ҮСӘ ТӨШКӘЧ
АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЬ
ИКЕНЧЕ КИСӘК1
Стәрлетамак
Әйбәт кешеләр. Көфер уй. Затлы әйбер.
Колония. Мөслими. Самими атеизм. Тел чарлау.
әм мин. Тукай әйтмешли, «алны-артны, уңны* сулны белмичә», укырга керештем. Мәктәпкә барам—'беркемдә эшем юк. бар күңелем укуда. Торакка кайтам—беркемдә эшем юк, бөтен күңелем укуда. Бәлки бүтәннәр дә миңа игътибар итмәгән булыр иде. бизгәгемне күреп алдылар. Хәпәзә әби айлар буе берни эшләтә алмаган әрсез чирне бер укол белән юк иттеләр дә куйдылар. Кире әйләнеп килмәсен дип. запаска тагы бер-икене кадап җибәрделәр. Мин килгәнче үк балаларны тансыга өйрәткән булганнар икән, малайлар малайлар бе
1 Беренче кисәк «Без бәләкәй чакларда» исеме белән «Казан утлары»нын 1977 елгы 6—7 саннарда басылды.
лән, кызлар кызлар белән кочаклаша да бииләр. Үзем биемәү турында әйткән дә юк, башкалар биегәнне карап торырга да вакыт жәллим. Укыйм, сабагымны хәзерлим.
Дүртенче сыйныфка кертеп утырттылар бит Бары да миннән бә- ләкәйрәк балалар. Җитмәсә, малайлар да. кызлар да бергә. Анысы гына да җитмәгән, шул кызлар арасында Фәүзия дә бар. Куаныргамы моңа, кайгырыргамы? Ул бит миннән биш яшькә кечкенә!.. Шулар белән бер сыйныфта утыруның ни куанычы булсын? Өстәвенә, сабагыңны дә белмәсен, страмы ни тора!.. Тырышам, көн димим, төн димим.
Ниһаять, күрше караватта ятучы Фатих исемле малай түзмәде, тик торганнан әрләп ташлады үземне.
— Үләсең бит инде!—диде.—Кипкән таракан кебек калгансың бит инде! Нигә шул кадәр тырышасың? Уйнарга чык. тансыга өйрән. Чирләп егылсаң, кемгә кирәгең бар синең?..
Үзе дә карап торуга ябык, чирләшкә генә малай. Мине кайгырта. Яхшы күңелле кеше, димәк? Кипкән таракан дип мыскыл итүе ошама- са да. чын күңелдән теләктәшлек күрсәтеп әрләгәч, миңа рәхәт булып китте. Башлап шунда үземнең әйбәт кешеләр арасында икәнемне тойдым һәм әкренләп әйләнә-тирәмә күз сала башладым. •
Мине таң калдырган хәл шул булды укучы балалар көче белән мәктәп күләмендә кулъязма журнал чыга икән ҺЛи югарырак сыйныф малайлары арасында (хәтта кызлардан да) үз күңелләреннән чыгарып, шигырь язучылар бар икән!..
Авылда чакта очраклы рәвештә кулыма килеп кергән журналлардан укып, шигырь турында миндә бик югары фикер туган иде. Шигырьне теләсә кем яза алмый, аны язу өчен тумыштан шагыйрь йөрәкле, илһамлы кеше булып туарга кирәк. Ул. пәйгамбәргә вәхи килгән шикелле. илһам булып, шагыйрьнең күңеленә килә. Шагыйрь күктән иңгән әзер шигырьне ашыга-ашыга кәгазьгә күчерә. Шулай түгел икән, илһамың булмаган килеш, тырышып, азапланып язасың икән, барыбер ул чын шигырь булмый. Сонгый. ягъни ясалма, фальшь акча кебек, ялган шигырь була. Андый шигырь язу гөнаһ. Намуссызлык, оятсызлык!
Шуңа күрә, кулга элеккән шигырьләрне бик яратып укысам да. үзем язып карау турында уема да килми иде. Ә монда минем кебек малайлар шигырь чыгарып ята. Ничек аларга илһам килә икән? Чын шигырьне яЛганыннан ничек аерыргадыр, анысы турында уйламыйм. Шулай днп язалар икән, димәк, аера белүчеләр бар.
Ә менә көйсез нәрсәләр? Хикәя, мәкәлә кебекләре? Нәсер дигәне?.. Чамалап карарга ярый. Бераз укый төшкәч инде.
Малайлар арасында төрле бәхәсләр чыгып китә. Яна тормыш турында кызык-кызык фикерләр әйтәләр. Гыйшык-мәхәббәт мәсьәләләренә дә кагылалар. Колак салып кына йөрим. Күңелдән генә катнашып киткән чакларым да була. Кичләрен уйлап ятам...
Болай да кеше арасына керергә кыюлыгым житмичә. оялыбрак кына йөргән чагымда, кемдер миңа кычкыра:
— Авылдашың килгән, сине сорый, чык!..
Чыксам... Гайфулла. Әсмага абый тиеш егет. Үзе генә булса бер хәл иде, авылдаш итеп, күрәсең, янына Фәүзия белән апасы да чыгып өлгергәннәр. Мине күргәч, авызларын читкә борып, көлә-көлә китеп бардылар. Тәки сизгәннәрме икәнни?
— Нигә кызарасың?—диде Гайфулла.—Син бит хәзер кала егете! Нихәл?
Сүрән генә исәнләштем.
— Нигә хат язмыйсың?
— Вакыт юк.
— Сөйгән ярыңа язарга вакыт табалар инде аны.
— Кит әле.
— Ярар, сөенчегә ни бирәсең?
Сизеп торам, мөгаен. Әсмадан хат-мазар алып килгән.
— Нинди сөенче инде?
— Нигә булмасын? Әллә оныткан дип беләсеңме?..
Тәки шулай булып чыкты. Хаты янына хушбуйга манчылган кулъяулык куйган. Аларны ялтырап торган тәти кәгазьгә төргән. Ык-мык нтеп кенә алып калдым. Жавап язу-нитү кайда, бөтен кайгым ничек итеп кешегә сиздерми генә үткәреп жибәрергә?..
Ничек үткәреп җибәргәнмендер, үләр чиккә җитеп, оялып йөрүем генә хәтеремдә калган.
Хәер, андый гына кайгыларны оныттырырлык хәлләр бар иде ул көннәрдә. Алла турында сүз көрәштерүләр еш була иде. Андый бәхәсләрне мин, әлбәттә, тыңлап та тормыйм, качам гына. Алла турында шикле сүз әйтү түгел, ул хакта уема китерүне дә көферлек саныйм. Лә- ♦ кин кем дә булса кычкырып әйткән сүзне ишетмәү яки килергә теләгән ? яман уйны күңелгә кертмичә куып җибәрү бик кыен икән ул. Кич ят- 2 кач, йокыңны куып, күңелгә килеп керә көфер уй. Ничек котылырга | белмим. Баштанаяк юрган белән томаланам, күзләремне чатырдатып *• йомам. Күңелемнән ашыгып-ашыгып белгән догаларымны укырга ке- 3 решәм. Төрле догаларны, әфтияк, коръән сүрәләрен шактый күп ятла- *" ган идем. Шулар ярдәме белән көфер уйларны онытып, йоклап китәм. * Иртән тору белән тагы дөньямны онытып дәресләремә ябышам... *
Тырышуларым бушка китмәде, язгы сынауларда иң шәп укучылар- дан булып чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мин мондагы дәресләрнең « күбесен авылда чакта үткән булганмын икән, аларны үзләштерү мина с авыр булмады. Мине дүртенчедән туры алтынчыга күчерделәр. Бу хәл п минем күңелемне дә, малайлар каршында дәрәҗәмне дә күтәреп жи- бәрде. Кыюлана төштем. s
Шулай да мондагы кешеләр белән үзләшеп җитүем түгел иде әле бу. а Укулар бетеп, ял вакыты килгәч, күңелсезләнә башладым. Ияләшеп җиткән якын дусларым юк. Авылны да сагынам. Ләкин кайтырга уйламыйм да. Киткәнемә күп булса да өч айдыр, кем анда көтеп тора дисең?.. Эчем пошкан чакларда Бәдретдин җизниләргә барып чыгам. Яхшы каршы алалар, ашатып-эчертеп кенә түгел, сыйлап җибәрәләр. Ләкин еш барырга оят, ашар өчен генә бару булып чыга.
Шәһәр белән танышып, аның төрле урамнарын, бакчаларын, Стәр- ле, Ашказар буйларын карап йөрим. Базар белән кызыксынып киттем-. Авылда чакта ук инде калада көн дә базар дип ишеткәнем бар иде, дөрес икән. Нинди-нинди генә тәмле ашамлыклар юк анда, нинди-нинди генә кешеләр очрамый? Нәрсәләр генә сатмыйлар? Кесәңдә сукыр бер тиенең булмаса, күз төшкән әйберләр бигрәк күп күренә икән ул. Кайдан әзрәк акча табарга соң?
Әхтәм абзый миңа үзе кими торган бер жилетын биреп җибәргән иде. Иске булса да, өр-яңа иде әле. Бигрәк тә аркасы — ялтырап торган кара атлас. Минем дә аны киеп әрәм итәсем килмәде. Бик затлы әйбергә исәпләп, кара көнгә дип. сандыгыма салып куйган идем. Талчукта төрле кием-салым тотып, сатып йөрүчеләрне күргәч, шул исемә төште, Тоттым да чыктым. Йөрим базарны әйләнеп, бер як читенә зур бәйләм кипкән балык эленгән алачык-лавка яныннан үткән саен кызыгам: эх, тизрәк сатасы иде дә бу жилетны, алып ашыйсы иде бер вобласын!..
Әмма ник бәрәү яныма килеп карасын. Ичмасам, хакын сораучы да юк. Ташлап калдыру чигенә җиткән идем инде. Җиргә чыпта жәеп утырган бер бабай, бармагы белән генә ымлап, үз янына чакырды. Бардым. Чыптасы өстенә иске-москы бияләй, галош, зонтик, олтырак кебек товарлар таратып куйган. Эндәшми генә жилетымны тартып алды. эчен-тышын әйләндереп карады да кире сузды.
— Мә, үзеңә булсын.
— Алып кал инде, бабай. Бер килеп иясе чыгар әле.
— Күпме бирим соң?
— Үзең чамала инде шунда...
Әллә озак йөреп ачыгудан, әллә кесәгә акча керүдән башымдагы уйларым, ниятләрем үзгәреп китте. Кипкән балык онытылды. Берәүнең ап-ак калачны көнбагыш маена манып ашавын күреп, авызымнан сулар килгән иде. Ярты кадак күмәч алдым да шул якка ашыктым. Тик нәрсәгә салып алырга?..
Сатучысы әйбәт кеше икән, үзе үк калай кружкасын да биреп торды. Эх. мае! Хуш исе өчен генә дә акча түләрлек. Күпереп торган калач бо- лыт-мунчала кебек эчә сыек майны. Өч-дүрт манарга җитте микән?.. Шулай да бу тәмле, туклыклы сыйдан тәмам канәгать булып, кружканы хужасына сузам.
— Мә, абзый кеше, рәхмәт.
Ә сатучы мине бөтенләй оныткан. Күзләрен тондырып, кемгәдер кычкыра: «Сюда, сюда!» Чакырган кешесе килмәгәч, үзе аңа таба атылды. Карыйм, олы гына кеше Кулында өч-дүрт гәзит. Таушалып беткән иске-москы дәфтәрләр. Май сатучыдан башка тагын өч-дүрт кеше ябышкан үзенә. «Миңа да миңа!» дип, гәзитләрен дә, дәфтәрләрен дә йолкалар гына. Чак акча алып өлгерә. Кәгазь сата икән. Тәмәкегә.
Ташландык кәгазь? Ә мин, җүләр!.. Әллә нәрсә урынына күреп, көне буена жилет күтәреп йөргәнмен. Акчасы бер сынык күмәч белән ике- өч кашык көнбагыш маеннан артмады. Хәер, әле дә соң түгел...
Безгә, караламага дип, карандаш белән генә язарга ярый торган кәгазь бирәләр иде. Теләгәнчә пычрат. Кирәклесе акка күчереп алын ганнан соң, бернигә яраган җире калмый. Шулай да ташларга жәлли идем. Шактый җыелган булып чыкты. И ярап та куйды менә.
Базарга кереп җитәргә дә ирек бирмәделәр. Теге алачык-лавка янына килеп җиткәндә култык астына кыстырып килгән караламаларым акчага әйләнеп беткән иде инде. Менә сиңа чүп-чар! Кара көнгә диП саклаган жилетымнан үтемлерәк тә, кыйбатрак та булып чыкты.
Юкка гына кызыгып йөрмәгәнмен икән, кипкән вобла шундый тәмле, чәйнәп туя торган түгел. Башка малайларның да әчеләве җиткән, күрәсең: ач кандала кебек ябыштылар. «Кайдан алдың да, кайдан алдың?»
Минут эчендә бер кочак каралама җыелгандыр, бөтен торак балалары тәмам туендык кипкәе балыкка. Малайлар гына түгел, кызлар да.
Ул чорда макулатура җыю кампанияләре юк иде. күрәсең, укучылар кулында каралама запасы күп иде әле. Ләкин кызганычка каршы (дөресрәге: бәхетебезгә каршыдыр), безнең арада бу кәсепкә артык җәелеп китәргә мөмкинлек булмады, колониягә күчтек.
Стәрлетамактан унике чакрцм төньякта, Куганак елгасы буенда, мәктәп-интернатның утары, хәзергечә әйтсәк, ярдәмче хуҗалыгы бар иде. Балякин дигән алпавыттан калган шактый бай йорт-җиргә урнашкан бу хуҗалыкны ул вакытта без колония дип йөри идек. Анда безнең яшелчә бакчасы гына түгел, зур гына иген кыры да, әрәмәлек араларында матур-матур болыннар да бар иде.
Торган өебез әйбәт, алпавыт үзе яшәгән эче-тышы ап-ак ике этажлы зур өй. Ишектән чыгуга зур-зур юкә. каен, усак агачлары белән тулы йорт. Бакча дисәң дә ярарлык. Өй артында гына диярлек — Куганак. Чит-читләре әрәмәлек белән капланган бу инеш буйлап түбән китсәң, табигый урманга чыгасың. Урман арасында җиләкле аланнар...
Рәхәт яшәдек без анда. Яшелчә бакчасында да эшләдек, кыр эшләре дә башлыча үз өстебездә иде. Ләкин эш дигәнебез уен кебек рәхәт булды.
Уку башланганга кадәр коллектив эчендә тәмам үзләшеп, интернат балаларының эресе-вагы белән танышып, туганлашып беттем.
Алтынчы сыйныфта укый башлаганда үз яшьтәшләрем арасында идем инде. Күрәсең, Шәрикләремнең дә күбесе минем кебек соңгарак калган укучылар булгандыр, арада миннән олыраклар да юк түгел иде. Хәзер инде мин мәктәбебезнең мөдире Габделхәмит Мөслим и дигән кеше икәнлеген, аның революциягә кадәр үк танылган, «Шура» журна
лында мәкаләләре басылган педагог булганлыгын, хәтта исеме Шәехзадә Бабичның «Китабеннас!»ына кертелгәнлеген дә белә идем.
Габделхәмидел Мөслим, кәфенең «Шура» берлән ура.
Шул вакыт ожмак түренә мендерер сине хода!
Көлеп язылган, әлбәттә. Ләкин атаклы шагыйрь аның исемен нн ♦ мәшһүр замандашлары белән бер җөмләгә керткән бит! ?
Мөдирлек бедән бергә, Мөслими укытучылык эшен дә алып бара, 2 безгә ана теленнән, әдәбияттан керә иде. Ярата идек. Үзенә ишеттерми ® генә шаяртырга, көләргә дә җаен таба идек. Сөйләгән вакытта ул «р»’£ авазын дөрес әйтә ал-мый, «утырыгыз» дигәне «утыгыгыз» булып чыга, j? «торыгыз» дигәне «тогыгыз» булып ишетелә. Дәрес биргән чагында * кайвакыт, онытылып китеп, борынын казу гадәте дә бар иде, анысын да игътибарсыз үткәрмибез. Артистланырга яратучы шук малайлар * аның дәресе алдыннан өстәл янында ул булып кыланып көлдерәләр иде. s
Ләкин үз алдында, әле утыз тирәсендәге өйләнмәгән егет икәнен бик ® яхшы белсәк тә, без аны тиешенчә олылыйбыз һәм ул безгә бик могтә- Е бәр кеше булып күренә дә иде. ®
Иң әһәмиятлесе, Хәмит обзый безне туган телебезне, әдәбиятны яра- а. тырга өйрәтте. ' s
Егерме өченче елның көзе гомумән минем өчен рухи яңарыш чоры У булды. Иң әһәмиятлесе — аллага каршы әйтелгән сүзләрдән курыкмый башладым. Хәтта андый сүзләр мина хәзер кызык, яна булып тоела, аларны ишеткән саен ишетәсе килә иде. Ниһаять, шундый бер көн килде— «алла юк!» дип, үзем әйтә башладым.
Әле кайчан гына минем өчен коточкыч булган, дәһшәт булган ул сүзне әйтергә курыкмыйм гына түгел, аны әйтә алуым белән горурлана идем. Әйтерсең әкияттәге дию пәриен җиңеп чыккан батырмын. Бу җиңүдән үз алдыма үзем кинәнеп йөрү белән генә канәгатьләнмим, батырлыгымны башкаларга да күрсәтеп мактанасым килә. Сүз җае чыккан бер урында кирәксә-кирәкмәсә дә үземнең алласызлыгымны күрсәтергә, ходай исеменә карата хөрмәтсез сүз әйтеп калырга тырышам Аллага ышану гади халык арасында гына түгел, хәтта күп кенә укытучылар һәм башка зыялылар арасында да киң урын алган чор шартларында бу, чынлап та, үзенә күрә батырлык сорый торган хәл булган. Без хәзер, яшьләр арасында булып үткән ул хәлләрне: аллаларны сүгү, дин әһелләрен мыскыл итү кебек күренешләрне хулиганлык дип. ягъни дингә каршы хулиганнарча көрәшү дип хөкем чыгардык. Уйлап-уйлап карыйм да, юккарак рәнҗетмәдекме икән замандашларыбызнын яшьлеген? Такташ булып Такташ «иман шарты»н тәмәкегә ертып тартуы белән горурланган икән, «Сагынып сөйләр өчен ядкарь итеп, муллагызны кыйнап китәрмен!» — дип шигырь язган икән, безгә, ул вакытта әле яңа гына дин богауларыннан ычкынган малайларга, ни сан’ Хулиганлык түгел, самими атеизм күренеше дияр идем мин моны. Тупасрак алымнар белән булса да, муллаларның, ишаннарның изге түгеллеген фаш итү, сукырларча дингә ышанып, алданып яшәүчеләрне көлкегә чыгару меңәрләгән яшь буынны рухи коллыктан коткаруга хезмәт итмәдемени?
Тора-бара барыбер аңладык:’дин ул, теге вакытта без уйлаганча, ярлыларны изү өчен байлар тарафыннан юри уйлап чыгарылган гади карачкы гына түгел, аның катлаулы тарихы бар икән. Дәверенә карап, кешелек җәмгыятенең үсешен күрсәткән чаклары да булган. Хәзерге көндә дә аңардан аерылып бетә алмаучылар бар икән, кемнәр өчендер ул җан азыгы булуын дәвам итә икән, димәк, аның әле һаман да тиешенчә ачылып бетмәгән серләре бар. Шунысы безнең өчен ачык ул һәрвакыт фәннең килешмә.с дошманы, һәр сыйнфый җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек күренешләрен яклап һәм саклап килүче кара көч.
Мин инде үземне малайлар арасында тигез хокуклы гына түгел, алла турында сүз чыкканда һаман да авыз ачарга куркып утыручы кай- берәүләрдән өстен хис итә идем. Фикер алышуларда, дискуссияләрдә катнаштым. Ниләр турында гына бәхәсләшми идек без ул елларда! Нинди дә булса әһәмияте булган берәр мәсьәләне хәл кылып, конкрет бер фикергә килү- өчен генә дә түгел, гади бер сүз көрәштерергә өйрәнү. тел чарлау өчен бәхәсләшкән чакларыбыз күп була иде. Шулай да артык мәгьнәсез мәсьәләләр тирәсендә буталырга яратмыйбыз, сәяси яктан принципсыз яки хата карашларга нигезләнгән каршылык уйлап табарга азапланучыларга юл куелмый иде. Мәсәлән, берәү «эт симерсә иясен талый» дигән мәкаль турында бәхәс ачарга тәкъдим итте. Ягъни, эт симерсә иясен талыймы, әллә иясе симерсә этен талыймы? Моның белән ни әйтергә телисең дип сорагач, болай аңлатып бирде: байлар бу мәкальне хуҗаларына каршы баш күтәргән эшчеләр ту-рында әйтә, ә тормышта, янәсе, киресенчә, хужа симергән саен эшчене ныграк талый.
Хезмәт ияләрен эт урынына куеп карау сәяси хата, дип, бу теманы тәкъдим итүче каты тәнкыйтькә эләкте. Күбесенчә алла һәм муллалар турында сүз көрәштерәбез. Ләкин күп вакытта аллага чынлап- ышанучылар мондый бәхәскә катнашырга курка, нәтиҗәдә дәһриләрнең үзләренә икегә бүленеп бәхәсләшергә туры килә иде. Ягъни берәү, аллага ышанмаса да, үзен динле кеше урынына куеп, динсезләр белән сүз көрәштерә.
Җанлы бәхәс кузгаткан мәсьәлә булып, тагын шул ачык хәтердә калган: яшәү өчен авыл яхшымы, шәһәрме? Монда инде шәһәр белән авылның үзең белгән күләмдә яхшы якларын да, начар якларын да санап чыгасың. Үзең белмәгәннәрен башкалардан ишетәсең. Бу турыда укыган шигырь яки хикәяләрне искә төшерәсең. Кайвакыт ул әдәбият турында бәхәсләшүгә әверелеп китә. Сәгыйт Рәмиевнең «Авыл» шигыре бик еш телгә алына иде.
Әй. авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямьле вә хуш!..
Авылны мактап сөйләүче бу юлларны шундый тәмләп, горурланып әйтә, аңа инде шушыннан да көчле дәлил юк кебек. Ә шәһәрне мактап- сүз көрәштерүче, шул ук шигырьне дәвам иттереп, аңа каршы төшә:
Бер кеше юк бер урамда, ' Нинди тын һәм нндн буш!..
— Нәрсәсенә кызыгырга моның? Кеше булмаган җирдә нинди ямь булсын?!
Мин үзем авыл малае булсам да (бәлки «булсам да» түгел, «булганга» дияргә кирәктер), шәһәрне мактаучылар ягында идем.
2
Беренче язмаларым. Кәрзингә рәхмәт. «Җылан». Партшкола егетләре. Шпаргалка. Күмәк җыр. Хәмит дус. Күбәләк.
Укучылар көче белән чыгарыла торган кулъязма журнал мине кызыксындыра гына түгел, мавыктыра башлады. Аның чыкканын түземсезлек белән көтеп алабыз. Анда басылган шигырь яки хикәяләр ген» түгел, теләсә нинди темага язылган мәкаләләр дә, ташка басылып чыга торган чын журналлардагы кебек үк шәп тоела, аларны язган яшь каләм ияләренә сокланып туя алмый идем. Тәнкыйть күзе белән карау дигән нәрсәне белми идем әле. Кулъязма гына булса да, журнал
тән югары тора иде.
Шул журнал йогынтысы астында үземнең дә берәр әдәби әсәр язып карыйсым килә башлады. Тик нәрсә язарга?..
Еллар үтеп, Казанга килгәч, газета-журналларда хикәяләр бастырып, инде үзем дә редакциядә эшли башлагач, миңа күп кенә яшь авторларга хатлар язарга туры килде. Беренче шигырен я хикәясен җибәргән башлап язучыга яки ничек язучы булырга дип сораучыларга мондый жавап бирә идем:
— Ни дә булса язу өчен, сине кулыңа каләм алырга мәҗбүр иткән бер фикерең, укучыга әйтәсе килгән әһәмиятле сүзең булырга тиеш!
Ялгыш жавап биргәнмен дип әйтә алмыйм. Ләкин үземнең, әдәби әсәр язарга теләп, беренче мәртәбә кулыма каләм алганда башымда нинди дә булса ачыкланган бер фикерем бар идеме сон? Укучыга әйтәсе килгән әһәмиятле сүзем дә бар идеме?.. ,
Яшерми генә әйткәндә — юк иде. Бик ачык хәтеремдә: язасым килә. Ни дә булса язып карыйсым килә. Ләкин нәрсә язарга? Ни турында? һичбер фикер башыма килми. Нәрсә языйм дип, кешедән дә сорап булмый. Нәрсә язарга соң? Нәрсә генә язарга?..
Шул вакыт әниемнең кайчандыр миңа: «Син боларны яз, улым!» дигән сүзе хәтеремә килде. Әйе, әти сугыштан кайткан язны Җиргән- тау итәгендә тары чәчеп яткан көннәрдә Агыйдел буеның гүзәл таби- келгән хуш исләр...
Барын да тезеп чыктым. Ләкин сизәм, нәрсәдер җитми. Шигырь тәмамланмаган төсле. Мәгьнәсен тапмыйм. Уйлана торгач, тарих дәресендә ишеткәннәремне өстәп җибәрдем: табигать күренешләренә карап, башкорт дусларым турында уйланам, дидем. Аларның бабаларының борынгы заманда җәйләүләрдә куй ите ашап, кымыз эчеп, курай тартып йөрүләре исемә төшүе турында әйттем. Дуслык турында, үземчә, ирек турында ни дә булса әйтергә теләвем булды, күрәсең.
Ләкин язганымны укып карагач, күңелем канәгать булмады. Анда төрле куак исемнәре, чәчкә исемнәре бар, «матур», «гүзәл» кебек мактау с‘үзләре күп, «ак чәчәккә баткан шомырт куагы булдым шул куакның кунагы» кебек кафияләр бар, мәгәр хыялымдагы матур күренешләр юк, алар кәгазьгә төшмәгән иде. Нишләргә белми икеләнеп, күңелсезләнеп утырган чагымда яныма малайлардан кемдер килеп чыкты, язганымны тартып алып диярлек укып карады да мактарга тотынды Мин «менә дигән шагыйрь», имеш!..
Беренче әдәби язмам шундый, үземчә. шигъри калыпка салып, ка- фияләп язылган истәлек сыйфатында кулъязма журналда «басылып» чыкты. Дәртләнеп киттем. Бер хикәя дә язып ташладым Анысы «Бер кисәк гранит ташының тәрҗемәи хәле» дип атала иде. Монысын язар өчен озак баш ватырга туры килмәде
Табигать белеменнән безгә Лотфулла Галими дигән укытучы дәрес бирә иде. Стәрлетамак шәһәрендәге күренекле укымышлыларнын бер-
чаклы журналга урнаштырырлык булгач, минем өчен алар тәнкыйть*
гатенә соклануым турында рухланып сөйләгәнемне ишеткәч, әнием, аркамнан сөеп, шулай дигән иде:
— Син боларны яз, улым!..
Ул вакытта аның бу киңәшенә нинди мәгьнә бирергә белмәгән идем. Алты ел үткәч, кулдан күчерелеп чыгарылган гына булса да, әдәби журналга нәрсә дә булса язасым килә башлагач, аңладым. Зиһенем ачылып киткәндәй булды. Үзәк өзгеч матур картина булып, күз алдыма Агыйдел буе табигатенең гүзәл күренешләре килде. Күңелемдә жанланган шул күренешләрне шигырь итеп язарга тотындым. Үзем күреп сокланган куакларның, чәчәкләрнең гүзәллеген мактадым. Агый
дел суының ашыгып агуын тасвирладым, колакларымны иркәләп, җанымны рәхәтләндергән кош сайраулары, аллы-гөлле чәчәкләрдән бөр
се иде ул. Соңыннан белүемчә, «Каләм» ширкәтендә аның үзе _ язган китаплары да булган икән. Ул сөйләгәннәрне бик яратып тыңлый идек. Җир өстендәге тормышның ничек барлыкка килүе турында сөйләгән чакта әйткән бер фигуралы сүзе колагыма кереп калды.
