Г. КАМАЛ «ЙОЛДЫЗ»ДА
омеренең мәгълүм бер өлешен Г. Камал «Йолдыз» газетасында уздырды, газетаның хатлар, информация, әдәби бүлекләрендә катнашу белән бергә, ул «Йолдыз»да күп төрле темаларга мәкаләләр бастырды. Г. Камалның журналистлык таланты бу темаларда бертигез чагылмады, әмма басылган мәкаләләренең сан һәм күләм ягыннан күплегенә, зурлыгына игътибар итсәң, аның «Йолдызидагы эшчәнлеге аерым алып тикшеренүне сорый торган бер өлкә.
Бу мәкалә Г. Камалның «Йолдыз»да эшчәнлеген тулысы белән яктыртуны үзенә йөкләми—һәм бер мәкаләдә бу мөмкин дә түгел — биредә Г. Камалның «Йолдыз»да басылган мәкаләләренә классификация ясап чыгу гына максат итеп куелды.
Яңа чыккан китапларга, куелган спектакльләргә матбугатта рецензия биреп баруны татар әдәбияты тарихында Галиәсгар Камал башлап җибәргән һәм бу жанрга нигез салган дип ышанып әйтә алабыз. Игътибар итик, бу жанр безнең көндәлек рухи тормышыбыз өчен хәзер гадәти бер хәлгә әйләнгән, хәзер бездә дистәләгән әдәбият тәнкыйтьчесе, дистәләгән театр тәнкыйтьчесе бар. Әмма 1907 елда —Г. Камал “Йол- дыэ»га языша башлаганда — аларның саны бик аз булган әле. Г. Камап «Йолдыз» битләрендә 1907 елдан башлап даими рәвештә рецензияләр рубрикасын алып бара. Әйтергә кирәк, бишенче-унынчы елларда татар әдәбиятына килеп кергән күп шагыйрьләр арабыннан Г. Камал, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак. Тукайны һәм Га- фурины аерып ала алды. «.. Арада фәкать еч кеше калды Боларның берсенә (Нәҗип Думавига) нинди тамга (проба) сугарга хәзергә мин булдыра алмыйм Минем чар- шымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнде алга чыгалар. Хәзерге көндә шагыйрь исемен йөртергә икесе дә лаектыр».— Дип язды Г. Камал '
Г. Камал газета битләрендә Тукайның һәр яңа китабына диярлек мөнәсәбәтен белдереп бара. Шагыйрьнең беренче китабына кергән шигырьләрен, бераздан «Алтын әтәч» поэмасын югары бәяли. «Алтын әтәч» турында Г Камал болай дип ям: «Назымы гаять җиңел булу өстеиә тасвирлары до гаять шагыйренәдер».»
1 «Иолды.1>, 1907. 201 евн.
§§§ «Яолды», 1909. 406 син.
1 «Полдыз». 1908. 243 сан.
1 «Полдыз*. 1908. 243 сан.
• «Полдыз*. 1907. 177 сан
• «Полдыз*. 1908, 274 сан.
’ «Полдыз». 1910. 514 сан. 1912. 822 сан 1> б
Г
Г. Камал әдәби тәнкыйтьтә объектив булуны куп нәрсәдән артыграк күрә 1907 елда шагыйрь буларак М. Гафурига эур бәя биргән һәм өмет баглаган Г. Камал, мәсәлән, аның кайбер проза әсәрләрен кабул итә алмый. «Хикәя,— дип яза ул М, Га- фуриның 1908 елда чыккан «Үги балалар» исемле китабына рецензиясендә,— хикәялектән бигрәк заказ буенча «Милли шигырьләр» шикелле подрәт эшләнгән нәрсәгә бик ошыйдыр. Хикәя... ашыгып эшләнгән, авторы «тасвир кыйлган вакыйгаларның һәммәсенә үзенең фарзыны ияртәдер» ’. Югарыда китерелгән өзек Г. Камалда тәнкыйтьче өчен бик кирәкле сыйфат — әсәрнең авторына карата шәхси мөнәсәбәтләрдән югары тора алу сыйфаты булганлыгын күрсәтә. Дөрес, әдәби тәнкыйть эшчәнле- гендә Г. Камалның аяк-кулын богаулап торган бер нәрсә бар иде: ул — тәнкыйтьченең әлегә мәгърифәтчелек карашлары басымы астында булуы. Әнә шуңа күрә ул кайвакытта үгет-нәсихәтчелеккә корылган дидактик әдәбият турында зур мактау фикерләре белән чыкты, шактый төссез, нәсихәтле әдәби әсәрләрне күкләргә күтәреп мактады. Күренекле журналист, әмма шактый урта кул әдәби әсәрләр авторы Ф. Кәриминең реализмнан бик тә ерак торган «Хыялмы, хакыйкатьме?» әсәре Г. Камал тарафыннан әнә шулай югары бәя алды. Г. Камал бу әсәрне: «Туя алмаслык ләззәт илә укылачак әсәрдер» г,— дип бәяләде.
