Логотип Казан Утлары
Повесть

УЛ ЧАКТА...

әрешкәләр төбендә нидер селкенеп куйды. Ул чалгы янавыннан туктады да, үләннәрне аралап иелә төште. Кәлтәләр сугыша икән. Үзенә бер ысылдау чыгарып, чияләнеп бәргәләнгән кәлтәләр, өсләренә кеше күләгәсе сузылуга, кинәт бер-берсеннән аерылдылар да, куе үлән арасына кереп йомылдылар. Берсенең өзелгән койрыгы гына, чыкмый калган җанын кая куярга, белмәгәндәй, уңлы-суллы селтәнә башлады. Ул аны киндер бияләе белән тотып, якындагы кырмыска түмгәгенә таба китте. Кырмыска оясында мәхшәр купты. Көч сынашкан сыман, берсен-берсе алыштыра-алыштыра, әле анүләнне ерып килә иде.
— Кая югалдың син?
— Менә, кырмыска оясы карыйм.
— Нәрсәсен карыйсың аның?
— Кешеләр үлгәч кырмыскага әйләнәләр ди...
— Кем әйтә аны?
— Үзем әйтәм.
— һы, —абыйсы мыскыллап көлемсерәп кәгазь эшләпәсен маңгаена төшеребрәк куйды. — Көн кыздырганчы селтәнеп калыйк, үлән йомшак чакта.
Туганнан-туган абыйсын нигәдер яратып бетерми Сәйяр. Авылда бүтән якыннары булмаганга күрә генә, солдат хезмәтеннән туры ана кайтып төште ул. Дөресрәге, әбисен күрергә дип кайткан иде. Өч ай элек
да, әле монда сөйри торгач, ниһаять, кәлтә койрыгын якындагы тишеккә китерделәр дә, турайтып, эчкә тартып төшерә башладылар.
Бераздан кырмыскалар хәрәкәте басыла төште. Карасаң, тирә-юньнән һәр төрле бөҗәк өстерәп кайтучы кырмыска халкы бихисап икән бит. ЮгЗрыдан алар язмышына тын гына көлемсерәп карап торучы кешене искәрмиләр дә...
— Сәйяр!
Урман эченнән дәшкән тавышка ул борылып карады. Чалгысын иңенә салган абыйсы авыр күн итекләре белән чаштыр-чоштыр чыклы
җирләгәннәр икән. Шунда хәбәр дә итмәгән абыйсы. Димәк, Сәйярнын дөньяда барлыгына да битараф ул. Сәйяр чалгы сабын кысып тотты. Яратмый ул абыйсын. Әнә бит, нинди нык басып, үз-үзенә генә ышангандай, җиргә мәңгегә килгән сыман атлап бара, һәр нәрсәгә җавабы әзер булыр. Тук чыраена мыскыллы көлемсерәү җәелдереп, кистереп кенә әйтер.
Ихатасында сарай өстендә сарай, келәт өстендә келәт — таң кояшы да күренерлек түгел. Капка төбендә тагын яңа бура өлгереп килә. Бусы нәрсәгә, дигәч, сатарга, энем, машинага акча җитми, ди. Кич җитсә, бура кебек ике сыер, капка элгечен мөгез белән генә чөеп, ишегалдына кайтып керә. Каты яшисең, ә. дигәч, ялкау гомер-гомергә ярлы булган, эшләргә кирәк, энем, ди. «Мин чабата киеп йөргән чакта, тегермәнче Сафа малае ыспай гына киенеп гармун тартып йөри идеме! Аңарда гына велосипед,'аулак өйдә кызлар аңа гына карый. Китапларда гына ул ярлы егетен яраталар. Ә хәзер нәрсә... Атайдан калган малы озакка барды дисеңме. Кемнән йөз грамм тамар дип иснәп йөри хәзер! Дөнья шулай ул, бер алдын күрсәтә, бер артын. Мин ул малай яныннан тузан туздырып машина белән узарга тиеш. Шундыйларга үч итеп яшим мин!»
Тукталып кешеләрне тыңлый, гаҗәпләнә, соклана белмәгән абыйсы яныннан тиздән китәсен уйлап, Сәйяр ашыгыбрак атлый башлады. Аны ике көннән Казанда, сәнгать училищесында имтиханнар көтә.“Ир- тәгә үк моннан китәргә кирәк дип уйлады Сәйяр. Поселокка. Татлы һәм газаплы сагыну Сәйярның күңелен биләп алды. Юк, сагыну гына түгел, ә күп нәрсә алдында көчсез булган үткәне өчен оялу, үкенү хисе соңарган бер көч булып кабынып китте. Шул бәреп чыккан гайрәтеннән котылырга теләгәндәй, ул абыйсына:
— Әйдә, минем арттан!—дип кычкырды да, калган кишәрлек кырыеннан алагаем селтәнеп, каерып-каерып чабарга кереште. Алан түрендәге карт каен төбенә җиткәч, туктап маңгай тирен сөртте дә артына борылды. Абыйсы, биш-алты адым артка калып, җай гына селтәнә иде. Покосы гаҗәп тигез булып салынып бара, аяк эзләре дә Сәйярны- кы кебек бер анда, бер монда түгел, ә юеш үлән камылы өстендә куе яшел чигү кебек тезелеп кенә килә.
Күләгәләр җыела төшкәч, ялга туктадылар. Кыяк кебек чалгы никадәр генә янасаң да, сурыккан печәнне авыр алдыра башлаган иде.
— Чишмә янына төшеп капкалап алырбыз, — диде абыйсы.
Чытырманлы куакларны аралап, биек ярдан аска төшә башладылар. Урман ешкынлыгында посып кына аккан Эстәрле елгасының башы иде бу. Тасмадай елтырап, куак араларыннан чишмә йөзе-чагылып китә. Ярның текә урынына җитүгә абыйсы туктап калды, Сәйярга нәрсәдер аңлаткандай кулы белән ымлады. Сәйяр абыйсының җилкәсе аша яр астына карады.
— Пошилар...
Беренче карашка пошилар хәтсез булып күренде.
— Нигә дип шул кадәр җыелганнар алар?
— Бер... ике... өчәү генә бит, — диде абыйсы.
Янәшә баскан пошиларның тырпайган агач тамыры шикелле мөгезләре, бер-берсенә бәрелеп, чыкылдап куйды. Алар, агымсуга аркылы кереп яткан пошига ачулы мөгрәп, алгы аяклары белән туктаусыз тибәләр, ятканы кызганыч итеп ыңгырашып куя.
Сәйяр урыныннан кузгалган иде, абыйсы теш арасыннан мыгырданып аның беләгеннән тотты.
Ике поши һаман аяусыз тибәләр. Менә ятканы, ыңгырашып, урыныннан күтәрелә төште. Су чапылдатып тагын ауды, типкәләгәнгә чыдый алмыйча, яңадан кузгалды һәм алгы аяклары белән мүкәләп ярга таба китте. Кызгылт комлы сөзәк ярга чыгып җитүгә гөрселдәп ауды.
Теге ике поши аны бераз иснәштереп тордылар да, каршы як ярдан күтәрелеп, куаклар арасына кереп югалдылар. Сәйяр абыйсы белән йө- гереп килгәндә, поши жан биргән иде инде. Абыйсы мүкләк пошинын башын җайлабрак борып куйды. Аның тереклек китеп өлгермәгән зур күзләрендә кояш нуры чагыла, борын тишегеннән карасу-кызыл кан саркый иде. Сәйярның карлыккан тавышы дерелдәп чыкты: ♦
— Нигә дип үтерделәр микән аны? <
— Җүләр син, — диде абыйсы. — Карт поши бу. Соңгы тапкыр су < эчәргә дип төшкән дә суга егылган. Җәнлекнең акылы юк димә син, т үлеп-нитеп калса, суны пычратыр дип, типкәләп чыгардылар бит аны... S
Поселокка җитәргә ике чакрымнар ара калды дигәндә, кола ялан < уртасында автобустан төшкән Сәйярга шофер гаҗәпсенебрәк карап 1- алды. Автобус асфальт читендәге вак ташларны чәчрәтеп кузгалып -° китүгә, Сәйяр уңга, тау ягына таба борылды. Көмешсу төсен югалткан * әремнәр аяк тиеп китүгә тузаннарын кагып алдылар. Кичәге урман һа- и вдсына күнеккән борынга төче, коры һава бәрелде. Сәйяр зеңләп тор- * ган телефон чыбыклары астыннан үтте дә, сөзәк тауга күтәрелә баш- s лады. Уйдык-уйдык утырган әнис үләненең йомшак исе күңеленә кагылды.
Кинәт калкынып алда Чатыр тау күренде.
Сәйяр гүя галәмәт зур җәнлек сыртыннан бара. Гасырлар буена йокымсырап яткан тау уяныр да торып кагыныр шикелле.
Ул офык читендә күренгән бу тауга ерактан карап торырга ярата иде. Башы киселгән пирамида шикелле тау зәңгәрләрен әллә каян үзенә чакырып тора. Чатыр тау... Аның тирәсенә елышкан сөзәк калкулыклар бил бөгеп тын калганнар.
... Беренче тапкыр ул Чатыр тау түбәсенә мәктәпне тәмамлаганнан соң менгән иде. Якыннан текә тау бөтенләй башкача икән бит. Түбәсендә әз генә исеп куйган җилдән дә кылганнар тибрәнә. Күзгә күренмәс җилләр көрмәкләшкән урында кылганнар кайный, күләгәле дулкыннар хасил итә.
Күкрәгенә тулган билгесез шатлык хисеннән үсмер чак һәм сабыйлык тойгылары бергә кушылдымы — Сәйяр ерак киңлекләргә карап кычкырып җибәрде:
— Ә-һә-һә-һәййй!
Тавышы япан киңлекләрдә бер мәлгә йотылып торды да, тау тезмәләре арасыннан өзелә-өзелә киредән яңгырады. Соңгы аваз колак төбендә бик озак чыңлап торды. Кинәт аңа моңсу, бик тә моңсу булып китте.
Зәңгәрләнеп күренгән урман артында зур җирләр, илләр бардыр. Аларга барып җиткәнче нинди адым ясалырга тиеш соң әле?.. Менә шул чынбарлыкка караган сораулар аны күңелсезләндереп, чарасыз калдырды. Әйтерсең лә Сәйяр мәктәптә ел саен бер ишекне ачын кереп, әзер баскычлардан күтәрелә-күтәрелә килде дә, соңгы ишекне ачып чыккач, олы дөнья каршында югалып калган иде. Укытучылар-ның әзер тәгъбирләренә, вәгазь укуларына күнегеп, йокымсырап беткән уй-фикерләре белән тормыш каршысына баскач, күңелендә сәер бер курку катыш көчсезлек уянды.
Аста, бик түбәндә, төз урамнары белән җәйрәп яткан поселок аның беренче адымын кабул итәчәк. Көн ритмына буйсынган андагы хәрәкәт, эш, читтән карап кына тоеп булмый торган эчке агымнар олы бер сер, билгесезлек булып аны куркыта түгелме? һәм шул билгесез-
лекне ачарга, шул тормышка хокук алып кушылырга теләү аны алгысыта да иде.
Сәйяр, аяк астында яткан ташны алды да, кулын сузып, тауның сезәкләнгән төбәгендә күпереп торган куаклыкка төбәде. Шуңа җиткерә алсам, бөтен хыялларым тормышка ашачак дип уйлады ул. Таш куаклыкның артына ук барып төште. Сәйяр, канәгатьләнеп, киртләч- киртләч кәжә сукмагыннан аска төшеп китте.
Яфракларына тузан сарган яшь өянкеләрнең салкынча күләгәсеннән ул поселокның үзәгенә таба атлады. Чатта чәчәк түтәлләре, плакатлар белән чуарланган мәйданчык түренә урнашкан бинага җиткәч, ул тукталып калды. Бер кырые кителеп төшкән пыяла вывескага «Тө- зү-монтаж идарәсе» дип язылган. Сәйяр эчкә үтәргә кыймыйча басып тора бирде. Мондый идарәләргә аның бер тапкыр да кергәне юк бит әле. Күз кырые белән генә баскычта челем тартып торган кешене күзәтә башлады. Күзлекле. Юан гына гәүдәле. Түгәрәкләнеп киерелгән корсагын чалбар каешы чак җыеп тора. Начальник-фәләндер дип уйлады Сәйяр. Бераздан әлеге кеше челем көлен какты да эчкә кереп китте. Ишектән янә берәү чыкты. Көрән джемпердан. Галстук буган. Мәйданчыкка туктаган машиналар ягын караштырып, инде кереп китә дигәндә. Сәйяр, тәвәккәллеген җыеп, аңа дәшеп өлгерде:
—- Сезне бер генә минутка мөмкинме?
— Бик мөмкин.
— Сезнең идарәгә художник кирәк дип ишеткән идем.
— Дөрес ишеткәнсез.
— Мин....
— Училище бетергәнме?
— Юк, урта мәктәп.
— Алай... Танышыйк булмаса. Мин хезмәт һәм хезмәт хаклары бүлеге инженеры булам. Әхмәт Зиятдинович. Фамилиям Шәрәфиев.
— Сәйяр.
— Әйдәле кереп сөйләшик.
Кабинет ишекләренең барысы да диярлек ачык иде. Берсеннән арифмометр чытырдавы ишетелә, икенчесендә кызып-кызып сөйләшәләр. Бу бүлмәләрдә бик башлы кешеләр утыра кебек тоелды Сәйярга.
Кабинетына кергәч, Әхмәт Зиятдинович:
— Мондый эш сорап синдәй яшь кешенең килгәне юк иде әле, кызык,— диде. — Лозунглар яза беләсеңдер инде. Пыялага ничек?
Сәйяр төбәп бирелгән бу сораудан кызарып куйды. «Дөньяда әдәм баласы булдыра алмастай эш юк»,— дия иде әбисе, димәк, беләмдню гөнаһ түгелдер.
Шәрәфиев биргән рәсемне ватман кәгазенә зурайтып, Сәйяр икенче көнне үк ясап китергәч, Шәрәфиев гаҗәпләнеп куйган булды.
— Булды дамыни? Кая әле?
Рәсемне өстәлгә җәеп салды, аскы иренен тешләре белән әвәләп алды. Инженерның соры күзләре вакыт-вакыт кысылып бетә, уртасы ярыклы калын иреннәре дә. күзләр иркенә буйсынып, сизелер-сизелмәс кенә эчке бер хәйләкәрлек белән елмая иде.
— Яраган бу. хәрефләрең эрерәк сыман, пропорцияне сиземләп бетермисен, зарар юк. анысы тәҗрибәдән тора. Әйдә әле, постройкой председателенә күрсәтеп чыгыйк.
Коридорның түр ягындагы кабинетка керделәр. Киң өстәл артында утыручы киң җилкәле кеше башын аска иеп, керүчеләргә күзлеге өстеннән төбәлде.
—- Менә, Җомай Әхмәтбаевич, яшь рәссам үзе.
Постройком председателе вәкарь белән генә урыныннан күтәрелде.
— Бозылмаган яшь егет. Унны гына бетергән, — дип өстәде Шәрәфиев һәм Сәйярның эшен өстәлгә җәеп салды.
Постройкой председателе рәсемгә карап озак кына дәшми торганнан соң кинәт:
— Молодец, — дип куйды.
Күкрәк читлегеннән гөмбердәп чыккан бу ышанычлы тавыш рәсемнең, чынлап та, әйбәт чыкканлыгына шик калдырмады.
— Тору кайда инде синең? ♦
— Авылдан мин. Әби янында үстем. Мәктәпне монда бетердем. — <
Сәйяр постройкой председателенә күз кырыен гына төшереп алды. * «Борыны бигрәк тупас, тау битеннән убылып төшәргә торган таш ке- т бек. Ташының да ниндие әле, җил уйган шадралысы», дип уйлады £ Сәйяр. ф
Бераздан ишекне сак кына ачып, бик пөхтә киенгән ир кеше керде. в
— Җомай Әхмәтбаевич, минем теге, ясле турындагы заявлениены ы карамадыгызмы?
— А как же! Сездәй инженерларның кадерен беләбез инде анысы. <
Бер атнадан булыр. . u
— Рәхмәт. Шул иде йомышым, гафу итегез.
Ул чыгып киткәч, Җомай Әхмәтбаевич мыскыллы елмаеп әйтте; *
— Килгәненә ике генә ай, күзгә күренеп картайды. Җитди булган и
булып, җыерчыклар чыгарып утыра. *
— Эш рәтен белеп бетерми әле, ул, — диде Шәрәфиев. s
— Менә-менә, я эш сине буйсындыра, я син — эшне.
— Артык ышаныч та кайбер киртәләрне җимерүгә китерми микән?..
— Дөрес җирдән җимерсәң, сукмак салына ул! Пәйгамбәрләр заманы түгел, эш, хәрәкәт заманы. — Җомай Әхмәтбаевич ишекле-түрле йөренә башлады, кисәк кенә чалбарын күтәреп куйды. «Урында эшләүчеләргә хас сыйфат. Аның калын тавыш белән һәр сүзне җиренә җиткереп төгәлләп әйтүе үзенә буйсындыра кебек. Мәһабәт буе. көчле тавышы белән монда кергән һәммә кешене «йөгәнләп» аладыр бу. Кара нинди: һәр авазы почмакланып чыга да, кыры белән йөрәккә бәрә», дип уйлады Сәйяр.
Ул көнне Сәйяр эшкә керү турында гомерендә беренче тапкыр гариза бирде.
3
Беренче эш көнендә үзенә бирелгән остаханәне чистартып маташканда, ишекне киереп ачып, авыз эченнән җиңел генә көй көйләп, бер көн идарә баскычында челем тартып торган такыр башлы кеше килеп керде.
— Аһа. безнең ыругка яңа кеше өстәлгән икән! — дип, буынлы-бу- ынлы кыска бармаклардан торган кулын Сәйярга сузды.— Таныш булыйк, Әсфән Сафич булам. Идарәнең баш диспетчеры Фамилиямне әйтеп тормыйм Бибишев икәнен, машина-фәлән кирәк булса, белеп килерсең.
Ул тәбәнәк кешеләргә хас гадәт белән сузылыбрак куйды Буйга Сәйярдан кайтыш булса да, башын артка ташлабрак, үз дәрәҗәсе биеклегеннән үлчәп кенә, өстән аска карап сөйләшергә гадәтләнгән, ахры.
— Бүлмәңне рәткә сал. энем. Җыйнак бүлмәдә, ярлы күренсә дә. эшләве күңелле була. Тәртип ягы әйбәттер инде синең? Капкаламый- сындыр? Нәрсәне дип. шул инде... Бик хуп, бик әйбәт Яшьтән үк бо- зылмасаң, картайгач бозылырга соң була ул.
Сәйярны гаҗәпләндергәне — аның шул кадәр пөхтә кырылган, кояшта янып көрәнләнә төшкән түгәрәк матур башы булды Скульпторлар баш өлешен ясаганда, күзләрен бәйләп, бармаклары белән генә сиземләп эшлиләр ди. Чынлап та шулайдыр. Бу башны экспо*
нат итеп куймалы. Иөзе дә хәтердә калырлык. Түгәрәк ясыйсың да, шуңа ике колак беркетәсең. Күзлек кидерәсең. Вак детальләр кирәкми. Сызылып киткән авыз. Борын читләреннән төшеп, авызын каймалап торучы сызыклар һәм шарж әзер. Гомумән, ул өч түгәрәктән тора. Баш, гәүдә, кыска аяклар.
Бибишевнын күзлек пыялалары салкын гына ялтырап китте. Сәйяр* үз уйларыннан үзе кыенсынып куйды.
Бибишев бүлмәдәге һәр нәрсәне күзәтеп чыкты.
е — Бу пумалалар теге художниктан калганмы? Менә бит, алып киткән булса, калмаган булыр иде, әйеме? Син үзең, энем, татар мәктәбен бетердеңме? Шулаймы, татарча укысаң, русча белмәскә ару була ул.
Сөйләшүе шулаймы, әллә шаяртуы шундыйракмы — Сәйяр анын йөзенә карап һич кенә дә төшенә алмады.
— Әрмиягә китәргә ничә ел калды, энем? Бер ел дисеңме? Этнең жибәрәме соң? Ә-ә-ә... әтиең булмагач, алалар инде. Ярый, энем, әйбәт кенә эшлә. Сүзгә ярлылык шул кадәр бай инде миндә, гаепләмә. Телефоннар өзгәләнә торгандыр, миндә алар эт балалары кебек, өстәл тутырып яталар.
Ул чыгып киткәч, Сәйярнын кулы үзеннән-үзе карандашка үрелде. Ватман кәгазенә зур итеп ул Бибишевка шарж ясады.
Төштән соң вак-төяк заказлар алып кергән Шәрәфиев рәсемне күрүгә:
— Безнең Бибишев ич бу! Кулыңнан килә икән. Болай булса, сатирик газетаны менә дигән итеп чыгарачакбыз. Рәсемеңне аппарат хезмәткәрләренә күрсәтим әле, — дип алып чыгып китте.
Эш сәгате бетәр алдыннан Сәйяр идарәгә сугылды. Диспетчерның ишеге ачык иде, ул Сәйярны искәреп алды.
— Энекәш, кереп чык әле!
Бибишев гадәттән тыш ачулы итеп күзлек аша сөзеп кенә карады да:
— Комсомолмы әле син? Тәк... Нәрсә бу?! — Сукыр тырнаклы бармак диаграмма кырыена эленгән шаржга төртелде. — Җыелышта персональ эшеңне тикшертәм бит. «Главвостокнефтегазстройжга караган бишенче трест идарәсенең баш диспетчерыннан мәктәп бусагасын ат- лар-атламас кына чыккан малай көлсен инде, ә! Нәрсә бу!
Сәйяр эсселе-суыклы булып китте. Гөнаһсыз шаяртуны болай кабул итәрләр дип кем уйлаган. Бибишевнын комарланган» тавышы баш өстендә чыбыркы кебек бәргәләнә торды.
— Мин моны болай гына калдырмам!
Сәйярнын стенага сеңә баруын күреп, Бибишев капылт сүзеннән туктап калды һәм шаркылдап көлеп җибәрде:
— Әй, энем, энем, мин ачуланганга да ышаныр кеше булыр икән. Шаяртам гына ич! — Ул күзлеген салды, кулъяулыгын чыгарып яшьләнгән күз төпләрен сөртеп алды. — Тормыш вакытлы гына уен ул, шаяртып та калмасаң... Әйбәт ясагансың, нәкъ үзем. Шәп егет син, утыр әйдә. Рәсемеңне өйгә алып кайтып эләр идем, хатынның кәефе китәр дим. Ул мине һаман егет чагындагыча дип фараз итә бит. Ярату шулай үзгәрешне сиздерми диләр.
Телефон шалтырады. Өстәлдә яткан өч-дүрт телефонның "берсен һич ялгышусыз алып, Бибишев кызып-кызып сөйләшә башлады. Эш турындагы житди Генә әнгәмәне ул: «Син аны табар идең инде, таба гына алмагансың», — дип тәмамлады. Трубкадан көлү тавышы ишетелде. Аның шундый гадәтенә күнегеп беткәннәр, күрәсең.
Бибишев саргаеп беткән баш бармагын трубка башына бер басып, бер алып тәмәке төтәтә башлады. Тәмәкенең тәмен ул гүя иң башта бармагы белән татып карый иде.
— Менә шулай.туган. җитди дә була алмадым, рәхәтләнеп көлеп тә кала алмадым, гомер үтте дә китте. Бүгенне сызып ташласаң, пенсиягә чыгарга бер ел да утыз ике көн кала. Пенсиягә чыксаң, эшләмәскә ару була, шулай бит.
Ошыймы бу кеше Сәйярга, ошамыймы — бер караштан өздереп кенә әйтә алмас иде ул. Сүздән туктадымы, күзләре моңсуланып китә. ♦ Әйтерсең сөйләнеп торуы белән ул эчендәге сагышын яшерә, дөресрәге, < онытылып тора иде. *
— Диспетчер кызык кеше сезнең,— диде Сәйяр, Шәрәфиев кабине- ?
тына кергәч. £
— Зыянсыз кеше ул, — диде Шәрәфиев. — Хәзерге заманда зыян *
салмау — үзе бер яхшылык. *
Шәрәфиев Сәйяр алдына кара исәп белән генә сызып ташланган ® кәгазьләр куйды: х
— Контора кырыена бик зур панно эшләргә кирәк, тимер-бетоннан. *
Эскизын ясап китер әле. Бу синең беренче зур эшең булачак. Син шу- •- ны бел: монда безнең кебек оешмалар бик күп, идарә алдын матурлау. л бизәү ягыннан бер-берсе белән ярышалар. Шәп эшлә, кемнеке дигәндә, * безнеке диярлек булсын. “
һәр авылның аксакалы булган кебек, һәр поселокның да һәммә кешегә билгеле шәхесләре бар. Андый кешеләр турында сүз чыкса, эчке бер мәгънә белән , соклануга ишарә ясагандай: «Ә ул... бик акыллы, яисә көчле кеше», диләр. Әнә шундыйларның берсе, поселокның нн шәп художнигы дип танылган Уразаевны күрергә дип, Сәйяр нефтьчеләр сараена килде.
