Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул, Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
1942
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен;
Шулай була калса, кояшны да Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык, Ал чәчәкләр кала болында; Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе;
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.
1942
Минем җырым
Идел ярындагы ак каенның Яфраклары шаулый җилләрдә; Назлы аккош җырлый тугайдагы Төнбоеклы тонык күлләрдә.
Ак каенның җиләс күләгәсе.
Күләгәдә, иркәм, мин дә син; Аерылганда әйтер сүзләремне Күзләремә карап сизәсең.
Ак каенга сөялгән ике рәсмем Елмаялар ике күзеңдә;
Шулай калса алар, сагынганда Карар идең мине көзгедән.
Аерылабыз, иркәм, мин китәмен Ватан сугышлары кырына;
Тик онытма, син онытма мине, Кушып җырла моңлы җырыңа.
Кил, бер үбим, алсу иренеңә Кунып калсын яшьлек ялкыным; Мине сагынып искә алган чакта Истәлегем булып балкыр ул.
Кил, тартынма, сыен кочагыма, Юк, урынсыз хәзер оялу;
Син бит минем яшьлек хисләремнең Чәчәкләргә төргән хыялы.
Хыял, татлы хыял,
Ул, яшьлекнең
Киләчәккә җәйгән канаты;
Ул — тормышны бөтен авырлыгы, Матурлыгы белән ярату.
Кояш баеганчы калыккан ай Нурсыз, төссез булган шикелле, Боек, сүлпән, омтылышсыз була Хыялсыз көн иткән һәр кеше.
Назлы аккош җырлый тугайдагы Төнбоеклы тонык күлләрдә;
Идел ярындагы ак каенның Яфраклары шаулый җилләрдә.
Ак каенның яшел яфраклары, Бу дөньяда мәңге тормассыз, Көз җитүгә сөз дә коелырсыз, Минем белән, әйдә, җырлагыз!
Мәхәббәтне мактап җырлыйк бергә, Ярдәм итсен безгә кичке җил,
һәм тирбәтеп агып китсен алга Дулкынланып аккан киң Идел.
Мәхәббәтнең күле булсын иде, һәм коенсаң иде бу күлдә... Юк, булмасын, булган тиклесе дә Диңгез булып шаулый күңелдә.
1942
Исә ҖИЛ
1
Исә җил, тирбәлә тирәк.
Ул тирбәлә, ә йөрәк?
Йөрәгем яна минем.
Яна көндез, яна кичен, Синең өчен, Туган илем, Синең язмышың өчен.
2
Исә җил, тирбәлә камыш.
Ул тирбәлә, ә сагыш?
Ник бу чаклы сагынам?
Сагынсам да, ничек барыйм? Карыйм мин Урал ягына, Офыклар аша карыйм.
3
Исә җил, тирбәлә нарат, Ул тирбәлә, ә Хәят? Хәятым нишли икән, Патронны мин аткан санда Ул ясап өлгерә микән, Өлгерә микән анда?
4
Исә җил, тирбәлә тирәк, Ул тирбәлә, ә йөрәк? Йөрәгем яна минем, Яна көндез, яна кичен, Синең өчен, Туган илем, Синең язмышың өчен.
1942
Сагындым
Идел буйларына тагын Әйләнеп кайтсам иде, Ал чәчәкләр арасында Бер җырлап ятсам иде.
Җир җиләге белән мине Иркәм сыйласа иде, Элеккечә бер иркәләп, Башым сыйпаса иде.