«Фатих әфәнде аз яза, ләкин матур яза», дип авторның художниклык сәләтенә югары бәя бирде Шундый ук югары бәягә Ф. Кәриминең урта кул әсәре — «Мирза кызы» да лаек булды. Г. Камал үзенең рецензиясендә әсәрнең әдәби эшләнешенә, образлар системасына кагылып тормаган көе эчтәлеген мактады 3.
Драматургия тәнкыйтендә ул. киресенчә, дидактизмга каршы чыкты, реалистик әсәрләргә генә югары бәя бирде. Ярулла Вәлинең үгет-нәсихәтчелеккә һәм рационализмга корылган ясалма әсәре — «Ачлык кушты» драмасын Г. Камал каты тәнкыйть итте. Моңарчы, диде ул, «милләтче сала карчыклары илә философ дворниклар дөньяда күренгәне юк. Булмагач язмаска кирәк» ****.
Шул ук вакытта ул Г. Коләхметовның «Яшь гомер», Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмаларын яклап чыкты5. «Арада иң сәламәт туганнарыннан берсе «Яшь гомер» исемендәге драма рисаләседер.— дип язды ул үзенең бер рецензиясендә.— Драманың тасвир җәһәтләре хили гүзәлдер. Икенче, өченче вә бишенче кисәкләре бик маһиранә тасвир иделгән. Хосусан, икенче пәрдәнең, гәрчә уенга тәгаллеге бик аз исә дә, хикәядәге каһарманнарның хәрәкәтләренә даир бу пәрдәдә дә һичбер нәрсә булмаса да. тасвиры бик табигый һәм вакыйга мәтабыйк рәвештәдер»,— дип, татар пролетар әдәбиятының беренче үрнәкләреннән булган «Яшь гомерпгө уңай бәя бирде
Г. Камал Ф Әмирханның «Яшьләр» драмасы персонажларының тормыштан алынган булуына да сокланып язды. Бүгенге көндә, диде ул, андый типларны Казанда табарга мөмкин. Шул ук вакытта, татар укучыларының үзенчәлекле-самими бер сыйфатын истә тотып, Г Камал, «һәрбер язылган әсәрләрне «бу фәлән кеше хакында язылган икән дип тәэбил кыйлырга яратучылар» бу да фәлән бай балалары хакында язылган икән дип әйтерлек дәрәҗәдә якын тормыштан алынган типлардыр», дип күрсәтте •.
Г. Камал «Йолдыз» битләрендә татар театрының репертуары, французча, русча, төрекчәдән тәрҗемә ителгән сәхнә әсәрләре («Галимнәр илә наданнар», «Саран», -Явызлыкның җәзасы») турында бик тәфсилле, тирән анализлы рецензияләр бастыраг. Театр репертуарына, сәхнә әсәрләренә багышланган рецензияләр белән бер рәттән, ул татар артистларының иҗат портретларын тудыруга да беренче омтылыш ясый. Мәсәлән, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина. Габдулла Кариев, Мортазин һ. б. артистларның сәхнә үзенчәлекләре, амплуалары турында фикер йөртә8.