— Бар, таныша тор, бераздан үзем дә сугылырмын, — диде ана Шәрәфиев.
Сәйяр, ак колонналар күләгәсендәге авыр ишекләрне ачып, эчкә узды. Ярым караңгы фойеда вахтердан башка һичкем күренми. Эчке бүлмәләрдән килгән өзек-өзек музыка авазлары, төрле тавышлар биек түшәмнәр, заллар арасында адашып, болганчык шау булып ишетелә. Сәйяр икенче катка менеп, кирәкле ишекне эзләп тапты. Тоткасына кулын гына сузган иде, ишек ачылып китте, уртача гына буйлы берәү «Шифалы су»даи бушаган шешәләр тутырылган әржә күтәреп чыга башлады.
— Исәнмесез, миңа Уразаев кирәк иде.
— Мин булам Уразаев, — ул уңайсызлангандай бер Сәйярга. бер үзе күтәргән әрҗәгә карады. — мин хәзер кнләм. буфетка төшеп менәм дә, керә тор, — дип. бүлмәсенә ишарәләде.
Ишекне ачык калдырып. Сәйяр эчкә керле. Зур тәрәзәләрдән бүлмәгә иркен яктылык төшкән. Стена буенда — эреле-ваклы рамнарга тартылган плакатлар, идәндә —чиста киндер Түрдә —күне кыршыла башлаган кресло. Кая карама —төрле буяу банкалары. Бу тәртипсез- лектә үзенә күрә шигърият бар сыман. Стеналарга эленгән картиналар, төрле афишалар, сынар кнопка белән генә каптырып куелган кәгазь битләрендә, төгәл эшләнеп тә бетмәгән, күнелнен давыллап куйган бер мизгелендә кыю сызыклар белән ниндидер күренешне, хәрәкәтне тотып алган рәсемнәр бүлмәне тулыландыра, вак-төяк җыйнаксызлыктан игътибарны аера, сине шулардан өстен халәткә менгерә кебек. Агач савытта пумалалар. Стеналарга кадәр сеңгән эретмә-буяу исе борын эчләрен рәхәт кытыклап тора. Бу ис — төсләрнең хәтере дип уйлады Сәйяр. Әнә, зур рам эчендә табигать күренеше. Уң як почмагына, камышлар төбенә, сары буяу белән «Уразаев» дип язылган. Сәй
яр картинаны үтә бер кызыксыну белән карады. Моңарчы аңа бөек рәссамнар ясаган күпме картиналарның репродукциясен күрергә туры килмәгәндер. Алар бөтенләй башка бит. Хәтта ул художникларның гадәти кеше булуларына һәм кайчандыр җирдә яшәгәнлекләренә дә ышанасы килми. Ә моны гап-гади кеше ясаган.
Бераздан Уразаев керде. «Шифалы су> бөкесен өстәл читенә бәреп ачты һәм чыжылдатып стаканга агызды. Аннары комсыз бер ләззәт белән тын да алмыйча эчеп җибәрде. Шундый картиналар ясаган кешенең, бугаз төерләрен хәрәкәтләндереп, су эчеп торуын кабул итә алмыйча Сәйяр читкә борылды. Уразаев «әх> дип тәмләп сулыш алды да, Сәйяр күңелендә картиналарга карата туган соклануны кул селтәве белән кагып төшерде:
— Боларга игътибар итмә, эч пошканда ясаган нәрсәләр генә,— тәмәке кабызып арлы-бирле йөренә башлады. — Сәярмы? — диде кинәт туктап, — миңа Шәрәфиев әйткән иде.
Танышып китү, сүз башлау үзеннән-үзе килде.
Уразаев Сәйярны тәрәзә янына чакырды.
— Кара әле, тышта нинди якты. Гомумән алганда, табигатьтә сызыклар юк, яктылык һәм күләгә генә. Төсләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен чагыштыр. Монда таба килүче кызга игътибар беләнрәк кара әле. Алсу бәйләм күлмәге әнә нинди балкып күренә. Хәзер бинага кергәч карыйк.
Баскычка чыктылар. Тышкы ишекнең ачылып ябылуы ишетелде. Әлеге кыз вахтер белән исәнләште дә, билет кассасына юнәлде. Үтешли борылып карады, Уразаев аңа елмаеп баш кагып алды.
— Күрәсеңме алсу төс бина эчендә бөтенләй сүнеп, югалып калды,— диде художник тавышын әкренәйтә төшеп. — Чөнки монда фон башка. Гомумән, сиңа мин бик билгеле нәрсәләр турында сөйлим.
Яңадан художник бүлмәсенә керделәр.
— Төсләрнең чын асылы бер-берсе белән янәшәлектә ачыла, тоннар— ярымтоннарда. Ягъни төснең күләгәсен таба белергә кирәк. Ренессанс чорында Италия художниклары кул астында алты меңгә якын төс булган, шуңа да карамастан алар төс әзлектән зарланганнар.
Аның пафос белән сөйләве дә, тышкы кыяфәте дә Сәйярга ошый башлады. Күренеп тора: бөтенләй башка дөнья кешесе.
— Абстракт әсәрләр белән танышлыгың бардыр? — дип, Уразаев өстәлдә яткан калын китапка кагылып алды. — Хәзерге технократия чорында сәнгатьнең үз тавышын таба алмыйча каушап калган чагы. Форма төрлелеге — бихисап.
— Мин күп нәрсәне белмим әле, — диде Сәйяр, кызара төшеп.
Уразаев тамашачысыннан канәгать булмаган актер кебек сүрелә төште.
— Сиңа әлифтән башларга кирәк. Зур уең бар икән, хәзердән үк тотын. Булдыра алганча һәркөнне рәсем ясарга тырыш. Абстракциони- стлар турында шуңа сүз кузгатуым техника, төсләрне куллану ягыннан алардан. да нәрсәгәдер өйрәнергә була. Кеше дигәнең бу дөньяны тулысынча аңлап, кабул итеп бетерә аламы?! Менә шул аңлашылмаучылыкны әйтергә тырышу бәлки үзе бер фикердер?..
Уразаев тәрәзәне киереп ачып куйды. Бүлмә эченә машиналар шавы бәреп керде. Кинәт ишек ачылып китте. Үтәли искән җилдән өстәлдә яткан кәгазьләр тузгып күтәрелделәр. Шәрәфиев керә-керешли кәгазьләрне тотып тиз генә ишекне ябып куйды.
— Нәрсә, әфәнделәр, эш сәгате бетеп киләме? — Уразаев белән кул биреп күреште дә креслога барып утырды.
— Ни әйтмәкче буласың? — диде Уразаев.
— Мин бүген премия алдым.
— Шуннан?
— Кичке ашка «палуба»га менәргә мөмкин. Тик бер шартым бар, ачуланышмыйча, тыныч утырырлык булсаң гына.
— Алай кызык булырмы соң?
Шәрәфиев башын селкеп көлеп куйды.
— Хәзер, мин бер эшне генә төгәллим дә, — дип, Уразаев чыгып китте.
— Ничегрәк соң үзе? — дип, Шәрәфиев Сәйярга таба борылды. — Сәнгать институтын бетергән кеше ул. Яшь чагында күрсәң иде син аны! Мин аңардан бер-бер даһи чыгар дигән идем, әллә нишләп кенә монда кайтып төште. Син кергәч, су эчтеме соң әле? һы. хатыны ташлап киткәннән соң бөтен азыгы су аның. Их, яши белми шул. яши белми...
«Палуба» дип нефтьчеләр сараеннан урам аша урнашкан ресторанны атыйлар икән. Шунда керделәр. Монда һәр нәрсәдән пөхтәлек, купшылык сизелеп тора, һәммә нәрсәне кире ягы белән чагылдырып торган тантаналы көзгеләр, затлы агачтан бизәкләп эшләнгән стеналар сине үзеннән-үзе мәшәкатьле дөньядан аера. Калын паласлы баскычтан күтәрелүгә залда тезелеп киткән өстәлләр күренде. Шәрәфиев ак калфак кигән официантка белән ерактан ук купшы исәнләште дә аңа таба юнәлде, кулын үбеп алгандай итте. Кызык сүз дә әйтте бугай, кыз башын артка чөеп яңгыратып көлеп жибәрде. Бераздан Шәрәфиев кул изәде, һәм өчесе дә әлеге кыз артыннан эчкәрге бүлмәгә керделәр. Стеналарына каен агачлары тезеп эшләнгән бу жыйнак бүлмә зур залдан табигыйлеге белән аерылып тора икән.
Официант кыз чытлыкланып Шәрәфиевнең каршына утырды, кыска итәген йомры тезләренә табарак тартып куйды.
— Я, ни боерасыз, жантельмәннәр?
— Кара икра, кета дияр идем — безнең меридианга хас нәрсәләр түгел. Менюда күрсәтелмәгәннәре кирәк.
Шәрәфиев ул кыз белән китеп, хәтсез торганнан сон гына чыгып утырды. Өстәлдәшләренә горур бер караш сирпеп алды. Уразаев әкрен генә:
— Яшәр өчен тугансың син. дус. — диде.
— Яхшы әйберне һәммә кешегә тигез бүлсәң, кадере китә. Дөресрәге. житми. Шуңа күрә ул сирәкләр өлеше. Менә шул сирәкләрнең берсе булу кызык бит.
— Андый талантлар хәзер күбәя бара.
Өстәлгә салат, кета балыгы, шашлык, яшел суган һәм озын шешәле шәраб «Старый замок», кечкенә графин белән ак аракы килде.
— Аһа. каян чыккан бу!—дип, художник чәнечкесе белән балыкка үрелде. Шәрәфиев серле елмаеп, «ак» салынган графинны үз алдына тартты.
— Бу сиңа фәлсәфә сату түгел, кәефле булу өчен яхшы ашарга кирәк.
. Сәйяр шәрабтан баш тартты. Аны артык кыстамадылар. ,
Инженерның һәр чак шат. кәефле булуы Сәйярга ошый. Художник ның гына сытык чыраен, тыңкышланып сөйләшүен өнәп бетерми, бая үзе нинди ачылып киткән иде.
Шәрәфиев калын ирененә йогып калган каймакны салфетка белән сөртеп куйды. *
— Бу дөньяда яшәп калырга кирәк Теге дөньяга исәп тотып, изге булып яшәү заманы түгел. Материализм шулай өйрәтә
Уразаев әйтеп куйды
— Кем ничек аңлый бит. ,
Шәрәфиев төкле, эре бармаклары белән рюмканы сак кына эләктерде дә. башын каз кебек артка чөеп, бер генә йотып жибәрде. Аным симез бите уртасында, адашып калудан курыккандай бер берсенә
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф УЛ ЧАКТА
елышкан түм-түгәрәк күзләре үтә бер җитезлек белән тәгәрәп йөри башлады.
— Карап-карап торам да, тагын бер карап куям мин сиңа. Күпме вакытыңны зрәгә сарыф итәсең. Ул рәсемнәреңне кабул итәчәкләрме, юкмы — бу бит суга сәнәк белән язылган. Булмаган данга алданып бүгенен корбан итүче ыштансыз даһилар модада түгел, аңлыйсыңмы! Заман башка. Акчасыз акыллыга караганда акчалы җүләр акыллырак күренә.
— Үзеңне шулай ук түбән төшерәсеңмени?
— Салып куй әле син, кызлар кебек утырма.
— Сине күп тыңлаган, миңа ярый инде, янәшәдә яшь егет барын онытма.
— һи, болармы! Болар, туган, дөньяның барышын синнән-миннән яхшырак аңлыйлар. Минем бер күрше бар, яшь кенә егет, Сәйяр чамасында булыр, су сиптерә торган машинада эшли. Былтыр җәй коры килде бит, онытмаган булсагыз. Поселок артында безнең һәммәбезнен бакчасы бар. Менә шунда жәй буена су сиптереп акча җыйды да егетең, аллаңың казасыннан файдаланып, ипләп кенә машина сатып алды. Шулай ул!
Уразаевның маңгае җыерылудан куе, салынкы кашлары бергә кушылды. Шул кашлар күләгәсенә яшеренергә тели иде сыман ул. -
— Ярый әле, ходай җәнлекләргә тел бирмәгән, юкса, гел ашау турында гына сөйләрләр иде.
— Көләсем килә минем синнән, — Шәрәфиев балык кисәген авызына оста гына ыргытты да тәмләп чәйни башлады.
— Ә син җыла,— дип, Уразаев көлеп җибәрде.— Йә. бетердек, син, егет, безне гафу ит инде, — дип, Сәйярның җилкәсенә кулын салды.
Боларның тыныч кына, һич әрепләшмичә бер-берсен чагып утырулары Сәйярга сәер тоелды. Аңа әле берсенең, әле икенчесенең сүзе дөрес тоела, хакыйкать кайсында, тәгаен гына аныклыйсы килми. Алда— башланмаган тормыш бит әле. барысы да тәҗрибә аша, үзеннән- үзе ачылыр. Чөнки ул күп нәрсәгә нәкъ үзенчә яшәп, үзенчә төшенергә тиеш бнт...
Рестораннан чыкканда поселок өстендә караңгылык хәйран куерган иде. Төнге һава тагын да сафланып киткән. Чәрдәкләнеп күренгән фонарьлар яктысында күбәләкләр биешә.
— Мин бу якка.— дип. Уразаев кулларын як-якка киереп күнегү ясап алды. — Хуш иттек, рәхмәт сиңа, магнат, — дип, башта Шәрәфи- евка, аннан Сәйярга кул бирде дә китеп барды. Шәрәфиев Сәйярга көтеп торырга кушып, киредән ресторанга кереп китте. Бераздан ак салфетка кәгазенә төрелгән шәраб тотып чыкты.
— Өйгә дип алдым әле, мондый нәрсә гел булып тормый.
Сәйяр аның белән бер төбәктә яши иде. Стадионны узып, алар ябалдашлары кыркылмаган, биек топольләр белән шомланып утырган ярым караңгы урамга керделәр. О?п калган яфраклар аша зәгыйфь ут яктысы тротуарга челтәрләнеп төшкән.
Шәрәфиев художникның кызык кеше булуы, үзләренең дуслыгы турында сөйләп бара. Каршыга килүчеләр очраганда тавышын әкренәйтә төшә иде.
Алда, барак ишеге каршында, тротуарга сузылган яктылык турында ике шәүлә күренде. Берсе, озын буйлысы. бөкрәя төшеп баскан, икенчесе төп кебек таза егет, ике кулын кесәсенә тыгып басып тора, өндәү билгесе кебек. Юл уртасында шикле басып торган бу ике егет яныннан Шәрәфиевнең бер дә әйләнеп үтәргә исәп тотмавын күреп. Сәйяр да аңардан калышмады. Мондый тәвәккәллекне көтмәгән идеме, кыска буйлысы соңгы чиктә тайпылып юл бирде. Ләкин арттан янаулы тавыш яңгырады.
— Абзый, затлы шешәне монда калдыр!
Илтифатсыз гына ары китәселәр иде, кинаяле тавыш янә кабатланды.
— Кемгә әйтәләр!
Шәрәфиев кырт туктап, егетләргә таба борылды. Озын буйлысы тәмәкесен чыжылдатып суырды да:
— Санчо, алып кил әле монда, — дип, иптәшенең җилкәсеннән этеп җибәргәндәй итте. Сәйярның тез буыны тотрыклыгын жуеп, вак калтырауга күчте. Кыска буйлы егет һич тартынусыз килеп үрелим дигәндә, Шәрәфиев шешәне Сәйярга сонып өлгерде. Моны көтмәгән егет, салкын кыяфәтен саклап, куен кесәсенә тыгылды. Шул чак Шәрәфиев яны беләнрәк борылып, әллә нинди кыргый тавыш белән чинап, егеткә таба сикерде. Күз ачып йомган арада аяк һәм куллары белән чикылдатып берничә мәртәбә тондырып та өлгерде. Егет, сырты белән төшкән мәче кебек, шәрран ярып газон читенә ауган чакта, кесәсеннән, балык сыман ялтырап, нидер газон читенә очты. Ярдәмгә килеп җиткән озын буйлы егет, Шәрәфиевнең артына төшеп, инде сугыйм дигәндә, Сәйяр аңа таба омтылып кычкырып җибәрде. Шәрәфиев читкә тайпылды, һич көтелмәгәнчә, уң кулын кылыч кебек селтәп, әлеге егетнең муен тамырына бирде. Исәнгерәгән егет чайкалып торды да, гы- жылдаулы ыңгырашып, сәрби куаклары өстенә бөгәрләнеп төште.
— Каратэ диләр аны, юкка гына биш ел буе шөгыльләнмәгән, — диде Шәрәфиев костюмын каккалап.
Егет кесәсеннән ялтырап төшкән балык кебек нәрсә хәнҗәр булып чыкты. Төсле ташлардан тезеп эшләнгән матур саплы хәнҗәрне Шәрәфиев учында әйләндерә-әйләндерә карады.
— Сугышуның да яме бетте хәзер. Элек көчлеләр генә сугыша торган иде. йодрык белән, куәт белән, бернинди мәкерсез, изүләрен чишеп — ирләрчә! Ә хәзер нәрсә... Коралга тотыну — көчсезлек билгесе инде ул. Димәк, егетлек бетеп бара. Егылганга тию безнең канда булмаган. Киресенчә, егылганны изеп китү аларга бер ни тормый хәзер...
Олы урамга чыккач, ул каршыга килүче милиция машинасын туктатты. Рульдә утырган лейтенант белән дусларча исәнләшеп
— Такташ урамында, өченче барак каршында, ике молокососны аудардым, шуышып ята торганнардыр, барып алыгыз, — диде.
— Синнән булыр, — лейтенант тигез тешләрен күрсәтеп елмайды.— Бу егет өйрәнчегеңме? — дип Сәйярга ымлады.
— Алмаш кирәк бит,— диде Шәрәфиев. — Менә берсенең истәлеге,— дип, хәнҗәрне лейтенантка тоттырды.
Техника заманында кешедәге физик көч-куәт мөһим түгел дип йөри иде Сәйяр. Баксаң, үз иминлегеңне сакларга туры килгәли икән бит. Сәйяр каршында Шәрәфиев ун башка үсеп китте. Соклана алырдай кешегә буйсынырга була дип уйлады ул.
5
Беренче авансны алырга оялып йөргән Сәйярны кассага Шәрәфиев үзе ияртеп китте.
Кәгазь акчалар Сәйярга күп тоелды. Ләкин ул моңа шатланырга да, шатланмаска да белмәде. Күнегелгән эздән барган дөньяңа акча килеп кергәч, аны нишләтергә дигән сорау туа икән бит. Бәхеткә каршы, иртәгә шимбә. Авылга, әбисе янына кайтырга була.
Әбисенә ул кара бәрхеттән күлмәклек алды. Ярата ул әбисен. Әтн- әнисез калгач, үзен карап үстергәне өчен генә түгел, ә яшәү дәртен җуймаган, хәрәкәтчән, пэр вакыт ни дә булса уйлап чыгарырга ярату- чан әбисенә ул эчке бер мәхәббәт саклый иде.
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф УЛ ЧАКТА
Бәрхетне алдына жәеп салгач, Җиһан әби беркавым сүзсез калды. Сөякчел кулы белән сыпырып карады, битенә тигереп, бәрхетнең йомшаклыгыннан, хуш исеннән ләззәтле оеп алды. Хәтта күзләре дымланып киткәндәй булды.
— Әй, улым,— дип, килеп Сәйярның аркасыннан сөйде.— Кирәкмәс иде, мәшәкатьләнеп... Миңа соң, карт кешегә... Моны бит байлар гына кия иде...
— Син дә, әби, бай хатыны булгансың ич.
— Күптән бит инде ул...
Җиһан әби шым гына барып юка мендәрле урындыкка утырды да, кушучын йөзенә китереп дога кылды.
— Сәламәт бул, улым. Кинәнеп яшәргә язсын үзеңә. Амин. — Бәрхетне алып, кадерләп кенә чиста яулыкка төйнәде һәм шыңгырдатып почмактагы олы сандыкны ачты. Өйгә нафталин исе, Сәйярның хәтеренә бала чактан ук сеңеп калган әллә нинди тәмле исләр таралды.
— Кичәгенәк, әйберләремне җилләтергә алыйм дип сандыгымны ачып жибәрсәм... шаклар да катып торам.
— Ни булган, әби?
— Кәфенлегемә дигән ак ситсымны көя тураклаган, имансыз. Барыбер китә белмәс бу карчык диләр инде әллә.
— Кая әле, әби, сиңа китү турында уйлау.
— Бәрәч, сиксәнгә жит тә... Оят йирәк. Җыйган ризыгыма шөкер.
— Җитмеш тугыз гына бит әле, әби, сиңа.
— Артыгы белән, улым, һи-и, бу гомер дигәнең, бер карасаң: ай күрде, кояш алды дигәндәй, икенче карасаң: бара-бара күзең күгәрә.
Сәйяр портфеленнән катыргыга беркетелгән рәсем чыгарды. Әбисенең каба белән жеп жегерләп утыруын блокнот битенә сызгалап алган иде. Шул килеш онытылган булган. Кәгазьләр актарганда килеп чыкты да, берочтан кузгалып, акварель белән әйбәтләп буяп ясады һәм менә бүген әбисенә күрсәтергә дип алып кайткан иде.
— Менә бу кем, әби, яле, танырсың микән?
Җиһан әби, сандык ачу кебек ләззәтле бер халәттән аерыласы килмичә генә кузгалып, рәсемне ике куллап алды, битен жыера төшеп бераз карап торды да
— Бәрәкалла, бу мин түгелме соң?! — дип, кулы пешкәндәй, рәсемне өстәлгә ташлады. Түзмәде, яңадан кулына алды. — Кара син, аны, гел үзем шул. Кай ара эләктереп алдың аны, шайтан малай?
Сәйяр сүзсез генә елмаеп тора бирде.
— Гөнаһасын кая куярсың, сурәткә кереп.
Җиһан әби гомерендә өенә бер сурәт элдермәде. Ләкин бүген нәкъ үзенә охшатып ясалган рәсемне күреп әллә нишләде. Эчтән балкып китте. Каратут йөзенә кызыллык саркып чыккандай булды.
— Мин тагын олы урындагы түрәләрнең генә сурәтләрен төшерәләр дип йөри идем. Баксаң, безнең ише кеше дә үзенә охшап чыга икән ләбаса. Әйткән булсаң аны, матур яулыгымны бәйләгән булыр идем, теге, кара жирлеккә кызыл төшкәнен.
Җиһан әби рәсемне сандыгына, саргаеп беткән ниндидер кәгазьләр арасына пөхтәләп алып куйды. Баягы төенчекне яңадан сүтеп, бәрхет тукыманы кулына алды.
— Бигрәк йомшак, затлы нәрсә инде. Күлмәк итәргә дә жәл.
— Алай димә әле син, әби.
— Соң инде мина, улым. Вакытында насыйп булмады. Әле абыен да посылка салган ие. менә, ефәк шәл жибәргән. Гомәрне әйтәм.
— Кайтам димәгәнме соң?
— Кайтыр сиңа, көт. Озын акча эзләп кит тә. Анда да җиңел генә бирмиләрдер. Әллә кемгә охшап комагайрак булды шул.
Әби, хискә бирелеп китүдән курыккандай, сандыгын җәһәт кенә ябып куйды. Аның изге хатирәләрен, яшьлеген, үткәнен саклаган борынгы сандык шыңгырдап ябылгач, Җиһан әби мендәрләрне кабартып өсте-өстенә өйде, үзе дә шунда йомшак сырма өстенә менеп утырды. Бая күңеленә салынган сүзне кинәттән генә башлап җибәрде.
