ГАРИЗАЛАР НИ СӨЙЛИ?
енинградта Үзәк дәүләт тарих архивындагы документлар арасында Г Камап кулы белән язылган өч гариза бар. Дөрес, аларның тик берсендә генә әдипнең үз имзасы куелган. Шулай да без калган икесен дә Г. Камал гаризалары дип карый алабыз. Чөнки алары да аның кулы белән язылганнар, аның теләген, үтенечен белдерәләр, аның эшчәнлеге нәтиҗәсе булып торалар.
Г. Камал истәлекләрендә мондый юллар бар: «...1905 ел җитә Шәһәрнең «аз- ган-тузгаи» яшьләре театр артындагы урамда, приказчиклар клубында, спектакль куялар. Менә шуннан соң миндә ничә ел томаланып яткан дәрт яңадан кузгала «Беренче театр.ны язып, үз тормышымны сәхнәгә чыгарып күрсәтәм. Театр куюлар кочәя, ләкин пьесалар юк...» 3
Л
lai
Мвгьпүм булганча, тагар театрының туган көннәре бу. Аның хәл ителмәгән мәсьәләләре, «юк»лары хисапсыз. Шулерның иң мөһимнәреннән берсе — патша цензурасыннан рөхсәт алу. Пьеса китап булып басылган булса да, аны сәхнәдә кую өчен махсус рөхсәт булырга тиеш. Ә ул рөхсәт, төрле сылтаулар белән, бик саран бирелә Социаль эчтәлекле, сыйнфый юнәлешле үткенрәк пьесаларның язмышы аеруча аянычлы. Менә шул рөхсәтне сорап язылган гаризалар арасында Г. Камал үтенече дә бар. Ул рус телендә, тәрҗемәсе болай:
«Матбугат эшләре буенча Баш Идарәгә Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов үтенече
1890 нчы елда басылган цензура һәм матбугат турындагы уставның 85 нче стать- ясе нигезендә. «Бәхетсез егет» исемле татар телендәге басма пьесамны ике экземплярдә җибәреп, аны театрларда кую өчен Матбугат эшләре буенча Баш Идарәнең рөхсәт бирүен түбәнчелек белән утенәм.
Казан, 25 сентябрь. 1907 ел.
Китаптагы «Г. Камал» дигән язу — минем псевдонимым.
PS Миңа түбәндәге адрес буенча хәбәр итүегезне түбәнчелек белән үтенәм: Казан, Поперечно-Георгиевская ур., Кудряшев йорты, Галиәсгар Камалетдинов*'.
Биш айдан соң. 1908 елның 14 январенда, бу әсәрне сәхнәдә куярга рөхсәт бирелә г. Бик ашыгып бирелмәсә
ИИМ111 »» J
■*■»№ T ЯН III Ш МП ' ~ я ТАНЦЫ'
Алма-Ата шәһәрендә яшь һәвәскәрләр та рафыннан уйналган әБанкрот» спектакле игъланы. (X. Гобәйдуллин архивыннан.)
дә, күп драматургларга зур шатлык китерер иде бу рөхсәт Берчичө еллар буе үтенеп тә җавапсыз калган, яисә «кую өчен уңайсыз», дигән «инсафлы» сүзләргә юлыккан авторлар күп бу чорда. Берәүләр цензура һәм матбугат турындагы четерекле уставны белмәү, сакламау нәтиҗәсендә читкә кагылалар, икенчеләр Герб маркасы өчен түләнмәгән дип җавапсыз калдырылалар. Саный китсәң, күп мондый сәбәпләр. Тәвәккәлләр шулай да җаен тапканнар: Баш Идарәдән рөхсәт көтеп тормый ку-елган пьесалар да байтак булган бу елларда.
Шул елларда Казанда оеш-тырылып, актив рәвештә куль- тура-агарту эшләре башлап җибәргән «Шәрык клубы* пьесаларга рөхсәт алу мәсьәләсендә үзенең игелекле эшен башкарырга омтыла: драматургларга цензурадан рөхсәт алу тәртипләрен аңлату өстенә, күп кенә авторларның әсәрләрен икешәр нөсхәдә җыеп Матбугат эшләре
ЦГИА СССР Шунда ук.
