ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ШАГЫЙРЬ
укай. Такташлардан соң поэзиядә үз биеклегеңне яулап алу җиңел түгел. Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим, ил язмышы, халык язмышы хәл ителгәндә каләм белән дә. корал белән дә Ватан сугышында катнашып, батырларча һәлак булып, шагыйрьнең яңа тибын — солдат, көрәшче тибын тудырдылар. Икесе ике язмыш. Катлаулы да, фаҗигале дә, бәхетле дә язмыш.
Сугыш алды еллары, рәхимсез сугыш икесен дә түзә алмаслык хәлләрдә калдырыл сыный. Әмма ике шагыйрьнең дә ил — халык алдында вөҗданы саф кала. Алар татар шигъриятен солдат поэзиясе, батырлык поэзиясе дигән биеклеккә күтәрделәр. Югары биеклек!.. Ул безнең илебездә генә түгел, дөнья халыкларында да күренә. Фатих Кәрим биеклеген Франциядән торып ук күргән Луи Арагон болай дип яза: «...аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән».
Җәлилләрдән. Кәримнәрдән соң поэзиядә үз биеклегеңне яулау да җиңел түгел шул... Чын мәгънәсендә шагыйрь булу өчен талантлы шигырьләр язу гына җитми, кирәк булганда Ватан өчен кызганмый җаныңны палач балтасы астына куярлык, дошман пулясыннан курыкмыйча, яуда алгы сафта барырлык, үзең яулаган биеклекне бирмичә соңгы сулышкача көрәшү кодрәтенә ия булу да кирәк икән
Һади Такташ тагын ун ел яшәсә, һичшиксез, Җәлилләр. Кәримнәр сафында булыр иде. Фатих Кәрим, чыннан да, Такташны үз араларында тоя:
Такташ өчен бүген без бер тапкыр
Шагыйрьләр поэзиядә төрлечә ачылалар. Фатих Кәримнең таланты авыр ачыла. Ул озак еллар буе поэзиянең чын асылын төшенми. Шул елларда шигърияткә шактый зыян китергән декларациядән, формализмнан котыла алмый интегә. Дөрес, шагыйрь сугышка кадәр үк инде әйбәт шигырьләре, поэмалары белән таныла. Әмма бик күпчелек язмалары газета-журнал архивларыннан узмый. Шул елларда ук инде аның лирикага омтылышы сизелә. «Көтәм сине», «Кемгә сөйлим серләремне» шигырьләрен халык әле һаман җырлый. Тик шулай да яшь шагыйрьнең лирикасы тулы көч белән ачылып китәргә нидер комачаулый.
Фатих Кәрим лирик шагыйрь буларак бөтен җаны белән Ватан сугышында ачыла. Сугышның башыннан ахырына кадәр алгы сафта... Шигырьләр окопта буш минутларда блокнотны прикладка салып языла. Тар окопта киң сулышлы, күңелләрне тетрәтерлек, нәфис үрелгән, халыкчан гади җырлар туа. Солдат-шагыйрьнең мәхәббәте дә. нәфрәте дә ташыл чыга. Гаҗәп бер факт: 1941—45 нче елларда Фатих Кә-
Т
Залп белән атыйк дошманга.
рим 5 поэма, ике повесть, бер пьеса, 120 шигырь язган! Сокланырлык! Гыйбрәт алырлык! Кайчакларда, узара очрашканда, «язарга вакыт юкәле» дип әйтүләр искәтәшеп, Фатих Кәримнәрдән ояласың.
Фатих Кәримнең сугыш чоры шигырьләре солдатның сөйгән кызына, хатынына, балаларына, әнисенә язган хаты кебек гади. Фронтовикка хас булганча, кыска. Бары тик кысан окопта гына, сугыш шартында гына шундый кыска формалы, афоризм дә- ♦ рәҗәсендәге шигырьнең тууы мөмкин:
Үзең турында уйлама, Илең турында уйла,— Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Рәхимсез сугыш чынбарлыгы шагыйрьне кырыс реализмга китерә. Шигырьләрдә—
Шигырьләрдә — сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе дә. Сандугачлар равын, гашыйклар мәхәббәтен язган кул автоматка тотынырга һәм фашистны рергә тиеш. Шагыйрьчә, фашистны юк итү — чын гуманистлык.