— Бай дигән булып, исеме генә инде аның. Нәрсәбез генә булды ♦ икән. Хәзерге белән янәшә куйсаң... Стена сәгатен, бабаңның актык < толыбын алып чыктылар. Түбән оч Кәримне беләсең бит. Ата ялкау. * Бабаңның толыбын шуның җилкәсенә салдылар. Киеп туздырды то- 7 лыпны Кәримең — барыбер ярлылыктан чыгалмады. Сонгы дәвердә генә әзрәк тернәкләнеп китте, һәй, ул чакларны искә төшерсәң. Авыл- * да беркемдә сәгать калмады. Вакытны Шәмсениса абыстайның әтәче кычкыруыннан гына белә идек. — Җиһан әби, күңелсез хатирәләрен- “ нән арынырга теләгәндәй, йөзен куллары белән сыпырып куйды. Күлә- = гәләнеп торган җыерчыклары бер мәлгә язылып алды. — Кәримнең * атна кич карчыгы үлеп китте бит әле, авыр туфрагы җиңел булгыры. u Җирләп кайтуга ук, өйдәш кирәк дип, кортка эзли башлаган. Көн итү- J ләр кыен шул карт кешегә. Ялгызлык — бер аллага хуш. Күрше карчыгын миңа җибәрткән. Әйттем үзенә! — Җиһан әби ияк очларын сы- “ пырып кеткелдәп көлеп җибәрде. Ашыгып кына сандык өстеннән тө- * шеп, кече якка,’ чыжлый башлаган самавары янына китте. Чәй s әзерләп, өстәл янына утыргач та, өзелгән сүзен дәвам иттермәде. Сәйяр аның бу гадәтен яхшы белә иде. Вакыйганың иң кызык җирендә тукталып калыр да, берәр шөгыль тапкан булып вакытны сузар Янәсе кеше аны тыңлыймы, аңа кызыкмы — яшертен генә сынавы иде. Сәйяр эчке елмаюын яшереп:
— Шуннан, әби?—диде.
Сорау бирүгә, Җиһан әби, канәгатьләнеп, Сәйярны тонык карашы белән сыйпап алды.
— Соң, әйтеп җибәрдем үзенә. Бүтән килүче булмады. Күрше авылдан бер карчык алып кайткан ди.
Нәрсә дигәнен әби тәки әйтмәде. Сәйяр аны соңыннан, капка төбендә гәп саткан авыл агайларыннан белде. Эләк Җиһан әби теленә. Кәрим бабайның яучыларына: «Бүрек эләрлек чөе бармы соң?»... дигән.
Китәр алдыннан Җиһан әби Сәйярның сумкасына бүген иртүк учак янында мәш килеп пешеренеп йөргән нигъмәтләрен тутырды. Көн болытлы иде. Өстәвенә салкынча җил дә исеп тора. Җиһан әби калынрак яулыгын бәйләде, аның өстенә кубанка бүрек киеп куйды. Сәйяр белә: әбисе, капка төбеннән генә озатып калмыйча, тауга ук менәчәк. Каршы килсәң, рәнҗеп калуы бар. Картлыгына ишарә ясауны, кызгануны һич тә күтәрми. Бер дә тиктормас, эшчән әбисе әнә шулай туктаусыз хәрәкәттә булып кына гомерен озайта шикелле.
Сөзәк тауга бер җайга салмак кына күтәрелделәр. Җиһан әби авызын яулык почмагы белән каплап ютәлләгәндәй итте.
— Арыдыңмы, әби? Чирәмгә утырып ял итик.
Җиһан әби кулын гына селтәде. Күзләрен кыса төшеп, аста ак түбәләре белән тезелеп утырган авылга карады.
— Аруны белә идеммени, әле кайчан гына... әә-әнә, авыл читендәге теге өйгә сөт аертырга йөри идем, көянтә-чиләк асып. Бер ягына бер бидрә сөт, икенче ягына таш тутырган бндрә асар идем. Кешеләр көлә иде үземнән. Ике якка да тигез ассаң, җиңел була бит ул.
Сәйяр әбисе белән янәшә үк басты.
— Үсәм-үсәм, әби. һаман сине куып җитеп булмый,— дигән булды. Сабыйларча эчкерсезлек белән басып торган әби, чынлап та, Сәйярдән калкурак иде.
— Безнең нәселне алаңгыр Нәгыймнекеләр дип йөртәләр иде. Сайлап алган кебек, нәселдә ник бер кәрлә булсын. Кияүгә чыккан елны.
81
амбарга арыш керткәндә, үлчәнгәнем хәтеремдә — сиксән кило кил. дем. Көләләр иде үземнән, йөрәге җитеп нинди егет сиңа сүз катар икән дип көләләр иде. һәр кемгә тиңе дигәндәй, табылды тагын үзе. Харисым мәрхүм җилкәмнән генә иде. Халыкта тел әшәке бит, чөлди Харис дип исем тагып куйдылар үзенә. Буйга курачрак булса да...- Җиһан әби сүзеннән бүленеп тирән кесәсен актара башлады. — Акчамны онытканмын бит, каһәр суккан.
— Нигә ул, әби?
— Юлга вак акчалар кирәктер бит сиңа.
— Рәхмәт, әби, үземнеке* бар. Сәйяр әбисенең иңенә кулын салды. — Их, әби, әби, кызык синең белән.
Жиһан әби оныгына мөлдерәп карады да, ялварулы тавыш белән:
— Әсфәнгә чаклы озата барыйммы соң? — диде.
— Асфальтка кадәр ерак бит, әби.— Сәйярның әллә нигә күңеле тулды. Капыл саубуллашып китәргә базмыйча тора бирде, бераздан, сумкасын кулына алгач кына, Җиһан әби иң соңга калдырган гозерен чишәргә булды.
— Борыл әле, улым, менә бу якка, — диде ул Сәйярның жиңеннән тотып. — Әнә тегендә, тегермән артында чаукалык бармы, шул төбәктә Торна сазын беләсең бит. Чишмәсен дә хәтерлисеңдер?
— Тәмсез сулы чишмәнеме?
— Алай димә син. Суы тәнгә сихәтлек бирә торган су аның. Изге су. Атнасына бер барып шешәгә тутырып алып кайтам мин аны. йотымлап кына эчәм аннары. Хикмәт аның суында гына да түгел, балчыгында! Сызлаган буыннарны яза торган балчык ул. Менә мин күптән инде кеше күзенә карап урын өстендә ятасы идем, тфү, тфү, шул балчык аякларымны кеше итте. Хәер, сезгә әйттең ни, әйтмәдең ни. Җиһан әби өметсезләнеп кул селкеде. — Көләргә генә беләсез.
— Шуннан, шуннан, әби?
•— Шуннан димә, тыңлап кына тор! Берәр ижтиһатлы кеше тап, алып кил, тикшерсеннәр. Шифага ярый торган балчык булмагае. Файдалы әйберне нигә әрәм яткырырга.
•— Газетага синең исемнән языйммы соң, әби?
— Исемен-жисемен белмим, ахыры күренерлек булса яз.
Сәер кеше аның әбисе. Кыргый жәнлекләр кебек һәр үләннең исемен, тәмен, шифасын белә. Кырдан учмалап жыеп кайта да, вак себеркеләр итеп чормага элеп куя. Бөтен күрше-тирә, сырхаулап киткәне аңа килә.
Әбисе яныннан Сәйяр рухи күтәренкелек белән китә. Кызык һәм сәер кеше ул. Каратут йөзле, куе һәм эре чәчле, таза бәдәнле. Карашының үткенлеген җуймаган мондый карчыкларда борынгы шәрык дастаннарыннан килгән бер чалым бар. Җиргә тартылгандай, чүгә, кечерәя барган ак йөзле, юка чәчле карчык-корчыклардан алар ни бе- ләндер аерылып торалар. Алар йөзеннән шәрыкның ком чүлләрен, тауларын, көйдергеч кояш эзен гасырлар пәрдәсе аша шәйләгәндәй бу-ласың. Мондый карчыклар мәһабәт, төз сынлы агач шикелле сынмый- ча-бөгелмичә үрә баскан килеш картаялар һәм бер көнне... кинәт кенә авалар.
Сәйяр әбисенә гаҗәпләнеп карый. Ничек инде үлем турында шулай тыныч күңел белән сөйләмәк кирәк. Ә үзенең күзләрендә, бөтен торышында бу тормышны яратуы, яшисе килү теләге. Төптәнрәк уйласан, Җиһан әби соңгы юлга чын күңелдән әзерләнми дә бугай... болай, кешедән күреп кенә, авылда үзенең өлкән кеше булуыннан һәм чират, һичшиксез, миндә дип уйлавыннан гына бугай. Кордашлары, чордашлары китә барган дәвердә, карашы, шөгыле-фигыле бүтән яна буын белән уртак уй-фикерләре, хатирәләре калмаган борынгы әби бүгенгедән үзен читләшкән итеп күрә, барысы да аңардан башка эшләнә,
анардан башка ага, ә ул тыныч култыкта бары тик күзәтүче генә. Шуңа да үзен бу дөньяда артык дип саный бугай. Бәлки үлем турында сөйләнгән булып, кешеләрне астыртын гына күзәтә, сыныйдыр, яисә сабый кебек жылы сүз, юату көтәдер.
Офыкка төшеп баручы кояшны тотып тора алмаган кебек, Җиһан әбинең дә гомерен озайтып булмас, ләкин сонын, нәкъ менә сонгы нок- ♦ тасын Сәйяр күз алдына китерә алмый, дөресрәге, ул турыдагы уй- < лардан да курка иде. ' 5
Сәйярның башына мондыйрак фикер дә килеп куя: әгәр гомер озын- * лыгы бүген галимнәр әйткән якынча саннардан артыграк булса, кеше 5 Жйтмеш-сиксән яшендә картайдым дип уйлаудан оялыр иде бит. ф
Шундый бер тәжрибә эшләп карыйсы иде: яңа туган балаларны берәр утрауга күчереп куясың, эшләү һәм яшәү шартлары булдырасың ® һәм аларга сабый чактан ук кешенең гомере уртача ике йөз ел дигән = карашны сеңдерә киләсең, ышаныч тудырасын. Беләсе иде, алар ничә < яшькә житәрләр иде икән? Хәер, гадәти шартларда да гасыр ярым яшә- u гән кешеләр тарихта билгеле бит. Димәк, алар ниндидер барьерны үтә л алган көчле рухлылар... ч
и 6
<
Шәрәфиев кечкенә генә яңалыгын да Сәйярга килеп сөйләүдән тәм * таба иде. Юктан да шатлана белә, хәтта Сәйяр аның шулай табигый итеп шатлана белүенә эчтән генә кызыгып та куя иде. Сәйяр аны бөтен нәрсәне булдыра алырдай кеше дип йөри иде, ләкин ярты елдан артык бергә эшләү дәверендә нәкъ менә бүген ул бөтенләй башка яктан ачылды да куйды.
Ишекне шар ачып,»жиле белән килеп кергән Шәрәфиевнен йөзе бүген аерата бер шатлык белән балкый. Үзалдына канәгать елмаеп, кулын-кулга ышкый-ышкый, ишекле-түрле йөренеп алды.
— Син получка көнен онытмадыңмы, мәхшәр анда. Бер чират кассага, икенчесе газета янында. Шәп чыккан. «Чаянның бер кырыйда торсын. Бик күренергә тырышма инде, халык кайный анда.
Шәрәфиев эчке кесәсеннән аракы шешәсе һәм газетага төрелгән сыр кисәге чыгарды.
— Алдынгы бригаданы тәнкыйть итеп чыгуның хикмәтен аңладың-, мы инде син? Аңламасаң да, рәсемнәрен ошатып ясагансың. Сиңа түгел, «абзыйларга» да аңлату жиңел булмады. Стена газетасы бит ул гаиләдәген читкә чыгармыйча ачыктан-ачык сөйләшү кебек. Алдынгы бригаданың житешсезлекләрен күрсәтү — бүтәннәргә икеләтә сабак дигән сүз. Менә бит аның хикмәте кайда! Шулай бит, иптәш Рембрандт! Рембрандт французмы әле ул? Ошый ул миңа.
— Әйбәт художник.
— Исеме дим. Каяндыр ишеткән идем шунда. Малайга куштым мин аны. Рембрандт Әхмәтевич. Шәпме?
Бөтенләй ятышсыз дияргә кыймады Сәйяр. Җилкәсен жыера төшеп, ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Ярый,—дип куйды.
— Кыюрак бул әле син, кайчагында бигрәк мәмерәеп төшәсең. Шеф безнең шундыйларны ярата. Көчле кеше ул. Зур үсәчәк. Тиздән трестка алачаклар үзен. Гомумән, шәп коллектив безнең. Җоман Әхмәтбае вичны гына ал. титан бит. Ә беләсеңме... Заманында исполком председателе булган кеше. Ул кунып калган авылда сыерларны көтүгә аскы урамнан куа торган булганнар. ХәтамТаев йоклый, тавыш чыга янәсе Ун ел утырып чыкмаса, белмим хәзер кем булыр иде.
Шәрәфиев. әле тегесе, әле монысы белән кызыксынган булып. Сәйяр тирәсендә йөренде, аннан соң төчерәк елмаеп
— Бер яңалык бар бит эле, — диде. — Синең рацпредложение трестта өченче урынны алган, кырык сум премия килде.
Сәйяр аптырап калды.
— Мин сиңа әйтмәдеммени? Бетон болгаткычның камилләштерел- гән варианты. Күрмәдем дип, син эшләдең — бетте. Безгә бит кешеләр саны да кирәк.
— Үзегез уйлап чыгарганмы соң ул?
—Алай ук дип әйтеп булмый инде аны. Төзелешкә багышланган журналлар чыгып тора. Башка төзелеш оешмаларына да баргалап торабыз. Гел уйлап чыгарганны көтсәң, кем планны тутыра ди.
— Уйлап чыгаруга да план бармыни?
— Сабый син. Ул экономия, акчага бәйләнгән ич.
— Ә бу сызымны трестта сизсәләр?
Шәрәфиев көлеп куйды.
— Аларның планы юк дисеңмени. Кәгазь эшен белмисең әле син. Күз алдыңа китер: саннар, мәгълүматлар кечкенә оешмадан югарысына китә. Инстанция буенча үсә, зурая бара. Кеше — саннар каршында кеп-кечкенә булып кала һәм үзе дә саннарга буйсына башлый.— Шәрәфиев кесәсеннән акча алып саный башлады.— Мә, яртысы сиңа.
Сәйярның кузгалмавын күреп, акчаны өстәлгә куйды. Голтыра'гып стаканга аракы агызды.
— Эчмисең инде син, мин үзем дә периодлап кына.
Сәйяр эшли торды, Шәрәфиев исә, тәмләп эчә-эчә, бернинди жавап, хуплау сүзе көтмичә сөйләнә бирде.
— Син шуны бел, Сәйяр дус, кеше дигәнең һәр көнне ятар алдыннан. мин бүген үземә файдалы нәрсә эшләдем әле, дип уйланырга тиеш. Хәрәкәт, хәрәкәт кирәк! Бөтен эшчәнлекнең төбендә акча ята. Нинди генә матур төшенчәләргә төренмә — асылда шул. Акчаны бетер генә, дөнья тугарылган арба шикелле калачак. Түләмәсәләр, художнигын да, галимең дә булмаячак. Бер-икесе калыр, безнең Уразаев шикелле жүләрләр...
Сәйяр плакатын язып бетергәндә, Шәрәфиев инде башын беләгенә салып йоклап ук киткән иде.
Ничек шулай шым гына килеп кергәндер, Хәтамтаевның калын та-вышыннан Сәйяр сискәнеп куйды.
— Шәрәфиев мондамыни?! — дип, ул каударланып барып өстәлдә торган буш шешәне күтәреп карады да, җирәнгән сыман кире утыртып куйды. — Тагын бер атнага ычкына икән. Син нәрсә болай, тор әле, тор!
Шәрәфиев башын күтәрде, чуалган чәчләрен аралап аңа карады.
— Нәрсә, нәрсә? Мин үзем беләм...
— Бөтен бригада килгән анда миңа петиция белән, стена газетасы хакында. Үзең башлагансың, үзең җавабын да бирергә иде.
Шәрәфиев, буяу банкаларын идәнгә коя-коя, урыныннан күтәрелде.
— Барыгыз да югыйсә минем алда, — дип өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты. — И-иих, булмады, булмады... Чүп бит сез, чүп! Еэжәк- ләр! — Аннары ул Хәтамтаевның җилкәсенә кулын салды: — Гафу итегез, мин сезгә түгел, Ә... ә... бөтенегезгә. Кемдер этеп җибәргән дә... әйләнәсез, әйләнәсез...
— Әйдә күп сөйләнмә, машина белән өеңә озаттырам. Тынычлан, ял ит, — Хәтамтаев Сәйярга ишарәләде. Шәрәфиев култыкларга ирек бирмәде, кулларын тартып алды да, кемгәдер янагандай сөйләвендә булды:
— Малай чакта тегермән куласасына ябышкан малай мин... Бер ялгызым туктатам, имеш... Булмады, булмады... Берегезне чиртеп төшер — берни үзгәрми... ә куласа барыбер әйләнә... Бөҗәкләр.
Шәрәфиевне озатып кергәч, Сәйяр үзендә кулын пычраткандай бер чиркану, күңелсезлек тойды. Идәндә яткан буш буяу банкасын ачу белән тибеп очырды. Стенага бәрелгән калай банканың күкле-яшелле тавышы тынуга, ишек шакыдылар. Сәйяр эчке бер сизенү белән, менә хәзерге халәтен яктыртып җибәрердәй яңалык буласына тәмам ышанган шикелле түземсезләнеп: ' ♦
— Керегез, — диде. <
Ишек ачылуга, үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды. Ул булыр < дип үк көтмәгән иде. Очрашу-күрешү каядыр хыял җитмәс җирдә, га- " дәти булмаган урында булырга тиеш сыман иде. Ә ул менә бүген гади > генә итеп килде дә керде. Апрель кояшы белән елмаеп. Сәйяр хәтерен- < дә калганча, ал бәйләм күлмәктән дә түгел, ә ак костюмнан, ак чал- а бардан, җилкәсенә аскан озын баулы ак сумкасына бер кулы белән - таянган килеш, иңнәренә төшкән кара чәчләрен уйнатып килде дә кер- - де. Исәнләшкәч, үзе дә аптырап калды.
— Күптән килгәнем юк иде, монда хәзер сез эшлисезмени? Гафу -
итегез, исемегез кем әле. Сә... -а
— Сәйяр.
— Шулай бит әле. Минем — Мәдинә. — һәм ул ирләрчә кискенлек -
<елән күрешергә дип кулын сузды. — Менә бит, теге чакта очрашыр- < ■быз дигән идем. г
— Теге чакта...
Буранлы көн. Кырлар уртасыннан ярылган юлның як-ягы дөя үркә- че сыман кабарып тора. Кар өермәсе ялкынланып күтәрелә дә, шул ике уркәч арасына кереп сылана. Кар ятмасы күз алдында үсә, тыгызлана бара.
Авылга өч чакрымнар чамасы булыр. Сәйяр анда, төзелешкә плакатлар илтә. Кечкенә автобус асфальтны төшүгә, кар ятмасын юргалый- юргалый барды да, бөтенләй туктап калды. Шофер, рульгә ята төшеп, бөтен гәүдәсе белән суырылып, машинаны әле алга, әле артка тирбәтә башлады. Бераздан рульне ташлады да. тирән сулап, тирләгән маңгаен бүрек колакчыны белән сөртә-сөртә, Сәйярга борылды.
— Барып булмас, ахры.
Утыргыч астыннан кыска саплы көрәген тартып чыгарды. Ишекне ачып җибәрүгә, эчтәге җылыны суырып алып, аның урынына карлы жил ыжгырып бәреп керде.
Алмашлап кар көри башладылар.
Буран гөжләвен кисеп, якында гына ачы сигнал тавышы ишетелде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы икән. Маңгаенда янып торган Кызыл хач билгесе. Машинадан яшел бияләй белән йөзен җилдән каплый төшеп бер кыз чыкты. Пальто итәге ачылып киткәндә эчтән ак халаты күренде.
— Үткәреп җибәрәсезме, безне анда авыру көтә?
— Бесполезно. — диде шофер ана сөзеп кенә карап. — Күрәсең бит ике яр арасында утырабыз.
— Нишләргә соң? — кызның тавышы еламсырап чыкты
Сәйяр бу эчпошыргыч буран эченнән килеп чыккан кызга онытылып карап тора бирде.
— Тәпи-тәпи атларга туры килер, туташ. Ат белән китерерләр, ә
машинагызны, кар күмеп киткәнче, асфальтка чыгарып куегыз, — диде шофер. ,
Тупасрак әйтте бугай ул. Кыз борылып үз шоферына нидер әйтте дә. юлсыз юлдан йөгерә-атлый. авыл ягына таба кузгалды. Моны битараф кына күзәтеп торган Сәйяр үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде:
— Туктагыз әле!
Кыз, ишетепме, ишетмичәме, җилдән каерыла төшеп борылып карады.
Икәү янәшә буран эченә кереп йотылдылар. Сәйяр аның сумкасын үзенә алды. Аннан соң җитәкләштеләр, жилгә каршы кулга-кул тотышып бару жиңелрәк иде.
Кашлар, керфекләр юешләнеп бозланды. Яка эчләренә жепшек кар тулды. Буранлы кырның очы-кырые юк сыман. Тирә-юньне томалаган буран аръягында тормыш барлыгына ышанасы да килми. Артта калган тирән-тирән эзләрне җәһәтрәк күмәргә теләгәндәй, кар күче үҗәтләнебрәк сылана.
Гомер буе шулай үзеңә таныш та, таныш түгел дә кеше белән бергә киләсеңдер кебек. Гомер буе шулай тоташ аклык эченнән нидер күренүен өмет итеп барырсың да барырсың кебек.
Менә буран аша пәрәвез кебек җиңел карамчыклар шәйләнде. Бара торгач, ул карамчыклар биек өянкеләр, ак түбәле өйләр булып кар- шыга бастылар. Сырынтылар аша үтеп иң кырый ихатага керделәр. Киез итекләренә ярмаланып сарган карны кагып та тормыйча, эчкә уздылар. Таныш түгел кешеләрнең шулай кинәт кенә тупырдашып килеп керүе, жил гүләвенә оеган ызба эченә җан өреп, хуҗаларны бер мәлгә аптырашта калдырды. -
Врач кыз, кулъяулыгы белән битен сөртә-сөртә, нинди йомыш белән, кемгә килүен әйткәч, хуҗа хатын аңга килеп җәһәт кенә киенә башлады.
— Бездән өч-дүрт өй аша гына ул, кызым, улым. Хәзер илтешермен. Бәрәч, үскәнем, битеңне өшеткәнсең бит! Тукта, хәзер каз мае алып керәм.
— Рәхмәт, апа, вакыты ул түгел, тизрәк барыйк.
Сәйяр шунда гына врач кызның агарып чыккан бит очларына игътибар итте. Нидер әйтергә теләде — әйтә алмады. Барыбер кызның сүзе сүз иде. Шулай да, чыгып барышлый, хуҗа хатын чоланнан нидер эләктереп чыкты.
Авыру яткан өйгә килеп җиткәндә капка шар ачылган, ишегалдында җигүле ат тора иде. Өй эчендә хәрәкәт купты. Врач кыз тиз генә пальтосын салып куйды, кечкенә сумкасын ачып приборлар алды. Аңа комган белән су китерделәр. Ул, тиз-тиз җыенып, авыру яткан бүлмәгә кереп китте.
Кызның канәгать төс белән чыгуы, яулык почмагы белән кызарган күзләрен сөртен торган хатынның: «Ничек соң, кызым, терелерлекме?»—дип, иренең хәле турында сорашуы, врач кызның: «Бер дә борчылмагыз, апа. бар да әйбәт булыр», — дип, әлеге апаның иңнәреннән кочаклагандай итеп, аны юатуы, апаның: «Юлны күтәрер микән?» — дип борчылуына каршы, врач кызның, һич шик калдырмыйча, авыруны кузгатырга кушуы., һәм пальто кигезешкәндә ак халаты астыннан чагылып киткән алсу бәйләм күлмәк, каз мае сөртелгән, кызара төшкән бит очын яшерә-яшерә Сәйяр белән саубуллашуы, барысы да онытылмас төш кебек хәтердә калган.
Ул чакта Сәйяр таныш түгел авыл башында бер ялгызы басып калды. Күз алдында — алсу төс. Кайда күргән иде соң ул аны? Кайчан? Ә! Нефтьчеләр сараенда күргән иде бит ул аны. Шул үзе ич. Йөзен хәтерендә калдырмаган, ә алсу төсне. . Буран эчендә нинди янып күренер иде ул. Ә тавышы... Ягымлылыгы белән әсир итә торган тавыш:
— Исемеңне сорарга да вакыт булмады, гафу итегез.
— Сәйяр.
— Минем — ЛАәдинә, без очрашырбыз әле, шулай бит? — һәм елмаю, үзенең чибәрлеге турында ойытып, хәвефле борчылудан арынган, эчке бер ышаныч-сөенү аша елмаю.
Буран бөтен нәрсәне акка манып туктаусыз дулый, сызгыра, кайный һәм шул буран эченнән япа-ялгыз калып бару — кабатланмас мизгел икән. Бөтен авазлардан аралап алып, күнеленә сенеп калган
ягымлы тавышны, учындагы кошның нәни йөрәк тибешен тойгандай, күңелеңнән тыңлап бара алу — кечкенә генә бәхет икән.