— ... Әгәр дә ул гранит кисәге телгә килеп, — диде ул, — бу рәвешкә кергәнче үзенең нинди юллар үткәнен, башыннан ниләр кичергәнен сөйләсә...
Җитә калды бу миңа. Шул ук көнне кич язарга да утырдым. Тау итәгендә үсеп утырган бер яшь кенә агач үз янында яткан ташка рәнҗетә торган сүзләр әйтә. Үзенең җилфердәп үсүе, дөньяны ерактан күрүе белән мактанып, ташны кимсетә. Берни белмисең, надан син, берни күрмәгәнсең, ди. Шуннан таш аңа сабыр гына тавыш белән үз башыннан кичкәннәрне сөйләп бирә. Таш теле аркылы, җирнең тарихы турында дәреслектән укып, Галими абзыйдан ишетеп белгәннәремне сөй-ләп чыгам. Яшь агач бу күпне күргән таш янында үзенең ни кадәр сабый икәнлеген аңлый’, белер-белмәс көенә башкаларны кимсетергә ярамаганлыгына төшенә.
Бусы да журналда урнаштырылды. Мәкаләләр язам, аларына да урын табалар. Тик хәзер мине ул журнал гына канәгатьләндерә алмый иде инде. Ул бик сирәк чыга, ә минем көтеп торырга тәкатем җитми. Өзлексез язам. Язганнарымны кайда да булса чыгару турында да уйламыйм. Миңа язарга гына булсын. Язам. Ни исемә төшсә —шуны. Нәрсәләр язганмындыр, язгач, аларны кая куйганмындыр, бары да диярлек онытылган. Хәтеремдә калганы — «Тугыз Тукылдык, бер Мимылдык» дигән әкиятне шигырь калыбына салып, язып чыктым. Әкиятләрне күп белә идем. Аларны кем авызыннан ничек ишеткән булсам, нәкъ шулай итеп, түкми-чәчми кешегә дә сөйләп бирә ала идем, һәм алар миңа бервакытта да онытылмас кебек иде. Онытыла икән. Хәзер ник шуларны вакытында язып куймаганмын дип үкеиәм. Басылып чыккан әкият җыелмаларын бик күп укыдым. Берсендә дә бала чагымда ишеткән әкиятләрнең күбесен очратканым юк. Кулыма кергән никадәр халык байлыгын югалтканмын!
Тагы бер нәрсә хәтеремдә калган: «Коллар» дигән өч пәрдәлек пьеса яздым. Болай булды. Уфада чыга торган татарча газеталарның берсендә пьесаларга конкурс турында игълан чыкты. Аеруча революцион көрәш турындагы пьесалар кирәк дип әйтелгән иде. Күп уйлап тормадым. Күптән инде, әле әти сугышта чакта ук, әни Стәрлетамактан алып кайткан китаплар арасыннан «Бичара колның тормышы» дигән китапны бик яратып, мавыгып укыган идем. Бу китап «Хижина дяди Тома ■» дигән мәшһүр романның татарча тәрҗемәсе икәнлеген белми идем әле. Минем өчен аны кем язган булуы да әһәмиятсез кебек иде. Яхшы күңелле, эшкә уңган коллар, явыз-явыз хуҗалар, алар арасында барган авыр, фаҗигале вакыйгалар, колларның һәм бай хуҗаларның тормыш-көнкүрешләре, киемнәре, эшләпәләрен ничек киюләре, хо- лык-табигатьләре белән бер-берсеннән аерылып торган, минем өчен күптән таныш булган кешеләр шулкадәр ачык хәтеремдә, әйтерсең мин аларны ниндидер китаптан укымаганмын, ә барын да үзем күргәнмен. Шулар янына тагын тарих укытучысыннан һәм ул елларда еш була торган төрле лекцияләрдән ишетеп, ниндидер дәреслекләрдән укып, крепостной крестьяннар, алпавытлар турында белгәннәрем килеп кушылды^ Коллар белән крепостнойларны, колбиләүчеләр белән алпавытларны бергә бутап, аларга каршы көрәшүче большевик образларын да кертеп, ике кичтә өч пәрдәлек пьеса яздым да куйдым. Язып бетергәч, үзем укып та тормыйча, аны почта белән Уфага — конкурска җибәрдем.
1 Бичер Стоу романы.
Бүләк-фәлән турында уйлаган юк инде, һич югында, пьесаны укып, җитешмәгән яклары турында язып жибәрсәләр, мина шунысы бик жит- кән иде. Анысы да насыйп булмады. Кулъязмам хәбәрсез югалды. Монысына кайгырмаган идем. Еллар үтеп, әдәбиятның нәрсә икәнен тирәнрәк анлый башлагач, шул пьесам исемә төшкән саен, үз алдыма үзем оялып йөрдем. Бөтенләй юкка чыккан булса, бик шәп. Әгәр табылса? Архивта-мазарда сакланып, берәрсе шуны китереп чыгарса, нишләрсең! Оятыңнан җир тишегенә керерсең!..
Ул еллардагы редакцияләрдә басарга яраксыз кулъязмаларны кәр- жингә ташлыйлар иде. Бәхеткә каршы, минем кулъязмам да шундый язмышка очрады булса кирәк...
Беренче язмаларым урнаштырылган мәктәп журналының исеме онытылган. Ә менә шул ук кышта чыккан икенче бер журналныкы хәтердә. Анысының тышына: «Ике атнага бер чага торган «Җылан» журналы»,— дип язылган иде. Кемнәр чыгарганын сизенсәм дә, аны ничек әзерләгәннәрен, кайда эшләгәннәрен бөтенләй белмәдем. Минем өчен гаять кызыклы, искиткеч шәп яңалык булды бу. Аерым номерларын гына булса да, «Кармак». «Чүкеч», «Ялт-йолт» кебек көлке журналларны күреп сокланганым бар иде. Минем күзлектән караганда «Җилән» да, нәкъ шулар шикелле, менә дигән көлке журнал. Тик ташка басылган гына түгел.
Күбесенчә үзебезнең кызлар турында, шулай ук күп кенә малайларны да, хәтта кайбер укытучыларны да исемнәре белән телгә алып, көлке шигырьләр, кызыклы хәбәрләр язылган. Ә ул андагы карикатуралар! Стәрлетамакта бездән башка тагы бер үрнәк мәктәбе бар иде. «Икенче үрнәк» дип йөри идек. «Икенче үрнәк» малайлары белән «Беренче үрнәк» кызлары араСында танышу-дуслашу хәлләре булган, күрәсең. Шулардай көлеп төшерелгән рәсемнәр... Безнең үрнәк кызларын үрдәк кызлары, тегеләрнең малайларын үрдәк егетләре итеп ясаган-нар. Язучылары кемнәр? Рәсем ясаучылары? — барысының да астында
2 «К У > № I
ялган имза.
Кулдан-кулга йөртеп, тетелеп беткәнче укыдык. Бераздан икенче номеры күренде. Анысын юньләп укырга өлгермәдек, юкка чыкты. Берәрсе урлагандыр дип уйлаган идем, алай булмады. Озак та үтми, безне җыелышка чакырдылар.
Мөдир һәм укытучылардан тыш, җыелышка комсомолның кантон комитеты секретаре Һади Кәримов та килгән иде. Ул елларда Стәрле- тамак яшьләре арасында ин мәшһүр оратор, өстәвенә, исеме әледән әле «Яшь юксыл» битләрендә чыга килгән бу кешене беренче күрүем иде. Җыелышны ачкач та аңа сүз бирделәр. «Килмәгән җире юк» дип, ш\ н- дый кеше турында әйтә торганнардыр инде. Буе-сыны, өстендәге кием нәре — бары да менә дигән. Сөйләгән чагында күзләрендә очкын уйный. Карасу-ал йөзеннән акыл, белем.нуры балкып тора кебек. Ачык, саф тавышы да, сүзләре дә минем өчен бик күнелле, ятышлы булып ишетелде. Башта ул безнең илдә хәзер бөтен балаларга уку-белем алу өчен киң юллар ачылуы турында әйтте. Аннары турыдан-туры безнең мәктәпкә күчеп, укучылар арасында һәр фәнгә кабилиятле, әдәби әсәрләр язарга да талантлы кешеләр күп икәнлеген ңүрсәтте. Язарга кирәк, үсәргә кирәк, диде. Яна тормыш төзегәндә бер-береңнең ким-челекләрен күреп, аларны иптәшләрчә тәнкыйть белән төзәтергә кирәклеген дә әйтте...
— Ә менә мондый тәнкыйть кирәкме? — диде ул капыл гына һәм ялт итеп, кайдандыр «Җылан» журналын китереп чыгарды. Үзе үк җавабын да биреп куйды.— Юк, кирәкми!
Исем китеп тыңлап утырам. Карале, күңелемнән генә, мин бит аны нинди шәп журнал дип, рәхәтләнеп укыдым. Ә ул! Нәрсәсе ярамый икән?..
17
Кәримов иң башлап аның яшерен төстә чыгарылуын яратмады. Хәтта ул аны подпольный журнал дип атады. Патша заманында, эшче- крестьян халкына теләкләрен әйтергә ирек бирелмәгән шартларда, революционерлар тарафыннан яшерен газета яки журнал чыгару табигый булган, кирәк булган. Ә безнең заманда?.. Кемнең дә булса ярамаган ягын күрәсең икән, теләсә нинди җыелышта чыгып әйт! Теләсәң нинди газетага язып бир! Якын иптәшеңме ул. мөгаллим абзыеңмы. зур урындагы җаваплы кешеме, совет законнарына сыймаган эшен күрәсең икән, тартынып торма Хәтта бертуган апаң, я абыең булса да. хәтта әти-әниең булса да!.. Ә сез?..
Ул тагын журналны һавада селкеп алды.
— Бер-берегезне жылан булып чагасызмы? Иптәшләрчә тәнкыйть түгел, гайбәт капчыгы бит бу!—Ул үрдәк рәсемнәре төшерелгән битне ачты — Иптәшләрегезне шушылай мыскыл итәсезме? Хурлык! Мәктәбегез өчен генә түгел, бөтен Стәрлетамак өчен хурлык!..
Аннары канткомол секретаре безнең мәктәп укучыларын шәһәр күләмендәге яшьләр тормышыннан аерылып яшәүдә гаепләде. Комсомол клубы күршебездә генә булса да, анда көн саен диярлек үткәрелә торган җыелышларда күренмәвебезне исебезгә төшерде...
Яратып, рокланып тыңладым. Бу кешегә мәхәббәтем үсеп калды. Шулай да журнал турында?.. Яшерен төстә чыгарырга ярамагаилыгын аңладым. Ике атна саен бер «чага» торган жылан дип аталуы да дөрес түгелдер. Ж>кин аның исемен үзгәртергә дә була бит инде! Алайга китсә, әнә «Чаян» дачага ич! Шуларга карап кына ул кадәр яманлау нигә кирәк булды икән? Юк. журналга булган мәхәббәтем сүнмәде. Ул инде, әлбәттә, яңадан чыкмады. Ләкин күңелемдә бер якты сәхифә булып калды.
Бу җыелыштан соң без. чынлап та. киңрәк дөньяга чыктык.
Нәкъ шул елны булса кирәк, без яшәгән торак йортка күрше бинада беренче баскыч партия мәктәбе ачылган иде. Ә аларның күршесендә чиркәүдән үзгәртеп ясалган клуб бинасы. Комсомол клубы. Шунда кереп йөри башладык. Анда көн саен диярлек ни дә булса уздырыла /Кыелыш, лекция, дискуссияләр, һич булмаганда, уеннар, һәр чараның үзәгендә—партшкола егетләре. Әйе. партия мәктәбендә укучылар бары да диярлек егетләр иде. Шул клубта без күн заводыннан, азык- төлек фабрикаларыннан килгән эшче егетләр һәм шәһәрнең төрле учреждениеләреннән җыелган хезмәткәр яшьләр белән дә очраштык. Ул вакытта клуб эшенең төп формасы булган җыелышларда актив катнаштым дип мактана алмыйм. Төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуларда чыгып сөйләргә, хәтта кайвакыт теге яки бу мәсьәлә уңаенда залны яңгыратып сорау бирергә дә кыюлыгым җитми иде. Доклад яки лекцияләрдән соң сорауларны язып бирү тәртибе юк иде ул заманда. Сорауларны гына түгел, гомумән, нинди дә булса доклад яки лекцияне (фикер алышу тәртибендәге чыгышлар турында әйткән дә юк) алдан язып килеп уку дигән нәрсәне берәү дә белми, язуга карап сөйләү шпаргалка белән файдалану кебек оят эш санала иде.
Сүз уңаенда әйтеп китәсем килә, минем кордашлар арасыннан кайбер иптәшләр бу практиканы сагынып искә алырга, хәзерге ораторлар арасында киң тамыр җәйгән язуга карап сөйләү күренешен жае чыккан саен тәнкыйтьләп үтәргә яраталар. Язуга карап сөйләүне мин үзем, гомумән, гаепкә алмас идем. Дөрес, берәү үзенең әйтәсе килгән фикерен зур аудитория алдына чыгып, түкми-чәчми, төрлечә аңларга юл калдырмыйча, алай гына да түгел, үзе ышанганга башкаларны да ышандырырлык итеп, тыңлар өчен кызыклы да, җанлы да рәвештә әйтеп бирә белә икән, бик яхшы. Ләкин сөйләү куәсе, язучы каләме ши-
келле үк, табигать тарафыннан бөтен кешегә дә тигез бирелмәгән Ә язганны чыгып уку берәүне дә ул кадәр куркытмый. Димәк, бу практика фикер алышуларда төрле кешеләрне күбрәк катнаштырырга киң юл ача, бусы—бер. Икенчедән, җыелыш яки киңәшмәләргә алдан әзерләнеп, әйтәсе килгән фикереңне, тиешенчә туплап, аны төгәлрәк итеп әйтергә мөмкинлек бирә. * Ф
Дөрес, бу практиканың акыл ягыннан чикләнгәнрәк кайбер бюрок- _ ратларга кеше язып биргән речьләр белән ялтырап йөрергә юл ачкан ® чаклары да була. Ләкин ана карап кына кеше язып биргән текст белән Э трибунага чыгуны да гөнаһка санап булмый. Әйтик, хезмәте белән зур 2 абруй казанган, ләкин ораторлык ягы йомшак булган берәү оешма ® яки коллектив исеменнән чыгып сөйләргә тиеш булган икән, аңа үзе- *• нең шәхси уйларын гына түгел, күпләгән хезмәттәшләренең дә фикерен ♦ әйтү бурычы йөкләнгән икән, әйтергә тиешле сүзләрен тәртипкә салып в. бирергә аңа бүтәннәр дә булышса, моның ни гаебе бар?..
Ф
Мәктәп күләмендә уздырыла торган әдәби кичәләр зур бәйрәм көн- Ф нәрендә генә оештырыла, ләкин бар кадәресе гаять күңелле була иде. £ Гадәттә мондый кичәләрне Хэ’мит абый үзе, я булмаса, укытучылардан s берәрсе кереш сүз яки доклад белән ачып җибәрә, аннан соң нигездә 2 укучы балалардан торган концерт бүлеге башлана. Беренче булып, әлбәттә, хор. «Салкын чишмә», «Гөлчәчәк», «Карурман»...
Тау астында салкын чишмә Чылтыр-чылтыр агадыр. Гафил булып йоклап ятмыйк. Заман узып барадыр...
Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш тирәк. Ә-ә-ә-й!..
Дөньяда дус-иш кирәк...
Әйбәт җырлар, йотылып, дөньямны онытып тыңлыйм. Үзем дә катнашсам, мин инде тагын да бәхетлерәк. Хорда катнашу — ялгыз җырларга тавышы җитмәгән кеше өчен аеруча зур бәхеттер ул. Күмәк эчендә үз тавышың да барлыгын, аның, уртак җырны бозмау гына түгел, көчәйтергә ярдәм итүен тою рәхәт. Безнең заманда, бигрәк тә минем кордашлар арасында, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да хорда катнашмаган кеше юктыр кебек. Уйлап карасаң, тормыш үзе күмәк җыр бит ул!
Мәктәп күләмендә уздырылган гомуми җыелыш яки әдәби кичәләр мин укыган чорга ничәү туры килгәндер, барында хәтердә саклап булмый. Мәгәр бер җыелышның рәсми бүлегендә төп докладны бер укучы сөйләгәне истә. Җиденчедә, ягъни соңгы класста, укучы Хәмит исемле башкорт малае иде ул. Шундый җитди итеп, олыларча тирән мәгънәле итеп, бернинди оялу-тартыну билгесе күрсәтмичә, «мотлак», «һәрхәлдә», «хосусан» кебек китап сүзләрен дә кыстырып сөйләвен дөньямны онытып тыңладым. Аның шундый зур кабилияткә ия булуына сокланып, күңелемнән генә талантына баш иеп утырдым.
Укырга сәләтлелек ягыннан да, җәмәгать эшләрендә катнашуда да Хәмит Госманов алдынгы укучылардан иде. Кулъязма журнал чыгару эше —башлыча аның кулында (әлеге «ике атнага бер чага» торган «Җылан» да аның эше булган икән). Хикәя, шигырь кебек нәрсәләр белән булышмый, мәгәр язарга оста иде. Шул чорга хас булган төрле мәүзугларга, аеруча әдәбият мәсьәләләренә карата язган мәкаләләрен ярата идем. Тора-бара ярыйсы гына дуслашып та киттек. Аның аркылы мин әдәби әсәрнең үзенә хас нечкәлекләрен ачыграк күрергә өйрәндем. Шунысы кызык: әдәбият-сәнгать әсәрләрен булсын, теге яки бу фәнгә
кагылышлы читен мәсьәләләрне булсын, җәмгыятьтә тоткан урыны белән. ан-белем дәрәҗәсе белән үзеңә якынрак торган кеше аркылы тизрәк һәм күбрәк аңлыйсың. Хәтта җырны да шулап. Мәсәлән, теләсә нинди яна көнне мин профессиональ җырчы авызыннан тиз генә ота алмыйм Шул ук җырны гади кешедән, тавышы белән миңа якынрак торган берәр иптәшем авызыннан ишетсәм, аны шунда ук отып алам (шунда ук җырлый да башлыйм дигән сүз түгел, әлбәттә; яңа ишеткән көйне күңелдән кабатларлык хәлгә килүне дә мин отуга саныйм).
Кызык өчен генә булса да, мәктәп кичәләреннән хәтердә калган бер детальне искә алып үтәсем килә.
Иң кечкенә укучылардан ике кызчык концерт бүлегендә «бала белән күбәләк» булып сәхнәгә чыктылар. Күбәләк ролендәгесе, Нурия исемле иде бугай, беренчедә генә уку өстенә, шәрикләре арасында буйга да кечкенәрәк булганга, бөтенләй сабый булып күренә. Ак ефәктән тегелгән кыска кына күлмәктән, җитмәсә, марлядан канатлар да куеп җибәргән. Нечкә генә ялангач беләкләрен селкеп, сәхнә буйлап йөгереп йөргәндә аның йомшак чүәк кигән тәпиләре идәнгә бөтенләй тимиләрдер. ул, чынлап та, очып йөридер сыман күренә. Тфу-тфу! Адәм баласы түгелдер бу, чын күбәләктер, я күбәләк сурәтенә кергән фәрештә валчыгыдыр дип утырасың. Менә ул гади колакка чак ишетелерлек әкрен, ләкин һәр кемнең үзәгенә үтеп төшәрлек самими тавыш белән үз тормышы, ничек көн күреше турында җырлап, адәм баласына җавап бирә. Кырларда-болыннарда торуы, кояш нурларына иркәләнеп, очып йөрүләре, чәчәкләрдән бөркелгән хуш исләр белән тукланып яшәве турында әйткәч, кайгысын, зарын белдерә.
Тик гомерем бик кыска, бары бе-е-ер көн генә!
Сабый бала күңеленнән агып чыккан саф моңнан да көчлерәк нинди генә сәнгать әсәре бар икән? Залда ниндидер серле, тантаналы тынлык урнаша. Өлкәнрәкләр кулында ак яулыклар күренә башлыйлар. Күбәләк сыйфатына кергән сабый, ялварып, соңгы сүзләрен әйтә:
Бул яхшы, рәнжетмә һәм тнмә-ә син миңа!..
Билгеле, мондый җан эреткеч чыгышларны мина аннан соң да күп күрергә туры килде. Ихтимал, рәнҗетүче булмаса, Нурия дә онытылган булыр иде. Шул сабыйны рәнҗетүче табылды бит
Сәяси тәрбия эшләрен көчәйтү өчен дип булса кирәк, мәктәпкә бер яна кеше килде. Зәйни абый дип йөри идек. Нинди фәннән укыткандыр, хәтердә калганы шул: төрле революцион темаларга, дөнья хәлләренә, ил күләмендә барган көндәлек агымдагы эшләргә баглы мәсьәләләр турында докладлар сөйли иде. -Беренчедән алып җиденчегә кадәр булган барлык укучыларны җыеп, ураза турында сөйләгәне онытылмый.
Интернат балаларыннан тыш, мәктәпкә үз өйләреннән йөреп укучылар да күп иде. Араларында ураза тотучылар да бар икән. Зәйни абый шуларны белеп алган. Кем язып биргәндер, уразаның зарары турында шактый ачулы итеп кереш сүз әйткәннән соң, докладчы гаепле укучыларны исемнәре белән атап тәпи бастыра башлады. Тәпи бастыра да сорый.
— Ураза тоттыңмы? 4
— Тоттым-
Икенчесен бастыра.
— Тоттыңмы?
— Тоттым.
Берзаман Нуриянең исеме чыкты.
Иң алгы рәттә утыручы беренче сыйныф балалары арасыннан әлеге күбәләк тәпи басты. Без, зуррак балалар, җиңелчә генә көлешеп алдык. Докладчы көлмәде. Күзләрен шар ачып, Нуриягә төбәлде.
— Син дә тоттыңмы?
— Төттем.
Әйе, үзенең күбәләк тавышы белән, чак ишетелерлек итеп, кешечә ф «тоттым» дип тә түгел, нәкъ күбәләкчә нечкәртеп, «төттем!» дип җавап кайтарды.
Куркышыннан юкны әйткәндерме, әллә чынлап та тиле балалык мавыгуы белән зурларга ошарга тырышып, ураза тотып азапланган булганмы, безгә, зуррак класс укучыларына, бик кызык тоелды бу. Шаулап көлеп жибәрдек. Зәйни абый дигәнебез көлмәде. Аның кырыс күз карашы астында без дә тынып калдык. Башын түбән игән хәлдә нишләргә белми басып торган кечкенә Нуриянең бөтен кыяфәте «рәнжет- мә һәм тимә син миңа!» дип ялвара кебек күренә иде.
— Кай җиреннән тоттың? — диде докладчы абый, ачу катыш мыскыллы тавыш белән
Бала дәшмәде. Ул, тавыш чыгарырга куркып, тыелып кына елый иде.
— Ожмахка керәсең килдемени? — диде дәһри абыебыз тавышын күтәрә барып. — Җитмеш хур егете кирәк булдымыни сиңа? Әзерләгәннәр анда сиңа җитмеш кишер!..
Әнә шундый педагогны да күрдек без үрнәк мәктәптә. Бәхеткә каршы, бу аның соңгы чыгышы булды, ахрысы, яңадан безгә ул кешенең нурлы йөзен күрергә дә, «хикмәтле» сүзләрен ишетергә дә туры килмәде.
3
Аңлы рәвештә. Биктаһиров. Мәхәббәт уены. Фаҗига.
Ул кышны безне олыларча житди уйга төшергән зур кайгы — Ленин бабабызның үлеме булды. Юлбашчыны соңгы юлына озаткан минутларда бөтен Стәрлетамак халкы зур мәйданга — кайгылы митингка җыелган иде. Чатлама суыкта шәһәр җитәкчеләренең ялан баш килеш трибунада басып торулары, завод-фабрика гудокларының озак итеп, үзәк өзгеч тавыш белән елый-елый гүләүләре хәтердә.
Шул көннәрдә мин шәһәр күләмендәге ячейкага, үземне комсомол сафына алуларын сорап, гариза бирдем Алдылар. Бу инде, унтугызынчы елдагы шикелле, үз исемеңә язылган печатьле документ алырга кызыгу гына түгел, нинди оешмага кергәнеңне ярыйсы белеп, аңлы рәвештә көрәш юлына аяк басу иде.
Кулга корал тотып, революция дошманнарына каршы сугыш кырларында көрәшү чоры үткән иде инде. Ләкин онытылмаган иде. Совет дәүләтен әле һаман да вакытлы хәл дип кенә караучы капиталистик илләр дә, элекке хакимлекләрен кире кайтарудан өметләрен өзмәгән эчке дошманнар да үзләренең барлыгы турында һаман искә төшереп торалар, революция җимешләрен төрле хәвефле көчләрдән сакларга һәр вакыт хәзер булу кирәк иде. Өстәвенә, гражданнар сугышы тудырган чуалчык көннәрдә, ачлык ел шартларында күбәеп киткән төрле бан-дитларның да беткәне юк...
Бер кичне шулай кайдандыр кайтып киләм. Караңгы. Якын дустың очраса да танырлык түгел. Шунда берәү яхшы ук сизелерлек итеп корсагыма төртеп узды. Кем булды? Берәр таныш дисәң, тукталыр иде. һич югында, нинди дә булса сүз кушар иде?.. Өстенә озын бишмәт, башына олы бүрек кигән кечерәк буйлы чатан кеше икәнлеген генә шәйләп кала алдым. Явыз нияте булгандыр дисәң, болай гына төртмәс иде,
МИРСӘЙ ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
алай тиз күздән дә югалмас иде?.. Шайтан алсын ла. Просто ялгышкандыр, дидем дә куйдым. Куркырга да, ачуланырга да өлгермәдем. Шунда ук онытылган да иде. Икенче көнне исемә төшерделәр.
Милициядә хезмәт итүче бер егет килеп йөри иде безгә. Усман Бик- таһиров. Буйга зур булмаса да, зифа гәүдәсенә таманлап тегелгән хәрби киеме үзенә сокланырлык дәрәжәдә килешеп тора иде. Стәрлетамак- та аны белмәгән кеше булмагандыр. Карап торуга кызлар кебек нәфис ак чырайлы иде үзе. Ләкин беркем каршында да курку яки каушап калуны белмәс кыю хәрәкәтләреннән дә. бернинди бәхәскә урын калдырмаслык итеп, үз-үзенә нык ышанып әйткән сүзләреннән дә аның ир йөрәкле кеше икәнлеге сизелеп торыр иде. Гади милиционер гына түгел иде ул. УРО2 да куркыныч җинаятьләр белән көрәш буенча эшли һәм үз хезмәтенә чын күңеленнән гашыйк кеше иде. Ләкин без аны каланың шул чордагы иң күренекле яшьләреннән берсе булуы белән якын күрдек. Интернатка килсә — безнең арада үз кеше, партшколага керсә — андагы курсантлар янында шулай. Ә шәһәр клубында исә, үз кеше дию генә дә аз, андагы үзәк фигураларның берсе. Ул вакытта кантон \зәге булган шәһәрнең иң зур җитәкчеләре янында да үзен бик иркен тота, теләсә кайда, теләсә ни вакытта алар белән тигез хокуклы кеше булып сөйләшә, көлешә, кирәк булса ут чәчеп кычкырыша да ала, шул ук вакытта безнең кебекләр янында шаян, шук малай да була белә иде.
Безнең янга килүдән ни ямь таба иде икән соң бу егет? Ул вакытта башыма мондый сорау килми, ул килгәнгә бары шатлана гына идек. Малайлар да. кызлар да. Кызлар күзенә ул, әлбәттә, гашыйк булыр өчен генә яратылган чибәр егет булып күренгәндер. Ә безнең укучылар арасында буй җитеп килгән матур-матур кызлар бар иде. Усман- ның күңелен шулар тарткан булса, гаҗәпмени? Ал арга якынлашу өчен иң уңай юл — башта безнең белән аралашу икәнлеген дә зирәк егет яхшы аңлаган булса кирәк. Ул чордагы яшьләр арасында гомумән егет белән кыз кеше өчен тиз генә парлашып, аулак урын эзләү тотнаксызлык исәпләнә, үзеңне алай тоту комсомол мораленә сыймый, яраткан кызың яки егетең белән нинди дә булса күмәк эчендә очрашу хәерле санала иде. Гыйшык-мәхәббәткә җенси якынлык күзлегеннән генә карап, бу мәсьәләдә тәкатьсезлек күрсәтүче малайлар ниИди дә булса берәр кухаркамы, өй җыештыручымы яки кер уучымы кебек олырак яшьтәге тол хатын белән яшерен элемтәгә кереп китәләр һәм, күбесенчә, мондый эшләргә карата артык уяу кызлар тарафыннан фаш ителеп» оятка калалар иде.
