Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯГЫМЛЫ ТАВЫШЫ ӘЛЕ ДӘ ЯҢГЫРЫЙ КЕБЕК...


у 1930 елның көзе иде. Минем Казандагы сукырлар мәктәбен тәмамлап, Татрабфакка укырга кергән чакларым. Тулай торагыбыз Татар академия театрына якын булганга, мин һәр яңа спектакль куелган саен театрга йөрергә гадәтләндем.
Театр сәхнәсендә куелган пьесаларны, анда уйнаучы чын сәнгать осталарын сокланып, бөтен дөньяны онытып, тәмам мөкиббән китеп тыңлый идем.
Торакка кайтып, салкын бүлмәдә, ярты чиләк сыешлы кара калай чәйнектән алюмин кружкага җылымса су агызып, кара ипи сыныгы белән тамак ялгагач, караватка ятып: «Менә үзебездә — сукырлар җәмгыятендә — үзешчәннәр драма түгәрәген оештырсаң иде»,—Дил хыяллана идем. Үземнең хыялларымны, уй фикерләремне Татарстан сукырлар җәмгыятенең шул замандагы рәисе Кирам абзый Сойфуллинга да ирештердем. Кирам абзый Сәйфуллин — кызыл партизан, граҗданнар сугышында ике күзен һәм сул кулын югалтып кайткан, бик тәвәккәл, принципиаль уңнан кеше иде Мине сабыр гына тыңлаганнан соң: «Ярый. Шәриф, мин бу турыда Галиәсгар ага белән сөйләшермен, ул бит бездә — наркомсобеста культура эшләрен алып бара». Дип тынычландырды. Ләкин мин аның сүзләренә ышанмадым Шундый олы, атаклы драматург Галиәсгар Камал без—сукырлар янына килеп, драмтүгәрәккә җитәкчелек итсен, имеш!..
Ләкин эш нәкъ менә киресенчә булып чыкты..
Галиәсгар ага Камалны мин 1931 елның январенда сукырлар җәмгыяте бүлмәсендә очраттым,
Кирам абый исә:
— Менә, Галиәсгар ага. шушы инде мин сезгә әйткән студент егет Ул беэнен Драмтүгәрәкнең старостасы, таныш булыгыз.— дип. мине аның алдына китереп бас-
Б
Без кул биреп күрештек. Г. Камалның йөзен, буй-сынын, кигән киемен күрмәгән- пектән, кыяфәте хакында хөкем йөртә алмыйм. Әмма аның йомшак, калын көр тавышы. ягымлы, якты аһәң белән әйтелгән көлке сүзләре миндә бу — гап-гади, бик сөйкемле кешедер дигән тәэсир калдырды.
Без иртәгесен драмтүгәрәк членнарын җыеп кызыл почмакта очрашырга булдык. Кызыл почмагыбыз К. Маркс урамы, уникенче йортның икенче катында, бер бәләкәй генә, караңгырак бүлмә иде. Кирам Сәйфуллин Галиәсгар Камалдан беэ- нен драмтүгәрәк белән танышуын, әгәр мөмкин булса, үзенең кайбер киңәшләрен бирүен үтенгән иде.
Галиәсгар Камал, олы башын кече итеп, бер дә авырсынмыйча дигәндәй, сөйләшенгән вакытка безнең шул кысан кызыл почмагыбызга килеп керде. Кирам абзый сәламәт кулындагы таягын идәнгә шапылдатып бәрә-бәрә:
— Менә, иптәшләр! Галиәсгар ага Камал үзе сезнең каршыгызда. Сез аңа үзегезнең «артистлык» осталыкларыгызны күрсәтегез. Иң мөһиме, сез аның сүзләрен игъ-ибар белән тыңлагыз да хәтерегездә калдырыгыз, чөнки ул, искәчә итеп әйткәндә. -еатрның алласы. Шуңа күрә аның әйткән һәр сүзе безгә бик кадерле,—диде.
