ТАЛАНТЫ АЛДЫНДА БАШ ИЕП...
ик еш искә алам мин аны. Тукай дисәң дә, янәшәсенә Галиәсгар абзый килеп баса. Габдулла Кариев дисәң дә — ул. Фатих Әмирхан, Кәрим Тин- чурин һәм татар әдәбияты, драматургиясе, театр сәнгатенең һинди генә күренекле эшлеклесен күз алдына бастырсаң да, янәшәләрендә аларның һәркайсы белән якыннан аралашып яшәгән, көрәшкән, иҗат иткән Галиәсгар Камал тора.
Аның белән шәхсән танышлыгым Казанга килеп берничә ел үткәч кенә башланды. 1927 елның беренче айлары иде. Мин инде бу вакытта Татар дәүләт академия театрында эшли башлап, үземнең ике сатирик комедиямне һәм Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен сәхнәләштергән идем. Димәк, үзем дә театр дөньясына борын төртеп килә торган бер яшь иҗатчымын. Көннәрнең берендә, минем пьесаларга һәм сәхнәгә куйган спектакльләремә рецензияләр язган журналист Мөхәммәт Парсин белән бергәләп, «Кызыл Татарстан» редакциясенә килеп кердек. Ул чакта редакция хәзерге Ленин урамы, 21 номерлы йортта иде. Икенче катта яхшы ук зур гына бүлмә. Анда дүрт-биш кеше — редакциянең әдәби хезмәткәрләре. Шулар арасында, бер як кырыйдарак урнашкан өстәл артында, арыган, йончыган кы- яфәттәрәк, беренче карашка кырык биш-иллеләр тирәсендәрәк булыр, бер журналист эшләп утыра. Алдындагы кулъязманы игътибар белән укый, төзәтә. Башка өстәлләр артында утыручылар да шулай. Эш кешесен эштән аеру, бигрәк тә ашыгыч йомышың булмаганда, бик уңайсыз. Минем моңа кыюлыгым җитми. Шулай да юлдашым Мөхәммәт Парсин кыюрак булып чыкты. Әлеге абзый белән кул биреп исәнләште дә, миңа карап:
— Менә таныш бул, татар драматургларының агасы да. атасы да—атаклы Галиәсгар Камал абзаң шушы булыр инде,— дип ярып салды.
Мин алгарак атлап баш идем, кул биреп күрештем дә шикелле. Ул арада Парсин Галиәсгар абзыйга минем кемлегемне әйтте. Мактаган булып, йөземне әй. кызарта, әй, кызарта... Имештер, үсеп килә торган өметле яшь драматург, режиссер мин. Новатор. Гадел Кутуй, Әсгать Мәҗитләр белән бер булып, иске реалистик театрны җимереп, яңа театр тудырабыз дип йөрүче актив сулфчыларның берсе — Риза Ишмо- ратоЪ.
— Ә-ә... укыдым, укыдым синең мәкаләләрне. Шул мегез чыгаручыларның берсемени инде бу егет?— дип, Галиәсгар Камал миңа тагын бер кат күз кырые белән генә карап куйды.
Галиәсгар абзыйның «мөгез чыгаручы егет» дигән сүзе һәм шулай күз кырые белән генә сөзеп каравы реалистик театрга тел тидергәнем өчен шелтәләве сыман тоелды миңа. Бу минутларда башымнан төрле уйлар кичте.
Ләкин нәкъ шушы минутларда тагын бер могҗизалы хәл булып алды. Саубуллашып китә башлагач. Галиәсгар абзый салмак кына торыһ аягүрә басты да, мина карап:
— Эшләреңдә уңыш телим, Ишморат энем, мөгез чыгарсаң чыгар, ул һәрбер яшь кешегә хас нәрсә, тик бердәнбер киңәшем шул: реаль тормыштан, реалистик сәнгатьтән аерылма Реалистик сәнгать, театр бер яңалыкка да каршы түгел. Бер *на
Б
ф Г. КАМАЛНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ф
Г. Камал әсәрләрен сәхнәдә даими уйнап килгән еСәйяр» труппасы артистлары (уңнан сулга) Габдулла Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская. Әхмәт Кулалаев,
В. Мортазин Иманский. (X. Гобәйдуллин архивыннан.)
бер мәсьәлә безне, дөресрәге, минем үземне, яхшы ук нык борчый иде. Әсәрне тагын да кызыйлырак, тамашачыга үтемлерәк итү ниятеннән чыгып, Кәрим абый теистка берникадәр өстәмәләр, кыскартулар, үзгәрешләр керткән. Алар турында ул коллегия утырышында артык тәфсилләп сөйләп тормады. Ләкин утырыштан соң, икәү- дән-икәү генә калгач, нинди үзгәрешләр кертәчәге турында миңа бик җентекләп аңлатты да нәтиҗә ясал әйтте:
— Башка авторның әсәре булса, бу турыда сөйләшеп тору да кирәк булмас иде, мин төзәтеп чыкканча һич сүзсез барыр иде ул. Ләкин бит «Банкрот» — Галиөсгар абзыйныкы Төрле сәхнәләрдә уйналып зур сынау үткән мәшһүр комедия. Шулай булгач, безнең бу үзгәртүләрне...