Ул көн карларын апрель кояшы эреткән инде. Аклыгы — Мәдинәнең бүгенге киемендә.
«Менә бит, теге вакытта очрашырбыз дигән идем».
Үзенә якын ук килгән кызның сулыш кайнарлыгын тойган хәлдә, ♦ Сәйяр кызарып китте. Теге, буранлы көндә, оялу турында бөтенләй « оныткан иде бугай ул. Хатын-кызларга туры карарга базмаган егет бу чая карашлы кыз каршында каушап калудан курка иде. Җитмәсә, ~ кылт итеп, сул як яңагындагы яра исенә төште. Бу яра, бала чак шук- > лыгының мәңгелеккә салынган бер мөһере, Сәйярга һич тынгы бирми ф иде. Көзгегә карау белән иң алга шул жөйләнгән яра эзе бәреп чыга. а көзгегә якынрак килгән саен жөй тагын да зурая бара сыман. Андый ш чакта Сәйяр үзен, кызлар күзе төшүдән мәхрүм бер мәхлукка санап, = көзгегә аркасын куя иде. Менә әле дә, яңагындагы жөйнең кайнарлана < баруын тоеп, кызга уң ягы беләнрәк борылырга тырышты. <-
— Теге чакта, әле дә ярый, иптәшкә сез булдыгыз. Рәхмәт тә әйтә л
алмый калдым бугай. 4
— Әйбәт кенә кайтып життегезме соң?
— Өлгердек. Операция уңышлы чыкты. Хәзер исән-сау, эшләп йө- * ри. Күптән түгел генә килгән иде. Врачка да, миңа да бүләкләр алып г килгән. Безнең эштә андый хәлләр булгалый. Бүләген алмасаң, үпкәләтүең бар, алсаң, әллә ничек кыен ..
«Тавышы бик тә ягымлы аның», дип уйлады Сәйяр. Әгәр йөзе ямьсезрәк булса да, мондый ягымлы тавыш аны барыбер чибәр итеп күрсәтер иде». Мәдинәне очратмам микән дип, кайсы көннәрне, эштән кайтышлый, үзәк урамнарны бер әйләнеп чыга торган иде. Ярый әле, аны эзләп эш урынына бармаган: аңарда Сәйяр тиңләшә алмаслык ниндидер затлылык бар сыман...
Мәдинә сумкасыннан кәгазьләр чыгарды.
— Минем монда килүемнең сәбәбе шул: житәкчегездән ризалык алдым, безгә Май бәйрәменә алып чыгарга транспарант кирәк иде, ясарсыз бит? Менә текстлары. Договорны хәзер үк төзибезме?
— Нинди договор?
— Акча түләү турында.
— Болай гына ясармын.
Мәдинә көлеп жибәрде.
— Бушка эшләүче художникны беренче тапкыр күрәм. Ярый, анысын эшләп бетергәч карарбыз.
Мәдинә төрле плакатларны карап йөргән арада, Сәйяр йөгерек сызыклар белән аның рәсемен «кәгазь хәтеренә» алырга тырышты. Бик авыр рэсемләнә икән ул — нәфис сызыклардан торган йөз рәвеше, һәммәсе үз урынында. Фантазиягә нрек бирдеңме, төгәлсезлек күзгә бәрелеп калка да чыга. Шуның өчен дә Сәйяр никадәрле хәтерен айкап та, аның рәсемен ясый алмаган икән. Табигать биргән бу нәфислек кабатлауга мохтаж түгел, бары тик сокланыр өчен генә яратылган, ахрысы.
Мәдинә кинәт кенә борылып өстәл янына килде. Сәйяр, каушап, кәгазен яшерә башлады.
— Күрсәтегез инде,—диде Мәдинә елмаеп. Егет дәшми-тынмый кәгазьне өстәл тартмасына салып куйды. Мәдинә китәргә жыенып сумкасын кулына алгач кына, Сәйяр:
— Китәсез дәмени? — диде.
— Кнтмәсәм ни әйтерсез?
Мәдинәне шушы акшарлары купшаклаган стеналар фонында, ярым тәртипсез бүлмәдә азга гына тоткарлыйсы килү теләге Сәйярны кыюландырып жибәрде.
— Вакытыгыз булса, иркенләп рәсемегезне ясап карамакчы идем.
— Аһа. булачак бөек художник натурщицага кыюсыз гына тәкъдим ясый. Ничегрәк басыйм? — Мәдинә уң аягын төрле буяулар таму» дан төсен югалткан урындыкка куйды. Сумкасын шул урындык башына элеп, тезенә таянды.
— Миңа таба карагыз.
— Күзгә туры карый алырсызмы? — Мәдинә кинәт кенә <син»гә күчте. — Мин сине үзебезнең өйгә чакырырмын әле, стенага берәр рәсем ясарга иде, үземнән булмый.
Сәйярнын каушавы, тартынуы онытылды: бөтен дикъкате кәгазьгә күчте. Каршында торган чибәрнең чая карашы да. вакыт-вакыт елмаюы да Сәйярга тәэсир итми, хәтта сүзләре дә ишетелми башлады.’ Кәгазьдә төсмерләнә башлаган сурәт белән җанлы-тере кеше арасындагы аермалыктан охшашлыкка якыная-якыная, Мәдинәнең битендәге һәр күләгәсен, керфекләр бөгелешен, кашларын, чәч дулкыннарын салкын бәяләүче сыйфатында күздән кичерә-кичерә, вакыт-вакыт канәгатьсезләнүдән тешләрен кысып, кискен сызык белән ялгышын төзәтә-төзәтә жансызга жан өрү кебек рәссамнар өчен иң сәгадәтле, ләззәтле «авыру» күпме дәвам иткәндер — ниһаять, соңгы хәрәкәт. Соңгы сызыкны тө1әлләүгә, рәсем үзенең кызыклыгын, тәэсирен югалта, һәм шул чакта аны онытасы, аннан аерыласы килә һәм күпмедер вакыттан соң кабаттан кулга аласы, яңа караш белән бәя бирәсе килә.
Барысы да гадәти хәленә кайта, Сәйяр элеккечә оялчан егеткә әйләнеп кала. Мәдинә рәсемне үзе белән алырга итә. Ләкин уңышлы чыгуына әле генә тәмам ышанган Сәйярның рәсемнән аерыласы килми.
— Төсле буяу белән ясагач бирермен, — ди ул.
— Тиздән минем туган көнем, шуңа өлгертерсеңме?
Сәйяр аны шатландырырлык нәрсә эшли алуына канәгать. Мәдинәнең күз карашында ул күңелне иркәләрлек яшерен бер тойгы искәреп алгандай булды.
Күңеле сине ят итмәгән хатын-кыз карашында, төнге күл төбендә саркып кына киткән йолдыз нуры кебек, тоелыр-тоелмас кына моңсулык булучаи. Сирпелеп кенә киткән ул моңсулык сине тукталырга, үзенә төбәлергә мәҗбүр итә...
7
Сәйяр стенага буяу тамызудан сакланып кына рәсемнең кырый сызыкларын йөртеп чыкты. Читкәрәк китеп, үз эшеннән канәгать булып, бер мәл карап торды. Йокы бүлмәсенең стеналары киңәеп, һавасы сафланып киткәндәй булды. Рәсемдә, ни дисәң дә, диңгез бит. Әз генә фантазияне кушсаң, яшькелт-зәңгәр дулкыннарга карап салкынча диңгез сулышын тоярга мөмкин.
Мәдинә тәрәзә төбендә утырган жиреннән сикереп төште дә Сәйярның кулын кысты.
— Рәхмәт. Минем йокы бүлмәмдә хәзер диңгез шавы булачак,— дип җиңел генә бөтерелеп алды. Ул, походка җыенгандай, калын табанлы ботинка, джинсы чалбар, ал свитер кигән. Чәчләрен кызгылт беретка астына яшереп куйган.
Киттекме? Әйдә, урман һавасы белән сыйлыйм үзеңне.
Түбәнгә, беренче катка төшеп ишекне ачуга, бөтен муллыгы белән дөньяга тулган май кояшына күзләре ияләнә алмый торды. Талгын гына шыбырдап утырган топольләрдән яфрак исе килә, һәммә жирдэ яшеллеге белән тернәкләнеп, язгы тамашага ияләшә барган табигать җәйге сабырлыкка күчү алдында тора иде.
— Автобус белән барабызмы, җәяүме?
— Ә бу машина нәрсә өчен? — дип, Мәдинә ишек төбендә торган «Москвичжа ымлады. — Әйдә утыр. Курыкма, кешенекен урламыйбыз.
Ишекләр шапылдап ябылды. Мотор бик тиз кабынды.
— Утыргыч каешын киеп утыр. Тизлек йөз илле булачак.
— Безнең юлларда йөз иллегә җиткерсәң, җирдән аерылуың да
ихтимал, — диде Сәйяр. ♦
Поселокны чыккач, уңга борылдылар. Мәдинә машинаны егетләр- < чә оста йөртә икән. Моңа кадәр Сәйяр белгән, тыйнак булып кыланган, * үз-үзен чикләгән кызларга һич тә охшамаган ул. Үзен иркен, гади то- =■ та белә. g
Юл кырыендагы соңгы өйләр чүгеп артта калуга, машина тизлеген арттырды, үз җиленнән үзе жуылдап бара башлады. Як-якта, бер-бер- сен узарга теләгәндәй, телефон баганалары артка таба томылып кала. 2 Ә ерактагы урман, киресенчә, алга таба шуыша. Капма-каршы агучы = дәрья уртасыннан йөзеп барасың шикелле.
Мәдинә, үрелеп, алгы тәрәзә өстенә беркетелгән көзгене борыбрак * куйды. j
— .Тилгән атканың бармы синең? 4
— Юк, — диде Сәйяр. “
— Минем дә юк. °-
«Нигә тилгән? Кыр үрдәге, яисә кыр казы түгел, нигә тилгән?» дип g уйлады Сәйяр, әмма төпченеп торасы килмәде.
Икесенең дә карашлары көзгедә очрашты. Сәйяр ашыгып читкә борылды. «Сәер бу көзге дигәнен. Бер үк моментта ул да миңа карый, мин дә аңа. Бер-беребезне күрәбез. Ул да үзен күрми, мин дә үземне күрмим... Ә күзләр бер үк ноктада, бер үк көзгедә... Сәер бу», дип уйлады Сәйяр.
— Синец, кызаруың ошый миңа, — диде Мәдинә. — Кызара белгән кешегә ышанырга була.
Алда сөзәк кенә үр калыкты. Машина тигез җиргә караганда да кы- зулыйрак төште. Асфальт буйлап каршыга тәгәрәп килгән кояш күзләрне чагылдыра. Тәрәзәнең козырекларын төшереп куйдылар.
— Тилгән ату уе миңа бала чактан кереп калган. Авылда әби бар иде безнең. Шуңа кунакка кайтканыбыз хәтердә. Тауга әби белән бәбкәләр сакларга чыктык. Каз бәбкәләре шундый матур иде, уенчык шикелле генә. Үлән өзгәндә чүмәлеп-чүмәлеп китәләр, менә-менә егыла дип торасың инде. Алардан туеп, бүтән уенга бирелеп киткәнмен, күрәсең, әби дә яшел чирәм өстендә мереп йокыга киткән. Бервакыт казлар каңгылдашкан, әби кычкырган тавышка йөгереп килсәм... ни күрим, коточкыч зур кош тырнаклары белән ике бәбкәне эләктергән дә, күтәрелеп китеп бара. Ул чакта мин тилгән дигән кош барын белми дә идем. Үзем бәбкәләрне жәлләп елыйм, үзем әбине юаткан булам. Мин ул кошны сиңа атып китерәм дигән будам
Мәдинә җәһәт кенә тормозга басты. Машина кинәт пәйда булган чокырны әйләнеп үтте дә, яңадан кызулый башлады.
— Минем әти аучы иде, — диде Мәдинә, өзелгән сүзен дәвам иттереп. — Хәзер ул һөнәрен ташлады. Шәһәр читендә бакча үстерә. Крестьян каны яңадан кузгалды.
Ике якның да тәрәзәсен ачкач, машина ерып барган һаваның жу- ылдайы көчәйде. Асфальт өсте урыны-урыны белән ялтырап ала, су җыелган кебек һәм ул ялтырап киткән урыннарда шактый ерактагы машиналарның да шәүләләре чагыла. «Мираж», дип уйлады Сәйяр. Мәдинә белән икәү генә шушылай янәшә бару да ерактан күренгән мираж гына булып калыр төсле. Әнә рульне нинди ышанычлы тотып бара ул. Сәйяр аның үзеннән күпмедер яшькә олырак икәнен сизенә, йөзенә карап түгел, болай күңеле белән сизә. Ләкин яшь аермасы Сәй- ярның аңа карата булган хисләре үзәгендә бик кечкенә булып кала.
Бу юлның очы булмасын иде. Шулай янәшә утырып күз күрмәгән җирләргә кадәр барасы да барасы иде. Ләкин һәммә рәхәтнең чиге бар шул. Шулай булмаса, баганалар кебек артка йөгергән минутларның кадерен белер идеңмени.
— Шушы юлдан керәбезме? — диде Мәдинә, уң кул ягына- баш изәп. Сәйяр баш какты. Руль кош канаты сыман җиңел шыгырдап борыла башлады. Уртасында тузан сарган үләнле ат юлына чыккач, машина тизлеген акрынайта төште.
— Ә син сөйләш, кавалер, даманы күңелсезләндермә, — дип, Мәдинә аны үртәп алган булды.
— Кешеләрне тыңлый торган чор әле минем, — диде Сәйяр.
«Москвич» яр читенә үк килеп туктады. Кырыйда стена булып күтәрелгән урман өнсез тынлыкта сагаеп калган кебек. Машинадан төшеп, ишекләрен шапылдатып япкач, урман тынлыгы сискәнеп куйгандай булды.
— Яратам табигатьне! — дип, Мәдинә, җәйрәп яткан киңлекләрне кочарга теләгәндәй, кулларын җәеп яр кырыена килеп басты. Аста — тар гына инеш. Урман ешкынлыгыннан ачыклыкка килеп чыгуга, җиңеләеп, уйнаклый-уйнаклый, төбендәге вак ташларны кояшка күрсәтеп, борыла-сырыла еракка агып китә. Анда, офыкта, оеп калган кабарынкы дулкыннар сыман тау тезмәләре. Уртада иң биеге, тугыз баллы дулкын булып торганы — Чатыр тау гөмбәзе.
Мәдинә Сәйярга тотынды.
— Биектән мин тыныч кына карый алмыйм. Сикерәсем килә.
— Килгәч сикер, — диде Сәйяр, уйлап та тормыйча. Үз уйларына бирелгәндә бүлдерсәләр, кырыс кына дәшеп куя торган гадәте бар аның.
Мәдинә ялт итеп Сәйярга борылды. Күзләре моңсу, урман кебек сак иде. Ләкин ул моңсулык аның холкына хас шаянлык белән алмашынды. Мәдинә яңгыратып көлеп җибәрде.
— Кара әле, синдә тәвәккәл егет йокымсырап ята икән бит! — һәм ул, актерларча кулларын алга сузып:—Ә кем аны уятыр?!—диде.
Каен урманы үзенең чисталыгы, тыныч яшеллеге, кошларның күңелле чыркылдашуы белән яшьләрне эчкәрәк әйдәде. Анда-санда чәчәкләр күренә. Әле керләнмәгән, сафлыгын җуймаган чәчәкләр. Мәдинә иңенә аскан киң каешлы сумкасын Сәйярга тоттырды. Үз алдына ниндидер җыр көйли-көйли чәчәкләр җыя башлады.
...Мәхәббәттән үлә чәчәкләр, Мәхәббәттән үлә чәкләр...
Биек, төз сынлы агачлар астында алар кечерәеп калдылар, бер- берсенә якынрак елыштылар. Монда сүзләр ' серлерәк, мәгънәлерәк тоела. Урман кычкырып сөйләшүне өнәми. Саксыз, кискен тавыш агач- лардан-агачларга чөелеп читкә ыргытыла.
Гадәттә, урман сукмакларының ниндидер сере, күз буучанлыгы була. Барасы ягыңны, кыйблаңны оныттырып, янәшәсендәге чәчәкләре, яки бөрлегәне, чияләре, миләшләре белән кызыктырып, үзенә ияртә дә алып китә.
Бу юлы сукмак аларны чишмәгә алып төште. Чишмә бөтенләй үк кыргый түгел, кеше кулы тигәне сизелеп тора. Ярына басып эчәр өчен ташлар җәелгән. Суы нечкә генә тимер торбадан бер көйгә агып тора. Шунда ук каен тузыннан эшләнгән, уңайлы сап куелган чүмеч эленгән.
Тәмләп су эчтеләр, юындылар, көлешә-көлешә су сибештеләр. Шул вакыт Мәдинә кычкырып җибәрде:
— Күбәләк, кызыл күбәләк!
Күбәләк боларны үртәгәндәй бер болай, бер тегеләй китеп очына, уйнаклый, урман һавасының җиләс агымына ияреп кинәнә, учактан
өзелгән ялкын чаткысы сыман кызгылт канатлары белән җмлферди- жилферди, бер өскә, бер аска төшә иде. Сәйярның быел беренче тапкыр күбәләк күрүе иде. Сарыны күрсәң — сагышка була, дия иде әбисе. Ә бу кызыл!
Күбәләк куып аргач, каен төбенә утырдылар. Мәдинә сумкасыннан «Кара ком» кәнфите чыгарды. Яртысын Сәйярга тешләтте, яртысын үзе ♦ капты.
— Серләребез уртак булсын.
Кызның күзләренә каен яктылары төшкән. Якыннан, бик якыннан Сәйяр аның күзләрендә үз күзләренең чагылышын күрде.
— Мәдинә...
Иреннәр иренгә тиде. Мәдинәнең башыннан береткасы шуып китте, чәчләре таралып, битләрне жылы яңгыр кебек сыйпап агып төште. Мәдинә егетнең ут янып торган яңакларына салкынча кулларын куйды.
Аннары йомшак кулы белән аның битен сыйпап
— Сабыем. Берни дә белмисең бит әле син... Бу яра сиңа килешеп тора, — дип өстәде.
Сәйяр аны, ишетте дә, ишетмәде дә. Ниһаять, күк, агачлар, жир үз урынына кайтты. Хатын-кыз иркәләвеннән Сәйярның күңеле нечкәрде. Аның менә хәзер, һич кичекмәстән, Мәдинәне әбисе янына алып кайтасы килде, икесен таныштырасы килде.
— Әйдә, безнең авылга барабызмы? Мин сине үземнең әбием белән таныштырырмын.
— Ерак түгелме соң?
— Турыга, урман аша әллә ни түгел.
Урманнан житәкләшеп чыктылар да, ялгызын калдырганга үпкәләгәндәй бер якка янтаебрак торган машина янына узыша-узыша йөгерделәр...
... Капка төбенә машина килеп туктаганны Җиһан әби сизми дә калды. Кече капка шыгырдап ачылгач кына, тавыкларга жим сибеп йөргән жиреннән борылып карады. Сәйяр белән кереп килгән ят кызны күреп, бер мәлгә аптырап калды. Җим савытын кая куярга белмәгәндәй тулганып йөрде-йөрде дә. ахры, жиргә утыртты. Кулларын күлмәк итәгенә сөртә-сөртә, каршы килде.
— Ни хәлләр, әби! — Атна саен диярлек кайтып йөрсә дә, әбисен кул биреп күрешергә өйрәтеп бетергән иде Сәйяр.
Әби ике кулын сузып Мәдинәгә борылды.
— Үзебезнең мөселман кызымы соң?
— Таныш бул, әби, Мәдинә булыр ул, — диде Сәйяр.
— Исәнме, әбекәй, — дип, Мәдинә Җиһан әбинең кулларын йомшак учына алды. Кочаклагандай итте. Әби Мәдинәнең буй-сынын картларча өлгерлек белән күздән кичерде.
Мәдинәнең ягымлылыгы, әбинең сүзчәнлеге ике араны бик тиз якынайтты. Кыз әбинең сәламәтлеге турында сбрашкаласа, әби ул арада кызның нәсел-нәсәбе турында белешеп алды.
Аяк киемнәрен ишек төбендә калдырып өйгә керделәр. Җиһан әби өчен Сәйяр икенче планга күчте, аның игътибары Мәдинәдә генә иде.
— Кытай дигән илдә хатын-кызлар да чалбар кия икән дип, элек исләре китеп сөйлиләр иде. Безд» дә аптырап тормыйлар хәзер.
— Уңайлы бит ул, әби, — диде Мәдинә.
— Болай гына әйтүем, кызым. Яшьләргә ни дә килешә.
Мәдинә Җиһан әбине бер күрүдә ошатты. Ана яхшылык эшлисе, күңелен күрәсе килде. Ләкин нәрсәгә тотынырга да белмәде. Әнә тәрәзә төбендә гөлләр, кайсылары чәчәк тә атып өлгергән. Сусамаганнармы? Юк, туфраклары дымлы, су сибелгән икән шул. Идәнне юар иде, күренеп тора: бүген иртән генә сап-сары итеп юылган.
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф УЛ ЧАКТА
Җиһан әби самаварын кузгаткан арада үз алдына сөйләнгән кебек кенә әйтә куйды:
— Чишмә суы бик тәмле була торган иде дә, сукмагы онытылып бара, торбадан килгән суны эчәбез.
Мәдинә очынып әби янына килде:
— Алып кайтыйкмы, әби, чишмәдән? Сәйяр белән без аны хәзер!
Әбинең ай-ваена карамыйча, көянтәсез генә чиләкләр алып, су буена төшеп киттеләр. Кайсы тәрәзәдә пәрдә кымшанып куйганын, кемнең койма ярыгыннан кызыксынучан күзләр төбәлгәнен бары Сәйяр гына искәрде. Чишмә инешенең аргы ягында, күпер аша. Кайчандыр, яшь киленнәрнең җиңел аяк эзләрен иңендә тойган сукмак үлән арасында йомылып, ятим калган. Чишмәсе дә, кемгәдер үпкәләгәндәй, ула- гы-ние белән аска иңгән. Суы да. җирнең әллә кайсы тирән катламнарындагы тибеше белән бәреп тормый, ә моңсу гына челтерәп утыра.
Алар кайтуга Җиһан әби күлмәген алыштырган, тасланган эзе дә бетмәгән яңа яулык бәйләгән, аягына читек киеп җибәргән иде.
Бераздан чәй кайнады. Нарат бүрәнәле өй эчендә яңа пешкән чәй исе аерата бер хуш ис белән таралып, табынга утыру теләген көчәйтеп җибәрде. Җиһан әби иртән пешергән төче коймагын да җылытып китереп куйгач, өстәлдә урын тарайды. Яна әйберләр өстәлә барган саен, бал-май, затлы кәнфит арасындагы шикәр савыты читкәрәк күчә барды, ахырда бөтенләй табыннан алып куелды.
Өстәл тирәли түгәрәкләнеп утырдылар. Сап-сары булып пешкән төче коймак авызда эреп бетмәле тәмле иде. Мәдинә Җиһан әбидән мондый коймакны ничек пешерергә икәнен сорашкалады.
Радиодан көндезге ял концерты тапшыралар иде. Менә «Карурман> җыры башланды. Бернинди гармун, оркестр күләгәсенә сыймаган моңлы тавыш бер ялгызы, бүлмәгә генә сыеша алмыйча, ачык тәрәзәдән тышка омтылды.
Җиһан әбинең кул ишарәсен искәрепме, әллә болаймы, табын кинәт тынып калды. Сәйяр тәрәзәгә борылды. Кеше, артйк тәэсирле моңны күңеленә сыйдыра алмыйча, таяныч эзләгәндәй тирәлеккә карый. Әнә авылның үзәк урамы. Биеклеге, буяулары төрле коймалар. Туйлар кергәндә киерелеп, хуҗасын кайтмас юлга озатканда сызланып ачыла торган капкалар. Бер үк нигездә дәвам иткән нәселләр хәтерен саклаган өйләр чүгеп тыңлый сыман бу җырны.
Бу җыр яңгыраган вакытта авыл киселгән агач төбенә утырган ялгыз карт шикелле, күзләрен йома, хәтеренә китеп адаша...
Бу җыр күңелеңә, җаныңа күчкән борынгылар авазын уятып бирә, сүнгән учакны тергезгән кебек.
Мондый тавыш мең елга бер генә туадыр. Болай ук та моңлы, болай ук та тирән итеп бу җырны аңа кадәр бер кем дә җырлый алмагандыр, аннан соң да булмас... Гасырлар буе килгән моңны нәкъ менә син яшәгән чорда бөтен барлыгы белән ачып салган тавышның шаһите булу — язмыш тарафыннан бирелгән сирәк очраклылыктыр...