Г. Камалның әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә шулай ук «Гасыр», «Сабах», «Мәгариф». «Милләт», «Вакыт» һ б. көтепханәләр чыгарган китапларга рецензияләр Д» байтак. Рецензияләр арасында мәктәп дәреслекләренә (мәсәлән, Гали Рәхим
**** «Полдыз». 1910. 514 сан. Сүзлек тәэбил КЫЙЛУ — юрау. -Полдыз». 1907. 120 сан. 1909. 373 сан 1915, 1530 сан '
' «Полдыз». 1909, 408 сан.
801 сан. Сүзлек мояссәр — жнкел үтәлешле; хәмндә — мактаулы 812 сан
•ыч , >» Сүзчек тазкывк» ыәсьаләчен херес легея таву.
912-924 саннар, 1913. 925 -937 саннар
' «йолдыз», 1907. 81 сак ’ «йолдыз». 1907. 167 сан. ’ «йолдыз». 1907. 94 сак.
чыгарган «Җир йөзе» дигән география дәреслегенә), балалар өчен уку китапларына («Балалар дөньясы») багышланганнары да бар.
Югарыда китерелгән мисаллар гына да Г. Камалны XX йөз Башы әдәби тәнкыйтьчесе дип атарга тулы хокук бирәләр. Әмма Г. Камалның «Йолдыз»да эшчәнлеге күл кырлы, күп тармаклы булды. Ул үз чорының бер генә вакыйгасына да битарае калмады, иҗтимагый хәрәкәт, әдәби процесска кагылышлы һәр вакыйгага көнендә аваз ♦ салып, мөнәсәбәтен белдереп барды. Большевик Хөсәен Ямашев үлгәч, аның турын- =: да зур мәкалә белән чыгучы да Г. Камал булды.
Либераль газетада большевик Ямашевны күмү турында зур мәкалә бастыру — “ Г. Камалның гражданлык батырлыгы иде1. Бу — политик акт. Моның шулай икәнле- — ген аңлау кыен түгел: «Йолдыз»— Казан сәүдәгәрләренең, либераль байларның, ли- ? бераль укымышлыларның ышанычлы органы булып килде. Әмма либераль редактор- 2 ның кайбер якларыннан Г. Камал, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебекләр оста файдалан- х Дылар һәм «Йолдыз»да кыю-кыю гына мәкаләләр, әдәби әсәрләр бастырдылар. Их — тимал, бу кыюлыкта төп скрипканы Г. Камал уйнагандыр. X. Ямашевның кинәт үлеме 5 турында хәбәр итеп «Йолдыз» мондый сүзләр белән Ямашевка үз мөнәсәбәтен бел- J дереп куя: «Хөсәен әфәнде бик аз кешеләргә генә мөяссәр була торган әхлакъ хә- ж мидәләргә малик иде»2. X. Ямашевның үлү хәбәре газетада басылган көннәрдә каи - гы уртаклашкан хатлар белән редакцияне күмеп ташлыйлар Редакция боларның бер ф өлешен баса һәм шуның өстенә бу турыда күп хатлар килүе турында да информация бирелә. Әмма «Йолдызпны укучылар арасында карагруһчылар, кадимчеләр. Печә» базары каһарманнары да байтак бит әле. Алар да аваз сала: Хөсәен Ямашев турында язуыгызны туктатыгыз, дип дулап редакциягә хат язалар. Газета монысына да урын бирә8. Тик газета идарәсен гаепләргә ашыкмыйк; алдагы саннарында ул Тукайның мәгълүм шигырьләрен бастыра: «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре», «Янә бер хатирәм». Шулай итеп, большевик Хөсәен Ямашев турындагы материаллар газетада бер ай буена диярлек басылып баралар. Монда, әлбәттә, Г. Камалның тәэсире булгандыр дип уйларга тулы нигез бар
<«Йолдыз»да Г. Камал алып барган рубрикаларның тагын берсе — сәяси, халыкара мәсьәләләр турында. Газетаның 1912 елгы бер санында мондый хәбәр басылган «Мәхәррирләремездән Галиәсгар Камал әфәнде Балкан вакыйгалары хакындагы хәбәрләрне тәхкыйкъ кыйлу өчен Төркия вә Болгария мәмләкәтләренә сәяхәткә китте» * Теркиядә Г. Камал хәбәрче сыйфатында 1912 елның ахырыннан 1913 елның февраленә кадәр була. Кыска гына вакыт эчендә Г. Камал Төркиянең эчке хәле турында «Йолдыэпда унике подвал хәбәр бастыра. Бу