— Минем дип сөйлә, Кәрим абый.
— Юк инде, театр әсәрне сәхнәләштереп, тамашачы алдына спектакль ител чыгара икән, ул минеке генә түгел, безнең спектакль була. Моның өчен, автор каршында да, җәмәгатьчелек каршында да, барыбыз да җаваплы.
Моның шулай икәнен аңлый идем, билгеле. Казанның үзендә үк яшәгән авторның, бигрәк тә Галиәсгар Камал кебек драматургның, әсәрен үзгәртү, үзенең рәхсв- теннән башка сызу, өстәү Юк, бу тупаслык, әдәпсезлек булыр иде.
Кәрим абый белән бу мәсьәләдә дә без тиз аңлаштык һәм Галиәсгар абзыйны театрга чакырып сөйләшергә дигән фикергә килдек Икенче көнне Галиәсгар Камал театрда, безнең яныбызда иде инде. Билгеле, без аны театрның нигезен салучыларның берсе һәм иң күренеклесе итеп хөрмәтләп каршы алдык, ул үзе дә безнең белән бик җылы гына күреште. Чыраена, инде бераз эчкерәк тә баткан күзләренә ягымлы яктылык чыгарып, миңа карап куйды да: ,
— Ал-а-ай, Ишморат туган, менә бит син нинди бәхетле, өлгер кеше булып чыктың. Безнең барыбыз өчен мөкатдәс булган урын — Татар дәүләт академия теагрында зур җаваплы эш башкарасың Театрга нигез салучыларның берсе Кәрим абыең Тинчу- рин белән бергәләп бит әле, иңгә-иң куеп. Кәрим генәме, бу театрда татар сәхнәсенең бөтен ветераннары: Зәйни Солтан, Мохтар Мутин, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗэлил. . Ә артистларыгыз кемнәр бит! Болгарская, Ильская, Таҗдарова, Арапова... һәр кайсы үзе бер тарих Кадерен бел, Риза туган, кадерен бел бу ганимәтинап—
— Белә, белә, хәзер инде безнең Ишморат техникум чорындагы кебек футурист та, сулф та түгел,— дип хуплап куйды Кәрим абый, хөрмәтле кунагыбыз сүзенә кушылып.— Кутуй да хәзер бит инде элеккеге Кутуй түгел,— дип тә өстәде.
Галиәсгар абзыйга мин «Банкрот» комедиясен сәхнәгә куярга җыенуыбыз, бу җаваплы эшкә режиссер итеп Кәрим абый Тинчуринны билгеләвебез һәм инде аның бу спектакльне бүген ничегрәк сәхнәдә яңартырга теләве, кайсы рольне нинди ар- ♦ тист башкарачагын, кыскасы, режиссерның спектакль планы хакында кыска гына итеп с; сөйләп бирдем. Галиәсгар абзый игътибар белән тыңлап утырды да:
— Бик хуп, барсы да урынында. Рольләр, минемчә дә, бик дөрес бүленгән. Де- ~ корация дә эшләнер, кием-салым да табылыр. Кәрим инде ул оста режиссер шу- - лай булгач, бары да урынында булыр дип ышанам. Монда инде минем белән сөй- £ ләшер урын калмаган.— дип, сүзен тәмамлады, мине нигә чакырып борчыгансыздыр _ дигәндәй, күзләренә сорау билгесе чыгарып, Кәрим абый белән миңа карап куйды. — Без бу карашны аңладык, билгеле. Шуннан туры гына әйттем аңа:
— Сезне чакыруыбызның сәбәбе шул, Галиәсгар абзый, «Банкрот»ны бүген сәх- < иәләштергәндә, әсәрнең эчтәлеген тагын да бераз тулыландыру, характерларның бә- " релешен тагын да бераз кискенләштерү максаты белән Кәрим абый Тинчурин әсәрнең кайбер урыннарына әз-мәз генә төзәтмәләр кертмәкче була. Кайбер образларның сүзләрен кыскарта, кайберләренә, киресенчә, яңа сүзләр өсти, кайбер образларның характерларын шундый-шундыйрак итеп үзгәртү кирәк дип таба. Шулай эшләгәндә спектакль мәгънә ягыннан тулырак, тамашачыга карау өчен кылыклырак булыр.— ди.
— Алай-й.— дип куйды Галиәсгар абзый.— Кариевка яраган . «Банкрот» Кәримгә ярамый, тамашачыга яраган Ишморатка ярамый икән болай булгач.
Аның иреннәрендә бик әз генә иронияле елмаю чагылды. Үпкәләде дәү абза- быз. дип уйладым эчемнән генә.