Усман саф намуслы, хатын-кызга мөнәсәбәт мәсьәләсендә, купшы итеп әйтсәк, джентльмен кеше иде. Бөтен кызларның диярлек үзенә гашыйк икәнлеген белеп, күреп торса да, мәхәббәт фронтындагы җиңешләре белән мактанырга яратучы кәперәйгән егетләргә охшаган чагын хәтерләмим.
Шулай да мактана торган гадәте, гомумән, юк иде дисәм, дөрес булыр иде микән? «Мактану» дигәнем шул: ул, УРО кешесе буларак, үз практикасында очраган хәлләр турында сөйләргә ярата иде. Шәһәрдә ниндидер притоннар барлыгы, шул тирәдә яшеренеп ятучы бандитларның явыз җинаятьләре, аларны фаш итү. алар белән көрәш вакытында куркыныч вакыйгаларга очрау, үткен хәнҗәрләр, төрле маркадагы мылтыклар. пистолетлар белән коралланган рәхимсез бандитларны кулга алган чакта күрсәткән батырлыклары, тапкырлыклары турында шул кадәр мавыгып, дәртләнеп сөйли, без аны дөньябызны онытып тыңлыйбыз. Ул минутларда безнең өчен аның эшеннән дә мактаулы, шуңар- дан да әһәмиятле, шуңардан да данлы хезмәт юк, һәм ул эшнең иң тапкыр геройларыннан берсе —Усман Биктаһиров...
2 У Р О — уголовно-розыскной отдел.
Төрле җинаятьләрнең очларын эзләү буенча аны кайвакыт чит өлкәләргә дә җибәрәләр иде. Иртәгә ерактагы бер шәһәргә китәсе кичендә ул безнен бүлмәгә кереп, шактый озак язынып утырды.
— Хатлар язам, — диде ул, безнең кызыксынуыбызны күреп.— Юлдан салып җибәрергә.
— Ничек юлдан? _
Ул сәфәргә чыккан чакларында Стәрледә калган хезмәттәшләренә го хат яза икән. Юлда вакыт булмау ихтималын күзлә тотып, фәлән шә- = һәрдән, фәлән станциядән җибәрәсе хатларын өйдән үк язып алып чы- £ га икән. «
— Кызык. Ә ул станциягә барып җитә алмасан?
— Хат салынмый кала. Бары шул гына. ♦
Ихтимал, аның хезмәтендәге кеше өчен болай эшләүнең үзенә күрә - бер мәгънәсе булгандыр, һәрхәлдә, бу миңа бик сәер тоелды.
Тагы бер кызыгы.
Интернат кысасыннан шәһәр клубы дөньясына чыккач, без икенче с үрнәк мәктәбе укучылары белән дуслашып киттек, бер-беребез белән о аралаша башладык. Алар арасында бер төркем сәхнә сөючеләр бар ~ иде. Хәмзә исемле егет, революцион тарих китапларына нигезләп, бер- = сеннән-берсе фаҗигалерәк драмалар яза, үзе үк режиссер булып, алар- г ны сәхнәгә куя, үзе үк җаны-тәне белән бирелеп, төп рольләрне башкара иде. Ихтимал, вакыты белән ул егеттән менә.дигән драматург та чыккан булыр иде, яшьли дөнья куеп, әрәм булды.
Икенче үрнәк сәхнәсеннән хәзер инде шәһәр күләменә чыккан ул спектакльләрдә безнең мәктәп укучылары да, гомумән, клуб тирәсенә тупланган башка яшьләр дә катнаша иде. Биктаһиров та, әлбәттә, читтә калмады гына түгел, һәвәскәр артистларның үзәгендә булды. Зал һәр вакыт тулы була, спектакльләребез гөрләп бара, тамашачы көләсе урын да рәхәтләнеп көлә, елыйсы урында елый, пәрдә ябылганнан соң шаулатып кул чабу белән генә канәгатьләнми, аяк белән дә идәнне дөбердәтеп, артистларга рәхмәтен белдерә иде.
Бер спектакль вакытында тамаша залында ниндидер тынычсызлану сизелде. Берәр билетсыз кеше фаш ителдеме, әллә берәр исерек кереп тавыш чыгардымы, әкрен генә башланган тынычсызлану бик тиз арада шау-шуга әйләнде. Ә сәхнәдә спектакль. Җаваплы рольдә — Биктаһиров. Аның янында башкалар. Бер мәл аптырап, таркалып калгандай булдык. Көтелмәгәндә килеп чыккан мондый кыенлык гадәттә пәрдәне ябу белән хәл кылына торган иде. Бу юлы ябарга өлгермәделәр, Биктаһиров ниндидер патша чиновнигын уйнап торган җиреннән кинәт кенә үзенең асылына кайтып, кырыс милиционерга әйләнде. Залга йөзе бе-лән борылды да, аяк тибеп, гайрәтле тавыш белән кычкырып җибәрде.
— Тише!..
Шундый каты ә^ер булып яңгырады аның тавышы, чыгырыннан чыккан тамаша залы кинәт шым булып, тынып калды, һәм, бер мизгел аптырашта торганнан соң, кемдер, аңына килгәндәй, кул чабарга тотынды. Шунда ук аны бөтен зал күтәреп алды.
Билгеле, ботканы май бозмаган кебек, спектакльне дә кул чабулар бозмый. Берни булмагандай, уеныбыз дәвам итте. Усман яңадан бу фани дөньяны оныткан артист иде инде. /
Бу инцидентны иң авыр кичергән кеше нечкә күңелле Хәмзә булган икән Ул пәрдә ябылганда да тынычланып җитмәгән иде әле.
— Ничек шулай, сәхнәдән торып, халыкка аяк тибеп кычкырырга җөрьәт итә алдыгыз? — дип сорады ул Усманнан,— әгәр дә зал тыныч- ля’нмаса, нишләр идегез?
— Тынычланмый карасын! Сәхнәдән сикереп төшеп, иманын укыта идем мин ул хулиганның!..
Теге кичне карангы урамда минем корсагыма төртеп китүче кеше шул Усман булган икән, үзе әйтеп бирде.
— Бигрәк тыныч кеше икәнсең син,— диде ул миңа, килеп күрешү белән. .
— Нигә?
— Минем корсакка шулай тиктомалдан төртеп китсәләр, дәшми каламмы соң мин!
— Ә сиңа кем әйтте аны?
— Үзем төртеп китим дә, шуны кешедән сорап торыйммы?
— Син?!
Минем шулай гаҗәпләнүемә кәефе килеп, Биктаһиров көлеп куйды. Бу аның шулай, бөтенләй бүтән кеше кыяфәтенә кереп, разведкага чыгуы, ниндидер шикле кешеләрне күзәтеп йөргән чагы булган икән.
— Кайраклы төбәгендә бер притон таптык,— диде ул.— Озакламый облава булачак. Кызыксынсагыз, гайрәтегезне сынап карыйсыгыз килсә, сезне дә алып барырга була.
Бу сүзләрне ул, әлбәттә, безнең кызыксынуыбызны белеп әйтә. Беренче әйтүе дә түгел. Әйтә, ләкин алып барырга ашыкмый...
Бандитлар белән көрәш маҗараларын аеруча кызыксынып тыңлаучылар һәм кайчан да булса, Усманның безне дә шул кызыклы һәм хәтәр көрәшкә алып керүен өмет итүчеләр турында сөйләгәндә <без» дип язам икән, үземнән башка тагын бер иптәшемне күздә тотам.
Ибәт исемле бер малай белән дус идек. Янәшә караватта йоклыйбыз. Ул миннән яшькә олырак булса да, бер класста укыйбыз, теләкләребез дә. серләребез дә уртак иде. Хәтта уртак мәхәббәтебез дә була язып калды.
Ибәт сары чәчле бер кызга гашыйк иде. Ә ул кызның күңеле миндә, имеш. Мин моны үзем белми дә идем. Укуга караганда күбрәк уен- көлке ярата һәм малайлар янында үзен бик иркен тота торган ул кыз минем янда артык узынмый, сөйләшергә туры килгән чакларда миңа карата ихтирам күрсәтә, күзләр очрашса, оялчан елмаеп куя иде. Ләкин мин моңа бернинди дә мәгънә бирмим, матур-матур егетләр каршында абруе җитәрлек булган ул кызның күңелендә миңа карата ни дә булса бардыр дигән уй башыма да килми иде. Ибәт әйтеп бирде. Үзенең Сары чәчне ничек өзелеп яратуы турында сөйләп утырды-утыр- ды да:
— Ә аның күңеле синдә!—дип куйды.
— Китсәнә, юкны сөйләп утырма.
— Белмәгән булып кыланма!
Дустымның мәхәббәтен уртаклашу ниятем булмаса да, миңа ничектер күңелле, кызык булып китте. Рәхәтләнеп көлеп җибәрдем.
— Ә син *көлмә!
— Тыныч бул, минем аңа мәхәббәт белдерәсем юк.
— Ә ул үзе сиңа белдерсә?
— Җүләр булмаса шул. Ә ул... Әллә акыллы дип беләсеңме?
— Җүләр кызга исең китмәсен соң!
— Вәт нәрсә. — диде Ибәт, тагын да җитдиләнә төшеп.—Дус булсаң, арага кермә.
— Уйлаганым да юк. Синең исең киткәч тә...
— Кара аны, яратам дип, үзе мәхәббәт белдерсә, сиңа аны кире кагу кыен булыр.
— Әйт, белдермәсен.
— Мин әйтсәм, үчегер генә.
— Мин әйтимме? Миңа гашыйк була күрмә, Сары сандугачым, диимме?
— Шаяртма әле. Дус булсаң, син ана юл куйма.
— Ничек итеп?
— Якты йөз күрсәтмә. Ул көлеп караса да, елмайма.
— һы!.. Тиктомалдан мин аны дошман күрә башларга тиешме? Бернинди гөнаһсыз кызны?..
— Гөнаһсыз!..
— Җүләрләнмә, малай. Юкны уйлап чыгарып, башыңа кайгы алма!.
— Ярар, синеңчә булсын, — диде Ибәт, тынычлангандай булып.— Давай сынап карыйбыз!
— Пожалсты. Ничек итеп?
Мин сине атарга ниятләнгән булыйм. Нишләр икән?
Торагыбызда бер винтовка бар иде. Төннәрен аны ишегалдында дворник тотып йөри, көндезләрен малайлар кулына керә, без аны өйрәнәбез. Анда да иң күп мавыгучы кеше —Ибәт иде. Шул мылтыкны кулына алды бу.
— Син бас әнә шунда ишек янына. Мин сиңа төзәп торган булыйм. Ә син, Әбүталип, бар, йөгер кызлар бүлмәсенә. Ибәт Мирсәйне ата, диген. Тиз бул!
Икенчедәме, өчендәме укып йөрүче кечкенә кара малай берсүзсез чыгып та китте.
Торам ишек янында басып. Ибәт миңа мылтык төзәгән. Кызык.
— Көлмә!—Ул инде тәмам ачуланган тавыш белән кычкыра.—• Иманыңны укы!
Коридорда кызлар бүлмәсе ягыннан йөгерешеп килгән аяк тавышлары ишетелде. Ибәт тагын да ярсыбрак кычкыра башлады.
— Икебезнең беребез артык, дөньяда син булганда миңа’көн юк! Укы иманыңны!..
Бу сүзләрне ул шундый ышандырырлык итеп әйтте, хәтта мин шикләнә калдым. Шаяртуымы соң бу моның? Әллә чынлап та... Ләкин сынатасым килмәде, нәкъ театрдагыча артистланып, кычкырып жибәрдем.
— Ат, башың ике булса, дурак!...
йөгерешеп кызлар килеп керде. Иң алдан Сара. Атылып, алдыма килеп басты да. күкрәге белән Ибәткә каршы торган хәлдә, гәүдәсе белән мине каплап, кулларын ике якка жәеп җибәрде.
— Мине дә ат!.. Икебезне дә!..
Эш болайга киткәч, уеннан уймак чыкмагае дип, тнз генә ишек артына тайдым...
Дуслыгыбыз бозылу куркынычы астында калган иде. Тик Усман сөйләгәннәр белән уртак мавыгуыбыз гына безне якын тотып калды.
Усман үз хезмәте белән безне шулай мавыктыра алуына үзе дә бик канәгать, һаман безне үзе белән бергә бандитлар тоту операциясенә алып барырга вәгъдә итә иде. Хәтта бер караңгы кичне, разведкага дип. үзе белән бергә алып та китте. Тик шәһәр читендәге урамнарда төн буе диярлек йөрсәк тә, куркыну катыш кызыксыну белән хәвефле хәлләр көтсәк тә, бернинди маҗара булмый калды. Усман, хәзергә шушында торып торыгыз, башта үзем белеп килим дип. безне берәр почмакта калдыра да, шомлы тыкрыкларга кереп югала, бераздан нәтиҗәсез кире борылып килә иде.
— Бу юлы барып чыкмады, ахрысы.— диде ул. ниһаять,— я сизгәннәрдер, подлецлар, я планнары үзгәргән. Әйдәгез!..
Безне хәтәр бандитлар белән очраштыру турындагы вәгъдәсе шуннан да ары китмәде. Ихтимал, тәҗрибәсез малайларны андый җитди эшкә алып баруның җаваплылыгыннан курыккандыр Ә бәлки бу аның үзенә күрә көрәштәшлеккә кадрлар хәзерләү юлында безне сынап йөрүе булгандыр. Әмма ул чакта минем башыма мондый уйлар килмәгән иде. Хәтәр уенда катнашудан өметем өзелгәч. Усман турында борчак сибәргә ярата торган гадәте бар. ахры, дип кенә уйладым. Безне, акыл
МИ PC ӘП ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
тешләре чыкмаган малайга санап, алдап кына йөрткәндер. Өстәвенә, тагы шунысы ачылды: Усманны безгә караганда да ныграк яратучы кеше әлеге Сарабыз булган икән. Димәк, егет чынлап та интернатка безнең өчен генә килеп йөрмәгән. Андый кешенең мәхәббәт дигәне дә озакка барыр микән?..
Ләкин Усманга карата мондый караш миндә гомергә калмады. Стәрлетамактан китеп күпмедер вакыт узгач, мин аның Сара белән бергә тора башлавы турында ишеттем. Үз вакытында һәркайсы күңелемдә матур эз калдырган яшьлек дусларымның шундый бәхеткә ирешүләренә куанып бетәргә өлгермәдем. Биктаһировның 1 фаҗигале үлеме турында хәбәр китерделәр. Егет үзе изге күргән көрәш юлында тормышын корбан иткән. Җинаятьчеләр белән бәрелештә һәлак булган яшь геройны зур хөрмәт белән җирләгәннәр. Җеназасына бөтен Стәр- летамак халкы җыелды дип сөйләделәр.
Бу хәбәр мине тетрәндереп җибәрде. Егерме ике яшендә корбан булган егегнең геройлыгы каршында баш ию белән бергә, кайчандыр аның турында аз гына булса да начар уйлавым өчен вөҗдан газабы кичердем. Юк, борчак сипмәгән икән ул. Арттырып сөйләү түгел, булган кадәресен дә әйтеп бетермәгәндер. Тагы Да катлаулырак маҗаралары турында, бәлки, профессиональ сер буларак, әйтергә дә ярамагандыр.
Халык бәхете, аның тынычлыгы өчен көрәш юлында тормышыңны корбан итү дәрәҗәсенә күтәрелү! Чын геройлыкның иң биек ноктасы шул түгелмени?!
4
Козырексез фуражка. Спорт җене. Рәсемгә мәхәббәт. Кызыл йөзле рәссам. Кара күзле шагыйрь. Идеальный герой. Маруся. Шуклык.
Яраткан кызының икенче кешегә каравы Ибәт өчен, әлбәттә, үзенә күрә фаҗига булгандыр. Ләкин бирешмәде егет. Бер-берсен табышкан ике саф йөрәк каршында үзенең ялгыз-ярты мәхәббәте көчсез икәнлеген аңладымы, ул чор яшьләре өчен самими дәрәҗәдә изге булган комсомол намусы өстенлек алдымы, көндәш дустына юл куйды.
Шулай дә хәзер Усман сөйләгәннәрне сабыйларча авыз ачып тыңлау юк иде инде. Яна дуслар табарга яратучан Ибәт ялга кайткан бер матрос белән танышып алды... Диңгезчеләр мәктәбендә укучы курсант икән. Егет шәп: кайтарылып төшкән яка читләрендә ак җияк тоткан зәңгәр күлмәктән. Башында озын койрыклы козырексыз фуражка. Җиргә тиеп торган киң чалбар балаклары астыннан кара шиблетынын курнус борыны гына күренә. Телгә дә оста иде, күрәсең, сөйләгәнен тыңлап торсаң, бу дөньяда моряк тормышыннан да кызыклы, аннан да мәгънәле тормыш юк...
Ибәткә җитә калды. Диңгезчеләр мәктәбенә китү хыялына төште бу. Мине котырта. Диңгезче булу уема да кергәне юк иде. Шулай да иптәшемә'каршы бара алмадым. Киттек .мәгариф бүлегенә, диңгезчеләр мәктәбенә җибәрүләрен сорыйбыз. Разверстка юк икән, военкоматка барырга киңәш иттеләр. Аннан тагы ниндидер клубка. Учреждениедән учреждениягә чабып йөрүләребез шуның белән тәмамланды: кайдадыр безне хәрбигә тартым ирекле оешмага язып кайтардылар. Авиахим дип аталган чагы идеме, Добрахиммы, хәзерге ДОСААФиың яңа оешып кил- гән чоры иде. Диңгез турында хыяллануыбыз шуның белән бетте.
1 Уфа партархнвыннан алынган белешмә буенча. Биктаһиров Усман Җиһанша улы 1905 нче елны туган, ВЛКСМ члены, 1925 елның маеннан ВКП(б) членлыгына кандидат. карточка номеры —4884. Хезмәт эшчәнлеге: 1919—1920 еллар — РККА разведчигы. 1920—1921 — халык мәгарифе бүлегендә хисапчы. 1921 —1924 — балалар йортында тәрбияче, укытучы. 1924 елның маеннан УРО агенты, администрация бүлеге, юстиция ячейкасы.
Батырлык, физик яктан ныклык, тазалык сорый торган хезмәтләр •белән кызыксынып йөрүләрнең файдасы шул булды: спорт белән мавыгып киттем. Күршебездәге клуб каршында оештырылган физкультура түгәрәгенә йөри идек. Иртәнге алтыдан ук кузгалабыз да клубка йөгерәбез. Өйрәтүчебез Молоканов дигән абый иде. Безнең янда шактый озын буйлы, аяк-куллары гел сеңердән генә торган шикелле какча бә- ♦ дәнле бу кеше, күп дигәндә, егерме бишләр тирәсендә булгандыр. Лә- - кин үзенең кырыс таләпчәнлеге белән ул безгә бик олы күренә иде. 2 Аның җитәкчелегендә төрле тән күнекмәләре ясыйбыз, тора-бара пира- | мидалар оештырырга да өйрәндек, хәтта мәктәп кичәләрендә сәхнәгә н чыгып һөнәребезне күрсәткән чакларыбыз булды.
Тик безнең өчен спортның иң кызык өлеше өйрәтүчебез юк вакытта *" була иде. Ул килеп җиткәнче җаныбыз теләгәнне кылана торабыз. ♦ Физкультура өчен кирәк булган төрле җайланмалар җитәрлек иде ан- * да Кул белән асылынып югары күтәрелү өчен көйләнгән баскыч, төр- Z ле биеклектә, төрле озынлыктагы кузлалар, турниклар, бауга тагылган го тимер боҗралар, төрле авырлыктагы гантельләр, герләр... кайсын те- с лисең! °
Иң яратканым турник иде. Мин аны кайда күрсәм дә яныннан ты- £ кыч кына уза алмый идем. Турникны хәтерләткән берәр аркылы агач = яки киртә күзгә чалынса да, асылынып, бер-ике әйләнеш ясамыйча. 2 һич югында, беләк мускулларын киереп, рәттән биш-ун тапкыр иякне турникка тидереп алмыйча үтә алмыйм. Биегрәк стенага сөяп куелган баскыч туры килсә дә шулай. Басмалары тотынырга җайлы ясалган булса, кул белән асылынып, иң югарыга кадәр менеп төшмичә узу юк.
Шулай да, ни кадәре яратсам да, турник остасы булу ягыннан күңелем теләгән дәрәҗәгә ирешкән чагым булмады. Нинди югарылыкта торган турникка да сикереп тотыну, теләсә кайсы ягыннан аның өстенә күтәрелеп чыгу минем өчен берни түгел. Беләк мускулларымның көче рәттән унбишәр тапкыр күтәрелеп төшәргә җитә. Терсәк буыныннан эленеп булсын, тез астыннан эләктереп булсын, турник тирәли өзлФ< сез әйләнеп торуларын да булдырам. Ә менә скобка ясарга өйрәнә алмадым. «Кояш» мәсьәләсендә дә башкалар ясаганга сокланып торудан узмадым.
Теләк зур, дәрт җитәрлек булса да, спортка талантым чамалы булгандыр, күрәсең. Турниктан тыш кулы белән йөри белүчеләргә кызыга идем. Олыгайганчы тырыштым, анысына да рәтләп өйрәнә алмадым Гантельләр белән шаяру, штанга күтәреп азаплану кебекләргә исем китми; әмма ике потлы гади герне җиңел уйнатучыларга бәләкәйдән үк кызыга килә идем. Насыйп булса, күрерсез, буем үсеп, көчем арткан саен гергә булган мәхәббәтем дә көчәя барачак әле.
Ләкин яшь чагында сиңа тынгы бирмәгән һәр мавыгу, теге яки бу һөнәрне керсез күңелдән ярату—бу әле синдә шул һөнәргә талант бар дигән сүз түгел икән.
Рәсем ясарга әвәслегем зур иде тагы. Бусы миндә бәләкәйдән \к килә. Шаян телле әнибезнең көлеп сөйләвенә караганда, миндә хәтта сабый чакта ук «сурәт төшерергә»’омтылыш булган. Имештер, бер вакыт сәкегә терәлеп торган киң тәрәзә төбенә менеп утырганмын да, үзем чыгарган сары «буяуга», пумала урынына кулымны манып, тәрәзә пыяласына өянке сурәте төшергәнмен. Кулыма каләм тоттыргач та беренче эшем сурәт ясарга азаплану булган. Үзем белә башлаганда инде кеше рәсемен сызарга ярата идем. Әле дә күз алдымда баш урынына түгәрәк боҗра, күз-каш урынына нокталар: буйга бер сызык, аркылыга бер—авыз белән борын. Гәүдә урынына югарыдан түбәнгә таба сузыл га и бер сызык, тырмага охшатып эшләнгән ике кул. аяк урынына—кәкре башлы ике таяк.
Үзем ясаудан да бигрәк ташка басылган сурәтләрне карау рәхәт
иде. Укый белә башлагач, китапларны жанрлары ягыннан «көйле китап, көйсез китап» дип, эчтәлекләре ягыннан «кызык» яки «кызганыч» китап дип икегә бүлүем турында язып үткән идем. Бер уңайдан тагы шунысын әйтергә онытканмын икән: укый белә башлаганга кадәр үзем күргән китапларны мин «сурәтле китап», «сурәтсез китап» дип икегә бүлә идем, һәм минем өчен иң әйбәте, әлбәттә, сурәтле китап иде. Үлеп гашыйк идем сурәтле китапка. Хәзер дә, Татгосиздатның балалар өчен чыгарган китапларында яки «Ялкын» битләрендә басылган матур-ма- тур рәсемнәрне карыйм да, аеруча Хажиәхмәтов ясаган гүзәл иллюстрацияләрне күрәм дә:
— Их!—дип куям, сокланып.—Бу рәсемнәр мин кечкенә чакта булса! Җанымны бирердәй булыр идем мин аларга. Юк иде шул, юк иде. Хәзерге балаларга тәкъдим ителгән рәсемнәрнең йөздән бере дә эләкмәгәндер безгә. Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да...
Үзем үскән саен рәсемгә булган мәхәббәтем кимемәде генә түгел, арта барды. Стәрлетамакка килгәч, минем кебек үк малайларның стена газетасына булсын, кулъязма журналга булсын, менә дигән рәсемнәр төшереп куюларын күреп сокландым. Сурәт төшерүне моңарчы кызыклы уенга гына санап йөри идем. Уку сәгатьләрендә башка фәннәр белән беррәгтән рәсем дәресе дә керүен күрү бу эшне уеннан чынга әйләндереп җибәргән кебек булды.
Ләкин рәсем дәресе мин көткәнчә үк күңелле булып чыкмады. Анда геометрик шәкелләр ясаталар: шакмак, шар, иһрам (пирамида) кебекләр. Бик зурга китте дигәне дә гипстан әвәләнгән яфрак яки берәр хайван сынын күчереп ясаудан узмады. Укытучыбыз үзе дә чын рәссам иде микән әле? Аның кешене сурәтләгән яки табигать күренешләрен гәүдәләндергән рәсемнәрен күрмәдек. Мәктәпкә миннән элегрәк килгән малайлар бик сагынып элекке укытучыларын искә алалар:
— Их, Яхшыбаев шәп иде, менә, ичмасам, художник дисәң дә художник! Теләсә кемне, йөзенә карап, тач үзе итеп төшерә ала. Майлы буяу белән! Их, ул төшергән табигать күренешләрен күрсәң! Нәкъ чын кебек!..
Аларны миңа үз күзләрем белән күрергә дә туры килде. Ниндидер күргәзмә идеме, әллә рәсемнәр сата торган махсус кибет идеме—зур рамга тартып киерелгән киндер-картина каршына килеп бастык. Су буенда үскән ямь-яшел яфраклы агачлар, чынлап та, нәкъ табигатьтәгечә. Бигрәк тә аларның суга асылынып төшкән күләгәләре!.. Дөрестән дә, нәкъ чын кебек.
«Тач үзе» итеп ясалган кеше портретлары нинди булгандыр, аларын күрергә туры килмәде.
— Үзе кайда соң ул, Яхшыбаев?
— Андый зур художник безнең Стәрледә нишләп ятсын? —диделәр. — Казанга китте.
Үземә бирелгән махсус дәфтәргә генә түгел, кайбер иптәшләрнең альбомнарына да истәлек урынына төшергән рәсемнәремне — чәчәк, кә- газь-каләм яки ачып куелган китап сурәтләрен күреп, мине стена газетасына җигә башладылар. Класс бүлмәсе өчен кирәк булган диаграмма, плакат кебек нәрсәләр дә ясыйм, төрле бәйрәм көннәренә карата лозунглар язып куям...
Шунысы кызык: рәссамлык миңа шактый җиңел бирелә торган һөнәр булып тоела башлады. Ниндидер журналда рәссамны шагыйрь белән бер дәрәҗәгә куеп язылган мәкалә укыгач, хәтта гаҗәпләндем. Ничек инде шагыйрь белән рәссамны бер дәрәҗәгә куярга мөмкин? Тукай! Сәгыйт Рәмиев! Бабич!.. Нинди рәссам белән чагыштырырга мөмкин аларны? Алар кебек атаклы рәссамнар турында ишетелгәне дә юк
бит эле. Кем бар? Яхшыбаевмы? Тырышсам, аның кебекне, пожалуй, мин дә булдыра алырмын.
УЛ вакытта, чынлап та, татарлардан телгә алырлык, рәссамнар булмаган икән шул. Бөек рус художниклары, дөнья классиклары турында берни белмим. Нарат урманында уйнап йөргән аю балалары, күл буенда моңаеп утыручы Аленушка яки балыкчы карт сурәте төшерелгән ♦ картиналарга сокланып, исем китеп карап торган чакларым күп булса да, аларны кем ясаган икән дигән сорау нигәдер башыма килми иде. Әйтерсең алар кеше кулы белән ясалган рәсем дә түгел, ә чын табигать үзе!..