(Ленинград),
776 фонд. 25 тасвирлама.
916 саклану берәмлеге.
Biltafl
буенча Баш Идарәгә җибәрә, клуб исеменнән аларны сәхнәдә куюга оешкан төстә рәсми рөхсәт сорый.
Г, Камал бу чор турында болай дип яза: «Бер заман «Шәрык клубы» ачыла. Мин клубта старшиналарның берсе. Клубны зурайтыр өчен, башында Сәхипҗамал Гыйззәтуллиналар тора торган «Сәйяр» труппасы яллыйбыз. Бер куйган пьесаны ике куйсаң, халык килми. Сәгыйт Рәмиевләр, Ярулла Вәлиевләр. Идрис Богдановлар яз- ф ган пьесалар гына җитми, халык һаман яңадан-яңа пьесалар сорый. «Уйнашяны да с; язып карыйм, «Дәҗжал» да языла, башкалары да. Труппа һаман да туймый—я§§§§§ ы
Менә шушы вакытларда Г. Камал кулы белән түбәндәге үтенеч тә языла. Дөрес, — Г. Камалның үз әсәрләренә дә рөхсәт соралганга булса кирәк, аңа клубның рәисе ****** †††††† И. Терегулов кул куйган (башка төстәге кара белән).
«Матбугат эшләре буенча Баш Идарәгә
Мөселманнар җәмгыяте 5-
Казан шәһәренең «Шәрык клубы» үтенече Е
1890 нчы елда басылган цензура һәм матбугат турындагы уставның 8S нче Z статьясе нигезендә, төрле язучыларның икешәр экземплярдә әсәрләрен җибәреп, х ■Шәрык клубы» Матбугат эшләре буенча Баш Идарәдән түбәндәге пьесаларны u сәхнәдә куярга рөхсәт бирүен түбәнчелек белән үтенә: *
1. «Бер сәгатьлек хатын» («Невеста на час»), фарс. 1 пәрдәдә.
Д. А. Мансфильд әсәре, Г. Сәйфелмелеков тәрҗемәсе.
2. «Кыямәт» («Страшный суд»), комедия. 2 пәрдәдә.
3. «Хатыннар эше» («Бабье дело»), комедия. 2 пәрдәдә.
В. Апанаев тәрҗемәсе.
4. «Беренче театр» («Первый театр»), водевиль. 1 пәрдәдә. Г. Камал әсәре.
5. «Бүләк өчен» («Ради подарка»), водевиль. 1 пәрдәдә. Г. Камал әсәре.
6. «Низамлы мәдрәсә» («Реформированное училище»), комедия. 1 пәрдәдә. С. Рәмиев әсәре.
7. «Яшьләр» («Молодежь»), пьеса, 3 пәрдәдә. Ф. Әмирхан әсәре.
8. «Уйнаш» («Разврат»), драма, 3 пәрдәдә. Г. Камал әсәре.
9. «Жиңел хезмәт» («Легкая нажива»), драма. 4 пәрдәдә. Л. Мостафа тәрҗемәсе.
10. «Чун там» («На чем окончится»), комедия. 1 пәрдәдә. К. Бәкер әсәре.
11. «Шәкерт һәм яшьләр» («Ученик и молодежь»), пьеса. 4 пәрдәдә. Г. Терегулов әсәре.
12. «Мөгаллим» («Учитель»), драма. 5 пәрдәдә.
13. «Көнче ир» («Ревнивый муж»), комедия, 3 пәрдәдә. Ф. Б. Ратковский әсәре.
Г. Б. тәрҗемәсе.
14. «Зөләйха берлә Фатыйма» («Зулейха и Фатима»), пьеса. 3 пәрдәдә. Идрис Богданов әсәре.
15. «Югалган хатын» («Пропавшая женщина»), комедия, 2 пәрдәдә. И. Богданов әсәре.
16. «Җәмгыять» («Собрание»), комедия, 2 пәрдәдә.
Рәис |имза) И. Терегулов.