— Юк, Галиәсгар абзый, Кариевка яраган, тамашачыга да яраган комедия безгә дә бик ярый,— диде Кәрим абый, өлкән авторыбызны мөмкин кадәр ышандырырга тырышып.— Шуңа күрә без аны театрыбызның Баку, Ашхабад, Ташкент шәһәрләренә гастрольгә баруы алдыннан әзерлибез дә. Репертуарыбызда югары сыйфатлы әсәрләр булдырасыбыз килә. Спектакльне үткәндәге куелышларына караганда яхшырак, кызыклырак, мөкәммөлрәк итеп чыгару безнең ният Әгәр безнең бик җиңелче генә булган төзәтмәләр белән килешмисең икән, без аны нәкъ үзең язганча, бер суз дә үзгәртми куячакбыз. Безнең фикер белән килешәсең икән, аларны үз кулың белән язып китерәсең. Син автор. Тәҗрибәле, сыналган, дан алган автор. Безнең сиңа әмер итәргә хакыбыз юк.
— Яле. нинди төзәтмәләр икән ул? — диде Галиәсгар абзый коры гына.
Нәкъ шул сүзне көткән Кәрим абый, кайсын пьесаның читенә, кайсын аерым кәгазьгә язган, кайберләрең башында гына саклаган фикерләрен берәм-берәм тезеп, җентекләп сөйләп чыкты. Сөйләде генә түгел, кайберләрең хәтта ымлап та. уйнеп та күрсәтте. Текстта артык күп булмаса да. шактый кызыклы һәм әһәмиятле өстәмәләр иде бу. Шунысы гаҗәп, Галиәсгар абзый ул укыган, күрсәткән төзәтмәләрнең күбесенә һич каршы килмәде. «Монысы ярый, монысына да кул куям, ә монысы менә батмый. бу инде, Кәрим, синең үз мәзәгең, «Банкрот» рухына ят. минемчә » Шулай ди- ди, ул режиссер төзәтмәләренең барын да тыңлап та. күзе белән сөзгеләп тә чыкты. Яхшы ук озак вакыт алды бу хезмәт, ләкин автор да, режиссер да ашыкмады. Ниһаять, Галиәсгар абзый сүзне түгәрәкләп куйды
— Боларның күбесе бит инде авторның катнашыннан башка, режиссер үзе эшли апа торган төзәтмәләр. Әсәрнең тезелешенә дә. образларның асыл сыйфатларына да, иң мөһиме, пьесада әйтергә теләгән фикергә дә зыян китермиләр. Аерым сүзләр һәм хпрәкоткә бәйләнгән яңалыкларның барына да диярлек кул куям. Театрда чыгарыла торган спектакльгә сез хуҗа, Ә менә әсәрне бастырып, китап итеп дөньяга чыгарганда, мин хуҗа. Уп төзәтмәләрне китапта калдырырмынмы-юкмы, анысы инде минем эш. Анда карармын. Бүген сезгә миннән фатиха, тулысынча ризалык
— Бәлки, өйгә алып кайтып, үзең тагын бер кат карап чыгарсың,— диде Клрим абый, инде сүз тәмам хәл кылынып беткәнгә исәпләп өстәп яныннан диванга барып
, утырган Галиәсгар абзыйга карап
Мин җиңел сулыш алып куйдым. Атаклы драматургыбызның хәтерен калдырудан бик курыккан идем. Бүгенге очрашуыбызның шулай җиңел һәм без көткән нәтиҗә белән тәмамлануына нык шатландым. Күреп торам, Кәрим абый Тинчурин да бик канәгать: йөзендә — сизелер-сизелмәс кенә елмаю, күзләрендә — ялкын. Үз эшеннән канәгать булган чакларда һәр вакыт диярлек шундыйрак кыяфәттә була ул.
Галиәсгар абзыйны икебез дә урамга кадәр озата чыктык.
«Банкрот» спектакле яңа куелышта да зур популярлык казанды, тамашачыларга да, җәмәгатьчелеккә дә, шулай ук авторның үзенә дә бик ошады. Казанда гына түгел, аны Баку, Ашхабад Һәм Ташкент тамашачылары да бик яратып карадылар. Театрыбызның олы осталары Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин исеме белән бәйләнгән бу спектакль театрның үсеш юлында бер якты эз булып калды.
Моннан соң инде ярты гасырга якын дип әйтерлек вакыт узды. Бу чор эчендә безнең тормышыбызда зур үзгәрешләр булды.
Галиәсгар Камал ныклы нигезен салган драматургиябез һәм театрыбыз өлкәсендә дә казанышларыбыз зур. Хәзер инде культурабызның иң мөкатдәс урыны саналган Татар дәүләт академия театры, бик хаклы рәвештә һәм зур горурлык белән, Га- лиәсгар Камал исемен йөртә. Ул яши һәм яшәячәк!
Без, Галиәсгар Камал белән аралашып яшәгән өлкән буын әдипләре, атаклы драматургыбызны. Тукай белән бергәләп «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгарган, үзен ачы телле сатирик шагыйрь дә, карикатурачы рәссам да, һәвәскәр артист та итеп таныткан бу киң кырлы талантны, бик самими, бик гадел булган кешелекле кешене, бөтен йөрәге белән социалистик Ватаныбызга бирелгән кыю гражданинны сагынып искә алабыз.