Башкасында эшем юк, үземнекен беләм. кирәкле рәсемнәрне әзер килеш газета-журнал битләреннән күчереп алырга остарып киттем Кулъязма журналга, менә дигән итеп, Ленин портретын ясап бирдем. Барына да ошый тагы. Очыртып мактыйлар
— Шулай да Барыйга җитми инде,— дип куйды берсе.
Барый турында беренче ишетүем түгел иде инде. Шушы мәктәптә укып йөргән малай булган икән ул. Рәсемгә бик оста булган.
— Аңа җиткән берәү дә юк әле безнең үрнәктә!—дип кенә җибәрәләр.
Узган ел Оренбургка БИНО дигән уку йортына киткән булган икән, шул кайтып Төште. Өстәвенә, бер башкорт егете белән кайткан. Анысы шагыйрь.
Ул чорда безнең интернат Стәрлетамакның шаулап торган культура учакларыннан берсе иде. Барый белән кунак егет тә кайту белән безгә килеп җиттеләр.
Барый, миннән бер яшькә кечерәк булса да, тәрәккыяте ягыннан сизерлек алга киткән егет булып чыкты. Тышкы кыяфәте белән матур дип үк әйтерлек түгел: карасу-кызарып торган симез генә битле, кысыграк кара күзле. Авызы аз гына бер якка кыеграк. Коңгырт кара чәчләре һаман тузгып, хәрәкәтләнеп тора. Ак апаше якасы астыннан тагылган кызыл галстук шәүләсе белән тагын да кызара төшкән йөзендә һәр вакыт шат чырай. Үзе алай бик кызык сүзләр сөйли белмәсә дә, көл-гәнне, көлдергәнне ярата. Иңбашларын аз гына бөкрәйтә төшеп, терсәкләрен беркадәр арткарак җибәргән хәлдә, «кая. нишлим?» дигән кебек, ике кулын күкрәк турысына күтәреп, бармакларын хәрәкәтләндереп тора. Ул мина «Кая, нинди рәсем ясап бирим?» дип әйтергә тели кебек. Әлбәттә, әйтми. Без аның чынлап та рәсемгә осталыгын «Кызыл маяк» газетасының ул кайткач аеруча матур булып чыга башлаган яңа номерларында урнаштырылган рәсемнәрендә һәм шәһәр клубының пионерлар бүлмәсенә куелган төрле плакатларында, картиналарында күрдек. Стәрлетамакка кайту белән ул пионер вожатый булып эшләргә кереште. Балалар аны бик ярата, Барый абый дип үлеп торалар иде.
Кунак егете минем өчен Барыйга караганда да тансыграк кеше булып чыкты. Шул вакытта ук аның турында сүз чыкканда, фамилиясе янына исемен дә кушып, Сәгыйт Агиш дип сөйләргә яраталар иде. Матбугатта чыгып өлгергән иде микән, шулай да безнең арада шагыйрь дигән исеме таралган иде инде.
Буйга кечкенә, карасу йөзе сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә майлаган төсле балкып тора. Ул еллар модасы буенча подпольку алдырыл- гаи озын чәчләре чем-кара. Алар әледән-әле Сәгыйтнең күзләренә төшеп тора.
Күзләре димәктән... Күп еллар үтеп, инде Татарстанда яшәгән чагымда. Уфага барып кайткач, Казанда торучы бер Стәрле кызы миннән уртак танышлар турында сорашып, Сәгыйтне исенә төшерде.
— Күрмәдегезме?—ди,—нихәлдә икән?
МИРСӘЙ ӘМИР ф үсә төшкәч
— Күрдем, исән-сау. Элеккечә шаян, сораганнарга сәлам әйтте.
— Күзләре һаман шундыймы?
— Шундый инде—күрә карау. Ерактан күрми.
— йу-у-к,—диде ханым, ничектер уңайсызланып,—Күзләре һаман шундый карамы? дип соравым. .
Әйе, күзләре күргән кеше тиз генә оныта алмаслык кара иде. Тик алар, чынлап та, ерактан күрми. Сәгыйт яхшырак күрергә теләгән нәрсәсен күзенә якын ук китереп карарга мәҗбүр иде. Әмма аның бу кимчелеге дә ничектер үзенә килешле, кызык булып чыга, шаян егет, кешене көлдерү өчен, юри шулай кылана кебек тоела иде.
Барый, Стәрле малае буларак, үз өйләренә кайткан, Сәгыйт исә, Оренбург ягы башкорты, кунакка гына килгән икән. Ул һаман безнең янда булды Төннәрен дә күбесенчә безнең торакта куна иде. Ниләр генә сөйләшмәгәнбездер! Эч катыргыч көлке анекдотлар, анекдоттан азган әкиятләр. Агиш исә, күбрәк үзе күргәннәр яки кешедән ишеткән хәлләр турында сөйләргә ярата, тормышта булган вакыйгаларны, үзе теләгәнчә урыннарын алыштырып, җитмәгән урыннарына үз хыялыннан өстәп, күңелле хикәя яки анекдот кыяфәтенә кертә иде. Аның белән бергә укыган һәм соңыннан берсе күренекле шагыйрь, икенчесе тәнкыйтьче- әдәбиятчы булып киткән Гайнан Хәйри. Г. Амантай исемнәре матбугат битләрендә күренмәс борын ук диярлек, Сәгыйт сүзләре аша безгә танышлар иде инде.
Дуслары турында сөйләгәндә ул гел шаяртып, көлдереп сөйли, шул ук вакытта аларга карата синең күңелендә мәхәббәт уята. Шаян иде, бик шаян. Кызыклы, тапкыр сүзләре белән бер күңелеңне җәлеп итеп алгач, аның гап-гади сүзләрен дә көлми тыңлый алмыйсың.
Көлдереп кенә калмый, сәхнәгә чыкса, ул сине, күңелеңне нечкәртеп, хисләр, сәнгать дөньясына алып кереп китә дә белә, татлы яшьләреңне дә сыгып чыгара.
Шигырь уку остасы иде. Үз шигырьләрен укыганын хәтерләмим, мәгәр башка шагыйрьләрнең әсәрләрен шундый яратып, шундый бирелеп укый, аны тыңлап тәмам сихерләнәсең. Сәгыйт Рәмиев, Такташ, К. Нәҗмиләрнең иң матур шигырьләре минем күңелемә башлап Сәгыйт сөйләме аша керделәр. Хәтта Муса Җәлилнең бер шигырен аныңча укыйм дип, тилереп йөргән чагым да булды (ниләр кыланганымны хәзергә әйтеп тормыйм, алда бу турыда тәфсилләбрәк язарга ниятем бар).
Соңыннан башкорт әдәбиятында хикәяләр остасы булып танылган, «Нигез» романын, менә дигән хикәя һәм повестьлар һәм үзе турында күпләр күңелендә матур-матур истәлекләр калдырып, 1973 иче елда бу дөньядан киткән Сәгыйт Агиш аны беренче тапкыр күргән җәйдә әнә шундый егет иде.
Бу җәйдә тагы безнең интернатка ниндидер приюттан берничә бала китерел керттеләр. Араларында руслар да бар иде. Аеруча Ипполитов дигән малай хәтердә. Карап торуга тыйнак кына, сыек сары чәчле, бөтенләй кашсыз диярлек ак чырайлы малай. Буйга зур түгел, төптән юан чыккан, аяк-куллары да кыска, ләкин аларның имән шикелле ныклыгы күзгә бәрелеп тора. Ул безне үзенең көчлелеге белән шаккатырды. Ике потлы герне сынар кулы белән югары күтәрә, җитмәсә, аны иңбашына кадәр кире китерә дә, җиргә төшермичә, тагы күтәрә, тагы... Рәттән бишәр, унар тапкыр шулай итә. Беләк мускуллары, корыч пружина шикелле, бер кысыла, бер турая Аннары идәнгә куелган гернең өстенә утыра да. ике кулын артка куеп, аның боҗрасыннан тота һәм шул хәлдә, ягъни артына ике потлы гер таккан килеш, тезләрен турайтып. тәпи баса, шул ук хәлдә җайлап кире идәнгә чүгә, тагы тора, тагы чүгә. Бусын да унар тапкыр кабатлый.
Инде арыгандыр, дисәң, кая ул! Икешәр потлы ике герне янәшә куя, тотка боҗраларына аяк башларын тыгып, өсләренә менеп баса да, китә атлап! Ягъни ике аягына да эленгән икешәр потлы герләрне күтәреп атлый. Адымнары эре-эре!
Физкультура, спорт белән бик дәртләнеп шөгыльләнүчеләр күп булса да, безнең интернатта Ипполитов күрсәткән номерларны эшли ал- ♦ ган бүтән бер генә кеше дә юк, әмма кулы белән йөри белүче бер ма- =; лаебыз бар. һәммәбез аңа соклана, аның белән горурлана иде. Интер- g нат патриотларыннан берәү ниндидер приюттан килгән Ипполит кар- © шында сер бирәсе килмичә шул малайны искә төшерде: £
— Нәрсә ул гер күтәрү,—диде.—Кара көч кенә кирәк монда. Менә g
син кулың белән йөреп кара!.. *
Ипполитов берни әйтмәде. Куллары белән идәнгә таянды да, аякла- _ рын югары күтәреп, атлап та китте. г
— Сиркач икән, чукынган! s
— Бөтен күңелен шуңа биргән инде ул.
— Мөгаен, укуының рәте юктыр... Е
Рус балалары бүтән мәктәпкә йөри иде. Шулай да бик тиз белеп ал- £ дык, Ипполитов укуда да иң алдынгылардан икән. Интернат буенча * булсын, шәһәр клубы тирәсендә булсын, җәмәгать эшләрен аның кебек - яратып эшләүче, үзенә тапшырылган вазифаларны аның кебек намус * белән үтәүче башка кешене хәтерләмим.
Мондый идеальный геройның чын тормышта гына булуы мөмкин. Әдәбиятта—аңа ышанмыйлар. Шунысы кызганыч, үз вакытында да, соңыннан да шул егетнең тормыш юлы белән кызыксына белмәгәнмен.
Гер белән булышучыларга электән кызыгып йөри идем, Ипполитны күргәннән соң, үзем дә мавыга башладым. Өстәвенә тагы, приюттан килгәннәр арасында бер рус кызы бар иде. Шуңа күзем төшкәндәй булды. Яна мунчадан чыккан кешенеке шикелле йөзе һәр вакыт кып- кызыл булып янып торган, кечерәк буйлы, карап торуга тулы гына тәнле күренгән Маруся, барыннан да бигрәк, миңа рус кызы булуы белән ошады. Дөресен генә әйткәндә, кем белән булса да русча хат язышып карыйсым килеп йөри иде, тоттым да шул Марусяга яздым. Әлбәттә, русчага өйрәнәсем килә дип түгел, үзенә күрә мәхәббәт хаты.
Күрәсең, русча белү дәрәҗәм шундыйрак булгандыр. Маруся минем хатымны өйләнергә тәкъдим ясау дип аңлаган булып чыкты,—Бу турыда уйларга безгә иртә әле,—дип җавап язды ул миңа.—Бик күп укыйсыбыз бар, өйрәнәсебез!..—һәм шул уңайдан, тартынып-нитеп тормыйча, мине өйрәтергә дә керешкән: хатымда җөмлә-имла хаталары күп булуы турында әйткән һәм аларны төзәтеп тә күрсәткән. Хатының азагында исә,—шул-ай да сез матур гына яза беләсез,— дип, юатыпта куйган.
Шуннан башкасының миңа кирәге дә юк иде. /Канап алуыма куанып. дәртләнеп, тагы яздым. Бернинди өйләнү-мәхәббәт турында сүз бармый, минем бары дусларча хат язышасым гына килә дигән фикерне аңлатырга тырыштым. Узган хатымдагы ялгышларымны күрсәтүе, аларны ничек төзәтергә өйрәтүе өчен рәхмәт әйттем.
— Бу хатыгыз яхшырак чыккан,—дип җавап- язды Маруся.—Хаталары да азрак...
Бер интернаттабыз, көн саен очрашып торабыз. Ләкин күзгә күз очрашканда сөйләшер сүз таба алмыйбыз. Ул минем турникта һөнәр күрсәтүемне карап торырга ярата. Мин үземнең нинди «шәп» егет икәнлегемне мускулларым, хәрәкәтләрем белән күрсәтергә тырышам. Турникта аяк йөзем белән генә эленеп, баштүбән асылынып торган чакларымда, ул «он, ой! Егылырсың!» дип, куркынып, минем өчен борчылып торган була. Миңа кызык, аның саен «хәтәррәк» кыланам.
Ул күрмәгән чакларда гына гер белән шөгыльләнергә керештем. Ипполитов булдыра алганны, неужели мин булдыра алмам икән? Аның чаклы ук булмаса да... Ике потлы герне сыңар кул белән башыңнан югары күтәреп кенә күрсәтсәң дә...
һәм, чынлап та, әллә нәрсәсе юк икән. Рәт чыгар төсле күренә. Тик бу кызыклы эшне озак дәвам иттерә алмадым. Бердән, жәйге каникуллар беткәнче миңа Җиргәнгә кайтып, туган-тумачаны күреп, азмы- күпме туган авылым һавасын сулап килергә кирәк иде. Икенчедән, Ма- русянын да минем өчен кызыгы калмады. Мин Ипполитов кебек кыланырга азапланып йөрим, ә ул Ипполитовны миңа караганда элегрәк тә, яхшырак та белә икән.
— Туктале, Әсма дидең, Сара дидең, инде менә Маруся. Фәүзияң кайда соң синең?
Бу сорауны миңа күптән биргәннәр иде инде. Повестемның беренче китабын укыганда ук журнал редакторы сорады: «Мулла кызына карата күңелеңдә шундый матур хисләр уянганын әйттең дә оныттың. Укучы моны көтә бит?»
Урынлы сорау. Укучылар арасында, яшьләр генә түгел, картлар (бигрәк тә карчыклар) арасында һәр әдәби әсәрдән иң элек мәхәббәт маҗаралары эзләүче кешеләр күп. Көтәләрдер. Ни әйтим?
Фәүзия шунда, миннән бер сыйныф артта укып йөри. Бер интернат- табыз. Ул әле һаман бала. Шулай да күңелемдә алган үз урынын беркемгә дә биргәне юк. Мин аның барлыгын тоеп торам. Ул бар жирдә үземне бүтәнчәрәк хис итәм. Ничектер, ихтыярымнан тыш, үземне әдәплерәк, тыйнаграк, акыллырак, матуррак тотарга тырышам.
Бала дисәң дә, күрәсең, малайларның игътибарын җәлеп итәрлек нәрсәседер булган. Габдулла исемле бер малайның Фәүзия артыннан сокланып карап калганы һәм ул узып киткәч: «Шушы кызның яхшы ат кебек атлап йөрүен ошатам», дип куйганы хәтеремдә. Аның турында кешедән шундый сүз ишеткәнгә күңелем үсеп киткәндәй булган иде.
Ләкин Фәүзия үзе бу турыларда берни белми. Ул бөтенләй гамьсез- Миңа карата да аның йөрәгендә уртак тойгы уянуын өмет тә итмим. Бу кыз балага нисбәтән күңелемдә яралган яшерен тойгының кайчан да булса шытып чыгасы, тамырланасы, күкрәп чәчәк атасы, мәхәббәт орлыгы булу ихтималы башыма да килми иде.
Шулай булгач, аның турында ни языйм? Хәзергә берни юк. Үссен әле, укысын. Үзем дә җитлегә төшим. Инде унҗидедә булсам да, чын мәгънәсендә егет булып җитмәгән идем әле. Минем өчен беренче чиратта торган мәсьәлә: уку! Җәмәгать эшләре, спорт белән шөгыльләнү дә шул җөмләгә керә. Шулардай калган бөтен вакытымны һәм рухи дөньямны әдәбиятка мәхәббәт, язуга булган дәрт тутырган.
Шулай да кызларга карата бөтенләй гамьсез идем дисәм, дөрес үк булмас. Бу мәсьәләдә әле тычкан тотарга өйрәнмәгән бала мәче кебекмен җепкә тагып сөйрәлгән кәгазь кисәгенә ташланам. Ягъни нәрсәсе беләндер игътибарны җәлеп итәрдәйрәк берәр кыз кисәге күргәндә, я берәр нәрсәсен (тарагынмы анда, кулъяулыгынмы, перчаткасынмы) тартып алып, тиз генә кайтарып бирми ялындырасың. Я булмаса, тәнәфес вакытларында аны карга егып кычкыртасың. Шуның белән күңел ачыла, дәрт басылгандай була.
Артык үткерләрдән булмасам да, бераз шуклык булган, күрәсең. Берәүне бөтен класс алдында җәберләп көлкегә калдыруым хәтердә. Алгы бер теше төшкән кыз бар иде Ләкин тешсезлеге белән түгел, үтә яхшы укучы һәм артык акыллы кыз булуы белән малайларның ачуын китерә иде. Химия дәресендә мөгаллим абзыебыз шул кызга сорау бирде:
— Әйтегез әле, Миһри, ачыткычның үзенчәлекләре нинди?
Миһри, каушамыйча, кабаланмыйча гына, кислородның үзенчәлекләрен санарга кереште:
— Иссез, төссез...
Шунда тыела алмадым, «тешсез» дип өстәп куйдым. Бөтен класс кө- леп җибәрде. Хәтта мөгаллим абзый үзе дә елмаймый түзә алмады. * «Иссез, төссез, тешсез» — акыллы кызның кушаматы булып китте.
5
Яңгыр килә. Әхтәм абзыйның кайгысы. Әби васыяте.
Яшь тирәкләр. Стәрледә соңгы кышым. Хат-сәлам.
Мин тагын Җиргәндә. Агай-эне исән. Бары да кочак җәеп каршы алырга торалар. Ачлык елны Оренбург ягына киткән Әбүбәкер абзыйлар да кайткан икән, шуларга тукталдым, һәр вакыт ачык чырай күрсәтүче йомшак күңелле Маһигөлсем җиңгине әнием кебек якын күрә идем, шул тартты.
Менә без өйдә аның белән икәү генә калганбыз. Тыныч. Ерактан гына, йөрәккә ятышлы яхшы хәбәр китергән кебек, күк күкрәгәне ишете- леп-ишетелеп куя.
— Яңгыр килә.
— Бирсен ходай,—ди Маһигөлсем җиңги тыныч кына.
Табигать авазы күңелдә серле тойгылар уята. Туган авылыма кайтканымны ачыграк хис итәм. Әйтерсең шулай мәгънәле, өметле итеп, шул ук вакытта әзрәк моңлы да, әзрәк шомлы да итеп күк күкрәү бер безнең авылга гына хас мәһабәт күренеш! Ул минем бала чакларымны, әти-әни белән, инде дөньяда юк эиеләрем-сеңелләрем белән, күптән суеп ашалган Турат, атып үтерелсә дә ачлык ел корбаны булган Билнак белән бәйле көннәремне исемә төшерә. Гаҗәеп көч бу табигать дигәнең! Хәзер бит инде мин кара авыл малае түгел. Янгырларның, яшеннәрнең нәрсә икәнлеген беләм. Шулай да...
Юк, ярамый. Калада укып йөргән кешегә, инде комсомолга кергән егеткә килешми мондый хисләргә бирелү!..
Берни булмагандай, авыл хәлләрен сорашам. Әбүбәкер абзый быел да мөгез чыгармый калмаган, Ратат күле буена яшелчә бакчасы чәчкән—карбыз, кавын... Җиргән татарлары арасында гомердә булмаган эш. Бу яңалык күңелемә бик хуш килде, Ратат күле! Бакча булгач, әлбәттә, аның куышы да булмый калмас. Молодец, шәктазый!
Күк күкрәгән тавыш якындарак ишетелә башлады. Шабырдап яңгыр яварга тотынды. Җиңги тәрәзәләрне яба. Ярым пышылдап, ниләрдер укына, дога аралаш үз сүзләре дә ишетелеп кала.
— ...лә-хәүлә... хәере белән бир...
— Әллә куркасың инде, Маһигөлсем җиңги?
Дәшми, һаман укына. Морҗаларын карый. Күкрәү якынайганнан- якыная, ешая һәм көчәя бара. Авылны баскан тоташ болыттан караңгыланып калган өй эче яктырып-яктырып китә. Дәһшәтле күкрәү авазларыннан чылтырап, тәрәзә пыялалары селкенә.
— Я раббым, ходаем, үзең сакла.
— Курыкма, күк күкрәүдә алланың бернинди катнашы юк.
— Көлмә, зинһар, Мирсәяф туганым.
Миңа кызык, белем күрсәтүемне дәвам итәм.
— Яшен яшьнәү дә шулай. Электр көче генә бит ул. Яңгыры белән җиле дә хода эше түгел...
Нәкъ- шул минутта бөтен өйне күтәреп бәрә язып, яшен атып җибәрде.
— Чыгып кит. имансыз!..
3. «К. У.» Nb 1.
м и р с ә п ӘМИР ф ҮСӘ тешкәч
33
Шундый ярсып кычкырып җибәрде җиңгием, атылып өйалдына чыкканымны сизми дә калдым. Аның бу кадәр ачуланган чагын гомеремдә күргәнем юк иде. Кара нинди хәтәр көч бар икән шул ягымлы, һәр вакыт сабыр, көләч чырайлы кеше йөрәгендә! Үземә дә бик уңайсыз булып китте. Шундый кешене нинди хәлгә китердем бит, җүләр. Менә сиңа кунак!
Ачык калган өйалды ишегеннән карап торам. Коеп яңгыр ява. Ул да миңа ачуланган шикелле, көчәйгәннән-көчәя барып, ярсып, шашып ява. Чү!.. Бозы да бар лабаса? Әйе, «телеңне тыя белмәсәң, мә өстәвенә» дигәндәй, яңгырга борчак-борчак боз кушылып ява башлады. Шунда ук, кулына йәмкә тотып, Маһигөлсем җиңги чыкты. Дәшми-тынмый гына йәмкәсен ишегалдына— боз катыш коеп яуган яңгыр астына ыргытып, кире кереп китте.
Бозны туктата, имеш! Бу миңа көлке. Ләкин дәшмәдем. Ансыз да яраткан җиңгиемне шулай каты рәнҗетүемә күңелем борчылып тора. Өстәвенә, боз! Мин алып кайткан афәт булып күренә бит ул.
Аллага шөкер!—дип куйдым, үзем дә сизмәстән: афәткә әйләнә алмый калды шикелле, йәмкәташлагач, бер минутта үтмәгәндер, җирдә ак борчаклар сикерешүдән туктады. Ышандырып кара син хәзер җиңгине боз яуганда тимер ыргыту ырымының мәгънәсе юк дип!
Яхшы сабак булды. Яңадан бу турыда авыз ачмадым. Әхтәм абзый белән Хәпәзә әби янында да үземне бик тыйнак тоттым. Әхтәм абзый исә хәзер миңа караганда да тыйнаграк булып чыкты. Мине ул үз янында зуррак, акыллырак кешегә саный, нәрсәдәндер беркадәр уңайсызлана, тартына да кебек иде. Ни булган аңа? Кем дип белә соң ул мине? Әллә турыдан-туры үзенә кайтып төшмәгәнгә үпкәләп, шулай кыланамы?
— Карале, Мирсәяф,—диде ул, ниһаять, гаепле кеше тавышы белән,—ни бит... ә-ә.. белеп әйтәләрме, әллә юкны...
— Нәрсә бар, Әхтәм абзый?
— Син, укып кайткач, Әхтәм абзыйдан түләтәм әле, дип әйтәсең икән ди. Әйе, болай ансат кына котыла алмас, дип әйтәсең икән ди.
— Ни сөйлисең син, Әхтәм абзый? Нәрсәне түләтим ди мин синнән?
— Теге вакытта өеңне сатканга рәнҗисең, имеш, ди. Барыбер түләтәм дип әйтәсең икән ди.
Менә нәрсәдән уңайсызланып, борчылып йөри, имеш! Беркатлылыгын белеп, берәрсе юри шаярткан, күрәсең. Ихтыярсыз көлеп җибәрдем.
— Кит аннан, Әхтәм абзый, андый уйның, ичмасам, күңелемә кереп чыкканы да юк. Нигә миңа ул өй?
— Чынлап та, рәнҗеп йөрмисеңме?
— Што син! Рәхмәттән башка сүзем юк сиңа. Берәрсе шаярткандыр.
Әхтәм абзыйның йөзе яктырып китте.
— Алай димә. Укып бетер дә, кайт үземә. Менә дигән итеп, кәләш алып бирермен. Өен дә рәтләрбез, бүтәнен дә.
Хәпәзә әби берни ишетми, шулай да ниндидер җитди мәсьәлә турында с\’з барганын сизенә иде, күрәсең, башта эндәшми генә утырды. Әхтәм абзыйның йөзе яктырып киткәнен күргәч, теле ачылды.
— Тәүфикълы гына йөре, улым. Олылар сүзен аяк астына салма. Үзеңнән көчсезләрне рәнҗетмә. Тәмәке тартма. Кяфер булма!..
Әбинең сабаклары тәэсир итте, ахрысы, Әхмәтша абзый янына хәтта башыма түбәтәй киеп бардым. Аның суфи күңеленә бу бик хуш килде Безнең йорт урыны хәзер аларның бәрәңге бакчасы булып калган икән, шуны күрсәтте. Анда, башлары киселеп, яшәреп киткән бөдрә таллардан башка, бездән калган берни дә юк иде инде. Хәер, мәчет урнашкан жир белән безнең ишегалды урынын аерып торган читән буе
на тезеп утыртылган яшь тирәкләр дә исән, алар бер ел эчендә бик нык сизелерлек дәрәжәдә зурайганнар һәм, бу йортка берни булмагандай, шаулап, гөрләп үсеп баралар иде.
— Мәсәлимнең төсе итеп саклыйм,—диде Әхмәтша абзый. — Ул утыртып калдырган булырга тиеш.
Аларны мин утырткан идем. Анысын Әхмәтша абзыйга әйтеп тор- ♦ мадым. Әйдә, әтинең төсе итеп сакласын. Бигрәк әйбәт...
Авылда озак юанмадым, тизрәк Ратат күле буена ашыктым. Яшелчә бакчасы, чынлап та, минем өчен бик әйбәт булып чыкты. Бердән, жүләр малай чакта гыйшык-мыйшык уйнап, хат язышып йөргән кызлар белән очрашу «кайгысыннан» котылдым. Икенчедән, абзыйлар өчен дә бушка жылы сөт эчеп ятучы әрәм тамак кына түгел, гаептән иңгән бакча каравылчысы, өченчедән, минем өчен шуннан да шәп ял урынын кайдан эзләп табасың? һавасы, күле-суы! Күңелләргә рәхәт биреп кошлар сайравыннан башка, бернинди шау-шу! Җил-яңгыр дисәң! Әкияттәге кебек гүзәл, серле куыш эчендә аларны тыңлап яту үзе бер рәхәт. Әх, карбыз-кавыны да өлгереп житкән чак булса! Хәер, аны-сына артык исем китмәде. Хәтта ал арның әле өлгермәгән булуы тынычрак та: усалрак караклар кызыгыр нәрсә юк. Минем өчен кыяры да бик житкән иде.
Әбүбәкер абзыйның улы Рөстәм һәм Хәпәзә әбинең кече кызыннан ятим калган оныгы Камил белән бергә бакча караулап уздырган ул көннәр минем өчен чын мәгънәсендә күңел ачу, иң матур ял булды. Шулай да яшь чакта, нинди генә гүзәл шартларда булмасын, тынлык тиз туйдыра. Стәрлетамакта калган сабакташ иптәшләрем, алар белән бергә кайнашкан колония көннәре сагындырды, укулар башланыр вакыт җиткәнне дә көтмәстәи, китеп бардым.
Яңа уку елы башланганда өлкән класс укучылары булып без калдык: Ибәтләр, Фәрдәнәләр, Наҗияләр, Хөсниләр, Солтаннар, Рахманнар, Кәримнәр...
Төп көч укуга киткәндер. Кулъязма журнал һәм стена газетасы чыгаруларга, спектакльләргә һәм әдәби кичәләргә, спорт һәм уеннарга да аз вакыт бирелмәгәндер. Әмма ул кышта иң нык күңелемдә калганы — Хәмит Усманов белән хат язышу булды.
