнән бәйләп аракы шешәсе күтәрергә ниятләнә. Димәк, яңа салына торган йортның нигезенә үк аракы салып керергә җыеналар. Ярый әле Маһисәрвәр апа күреп кала:
— Карт башың белән, борынгылар йоласыннан чыгып, нишләп алай матчага шул хәсис аракыны элеп күтәрергә котыртып йөрисең? Мин бит шуңа дип икмәк салырга йөрим, яңа нигезгә башта яңа икмәк керсен.
Шәрифулла абзый да аңгыра түгел — аңлый, аракының зарарын бик яхшы аңлый. Башка авыл агайлары да, хәтта үзләре чөмереп эчүчеләр дә аракының агу икәнен бик яхшы беләләр. Әмма ба-рыбер эчәләр. Чөнки бу инде гадәткә кереп киткән. Башкача ял итүне дә, дус- иш белән сөйләшеп утыруны да, кунакны ничек кабул итүне дә күз алдына китерә алмыйлар.
Хәсән Сарьян үзенең әсәрендә без күнеккән эчүчелекне «фаш итми», бармагы белән төртеп күрсәтми. Ул фәкать тор- мыштагын гына яза — шуннан укучы үзе нәтиҗә ясарга тиеш. Әмма шул ук вакытта язучы бу мәсьәләгә битараф карый дип тә әйтеп булмый. Әсәрдән тагы бер өзек китерәсем килә.
Сирин авылга кайткач, абыйсы Раббаниның төнлә белән уянып, йоклый алмый интегеп йөргәнен күрә. Ул хәзер төн уртасында торып әчмәсә, яңадан йокыга китә алмый икән.
«Раббани абый ут кабызмыйча гына тәрәзә янына китте. Тәрәзәдән, упкындай, болытлы кара төи күренеп тора иде. Беленер-беленмәс кенә яктылык төшкән. Аны да абыйның караңгы өйдә зураеп киткән кара гәүдәсе каплады. Өнсез тын-лыкта тирән стаканга, шешәд. т тын да алдыртмыйча, арены агызган тавыш ишетелде».
Шомлы, аяныч күренеш. Ирексездәи эчүчелек кешене йота торган караңгы упкын булып күэ алдына баса. Бу упкын тагы күпме кешенең башына җитәр? Ничә гаиләне җимерер, тату гына башланган бәхетле тормышны чәлпәрәмә ките-рер? Нихәтле балаларны ятим калдырыр аларның киләчәгенә булачак тормышларына мәңге җуелмый торган кара тап төшерер?
Әлбәттә, X Сарьян әсәре, күп планлы әдәби әсәр буларак, моңардаи тыш башка фикерләр дә кузгата. Әмма повестьның бер сызыгында автор вакыйгаларга җентеклерәк тукталган һәм мин дә аңа ныклабрак игътибар иттем. Чөнки бу сызыкта. минемчә, язучының үлем алдыннан әйтеп калырга теләгән бик мөһим, җитди фикерләре