«Еллар миңа йомшак күңел бирде», дип җырлаган шагыйрь. Ватан сугышы дагы буларак:
Сугыш сугыш инде, рәхимсезлек Ия булып йөри күңелгә. Шпал итеп тезеп фашист гәүдәләрен
Юл салабыз бөек җиңүгә,
— дип тә язарга мәҗбүр.
Фатих Кәрим сугыш чорында иҗатының иң югары ноктасына — халыкчанлыккә, зур гражданлык фикерләрен халыкка үтемле формада шигьри камиллеккә җиткереп әйтә белү югарылыгына күтәрелә. 1944 елны өенә язган хатында ул: «Мин үземдә тагын да ныграк үскән иҗат көченә нык ышанам. Әле сокланырлык әйберләр язармын мин»,— дип белдерә. Бу юлларны укыгач, гражданин-солдат-шагыйрьнең әдәбиятыбызны югары баскычка күтәргән мирасы белән горурлану да. шул ук вакытта үкенеч тойгысы да күңелне биләп ала
Син борчылма, күңел, яз килсен.
Кыр казлары кайтыр күлләргә. Без кайтырбыз туган илләргә. Башлар гына исән-сау булсын.
— Дип язган шагыйрь бөек җиңү көннәренә кадәр яши алмый. 1945 елның 19 февралендә хәрби задание үтәгәндә батырларча һәлак була. Әгәр сугыштан исән-сау кайткан булса, иҗатының биек ноктасына менгән шагыйрь әдәбиятыбызны никадәр янә есерләр белән баеткан булыр иде! Сугышта күргәннәре, кичергәннәре берничә кеше гомеренә тиң биУ аның. Аның 70 яшьлек яшьтәшләре әле де әдәбиятның алгы сафында атлыйлар ич.
Фатих Кәримнең һәлакәте никадәрле үкенечле булса да, аның ялкынлы иҗатының буыннар күңелендә еЛдан-еп яңара баруын күрү бу хисне җиңә. Иң якын дустыңа серләреңне сөйләгәндә дә, яшь наратка сөялеп сөйгәнеңне көткәндә дә. ярсып кыңгыраулы гармун уйнаганда да, тирән сагыну минутларында да Фатих Кәрим шигырьләрен искә төшерәсең. Утыз алты яшендә һәлак булган җырчы безнең арабызда мәңге шулай яшь булып яшәр, батырлыгы, шигъри матурлыгы артыннан шагыйрь-ләрнең яңадан-яңа буыннарын ияртер.
Фатих Кәримнең һәлак булуы символик мәгънәгә ия. -Кече лейтенант Фатих Керимов фашистларны биеклектән бәреп төшерергә дигән задание ала. һем үз кече белен үз взводыннан берничә тапкыр артык булган дошман ул биеклектән чиге-
>. КӘРИМНЕҢ ТУУЫНА ТО ЕЛ
автомат тотып кара төндә разведкага баручы, дошман йөрәгенә төбәп атучы солдатның табигый уй-хисләре. Элек кош сайраган аккаенга фашист снайперы менгән, гашыйклар очрашкан яшь нарат төбенә фронтовик дус күмелә...
үте- ф
иергә мәҗбүр була. Фашистлар биш тапкыр һеҗүм итәләр, әмма биеклек дошман түгел, җил дә үтә алмаслык солдатлар кулына күчкән. Тигезсез сугышта командир- шагыйрь, биеклекне бирмичә, югарыда һәлак була.
Әйе. дошманнар һәр вакыт шагыйрь яулап алган ул биеклекне — кешелеклелек, вөҗдан, хакыйкать, матурлык биеклеген — мушкада тоттылар. Шагыйрьләрнең йөрәкләренә төбәт аттылар, әмма барыбер бу бирелмәс югарылыкны яулап ала алмадылар.
Бу биеклекне кешелек дошманнары әле һаман да мушкада тоталар. Әмма яулый алмый, алмас һәм алмаячак) Чөнки халык яңа геройларын тудыра тора. Алмашка яңа чор шагыйрьләре килә. Ф. Кәримнең бернинди дошман пулясы да ала алмаган шинельле җырлары да һаман биеклектә, һаман да сафта тора.