Ул Уфадагы фармацевтлар техникумына укырга кергән иде. Күрәсең, шәһәр күләмендәге әдәби оешмаларга, редакция тирәләренә барып йөри торган булгандыр, каләм әһелләре, матбугат тирәсендәге хәлләр турында язарга ярата торган иде. Шуның өстеиә тагы ул минем хатларымны гади сәлам-хат сыйфатында гына түгел, үзенә күрә әдәби әсәр итеп тә карый, аларның һәркайсы турында диярлек үз фикерен язып жибәрә иде. Моны белеп, мин дә аңа жибәрә торган хатларымны мөмкин кадәр кызыклы итеп, традицион хатларга охшамаган итеп язарга тырышам. Хәмитнең үзенә генә түгел, хат аша танышып, аның белән бергә укучы иптәшләренә дә язам. Күрәсең, язасы килү теләгемне шул хатлар белән басып торганмындыр, күп яза идем. Ләкин бары бер хатым гына шактый ачык хәтеремдә. Зур бер табак кәгазьне дүрт битле газета итеп яздым. Иң башта — газетаның исеме: «Сәлам», һәр газетада була торганча, елы, ае, көне, чнслосы, органы. Гадәттә газетаның ничә көнгә бер чыгуы күрсәтелә торган урында — «сагынганда бер чыга» дип куелган. Баш мәкалә урынында зур хәрефләрдән «Хәмит дус!» дигән эндәш сүз. Аннары ике күз рәсеме. Шул күзләрдән агып чыккан ике елга бергә кушылып, зур күл тәшкил иткән Күл өстендә аккошлар, көймәләр, хәтта пароходлар йөзеп йөри. Рәсем астына: «Бу минем сине сагынып түккән күз яшьләрем», дигән сүзләр язылган. Аннан соң инде, шул чордагы өлкә газеталарына охшатып, төрле бүлек
М И Р С Ә И ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
ләр, рубрикалар астында торакта, мәктәп дөньясында, шәһәр күләмендә булган хәбәрләр, яңалыклар турында аерым-аерым мәкаләләр, фельетоннар. Әлбәттә, шигырь һәм карикатуралар да бар. Төрлесенә төрле имза куелган, ләкин барысының да авторы — үзем. Дүртенче битнең соңгы баганасы астында: мөхәррире — М. Әмиров. Аннан да аста —газетаның адресы һәм тиражы: 00000001 данә.
Гарәп хәрефләре белән язылган шул шаян хат-газета, көтелмәгән берәр могҗизага бинаән кайдадыр сакланган булып, бүген миңа аны күрергә туры килсә? Ихтимал, мин хәзер тасвирлаганга туры килеп бетмәгән урыннары да табылыр иде. Мәгәр шул чордагы тормышымны, мөхитымны хәтеремдә яңарту өчен искиткеч бер документ булыр иде ул.
Андый могҗиза булмас шул инде. Мин Башкортстаннан киткәч, Хәмит белән хат язышуыбыз сирәкләнә башлады. Ниһаять, бөтенләй өзелде. Ул, күрәсең, әдәбият-матбугат дөньясында мин фараз иткән дәрәҗәдә үк күренекле кеше булып китә алмады. Утызынчы елларда аның матбугат эшенә күчүе турында ишетсәм дә, бер-ике мәкаләсен искә алмаганда, язганнарын укырга туры килмәде. Ихтимал, үзендә булган эчке мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга өлгермәгәндер' саныннан мин аның Ватан сугышында вафат булуы турында ишеттем.
Авыргазы
I
Спорт өянәге. «Җир уллары». Тимер юл инженеры.
Декламация. Агу гына микән? «Хәзер туктыйм...»
Стәрлетамак мәктәбен тәмамлагач, 1925 нче елның җәендә мин Яна Карамалы дигән авылга килдем. Бу вакытта инде Мәрьям апа шушы авыл кешесенә тормышка чыгып, шунда төпләнеп калган, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли иде.
Башта мин үземне монда бик азга гына килгән вакытлы кунак сыйфатында хис иттем. Ниятем нинди дә булса берәр курс яки техникумга китеп, укуымны дәвам иттерү иде. Стәрлетамактан сон миңа Карамалы бик фәкыйрь күренде. Җиргән белән чагыштырганда да күп кайтыш иде. Кешеләре белән танышырга да ашыкмадым. Җизнинең пләмәнни- ге — яшьтәшем Хөснулла бар иде Мәрьям апа янына килеп йөрүче укытучы кыз Гайшә Дибердиева һәм аның миңа Стәрледән үк таныш булган сеңлесе Мәргуб — шулар җитте. Өстәвенә, мин торган өйдән ерак түгел авыл читенә чыгарып салынган зур мәктәп янына допризыв- никлар өчен спорт мәйданы ясап куйганнар. Бауга асылган боҗралармы, турникмы, баскычмы, төрле озынлыктагы кузлалармы — бары да бар. Хәтта ни өчендер мәйдан уртасына төрле биеклектә такта койкалар да куелган...
Их, яшь чак! Кая барма, шунда, кочагын җәеп, бәхет көтеп тора сине! Мин килүгә махсус хәзерләп куелган бүләк бит болар барысы да!
Атна буе диярлек рәхәтләндем бер үзем. Допризывниклар килгәч, миңа көн бетәр дип. куркыбрак йөргән идем дә, юкка борчылганмын икән. Мәйдан тирәсендә алар көненә бер-ике сәгатьтән дә артык бул- маганнардыр. Үзләре бер вакытта да мине күпсенмәделәр. Бары да диярлек төрле авыллардан җыелган яшьләр, авыр әйберләр күтәрүдә яки көрәшүдә ат көченә ия булсалар да, турникта әйләнү, божралаР белән уйнау, төрле биеклектәге кузлалар аша сикерү кебек эшләрдә
тәҗрибәсезләр, аларны шаккатыру өчен күп кирәкми иде. Шулай да командирлары минем ише генә спортсмен түгел икән, турникта мин ни гомер азапланып та өйрәнә алмаган скобканы бик җиңел башкара. Кузлалар аша сикерүдә дә мин генә түгел. Шулар өстенә тагын ул әлеге минем өчен табышмак булган коймаларның да серен ачып бирде. Алар булачак кызылармеецларны төрле читен киртәләр каршында ♦ тукталып калмаска өйрәтү өчен куелган икән. Сере шул: йөгереп кил- з- гән уңайга, тукталып калмастан, аларны аркылы чыгарга да, ары йөге- S рергә кирәк... Бернинди катлаулы яки четерекле хәрәкәтләр соралмый. § Иң кыены — кулың белән өске кырыеннан эләктереп алу. Аннары, чи- н тән аша сикергән эт кебек, тырышып-тырмашып, койманың өстенә үр- и мәлисең дә, аръягына сикерәсең.
Беренче койма аша һәркем диярлек чыга ала. Икенчесе авыррак * Монда инде, койманың өске кырыена асылыну өчен, шактый биек си- * керергә кирәк. Кечерәк буйлы яки авыррак гәүдәле егетләр өчен җиңел - түгел. Ә менә өченче койма! Куян җиңеллегең булса да, сикереп кенә л> өске кырыена буең җитәсе түгел. Хәтта командир аңлатып биргәч тә с бу эшнең мөмкин икәнлегенә ышанасы килми. Имеш, җан-фарман йөге- ™ pen киләсе дә, иң элек аягың белән коймага басасы, шуннан инерция а. көче белән гәүдәңне югары ыргытып, койма башын эләктереп аласы?.. = Ничек инде ул вертикаль торган коймага аягың белән басасы ди? г
— Менә болай!—дип, командир үзе сикереп күрсәткәч, шигем калмады. Чынлап та була икән бит. Басу дигәне просто тибү икән.
Ләкин аныңча эшләргә тырышып караучылар берсе дә булдыра алмады. Кайсы күкрәге белән коймага бәрелеп егылып төшә, кайберләре аякларын авырттырып, читкә таба аксаклый.
Командир тагын бер тапкыр ыргып күрсәткәч, минем дә аяк-кулла- рым бик кычыткан иде дә, түздем. Кеше алдында оятка каласым килмәде. Кич кырын, аулаклап, ялгызым гына сынап карарга керештем. Барып чыга бит! Бәрелсәм бәрелдем, сугылсам сугылдым — иң биек дигәнен дә ике тапкыр аркылдым. Икенче көнне мин тагы шунда. До- призывниклар әле юк. Мәктәп болдырында гадәттәге тамашачыларым бар. Мәрьям апа да, ахирәте Гайшә дә шунда. Тагы кемнәрдер...
Иң элек куллар белән генә асылынып, биек, текә баскычның иң югарыгы басмасына кадәр менеп төштем. Аннары турникта бер-ике әйләндем. Болары минем өчен чүп тә түгел, буын язу гына. Иң әһәми- ятлесе — хәзер койма аркылы сикереп күрсәтү. Унбиш-егерме адым чамасы читкәрәк китеп, иң биек дигәне каршына килеп бастым. Кулларны югары күтәреп, берничә тапкыр тирән сулыш алдым. Аннары бар көчемә тырышып, коймага таба атладым. Җан-фәрман килгән уңайдан, темпны әз генә дә йомшартмыйча, уң аягымны мөмкин кадәр югарырак күтәреп, коймага терәдем...
Әллә ни булды шунда аягыма. Сындымы, берәр тамыры өзелдеме, үзем дә аңламастан, койма буена егылдым. Карыйм аягым бизгәк тоткан кебек калтырап ята. Каны качкан. Селкетеп карарга да көчем җитми. Авыртуына адәм чыдый торган гына түгел... Мәктәп ягыннан чырык-чырык көлгән тавышлар ишетелә. Гадәттә, кеше алдында уңайсыз хәлдә калуыңны, башкаларга кушылып, үзеңнән-үзең көлгән булу белән яшерәсең. Ә бүген! Кайда ул! Оялырлык та, гарьләнерлек тә хәлем юк. Бөтен тәнем дер-дер калтырый. Күңелемдә коточыргыч ямьсез уйлар. Бөтенләй аяксыз калуым микәнни? Гомер буена аксап йөрергә туры килер микәнни?..
Болдыр ягында көлү авазлары басылды. Бераздан янымда гына Мәрьям апаның куркынган тавышы ишетелде.
— Абау! Бөтенләй төсе качкан моның! Ни булды? Нишләдең?..
— Аяксыз калдым...
Күтәреп, өйгә алып кайтып салдылар.
Ахрысы, берәр тамырым тартылган булып чыкты, атна буена урамга чыга алмадым. Җизнәм— партиянең волость комитеты секретаре Нури Әминов — көне-төне диярлек эштә, я командировкада. Мәрьям апа да, җәй булуга карамастан, мәктәптән, ликбез эшләреннән бушамый. Өйдә берүзем. Нишләргә белмим. Такташ шигырьләре белән җенләнеп ятам. Ул көннәрдә мин аның «Җир уллары» китабын иман шарты урынына янымда йөртә идем. Бетмәс серләр белән тулы Кабил фаҗигасен, «Онытылган ант», «Таң кызы», «Үтерелгән пәйгамбәр» шигырьләрен женләнә-җенләнә кычкырып уку белән генә канәгатьләнмичә, алардан рухланып, рәсемнәр ясый башладым. Янар таулар, утлы еланнар, шомлы урманнар, дәһшәтле тау-ташлар, арыслан-юлбарыс- лар арасында йөрүче ялангач кешеләр төшерелгән акварельләр белән бөтен стена тулды.
Шулар белән җәйге ял вакытым узып та китте. Азаплана-азаплана аягыма баса башлаганда, Стәрлетамакка китәргә вакыт җиткән иде инде. Берәр уку йортына разверстка юлларга кирәк иде.
Илле чакрым араны җәяүләп узу әле җүнләп савыгып та җитмәгән аякка авырга туры килде. Стәрлетамакка килеп җиткәндә бөтенләй басып торырлык та хәлем калмаган иде. Таныш интернат торагында иске дуслар белән сөйләшеп бер кич кунгач, рәтләндем. Кантон мәгариф бүлегендә миңа Уфада ачылган тимер юлчылар мәктәбенә разверстка биреп чыгардылар.
Тимер юлның нәрсә икәнен үз күзләрем белән күреп белгәнем юк иде әле. Ниндирәк булыр икән соң ул мин барырга тиешле мәктәп?
— Тимер юл инженеры булып чыгарсың,— дип тынычландырды кемдер.
— Тимер юл инженеры!
Инженер ул вакытта безнең өчен буй җитмәс дәрәҗәдә зур исем булып күренә, укымышлы кешеләрнең дә иң алдынгысы, иң мәдәние, иң бае санала иде. Түбәм күккә тиде инде. Ләкин куанычымны кешегә әйтергә ашыкмадым. Я барып чыкмас.
Бер килгәндә таныш-белеш, дус-ишләрне дә күреп кайтыйм дип, киттем клубка.
Килсәм, дежурныйдан башка беркем юк. Бары да Хезмәт сараенда, ди. Анда бүген зур кичә, имеш. Киттем шунда.
Стәрлетамак өчен шактый зур ике катлы таш йортның урамга караган ишек тирәсе тулы халык. Кысыла-кысыла эчкә уздым. Икенче катка күтәрелдем. Шыгрым тулы кеше арасыннан көч-хәл белән юл ярып, тамаша залы ишегенә якынлаштым. Ишек янында шау-шу, кычкырыш. һәркемнең эчкә узасы килә. Берәүне дә кертмиләр. Ишек янында торучы егетнең ачуы чигенә җиткән, бар көченә кычкыра:
— Кая тыкшынасың, мөгезсез сыер! Ярамый диләр ич сиңа!
Тавышыннан да бигрәк, гайрәт чәчүеннән таныдым: Мөкаддәс икән. Үрнәкне минем белән бергә бетереп чыккан малай. Буйга кечкенә булса да, үзен җәберләтә торганнардан түгел, бик тере егет. Талант ягы чишмә кебек бәреп тора дип үк булмый, әмма белмәгән һөнәре юк. Мандолинада уйный. Чүгәләп-чүгәләп бии. Рәсем ясарга да ярата. Шигырь язып та ат чыгарыр чамасы бар кебек. Тик ул чакта бездә ерак- тагц зур шагыйрьләрнең. Тукай, Такташларның, Бабич, Сәгыйть Рә- миев кебекләрнең талантына баш ия белү булса да, мәктәпнең үз эчендәге шигырь язучыларга әйтерлек хөрмәт юк, алардан бары көлү генә гадәткә кергән иде. Мөкаддәстән дә көлеп йөрдек. Бервакытны аның үзебездә укучы матур гына кызга гыйшык тотуы беленде. Кем кызына диген? Ул чорда (ягъни НЭПның чәчәк аткан заманында) шәһәрдә бер дигән сәүдәгәр кызына. Менә сиңа ярлы эшче гаиләсендә туып үскән чирләшкә Мөкаддәс! Кемдер аның шул кызга багышлап язган
шигырен Оөтен торакка фаш итте. Эчтәлеге тулы килеш хәтердә сакланмаган, ләкин мәгәр беренче юллары истә
Әй. Стәрле кала, сәхра-дала!
Күгәреп күккә ашкан йөрәк-тау!
Аның бу юлларыннан без рәхәтләнеп көлдек. Янәсе сәхра-дала бул- * гач, анда таулар буламыни? Яки күккә ашкан таулар үсеп утыргач, ул нинди дала булсын? g
Хәзер килеп, ягъни ярты гасыр вакыт үткәч, уйга калдым. Шушыңа Ф охшашлы җыр «Казан утлары»ның җитмеш алтынчы елгы өченче са- о нында Стәрлетамакта нәшер ителгән китаплар турындагы мәкаләгә £ эпиграф буларак басылып чыкты. Мәкаләнең авторы Йосыф Гәрәй аны ф халык җыры дип куйган. Стәрлетамакта булып, минем андый җырны ишеткәнем юк иде. «Әллә Мөкаддәс үзенең шигырен халык җырын- s нан файдаланып язган иде микән?» — дигән уй килде башыма. «Әллә s югыйсә исеме укучыга мәгълүм булмаган яшь авторның шигыре шулай л халык җыры булып китте микән?» Стиле дә бик үк халык җырларын- s дагыча түгел сыман. Белмәссең! о
Кемнеке булса да булгандыр, әмма бүген бу җыр яшьлек юлдашла- “■ рымның берсе булган Мөкаддәсне күз алдыма китерде. Әнә ул, янып, ярсып, тамаша залына бәреп керергә азапланучы тәртипсез төркем белән кычкырыша. Аны читтән күзәтеп тору миңа кызык. Кара, нинди усалланган! Бер дә тартынып тормый. Кайсын кычкырып ишектән кире бора, кайбер әрсезрәкләрен төртеп үк җибәрә. Миңа, әлбәттә, сүз әйтмәс, күрсә, чакырып ук алырга тиеш. Якынрак барырга кирәк, күзенә чалынырга.
Тырышып-тырмашып, якынрак бардым. Күз алдында диярлек торам. Күрми. Андагы мәхшәрдән башы әйләнгән булса кирәк. Хәер, күреп таный алмый торса да гаҗәп түгел, беләм, юкка гына күзлек киеп йөрми бит ул. Өстәвенә бүлмәсе дә караңгылы-яктылы... Аның чакырып алганын көтеп торсаң!.. Терсәкләрем белән юл ерып, янына ук килеп җиттем. Юри эндәшми генә ишеккә тыгылам. Танымый.
— Кая тыкшынасың?!.
— Мин авылдан килгән кеше!
Тәмам мие тонган икән. Тавышымнан да танымый.
— Авылдан килгән кеше күп булыр монда! — дип кычкыра. — Әйдә, бор кире тәртәңне!
Миңа тагын да кызыграк булып китте. Үземне танытырга ашыкмыйм, юри әрләшәм.
— Авылдан килгән яшьләргә сез шулай карыйсызмыни? Авылга йөз белән дип кычкыруыгыз шулмыни сезнең?!
Әз генә йомшара төшкәндәй булды. Шулай да бирешергә исәбе юк.
— Урын юк дигәнне аңлыйсыңмы син, мужик?!
Ә минем тавыш күтәрелә бара.
— Мужик?! Менә сез нинди икән! Бәлкем мин елга бер калага кил-гәнмендер? Иртәгә кире китәмдер? Бер генә кич булса да. концерт күреп китәсем киләдер? Мужик әпәен ашаганыгызны да онытмагыз!
— Өркетмә! Синең кебек кенә демагогларны күргән!..
Уенны артык дәвам иттерәсем килмәде, үпкәләгән булып кына, исеме белән дәштем.
— Ай-я-а-ай, Мөкаддәс! Сине бу тикле бюрократ дип белми идем.
Ниһаять, танып алды.
— Синмени әле бу? — диде. — Нәрсә баш катырып торасың!—тавышы һаман ачулы. — Кер тизрәк. Нигә соңга калдың? Син бит кичәдә катнашучы, бар йөгер сәхнәгә!..
Зирәклеген кара! Башкалар бәйләнмәсен өчен, ничек тиз хәйләсен тапты. Куанычыма каршы, аның бу хәйләсе шунда ук чынга да әйлә
неп китте. Күзләрне чагылдырырлык итеп яктыртылган тамаша залында, чынлап та, бер генә буш урын да күренми иде. Сулга борылып, алгы рәтләргә таба атлавыма Дәминевне күреп алдым. Шунда ук тагын бер-ике таныш килеп кушылды.
— Әһә!—диләр. — Килеп чыгуың бик шәп. Давай, син дә берәр декламация сөйләп кит әле!
— Нигә сөйләмәскә, — мин әйтәм. — Бик рәхәтләнеп!
Такташ, Кави Нәҗми шигырьләре белән җенләнеп йөргән чагым иде, канатланып киттем. Яттан белгән шигырьләрне күңелдән барларга керештем.
Ниһаять, көткән минутлар килеп җитте. Чыктым сәхнәгә. Зур зал шыгрым тулы. Тик анда кемнәр утырганын күрү кыен: түшәм уртасында гөжләп янган газ лампасыннан сибелгән көчле яктылык көн уртасындагы җәйге кояш кебек күзләрне чагылдыра.
Хәзер туктыйм...
К. Нәҗминең «Тормыш төбендә» дигән шигырен шулай, «Ертык күңелләр, исерек хәерчеләр» турындагы юлларын калдырып, урта бер җиреннән башлап китәм:
Хәзер туктыйм...
Тагын бик аз гына
Серләр ачсам.
Бәлки тузәрсен.
Мин сөйләгән авыр серләр рәтен
Канчан булса син дә тезәрсең...
Төрмә тәрәзәсен ватып качкач...
Дәртләнеп сөйләп чыктым. Шаулатып кул чаптылар. Ул кичне миннән дә бәхетле кеше булды микән? Кесәдә инженерлыкка юл ачкан документ! Бөтен Стәрлетамак тамашачысын шаулаткан декламатор! Кичәдән соң интернат торагындагы таныш, сагынылган малайлар, таныш кызлар белән көлешә-көлешә таң аттыру...
Иртәгесен миңа Карамалыга кайтып китәргә кирәк иде. Илле чакрым араны җәяү үтүнең нәрсә икәнен беләм. Берәр олаучы юлдаш тапмый ярамас. Базарга юнәлдем. Кәлчергә кайтырга җыенучы бер авыл кешесе очрады.
— Карамалыга сугылып үтәргә буламы?
— Нигә булмасын.
Документлар кесәдә, башка бернием юк. Күп сөйләшеп тормадык.
— Әйдә!..
Стәрлетамак — Уфа юлы өстендә Сахановка дигән бер .авыл бар. Софнполь дип тә йөртәләр. Ул елларда бу авылны белмәгән юлчы сирәк булгандыр: самогон белән даны чыккан иде. Тыныч кына узып барган җирдән атыбыз бер капкага борылды.
— Ни булды, Габделхак абзый, кая борыласың?
— Ат бит! Үзе беләдер, күрәсең. Әз генә ял иттереп алырга кирәктер инде. Үзебезгә дә тамак ялгау начар булмас.
— Нинди тамак ялгау? Талбазы менә генә ич инде.
— Алай димә, энем. Талбазыдан соң сине Карамалыга кертеп чыгасы бар.
— Булса ни, борылып кына керәсе.
— Йончыган ат белән авылга кайтып керү күңелсез ул, чаптырып керерлек булсын! Тырр!..
«Рәхим итегез!» дигәндәй, капкасы алдан ук ачып куелган ишегалдына кереп тә тукталдык. Олаучым туармыйча гына атын солыга кушты да, өйгә уздык. Шыксыз зур бүлмә. Балта белән генә юнып ясалган диярлек ялангач өстәл. Шундый ук агачтан әтмәләигән озын эскәмия.
Аталарына охшаган балалар шикелле берничә рәтсез урындык. Башка бернинди җиһаз юк.
Габделхак абзый ипи капчыгын чишүгә, хуҗа хатын өстәлгә бер шешә болганчык су китереп утыртты. «Су» сиңа! Самогон, әлбәттә. Менә нәрсә икән олаучының «тамак ялгау» дигәне. Үзе бу турыда берни белмәгән кеше булып кылана.
— Бусы ни булды тагы? —дигән була.— Арыш мае микәнни? Ярар Сыйлаганда су эч диләр. Аштан олы булып булмас инде...
Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, ике стаканны тутырып та куйды.
— Әйдә, берәрне тотыйк...
Тәмсез иде самогон. Шулай да беренче стаканны эчкәндә түзәрлек иде әле. Әмма икенчесен...
Кызык бу адәм баласы дигәнең! «Көлле хәмрен хәрамәйн» дип, әллә кайчаннан бирле шәригать кычкырып тора. Исерткечнең зарарлы булуы турында бөтен дөньяның акыллы кешеләре әйтеп килә. Якыннарың, хөрмәт иткән абзыйларың-апаларың сүз җае чыккан саен колагыңа шуны тукый. Ата-аналарың, әби-бабаларың васыять итеп калдыра: эчмә, эчмә, эчмә!.. Кесәңдәге һәр документың кисәтеп тора: ярамый сиңа, хакың юк! Чынлап та, зарарлы икәнен — аның кешене никадәр ямьсезләндерүен, адәмнәргә никадәр бәхетсезлекләр, афәтләр, бәлаләр китерүен үзең күреп торасың. Шуларның һәммәсе өстенә тагын аның тәмсезлеге!.. Дөрес, өйрәнә-өйрәнә аны кеше чагыштырмача җиңел йотарга гадәтләнә. Ләкин аның тәмен яратып эчүче (хәтта бал-шикәр- ләр, төрле ширбәтләр белән татлыландырылган төрләрен дә), аны капкач чыраен сытмаучы кеше бар микән?
Еллар үтеп, инде исемнәре матбугатта чыккан кешеләр белән аралаша башлагач, миңа үз күзләрем белән шундый берәүне күрергә туры килде: бер йотым да эчә алмый, хәмергә аның бөтен организмы каршы. Үтереп көчләгән кеше дә юк аны. Ләкин ул табигатьнең шундый изге самимилеген үзе өчен кимчелек күрә, бәхетсезлек саный, һәм бөтен ихтыяр көчен җигеп, үзенең исерткеч эчә алмау «кимчелегенә» каршы көрәшә. Иптәшләре күтәргән вакытта рюмканы кулына ала, күзләрен чатырдатып йомган, борынын җыерган хәлдә авызына китерә. Ниһаять, янып торган утка кергән кеше тәвәккәллеге белән эчеп җибәрә һәм шунда ук, ике кулы белән авызын каплап, йөгереп чыгып китә. Туалет-ка барып җиткәнче түзсә түзә, түзә алмаса, йөгереп барышлый шунда идәнгә үк җибәрә. Шуны һәр тост саен кабатлый Нәрсә өчен? Нинди максаттан чыгып, адәм баласы шул тыелган агуга тартыла? Агу гына микән ул?.. Бу каршылыкның серен шушы көнгә кадәр миңа бернинди закон да, бернинди фән иясе дә ышандырырлык итеп аңлатып бирә алганы юк әле.
Беренче стаканны эчкәч, олаучы агай ах-ух килде, ипи иснәде, аны бәләкәй генә итеп кабып та куйды, һәм шунда ук стаканнарны яңадан тутыра башлады.
— Миңа салма, Габделхак абзый.
— Буш тормасын дип кенә салуым. Может эчеп тә куярсың әле..
— 1Ок, Габделхак абзый, күрәсем дә килми.
Чынлап та. бер стакан эчкәннән соң. икенчесен күрәсем дә килми иде. Бөтен вөҗүдем, кальбем котырып каршы тора. Ашказаным, үңәчем үзләренә йозак салганнар. Кирәкми, кирәкми, якын китермә! дип кычкыралар кебек. Тамагым, авызымдагы төкерек бизләрем карыша: кирәкми, якын китермә... Нинди кара көч җиңде шунда’ Юк. олаучы агайның кыставы гына түгелдер днп беләм Аңлы рәвештә үлемгә барган тәвәккәллек белән, бөтен вөҗүдемнең каршы килүен җиңеп, икенче стаканны да эчтем...
Бер минут та үтмәгәндер, хәмергә каршы котырып баш күтәргән барлык изге хисләрем мина үпкәләгән кебек булды Гүя байкот бирде
МИРСӘЙ ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
ләр мина: теләсәң нишлә инде, алайса, дип, кул селтәделәр дә, берни дәшмәс булдылар. Өченче стаканны бернинди каршылыксыз, нәкъ су эчкән кебек жиңел эчтем. Ура-а! Җиңдем, хәзер миңа самогон да, су да бер! Сал, Габделхак абзый!..
Шуннан соңгысын белмим.
Уянып киттем. Ниндидер тар, кечкенә бүлмәдә ятам. Бүлмә дә түгел, чолан. Яткан урыным карават дисәң, карават түгел, сәке дисәң, сәке, ниндидер тупас такталар белән йомры киртәләрдән әтмәләнгән эскәмия кебек нәрсә. Аяк очымда — су кисмәге. Баш астыма мендәр урынына ниндидер кием салынган. Каршы яктагы стена буена көрәк, себерке, балта кебек кораллар сөялгән... Кайда соң мин?
Торып утырдым, башым әйләнеп, күңелем уйнап китте. Кире яттым. Нәрсә бу? Кая китереп салганнар мине?.. Баш очымда кечкенә гәүдәле бер хатын пәйда булды.
— Нихәл, уяндыңмы?
— Миңнежамал апа?
— Әү?
— Син нишләп монда?
— Кайда булыйм соң, үз өебездә булмыйча?
Әһә! Җизни йортының ишек катындагы кечкенә чоланда ятам, имеш. Гомердә кеше ята торган урын түгел. Шуңа күрә ул миңа бөтенләй ят булып күренгән икән. Миңнежамал апа—жизнинең апасы. Кешегә изгелек эшләүдән башка берни белми торган тол жиңгә.