циклда кадимчеләр өчен изге саналган Теркиянең кайбер «изгелекләрен» ачкан мәкаләләр дә бар. «Истамбул мәктүпләре» яки «Истамбул хәбәрләре» исеме белән басылган бу мәкаләләрнең берсендә хаҗга баручы мөселманнарга Төркиянең мөнәсәбәте турында языла. Мәгълүм булганча, эчке Россия мөселманнары хаҗ сәфәренә бару өчен Одессага җыелып, шуннан диңгез пароходына утырып, Стамбулга килгәннәр. Стамбулдан соң алар чит ил компанияләренең судноларына утырып, Искәндәриягә (Александрия) юл тотканнар. Аннан ком сахралары аркылы мәшәкатьле, озын юл башланган. Хаҗилар юлда зур газап кичер тәннәр, йогышлы авырулардан җәфа чиккәннәр, шуның өстенә чүл гарәпләре — бәдәвиләр «үз диндәшләрен» кычкыртып талаганнар, чүл «пиратлары» өчен хаҗиларның акча янчыгы зур чыганак булган. Әмма хаҗиларны изге хәлифәлек — Төркия маклер лары да бик нык талаган. Стамбулга исән-имин килеп төшкәннәренә Россиягә кайту өчен билет алу кыен булган, Стамбул портында Россия хаҗиларын талап яшәүче бөтен бер катлау мөселман спекулянтлары барлыкка килгән. Төркиягә зур ихтирам сак лаган «Йолдыз» газетасында Г. Камал әнә шулай пәрдәне күтәреп «дин кардәшләр» нең чын йөзен күрсәткән5.
1907—1912 еллар арасында «Йолдыз»да Г. Камал күтәреп чыккан мәсьәләләр гаять күп. Болар нигездә көнкүреш темасына кагылышлы мәсьәләләр Г Камалның бу
• «йолдыз», 1912, ’ «йолдыз». 1912.
• «йолдыз». 1912.
• «Йолдыз». 1"Г’ 1 «Йолдыз», 1912,
циклдагы мәкаләләренең нигезендә аның мәгърифәтчелек карашлары ята. Казан татарларының көнкүрешен яхшырту, культуралы ялларын оештыру максатында ул чын күңелдән ышанып үгет-нәсихәт бирә, дәүләт һәм шәһәр Думаларына да билгеле бер чорда зур өмет баглый. Аныңча, укымышлы, һөнәрле кешеләр күбәйсә, һәм әнә шундый кешеләрне шәһәр һәм дәүләт Думаларына сайлый алсак, тормыш шактый үзгәрер. яхшырыр иде 1907 елда, мәсәлән, аны Думага сайланачак депутатларның «сыйфаты» борчый. «Бу ел Думага кемнәрне сайлаячакмыз?» дип сорау куеп, ул болай ди: «Әмма гыйлем вә мәгърифәттән бу кадәр дә хасты булмаган кешегә фәкать урын тутыру вә һәр көн саен ун сум жалунья алып кайтып баю өчен генә барырга тырышып йөрү бөтен ислам милләте каршында бик зур оятсызлык вә өхлакъсыэлыктыр».1
Ләкин мәгърифәтче Г. Камал зур өмет баглаган Думага хезмәт халкының артык исе китми, битарафлык күрсәтә. Г. Камал халыкның сайлау эшенә битараф булуына пошынып газетада чыгыш ясап карый,: ләкин үзе дә күрә — халык кына түгел, депутатлар үзләре дә Думага бөтенләй икенче күзлектән чыгып карыйлар. Думага өмет баглаган мәгърифәтче журналист бер үк вакытта Дума һәм аның депутатларыннан ачы рәвештә көлә башлый, фельетоннар яза. Бу жанрда ул реалистка өйләнә дә кала. Үзенең фельетоннарында Думаның бернинди әһәмиятле мәсьәләләрне чишә алмавыннан, ә аның вәкилләренең эшсезлекләреннән, депутатларның үз кесәләрен генә кайгыртып йөрүләреннән көлө. «Депутатлар озату» дигән фельетонның кыскача эчтәлеге мондый: халык депутатларны озатырга җыела. Арада бер депутат — мулла икән. Озатучыларның кайберләре мулланың кайсы партиядән депутатлыкка сайлануын сорыйлар. Мулла, эсерлар, социал-демократлар, иттифакчылар партияләре турында ишеткәне дә булмаганлыктан, сорауга дөрес җавап бирә алмый. Уенда бары тик депутатлыкка ала торган ун сум акча гына булганлыктан, ул аларга:
— Ун, ун,— дип җавап бирә.
