Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТИЕМНЕ МИН НИЧЕК ХӘТЕРЛИМ


тидән калганда миңа җиде яшь иде. Әти турындагы истәлекләрем дә — әнә шул бала чак хатирәләре генә. Әти мине еш кына үзе белән ияртеп йөри торган булган. Әти белән базарга чыгыл, шунда адашканымны хәтерлим. Кёше аяклары арасында озак буталып йөреп бик нык курыккан идем. Ул чагында миңа базар очсыз-кырыйсыз тоелган иде. Әти мине эзләп тапкач, туктый алмын бик озак елаган идем. Берничә мәртәбә әтинең үзе белән Сөембикә манарасына алып менгәнен, еш кына ниндидер художниклар янына алып барганын хәтерлим. Бер барганда минем уенчык агач кувшинны кызыл төскә буятып, икенче бер барганда аңа рәсем төшертеп кайткан идек. Үзе белән урманга алып бара иде. Җиләк, гөмбә ничек җыярга икәнен өйрәтә иде. Кайбер чакта үзе күргән җиләк яки гөмбәне сиздерми генә таягы белән төртеп китәдер иде. Уенчык алганда, магазинга бергә барып, миңа сайларга куша торган иде. Бервакытны шулай дачада торганда Юдино магазинына барып бик матур, нәкъ чын кебек итеп эшләнгән зур уенчык сыер сатып алдык. Поезд вагоннары астыннан чыгып өйгә кайтканда, шул сыерның мөгезе сынды.
Әти кайбер вакытта без уйнаган уенга да кушылып китә иде. Беркөнне шулай без иптәш кызым Нявар белән өйдә, йөгереп, качышлы уйныйбыз, ә әти өстәл артында язып утыра Качарга миңа чират җитте. Әти, язуыннан бүленеп, мине шкаф башына менгезеп утыртты. Мин шунда качтым. Няварга мине шактый вакыт эзләргә туры килде.
Бервакытны әни камыр ашы пешергәндә, мин бик соранып йөри торгач, минем курчакларым өчен дә бик кечкенә-кечкенә генә пироглар пешердек. Мин әти белей
Ә
•Банкрот» спектакленең макеты. II пәрдә күренеше. Художнигы РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәэмүн Сутюшев.
•нине кунакка чакырдым. Мич кырына уенчык естәл, урындыклар тезеп, естәлгә пирогларны куйдык. Әти белан әни килеп өстәлнең як-ягына идәнгә утырдылар Әни пирогны юри-юри генә капкан була да кире куя. ә әти чын-чынлап ашый башлады. Ә мин әти бөтен пирогларны ашап бетерә инде дип куркып елап җибәрдем. Шул, чагында әтинең: «Менә монысы һич тә ярамый инде. Ашатасың килмәсә, кешене кунакка чакырмыйлар», дигәне хәтердә калган.