— Аллага шөкер әле, болай булгач,— ди ул миңа.— Үзебезнең өйгә кайтып яткач, бик шөкер. Югыйсә алла сакласын...
— Ничек кайттым соң монда, кайчан?
— Кичә кичкә таба, Кәлчер кешесе китереп китте.
Алай икән. Софиполь авылында ничек итеп өченче стаканны эчкәнем, самогонны су урынына эчә алам хәзер, дип мактанганым, куанганым исемә төште. Шуннан соңгысы...
Әкрен генә тордым. Баш әйләнүне, күңел уйнауны жиңеп, аяк өсте бастым. Сизәм, чалбарым төшеп бара. Күтәреп, тыгызлабрак бәйлим дисәм, каешым юк.
— Кайда соң минем каеш?
Нәкъ шул минутта тыш яктан жизни килеп керде.
— Нәрсә, герой? — ди. — Каеш юкмыни?
Ни әйтергә белмим. Күтәрелеп карарлык та көчем юк. Әйе, ул минутта минем әнә шул төшеп барган чалбарымны тотып торудан башкага жнтәрлек көчем юк иде.
— Ә-әнә теге читән буена барып кара әле, — диде жизни, — шунда калмаганмы икән?..
Каешым, чынлап та. шунда — ишегалды артындагы бәрәңге бакчасының читәне буенда калган булып чыкты. Кайчан барганмын мин анда2 Ничек бара алганмын? Җизни үзе алып барды микәнни?..
Каешны бугач, чалбар кесәмә тыгылдым. Бөтен тәнем буенча ниндидер ямьсез сизенү, куркыну тойгысы йөгереп узды.
— Кәлчер кешесе кайда?
— Өендәдер. Исән-сау кайтып житкән булса.
— Хәзер Кәлчергә китәм. Документларым аның арбасында калган...
— Әйе, документ югалту уен түгел.
Җизни шулай диде дә өйгә кереп китте. Мин капкага юнәлдем. Урамга чыгып берничә адым үтүгә, артымнан Миңнежамал апа килеп житте.
— Кәлчергә барып йөремә, туганкаем, дукамитларың апаңда. Әйтмәскә кушкан иде дә инде...
Эчкә бераз жылы керде.
Мәрьям апа белән җизнинең ачулары бераз сүрелгәч, минем дә уңайсызлануларым кими төшкәч, ничек кайтып керүемне сөйләп бирделәр.
Җан-фәрман чапкан арба өстендә, нишләгәнемне белми сикергәләп, урам буенча акырып килгәнмен.
— Үзеңчә, җырлавың булгандыр инде, — ди Мәрьям апа ачы мыскыл белән. — Адәм аңларлык түгел.
Арбадан төшкәч тә егылганмын. Үзем, шуны бик кызык эш күреп, тыела алмый көләм икән. Күрше-тирә җыела башлаганчы, тизрәк өйгә алып кергәннәр. Өйгә керү белән, кесәмнән документларымны тартып чыгарганмын да: '
— Абзагыэ хәзер железнодорожный инженер! — дип кычкырганмын, һәм, — менә ул!—дип, документларымны идәнгә сибеп җибәргәнмен. Үзем көләм, үзем җыен тузга язмаганны сөйлим икән.
Иң кызыгы дип әйтимме, дөресрәге, апа белән җизнине чын-чынлап борчуга салганы шул булган: тегеләр миңа. «Җитте, күп сөйләнмә, тукта»,— дисәләр, мин аларга: «Хәзер туктыйм», — дип җавап бирәм дә, шунда ук ниндидер серле-шомлы тавыш белән: «Тагын бик аз гына серләр ачсам, бәлки түзәрсез!»—дип, коточкыч нәрсәләр сөйләп кнтәм икән. Төрмә тәрәзәсен ватып качуым, тоткыннардан хат алып кайтуларым...
— Нинди төрмә, нинди тоткыннар ул? — ди Мәрьям апа, әле һаман да куркуын баса алмыйча.
Җизни белән апаның Кави Нәҗми шигырен укыганнары да, ишеткәннәре дә юк икән. Әйтеп бирдем. Стәрледә булган әдәби кичәнең тарихын сөйләдем. Теге шигырьне, кичәге кебек үк артистланмыйча гына, укып та күрсәттем.
— Шуның шаукымы!
— Уф, — дип куйды Мәрьям апа. — Җен! Чистый котымны алдың.
Барыбыз да бергә рәхәтләнеп көлештек. Шулай да җизни, тынычланырга ашыкма дигәндәй, әйтеп куйды:
— Шаукымы комсомол билетына кагылмасын. Ничек урам яңгыратып кайтып килүегезне күрүчеләр аз булмагандыр.
— Хәйрүш әйтә ди әнә, үзләре генә түгел, атлары да исерек иде аларның, дип әйтә ди.
— Кем соң ул Хәйрүш?
— Озаграк торсаң, белерсең әле. •
2
Яңа Карамалы. Эш башкаручы. «Чабаталы» почта агенты. Такташ таныштырган дус. Тәнкыйтькә почет. Мазһар катыгы.
Озаграк торырга туры килмәс, бер-ике көннән Уфага китәрмен дип уйлаган идем.
— Ашыкма әле. — диде җизни. — Нинди инженер чыксын ул курслардан? Күп булса, кондуктор итәрләр.
Икеләнә калдым. Шәбрәк уку йортына юл тапканчы, вакыт узып та китте Шулай итеп, миңа Карамалыда калырга, теләсәм-теләмәсәм дә. аны озаграк күрергә, яратсам-яратмасам да, аның кешеләре белән танышырга туры килде. Хәзер менә тагын үкенәм: өстән генә караганда шыксыз күренгән шул авылның социаль-тарихи яктан булган әһәмиятле үзенчәлекләренә, мәгънәви матурлыкларына тиешенчә игътибар итәргә культурам җитмәгән.
МИРСӘЙ ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
Илдар Юзеев чыгарганлыгын белсәм дә, күңелемә халыкныкы булып урнашкан бер җыр исемә төшә.
Сизмәгәнмен иңнәремә нинди кош кунганлыгын. Очып киткәч кенә белдем сандугач булганлыгын.
Мәгънәсе шунда: Карамалы һәм аның тирә-яп^— Галимҗан Ибра- һнмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйләнгән урыннар. Унике чакрымда гына әдипнең туган авылы Солтанморат. Карамалыдан күренеп үк тора диярлек—Кешәнле—Галимҗан башлангыч белемне шул авыл мәктәбендә алган. «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясендәге атаклы Гөлбану образының прототибы Карамалыга күрше авылда гына яшәгән. «Яшь йөрәкләр» романында Зыя мәхдүм каралырга шушы Карамалыга килә. «Бу авыл зур вә киң яланнарның уртасында булган бер үргә утырган,— дип тасвирлый аны Галимҗан Ибраһимов,— Авылның нәкъ уртасында базар өчен дип хәзерләнгән бик зур мәйдан бар. Волостьның идарәханәсе дә шул мәйданга салынган. Идарәханә— иңе киң, буе озын, түбәсе карсак, тәрәзәләре зур вә караңгы күренгән бер бина булып, моның һәммә җире кызылга буялган. Шунлыктан ти- рә-якта моны «кызыл өй» дип йөртәләр... Бу өйнең ике ишеге бар: берсе төнгә, берсе кыйблага карый. Каралучылар шул кыйбла яктагысыннан кереп, төн ягыннан барып чыгалар»... ,
«Кызыл өй» дигәч, мин аны, укучы буларак, кирпеч йорт сыйфатында күз алдыма китергән идем. Ул бары түбә калае гына кызылга буялган гади агач бина булып чыкты. Озынлыкка, чыннан да, озын, киңлеккә дә Галимҗан тасвирлаганга туры килә. Ике ишеге дә нәкъ ул язганча.
Мин килгән вакытта бу йортта клуб иде инде. Язучы фантазиясе булгандырмы, әллә заман үзгәртүе беләнме, базар мәйданы авылның икенче урынына күчерелгән; революциядән соң идарәханәгә алмашка килгән «Миркитле волость башкарма комитеты» да хәзер бу «кызыл өй»дә түгел, ә урам аша таш нигез өстенә салынган зур агач йортка урнашкан иде.
Авылда калуым ачыклану белән шул йортка хезмәткә кердем. Иң якын начальнигым башкарма комитетының секретаре Мазһар Ибраһимов, өйләнмәгән егет булса да, һәр эштә тәртип, төгәллек, җыйнаклык сөюче һәм искиткеч чиста йөрүче кеше иде. Мин аның русча да, татарча да тиз һәм матур язуына, оста сөйләвенә сокланып бетә алмый идем.
Эш башкаручының вазифасы — төрле оешмалардан яки аерым кешеләрдән килгән кәгазьләрне махсус кереш дәфтәренә теркәү һәм алар- ны тиешле бүлек яки өстәлләргә тапшыру; шул ук вакытта совет исеменнән җибәрелә торган барлык документларны чыгыш дәфтәренә язып, номер һәм числоларын куеп, тиешле адрес буенча җибәрүдән гыйбарәт икәнлеген Мазһар абый миңа бер көн эчендә диярлек төшендереп тә бирде, аларның ничек башкарылырга тиешлеген үзе үк эшләп тә күрсәтте.
Минем өчен менә дигән мәктәп булды бу урын. Нинди-нинди генә язулар килми иде безгә? Күбесенчә кантон үзәгеннән, еш кына туры- дан-туры Уфаның үзеннән дә төрле боерыклар, инструкцияләр килә; волостьтагы бөтен авыл советларыннан без җибәргән язуларга җаваплар, справкалар, аңлатмалар, сораулар, үтенечләр, аерым кешеләр язган гаризалар, шикаятьләр, хатлар... Ә кешеләр ул елларда бик күп төрле иде. Холык-фигыльләре яки һөнәрләре белән генә түгел, социаль яктан да. Авыл үзе генә дә әллә ничә төрле катлам тәшкил итә иде: ялчы, ярлы, урта хәлле, таза хәлле, хезмәткәр, кустарь, рухани, кулак, сәүдәгәр...
Совет властеның волость күләмендәге үзәге буларак, башкарма комитетка шуларның барысы белән дә алыш-биреш итәргә туры килә һәм алар барысы да эш башкаручы кулы аркылы үтә. Ул язуларда кузгатылган мәсьәләләрне, әлбәттә, мин хәл кылмыйм. Ләкин барысының да эчтәлеге белән танышырга мәҗбүр идем.
Мәҗбүр булсам да, бу эшне авырсынмый, яратып, мавыгып башка- ♦ рам. Авыл, волость күләмендә булып торган эшләр, вакыйгалар белән, - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, язмышлар белән танышу кызык 2 иде миңа. Тик белгәннәремне зуррак, җитдирәк хезмәткә файдаланыр- © лык, киңрәк, тирәнрәк күләмдә фикер йөртерлек хәзерлегем булмаган: *“ каләм хезмәтенә баглы хыялым — «Яшь юксыл» газетасында басылыр- 3 лык хәбәр язудан ары китми иде. Ә хәбәр язуның үз логикасы бар. Ку- ' лымнан үткән язмалар, аерым шәхесләрдән ишеткән тарихлар, язмыш- ♦ лар арасында бәлки хикәя, повесть, хәтта роман язарлык материаллар ~ булгандыр. Әмма комсомол газетасына хәбәр итеп язарлык фактлар g табу җиңел түгел иде. Язып караган беренче хәбәрләрем ничектер эз- о сез югалды. Аңа карап кына, әлбәттә, күңелем төшмәде. Редакциягә Е үпкәләмәдем дә, ачуым да килмәде. Киресенчә, минем өчен «Яшь юк- £ сыл»ның дәрәҗәсе күтәрелә, кадере арта гына төште, һәр санын көтеп ь алам. Аны башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Исемнәре газетада = басылган хәбәрчеләр миңа иң бәхетле кешеләр, зур акыл ияләре, та- г лантлы каләм осталары булып күренә.
Ул елларда Уфада чыга торган газеталарда «Чабаталы» имзасы белән язылган хәбәрләр күп басыла иде. Карамалыда эшли башлагач, игътибар иттем: бар язганы шушы волость авыллары турында икән бит! Кем соң ул «Чабаталы?»
— Укытучы, — диде миңа Мазһар, — Гата Биккулов дигән кеше. Гомәр авылында укыта. Карамалыга килеп йөри, күрерсең...
Исеме газета битләрендә шул кадәр еш очрый торган булгач, мин аны бик мәһабәт кешедер, тышкы кыяфәте белән үк асыл шәхес булыр дип уйлаган идем. Көннәр үтте, атналар. Бәлки күбрәк тә үткәндер. Ниһаять, бер көнне аны миңа күрсәттеләр.
— Әнә ул...
Бәй, мин бу кешене күргән идем ич инде! Кызганып, күңелемнән генә, нинди бәхетсез кешеләр бар бу дөньяда, дип үткән идем. Сәбәбе һәркемнең күзенә бәрелерлек дәрәҗәдә авызы кыек иде аның. Аксыл төкле кешеләргә хас булганча, йөзе дә нурсыз булу өстенә, кигән киеме дә иң гади авыл кешесенекеннән аерылмый. «Чабаталы» имзасы белән язганга, юри шулай киенеп йөри микән әллә? Аягына карыйм: юк, чабата ук түгел, төп салынган киез итек.
Ләкин бу кыяфәтенә карап, аңа карата хәбәрләре аркылы күңелемдә туган ихтирам тойгысы кимемәде. Хәзер инде ул миңа ягымлы, ничектер серле дә булып күренә, хәтта авызының кыеклыгы да гариплек булып түгел, аны башкалардан аеру өчен табигать тарафыннан бүләк ителгән үзенчәлеге булып тоела башлады. Хозыр Ильяс исемә төште. Авыр хәлгә калган адәмнәргә һәр вакыт ярдәм кулы сузучы, ни теләсә шуны эшләргә кулыннан килүче кодрәт иясе турында халык телендә шундый риваятьләр сөйләнә иде. Имештер, ул изге зат кешеләрне сынар өчен, кайчак юри шулай ярлы, гарип кеше кыяфәтенә кереп, халык арасында йөри. Шуңа күрә кем турында да. тышкы кыяфәтенә карап кына, начар уйларга, аны кимсетергә ярамый, Хозыр Ильяс булып чыгуы мөмкин.
Юк, «Чабаталы» булгач, бәхетсез түгел бу адәм!
Гата ага Биккулов минем янда инде шактый олы кеше иде. Үз кешеләрчә барып сүз кушарга кыюлыгым җитмәде. Якыннан танышып
китә алмадым. Шәхес буларак, аның турында башкалардан ишеткән сүзләр генә хәтеремдә калган: бик тапкыр, җор телле кеше, авызы кыек булса да, сүзе туры, диләр иде.
Газета-журнал битләрендә әледән-әле исемнәре чыгып торган хәбәрчеләр ул чорда минем өчен язучы белән бер дәрәҗәдә диярлек хөрмәткә лаек кешеләр иде. Аерма шунда: алар ничектер якындарак, тырышыбрак үрелсәм, минем дә буй җитәрлек югарылыкта торалар кебек тоела, үземнең дә шулар җөмләсендә буласым килә, редакция тарафыннан аларга мөрәҗәгать итеп әйтелгән сүзләрне турыдан-туры миңа да кагылалар кебек кабул итә идем. Газеталарга язылу кампаниясе башлангач, дәртләнеп, «Яшь юксыл»ны тарату эшенә керештем.
Минем бәхеткә каршы, нәкъ шул чорда волостыбыздагы почта агентының урыны бушап калды да, өстәмә рәвештә аны да миңа тәкъдим иттеләр. Шәп булды. Хезмәт хакым унсигез сумнан утыз сумга күтәрелде. Ул елларда ялгыз егет өчен ашарга-эчәргә дә, баштанаяк киенергә дә җитәрлек акча иде бу.
Ләкин минем өчен төп шатлыгы анда түгел, ә бәлки бу урынның газета тарату өчен уңайлы булуында иде. Үзләре белеп газетага язылырга теләүчеләр күп түгел. Нинди йомыш белән булса да почтага килүче һәр кешенең исенә үзем төшерәм. Араларында яхшы киңәшне кабул итүче аңлы кешеләр табыла. Ләкин күңел сизә язылучылар барыбер аз. булганы белән генә канәгатьләнергә ярамый, берәр чарасын табарга кирәк. •
Почта агенты булгач, волость күләмендәге хосусый сәүдәгәрләр налог акчаларын миңа китереп түли башладылар. Кулымда булган инструкция буенча санап, пенияләреп дә кушып исәпләп, алып калам. Бер көнне ничектер башыма килеп, шуларның берсенә газетага язылырга тәкъдим иттем. Хакы арзан булгач, исе дә китмәде.
— Әйдә, яз! — ди. — Каян килеп, кЗя китмәгән.
Икенчесе дә берсүзсез риза. Өченчесе дә. Күңелем үсеп китте. Чынлап та, ни тора соң ул сатучыга берничә тиен!
Бүтәннәреннән ризалыкларын сорап та тормыйм, абунә* хакын налог сумасына кушып исәплим дә, квитанция генә тоттырам.
— Менә монысы өчен сиңа газета җибәрерләр.
— Алаймы, ярар.
Шулай да. «нинди гәзит, нигә ул?» дип сораучы бер-ике кеше табылды. Әйтеп бирдем.
— Нигә ул мина комсомол гәзите?
— Малаең укыр, я кызың.
— Малаем комсомол түгел, кызым да.
— Булмаса булырлар, — дим, көлгән булып.
— Булмый торсыннар әле...
Шулай да квитанция язылган акчасын кире сораучы берәү дә очрамады.
«Дөрес эшлимме соң мин бо-лай?» дип, үз күңелемә үзем сорау биреп карадым.
— Зарар юк,—дип җавап бирде күңелем. — Сәүдәгәр, кулак халкы гомердә үзе теләп яздырасы юк бу газетаны. Ә өенә барып керсә, кайсы булса да күз салмый калмас. Бәлки малайлары, комсомол газетасын укыгач, контр аталарына каршы рухта тәрбияләнерләр. Бер дә булмаса. яраткан газетаңның тиражын күтәрү үзе файда. Курыкма, революция мәнфәгатен күздә тотасың!»
Абунә — язылу бәясе.
Хезмәт ияләренә хәләл юл белән яздырганнарын да кушып исәпләсәң, ике йөз данәгә якын «Яшь юксыл» таратканмындыр. Ул вакыт өчен аз түгел иде бу. Хәтта йөздән ким күләмдә тараткан хәбәрчеләрнең дә исемнәрен, мактап, газетага басып чыгаралар иде. Үзем турында редакциягә язып тормадым. Мактану булыр кебек тоелды.
Газета тарату эше матбугатка сусаган мәхәббәт хисләремне беркадәр кандырса да, язасы, язганнарымны кешеләргә укытасы килү теләгем. әлбәттә, сүнмәде дә, сүрелмәде дә.
Чарасы табылды тагы. Уфа газеталары басмаса басмас, стена газетасы да бетмәгән! Халык судында секретарь булып эшләүче Барый Сафии дигән егет белән таныштым. Такташ таныштырды дияргә мөмкин. Сафин миңа караганда яшькә олырак, беркадәр гражданнар сугышы фронтларын да күргән бик үткер егет иде. Мин әле бәлки ана тиз генә сүз кушарга да кыймаган булыр идем. Такташ шигырьләре буенча ясаган рәсемнәремне күреп, үзе игътибар итте.
— Менә дигән рәссам буласы егет икәнсең син, — диде. — Рәсем мәктәбенә китәргә кирәк сиңа!
Мин укырга китә алмыйча, Карамалыда калып эшли башлагач, якыннанрак танышып киттек. Ул да әдәбият ярата икән. Минем Такташ белән мавыгып йөрүемне күргәч, язу-сызу эшенә дәртем барлыгын да белгәч, бөтенләй ачылды: алтынсу ак чырае балкып, зәңгәр күзләре яктырып, нурланып китте.
— Менә нәрсә,—диде, — безнең анда стена газетасы үлем түшәгендә ята. Давай бергәләп, шуны тергезеп җибәрик әле.
Бөдрәләнеп, тузгып торган чәчләре сары да булгач, ул миңа Такташ төсле күренә иде.
Чынлап та, кайчандыр Май бәйрәме көннәрендә үк чыгарып эленгән, хәзер инде бөтенләй чебен чуарлап бетергән стена газетасы булган икән. Аның бу хәлгә төшүенә Барый үзен үк гаепле сизеп, эче пошыв йөргән, күрәсең, минем каршымда акланырга теләгәндәй: «ярдәм итүче булмагач... берүзем язу... ачу килде дә...» дип, үз алдына сөйләнә- сөйләнә, искергән газетаны алып куйды.
Яна газета эленгәч, клубыбыз яктырып киткән кебек булды. Иң элек газета янында үзебез көлешәбез. Безне күреп, бүтәннәр килә. Газетага күз салган бер кеше, кадакланган кебек, урыныннан китә алмый. Ә кеше өзелми иде анда. Волость' күләмендәге культура эшләренең үзәге булу өстенә, бу йорт Карамалыда булган бик күп учреждениеләр өчен утырышлар залы хезмәтен дә үти, шунлыктан бервакытта да диярлек буш булмый иде.
«Үлем түшәгендә яткан» газета терелде генә түгел, шаулый-гөрли башлады. Тәнкыйть утына эләккәннәрдән серкәсе су күтәрми торган- рак берәр кеше шикаять белдереп килә икән, куанабыз гына: әһә! Төчкертәме? Шул кирәк сиңа, икенче саграк булырсың!
Тәнкыйть итәргә курыккан юк. Берәүнең дә дәрәҗәсенә карап тормыйбыз. Кырынрак эше, кешеләргә мөнәсәбәттә ярамаганрак гамәле булса, волнсполком председателе дип тә тормыйбыз, хәтта волком секретаре дип тә. Бу вакытта минем җизни — Әмннев — Кызыл Армиягә алынган, волком секретаре булып аның урынына Уразаев дигән коммунист килгән иде инде. Җитди кеше булса да, көлгән-шаярганны аңлый, тәнкыйтьне дә кабул итә белә иде. Тик дөрес язылган гына булсын.
Тагын да ныграк җиң сызганып, алдагы номерны хәзерләргә керештек. Сафинның Карамалыда гына түгел, бөтен волостьта диярлек, күрмәгән кешесе, ишетмәгән хәбәре юк икән. Миндә Стәрледән алып килгән тәҗрибә бар, йөзәм материал эчендә. Кайсын көнгә салып, кайсын
МИРСӘЙ ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
әкият, кайсын төш формасына кертеп, төзәм генә. Көлке рәсемнәр ясыйм. Барыйның да илһамы ачылып китте.
Волость үзәге булгач, тирә-ягыбызда һаман тормыш кайнап тора. Күршедә генә кооператив кибете. Авыллардан килгән олаулар өзелми. Кайвакыт волость йортының зур ишегалды шыгрым тулып китә. Араларында кызык хәлләр дә булгалый. Бервакыт шулай, эшләп утырам. Кинәт, тыны-көне бетеп, җыештыручы апа килеп керде.
— Мазһар кирәк иде! — ди.
— Юк бит әле ул. Ни булды?
— Аның катыгы була торган иде...
Чынлап та, Мазһар абзыйның иң яраткан ашы катык иде. «Катык— кеше организмына иң файдалы азык, аны ашаган кеше тиз картаймый» дип, башкаларны да өндн, үзе исә су урынына да, чәй урынына да катык кына эчә, һәр вакыт янында кисмәге белән катык тота, хәтта катыкка багышлап, кызыклы бәет тә язганы бар иде.
— Нигә ул кадәр ашыгыч кирәк булды?
— Берәү агу эчкән анда. Үлә!..
Атылып ишегалдына чыктым. Дистәләгән олаулар арасыннан кемнеңдер, түземсезләнеп, ах-ух килгәне, җан биргән тавыш белән үкергәне ишетелде. Шул якка ашыктым. Чуваш авылыннан килгән бер мужик икән. Сүзен дә әйтә алмый, үкерә, кычкыра. Тимер мичкә салынган арбасы янында бәргәләнә. Ул арада чиләк күтәреп чыккан теге апа килеп җитте
— Мә, эч тизрәк тозлы әйрән! Тагын, тагын! Беткәнче эч! Беткәнче! Косканчы! Укшы, укшы!..
Арба тирәсенә җыелып өлгергән халык та көч биреп тора.
— Көчләп, көчләп! Менә шулай. Тагын! Тагын!..
Ниһаять, бәхетсезлеккә очраган кеше, бушанып, тынычлап калгандай булды.
— Ай-яй-яй... зәһәр икән...
— Ни булды соң сиңа? .
— Фар-ма-лин эч... тем...
— Тилердеңме әллә?
— Исертми микән дип... бер генә уртлап караган ием... Ай-яй. зәһәр икән. Корт... ничек түзсен... дурак!..
— И ходаем, бу ирләрне!.. Аракы дигәндә... Үлгәннәрен белмиләр, илаһым!
Стена газетасы ничек көлми түзсен мондый хәлләрдән?..
3
Хәерсез кәсеп. Вәкил юргасы. Сабырлыкның чиге. Хөкем. Кышкы салкын төн. Кар эрегәч. Сөенеч.
Көенеч. Шау-шу. Казанга?
Галимҗан Ибраһимовның «Карак мулла» хикәясендә угрылар шайкасының бикле сарайдан ат урлаулары, кистән белән сугып мие туздырылган каравылчы картның үле гәүдәсен өрлеккә асып китүләре сурәтләнә. Язучы бу канлы вәхши күренешне күреп кемнәрнең нинди тойгы кичерүләрен күрсәтә. Картлар: «Әй, заман, заман! Тагы ниләр күрәсебез бар икән! — диешәләр. Караклар үзләренең гомер буена кеше талап йөреп тә, шундый бер эш кыла алмауларын уйлап, эчтән кызыгу хис кылалар. Яшьләр, тыштан яманласалар да, болардагы йөрәк вә батырлыкка исләре китәләр».
Сәер тоела иде бу миңа. Караклар турындагы бер хәл. ә гомумән яшьләр турында? Юлбасар батырлыгына, башкисәр каһарманлыгына сокланучы нинди яшьләр икән ул? Миңа — Җиргән малаена аңлашылып бетми иде бу. Авыргазыга килгәч, аңладым. Бу як авылларында ф элек-электән караклык шактый киң урын алган булган икән. Ачлык _ ялангачлыктан яки байлыкка кызыгудан гына түгел, күпләр өчен ул j батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган күңелле кәсеп итеп = каралган. £
Кешегә үзендә булган куәтне, көч һәм сәләтне игелекле эшкә юнәл- ® дерергә зәмин җитмәгән заманнарда барлыкка килгән бу хәерсез кә- > сепнең калдыклары һаман да бетеп җитмәгән иде әле. Карамалы ке- ♦ шеләре теге яки бу күршеләрнең төнге кәсептә йөргәндә башыннан ки- а. чергән маҗаралары турында ачыктан-ачык сөйлиләр, авылдашларына = зарарын салмаса, аның урлашып йөрүен артык зур гаепкә дә санамый- * лар кебек иде. '
Уллары караклыкка киткән бер ананың, намазлык өстендә теләк £ теләп: «Төнлә йөргән бәндәләргә төн савабын бир. алла!» дип, дога « кылып утыруы кебек айекдотлар, күрәсең, юкка гына сөйләнмәгәндер, i
Бәләкәйдән зур булдык. Ат урладык — бур булдык. Ат урлап та тотылмадык, Кыз урламый хур булдык,— •
кебек җырлар да юкка гына җырланмагандыр.
Волисполкомда тирә-якта тиңе булмаган шәп бер юртак бар иде. Тантаналы сәфәргә чыкканда яки Стәрлетамак, Уфа кебек үзәкләргә бик тиз барып җитәргә кирәк булган чакларда гына җигелә, анда да волостьның иң зур түрәләренә генә эләгә торган ул Дөлдөлгә утырып йөрү дәрәҗәсенә ирешә алмадым. Өмет тә итмәдем. Миңа аның тарихын белү дә җиткән иде.