Җыр беткәч тә әле, яңгыравын хәтердән җуярга теләмәгәндәй, чәйгә үрелмичә бер тын утырдылар. Ниһаять, күз төпләрен яулык почмагы белән сөртеп Җиһан әби телгә килде:
— Йа рабби, бу кадәрле дә моңны бирер икән кешегә. Көткән әҗәлеңне кире борырсың.
Янартылып ясаган чәйләр эчелеп бетте. Кайнар сулышын бөркеп, шәбәеп утырган самавар да суына, сүрәнләнә төште.
Җиһан әби онытып торган булган икән, әлеге, Сәйярның хаты буенча. Торна сазындагы чишмә суын, балчыгын тикшерергә килүләре турында сөйләп алды. Казаннан ук килгәннәр ди. Башлап Җиһан әбигә кергәннәр. Әби аларны Торна сазына алып барган. Соңыннан чәй дә эчертеп чыгарган икән. Араларыннан берсе, әллә шаяртып, әллә чынлап:
— Бу балчык файдага яраса, медаль бирдерәбез үзеңә, әби, — дигән.
— Сугыш елларында медален дә тактык инде, миңа бер ни дә кирәкмәс, шул тиклем җирдән кубып килгәнсез икән, ахыры хәерле булсын,— дигән Җиһан әби. Әгәр барып чыкмаса, кузгатучысы син дип, бәлагә тарыктырмасыннар тагын дип, пошаманга да калган үзе. ♦
Сүз иярә сүз чыгып, ике «медик» (берсе укыган, берсе укымаган) < дарулар, шифалы үләннәр турында гәпләшә башладылар. Мәдинә блок- йотын кулына алды. Сәйяр монда үзен артык тоеп, алып китәсе әйбер- т ләрен җыйный башлады. Чоланнан иске әрҗә тартып чыгарды. Анда— 5 буяу тюбиклары, пумалалар салынган иде. Тик берсен, ат кылыннан ф үзе ясаган, грунт салу өчен менә дигән зур пумаласын гына таба алма- а ды. Эзләп-эзләп тә очына чыкмагач, әбисен тәмле сүздән аерырга туры щ килде. Җиһан әби анда сугылды, монда сугылды, тапмагач, аптырап. = өйалды бусагасына утырды. <
— Сәйяр улым, — диде гаепле бала сыман бөрешә төшеп. — Әллә
соң онытып калдырдым микән? Өченче көн, гөнаһ шомлыгына каршы, л зиратка менгән идем, бабаңның кабер рәшәткәсен буярга дип. Хатын- кыз җенесеннән дип тормыйлар хәзер, теләгәне керә анда.— Бусын и Җиһан әби Сәйяр алдында акланган сыман әйтте. <
— Узган ел гына буяган идем бит аны, әби. s
— Буявы бер сәбәп кенә инде... Зират ягына аяк басмаганыма ун ел булгандыр — күрәсем килде.
Җиһан әби моңсуланып, бер мәлгә тынып калды. Аннары гадәттәге җитезлеге белән урыныннан кузгалды.
— Бер кергәч, каберләрне дә карап йөргәндәй иткән идем. Шунда исемнән чыккандыр инде. Хәзер барып кайтырмын, улым.
— Ярар инде, әби, калган икән калган, юкка борчылма.
— Юк, юк, оныткан әйберне барып алырга кирәк.
Ник кузгатканына үкенде Сәйяр. Кечкенә нәрсә белән хафага калдыруын абайлап әбисен тынычландырырга ашыкты.
— Кунак белән утырып тор, әби, йөгереп үзем барып кайтам, — дип, аның иңнәреннән йомшак кына тотып, өйгә кертеп җибәрде.
Зираттан Сәйяр күңелсез уйлар белән кайтты. «Минем әби дә шулай ук картайдымени? Ничек алай саташырга, ялгышырга мөмкин. Әйтергәме үзенә, юкмы?»
Иң кадерле кешесе бит ул Сәйярның. Ата-ана назыннан мәхрүм икәнен оныттыра белгән бердәнбер якын кешесе бит ул аның. Туган як —бу кырлар, бу урманнар, бу тыйнак таулар Җиһан әби булмаса кинәт үзгәрер, моңсуланып калыр шикелле. Әбисенең тууын, сабый чагын күз алдына да китерә алмый ул. Гомеренең башы булмагандыр да кебек. Шушы таулар, урманнар, кырлар белән аерылгысыз бергәлектә мәңгелектән киләдер шикелЛе...
Иң кадерле кеше... Моңа кадәр ул берәү генә иде. Хәзер — икәү, янәшә. Сәйяр күңелендәге хисләр, бер гөлнең ике тармагы кебек, берберсең күләгәләмичә икегә таркала.
Кайчандыр хәтерендә калган бер күренеш Сәйярны нигәдер сискәндереп җибәрде. «Язгы бакчада агачларга карап баскан малай. Ул беренче яфракларны көтә. Бөреләр менә-менә ачылып китәргә тиеш. Әнә беренчесе, икенчесе! Аскы ботакта язга кадәр исән килгән сары яфрак тирбәлә, һәм тулышкан бөре. Алар икесе дә бер тармакта. Кинәт бөре ачылып китә, һәм шул чакта сары яфрак җиргә өзелеп төшә Сәйяр сары яфракның өстенә басып, саф, яшел яфракны тотарга үрелә...»
Сәйяр кайтып кергәндә Мәдинә ак тастымал белән тәлинкә-чынаяк- лар сөртеп утыра, Җиһан әби өстәл башында иде. Берәр кызык вакыйга сөйләшкәннәрме — икесе дә елмаюлы. Уртак сергә икәү генә ия булган кыяфәт белән Сәйярга борылдылар.
— Таптыңмы, улым?
Өй эчендәге мөлаем бер яктылыктан Сәйярда бая туган самими, моңсу уйлар берьюлы таралып китте.
— Таптым. — диде ул елмаеп җибәрүдән чак тыелып. — Син, әби, кем рәшәткәсен буядың соң?
Җиһан әби аптырап Сәйярга карайды.
— Бабайныкын булмыйча, үземнекен түгел бит инде.
— Бөтенләй башка рәшәткәне буягансың шул менә.
Җиһан әби ялгыш ишетмәдемме дигәндәй кашларын җыерып Сәйярга карады.
— Китчәле. Шаяртасың дисәм, андый гадәтеңне хәтерләмим, чынлап әйтәсең дисәм, ышанырлык түгел... Олы нарат кырыен бутарга инде мин...
— Соң, әби, теге югары оч Мәҗит бабай кабере бит ул нарат кырыендагы рәшәткә.
— Бабаңның кабере кырыенда да нарат бар ич инде.
— Ул нарат күптән череп ауды бит, әби. Авыл картыныкы диләр иде аны.
— Илаһым! — Җиһан әби эченнән генә нидер укыгандай оеп торды.
— Шайтан котырыгыдыр бу, бер дә бүтән булмас. Капкасыннан да бисмилланы әйтеп кергән идем югыйсә. Габделмәҗит кабере дисең инде.
Мәдинә әби кырыена килеп утырды, аны юатырга теләгәндәй сөеп куйды. Әби аптырап утырды да, кеткелдәп көлеп җибәрде.
— И-ии, балалар, менә бит нәрсә эшләп кайткан әбиегез, ә! Гаптел- мәҗит мәрхүм яратмаслык егет түгел иде, яшь чагында бик мут егет иде. Сезгә гыйбрәт итеп сөйлим инде моны. Ул шахтага эшкә китәр алдыннан сүз куештык. Мин — көтәргә, ул — кайтырга дип. Ул кайтты, яшьлектә ике уйлап торасыңмени аны, мин генә көтә алмадым.— Җиһан әби Сәйярга карап баш кагып куйды. — Бабаңа ярәшеп чыккан идем инде. Гомер буе миңа рәнҗүле булды, Габделмәҗит мәрхүм. Үлгәндә дә бәхилләмәм дигән иде. — Җиһан әби бераз тын гына утырды. Күзләре дымланып, моңсуланып калды.— Тиктәскә түгел бу, рухы чакырып китергәндер, рухы зиһенемне чуалткандыр, ходаем. Соңлап булса да бер яхшылыгы тисен дигәндер.
Кичкырын, Сәйярлар китәргә дип кузгалгач, Җиһан әби капка төбенә озатырга чыкты. Йөзендә пошаманлык, хәрәкәтендә таркаулык сизелә иде аның. Машина кузгалып киткәндә кул болгагандай итеп нәүмнз- ләнеп басып калды.
8
Туган көнгә бүләк эзләп тормады ул. Элек ясаган рәсемнәр буенча, Ван-Гог стилендәрәк итеп Мәдинәнең портретын эшләде. Майлы буяуның тиз генә кибәсе юк, шуңа күрә картон тартма табып, нечкә металл рамга беркетелгән рәсемне шул тартма эченә салды.
Мәдинә яшәгән биш катлы йорт янәшәдәгеләреннән бер ни белән дә аерылмый кебек. Ләкин Сәйяр өчен ул иң үзәктә тора, йорт каршындагы тирәкләр, агачтан гади генә ясалган беседка — барысы да ана таныш. Читтән-читтән генә карап бу тирәдән ничә тапкыр урамагандыр.
Энгер иңеп килгәндә Сәйяр утыргычта утырган пөхтә киемле карчыкларның сынаулы-көйдергеч карашлары аша үтеп, ике баскыч арасын бер генә атлап бишенче катка күтәрелде. Звонок төймәсен бармагы белән батыруга, эчтән тонык кына чылтырау ишетелде.
Мәдинәнең артык купшы кыяфәтен күргәч, Сәйяр артка чигенеп куйды. Ишелеп төшкән чәчләре арасыннан күренеп торган зур боҗра ал-
Өстәлнең аргы башында утырган монгол кыяфәтле кеше актерларча баш игән булды:
— Аның кырыендагысы — дипломсыз инженер...
■ Шәрәфиев ашыгып Мәдинәне бүлдерде:
— Возражаю, бер елдан техникум.
— Заочник. Ә менә бусы,—Мәдинә Уразаевның җилкәсенә кулларын куйды. — Художник УразЭев. Дөнья талантсыз бәхетлеләргә һәм талантлы бәхетсезләргә бүленә ди ул. Кайсы категориягә кергәнен үзе әйтер. Я, Сәйяр, утыр, танышларың белән кабат таныштырган булсам гафу ит. Штрафной, егетләр!
Шәрәфиев Сәйяр алдында торган фужерга күбекләндереп шампан агызды. Сәйяр оялып кына фужерга тотынды, әйтерсең бөтенесе дә аңа карый иде, баксаң, барысының да күзе табын үзәгендә — Мәдинәдә икән. Ә ул барын да үзенә гашыйк итә алуына шиге булмагандай, горурлыгын яшермичә үзен иркен тота. Аның һәр хәрәкәтендә ничектер итагатьле, килешле бәйсезлек. Менә ул эчендә терекөмеш кебек һава куыклары уйнап торган шәраблы фужерын өстәлгә куйды да, сул кулын югары күтәрде. Табын бердәм тынып калды.
— Нәрсәдә калган идек әле? Менә шул, дуслар. Мин туйдым бу провинциядән. Эш срогым тулуга китәм. Мондый сүлпән ритмда бөтенләй ялкауланырга мөмкин. Ничек яшисез монда сез? Ни дип? Нинди мәгънә?
— Мәгънә дисең... — Уразаевның аска карап, караңгы чырай белән генә сүз башлавы барысын да сагайтып җибәрде.— Район газетасының кичәге санында сыер савучы турында очерк басылган. Авторы сезнең каршыда, Сабитов. Анда — яшәү мәгънәсе үз хезмәтеңне яратуда диелгән.
Мәдинә башын артка ташлап яңгыратып көлеп җибәрде
— Иптәш Сабитов, сез — даһи Гений! Басыгыз әле урындыкка, басыгыз әле! — Мәдинә буш урындык алды да, апа кәгазь җәеп бүлмә уртасыиарак чыгарып куйды.
— Я, — дип боерды ул икеләнүгә урын калдырмыйча.
Сабитов ирен читләренә поскан мокытлык чалымын тагын да искәртеп елмаеп җибәрде. Нәрсә булачагын һич төшенергә теләмәстән, бары тик Мәдинәнең аңа әмер бирүеннән һәм шуны үтәүдән канәгать хәлдә урындыкка менеп басты. Мәдинә көйгә салып сөйли башлады
— Иптәшләр, ничә мең еллар буена философлар кешенең яшәү мәгънәсен, ягъни кеше ни өчен яши дигән сорауга җавап таба алмын интеккәннәр. Ә безнең Ясир Сабитов, егерменче гасыр вәкиле, сыер
калар, бил турысыннан тыгызланып, аяк йөзенә таба иркенәеп бөтерелмә дулкыннар булып төшкән озын итәкле күлмәк һәм бәйрәм тантанасын чагылдырган бәхетле күзләр... Сәйяр бу зәвыклы нәфислек каршында үзен бөтенләй уңып, таушалып калгандай тойды. Мәдинә исә югалып калырга ирек бирмичә, кулыннан тотып диярлек аны эчкә алып керде.
— Кунаклар үз кешеләр, син тартынып торма, — дип. Сәйярны култыклап түрге бүлмәгә әйдәде. Табын шактый кызып килә икән. Хуҗаның «ишәкләре» дә Сәйярның танышлары икән. Гаҗәпләнүле йөзләр Мәдинә белән Сәйярга текәлде.
— Менә, дуслар, иң кадерле кунак, сөттән ак, судан пакь.
— Рембрандт, — дип куйды Шәрәфиев аптыраулы тавыш белән.
— Кунаклар, таныш булыгыз. Сәйяр — художник.
Мәдинәнең художник дип арттырып җибәрүеннән Сәйяр тагын да кызарыбрак китте. «Алай ук кирәкми иде инде». Мәдинә җитезлек белән өстәл тирәли йөреп таныштырырга кереште:
— Менә безнең арада район газетасының мәшһүр сотруднигы Ясир Сабитов.
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф УЛ
савучы турындагы очеркта җавапны әйтә дә бирә. Кул чабыйк, иптәшләр! һәйкәл шәпме, Әхмәт Зәйниевич?
Сыек кына кул чабулар астында Шәрәфневнен сүзләре күмелеп калды. Мәдинә канәгать елмаю белән Сабитовка текәлде.
— Я. бүген нинди шигырьләр алып килдең?
— Төшәргә мөмкинме?
Мәдинә ишарә ясауга Сабитов урындыгыннан төште, өстәл янына килеп, кечкенә рюмкадагы шәрабны эчеп җибәрде. Битараф кыяфәт белән үз-үзенә төбәлгәндәй, бер мәл тын гына торды да, кесәсеннән көрән тышлы блокнот чыгарды. Калтыравын сиздермәскә тырышыпмы, блокнотны бер кулыннан бер кулына күчерә-күчерә актарырга тотынды.
— Багышлаулар циклыннан, — диде. Кыюсыз тавышы әкрен-әкрен дәртләнә, калтыраулы баритонга әйләнә барды.
Мин утрау булсам иде күзләрең диңгезендә.
Сәйяр почмактагы зур көзгедән Мәдинәне күзәтә. Ул аңа ара җитмәслек мираж булып тоела. Бу якларга ялгыш кына килеп чыккан, сайравы да, очышы да бүтәнчә булган ят кош кебек күңелләрне җәлеп итәр дә, күз тидергәнче дип очып китәр шикелле...
Сәйяр бу мәҗлестә үзен бөтенләй кирәксез, артык итеп санаганга күрә, киеренке халәттә утыра. Ул мондагы сөйләшүгә ияләшеп, ияреп китә алмый. Әле менә үзе турында уйланып, шигырьнең. эчтәлегенә дә төшенә алмый калды. Мәдинәнең тавышы айнытып җибәрде аны.
— Ничек, дуслар?
Пөзенә кызыллык йөгергән, икеләтә кыюланып киткән Шәрәфнев кистереп куйды: .
— Шигырьне гомумән не приз-на-ю.
Кулларын өметсез салындырып торган Сабитовка карап Мәдинә:
— Шигырьләреңдә кычкырып уйлама син. Чишендермә. Сере калсын, сере! —диде.
— Бик серле булса аны кем аңлый ди. Әнә Джоконданың...
Мәдинә стенага эленгән рәсем янына килде:
— Ул — икенче мәсьәлә. Хәзерге информация мөмкинлекләре белән юк кына кешене даһи итәргә була, һәм киресенчә... Имеш, Джоконданың сере бар. Шуңа ышанган кешеләрне күпме вакыт инде ул гипнозлап килә. Беләсегез килсә: Джоконданың сере — аның бер нинди дә сере булмавында.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Ярдәм эзләгәндәй, бу фикергә каршы әйтерлек бердәнбер син генә дигән өмет белән Уразаевка текәлделәр. Ә ул мыскыллы елмаеп, башын селкеп торды да, бер ни әйтмәве белән үзе дә сер калдырып, алдында торган рюмканы күтәрде һәм озаклап. үзенә бер тәм белән шәрабны теш арасыннан суыра башлады. Мәдинә ят, сүлпән тавыш белән мәҗлеснең агышын ялгарга тырышты:
— Сабитовның бәетен тыңлыйбызмы?
— Я елатыр, — диде Шәрәфиев.
Моңынчы гел һөҗүмгә дучар булган Сабитов кинәт кабарынып китте, күзләрендә тәвәкәл усаллык кабынды.
— Сез әле бәетләрдән көләсезмени?! Шарлатаннар. Утырган агачыгызга балта белән чабасыз. Үткәнеңне белми торып...
Шәрәфнев урындыгыннан сикереп торды:
— Ташла әле. Үткән, үткән. Нәрсәгә үткән белән мактану. Үткәнең турында белешмә судта гына кирәк. Язмышың хәл ителгәндә: я бетәсең, я каласың дигәндә...
Мәдинә кыза барган бәхәсне суытырга теләгәндәй, йомшак, ягымлы тавышы белән сүзгә кушылды:
— Тарихыбызны һичшиксез хөрмәт итәбез. Тик үткәнгә карап мөкиббән китеп утырырга димәгән бит. Дөньяны бүгенгеләр хәл итә!
Уразаевның урыныннан кубуы бөтенесен сагайтып җибәрде. Сәйяр сиземләвенчә, бу кешегә ихтирам белән карыйлар, һәр сүзе белән ♦ сиздермичә генә, эчке бер инану аша килешергә мәҗбүр булалар сы- < ман иде. Уразаев ак нейлон күлмәгенең өске сәдәфен ычкындырып < куйды, =■
— Син тарихыбызны бик яхшы беләсең ди. Без битарафлар ди. > Шуннан! Журналист буларак син бүген нәрсә кырасың? Су өстендәге ф күбекне генә җыясың түгелме?! Анысын без дә күрәбез. Ә син тирән- а гәрәк чумып кара, төптә ни ятканын күрсәт безгә!
— Туктагыз, туктагыз!— Мәдинә кулларын чәбәкләп ирләр ара- =
сына керде. — Бөтенләй ачуланышып кнтмәгәек. Мин тост тәкъдим < итәм, дуслар. «-
— Гафу, — дип, Уразаев Мәдинәнең аркасыннан сөеп куйды.— -°
Игътибарны арабыздагы бердәнбер хатын-кыздан читкә җибәргәнбез, „ гафу ителмәслек хәл бу. u
Табынның эзлекле ритмы югалды. Кемдер магнитофонны көйләп < җибәрде. Дәртле көй бөтен авазларны күмеп, бүлмәне һәм күңелләрне s биләп алды. Әйтеләсе тост онытылды бугай. Өстәл-урындыкларны читкә алып мәйданны киңәйттеләр. Мәдинә нәзакәтле реверанс ясап Сәйярны танцыга чакырды. Шәрәфиев өстәлдәге шәмгә ут элеп электр лампаларын сүндерде. Бүлмә серле караңгылыкка чумды. Шәм ялкыны бии-бии үрсәләнеп яна, стеналарга җиңел күләгәләр сирпи. Күңелне тынычландыра торган ярым яктылык бу, хисләрне чит күзләрдән яшерә торган ярым караңгылык бу. Мәдинәнең чәчләре Сәйярның йө-зенә рәхәт дулкын булып кагылып китә. Ниһаять, ул аның тән кайнарлыгын, сулышын якыннан тоя. Аның белән танцы итү шул кадәр җиңел икән, бер-береңне аңлап, көй бөгелешләрен алдан тоеп, төгәл хәрәкәтләр белән бию сәнгатен Сәйяр беренче тапкыр татый иде. Ул нидер әйтергә тели, әмма тыелып кала. Сүзләре бу халәткә яраша алмас, артык купшы, я артык тупас булыр шикелле. Музыка, күләгә, яктылык, яктылык, күләгә һәм аларның урын алмаи/уы— бары, бары хәрәкәттә. Егет күңелендәге хисләрнең иң чиста халәте, нәкъ менә бүгенге халәте бүтән бер кайчан да кабатланмаячагын кисәткәндәй бер үк аваз кабатлана, кабатлана, кабатлана, һәм бөтерелеп әлеге саф, чиста авазга түбән ноталы башкалары кушыла. Дөнья үсеше кебек, еллар үсеше кебек, уйлар үсеше кебек көн үсә, үсә, куера, тармаклана бара. Әлеге саф, галәми аваз бүтән кабатланмый инде. Ул аваз, дулкынын җуйган акчарлак сыман, сулкылдап-сулкылдап хәтергә генә төшәчәк...
— Сиңа бик күңелсез түгелме?
Мәдинәнең сүзләренә Сәйяр бер мәлгә төшенми тора, аннары каушап:
— Юк, юк, миңа бик ошый, — ди.
— Синнән башка бер кемне дә чакырмаган идем, сүз берләшкәндәй шаулап килеп керделәр. Алар минем якын танышларым. Бергә-бергә кунакка йөрешәбез.
Бер якта художник белән Сабитов сөйләшеп тора. Сүзләре колакка чалынып китә.' Бигрәк тә Сабитовның тавышы. «Юк, син тыңла әле, тыңла. Кешене җүләргә санама син, туган. Мин әле доказать итәрмен!» .
Тиздән бу көйнең бөтенесен һәм бу мизгелнең кабатланмаячагын белү Сәйярны кыюландырып җибәрә.
•— Ә мин сина бүләк алып килгән идем.
-—Чынлапмы?—диде Мәдинә шатлыгын яшермичә. — Нигә күрсәтмәдең аны?
». «к. у.» м I. 97
— Бер кемгә дә әйтмичә үзен генә карасаң, күрсәтәм.
— Әйдә.
Алар җитәкләшеп алгы бүлмәгә чыгып барганда, арттан Уразаев- вын тавышы ишетелде.
— Кара син яшьләрне!
Алгы бүлмәдә утны яндырдылар. Сәйяр каушый-каушый гына тартманы ачты. Әйтерсең ул күрми торган арада рәсемгә кемдер кагылган да, бөтенләй бозып ташлаган. Мәдинә хатын-кызларга гына хас сокла* ну белән рәсемне бер еракка, бер якынга куеп карады да, көтмәгәндә Сәйярның битеннән үбеп алды. Бу шул кадәр тиз булды. Сәйяр мона ышанырга да, ышанмаска да белми торды.
— Егет син, Сәйяр! — дип, Мәдинә рәсемнән аерыласы килмичә генә кире тартмасына салды.— Соңыннан ныклап карарбыз. Әйдә, кунакларны күңелсезләндермик.
Кунак бүлмәсенә керүгә үк, Мәдинә Уразаевны танцыга чакырды.
— Ә мин? — диде балкон ишеге төбенә баскан Шәрәфиев, үпкәләгән сыман итеп.
— Яшь буенча бара. Син миннән бер яшькә олырак, — диде Ураза- ев җилкә аша гына.
— Ә-әә, син егерме тугызда гына бит әле, чынлап та...
Бераз исерә төшкән Сабитов Сәйярны әйдәкләп балконга алып чыгып китте.
— Тартыйк әле бер,— дип, кесәсеннән изелеп беткән «Беломор» пачкасы чыгарды.
— Тартмыйм, рәхмәт, — диде Сәйяр.
— Мут әдәмнәр болар, өйләнгән булсалйр да, күз кыздырып йөриләр, ә!—дип, папиросын йомшартып авызына капты. — Их, яшьлек. Сезнең заман шул, сезнең заман. Сабитов Сәйярның җилкәсенә шапылдатып сукты. — Эчмәсәң дә кызарып киттең, килешә үзеңә, брат, килешә...