Депутат мулла поездда да юл буе депутат булып тору вакытында күпме акча алачагы турында гына уйлап бара ††††.
«Эләкми калды» исемле фельетонында да шул ук мәсьәлә күтәрелеп, анда депутат булырга хыялланып йөрүче надан мулладан көленә.
Г. Камал «Йолдызпда «Үз халемездән» дигән рубрика ачып җибәрә. Монда ул татар тормышына кагылышлы бөтен хәлләрне теркәп бара, әйтик, сабан туйлар, җыеннар ничек узган, Мәкәрҗә ярминкәсендә сәүдәләр ничек бара һ. б. һ. б. Кайвакытта ул гадәти хәлләр эчендә кызыклы гына мәсьәләләр дә күтәрә: мәсәлән, 1909 елда ул шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар өчен җәйге лагерьлар ачу кирәклеген күтәрә4, ак чәчәк бәйрәме уздыруның әһәмиятен яклап чыга5, шәһәр читләрендә бакчалар, дачалар салуны пропагандалый һ. 6. һ. б. Татарларны мәгърифәтле итеп күрәсе килү аңарда шул кадәр көчле ки, «Үз халемездән» дигән рубрика астында ул татар тормышының бөтен өлкәләрен яктыртып барган. Безгә ди ул, табибе дә. архитекторы да. агрономы да. учителе дә кирәк. •Мөселманнар үз телләрен белгән мөтәхәссис укыган зыялыларга мохтаҗлар»’. Туган халкын белемле итеп күрү теләген тормышка ашыруда Г. Камал конкрет чаралар да күрә: 1911 елда ул, мәсәлән. Ибраһим Кули белән берлектә русчадан «Бухгалтерия» дигән китап тәрҗемә итеп чыгара7. Шул ук вакытта ул татарлар арасыннан рәссамнар хәзерләү өчен күп көч куя. 1912 елда катай башкортларыннан рәсемгә сәләте булган егерме ике яшьлек Сабит Яхшыбаев дигән егет Казанга килеп чыга. Бу егетне Казандагы художество училищесына урнаштыру мәшәкатен Г. Камал тулысы белән үз өстенә ала. Училищега аны үзе алып бара, рәсемнәрен директорга күрсәтәләр. Кызганычка каршы, училищеда вакансия булмый. Яхшыбаевның рәсемнәренә гаҗәпкә калган училище педагоглары аңа якшәмбе дәресләренә йөрергә тәкъдим итәләр һәм 1913 елгы группага алырга вәгъдә бирәләр Г. Камал борчылып яза: стипендия фонды җитәрлек түгел, егетне югалтмаска иде, иганә җибәрсәгез — «Йолдыз» идарәсенә,
†††† «йолдыз». 1909. 392 сан.
‘«Йолдыз». 1912. 821 сан Ак чәчәк бәйрәме — туберкулез авыруыннан җәфа чигүче кешеләргә ярдәм итү максатында татар укымышлылары оештырган бәйрәм Чәч-к сатудан килгән бетек доход авыруларны дәвалау фондына киткән. Моны оештыруда, пропагандалауда Г. Камал, Ф Әмирхан. Ф Агеев. С. Рәмиев кебек язучыларның роле зур булган
• «йолдыз». 1912. 901 сан
’ Бу китапның тәрҗемәсенә рецензия «йолдыз». 1911. 766 сан.
д臇‡‡ §§§§. Г. Камал аның язмышын һәрчак күзәтеп бара, ярдәм итә. Сабит Яжшыбаеа Казанда шулай профессиональ белем ала. Совет власте елларында ул Башкортстан Дәүләт театрында художник булып эшли.