Вәкил юргасы дип йөртәләр иде аны. Вәкил тирә-якка даны чыккан карак булган. Карак кына түгел, бандит, башкисәр. Үз тирәсенә зур шайка җыеп, тирә-як авылларны куркытып тоткан. Ниләр генә сөйләмиләр иде аның турында! Әнә ул. җил-давыл уйнатып, авыл аша узып бара. Ул узган вакытта урамда бер кеше күренми. Ярыкларга качкан тараканнар кебек, төрлесе-төрле урынга поскан кешеләр аны капка ярыкларыннан, читән тишекләреннән, пәрдә кырыйларыннан гына күзәтеп торучыларның берәрсен аз гына күреп калса, атын туктата, кы-зыксынган кешене өстерәп чыгара да каеш камчысы белән ярырга тотына.
— Вәкилне күрәсең киләме? Менә ул. күр! Барып әйт! Гүләйт итәргә китеп бара Вәкил!..
Күзе төшкән байлыкны ул урлап та тормый, мал иясенең үзеннән китерттерә. Күтәртеп кенә түгел, атын да җиктереп, йөккә төятеп Казнасы тулмый, тирәнәя генә бара. Байлыкны, яхшы атларны үзенеке итү белән генә туймый, шайкадашларына да китертә.
Котыруы шул дәрәҗәгә барып җитә ки. ул теге яки бу авылда булган иң яхшы өйләрне үз авылына, үз хуҗалыкларына күчертеп утырта башлый. Алла да юк аңа, мулла да. бернинди власть та. Сафин сөйләве аркылы хәтеремдә калган Вәкил, төн уртасында ат җибәреп, бер мулланы үз өенә чакырта. Аны олылап каршы ала: «Әйдүк, хәзрәт, рәхим ит! Түрдән уз. Корьән укып, дога кылып, өемә фатиха биреп китәрсең!.. Мулла, әлбәттә, «бик хуп. бик әйбәт», дип. Вәкил ни әйтсә, шуңа ләббәйкә дип кенә тора. Корьән укый, дога кыла.
— Ходай биргән дәүләтеңнең игелеген күр.
- - Тәгаменнән җитеш, хәзрәт!
I. «К. У.» М I.
Табында сый җитәрлек. Бәлеш кирәкме, күркә-тавыкмы? Бал-май... Жаның ни тели.
— Рәхмәт, мелла кем, Вәкил, бик рәхмәт.
— Аша, хәзрәт, ашагач рәхмәт әйтерсең.
Хәзрәттә бу йорттан ничек тә исән-сау котылу кайгысы.
— Булды, мелла кем. Вәкил энем, — ди ул, — алланың рәхмәте яусын!. — һәм тизрәк аш кайтарып, дога кылырга җыена.
— Ашыкма, хәзрәт, — ди Вәкил, түбәнчелек күрсәткән кыланып,— булмады әле. Хәзрәт чаклы хәзрәтне йокысыннан уятып алып килгәч, мондый гына сый-хөрмәт белән озату килешмәс.
— Бик җиткән, мелла кем, бик җиткән. Тагы нинди сый?!
— Менә монысыннан авыз ит! — ди залим һәм рәхимсез рәвештә хәзрәтне камчы белән ярырга тотына...
Аның берни белән дә акланмаган бу явызлыкларына волость органнары да тиз генә чик куя алмыйлар. Бандит үзенең эзләрен бик оста яшерә. Инде берничә дистәгә җиткән шайкадашлары булыша ана. Тәмам тотылып бетте дигәч тә, ычкынып киткән чаклары бер генә булмый. Власть органнарында да Вәкилнең үз кешеләре бар, имеш, дигән хәбәрләр йөри.
Ләкин сабырлыкның чиге юк түгел. Банданың явызлыклары чамадан артып киткәч, аны тотарга халык үзе ярдәм итә. Ниһаять, баш бандитның кайдалыгын белеп, ул кергән өйне камыйлар. Вәкил капкында. Рәсми орган кешеләре аны кулга алып, хөкемгә бирмәкче. Ләкин халык инде ышанмый, тагы качырырлар дигән шик өстенлек ала. Явызлыкка каршы ярсыган кешеләр төркеме бик күп авылларның тең- кәсенә тигән ата каракны үзе хөкем итә: Вәкилне кыйнап үтерәләр.
Бу хәбәр Уфага ишетелгәч, комиссариат кешесе, җирле органнарны шелтәләп, әйткән, имеш:
— Хәрап иткәнсез,— дигән,— күкрәге белән таш диварларны җимерә торган батыр командирны карап торып үтерткәнсез!..
Ләкин Вәкилнең соңгы еллардагы «батырлыклары» турында бәйнә- бәйнә сөйләп биргәч, аның өстеннән язылган шикаятьләрнең әллә ничә папканы тутырганлыгын күрсәткәч кенә, каршы берни әйтә алмаган, көрсенеп кенә куйган, ди.
Көрсенүе юкка гына булмагандыр. Гражданнар сугышы чорында эчке һәм тышкы дошманнарга каршы корал тотып сугышкан чакларда Вәкил, чынлап та, Кызыл Армия сафында батыр командир булган, диләр. Ә менә тынычлык урнашкач, бигрәк тә яңа байлар: авылларда — кулаклар, шәһәрләрдә — нэпманнар пәйда була башлагач... Ихтимал, йөрәк белән генә мәйданга чыккан гаярь егетнең трагедиясе аның яңа икътисади сәясәтне аңлап җитмәвеннән килеп чыккандыр. Баштарак ул күбрәк байларга, руханиларга каныга торган булган, диләр. Иярчен-нәре күбәйгән саен шайканың социаль талымсызлыгы арта, җан өшет- кеч кыргый төс ала барган... Атаманнары үтерелгәч, шайкадагы каракларны кулга алганнар.
Мин Карамалыга килгәч, аларга суд булды. Уфадан килеп, Баш- кортстан Верховный судының күчмә сессиясе хөкем итте. Судья — Рафиков. прокурор һәм аның белән бергә килгән адвокат ул вакытта Башкортстан күләмендә исемнәре еш ишетелә торган кешеләр иде.
Суд безнең клуб бинасында барды. Берничә көнгә сузылган утырышлар көндез — эш сәгатьләрендә булганлыктан, мин аларның күбесенә керә алмадым. Үзем күреп хәтердә калган детальләр күп түгел. Ул вакытта минем өчен кызык һәм сәер тоелган бер эпизодны гына искә алып китәсем килә.
Суд өстәле артында утыручылар арасында Карамалы халык судьясы Ибраһимов та бар иде. Бу кеше үзенең тышкы кыяфәте белән үк минем игътибарны җәлеп йТге. Аның алсу-ак булып, күзгә бәрелеп торган киң маңгае, ничектер, гаделлек, тугрылык, шуның белән бергә кырыс таләпчәнлек нуры балкып торган ягымлы йөзе миндә һәр вакыт үзенә хөрмәт хисе уята, аның яныннан беркайчан да илтифатсыз үтеп ♦ булмый иде. Әнә ул, суд өстәле янында утыручы берничә кеше арасында минем өчен үз кеше булып, күзгә бәрелеп тора. Уфадан килгәннәрдән берәү — судьямы, прокурормы — шаһит сыйфатында чакырылган һәм миңа шактый олы чырайлы күренгән бер хатыннан сорау ала. Ничектер бик әдәпле телдә, бик китапча итеп, җинаятьче турында нидер сорый. Теге хатын аны аңламый.
— Ә? Нәстә дисең? Белмим, белмим...
Сорау алучы инде икенче төрле сүзләр белән соравын кабатлый. Күкрәк турында нидер әйтә, ихтыяр турында... Теге хатын түгел, мин дә аңлап бетермим. Шул вакытта әлеге үзебезнең Ибраһимов ярдәмгә килде. Бик авылча һәм ачык итеп:
— Имчәгеңне тоттымы? — дип куйды.
Хатын шунда ук аңлап алды;
— Ә-ә-ә, тотты, тотты, тотмаган кая...
Ибраһимов, гомумән, авыл кешеләре белән эш иткәндә аларның үз телләрендә, үз жаргоннарында сөйләшергә оста иде. Кайчак китапка язарга ярамый торган сүзләр кулланудан да тартынып тормый һәм бу аның авызыннан табигый ишетелә, бернинди әдәпсезлек булып та тоелмый, шунлыктан авыл кешеләре аны бик үз күрәләр иде.
Судья Ибраһимов турында Ка^амалыдагы каләмдәш дустым Барый Сафин да бик яратып сөйли иде. Халык судының секретаре, аннары тикшерүче-следователь буларак, ул аның белән бергә эшли, көн саен аны хезмәтендә күрә, кешеләр белән ничек сөйләшүен ишетеп тора, аның кушканнарын үти иде. Үзенең начальнигыннан канәгать кенә түгел, аның кул астында эшләвенә куанып хезмәт итә иде Барый.
Болай да ачык йөзле, кырыс чаГында да ягымлы чырайлы, киң кү- ’ ңелле, бай рухлы судьябызның Галимҗаң Ибраһимовка якын кардәш тиеш Мотаһар икәнлеген белгәч, аңа карата хөрмәтем тагын да артып китте.
Еллар үтеп. Галимҗан Ибраһимовның үзен күргәч, Мотаһарның язучы абзыйсына бик нык охшаган икәнлеген дә белдем. Зур язучының тәрҗемәи хәле һәм аның турында чыккан истәлекләр белән таныш кешеләр Мотаһар исемен беләләр. Шуны да өстисем килә: ул Галимҗанның якын туганы сыйфатында гына түгел, үзенең хезмәте, кешеләргә эшләгән яхшылыклары белән дә җитди игътибарга лаеклы, үзенчәлекле шәхес иде.
Вәкил үзе үтерелеп, шайкасы кулга алынгач, тирә-як ярыйсы ук тынычланып калды. Караклар төрлесе-төрле срокларга хөкем ителгәч, халык тагын да иркенрәк сулыш алды. Ләкин бу электән килгән хәерсез кәсеп белән шөгыльләнүчеләр инде бөтенләй бетте дигән сүз түгел, юк-юк дигәндә дә, ниндидер каны кызган кайнар башларның тынычлыкны бозулары хакында һаман ишетелгәлн иде әле. Берсенең җиле хәтта турыдан-туры безнең комсомол оешмасына да кагылып үтте.
Кантон съездына делегат булып барган идек. Өчәүләп, Яшь ягыннан да. дәрәҗә ягыннан да өлкәнрәгебез — ВЛКСМның полость комитеты секретаре Сәфәргали. Төн уртасында кайтып төштек. Кыш. Салкын. Барыбызны да йокы баскан. Үзара сөйләшмичә генә атны тугарып, волисполком аранына тапшырдык та, капчыкларыбызны күтәреп, өчебез өч урамга — өйләребезгә юнәлдек.
МИРСӘП ӘМИР ф ҮСӘ төшкәч
Иртәгесен Сәфәргали тирәсендә ыгы-зыгы. Ни булган? Кичә төнне, аркасына капчыгын аскан килеш, йокымсырап кына өенә кайтып барганда, арт яктан, жан-фәрман чабып, бер атлы килеп чыккан. Сәфәргали әйләнеп карарга да өлгермәгән, теге кайнар баш аны чана үрәчәсе белән бәреп очырып, узып та киткән, күздән дә югалган. Юл читендәге көрткә чумып калган секретаребыз өстен кардан кага-кага тәпи баса, үрәчәгә бәрелүдән шактый авыртып калган аягын төрлечә хәрәкәтләндереп, җиргә тибеп-тибеп карый. Шөкер, сынмаган икән. Шөкерен шөкер дә. нигә болай җиңеләеп калды әле ул? Йокы ачылып китүдән генәме? Ә капчыгы кайда соң? Карга чумды микән әллә? Юк. капчык юкка чыккан. Ә капчыкта? Капчыкта кала күчтәнәчләре генә түгел, зур төргәк комсомол билетлары! Бу инде уен түгел.
Беркем эзенә төшә алмады бу эшнең. Авылда дуамаллыгы белән даны чыккан берәү бар иде. Дуамаллыгы шунда: ат җигеп урамга чыкса, күзен алган кигәвендәй, кая барып бәрелгәнен дә белмәстән, җан- фәрманга чабып йөрергә ярата иде. Шул түгел иде микән? дип шикләнеп йөрде Сәфәргали. Ләкин шикләнүгә таянып кына кая барасың!..
Март җитте. Карлар эри башлады, һәм нәкъ шундый ^атур язгы көннәрнең берендә, нәкъ шул дуамал кеше үзе, әлеге югалган капчыкны күтәреп, волкомта килеп керә.
— Менә. — ди, — читән буенда кар астыннан бер почмагы күренеп торгач, алып карасам, шушы капчык. Теге сез югалткан капчык түгел микән?
— Шул!
Чишеп карый Сәфәргали, комсомол билетлары исән.
— Ай, рәхмәт! Дошман кулына кермәгәннәр икән...
Юкка чыккан кала күчтәнәчләре, Стәрле бүләкләре турында сорап тору кая! Дуамал дип даны чыккан шикле егет, җәзага тартыласы урында, рәхмәт ишетеп чыгып китә.
Бу яз минем өчен истәлекле булды: куанычлы да, беркадәр көенечле дә...
Ячейка секретаре буларак, комсомол эше канәгатьләндерми иде мине. Тик тормадык анысы. Җыелышлар, лекцияләр, әдәби кичәләр, халык арасында укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча күрелгән чаралар ... Болары бар. Бик оешкан төстә булмаса да, физкультура-спорт белән шөгыльләндек: көч сынашырга, авыр әйберләр күтәрергә ярата идек. Гер уйнату эшендә үзем дә таза-таза авыл егетләре белән ярыша башладым. Стәрледә чакта теге Ипполитовтан күргән номерларның барысын да диярлек башкарырга өйрәндем...
Ләкин бу эшләрне комсомол булмаган яшьләр дә эшли ала. Комсомол булып, авылга нинди яңалык алып килде соң безнең ячейка? Чын мәгънәсендә яңа тормыш төзү турында уйлыйбызмы? — шундый сораулар тынгы бирми иде.
Уйлаша торгач, комсомолда торучы яшьләрнең үз көчләре белән ячейка өчен бер дисәтинә ашлык чәчәргә булдык. Ул вакытта колхоз мәсьәләсе беркайда да киң күләмдә кузгатылганы юк иде әле. Ләкин авылның киләчәге күмәкләшүгә барырга тиешлеге турында укып та, ишетеп тә белә идек. Ичмасам, шуңа бару юлында бер тәҗрибәбез булыр. Давайте, бер дисәтинә солы чәчәбез! Ни өчен солы? Сатарга уңай. Ни өчен сатарга? Ячейканың үз расходларына авыл советыннан ярдәм сорап йөрмәбез. Нинди расходлар? Газета-журналлар яздыру, уен кораллары алу, суорт инвентарьлары... азмыни?..
Комсомоллы хуҗалыклар арасында ике сабанга җитәрлек ат жыела. Кеше көченә аптырыйсы түгел... Басуларда кар ята иде әле. Җир бе
лән орлык турында авыл советы белән сөйләштек тә, бюро утырышында карар чыгарып, аны гомуми җыелыш белән раслап та куйдык, һәм мин бу турыда бик рәхәтләнеп, «Яшь юксыл»га хәбәр язып җибәрдем.
Озак та үтмәде, редакциядән мина хат килеп төште. Хәбәремне бик яратканнар икән. Кем язган диген? Редактор үзе — Зәки Каебкулов!
— Бу хәбәрегез белән сез үзегезне хәбәрчеләр армиясенең батыр ♦ солдаты итеп таныттыгыз, — дигән. — Хәбәрегез шушы көннәрдә басы-g лып чыгар, — дигән. — Ул инде җыелган, кызыксынсагыз, менә сезгә аның гранкасын җибәрәм, — дигән.
Кызыксынмаган кая ул! «Гранка» дигән сүзне башлап шунда укы- ф дым, аның нәрбә икәнен дә башлап шунда күрдем: хәбәремне, үзен ге- > нә аерып алып, озынча итеп киселгән кәгазьгә чын газета хәрефләре ф белән бастырып җибәргәннәр. Нәкъ үзем язганча! Бер сүзен дә үзгәрт- х мичә! Өстәвенә, тагын язып торуымны сораганнар.
Сөенүләремнең чиге булмагандыр. Куанычлы истәлек дигәнем шул. * Ә көенечлесе?
Мине шундый мактаулһ! хәбәр язарга рухландырган карарыбызны £ тормышка ашыра алмадык. Тырышмадык түгел. Газетада язып чыгу <-> өстенә, редакциядән шундый хат та алгач, үзем дә кулымнан килгән бөтен чараларны күрдем. Орлык табылды. Җир алынды. Эшләргә әзер z комсомол егетләре дә бар иде. Мәсьәлә атка килеп терәлде. Атлы гаиләдән булган комсомолецларыбыз да берни кыла алмады: әтиләре хуҗа иде. Аерым хуҗалыктагы крестьянның турыдан-туры үз хуҗалыгына файдасы күренеп тормаган эшкә ат чаклы ат бирүен өмет итү буш хыял гына икәнлеген шунда аңладым. Яхшы нияткә таянып, карар чыгарганбыз, ә аның реаль нигезе бармы-юкмы, анысын исәпкә алмаганбыз булып чыкты.
Барып чыкмаган карар турында хәбәр язарга ашыкканлыгыма борчылып, вөҗдан газабы кичереп йөрдем. Нәтиҗәсе шул булды: яза торган хәбәрләремнең алдын-артын уйлабрак эш итә башладым. Тора-ба- ра яшьләр турында бер нәсер кебек әсәрем дә басылып чыкты. Ачыграк хәтеремдә калганы — Карамалыдан бигрәк Стәрлетамакның үзендә шау-шу тудырган бер фельетоным булды.
Арба юлы төшкәч, Стәрлетамакка ешрак бара башлаган идем. Хәзер анда комсомолның кантон комитеты секретаре урынында кайчандыр мине сокландырган Кәримов түгел, яңа, тәҗрибәсезрәк кеше иде. Бер баруымда, үземә электән таныш булган яшьләр арасында шактый ямьсез хәлләр барлыгын күреп, уйга калдым. Исерткеч эчү белән мавыгулар, җенси тотнаксызлык күренешләре. Хәтта начар чир эләктерүне егетлеккә санап, шуның белән мактанып йөрүче кайберәүләрне дә күрергә туры килде...
Шул күренешләрне тасвирлап, комсомол комитетының яшьләр арасында тиешенчә эшләмәвен тәнкыйтвләп, фельетон язып җибәрдем. Тиз генә басып чыгармадылар. Редакциядән бернинди җавап та юк иде. Ахрысы, басарга кирәк тапмаганнардыр дип. оныта да башлаган идем инде. Онытмаганнар икән. Тагын бер килүемдә, гадәтемчә, Стәрленең шәһәр клубына бардым.
— Әһә! Әнә, герой үзе килә!—дип каршы алдылар мине. — Кайдан килгән акыл иясе! — Кайсылары көлә, кайсылары ачулы. Берни аңламый торам.
— Нәрсә булган? Нинди гаебем бар?
Яңа секретарь үзе дә шунда икән.
— Кара син аны! —ди. мине мыскыллап. — Белмәгән булып кылана. Ун кат укыгансыңдыр әле, рәхәтләнгәнсеңдер.
Сизенәм, әлеге фельетон турында сүз бара кебек. Ләкин аның газетада басылып чыкканын, чынлап та, күргәнем булмагач, ни дияргә белмим.
— Чынлап, ни турында әйтәсез? Берни аңламыйм?
Ялт итеп, «Яшь юксыл»ның яңа, әле мин күреп өлгермәгән номерын китереп чыгардылар. Берсе борын төбемә үк китереп төртте.
— Ә бу нәрсә?
Карыйм: чынлап та, минем фельетон. Тулы килеш басып чыгарганнар, өч баганалык подвал.
— Күрмәгән идем әле.
— Пожалый. Күрсәң, безнең янга килергә базмас идең.
— Нигә? — дидем мин бик тыныч кына. — Әллә дөрес язмаганмы?
Тынып калдылар. Башлап секретарь телгә килде.
— Дөрес булса? — диде ул кырыс кына һәм беравык ни әйтергә белми сүзсез торганнан соң, тагы батыраеп китте. — Аны үзебезгә килеп әйтергә булмадымыни?.. Ә?.. Син әйтмәсәң, без аны үзебез дә белмибезмени?
— Ә газетага язарга ярамыймы?
Кемдер ярсып, «үз оешмаңның яманатын сатмасаң...» ди башлагай иде дә, секретарь үзен кулга алып өлгерде. Кемнең хаклы икәнен чамалап алды булса кирәк, артык тавыш күтәрүгә юл куймады.
— Ярар, тикшерербез.
Җиңүче сыйфатында горурлык саклап, тыныч кына үз юлыма киттем. Берничә адым үтүгә, артымнан килеп, кемдер дусларча җилкәмә кулын салды. Борылып карасам — Барый Дәминов.
— Молодец, Мирсәяф,— диде.— Шәп язгансың!
Миннән бер яшькә кечерәк булса да, Дәминов минем өчен авторитет иде: яхшы художник булуы белән өстен саный идем мин аны. Шат күңелле, киң карашлы кеше булуы өчен яратам, күңелемнән хөрмәт итә идем. Ләкин былтырдан бирле таныш булсам да, аның белән якынаеп, дуслашып китә алганым юк иде әле.
Шул егетнең дусларча кочаклап күрешүе, өстәвенә, мактау сүзе әйтеп куюы шатлыгымны тулыландырып җибәрде. Рәхәтләнеп сөйләшеп киттек. Ул вакытта Стәрленең үзәк урынын тәшкил иткән чиркәү бакчасына кереп утырдык. Икебезнең дә рәсем яратуыбыз безне тәмам дуслаштырды. Барый быел рәсем мәктәбенә китәргә ниятләп йөри икән. Казанга!
Казан! Татар мәдәниятенең үзәге! Барыннан да элек Такташ һәм аның тирәсенә тупланган башка бик күп шагыйрьләр, әдипләр белән атаклы артистлар, рәссамнар белән, жаның теләгән техникумнар, институтлар белән кайнап торган Казан! Минем өчен буй җитмәс югарылыкта торган хыял бит ул!
— Мөкаддәс белән бергә китәбез, — диде Барый.
— Мөкаддәс?
Соравымның мәгънәсен Барый тонымнан аңлап алды.
— Конешно, аңардан художник чыкмый, — диде ул. — Ну. Казанга барасы килә. Барсын. Бәлки шагыйрь булыр. Ә миңа иптәш.
— Мина да бит рәсем мәктәбенә китәргә киңәш бирүчеләр бар.
— Правильно! — дип куйды Барый шат чырай белән. — Китәбез бергәләп!
Миңа шуны гына ишетү кирәк иде дә.
— Биш куллап риза!—дидем.—Шуннан башка беркая китү турында уйламыйм хәзер. Кайчан юлга чыгабыз?
— Августта. Көнен бергәләп ачыкларбыз.
Агай-эне. Иске дуслар. Көлешү. Кызыл туй.
Шул көннән башлап, күңелем белән Казанда идем инде. Китәргә хәзерләнәм. Эштән бушандым. Өс-башымны юнәттем. Чит-ят җирләрдә кара көнгә булыр дип, үзем дә тиз генә таба алмаслык итеп яшереп, бишмәт чабуыма бер червонец тегеп куйдым.
Ерак юлга чыгу алдыннан туган авылым белән дә саубуллашасым килде. Кайттым Җиргәнгә. Җәй уртасы. Агыйдел буе табигатенең иң ямьле чагы. Агай-эне бары да исән. Бөтен шартын китереп, иген игеп, мал-туар үрчетеп, бала-чага үстереп яталар. Әбүбәкер абзый игенчелек хезмәте өстенә аз-маз сату-алу белән шөгыльләнә башлаган.
— Аллага шөкер, — ди. — вакытны бушка уздырмыйбыз. Иренмә генә икән! Дәрт иткән кешегә юл ачык.
Аның мондый юлга басуын хупламавымны сиздереп караган идем дә, мине малайга гына санады.
— һи-и-и!—диде. — Совет белми рөхсәт итми ул. Нибуч, кулакка әйләнеп китәргә бирми. Дөрес эшли. Курыкма, харам кермәгән кәсепнең бернинди гөнаһсы юк. Алла каршында да. Совет каршында да...
Әбүбәкер абзыйны мин һәр вакыт хезмәт сөючән, һәр эштә иң гадел кеше итеп белә идем. Сүз көрәштерергә кирәк тә тапмадым, аның иманын үзгәртерлек дәлилләрем дә юк иде. Миңа ни кирәк соң? Бары да үз күреп каршы алдылар.
Тагын да күңеллерәге — үзем кебек кунакка- кайткан иптәшләр бар иде, алар белән очраштым. Дөрес, мәктәптә бергә укыган малайларның күбесе авылда — үз хуҗалыкларында калганнар. Миңа исә, электән якынрак дус булу өстенә, язмышлары да үземнеке кебегрәк булганнар белән очрашу кызык иде. Шундыйларның берсе — Хөсәен. Теге вакытта, чукындырудан куркып, минем белән бергә рус школасыннан качкан иптәшем. Ул хәзер Кусргазыда авыл хуҗалыгы техникумында укый икән. Үскән. Дөрес, буйга зур түгел, ләкин төп шикелле таза. Шулай да көч сынашып карадык — ике потлы герне минем кадәр үк җиңел кү-
<»
с (V
и а.
тәрә алмады.
Габделхәй кайткан тагы. Теге кыт-кыт көләргә яратучы малай. Хисап дәресендә хәлфә үзе чишә алмаган мәсьәләләргә дә теше үтә торган иде. Урынын тапкан: Уфа рабфагына барып эләккән.
Бала чакларны искә төшереп, сагынылган урыннарны — Агыйдел буйларын йөреп чыктым. Сөйләшә торгач, тагы шуны белдем Фәүзиянең апасы да Габделхәй белән бергә рабфакта укый икән. Башта бу миңа бераз гаҗәбрәк тоелган иде. Ничек инде? Рабфакта? Мулла кызы?.. Үзем үк җавабын да таптым. Нәрсәсе гаҗәп? Фәүзия дә. апасы да күптән мулла кызы түгелләр бит инде. Яна әтиләре гражданнар сугышы елларында Азии отрядында сугышып йөргән кызылармеец. Хәзер гади игенче булса да, китап-газета күрмәгән, уңны-сулны белмәгән мужик түгел. Авыл тормышына кагылышлы җәмәгать эшләреннән дә читтә тормый.
— Әйдә киттек шуларга, — диде Габделхәй. — Фәүзияләре дә кайткан икән.
Анысын белә идем. Икеләнә калдым. Хөсәен дә эндәшми, миңа карый. Кушылыргамы Габделхәйнең чакыруына, әллә?.. Стәрледә чакта бер хәл, авылдаш янына баруның гаебе юк. Ә монда? Чакырмаган-ннт- мәгән җиргә?.. Барасым килә килүен, күңелемдә кадерле урын алган кызны өендә күрәсем килә. Шулай да сүзне йөрәгемә түгел, акылыма бирдем:
— Бар инде, Габделхәй, үзең генә. — дидем. — Ә безгә чакырылмаган кунак булып... Хәер, Хөсәен бәлки барыр?..
Габделхәй, гадәтенчә, кыткылдап көлеп куйды.
— Укучылар бит без, яшьләр, аның ни гаебе бар? Бик беләсегез килсә, чакырылмаган кунак та түгел, Кәрим абзый үзе әйтте, барыгыз да жыелып, килеп чыгыгыз, диде.
Кәрим абзый исемен телгә алу җитте. Әйе шул, миңа, әлбәттә, аның белән күрешергә, хәлен белеп чыгарга кирәк. Авылдан шуның арбасына утырып чыгып киткән идем бит.
— Әйдәгез!..
Күптәнге таныш урыс капканы ачып, ишегалдына керүгә, каршыбызга Кәрим абзый үзе килеп чыкты, һәр вакыттагыча көләч, какча йөзенә килешеп торган сары мыегы аның көләчлеген тагын да арттырыр өчен махсус үстерелгән диярсең.
— һә-әй, кунаклар килә! Рәхим итегез! Кызлар, күрәсезме?
Кызлар безне күргәндерме-юкмы, тик алар үзләре безгә күренми, кайдандыр мандолина моңы гына ишетелә иде. Кәрим абзый һәркай- сыбыз белән аерым-аерым күрешеп чыкты. Минем белән күрешкәндә аның көләчлеге аеруча шаян төс алды.’