Әйтәсе сүзләрен тәмәке төтене белән чыгарып җибәрүдән курыккандай. кабызмыйча гына папиросын авыз читендә тота бирде. Сәйярның иңенә кулын салып иелә төште:
— Сиңа гына әйтәм, туган, яратам мин аны. Мәдинә — гаҗәп кеше. Әгәр ул булмаса, монда яшәү нинди күңелсез булыр иде. Шигырьләрне дә мин аңа гына атап язам бит. Ошадымы сиңа, дөресен генә әйт әле, шигырьләрне әйтәм.
Сәйяр, бер яктан Мәдинә өчен горурланып, икенче яктан аның Мәдинәгә карата булган хисләреннән көнләшеп, хәтта ачуы килеп торса да, кызганды. Сабитовның өмет тулы күзләренә карап ялганларга мәҗбүр булды. Кешене рәнҗетмәс өчен гөнаһсыз ялган кайчак гафу ителәдер.
Сабитов җиңел сулап сүзгә юмартлана төште.
■— Сиңа ничә яшь?
— Унсигез.
— Менә бит. Безнең арада ун ел гомер икән. Син әле белмисен, соңарып килгән мәхәббәтнең газабын белмисең. Соңгы өмет. Сизәсең, алда бүтән булмаячак. Ул да җимерелә икән — беттең. Син канаты сынган җәяүле кош.
Сәйярда баягы кызгану тойгысы берьюлы юкка чыкты. Әгәр ни*дә булса бүлешергә туры килсә, ул аңа һичшиксез риза булыр, килешер иде Ә мәхәббәт бүленми икән. Мәхәббәт юл бирү, чигенүне күтәрә алмый икән. «Каян соң әле бу — үз-үземә шул кадәр ышаныч. Аның миңа булган мөнәсәбәтен анык белмәгән хәлдә, томанлау, сизенү аша гына үземдә тулы хокук тою. Каян соң әле бу?> —дип уйлады Сәйяр.
Балконга Уразаев чыкты.
— Синдә очсызлы тәмәке була торган иде, тарткан сыман итик әле, — диде.
Сабитов ашыгып кесәсеннән папирос алды. Сәйяр эчке сизенү белән пәрдәне ачты, ләкин эчкә үтә алмыйча бусага төбендә туктап калды. Кермәскә иде аңа, күрмәскә иде. Талгын гына аккан музыка авазлары аша икесенең дә сүзләрен аермачык ишетә ул. *
— Мин сине бер кемгә дә бирмим. *
Мәдинә көлеп җибәрде. <
— Ә хатының сине кемгә бирер? *
— Әйтмә шуны! Болай күпме йөрергә була. Мәдинә, әйләнәм мин > сиңа, билләһи, әйләнәм. — Шәрәфиев аны кысып кочаклап алды һәм ♦ үбәргә үрелде. Сәйяр, төзәтелмәслек хатаны йолып алырга теләгәндәй, о кычкырып җибәрүдән чак тыелып калды. Мәдинә аның кочагыннан “ дулкын кебек шуып чыкты да, читкә китте. Аягы идән буйлап магнито- ч фонга таба сузылган шнурга эләкте, ахры, көй капылт өзелеп туктап < калды. Музыка туктауга, Сәйяр таянычын югалткандай ярсып, өстәл u янына килде һәм бер талпынуда мөлдерәмә тулы рюмканы эчеп тә куй- £ ды. Күзләренә яшь бәреп чыкты. Рюмканы куяр урын эзләп өстәлдә ы капшанды-капшанды да, кулыңнан төшереп җибәрде. Рюмка идәнгә £ төшеп чылтырап ватылды. Менә хәзер аңа игътибар итәчәкләр, нинди- < дер сүзләр китәчәк, аның беркемне күрәсе дә.ишетәсе дә килми иде. я Сәйяр үз-үзен белештермичә ишеккә ташланды.
— Сәйяр!
Мәдинәнең тавышы шапылдап ябылган ншек артында өзелеп калды. Аскы катның баскычында Сәйярны Шәрәфиев куып җитте һәм җилкәсеннән умырып тотты.
— Тукта дим!
Еш-еш сулу алып, бер-берсенә төбәлеп калдылар
— Кара син аны, ярсыган колын аттан яманрак ди. Әллә чынлап гашыйк булган инде. Ха-ха-ха. Ул хатын киң күңелле, барыбызга да җитәр. Нигә ашыгырга!
«Хатын» дигән сүз Сәйяр күңелендәге иң нечкә җиргә хәнҗәр очыдай тиеп китте. Баягы рюмканың чылтырап ватылуы колагында чынлап куйды. Күңел түрендәге иң изге әйбернең төшеп ватылуы иде бугай бу.
Аның тирләгән йөзен, мыскыллы карашын, кырыс, тупас сүзләрен күз алдыннан юк итәргә теләп, ул Шәрәфневкә ташланды Тимер кебек кысылган каты куллар астында Сәйярның ныгып җитмәгән мускуллары шыкырдап куйды. Гарьләнүеннән ачынып. Сәйяр елап җибәрде..:
... Күпме вакытлар буе иң кадерле уй-хыялларын биреп, үтә нечкәләп, бары тик үзенә генә билгеле төсләр белән ясаган матурлыкны кем дер тупас рәвештә бозып китсен әле. Аны яңадан тергезеп буламы сон? Бер үк төсне кабат тудырып була дисәләр, сүнгән йолдызны да яңадан кабына дисеннәр. Кеше чарасыз кабатланырга мәҗбүр була Ләкин нәкъ элеккечә дип үз-үзенне ни кадәр генә ышандырма, күңел түрендә әүвәлгесен сагыну, аны юксыну калачак.
Әүвәлгесе... Мәдинәнең чын күңелдән, МатУР итсп көлә белүе, үзенә ятышып, чибәрлеген тантана итеп торган кыюлыгы, һәм шул кыюлык эчендә сине алгысыта торган яшерен бер көч — барысы томанлы пәрдә артында калды түгелме? Бер ни дә булмады кебек югыйсә, шул томанлы пәрдәне атлап кына чыгасы да... тагын шул елмаю, ягымлы тавыш тормышның бөтен ваклыкларын ераккарак чигерер дә куяр иде. Ләкин кечкенә генә нәрсә, кеше кулы, акылы җитә алмый торган нәрсә... тойгы сине бәйдә тота, җибәрми икән.
Читтән караганда, салкын акыл белән бик тиз хәл ителердәй мәхәббәт фаҗигаләре, ялгышуларның күбесе, әнә шул рәнҗүле, яисә горурлык тойгысы аркасында гына булуын Сәйяр әлегәчә белми иде.
Икенче көнне эшкә Сәйяр шундый уйлар белән гаҗизләнеп, яшәүгә өметен өзгән халәттә килде. Бер кемне дә күрәсе килми иде аның. Нигә мин болай соң әле, берни булмады бит, берни дә булмады дип, үз-үзен күпме генә ышандырырга тырышса да, барыбер төшенке уйлардан арына алмады. Кичәге төсләр бүген уңган шикелле. Бөтен нәрсә мәгънәсен югалткан шикелле.
Эш бүлмәсендә ни кылырга белми арлы-бирле йөренгәндә идарәдән курьер килде, Сәйярны постройком председателе чакырган. Юлда аңа диспетчер очрады. Сөйләнеп тормаса гына ярар иде дип уйлап куйды Сәйяр. Бибишевның күрешү әмәленә һич ияләшеп бетә алмый ул. Болай гына исәнләшер дисәң, юк, сиздерми генә кулын сузган булыр. Җиң эченнән чыгар-чыкмас торган симез кулы җәнлек сыман посып кына якынаер. Бик искәрми торсаң, Бибишев ике уйлап тормый, эчкә китереп төртә. Соңлап булса да күрешергә мәҗбүр итә. Бүген дә шулай булды.
— Син нәрсә, бөтенләй төсең качкан, әллә авырыйсыңмы?
— Әйе,— диде Сәйяр сүз озатмыйча. Ни өчен кәефе юклыгын әйтеп бирсә, Бибишев шаркылдап көләр иде. Сәйяр халәтен аңлау өчен аңа дистәләгән еллар аша, үткәненә чигенергә дә чигенергә бит.
— Синең белән бер сөйләшәсе бар әле, энем. Күзеңне ачыбрак йөр син, үз башың белән уйла. Хәлләр буласы бар әле алда...
... Постройком председателе Сәйярга күтәрелеп карамыйча гына баш кагып исәнләште һәм нидер язуын дәвам иттерде. Сәйяр өстәл тирәли тезелгән урындыкларның иң читтәгесенә утырып, инде күп тапкырлар күргән булса да. кабинет эчен кабат күздән кичереп чыкты. Бераздан Хәтамтаев кәгазен читкә этәрде дә, күзлеген салып Сәйярга төбәлде.
— Килдеңме?
Җавап таләп ителмәгән бу сорауга Сәйярның «юк, килмәдем» диясе килде.
— Үзең беләсең, безнең идарәдә яшьләр юк диярлек. Менә быел көз ГПТУдан яшьләр килгәч, спорт эшенә махсус кеше алачакбыз. Ә хәзергә... Киләсе атнада трест күләмендә җиңел атлетика ярышы булачак. Ун спортсмен сораганнар. Бишесе хатын-кыз затыннан. Былтыргы кубокны үзебездә калдырасы иде бит.
Хәтамтаев сынаган шикелле Сәйярга төбәлеп бераз тын утырды.
— Җитәкче булып син барырсың. Команданы бүген үк җыя башларга кирәк. ГПТУга бар, мәктәпләрне йөреп чык. Көчлеләрен үзебезгә тартырга кирәк.
Сәйяр ялт итеп Хәтамтаевка борылды. Сәйярның болай туры караганын ул беренче тапкыр күрә иде, шуңамы бу гаҗәпләнүле-кыю карашны үзенчә юрады.
— Без аларга түләрбез, борчылма, кеше хәзер бушка төчкерми дә. Документларда безнең эшче булып күренерләр, анысын гына әмәлләрбез.
Сәйяр мондый көтелмәгән тәкъдимнән аптырап калды. Бүген ул һәммә нәрсәгә сак карый, шикләнә иде. Хәтамтаевның сүзләрен ул үз бизмәненә сала барды һәм кискен бер нәтиҗәгә әзерләнде. Хәтамтаев тыныч кына үз тегермәненә су коя торды:
— Әллә син башка оешмаларда шулай эшләнми дисеңме? Ярыш ул хәйләсез булмый.
Сәйярның тавышы карлыгып чыкты:
— Булдыра аламы-юкмы, үзебезнең эшчеләрне алырга кирәк.
Син нәрсә! диде Хәтамтаев тавышын көчәйтеп, — оятка калыргамы! Моңа кадәр шәп урыннарны алып кил дә, ә быел... Ни уйларлар безнен турыда? '
— Ялганлап җиңүдән кемгә файда?
—• Сабыйлыгыңа барасың. Олылар әйткәнне тыңла син.
— Мин үземчә дә эшләргә тиештер бит. ♦
Хәтамтаев күндәм егеттән мондый каршылык көтмәгән иде, гажәп < ләнүен яшермичә авызын ачып калды.Аннары кабалана-кабалана тарт * масыннан чиста кәгазь алды да, шома өстәл өстеннән Сәйярга таба ~ шудырып җибәрде: ч
— Яз, эшлисең килми икән, гариза яз!
Сәйяр кыюсызлыгын онытып үҗәтләнә төште. *
— Минем эштән китүне сез хәл итмисез бит.
— Безнең сүзгә ышанмый калмаслар.
Сәйярның күзләре кайнарлана төште. Мондый ук борылышны көтмәгән иде ул. «Куласа... Куласага ябышкан малай мин.:: Туктатам. »- имеш...» Кайчан ишеткән иде соң ул бу сүзләрне? Кемнән ишеткән иде? J Мине дә шул тормыш дигән куласа үзе теләгән якка бөтереп алып кн- тәрмени? Каршы килергә көч җитмәсмени? Куласа... ә нигә ялгыз, бер “ үзең, тирә-юньдә таяна алырдай кешеләр бар йч. Ә кемнәр?
Сәйяр куен кесәсеннән авторучка алып нидер яза башлады. Уйла ? рының очына чыгу өчен вакытны сузасы килә иде аның. Хәтамтаев почмакта торган радиоалгычны борып карады, тавышы чыкмагач, өс- тенә йодрыгы белән сугып куйды. Карлыккан музыка авазы гына бүлмәнең эч пошыргыч халәтен тернәкләндерә алмады. Хәтамтаев ашыгып килеп Сәйяр кул астындагы кәгазьне тартып алды да, бөгәрләп чүп савытына ыргытты. Янәшәгә утырып Сәйярның иңенә кулын салды.
— Мине яхшылап тыңла әле син. Безгә спорт-масса эшенә каралган акчаларны вакытында тотып бетерергә кирәк. Бу — бер Шушы олы ярышта үзебезне күрсәтсәк, кирәк нәрсәләрне югары оешмалардан кыю рәвештә сорый алабыз. Бу — ике. Файдасы үзеңә дә тияр, мин сиңа әкренләп аңлатырмын...
— Мин андый юлга баса алмыйм.
Хәтамтаев кисәк кузгалды, урындыгын шыгырдатып читкә тибәрде.
— Әллә нишләп килгәнсең әле син. Бар, икеләнеп торма.
— Мин уйладым инде.
— Бар. бар. вакыт кадерле безнең. — Хәтамтаев Сәйярны ишектән этеп диярлек чыгарып жибәрде.
Вак кына яңгыр сибәли. Асфальт өсте нәни генә тамчылардан сипкелләнеп килә. Биткә сирпелгән тамчыларның сизелер-сизелмәс кенә салкынлыгы да Сәйярны өшетеп жибәрде. Юк. яңгыр тамчылары түгел, ә шушы минутта барып сыеныр кешесе булмау, ялгызлык өшетә иде аны.
Поселокта ике-ел уку дәверендә, төрле авыллардан жыелган классташлары арасында ул нигәдер үз кеше булып китә алмады, йомылып читтәрәк йөрде. Уку бетте һәм төрлесе-төрле якка таралыштылар. Уйлап баксаң, сагынырлык бер генә якын дусты да булмаган икән. Сәйяр ни өчендер үзеннән өлкәнрәкләргә тартыла, аларга ышанып карый иде. «һәммәсенә ышанып кына яшәүнең чиге бардыр. Мин дә яшим бит. Мин дә уйлыйм бит. Мин дигән мәгънә алга бәреп чыга башлаган икән, димәк, икеләнүсез беркатлылыкка чик куярга кирәктер. Мин уйланам, мин яшим, шулай булгач, үз хөкемемне, үз нәтиҗәмне үткәрә алырга хакым бардыр бит!
Төсләр, буяулар Сәйяр өчен күп нәрсәдән кадерле. Буяулар изге сурәтләр ясар өчен яратылган. Аларга чиста кул. ак күңел белән генә якын килергә мөмкин. Әгәр алай түгел икән, ул буяулар, төсләр сиңа хыянәт итәчәк...
Сәйяр киредән идарә ягына борылды. Әсфән Сафич белән киңәшәсе килә иде аның.
Бибишев белән сөйләшкәннән соң ул ныклы бер карарга килде.
9
Вагон тәгәрмәчләре бер алгысынып, бер талгынаеп тыкылдый-ты- кылдый рельс җөйләрен санап бара. Урман куенына поскан кечкенә станция утлары караңгы вагон эчен ялмап ала да, суырылып артта кала.
Сәйярның уйлары да бер яктыра, бер караңгылана: ул өске сәндерәгә кырын ятып үз уйларына бирелгән дә, вагон тирбәлешенә оеп бара, кисәк кенә үзалдына елмаеп куя, тагын сагышлана.
Сәйяр тиздән яшел солдат киеме киячәк. Солдат киеме турында уйлагач, Сәйярның бала чагында хәтеренә кереп калган икенче бер яшел кием исенә төште...
... Бик бәләкәй чагында абыйсы Сәйярны җитәкләп районга алып киткән иде. Кызу кояш астында тирләп-пешеп килгәннән соң, урамдагы сатучыдан алып Сәйярга абыйсы тәмле су эчерде, ә үзе сыра эчәргә дип ишек тупсалары ашалып беткән, эчтән әчкелтем ис килеп торган бинага керде. Сәйярны почмактагы мичкәләрнең берсенә утыртып куйды да, үзе чиратка барып басты.
Сәйяр бу шау-шу, тәмәке төтене эченнән ничек чыгып китәргә белми хәтсез утырды «абыйсы чиратның алдына җиткәндә тәмам түземен җуйган иде инде ул.
Шул вакыт ишектән аксаклый-аксаклый, бер кулына кәкре башлы таяк тоткан абзый килеп керде. Өстеиә кояшта уңа төшкән яшел гимнастерка, галифе чалбар кигән, башында — ямьшәйгән хәрби фуражка. Килеп керде дә ул, чиратсыз-нисез үтеп, сатучыга акча сузды. Сәйярның абыйсы шунда гына искәреп алды һәм чыраен сытып аның кулын этәреп куйды. Яшел киемле абзый аның саен үҗәтләнебрәк ешына башлады. Сәйярның абыйсы түзмәде, әйләнеп торып аны кисәк кенә этеп җибәрде. (Аның гарип икәнен күрмәде бугай ул.) Әлеге абзый чайкалып китте, тигезлеген саклый алмыйча, мичкәләр арасына, юеш идәнгә барып төште. Агарынып, калтырый-калтырый торды, каударланып Сәйярның абыйсына таба китте һәм таягын күтәреп аның чыраена уңны-сулны бәреп тә алды. Бөтен чират ни булганын төшенмәстән уш- сыз калган иде бу минутта. Сәйярның абыйсы кан бәреп чыккач битен каплап бөгелеп төште. Сәйяр кычкырып мичкәдән сикереп төште дә әлеге абзыйнын гимнастерка итәгенә ябышты. Бераздан әлеге абзый ярсып, нидер сөйләнә-сөйләнә, ишектән чыгып китте.
Сәйяр абыйсы белән бу ярым караңгы бинадан чыкканда, яшел киемле абзый таягына таянган килеш гаҗәп җитез атлап, аксаклый- аксаклый ераклашып бара иде.
Сәйярның калтыравы һаман басылмаган: ике хис көрәшә иде анын күңелендә, битеннән юл-юл кан бәреп чыккан абыйсын кызганды ул, яшел киемле абзыйга ачуы килде. Ә бер уйлаганда абыйсына ачуы килде, яшел киемлеие жәлләде ул.
Поезд тәгәрмәчләре дәртле тыкылдый. Тышта тоташ караңгылык иңгән очсыз-кырыйсыз тайга сөңгеләрен өскә чөеп килгән яу кебек шомлы, уйларыңны чәчеп җыя алмаслык тирән, ага да ага бу тантаналы чиксезлек, ага да ага.
Туган ягыннан Сәйяр отыры ераклаша бара. Ераклаша барган саен, инде хәзер үткәндә калган вакыйгалар, үз вакытындагы борчулар җиңел генә хәл ителәсе булган кебек.
Хәтамтаевка буйсынып, ялганга барырга теләмәде ул. Бәхетенә каршы, начальник шул көннәрдә генә командировкадан кайтып төшкән
иде. Сәйяр үзен ташчылар бригадасына күчерүләрен сорап гариза язды да, бар кыюлыгын җыеп начальникның ишеген какты. Беренче тапкыр керүе иде. Күн тышлы ишекне ачу белән, кабинетка керү өметен каршыдагы икенче ишек бүлде. Ике ишек арасындагы караңгылыкта чәчелеп киткән кыюлыгын җыярга да өлгерә алмый калды. Кабинет эче хәтәр зур икән. Өстәл бик түрдә икән. Затлы келәмнән өстәлгә ка- ♦ дәр араны үтү Сәйяр өчен тагын бер сынау булды.
Начальник Сәйяр белән-коры гына сөйләште. Ул, рубкасында утырган капитан кебек, «палубада, трюмда» булган хәлләрне үзенә туры- дан-туры буйсынган кешеләр аша белеп тора иде. Димәк, Сәйяр турында җиткереп өлгергәннәр. Начальник сүзен ерактан уратып килде дэ: «Эше канәгатьләнерлек булмаган художникны без гади эшче итеп бригадага күчерә алабыз», — дип куйды. Аклану көтте бугай ул. Ләкин
■ аның кисәтү өчен әйтелгән сүзенә каршы Сәйяр бригадага кичерүләрен сорап язган гаризасын җәеп салгач, ул гаҗәпләнә калды Вәкарьле карашын төбәп алай сорашты, болай сорашты, Сәйярга исә үзен аклау бәрабәренә бүтәннәр бакчасына таш ату хас түгел иде.
Начальник нидәндер шикләндеме, гаризага тиз генә кул куюны үз дврәҗәсенә хилафлык китерү дип санадымы, бер ни әйтмичә үзендә калдырды.
Бер-ике көннән соң Сәйярга остаханәсе белән саубуллашырга туры килде. Әйберләрен җыйнаштырганда, буяу банкасы астыннан ике унлык чыкты. Бөтенләй оныткан булган. Шәрәфневиең распредложение өчен дип калдырган акчалары иде алар. Сәйяр кыштырдап торган акчаларның почмакларына куе буяу сылады да. Шәрәфиевнен кабинет ишегенә ябыштырып китте.
Стена газетасына кайчандыр карикатурасын ясаган Мәрданшин бригадасына эләкте ул. Сәйяр кебек үк яна гына эшкә кергән егет белән икесен измә ташырга куйдылар. Кран ватылган икән. Чиста киенеп кенә контора тирәсендә уралган Сәйярнын төзелешкә эшкә килүен төрлечә юрадылар. Бигрәк тә хатын-кызлар. Кайсылары үтешли «ча гып» та алгалады.
— Нигә галстугыңны тагып килмәдең, үскәнем?
— Аксөягеңә тузан кунмасын!
Измәне носилка белән өченче катка ташу торган саен авырлаша барды. Сәйярга ничек тә сер бирмәскә кирәк иде. Күзәтәләр бит. астыртын гына сыныйлар .Сәбәп кенә булсын, дәррәү көләчәкләр \зеннән.
Мускуллар соң чиккә җитеп тартыла, йодрыклар носилка сабына берегеп кысылган, һәр юллаган саен Сәйяр: «Тагын бер генә этаж калды». аны менеп җиткәч, «ун адым гына... Биш... Ике...» — дип үзен юмалап көчен саклый, измәне илтеп аударгач, тагын бер адым атлыйсы булса кулдан төшеп китәсе иде дип уйлый һәм җиңел сулап куя иде.
Эш соңында бригадир килеп Сәйярның җилкәсенә кулын салды.
— Син, брат, миңа ачуланма инде, күрәм. бик авыр булгандыр. Синең бәхеткә кран ватылды бит, каһәр. Иртәгә башка эшкә куярмын үзеңне. — диде.
Арып ватылган тәнен язып Сәйяр урыныннан торды, күңелендә ниндидер канәгатьлек иде. Бригадирның тонык, күксел тавышына көч бирергә теләгәндәй ул тамагын кырып куйды.
Шул бригада аны хәрби хезмәткә озатты.
..; Вагон тәгәрмәчләре һаман бер көйгә тыкылдый. Тайга өстеннән сыек зәңгәр яктылык сирпелде — тан билгесе.
Сәйяр ерагайган саен туган ягы кечерәя, кечерәя, йөрәгенә кереп йомыла барды.
Зурая, зурая барган сагышы уртасында бары тик бер кеше торып калды. Аңа — үкенүле мәхәббәтенә ул әйләнеп кайтыр әле..;
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ ф УЛ ЧАКТА
10
Менә бүген, ике елдан соң, ул тагын ЧаГыр тау түбәсендә. Бу биеклектән күз күреме житмәс япан киңлекләр ачыла. Туган як киңлекләре. Әнә елтырап яткан елга буйларында яшеллек арасына поскан авыллар, челләдән качып, күләгә эзләп төшкән көтү шикелле тыныч бер моңсулыкта яталар. Бары да элеккечә, Сәйяр киткәндәгечә сыман. Әмма нечкәләп карасаң, тирә-юньдә һәммә үзгәреш күзгә чалына икән. Әнә офыктагы урманның бер төше сынган таракка охшап сирәкләнеп калган. Ә элек урман әкрен генә агып барган яшькелт-зәңгәр төтен сыман тоташ, тигез иде. Йомшаклыгы белән күңелне иркәләп тора иде.
Анда-санда кырлар иңенә таянып баскан нефть вышкаларыннан тимер салкынлыгы бәреп тора.
Әнә көн кызуына ак түбәләрен җәйгән поселок тагын да киңәя, зурая төшкән. Моннан караганда поселокның агачларга күмелгән урамнары тараеп, яшел елгалар булып тармаклана.