Галиәсгар Камал без утырышкан озын өстәлнең башына килеп утырды һәм бик гади генә итеп безнең һәркайсыбыз белән аерым-аерым таныша башлады.
— Менә сез, туташ, кем буласыз? Ни эштә?—диде ул, арабыздагы бер кызга эндәшеп.
— Мин. абый, Татрабфакта укыйм. Исемем Әминә, фамилиям Әхмәтҗанова, — дип, оялчан гына җавап бирде шадра кыз.
— Ә сезне кем диим, егет? — дип эндәште Галиәсгар ага, Әминә белән янәшә утырган Рәшит Байбиковка карап.
— Мин щетка цехында эшлим, абый, дөньядагы барлык чүп-чарны, шакшылык- иь себереп түгәргә телим, шулай ук буржуй калдык-постыкларын себереп ташласыннар иде мин ясаган щеткалар, — дип, кыю гына сүзгә кереште Рәшит, кулындагы артыш таягын боргалап.
— Мин Мәхмүт Харисов булам,—дип сүз алды икенче бер егетебез. — Кичке рабфакта укыйм, көндезләрен матрац цехында матрац ясыйм, ләкин берсе икенчесенә комачауламый. Мин бит дөнья яктысын азрак күрәм, шул миңа бик нык ярдәм итә.
— Мин. абый, ударник, — дип. әрсезләнеп Галиәсгар аганың алдына ук килеп басты уналты яшьләрендәге үсмер.
— Тукта әле, энем, синең исемең, фамилияң бардыр лабаса,— дип көлеп куйды Галиәсгар ага.
— Биредә минем исемемне дә, фамилиямне дә белмиләр. Мөбәрәкша Зәй- нуллин кайда икән, дип сорасалар, бездә андый кеше юк шикелле, диярләр. Мин эш хакы алу кәгазенә дә «Ударник» дип кенә кул куям,— диде Шаян үсмер.— Ягез, Галиәсгар абый, миңа берәр руль бирерсезме икән?
Үз җавабында Галиәсгар ага шаяртып:
— Сиңа руль тоттырмасак та, син башкара алган рольне табарбыз,—дип малайны тынычландырды.
Шул рәвешчә түгәрәк членнарының хәл-әхвәлләре, тормыш шартлары белән танышканнан соң, ул тәгаен бер фикергә — безгә ярдәм итү ниятенә килде булса кирәк.
Галиәсгар ага безнең драмтүгәрәкнең эше белән чын-чыннан кызыксынды һәм, ихлас күңел биреп, түгәрәктә катнашучыларга үзенең киңәшләре белән ярдәм итә башлады Алай гына да түгел, тиздән ул драмтүгәрәгебезнең җитәкчесе, режиссеры булып китте.
Галиәсгар ага безгә җиңелрәк пьесалар сайлап ала һәм аны кычкырып укыта торган иде.
Беренче пьесаны уңышлы гына уйнаганнан соң без Галиәсгар Камалның үз әсәрен — «Беренче театр»ны сәхнәгә куйдык.
Тора-бара Галиәсгар ага сукырлар тормышы белән якыннан торып кызыксына башлады, аларның эчке кичерешләрен нечкәлек белән өйрәнде. Щетка мастерское һем караңгы матрац цехына барып, берничә көн рәттән, ачы тузан, дуңгыз щетина-
сы, ат кылының яман исенә игътибар итмичә, сәгатьләр буе сукырларның ничек эшләүләрен күзәтеп утырды. Аларның гадәтләрен, бер-берсенә булган мөгамәләләрен тәҗрибәле карашыннан уздырды.
Шуннан соң ул безгә «Күзсез мастерлар» дигән әсәрен укырга алып килде. Үзебезнең тормыштан алынганга күрә, әсәр безгә бик ошады, әлбәттә!
Бу әсәрне без бик теләп репертуарыбызга алдык. Теге яисә бу пьесаны куяр алдыннан Галиәсгар ага безгә үз-узеңне сәхнәдә ничек тотарга, йөзең белән тамашачыларга карап сөйләргә кирәклеген әйтеп, куллары белән күрсәтеп бирә торган иде.