- Мирсәяф? Синме бу? — диде.— Кайда «камалы» туның? — Онытмаган икән, көлә-көлә иптәшләргә дә сөйләп бирде. — Кара инде! Каткан туны белән бергә ындыр артына чыгарып түгәрлек кенә малай кебек иде, нинди купшы егеткә әйләнгән!
Купшы диярлек тә булгандыр шул. Башта менә дигән чәч. ике түбәле булганга, маңгай турысында өермәләнеп, тузгып тора. Өстә — ак апаше күлмәк. Ботларда — үзем эшләп тапкан акчага алынган кара чалбар, аякта — сары кун сандали. Кай җире ким кала егетеннән?
Без көлешкән арада мандолина моңы тынып калды. Ишегалдының түренәрәк салынган зур келәтнең ачык ишегендә берьюлы өч кыз күренде. Иң алда — Фәүзия, кыска җиңле ак күлмәктән, кулында мандолина. Икенчесе — ишетү буенча чамалыйм — авылда медсестра булып эшләүче кыз булырга тиеш. Арттарак — Фәүзиянең апасы.
Фәүзия апасына караганда да. миңа караганда да кыюрак иде, башлап ул сүз катты. Исәнләштек, көлештек. Ярый әле, шундый вакытларда көлешү йоласы бар. Бер-береңне аңлашуда күзгә-күз карап елмаешудан да мәгънәлерәк чара бар микән? Икәү генә түгел, өчәү-дүртәү бергә килгән дуслар арасында да уртак тойгылар гөрләп көлешүдә табыла...
Әхсән Баян белән бәхәскә керәсем килми, әйе, тавыш та табигать бүләге. Ләкин табигать ул бүләкне кешегә генә түгел, сандугачка да, каргага да биргән, ишәктән дә кызганмаган. Меңнәрчә төр бөҗәкләрне дә өлешсез калдырмаган. Хәтта агачлар, ташлар да мәхрүм түгел бу бүләктән. Ә көлү!..
Көлү — табигать тарафыннан фәкать кешегә, бары тик кешегә генә .бирелгән бүләк!
Кәрим абзый безне күрештерде, жор теле белән күңел кылларыбызны чиртеп, шаян тойгыларыбызны кузгатты да үз юлына китте. Без, яшьләр, анардан башланып калган көлешүебезне дәвам иттердек. Нәрсәдән генә көлешмәгәнбездер. Иң башлап, келәт эчендәге тәртипне, чисталыкны мактап көлдердек кызларны.
— Тәрәзәсе булмаганга гына шулай күренә ул, — дигән булдылар.
Тәрәзәсе булмаса да, зур ишеге тутырып ачып куелганлыктан, келәт эче ярыйсы ук якты һәм, чынлап та, келәт өчен җитәрлек җыйнак, чиста иде. г
— Кияү ябар ёчен махсус җыештырылган бүлмә бу, — диде Хөсәен. — Әнә. көзгесе дә бар.
— Бизәнеп беткәч, кияү килгәнче укый торырга китаплары дэ җитәрлек!..
Мондый «кызык» сүзләргә нинди кыз көлми түзсен. Ә кызлар көлгәндә малайлар ничек тыныч утырсын!
Ләкин бу көлешү генә көлешү булмаган икән әле. Көтмәгәндә-уй- ламаганда, өй ишегеннән шыр ялангач диярлек бер бәләкәй кыз атылып килеп чыкты. Бәләкәй дисәң дә, оялуның нәрсә икәнен бик яхшы белерлек яшьтә булгандыр, күрәсең. Безне күрепме, әллә тавышыбыз- ♦ ны ишетеп, коты очып, шып тукталды да, шул ук секундта ялт кире ? борылып юкка да чыкты. Без аның бары елтыр күзле, тузган чәчле чәч- * рәп торган кара кыз икәнлеген генә шәйләп кала алдык. •
Бу тамашадан көлешеп туктарга өлгермәдек, каршыбызда бер кеч- £ кенә малай пәйда булды. Каяндыр келәт артыннан мыштым гына ат- -J лап килә иде ул. Күренеп тора, ялгыш кына түгел, ят тавышлар ишетеп, . нинди кешеләр икәнен белү өчен, аңлы рәвештә килгән. Шулай да якын * ук елышырга кыймады, бераз читтәрәк тукталып калды. Сәламәтлеге i алсу кызыл йөзенә генә түгел, бөтен торышына бәреп чыккан таза малай. Көлми дә, елмаймый да. Аның шулай, нигә көлә бу жүләрләр ди- «» гән сыман, гаҗәпләнеп безгә карап торуы үзе көлке тоелды. к
— Бу нинди баһадир? £
— Кем малае син? Исемең ничек? а.
Дәшми. Йөзендә каушау яки курку билгесе дә юк.
Монда да Фәүзия арадашлык итте. Малайны алдына алды, иркәләп г башыннан сыйпады.
— Исемеңне әйт, туганым. Абыйларның беләсе килә.
Малайның йөзендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю билгесе күренде. Шулай да җитдилеген саклаган хәлдә, яшенә күрә калынрак, басынкы гына тавыш белән исемен әйтте:
— Мидхәт.
«Әтиең кем? Әниең? Сиңа ничә яшь?» кебек сораулар ява башлагач, малай түзмәде, үзенчә, мондый шомарган сораулар туйдырды инде диюе булдымы, әллә, чынлап та, кирәкле берәр эше исенә төштеме, кинәт кенә салмактан җитезгә әйләнеп, китеп тә барды.
— Сурьюзный малай күренә! — дип куйды Хөсәен.
— Гордый!..
Фәүзия апасы аның, чынлап та, «гордый» икәнлеген күрсәткән бер кечкенә вакыйганы искә төшереп, сүрелә башлаган көлешүне яңартып җибәрде.
Күпчелек авыл кешеләренә хас булганча, ул елларда Кәрим абзыйларның да төп ризыклары күбесенчә ипи белән бәрәңгедән гыйбарәт икәнен бик яхшы белгән күрше хатын, әзрәк шаяртып, әзрәк мыскыл итәргә дә теләп булса кирәк, сорый икән Мидхәттән: «Нишләп син бо- лай бик тиз үсәсең, ничек болай тазарасың? Нәрсә ашыйсыз сез?»
— Пнлмә-ән ашыйм,—дигән Мидхәт җитди генә тавыш белән,— бәле-еш. Бавырса-ак...
— Ай, замана баласы!..
Көлештек тә оныттык без аны.
Еллар үткәч, шушы малайның танк командиры сыйфатында Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән батырлыклары турында миңа очерк язарга туры килер дип, шул ук замана баласы Украинаны азат итү өчен барган сугышларда бер аягын калдырып кайтканнан соң, укып, тарих фәннәре докторы профессор Мидхәт Кәримович Мөхәррә- мов булыр, китаплар язар, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында тел, әдәбият һәм тарих институты белән җитәкчелек итәр дип кем уйлаган!..
Икенче көнне безне туйга чакырдылар.
Габделхәйләрнең күрше кызы кияүгә чыга икән Ярлы гаиләдән. Өйләре кечкенә. Кияү буласы егет тә байлардан түгел. Габделхәйнең әни
ләре белән сөйләшеп, туйны аларның өендә үткәрергә булганнар. Өй хуҗасы буларак, Габделхәй мәҗлеснең түрендә утырырга хаклы кеше. Аның иптәшләре итеп, Хөсәен белән мине дә чакырдылар.
Туй дигәннәре, кода-кодагыйлардан да бигрәк, кияү белән кәләшнең иптәшләреннән-ахирәтләреннән җыелган гадәттәге аш мәҗлесе булып чыкты. Мәҗлеснең түрендә кияү белән кәләш утырасы. Бары да әзер. Тик мәҗлеснең ни өчендер башланып китә алмый торуы гына яшьләрнең беркадәр кәефен кыргандай булды.
— Нәрсә көтәбез соң?
Мулла килеп җитмәгән икән. Кияү буласы кеше, карап торуга зур гәүдәле, симез генә битле, ләкин «с» авазын әйткәндә теш арасына тел очын кыстырып, сабыйларча сакау әйткәнлектән, гөнаһсыз бала сыман- рак тәэсир калдыра торган, Сәми исемле егет иде. Тик беренче карауга гына шулай. Чынлыкта исә, Янавылда, ягъни ярлылар мәхәлләсендә, үскән шук малай. Кем каршында да үзен җәберләтә торганнардан түгел. Сайлаган кәләше дә үзенә пар килгән гаиләдән. Чая кыз. Туйларын яңача, яшьләрчә генә үткәрергә тәвәккәллекләре җитсә дә, никахсыз ук кушыласылары килмәгән, күрәсең. Мәҗлес никах уку белән башланырга тиеш икән. Мулла белән дә сөйләшенгән.
— Нигә һаман юк соң ул, бәлеш корты?
— Ялындыра, садака козгыны!
— Акчалырак җиргә чакырсалар, җилән чабуларын канат итеп, очып килер иде әле!
— Сабыр итегез, җәмәгать. Чүтеки мулла бит ул, үз җае белән килеп җитәр...
һәм хәзрәт булган кеше өчен гафу итәрлек дәрәҗәдә генә кичегеп, Гыйният мулла килеп тә җитте. Сәлам бирде. Аны, олылаудан бигрәк иптәш күреп дигәндәй, үз кешеләрчә каршы алдылар. Түрдән урын бирделәр. Тәкъдим ителгән урынга тәкәллефсез генә кереп утырды.
— Туй мәҗлесен яшьләргә никах укудан башлап җибәрергә кирәктер дип уйлыйбыз инде, хәзрәт! — Моны Сәми ягыщган кода булып килгән бер яшь кеше әйтте. Күрәсең, табынчылык вазифасын аңа алдан ук билгеләп куелган булгандыр, ул үзен хуҗаларча иркен тота иде.
— Бик мәслихәт, — диде мулла тыныч кына. — Туегыз заманча булса да, шәригать кушканны онытмавыгыз бик әйбәт, бик хуп. Рәхмәт! Ыһым-ыһым... Кирәкле кәгазегез бармы?
— Анысы нәрсә тагы?
— Язылышу турында сәвиттән пичәтле кәгазь булырга тиеш.
— Менә анысын алдан белмәгәнбез икән, хәзрәт. Ну ничава. Никахы булса, язуы әллә кая китмәс. Иртәгә үк алып бирербез.
— Булмый, туганнар, законга каршы бара алмыйм.
Моңарчы тешен кысып түзгән кияү дә телгә килде.
— Бөгештермә инде, мулла, — диде ул коры гына. — Курыкма, буш итмәбез!
Эш болайга киткәч, мулла сөйләшеп тә тормады.
—• Бигайбә! — диде дә, тыныч кына атлап, чыгып та китте.
Аның артыннан әйтеп, кычкырып калынган әрләү, каргау, сүгү, мыскыл итү сүзләренең исәбе-саны юк иде. Мулла кире борылмады. Бәлки хаклы да булгандыр. Бәлки, закон исеменә ышыкланып, изге йолаларга хөрмәтсез караучы яшьләрдән үзенчә үч алырга теләгәндер. Ни булса да, кияү белән кәләшнең хәлләре мөшкел иде. Бер мәлгә нишләргә белми таралып калдылар. Ыгы-зыгы купты. Туй мәҗлесенең башланмас борын ук рәте китте.
Кемдер шунда, бу уңайсыз хәлдән котылуның иң әйбәт юлын тапкан кебек, шатланып, дәртләнеп, кычкырып җйбәрде.
— Җәмәгать! Кызыл туй ясыйбыз!
Өй эчен тутырган шау-шу кинәт басылып калды. Бер-ике секунд кына дәвам иткән тынлыктан соң, тагын да көчлерәк булып, яңадан күтәрелде.
— Ура-а! Кызыл туй!..
— Кызыл туй, кызыл туй!..
— Никахы үзенә булсын!.. *
Кияү белән кәләш, үзләре комсомол булмасалар да, мондый җай g табылуга шатландылар гына. Бөтенебез берьюлы җанланып киттек. = Тәртибен кем өйрәтте, кем җитәкчелек итте, күп булса бер сәгать вакыт Ф үткәндер, клуб хезмәтен үтәүче йорт халык белән тулды. Башланмаган ф мәҗлес өстәле яныннан кубарылган яшьләр яки кода-кодачалар гына > түгел, кызыл туй күрәсе килгән бөтен кеше җыелган иде. Ф
Гармун моңына кушылып кемнәрдер җырлаган арада туй җыелышының президиумы пәйда булды. Иң уртада кияү белән кәләш. Култык = астына зур кенәгә кыстырып, авыл советы хезмәткәре дә килеп җиткән г иде. Кемдер тантаналы төстә кызыл туй җыелышын ачты. Яшьләрне п бөтен халык алдында кенәгәгә яздылар. Гармун. Кул чабулар. Е Котлаулар...
Мин үземне очраклы рәвештә килеп чыккан бу күңелле тантананың * уртасында хис итә идем. Эндәшми кала алмадым. Трибунага чыгып яшьләрне котладым. Карамалыда ячейка секретаре булып эшләп, телгә ' бераз шомарган идем инде. Сүзгә аптырамадым. Халык күз алдында, совет законы нигезендә, үз телебездә беркетелгән гаилә шайтан да аңламый торган гарәп телендәге никах белән ясалган гаиләгә караганда бәхетлерәк, ныграк, иреклерәк булырга тиеш, дидем. Туйның шушылай халык алдында булуы яшьләрнең үзләреннән дә гаилә мәсьәләсендә җаваплылык соравын әйттем...
Тантаналы язылышудан соң, үзеннән-үзе диярлек, концерт оешып китте. Җырлаучылар да, биючеләр дә, төрлечә кыланып көлдерүчеләр дә табылды.
Концерт тәмамлануга, безне Габделхәйләр өендә башланмый калган аш-су мәҗлесе көтә иде.
Кызыл туй турында ишеткәнем дә, газеталардан укыганым да бар, ләкин үз күзләрем белән күрергә туры килгәне юк иде әле. Дөрес, Җиргән татарлары арасында беренче буларак, анда да шулай очраклы рәвештә, алдан оештырусыз-нисез килеп чыккан бу туйның йолалары килеп бетмәгәндер. Ямьсез яки законга сыймаган яклары да булгандыр. Шулай да яшьләр арасында яңалыкка омтылуның, мәхәббәт- гаилә мәсьәләләрендә дә алынган иректән файдаланырга тырышуның бер күренеше иде бу.
Пароход. Дәрьяның көче. Алда — Казан!
Пароходны беренче күрүем дисәм, бик үк дөрес булмас иде. Язгы ташу вакытларында Стәрлетамакка бер-ике тапкыр пароход килә, аны каршы алу яки озатудан да бигрәк, күреп калырга бөтен шәһәр халкы диярлек пристаньга төшә иде. Елга бер генә килә торган бу тантанадан, әлбәттә, мин дә читтә калмадым. Бер этажлы гына булса да, ул вакытта миңа тау чаклы булып күренгән «Зюид» пароходының колакларны ярырлык итеп гүләве, көче-гайрәте эченә сынмагандай, уфыл- дап-пуфылдап, Идел өстен айкап, болгатып, яр күперенә килеп бәрелүе чын могҗиза булып тоелды. Аның эченнән бөркелеп чыккан шат чырайлы, бәйрәмчә киенгән кешеләр дә безнең шикелле гади адәм балалары гына түгел, гүя бөтенләй бүтән дөньядан килгән зур бәхет ияләре. «Пассажир», «дебаркадер», «палуба» кебек матур, серле сүзләр
дә таныш түгел әле. Пароходны, аның күккә ашкан мачтасын, гәүдәсенә карый кыскарак булган юан морҗасын, ул морҗадан чыккан куе төтенне күрү, дәһшәтле гүелдәвең ишетү — үзе зур бәхет!
«Мә. рәхәтлән!» дигән шикелле, ул тагын сузып кычкырта башлады. Гүелдәп туктагач та: «Җитмәсә, мә, тагы!» дигәндәй, кыска-кыска гына итеп, янә ике тапкыр кычкыртып куйды.
Авырлык белән генә кузгалган пароход ярдан аерылу белән йөрешен тизләтә барды, иләмсез зур борылыш ясады, төньякка таба әйләнде. Саубуллашу урынына тагы берничә кыска-кыска гудок биреп, эзенә төште — Уфа ягына юл тотты.
Яр буендагылар да, пароход өстендәгеләр дә бер-берсен күздән югалтканчы яулык болгаштылар.
Пароход белән килеп төшүчеләр арасында да, аңа утырып китүчеләрдән дә бер генә таныш кешем дә булмагандыр. Шулай да гомеремдә беренче күргән бу хәйран тамашага тыныч кына карап тора алмадым. Бәйрәм иде бу миңа. Тантана! Күңелем ниндидер шатлыклы да, ашкынулы да, борчулы да хисләр белән тулды. Моңарчы пароходның үзен күргәнем булмаса да, аның турында җырлар ишеткәнем бар иде.
Прахут килә, прахут килә, прахут күрми калабыз.
Яшь гомерләр узып бара, рәхәт күрми калабыз!..
Җырның беренче юлы икенчесенә йогыш килсен өчен уйлап чыгарылган буш сүзләр кебек кенә тоела иде миңа. Алай гына түгел икән. Пароход турында гына түгел, ата-бабаларыңның төшенә дә кермәгән яңалыклар килү турында сүз бара икән. «Яшь гомерем шуларны күрми узып китә бит!» дип өзгәләнә икән ниндидер тынгысыз йөрәк!
Кузгалып китү белән йөрешен тизләткәннән-тизләтә барган пароходның ерагайган саен тизлеге акрыная төшкәндәй булды. Ул хәзер бер дә ашыкмый, бары әкренләп кенә кечерәя бара сыман иде. Ниһаять, ул күздән югалды. Озатучылар да таралып бетте шикелле. Ә мин торам. Уйларым-хисләрем белән һаман инде күздәй югалган пароходтан аерыла алмыйм. Тагын бер җыр хәтергә килә:
Пароход, кычкырасын! Эчемне пошырасың!
Туган-үскән якларымны исемә ташерәсең!
Бу җыр миңа киресенчә тәэсир итә. Ерак илләрдә дөнья гизеп йөрүче, туган илне читтән торып сагынучц серле кешеләр дөньясына алып китә.
Эх, шул күздән югалган пароход өстендә яңадан-яңа җирләр, яна- дан-яңа калалар күреп барасы иде. Эх. олагасы иде әллә кайларга! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга!..
Өч кенә ел элек татлы хыял булган шул теләгем гамәлгә аша түгелме соң? Менә мин тагын пристаньда. Уфа пристане. Монда инде теге карсак «Зюид» яки «Ост»лар гына түгел, икешәр катлы зур пароходлар, Казанга кадәр баручы «Габдулла Тукаев»лар, «Шәһит лодайбир- дин»нар, ниндидер «Чермаз»лар...
Шул «Чермаз» дигәнен көтәбез. Билет кесәдә, йөзләрчә пассажирлар белән бергә дебаркадер өстендә чайкалабыз...
Пассажир! Дебаркадер! Нинди матур, яңа мәгънәле сүзләр? Үзләре бер гыйлем!
Күңел кузгалган. Сәяхәт дәрте эчкә сыймый.
Таныш түгел юлга чыкканда иң кирәк әйбер нәрсә икән дисез? Акчамы? Түгел. Азык запасымы? Түгел. Документ? Түгел. Иң кирәге — ышанычлы иптәш!
Без. нәкъ яз көне үк сөйләшкәнчә, өчәү. Иптәшләрем: Барый Дәми- нов, Мөкаддәс Рәхмәтуллин. Бер-беребезгә ышанганбыз. Бездән дә ба
тыр, бездән дә кыю кеше юк. «Чермаз» килеп туктап, ишеген ачуга, беренчеләрдән булып, кереп тә киттек.
— Дүртенче класс кайда?
— Кайда урын тапсаң, шунда!
Өзлексез шаулап, гөрләп һәм эссе бәреп торган машина бүлегенә якын гына ярым караңгы, тыгыз аралыкта тезелеп утырган мичкәләр ♦ янына килеп чыгуга, Мөкаддәс, шатланып, кычкырып җибәрде т
— Менә шәп урын! *
— Булды! — дип куйды Барый да. — Тукталдык шушында.
Утыртып куелган мичкә төпләре, чынлап та, бик уңайлы иде. Тели- £ сең икән — менеп утыр. Кирәк булса, өстәл урынына файдалан. Җит- о мәсә, якында гына эче куыш итеп урап куелган юан аркан өеме. Артык әйберең булса, эченә сал да куй. Кайнар су агып торган кран да ерак * түгел.
Озак та үтмәде, аралык бөтенләй тулды. Капчыклы пассажирлар у мичкә яки аркан өсләрен генә түгел, стена буйларындагы как идәнне » дә алып бетерделәр. Атлап йөрер әмәл калмады. Әй, шатланабыз. Янә- с се, иң шәп урынны эләктереп калганбыз.
Ияләшә төшкәч, белдек, дүртенче классның иң шәп урыны — паро- о. ходның койрык ягында, утырыр өчен махсус эскәмияләр куеп ясалган = зур гына бүлмә булган икән. Юл йөреп тәжрибә күргәнрәк кешеләр '■ шунда урнашкан.
— Эх, алданрак белгән булсак!
Ләкин кайгырмадык. Без бит анда бары ашаган-эчкән чакларда гына булабыз да төнлә килеп йоклыйбыз. Өске этажга ияләшеп алдык. Көн буена палубада йөрибез. Дгыйдел буе күренешләрен карап барабыз. Үзебезне булачак художниклар хис итеп, һәр күренешкә рәсем күзе белән карарга, һәр нәрсәнең гади кеше күрми торган матурлыкларын, үзенчәлекләрен күрергә тырышабыз. Берәүдән дә тартынмыйча, кычкырып сөйләшәбез: тойгыларыбызны уртаклашабыз. Беренче-икен- че класста баручы пассажирлар да моңа игътибар итте, ахрысы, безгә хөрмәт белән карыйлар. Хәтта тәртип саклап йөрүче матрослар да безне кумый, өске этаж пассажирлары итеп таный башладылар
Шулай, аска төшсәк — аста, өскә күтәрелсәк — өстә үз кеше булып, Шатлыгыбыздан кая басарга, ни кыланырга белмичә, бәйрәм итеп барабыз. Кирәге булса-булмаса да, бер генә пристаньга да төшми калмыйбыз.
Агыйдел буеның гүзәл күренешләреннән аеруча хәтердә калганы — аның «Сандугач бугазы» дип йөртелгән тар урыны булгандыр. Тал-тирәкләр, әллә ничә төрле куаклар белән капланган ике як яр да пароходка шул кадәр якын, хәтта бу безгә гайре табигый тоела. Идел, менә шулай тарайганнан-тарая барыр да. пароход үтә алмас дәрәжәгә килеп кысылыр сыман тоела. Елга тарайган саен, аның агымы катылана бара. Безгә исә пароход үзе шулай ашыга, бу хәтәр арадан тизрәк узып котылыйм дип, йөрешен тизләтәдер кебек күренә
Агыйдел сулары кебек тар сулар булмас инде'
Бу җырны бәлки берәр шагыйрь йөрәкле пассажир шушы «Сандугач бугазы» аша узганда чыгаргандыр?..
Күңелдә тагын да тирәнрәк эз калдырган урын — Агыйделнең Камага кушылган урыны иде.
Бу юлдан безгә кадәр узган кешеләрдән ишеткәнебез бар иде инде Дөрес икән. Ике елга, бер үзәнгә килеп кергәч тә. тиз генә кушылып, аралашып китә алмыйлар. Агыйдел суы. саф. якты тасма булып, бик озак вакыт карачкыл-болганчык Кама суы белән янәшә бара. Аннары гына алар, акрынлап, бер-берсенә аралаша башлыйлар. Күп тә үтми, көмеш Агыйдел каралҗым Кама суына йотылып югала
Ике елга бергә килеп кушылган урынның ниндидер серле мәгънәсе, үзенә хас сихри бер романтикасы бар. «Тамак» сүзе белән тәмамланган географик атамалар, авыл яки шәһәр исемнәре азмыни? Юкка гына түгелдер.
Елгалар кушылышы — һәр кечкенәнең зурга омтылу символы. «Чыпчык тезеннән г!нә» булган Стәрле елгасы үзеннән шактый зур Ашка- зарга килеп кушылды. Аның хисабына зурая төшкән Ашказар дәвам итә. Озакламый ул да үзеннән зуррак елгага — Агыйделгә килеп тоташты, һәм шунда өзелде. Агыйдел калды. Ниһаять, менә Агыйдел дә, юл уңаенда үзенә килеп сыенган бик күп инешләрне эченә ала-ала, озын, бормалы-бормалы һәм искиткеч гүзәл юллар үтеп, Камага килеп житте. Кушылды. Хәзер инде безнең алда Кама гына калды. Алабуга малае атаклы Шишкинны сокланып туймаслык пейзажлар язуга рухландыручы, мәһабәт урманнары, серле-сихерле ярлары, ле- гендар тарихы, өметле киләчәге булган калалары белән үзенә генә хас матурлыкка ия Кама елгасы! Халыклар күңелендә' чиксез бай һәм катлаулы тарихы белән сакланган Чулман бабай! Вакыт җитәр, без анын зур Иделгә йотылганын күрербез!
Буеннан-буена олы Россиянең бик күп халыкларын үз куенына җыйган бөек Идел! Вак-вак елгалар бер-берсенә кушыла-кушыла, әнә кая барып житте! Ләкин бу мәһабәт, мәгънәле процессның бөтен гүзәллеге— аның мәңгелек күренеш булуында, өзлексез дәвам итүендә! Минем өчен ул бүген дә яңа, иртәгә дә! Елгалар кушылды, зурайды. Ләкин берсе дә бетмәде, һәр кушылдык, бөтен гүзәл үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, үз тирәсендә булган табигатьне, тереклек дөньясын юмартлык белән сугарып килә. Кушылдыклар исән булсын! Чиксез зур уңышлар-дан башы әйләнер чиккә җиткән фәнни-техник революция лавалары аларның чыганакларын томаламасын, юлларын бумасын! Төрле майлардан, газлардан бушап калган куышлыкларны тутыру өчен аларны кире жир астына куып бетермәсен.
Дәрьяларның көче кушылдыкларның исән булуында!..
Кама тамагында безне хәйран калдырган яңалык... алма базары күрдек. Ишеткәнебез бар иде барын. «Анда алманың бидрәсе утыз тиен», диләр иде. Без, алма үстерми торган як малайлары, шундый затлы, шундый ләззәтле җимешнең арзан җирен күрербез дип куанышсак та, «бидрәсе утыз тиен» дигән сүзне әкияткә саный идек. Алма бәрәңгедән дә арзан буламы соң, жүләр?!.
Тәки чын булып чыкты бит! Пристань базары тулы алма. Капчыклап та чиләкләп. Дөрес, чиләгенә бер сум сораучылар да бар. Илле тиенгә бирәм дип торучылар да байтак. Сортына-сыйфатына карап шулай төрле хак сораулары булгандыр инде. Ә без ул вакытта алманың начары яки тәмсезе буладыр дип уйламыйбыз да. Бөтенләй черегәне генә булмасын. Эреме-вакмы? Нинди сорт? Алмамы — алма. Хәтта корт тишкәнен дә ташлыйсы түгел. Алманың тәмсезе буламыни?
Тәмлесе-тәмсезе булганын аермасак та, кыйбатлысы, арзаны барлыгын белдек. Утыз тиен сораган сатучыны егерме биш тиенгә ризалаш- тырып, эреле-ваклы. кызыллы-яшелле, кортлы-кортсыз бер чиләк алма алып кердек. Күңелебез булганчы ашадык. Хәтта инде без алманың бары да бер иш түгел икәнлеген дә аера башладык. Әйе, бар иде ачылары, бар иде төчеләре-баллылары. Мәгәр тәмсезләре... безнең өчен юк иде...
Үзебезгә калса, нәкъ байларча, алма ашый-ашый, «Чермаз» пароходының өске палубасында Идел киңлекләренә килеп чыктык. Пароходыбыз кечерәя төшкәндәй булды. Дөнья зурайды, иркенәйде. Мәһа- бәтләнде. Сонгы пристаньны уздык бит! Алда — Казан! Хыялыбыз күгендә ничә еллар буе якты йолдыз булып балкыган кала!..