Сәйяр таудан түбәнгә таба төшеп китте. Артык текәлеп карауданмы Сәйярның күзенә яшь килде. Сискәнеп як-ягына каранды. Кемдер сиздермичә генә күзәтә кебек. Көн хозурында оеп яткан яшеллек аша ул әбисенең карашын тойгандай булды, һәм аны шунда гына җанын сулкылдатып татлы юксыну биләп алды. Кеше үлгәндә йолдыз атыла диләр. Искәрмибез генәдер. Ә бәлки урманның да сөюле караш җитмәүдән берәр агачы, аңа гына атап яратылган агачы корыйдыр. Тагын, тагын нидер сүнәдер, өзеләдер...
Бер караганда абыйсына юкка үпкәли Сәйяр. «Тиздән бөтенләйгә кайтаралар, бүтән хат язмагыз», — дип хат салган иде, абыйсы шуңа күрә дә Сәйярга хәбәр бирмәгәндер. Җиһан әби дә: «Сәйяр улымны мәшәкатьләмәгез, ерак юлдан азапланып кайтып йөрмәсен, мин аны бәхиллим», дигән.
Җиһан әби апрель аеның кояшлы бер көнендә сырхауламыйча, сәламәт йөргән җиреннән үлеп киткән. Иртүк мунча яктырган. Килене белән һәйбәтләп юынып кайткан. Сандыгыннан үлемтегенә дигән әйберләрен алып, улы белән килененә, кайсын хәергә, кайсын гүр сәда- кәсенә икәнен күрсәтеп биргән. Чиста җәймә җәеп караватка менеп яткан. Бераз ял итим әле, балалар, дип пошаманга калган улы белән киленен тынычландырып түр өйдән чыгарып җибәргән һәм... йоклаган җиреннән үлеп киткән. Сәйярга ул төшендә үлгәндер шикелле тоела. Була бит шулай: саташулы төшеңдә өстенә ажгырып поезд килә, яисә бик биек кыя түбәсеннән ычкынып китәсең. Төпсезлеккә очкан вакытта куркудан кычкырып уянасың. Ә шул чакта уяна алмый кал сан?.. Җиһан әби нәкъ менә төшендә үлгәндер шикелле тоела Сәйярга. Сонгы мизгелдә уяна алмый калгандыр, яисә үзе теләмәгәндер...
Җиһан әби бакча башына көнбагышлар утырта торган иде. Сәйяр күз алдында әбисе һаман да үз алдына сөйләнә-сөйләнә сары чәчәкле көнбагышларны тибрәтеп йөри кебек.
Быел анда көнбагыш утыртмаганнар, ызанда исә иске бишмәт, колакчынлы бүрек кигезгән карачкы гына Җиһан әби куйгандагыча тора. Әгәр әбисенең бердәнбер истәлеге булып шушы шәлперәйгән, бер якка янтайган карачкы гына калган булса, нинди күңелсез, үкенечле булган булыр иде. Юк, Җиһан әби үзеннән соңгыларга олы истәлек калдырган. Ул тапкан шифалы балчыклы Торна сазының мәңгелек тынычлыгын кузгатканнар. Анда өч катлы санаторий бинасы салынып ята. Җиһан әби йөргән сукмаклар өстенә асфальт җәелгән. Җиһан әбине күрергә дип газетадан корреспондент та килгән булган, ләкин сонга калган. Шулай да ул, төзелеш конторасы аша, Җиһан әбинең каберенә мәрмәр таш куйдыртып та киткән. Каберлектәге бердәнбер мәрмәр таш — авыл анасына хөрмәт билгесе. Аны карты белән янәшә җирлә
гәннәр. Бу юлы ялгышмаган инде ул. Салкын рәшәткәгә тотынып торган чакта Сәйярны сискәндереп шундый уй килгән иде: «Бу юлы ялгышмагансың, әби».
Ана назын биргән, туган якка бәйле бердәнбер якын кешесеннән калу кайгысын Сәйяр ничек кенә булса да үткәреп җибәрергә тырыша иде. Җиһан әби, үлеме белән дә, Сәйярны юата алды бугай. ♦
Мәдинәләрдәге мәҗлестә «Кеше ни өчен яши?» дигән бәхәс бик < абстракт булып, Сәйярга кагылышсыз, ерак тоелган иде. Баксаң, бу * сорауның барлыгын да белмичә, һәммә кеше үзенең яшәве белән шуңа у җавап бирергә омтыла түгелме? Тик гомереңнән артып калу һәркемгә 5 дә язмагандыр шул. «Гомереңнән артып калу» — әнә шул сорауга жа ф вапның бер тармагы түгел микән? Үзеңнән соң да яшәү, кешеләр хәтерендә генә түгел, матди җирлектә дәвам итү — хикмәт шуңа ирешүдә түгел микән?..
Сәйяр поселокның тар урамына килеп керде. Бакча эченә чумып утырган финский йортларны үтеп уңга борылды. Чуерташлары калкып чыккан иске тротуар аны мәктәп юлына алып китте. Инде укулар беткәндер. Укытучылар ялдадыр. Бинасын булса да күреп чыгармын дип уйлады Сәйяр.
Мәктәп янына килеп җиткәч, ул аптырап калды. Коймалар сүтелгән. Кая карама анда бетон плитәләр. Зур балконлы төп бина урынына, кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы бина калыккан. Кран йөреп тора, машиналар кычкырта—төзелеш кайный. Сәйяр иске мәктәп бинасы белән саубуллашкан шикелле басып тора бирде. Димәк, ул ачып кергән ишекләр, ул йөргән коридорлар бетәргә хөкем ителгән. Бөтенесе дә яңа булачак. Кеше хәтере — биналарга, елгаларга, урманнарга бәйле. Читләрдә йөреп кайткач, хатирәләргә бәйле урыннарның үзгәргәнен. юк ителгәнен күреп күңелдә рәнҗү туа. Хатирәләр җир астына киткән су кебек, күңел чоңгылына кереп йотыла.
«Яңа капканы да элеккесе урынына ясаганнар. Капкадан кергәндә, уң тарафтан күзгә рәхәт күләгә төшеп тора иде, күк йөзе болай якты булып күзне чагылдырмый иде. Нигә болай соң? Ә1 Монда мәктәп түбәсеннән дә биек тополь агачы бар иде бит. Кискәннәр... Мәһабәт баскычлы бина төзеләчәген белсә, моннан йөз еллар элек бу агачка җан өргән кеше аны тегеләйрәк утырткан булыр иде».
— Ишетмисеңмени, егет, бәлки панеловозны уздырып җибәрерсең. ә1
Арттан килгән тавыш Сәйярны сискәндереп җибәрде, ул читкә тайпылды һәм борылып карагач көлми түзә алмады. Каршында түгәрәк корсагын киереп Бибишев басып тора иде. Нәкъ элеккечә, тамчы да үзгәрмәгән. Хәтта галстугы, кара бостон костюмы да шул ук, тик бераз кыршыла төшкән, артык еш үтүкләүдән урыны урыны белән ялтырап тора.
—- Исәнмесез, Әсфән Сафич, куркыта яздыгыз.
— Куркытырсың солдатны. Баядан бирле карап торам аны, безнең художник түгелме соң бу. минәйтәм. Ошатсан ошамаган да, ошатма- саң ошаган да кебек. Кайчан кайтып төштең?
— Шушы арада гына.
Бибишев сатып аласы малын тикшергән сыман, Сәйярның мускулларын кыскалап алды.
— Кара син аны, зәһәр егет булып кайткансың гел. Кырыкмыш тайларны тәртә арасына кертә бу армия дигәнең.
Тормозларын шыгырдатып кырыйга «Бобик» — ГАЗ-69 машинасы килеп туктады.
— Бу объектта эш бетте минем, идарәгә кайтабыз, теләсәң, әйдә,— | Диде Бибишев.
Машина идарәгә кайтып туктады.
М АРСЕЛЬ ГАЛИЕВ
Сәйяр диспечтерның кабинетында әллә ни үзгәреш күрмәде. Стенада элеккечә диаграммалар, таблицалар. Бөтен нәрсәгә сеңеп искергән тәмәке исе дә хәтта таныш иде.
— Бездә хәтсез генә үзгәрешләр булып алды бит әле, — диде Биби* шев. — Хәер, ишеткәнсеңдер инде. Юк? А-һаа, алга китеп син бөтенләй артта калгансың. Иске начальникны трестка алдылар. Урынына, план бүлегендә пөхтә генә киенеп йөргән егетне беләсең ич, шуны куйдылар, Юаш кына сыман иде, переворот ясады да куйды. Мә, карап чык,— дип. Бибишев өстәл тартмасыннан гәзит чыгарды.
Анда Шәрәфиев белән Хәтамтаевның төрле махинацияләрен ачып салган зур гына мәкалә урнаштырылган икән. Шәрәфиевне эшеннән алганнар. Хәтсез генә сумма штраф түләп, сынау шарты белән калдырылган. Хәтамтаевка шелтә бирелгән. Мәкалә астына калын хәрефләр белән «Өлкә газетасының үз корреспонденты Я. Сабитов» дип язылган иде.
Сәйяр укып чыгып газетаны өстәлгә куйды. -
— Элек бездә эшләгән Сабитов язган, — диде Бибишев, — Шәрәфиевне бер елга дәвалау йортына җибәрделәр. Жәл,.әйбәт егет иде ул. каһәр. Хәтамтаевка ияреп кенә харап булды. Аларга иярерсең дип, мин синнән дә курыккан идем.
Бераз сөйләшеп утырганнан соң Сәйяр диспетчер кабинетыннан чыкты. Тышкы ишек катындагы шомарып беткән култыксага таянды. Ул чактагы хәлләр Сәйяр уйлаганнан күпкә җитдирәк булган икән шул. Сәйяр китеп бармаган булса, нишләр иде икән? Юк, алар «уенына» тартылмас иде ул. Бер максатсызлар гына бирешә, ә Сәйярның омтылышы сәнгать иде бит. Бик авыр чакта да, үзен бәхетле тойган чакта да, юаныч, теләктәшлек эзләп үзе ясаган рәсемнәрне хәтеренә төшерә, кайдадыр, тормыш ваклыкларыннан читтә, мәшәкатьле чынбарлыктан өстә, үзенә генә билгеле булган сәнгать дөньясына таяна иде ул. Үткәне белән киләчәк өмете арасында чистарып, яңа бер гамь, кичерешләр белән тормышка кайта иде.
Хәрби хезмәттә чакта, музей эшләргә килгән Греков студиясе рәс-самнарына булышырга дип, кулы белгәнрәк берничә солдатны алганнар иде. Сәйяр да шулар арасына эләкте. Бу бәхетле очраклылык аның өчен һәр яклап та кабатланмас мәктәп булды. Анда алган күнекмәләрдән соң, сәнгать училищесына керә алуына шиге юк иде аның.
Күп нәрсәне аңлады ул. Тормыш — рлы көрәш икән. Вак көрәшләр көндәлек каршылыклар икән. Берсеннән чигенгән кеше икенчесеннән чигенүне җиңелрәк кабул итә. үзен аклар өчен сәбәп таба башлый, һәм шулай күнегә бара. Олы көрәштән читтә кала...
Сәйяр үзе эшләгән остаханәгә китте. Гүя ул шул бүлмәгә сыйган оялчан үсмер чагы белән мәңгегә саубуллашырга дип бара иде.
Ишек катында ул беразга тукталып торды. Эчтән чүкеч . тавышы ишетелә иде. Ишектән бер дә бүтән түгел, маңгай чәчләрен сыпырып сөйләшә торган ул чактагы Сәйяр чыгар кебек тоелды. Әгәр шундый могҗиза булса. Сәйяр аның җилкәсеннән кагып: «Их син, егет»,— дияр иде.
Чүкечне егетләрчә оста уйнатучы кыз кеше булып чыкты. Үзе ябык кына, үзе чалбар кигән кыска чәчле бу кыз Сәйяр белән битараф кына исәнләште. Кыска -буйлы кызлар гадәттә чая була дип уйлады Сәйяр.
— Сез эшлисезмени монда?
— Мин эшлим монда.
Кайчандыр үзе эшләгән бүлмәгә хуҗа булган бу кыздан Сәйяр көнләшеп тә куйды.
Стена буена искерә төшкән плакатлар өелгән. Сәйяр ясаган паннодан яңартырга дип алганнар, күрәсең. «Шәп чыккан, бу синең беренче
унышың», ■—дип Шәрәфиев Сәйярның кулын кыскан иде. Кичә генә кебек, ә уйласак, еллар үткән.
— Боларны сез ясаган идегезме?
— Каян беләсең? — «Малай башлы бу кызга сез дип торырга әле», — дип уйлады Сәйяр.
— Ишетеп тә, күреп тә беләм. ♦
— Күреп? <
Кыз өстәл тартмасыннан ватман кәгазе чыгарды. *
— Менә бит, автопортретыгызны ясап калдыргансыз. т
Сәйяр рәсемне карап тормады. Нигәдер аның кәефе күтәрелеп кит» g
те. Әгәр бер көннән китәсе, күрәсе кешеләре булмаса, бу кыз янында ф онытылып утырыр иде ул. ■
— Син нефтьчеләр йортында эшләүче Уразаевий беләсеңме? “
— Ишетеп кенә беләм, — диде кыз. =
Сәйяр китәргә җыенды. *
— Сез анда барасызмы, әйдәгез утыртып барам, мин дә шул як- u
ка, — диде кыз. л
— Исемең кем соң синең? 4
— Нигә?.. Гөлсирин. 5
«Бу исем аңа ябышмый» дип уйлады Сәйяр. “■
Аның утыртып барам дигәне «кәҗә» дип йөртелгән бәләкәй мото- g цикл булып чыкты. Лаклары кубып беткән, арткы утыргычы ябагасын койган, эчтән пружинасы төртеп тора.
Гөлсирин ачкыч тишегенә шырпы тыкты да, бер тибүдә моторны кабызды.
— Әйдә, нык тарта ул, курыкма.
Сәйяр күнми булдыра алмады. Утырды. Утыргычы ярый инде, тик менә тотынгычы юк икән бит.
— Төшеп калмыйм дисәң, мине ныгытып кочакла,— дип, кыз газны арттырды да, мотоциклны урыныннан хәтәр генә кузгатты. Мотор тавышын җиңеп Сәйяр аның колагына кычкырды
— Малай булып туасы калган сиңа.
— Үзем дә беләм, соң шул, — диде кыз. — Авылдан мнн. Безнең гаиләдә дә ир заты юк, умартаны да үзем карыйм.
Гөлсирин мотоциклны нефтьчеләр сараеның колонналы ишек төбенә җилдереп кенә китереп туктатты. Сәйярның кулын егетләрчә кысты да:
— Килгәлә, — диде. — Ходай тәгаләнең планы буталган, квартал азагында туганмын мин.
Мотоциклын сикертеп диярлек урыныннан кузгатты.
Сәйяр колонналар арасыннан эчкә керде. Уразаевны күрәсе килә иде аның. Яңа эшләрен карап, үзенеке белән чагыштырасы килә иде. Эчке ишек катында пешәләнә-пешәләнә чәй чөмереп торган вахтер хатын, Сәйярның соравына каршы тупас кына итеп
— Юк ул, командировкада, — диде. Бүтән сорау бирүең файдасыз дигәндәй сөзеп кенә карады да. яны белән борылды.
«Нишлисең бит, министрларның гадиләшә барган, вахтерларның тәкәбберләнә барган заманы. Чигенүдән башка чара юк».
Сәйяр олы урамга чыкты. Дүрт рәтле топольләре белән шаулап торган урамны танырлык түгел. Топольләрнең ян яктагы ике рәтен төбе-тамыры белән кубарып чыкканнар. Юлны киңәйтәләр. Машиналар агымын сыйдыра алмый, күрәсең. Сәйяр тәүге тапкыр вакыт агышын әйберләрнең үзгәрә, туза, искерә баруында күрде. Вакытны шулай апачык итеп, реаль әйберләр аша тою аның күңелендә ямансу бушлык тудырды Ярый әле, онытылырга була: урам читләренә паннолар, өй фасадларына плакатлар куелган. Тәҗрибәле кеше сыман гаебен-кые- гын табып йөрергә була.
Сквер янына житәрәк Сәйяр һич көтмәгәндә Хәтамтаевны очратты. Искәрми дә үтеп киткән булыр иде, тик... Хәтамтаевның кыяфәтенә үтеп баручы һәр кемнең игътибары тукталырлык. Ул июнь челләсе дип тормаган, өстенә иске кара плащ, култыгына тузып беткән иске папка кыстырган—карачкы сыман килә. Төз, мәһабәт гәүдәсе сыгыла төшкән, иңнәре салынып тора. Аның төбәлеп караганын күргәч, Сәйяр исәнләшми кала алмады.
— Бәй, син безнең художник түгелме соң?
Аның алгы тешләре урынында бушлык күргәч Сәйяр кызганулы бер хистән тетрәнеп китте. Хәтамтаев папкасын сул якка күчереп, уң кулын күрешергә дип сузды. Элек, тәвәккәл бер өстенлек белән, кулыңны магнит кебек суырып ала торган йонлач нык кул хәзер инде ятсынган песи шикелле сак кына сузылды.
— Молодец, энем, исән-имин кайткансың.
«Чарланган тавышы ныклылыгын жуймаган икән әле».
— Әйдә бераз утырып хәл алыйк, — дип, Хәтамтаев якындагы эс-кәмиягә ишарәләде. Утырырга дип бөгелгәндә билен тотып эчтән генә ыңгырашып куйды.
— Әрмиядән шәбәеп кайталар хәзер, молодец. Ә мин чүгеп барам, энем. Пенсия юллап йөрү менә, эшләр рәт калмады. Стажың житми диләр. Теге яна начальник бик вакчыл бәндә булып чыкты. Киттем мин аннан. Шәрәфиев кенә... Ишеткәнсеңдер. Үзе дә инде, бигрәк узынып киткән шул.
Сәйярда бая туган кызгану хисе берьюлы юкка чыкты. Бу куян рәвешенә кергән кешенең күңелендә һаман да бүре икән бит. Эчке халәтен күзләре яшерә алмый, әнә нинди үткен хәйләкәрлек белән яна.
— Сездән дә уздырганмы? — диде Сәйяр ачу белән.
— Мин, энем, чиста эшләдем. Черки дә борынын тыгарлык түгел. Кеше кесәсенә кермәдем.
— Ә хөкүмәтнекенә?
— Үзең ничек соң, эшкә урнашмадыңмы әле?
— Кешенекенә кермәдем дисез инде!
— Алай вакланмадым мин, энем.
— Ә хөкүмәтнекенә?
— Алла, билем авыртып китте, — Хәтамтаев ыңгырашып куйды. Сынып калган тавышын ялгап Сәйярга борылды. — Нәрсә дип болай төрпәләнәсең әле, әйбәт кенә сөйләшеп утырганда. Башың яшь әле синең... Эш ул черекле нәрсә, туган. Меңне үтәргә дигәннәр икән, закон бозыла дип торма, булдыра алырдайларга йөзлекне ыргыт, артыгы белән кире кайтачак. Артыгын үз кесәңә салырсың. Сарыклар да исән, бүреләр дә тук.
— Уртак малга эт табыла дисез инде.
— Ярпачланма, энем. Синнән казауракларны күргән. Дөнья малы беткесез ул. Таптылар бәйләнү әмәле: бер пот балык тотсаң да, браконьер дип бәйләнгән булалар. Вакыты белән бер завод отходыннан миллион балык корбан була.
■— Бер пот, имеш, сезнең ишеләрне кушсаң, меңнәргә жыела. Берәмтекләп кисәргә кирәк сезне.
— Бар, энем, делоларны күтәр. Эскәк белән эзләп тә берни таба алмассың. Кәгазь алдан йөри торган заман, кәгазь! Мөһере дә булса... Печать ул бер генә яклы.
— Дөреслек бер ярып чыга ул.
— Хәтер ялгышырга мөмкин, тел ни сөйләмәс — кәгазьгә ышаналар. Тузанын гына кагасың да.
— Хәйләкәр сез, ә!
— Хәйләкәр булмасаң, дөреслекне эзләргә кала инде.
Ярый әле, Хәтамтаев кул селкеде дә, бил сызлавын да онытып,
җәһәт кенә урыныннан кузгалды. Ачудан тәмам кызыша барган Сәйяр анын якасыннан алыр дәрәҗәгә җиткән иде.
Мондый кешеләр дулкын шомарткан таш кебек гомер буена чарла* нып үз фәлсәфәләрен булдыралар икән. Ялган белән үзе өчен генә яшәп, синнән көлеп үләчәкләр бит алар.
Сәйяр кичәгенәк урманда күргән пошиларны исенә төшерде. «Үлеп ♦ калса, суны пычратыр дип типкәләп чыгардылар бит аны»... Җәнлек- < ләр гадәте кешеләрнекеннән аерыла...
Зәһәр кояш йортлар артына күмелүгә көн сүлпәнәйде, эссе бөркеп ф торган тротуарлар сизелерлек суына башлады. Урам төркем-төркем бу- _ лып эштән кайтучы кичке халык белән тулды. Кояш нурлары иң өске “ каттагы тәрәзәләрдә генә күмерләнеп яна иде.
Җирнең бу төбәгендә Сәйярның тагын бер кеше белән күрешәсе * килде. Ул аның иң кадерлесеме? Әллә инде, кайчандыр ана багышлан- «_ ган сәгадәтле минутларның шаһите буларак икеләнүле уйларына жа- л вап табу өчен, болай, кызыксынып кына күрергә теләвеме?
Сәйярны эчке бер калтырау, астыртын шом били барды.
Увольнениегә чыккач, шәһәрара телефон станциясеннән ул ана °- шалтырата иде. «Әйе, Мәдинә тыңлый», — дигән сүзне ишетүгә, труб s каны куя иде дә, үзендә ихтыяр көче булуыннан, сөйләшеп китмәслек көч табуыннан канәгатьләнеп һәм Мәдинәнең әле дә шул поселокта яшәвеннән тынычланып китеп бара иде. Ә бүген ул якында гына ич...
Сәйяр чаттагы телефон будкасына кереп номерны җыйды. «Берен че гудок. Кухняда чәй әзерләп йөридер, шалтыратуны ишетеп залга чыгар. Икенче гудок. Залны үтеп йокы бүлмәсенең ишеген ачар. Өчен че гудок. Ике тиенлек шалтырап автомат эченә йотылды».
— Әйе, Мәдинә тыңлый.
Бу юлы да сөйләшеп китә алмады Сәйяр. Көтелмәгән бер яңалык ишетер дә еллар буе сүрелми килгән өмете челпәрәмә килер шикелле тоелды. Билгесезлек газабын азга гына сузасы килә иде аның. Трубка - каны куйды да, агачлар күләгәсе астыннан Мәдинә торган йортка китеп барды.
Әнә тактасы шомарып беткән утыргычлар. Тик анда электәгечә гәпләшеп утыручы карчыклар гына күренми. Аларның сынаулы-күзәтүчән карашларын яратмый иде Сәйяр. Бүген исә, ул карчыклар булмагач, бу утыргычлар тол калган шикелле.
Баскыч янында чия төсендәге «Москвич» тора. Аның тәрәзәсе турына нәзек резинкага курчак-шүрәле эленгән.
Сәйяр өске катка күтәрелде. Күн белән тышланган ишек яңагындагы кнопкага баскач кына: «Аның янында бүтән берәү булса...» — дигән уй Сәйярның башыннан йөгереп узды. Ишек ятсынган кебек кыюсыз гына ачылды. Сыңар кулы белән халат изүен тоткан Мәдинә гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләрен Сәйярга төбәде. Бу караштан Сәйяр үзенең буйга үсеп киткәнлеген, үзгәргәнлеген тойды. Теге вакыттагы үсмер оялчанлыгын эредән кубып сөйләшерлек өстенлек алыштырды...
— Сәйяр...
— Юк, мин түгел бу. төш дип уйла
Мәдинәнең һич тә үзгәрмәгән чибәрлеге каршында ул бер мәлгә онытылып калды. Аны кочып аласы, бнлгесезлектә үткән сагынулы һәм үпкәләүле еллар аша үтеп, үсмер чактагы хыялына ирешәсе, онытыласы килде. Ләкин аны канәгать бер салкынлык, эчке бер тартыну биләп алды.
Гади генә күрештеләр. Сәйяр тузанлы ботинкаларын салып. Мәдинә тәкъдим иткән чүәкләрне киде дә залга узды.
— Мин сине күчеп киткәнсеңдер инде дип уйлаган идем.
— Белгән булсаң, кермәс идеңме?
Сәйяр дәшмәде. Телевизор өстендә торган сувенирны алып караган булды.
— Син ничек соң әле болай кыю гына килеп кердең? — диде Мәдинә.
— Нигә? — дип сорады Сәйяр аптырап.
— Ике ел буе син бит минем турыда бер ни белмәдең, дөресрәге, кызыксынмадың да. Ул дәвер эчендә ни булмас, кияүгә чыгу, бала* чага...