— Сез, дусларым, — ди иде ул,—шуны аңлагыз һәм исегездә тотыгыз: сәхнәдә уйнаучының һәрбер хәрәкәте, кыланышы, бөтен кичерешләре дистәләрчә, йөзләрчә тамашачының күз карашы, игътибары каршында була. «Күзсезләр сәхнәдә» дигән сүз күзлеләрдә зур кызыксыну уята, шулай булгач, без, барлык көчебезне туплап, чын артистларча уйнарга тиеш. Югыйсә безгә аю кәмитен карарга килгән кебек булып чыгуы мөмкин. Аннан соң сез, кадерлеләрем, үзегезне тамашачы итеп тә күз алдына киТерә белегез. Үткән атнада Сәүдә йорты клубында әле концерт барган вакытта үзешчән түгәрәкнең ике члены залда үбешеп утырдылар. Барлык тамашачыларның йөзендә көлү, елмаю билгесе чыкты. Бу, әлбәттә, килешми, яхшы түгел...
Без дәррәү кубып:
— Кемнәр иде?! Яшермичә әйтегез, Галиәсгар ага, — диештек.
— Ярар, анысы калып торсын. Алар үзләре белә. Аларның гаебе юк, чөнки күзсез кешегә һәр вакыт караңгы була, күрәсең...
— Ә сәхнәдә үбешәләр бит, ул гаепкә саналмыймыни? — дип кузгалды Рәшит Байбиков.
— Әһә! Каракның бүреге яна. Зәйнәп, ник син авызыңны яптың? — диештек без.
— Дөрес, алар яулыкка капланып үбештеләр, ләкин күз барын да күрә шул. Африка сахраларында страус дигән кош яши, ул мескен үзенең дошманнарыннан башын ком астына тыгып яшеренә, ә ат хәтле гәүдәсе тышта кала. Бу да шуның шикелле инде. Әйе, дусларым, менә мин сезгә карап торам да, тагы бер гаҗәпләнеп куям. Сез дөнья йөзен күрүдән мәхрүм кешеләр, шулай булуга карамастан, дөнья көтәсез, яратышасыз... матур гына гаилә корып җибәрәсез. Мин моңа, әлбәттә, бик шатмын,—диде җитәкчебез.
Без шәһәр клубларында һәм культура сарайларында бер пәрдәле, ике пәрдәле пьесалар, инсценировкалар куя идек. Кичәнең икенче бүлегендә һәрвакыт концерт була. *Гатар халык җырларын Рабига Ишбулатоаа бик оста башкара, аның моңлы җырлары барлык тамашачылар тарафыннан җылы каршы алына иде
Шулай итеп, Галиәсгар Камап һич иренмичә, вакыты белән исәпләшмичә, һаман безнең янга килеп йөрде. Без аңа күнектек, ул тәмам үз кешебез булып китте. Бу дуслык 1933 елның язына кадәр дәвам итте.
Беренче бишьеллык чорында бар нәрсә дә чамалы иде. Шундый мохтаҗлык елларында Галиәсгар Камалның зарланганын, уфтанганын мин ишетмәдем дә. сизмәдем дә. Өч ел ярым җитәкчелек итү чорында, ай-һай. алдымы икән Г. Камал безнең җәмгыятьтән тәңкә ярым акча—
К. Сәйфуллин аңа;
— Галиәсгар ага. сезгә анда бераз премия язылган иде. кереп алыгыз, без жалунье түли алмыйбыз, акчабыз юк, — дигәч: «Юк, Кирам! Миңа сукырларда- сукыр бер тиен дә кирәкми», дигән сүзләре бүгенгедәй хәтеремдә.
Галиәсгар ага Камалның ягымлы, йомшак, мәһабәт тавышы әле дә булса мине- колагымда яңгырый кебек... Менә хәзер ул килеп эндәшсә, .................................................................... ....... ы йеэлерче та-
вышлар арасыннан аерып алыр идем шикелле...