Посылкада «Шәрык клубы»ның бер экземпляр устаяын җибәрәбез» -.
-Шәрык клубы»ның бу үтенеченә нинди җавап булганлыгы билгеле түгел. Ул әсәрләргә шуннан соң да кабат-кабат рөхсәт сорала.
-Шәрык клубы» үрнәгендә Петербургка башка шәһәрләрдән дә посылкалар, үтенечләр җибәрелгән Аларның күбесендә Г. Камал әсәрләре телгә алына Мәсәлән, 1911—1912 нче елларда Троицк шәһәрендәге «Троицкое общество поощрения сценического и музыкального искусства» дигән җәмгыять идарәсе (рәисләре — Аи тов һәм Рахманкулов. секретаре — Еникее») бер мәртәбә 27 пьесага һәм 21 шигырь китабына (шигырьләрен сәхнәдән уку өчен), икенче мәртәбә 52 пьеса һәм шигырь китапларына рөхсәт сорый. Алар арасында Г. Коләхметовның «Яшь гомер. Г Камалның «Беренче театр». «Бүләк өчен». «Уйнаш», «Бәхетсез егет». Ф Әм-рхан-
§§§§§ ЦГИА СССР (Ленинград!. 776 фонд. 25 тасвирлама, 1058 саклану берәмлеге. I бит.
’ Ш у н д а у к. 3 бнт
* ЦГИА СССР (Ленинград). 776 фонд. 25 тасвирлама. 1058 саклану берәмлеге. 4 бит.
Шунда ук. 1116 саклану берәмлеге. 15 бит
’ Шунда ук. 1058 саклану берәмлеге, 12 бит
’ ЦГИА СССР (Ленинград). 776 фонд. 25 тасвирлама. 1058 саклану берәмлеге. 23 бит.
' Ч»а башлавын тарихи Г. Камал Әсәрләр. Татгосивяат. Каэви. 1951. 2 тон. 567 бит.
†††††† ЦГНА СССР (Лмавград). 776 фом. тасвирлан» «I самая» бтрәммг». 3 бат
«ың «Яшьләр», С. Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», «Низамлы мәдрәсә» һ. b пьесалары бар. Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Н. Думави, 3. Бәшири, С. Сүнчәләй шигырь китаплары биредә үзәк урынны алып торалар .
Г. Камал пьесалары шәкертләрнең үзешчән театр түгәрәкләре репертуарларына да бик теләп кертелгән. Бу уңайдан 1913 елның 1 февралендә цензурага җибәрелгән документ игътибарга лаек. Астраханьның 13 нче зур мәчете каршындагы рус класслы Зур Исад мөселман мәхәллә мәктәбе рәисе Гомәр Сәйфетдинович Кугу- шев үзенең үтенечендә болай дип яза: «Минем тарафтан югарыда телгә алынган мәктәптә укучы малайларыбызның һәм кызларыбызның дәресләрдән тыш вакытларда уйнаулары һәм күңел ачулары өчен кирәк булган дүрт китапны җибәрәм Югарыда аңлатылганча, С.-Петербург драма цензурасы бүлегенең безнең укучы малайларга һәм кызларга җибәрелгән китаплар буенча уеннар уйнарга рөхсәт итүен түбәнчелек белән үтенәм»2.
Сүз «Аулакта күрешү», «Безнең шәһәрнең серләре» пьесалары турында бара Җавапта Г. Камал әсәрен куярга рөхсәт бирелми
Чиләбе музыка-драма җәмгыятенең мөселман бүлегеннән килгән үтенечләрдә дә Г. Камал әсәрләре еш кабатлана. Бу бүлек рәисе Гариф Борнаев (аның иптәшләре Фаттах Маннафович Латыйпов, X. Җам^летдинов, Ф. Сәйфетдинов, X. Енике- ев, Ш. Самиль, М. Мөхәммәтшин, А. Хәмзинов, Фаретдинов һ. б.) 1913 елның 19 февралендә язган үтенечтә «Бәхетсез егет». «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре». «Бүләк өчен» пьесалары бар, Ф. Әмирханның «Яшьләр», Г. Коләхметовның «Яшь гомер», М. Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» әсәрләре дә кертелгән4 Г. Бор- наевның 1914 ел 7 декабрь үтенечендә боларга «Дәҗҗал», «Уйнаш», «Банкротите өстәлә
Г. Борнаев үтенечләренә 1913 елның 24 июнендә драма цензурасы биргән җавапта (№ 8286) «Яшьләр алдатмыйлар», «Безнең шәһәрнең серләре» кире кагыла— «куярга уңайсыз» дип әйтелә6.