Сәйяр агарып китте. Чынлап та шулай булу мөмкинлегенә ышанырга теләгәндәй, Мәдинәнең сынаулы карашын да тоймыйча басып тора бирде. Мәдинәнең көлеп куюы гына аны аптыраулы торыштан айнытып жибәрде.
— Гафу ит, мин башкача булуын күз алдына да китермәдем,— дип. Сәйяр Мәдинәнең иңнәренә кулын куйды. Мәдинә карышмыйча якын ук килде.
— Сине көттем мин...
Айлар, еллар шушы гади генә өч сүзгә сыйган иде. Ләкин аңа Сәй- ярның ышанасы килмәде. Мәдинә аның күзләрендәге салкынлыкны күрмәскә тырышып үзенә шөгыль тапты, чәй әзерләргә дип кухня ягына кереп китте.
Сәйяр пианино капкачын ачты. Озын бармакларын клавишлар буйлап йөгертеп узды. «Моцартны көтеп арган пианино», — дип үз алдына сөйләнеп куйды.
Кухня ягыннан савыт-саба шылтыравы ишетелә, саркып кына килгән тәмле азык исе борынны рәхәт кытыклый, һәрчак күңел өстендә: менә хәзер кем дә булса чакырып алыр, менә хәзер нинди дә булса команда булыр дигән солдат хезмәтенә хас киеренкелектән соң, хатын- кыз кулы сизелеп торган өй жылысы һәм шунда тынычлап ял итә алу иреге Сәйярны әллә нишләтеп жибәрде. Читтә үткән ике ел дәверендә ни кадәр арыганлыгына ул яңа гына төшенде. Казарма бер төрлелегеннән читтә менә шушындый тормыш барлыгы Сәйярга бер төш кебек кенә тоела иде. Дөресрәге, ул үзенең үткәненә ышанмый да башлаган иде. Кайту насыйп булса, тормышның кадерен белер, бөтенләй башкача яши башлар сыман иде. Ә кайтып төшүгә, рухи арыткан кырыс казарма тормышы булмаган да кебек еракка чигенде дә куйды. Ләкин барыбер ул күңелен утырып житмәгән шатлык биләгән хәлдә мондагы тормышка күнегеп китә алмый иде әле. Янәшәңдә кадерле кешең булу ни бәхет югыйсә. Мәшәкатьле дөньядан аерган шушы бүлмәдә Сәйяр- ның соңгы кадерлесе калды түгелме соң? Нигә ул аңа һаман да бер генә дә жылы сүз әйтә алмый, аны иркәләми, һәм үзе дә иркәләнә алмый сон әле?..
Сәйяр Мәдинәгә булышырга дип кухняга юнәлде. Бераздан өстәлгә төрле ашамлыклар салынган тәлинкәләр куелды. Иң соңыннан шам» пан һәм фужерлар урта бер жирдән урын биләде.
Өстәл янына кара-каршы утырдылар. Салкын тир бәреп чыккан авыр шешәне алып Сәйяр тимер чыбыгын сүтә башлады. Шул чакта хрусталь фужерларга күзе төшеп кашын жыерып куйды. Теге чакта, туган көндә, кулыннан төшеп ватылган фужерның ишләре иде бу. Бүлмәдә өченче кеше барлыгын бөтен күзәнәге белән сизгәндәй аны чиркану биләп алды.
Мәдинә бөкегә төбәлеп, ике кулы белән колакларын каплап, башын жилкәсенә яшерә төште. Бөке шартлап атылды. Ромашка чәчәкләре сыман салынып торган люстраның бер тажын челтерәтеп ватып төшерде. Сәйяр белән Мәдинә бер-берсенә аптыраулы карашып тордылар да, сүз берләшкәндәй икесе берьюлы көлешә башладылар. Шушы кечкенә генә көтелмәгәнлек Сәйяр күңелендәге газаплы киеренкелекне өзеп,
жинеләйтеп җибәрде. Яшелчә салаты өстенә төшкән пыяла кисәген ул чеметеп кенә алды да, Мәдинәгә сузды:
— Бу безнең очрашу көненең ядкаре булсын, яшереп куй.
Пышылдап торган алтынсу шәрабны ләззәт белән тәнгә сеңдереп шактый сүзсез утырдылар.
Мәдинә магнитофонны көйләде, элеккечә^купшы жестлар ясамыйча гына Сәйярны танцыга чакырды.
— Синдә шәм була торган иде, яндырып җибәрик. <
— Юк инде алар, — диде Мәдинә. — Шәмнәр янып бетте, дуслар да ч
таралды. *
— Ничек яшисең син бер ялгызың, — дигән булды Сәйяр. Мәдинә ♦
аңа үпкәләүле караш ташлады. “
— Дуслар белән дә ялгыз булырга мөмкин бит... s
•— Үзгәргәнсең син. ч
— Картаям, ахры. Ә син көлмә. *
— Болай моңсу итеп сине һич тә күз алдына китерә алмый идем. л
Тамашачы җитми сиңа, дуслар. ң
— Мин кечкенәдән үк күнеккәнмен, безнең гаиләдә шау-шулы мәж- “ лесләр, кызыклы сөйләшүләр уза торган иде... Ә син беләсеңме, Ураза- о> евның әсәрләрен Мәскәүгә күргәзмәгә алдылар бит. Аның уңышында * бәлки минем дә кечкенә генә өлешем бардыр. Ирләрне төшенкелеккә бирелүдән хатын-кыз коткармый микән?
— Сабитовны да син «шагыйрь» иттеңме?
— Ул шигырьләрен бер кайда да бастырып чыгармады, шуна көче җитте. Молодец. Әхмәт кенә кызганыч... Ул дәвалану йортында.
— Беләм.
— Дуслар дисең... Монда башкачарак карыйлар икән шул. Шикләнәләр, җилбәзәк, имеш, тагын әллә ниләр. Менә шуларны ишеткәч, әллә ничек үз-үземә бикләндем дә калдым. Дөньяны мин генә үзгәртә алмыйм икән шул. Туган шәһәремә кайткач дусларым танымас та инде. Хәер, алар да үзгәргәндер...
—■ Без барыбыз да әкренләп үзгәрә барабыз.
— Сине дә танырлык түгел.
— Ничек?
— Буйга үсеп киткәнсең. Усаллангансың.
— Юаш чагымны бер дә сагынмыйм.
— Синең шундый буласыңмы белгән идем мин.
— «Синдә тәвәккәл егет йокымсырап ята, аны кем уятыр?!»
Мәдинә кайчандыр үзе әйткән сүзләрне искә төшерүдән көлеп җибәрде.
— Кара, син хәтерле дә икән.
Мәдинәгә рәхәт иде бу минутта. Ул йомшак кына итеп Сәйярның битеннән сыйпап алды.
— Бу яра сиңа килешеп тора.
— Бу турыда син бер әйткән идең инде.
— Чынлапмы?
— Урманда... ә, мин дә бер шигырь яздым бит әле, теләсәң укып күрсәтә м.
Сәйярның «мин дә» дигән сүзгә нигә басым ясавын аңлап, Мәдянә елмаеп куйды. Сәйяр магнитофонны борып сүндерде. Пианино янына килеп клавишларга басып-басып алды.
Яхшылыкмы, яманлыкмы синең кабатлануың — минем шәхси деньям вчен синең үлә баруын...
Мәдинәнең чынлап торып тыңларга ниятләнүен күреп, ул:
— Шул гына, — диде.
— Кызык,—-диде Мәдинә. — Әллә син рәсем ясавыңны ташладык* мы? . <
— Киресенчә. Рәсем ясый белмәгән кеше шигырь яза белә димени.
Мәдинә пианино янына утырды. Нәфис бармаклары ак һәм кара клавишларны сыйпап-сыйһап ала, көйне бар итеп йөзеп кенә йөри, Ә тавышы, нәкъ менә якыннан, интим халәттә тыңлау өчен генә яратылган диярсең. Көйнең бөтен эзлеклелеген белеп, вакыт вакыт тавышын әкренәйтеп түбән төшереп жибәрә дә, салмак бөгелешләр белән киредән жыеп ала. Мәдинә, үз моңы агышына иркәләнеп яткан шикелле, әле уңга, әле сулга янтая төшеп жырлый. Читтән тыңлагандай, күзләрен йомып, үз-үзенә бераз соклана да кебек. Көй бетүгә, сабый шикелле мөлдерәп Сәйярга карый.
Тышта караңгы. Сирәк йолдызлы июнь төне. Оеган караңгылыкны тергезеп күк капусы ачылгандай, урыны-урыны белән сәер яктылык сирпелеп үтә. Көндезге эсселектән арган өйләрдән жиргә салкынча күләгәләр шуып төшкән. Түбәдәге антенналарга тырналып сүрән ай күтәрелеп килә.
Сәйяр тәрәзә яныннан кузгалып, йокы бүлмәсенең ишегенә килүгә. Мәдинә ашыгып аның кулыннан тотты:
— Гафу ит, башта үзем карап чыгыйм әле, тәртиптә микән, — эчкә кереп китте һәм тиз генә әйләнеп тә чыкты.
Сәйярның нигә дип ул бүлмәгә керәсе килде соң әле? Ә. стенага кайчандыр рәсем ясаган иде бит ул. Исән микән? Әгәр сакланмаган булса, ни хажәтемә «сагындым» кебек жылы сүзләр.
— Кунар урының да юктыр әле синең. Теләсәң монда кал, бүлмә икәү бит...
— Телефоннан шалтыратырга мөмкинме? — Сәйяр көтмәгәндә шундый тапкыр уй килүенә сөенеп куйды. Бердән — кемгәдер шалтыраткан буласың, икенчедән — әлеге рәсемне карарга жай чыга.
Пөхтә жыелган йокы бүлмәсенә керә-керешкә үк. Сәйяр каршы як стенадагы рәсемне күреп алды.
Саклаган...
Күңеленнән рәхәт дулкын йөгереп узды.
Рәсем кырыена алсу төс сызылып киткән, димәк, стенаны яңадан буяганнар, элекке төсе нинди икәнен Сәйяр хәтерләми. Телефоннан ул башына килгән очраклы номерларны жыйган булды, ә үзе рәсемнән күзен алмады. Искереп, уңа башлаган гуашьны сыпырып карады. Кипарислы диңгез яры, яр кашагасында торган кыз ераклаша барган пароходка яулык болгый. Ни кадәр беркатлы, зәвыксыз ясалган сурәт, ә барыбер, үсмер чакның шаһиты буларак кадерле... Ул чакта модада булган мондый рәсемнәрне сәгать циферблатына ясыйлар иде. Сәйяр ул рәсемгә нинди дә булса мәгънә салуны уйлап та карамагандыр. Яулык болгаучы кыз, үтеп баручы пароход. Кызның анда бер танышы да юктыр. Яр буена ул ялгызлыктан бушау өчен генә килгәндер...
— Дуслар жавап бирми, — диде Сәйяр залга чыккач. Калган шәрабны эчеп куйды.
Сәйяр олы бүлмәдә бер ялгызы. Ай нуры идәннән мыштым гына аның ятагына таба шуыша. Төнге тынлыкка хужа булган сәгать тавышы тантаналы текелди. Гел бер көйгә. Сәйяр икенче ягына әйләнеп ята. сәгать текелдәве көчәя, кызулый. Сәйяр сулышын тыеп тын гына ята. сәгать тавышы яңадан бер көйгә тибә башлый. Әйтерсең лә вакытны кешеләргә ишеттерерлек итеп кемдер битараф кына керт керт ту» раклап утыра.
Бу төн бүтән кабатланмаячак. Мин — синеке, син — минеке дияр ышанычка шушы төн шаһит булмаса, арада тагын икеләнүләр, озакка сузылган аңлашулар урын алачак.
Сәйяр йоклый алмый. Ак җәймәдән кар исе, кар салкынлыгы килә. Ул күрше бүлмәгә колак сала. Аңа калса, Мәдинә дә күрше бүлмәдә йоклый алмыйча ятадыр шикелле. Әнә, тирән сулап куйгандай булды. ♦
Арага тагын сәгать текелдәве килеп керде.
Сәйяр әкрен генә торды да, аяк очлары белән генә басып ишеккә ‡ килде, сак кына эчкә сузылды. Ике араны бүлгән ай яктысы аша үтеш- =■ ли Сәйяр шәүләсе караеп стенага сугылып алды. Ул тахта кырыена ки- 5 леп житүгә, Мәдинә күзләрен ачты һәм үрелеп Сәйярны кочагына алды.
— Мин сине көттем, Сәйяр, кайтасыңны белеп көттем. Тик безгә ш сөйләшергә кирәк. Син бит әле...
— Кирәкми, Мәдинә, соңыннан... Мин сиңа ышанам...
Сәйяр аңында һәммә нәрсә кечерәеп калды. Дөнья, бөтен чынбар- - лыгы белән әллә кая, вакыт аръягына чигенде. -
Ул Мәдинәнең тулган ай шикелле яктырып торган күкрәкләреннән, чәчләреннән тыелгысыз дәрт белән үбә башлады, һәм үзе дә шул кыр- u гый хис дулкынында онытылды...
.„ Каян соң әле бу кипарислы яр? Рәсем түгелме сон? Сәйяр аны s үрелеп сөртеп алырга тели, ләкин ярда басып торган Мәдинәне күреп туктап кала. Мәдинәнең тавышы шул кадәр якын да һәм ерак та кебек.
— Син мәхәббәттә бер ни дә аңламыйсың бит әле.
Сәйяр бу ягымлы тавышның сүнә баруын тыңлый.
«Бер ни дә аңламыйсың бит әле.»
«Аңламыйсың бит әле.»
«Әле, әле-е, әле-е.»
— Аңлагач мәхәббәт буламени ул?
— Син тагын, мин синсез яши алмыйм да диярсең.
— Мин синсез яши алмыйм.
— һа-һа-һа, — Мәдинә көлә, аңа кушылып диңгез көлә. — Кабатланма син, күпләр шулай дигән, ә яшиләр. Хәзер аларны ышандырып кара — таначаклар. Әйтмәдем диячәкләр.
— Мин аларча түгел, ә үземчә уйлыйм.
— һәммә кеше мин беренче тапкыр шулай яратам дип уйлый
— Ә син?
— Мин синсез яши алам. '
— Димәк, яратмыйсың?..
— Яратам дисәм, синең өчен кызыксыз калыр идем.
«Калыр идем... Идем... Идем...». _
Мәдинәнең тавышы ераклаша, ераклаша бара. Сәйяр ул тавышның яңадан кабатлануын теләми, ул талгын бер рәхәтлеккә чума.
Сәйяр уянып киткәндә инде кояш чыккан иде. Ачык тәрәзәдән кергән талгын жил пәрдәләрне сизелер-сизелмәс кенә дуЛкынлата. Сәйяр урыныннан кузгалуга, Мәдинә йомшак кына ыңгырашып куйды, иркәләнеп мендәргә сыенды. Сәйяр шушы таңда беренче кат күргәндәй ана гаҗәпләнеп карап торды. Мәдинә ул уйлаганча ук чибәр түгел икән бит. Бу нәтиҗәдән Сәйяр үз алдына елмаеп куйды. Чынлап та. алай ук чибәр түгел икән шул... Сәйяр уңайсызланып күзләрен читкә алды, әйтерсең лә йоклаган кешенең тәне генә йоклый, ә жаны. рухы сиздермичә генә сине читтән күзәтә кебек.
Сәйяр торып киенә башлады. Күңелендә әллә нинди шом, сәер дулкынлану иде аның. Бүлмә — ят, стеналар — ят иде. Кичәге халәтне, серлелекне иртәнге жил үзе белән йолып алган кебек. Сәйяр Мәдинәне уятмаска тырышып аяк очлары белән генә баса-баса бүлмәдән чыкты
‡ «к. У.» м I.
11Э
Калтырый-калтырый тышкы ишек йозагын ачты һәм җиңел сулап урамга атылды.
Ул ашлык арасыннан салынган тар сукмактан авылга якынлашып килә. Әнә киртә казыклары. Авыл читендәге тугайдан салмак кына ак томан күтәрелә. Юеш үләнне утлап йөргән атларның иелгән башлары һәм аяклары гына күренә, гәүдәләре исә томан эчендә. Томан күзгә күренеп ераклаша, урман ягына таба шуыша бара.
Сәйяр күңелендә тармакланган уйларның очына чыга алмыйча бара. Нигә болай качкын кебек чыгып китте соң әле ул? Вакыты да калмаган югыйсә. Иртәгә имтиханнар бирергә китеп барачак. Училищега керү насыйп икән, бу якларга инде сагынганда бер генә кайтылыр. Нигә дип Мәдинә белән хушлашмыйча да китеп барды соң әле ул?.. Еракта чакта сагыну, күрешәсе килү, ә күрешкәч аерылышасы килү —мәхәббәтнең шундые насыйп булды микәнни Сәйярга?...
Ул бакча башларыннан үтеп, олы урамга төшәсе тыкрыкка борылган гына иде. арттан машина кычкырткан тавыш ишетелде.
Мәдинә «Москвичэының тормозларын сызгыртып. Сәйярның аяк очына китереп туктатты. Ишеген төбенә кадәр ачып ташлады, терсәкләре белән рульгә таянып Сәйярга'төбәлде. Аның салкын-сынаулы карашына каршы тора алмыйча. Сәйяр күзләрен түбән төшерде.
— Мин синең ни өчен саубуллашмыйча да китеп баруыңны анлыйм. Сәйяр. Сизеп тордым мин. Башта ышанасым килмәде, ышангач — менә үзем килдем. Синең каршыда бөтен гаебем — сине яратуда. Аңа хакым бар дип уйлый идем мин. Кайчандыр кияүдә булуым өчен мин гаеплемени. Үткән — үткән инде. Ул хакта мин сиңа аңлата да алмадым. Ничектер туры килмәде. Бу машина да, квартира да — аныкы. Үзе чит илгә эшкә киткәндә, аларны миңа калдырып торды. Тиздән ул кайтырга тиеш. Хатларында яңадан бергә кушылуыны үтенеп яза. Шу-ңа күрә...
Мәдинә күз кабакларын бармаклары белән кысып бер мәл тын торды. Сәйяр аның чәчләренең юньләп таралмаганын искәреп алды, ашыккан, күрәсең, һәрвакытта да пөхтә, хәтта артык җыйнак итеп күрергә күнеккән Сәйяр өчен аның нәкъ менә шушы үз-үзен оныткан кыяфәте гади булып, якын булып тоелды.
— Син гафу ит мине. Сәйяр, вакытыңны алам. Боларны шуңа сөйлим: ул кайту белән мин моннан бөтенләйгә китәчәкмен. Синең —имтиханнар. без бүтән күрешмәячәкбез дип уйлыйм. Сиңа да. мина да шулай әйбәтрәк булыр... Ләкин син шуны бел: мин үз намусыма беркайчан да хыянәт итмәдем. Син әйткән «дуслар» аны аңлады, һәм син дә минем турыда ялгыш уйда калма... Мин сиңа үпкәләмим, һәм бер нәрсәгә дә үкенмим. Хуш, Сәйяр, егет бул!
— Мәдинә...
Ишек шапылдап ябылды, машина калтырап кабынды. Юеш үләнне шыгырдатып тәгәрмәчләр текә генә борылдылар.
Сәйяр талпынып куйды. Гүя күңелендә нечкә генә кыл өзелде дә, Мәдинәнең сүзләре буталды, һәм шул мәгънәне ачыкларга теләп, ул чарасыз басып калды. Бер кайнап чыккан тузан алдыннан томырылып барган машинага, бер ярдәм эзләгәндәй авыл ягына карады. Машина зират ягыннан борылып, асфальт ягына юл алды һәм куаклар эченә кереп бөтенләй күмелде. Сәйяр авылга карады. Беренче тапкыр күргәндәй күзләре өйдән-өйгә. капкадан-капкага шуып үтте. Әнә абыйсы кечкенә капкадан мотоциклын урамга чыгарып маташа. Эшкә барырга җыенадыр. Сәйяр капылт кына бер уйга килеп авылга таба йөгерде.
Сәйяр килеп җиткәндә, абыйсы рульгә ашамлыклар салынган сумкасын беркетеп маташа иде. Иртә таңнан каяндыр йөгереп кайтып төшкән Сәйярның еш-еш сулу алуын, шашкан күзләрен, сүзен әйтә ал
мыйча торуын күреп тә ул гаҗәпләнмәде. Ирен читендә канәгать елмаю гына кыегаеп куйды. Сәйяр аның беләгенә ябышты.
— Абый... мотоциклыңны биреп тор әле, хәзер кайтарам, зинһар дим. — Сәйяр күңеленнән шундый җүләр уй йөгереп узды. Абыйсын нигә яратмаганын белми бит ул, әгәр менә хәзер биреп тормаса, мән- гегә ачуланырга бер сәбәп булачак иде.
Ләкин абыйсы каршы килмәде. Нигә икәнен дә белешмәде. Сәйяр- нын шундый инәлеп соравына күңеле булдымы, утыргыч кырыена чүпрәккә төреп бәйләгән чалгысын суырып алды да
— Бар,— диде.— Беренче тизлек эшләми, икенче белән кузгат!
Сәйяр кузгалып киткәндә арттан кычкырып калды.
— Ипле генә йөр, малай!
Авыл өйләре сызылып кына артта калды. Як-якта кырлар йөзә. Өстә болытлар йөзә. Барысы да каршыга, каршыга, каршыга. Су буеннан барсаң асфальтка туры. Мәдинәнең каршысына чыгып өлгерергә була. Өлгерәчәк. Юл тигез. Зур тизлек белән барган тәгәрмәчләр урыны- урыны очрап куйган вак сикәлтәләрне санга санамый, очып кына үтә.
Кырыйда иске тегермән шәйләнеп калды. Торна сазы. Әнә, санаторий корпусы.
Кайчандыр Мәдинә турында әбисе: «Әйбәт кешедер, күзләре бик чиста күренә», — дигән иде. Әбисенең шул сүзләреннән соң икеләтә якын тоелган иде ул Сәйярга.
Бу юлдан күрше авылга, сигезенче класска укырга йөргәннәр иде. Хәзер Җайлы яр чокыры булач’ак. Юл бу чокырны көянтә шикелле бөгелеп үтә. Сәйяр газны киметте дә, гәүдәсе белән янтая төшеп, мотоциклга борылырга җай бирде. Җайлы яр чокыры шул ук, электәгечә!
Мәктәптән кайтышлый, шушы ярда этешә-төртешә уйнап алалар иде. Шул елны күрше партада утыручы кызга Сәйярның күзе төшкән иде. Җае чыккан саен аны үчекләргә, ачуландырырга, игътибарын алырга тырыша иде ул. Капрон оек кигән озын аякларын вазага охшата иде. һәм бер көнне... парта астына күзе төшсә, ни күрсен әлеге кыз аягын салып туфлие өстенә куйган, баш бармагы өненнән башын тыккан йомран кебек ертык оек эченнән сураеп чыгып тора иде. Шуннан бирле Сәйяр аны күралмады. Шуннан бирле Сәйярда хатын-кызга карата ошату-ошатмау кечкенә генә нәрсәләрдән тора микәнни дигән курку калды. Үсмер чакка хас керләнмәгән күңелнең артык нечкәләнүе түгел иде микән ул? Ә хәзер? Бу вакыйганың нигә дип әле хәтергә төшүен аныклаганчы, Сәйяр күңелендә нидер чишелеп китте. «Таптым, таптым!» — дип уйлады ул, хәтта мотоцикл тавышын күмеп кычкырып Җибәрә язды. Бүген Мәдинә яныннан чыгып китүнең сәбәбе әлеге куркуда, нәфислекне җуюдан куркуда булган бит. Гомер буе бергә яшәгән шикелле, иртән бергә уянып, гади генә сөйләшеп, чәй эчеп утырсаң, ул төннең илаһилыгы югалыр иде бит. Сәйяр бераздан аны сагынып килер өчен, вакытлыча гына китеп барган булган.
Сәйяр үз алдына елмаеп бара.
Үрдән асфальт йөзе ялтырап күренеп китте. Ни бары ярты чакрым ара калды дигәндә, бер көйгә җырлап барган мотоцикл моторы кинәт үзгәреп китте, саңгырау гөрелтегә әйләнеп бөтенләй сүнеп калды. Җә- яү.те тизлегенә күчеп әкренәя башлагач. Сәйяр түзмәде, тормозга басып кырт туктатты да, сикереп төште. Белгән кадәресе җирләренә то- тынгалап, өстән-өстән генә тикшереп чыккан булды. Хәтсез азаплангач кына ул, мотоцикл багында тамчы да бензин калмаганын белде. Сәйяр, ачу белән, җансыз калган машинаны үләнлеккә аударды да. чыклы арыш арасыннан олы юлга таба йөгерде.