Ленинград архивында Г. Камалның үз кулы белән язылган өченче үтенече бар Монысы башкаларыннан үзенең серлелеге белән аерылып тора. Полиция, цензура игътибарыннан читләшү өчен булса кирәк, бу үтенеч Г Кариевнең туган авылыннан бер кеше исеменнән язылган.
«Матбугат эшләре буенча Баш Идарәгә С.-Петербургта утенеч
Мөселман театр сәнгате сөючеләр соравы буенча. Сез галиҗәнабләргә утенеч белән мөрәҗәгать итәбез: 1913 елның 28 октябренда. дүшәмбе көнне. Гоголь урамында, № 20. Заславский залында Г. Камалның «Уйнаш» яки «Измена супруга» исемле драмасын куярга безгә рәсми рөхсәт бирергә мөмкин дип таба алмассызмы!
Казан губернасы, Чистай өязе, Иске Әлмәт волосте, Мураса авылы крестьяны Мирзаһит Камалов» '.
Тексттагы пьеса исеме (гарәп хәрефләре). Г. Камалның башка кулъязмаларын- дагыча, калын итеп, ясап-ясап язылган. Үтенеч һәм бер экземпляр пьеса 1913 елның 25 октябренда Баш Идарәгә кергән. Җавап турында мәгълүмат юк.
Архив материаллары белән якыннан танышу. Г. Камал иҗатын һәм тормышын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итү белән бергә, татар театры һәм драматургиясе тарихының кайбер мәсьәләләре турында уйлануларга да этәрә. Мәсәлән, Октябрь революциясенә кадәрге татар театры репертуарының һәм драматургиясенең идея югарылыгы, сыйнфый-социаль йөзе турында сүз йөрткәндә чынлыкта сәхнәгә менгән әсәрләргә генә таяну, драматургларның һәм режиссерларның чын теләк-үтеиеч- ләрен тиешенчә исәпкә алмау әле һаман да сизелә. Патша цензурасына килгән сәхнә әсәрләре белән театрлар репертуарын чагыштырсак, аерма шактый зур — беренчесе идея, проблематика һәм сыйнфый, социаль үткенлек ягыннан караганда ‡‡‡‡‡‡ 1
Шчнла ук, 1004 саклану берәмлеге. 29 бит
шактый естен торуын күрербез. Биредә драматургларның цензура таләпләренә күпмедер яраклашырга мәҗбүр булуларын да истән чыгармаска кирәк
Мәсәлән, театр тарихы китабында «Сәйяр» труппасының 1914—1915 елгы сезон репертуары турында сүз барганда, җитдирәк әсәрләр телгә алынганнан соң, болай диелә: •■Шулай ук, «Гыйшык бәласе», «Имчеләр корбаны», «Кызлар шулай ф кызык итәләр», «Безнең заман», «Табылдык», «Кечкенә сугыш», «Качкыннар» «Кыз — сорау». «Денщик Гали», «Каенана өйдә булса,..», «Көнче ир», «Хат болгатты» кебек ы җиңелчә пьесалар да куела. Бу сезонда күп кенә яңа әсәрләр күренсә дә, зур эз х калдырырлык спектакльләр аз була. Куелган проблемалары һәм аларның чишеле- < ше ягыннан Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» исемле драмасы аерылып тора» '. 3
Проблемалы әсәрләр дигәннән. Проблеманы авторлар да, театр да яратмый > түгел. Әйтик, 1910 елның 23 мартында театр һәвәскәрләренең (Г. Ильясов, ^2 М, А. Төхфәтуллин, X. Төхфәтуллиннарның) Семипалатинск губернаторына язган үте- Z нечләрендә 14 әсәр арасында Г. Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен» комедия- ? ләре белән бергә, Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасын да куярга рөхсәт i сорала2. Губернаторга Казанда бу әсәрләр куела дип тә аңлатыла. Әмма аннан җавап алынмый. Губернатор исә Баш Идарәдән киңәш сорый. Цензор В. Д. Смирновның _ ның өчен зарланучы, әмма үзләренең ниндидер хак эшләре җиңеп чыгачагына, гадел, намуслы уй-теләкләренең тормышка ашачагына ышанучы чынлыктагы һәм хыялдагы җитәкчеләренә (коноводам) дифирамбтан башка нәрсә түгел.
Мондый социаль күренешләрнең татарлар арасында булу дөреслеген арттыру өчен булса кирәк, пьесага рус пролетарий-эчкечеләре дә кертелгән. Күренеп тора, автор уенча, монысы «бөек рус язучысы Максим Горькийга» иярү дип аңланыр- га тиеш. Шул турыда китап тышлыгында тантаналы рәвештә белдерү дә ясалган
Бу драма сәхнәдә һичничек тә куела алмаслыгын нигезләү өчен тагын да дәлил китереп торуның кирәге булырмы. Пьесада пролетарийның, гади әйтсәк — йолкышларның, мөлкәтле класска каршы бернинди сәбәпсез дошманлыгы уятыла Әлегә әшәке провокаторларның социалистик тенденцияләренә катнашлыклары аз булган татар халкына шундый фикерләр үткәрелә. Гаҗәп, бу басма әсәр дөньяга чыкканда ук урындагы цензура игътибарына очрап, күренгәч үк кулланыштан алынмаган»'
Проблемалы әсәрләр менә шундый «кайгыртучан» цензор бәяләве аша утергә тиеш булганнар. Ә «җиңелчәвләренә юл ачык. Күп белдекле цензор, мәсәлән Мольер әсәре нигезендә Т. Кассап тарафыннан язылган «Пенти Хәмит» тәрҗемәсе «Саран» (төрекчәдән Г. Камал тәрҗемәсе) комедиясен бәяләгәндә: «...Мондый диалог рәвешендәге чепуханы сәхнәдә куярга каршылык юк», — дип, йомшак әсәрләргә дигән мөһерен бик юмарт басып куя ♦. Кызганычка каршы, репертуарның озак еллар буе шушы иләк аша үтүе нәтиҗәсендә ул чорда җиңелчә әсәрләр шактый үрчеп калганнар.
мондый әсәрләргә мөнәсәбәте ачык. Ул 1909 елда ук «Яшь гомер» турында үз сүзен әйткән инде: «Бу — эшче пролетариатка, аның, ниндидер митингларга йөреп.
анда ораторланучы, аннары участок һәм төрмәләрдә төрле сроклар тутыручы, шу
Тарих архивы документлары • Г. Камал тәрҗемәләренең язмышлары турында да ачык сөйли. 1916 елда Г. Кариев тарафыннан язылган үтенечтә, мәсәлән. Г Камал тәрҗемә иткән «Ревизор» (Н. Гоголь). «Ирексеэдән табиб» (Мольер), «Бер сәгатьлек адвокат» (русчадан) әсәрләрен куярга рөхсәт соралаь. Әмма патша цензурасының 1916 ел 16 сентябрь җавабында «Ревизор» «Мещаннар» (Г. Кәрам тәрҗемәсе) кебек классик әсәрләрне сәхнәләштерү рөхсәт ителми. Театр осталарының күп көч сарыф итүе, зур тырышлыгы белән генә мондый әсәрләрнең кайберләре татар сәхнәсенә менә
Беренче карашка кыска гына язылган гади үтенечләр булып күренсәләр дә Г. Камал гаризалары театр һәм драматургиябез тарихына караган җитди мәсьәләләрне ачыклауда зур әһәмияткә ия документлар булып торалар.-^али китсәң, илебез архивларында мондый кыйммәтле язмалар байтак бит әле.