Г. Камалның «Йолдыз»да даими алып барган мәсьәләләренең тагын берсе — мәктәпләр, һөнәр мәктәпләре мәсьәләсе. Игътибар итик, мәдрәсәләр мәсьәләсе, алар- иың укыту программалары турында түгел, ә нәкъ менә татар балаларын мәктәпләр- ♦ гә бирү, реальный училищеларга бирү турында. Г. Камал еллар буе газета битлә- - рендә татар яшьләренең дөньяви мәктәпләрдә укуын пропагандалаучы булды. Аның ~ белемле кадрлар белән генә фән-техника казанышларына ирешергә мөмкин дигән - тирән ышанычы, әлбәттә, мәгърифәтчелек карашларыннан килә иде. Ләкин уку-укыту 2 мәсьәләләренә Г Камал революцион-демократик карашлары нигезендә якын килә - Татарлар арасында дөньяви фәннәргә, дөньяви мәктәпләргә игътибар артуны Г. Ка- 2 мал турыдан-туры 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак бәяләде. «Инде хәзерге — яшьләргә ни димәк кирәк,— дип яза ул 1907 елда — Анлар тәрәкъкый пәрвәрләрнең £ сүзләрен игътибарга алып, укырга керештеләр, гимназияләрдә, тиҗәрәт мәктәплә- 5 рендә укучыларыбыз була башлады. Боларның микъдары елдан-ел арта бара һәм ба- < рачак. Быел бер мәктәптә ун бала укыса, икенче елда егерме-утыз булачагына һич _ шөбһә юк». и
Г. Камал яшьләрнең дин мәктәпләренә түгел, ә фән нигезләрен өйрәнә торган ф һәм тәмамлап чыккач тормышта практик рәвештә кулланырга мөмкин булган мәктәпләрдә укуларын ялкынлы рәвештә яклый. «Бер Казан шәһәрендә генә дә гимназиягә. реальный вә тиҗәрәт мәктәпләренә керергә хәзерләнүчеләр күп булган шикелле, университетка керергә хәзерләнүче шәкертләрнең күплеге күз алдымыздадыр Хәмед улсын: быел әүвәлдәге дүрт-биш студент урынына университетта егермегә кадәр мөселман студентлары бар. Болар замананың уку заманы икәнен белеп иҗ- тиһад итеп, университетка кергәннәр. Укыйлар, кеше булып чыгарга чын күңел илә тырышалар»,—дип яза ул*****.
Шул ук вакытта Г. Камал уку йортларында укуның кыйммәт булуын, анда һәркемнең дә укырга хәленнән килмәве, укучы-студентларга ярдәм оештыру кирәклеге мәсьәләләренә туктала. «Университетта уку өчен нихәтле акча кирәк. Шәкертнең үэ- үэен тоту, тәрбия итү өчен күп мәшәкатьләр илә акча таба алуы өстенә, уку хакы ула- рак университетка елына йөз сум акча түләргә кирәк. Көз көнендә уку хакының беренче нисфын түли алмаганнары өчен инде йөз студент университеттан чыгарылган* нар иде».— дип яза.
Г. Камал публицистикасында тагын бер проблема — яңа дәреслекләр, карталар бастыру, укытучы кадрлар әзерләү, матбугат эшендә реформа уздыру — хәрефләрне камилләштерү мәсьәләләре әнә шул тарихи бурычка бәйле рәвештә яктыртылды 190£ елдан башлап, ягъни «Йолдыз»ның беренче саннарыннан алып. Г. Камал татар хәрефен, татар имлясын төзекләндерү, типография хәрефләрен камилләштерү очен матбугатта көрәш алып бара, еш кына татар газеталарының теле турында матбугатта рецензияләр белән чыга, «тел берләштерү» теориясен тәнкыйтьли. Аның «Хәрефләр ислахы», «Имля вә хәреф мәсьәләсе». «Матбагачылыкта тәрәкъкый» һ. б. исемдәге күп санлы мәкаләләр циклы басыла Бигрәк тә ул типография ' шрифтын камилләштерү эчен керәшә. Бу өлкәдә Кәримовлар матбагасында тәҗрибәләр алып барган Габделмәннән Рахманкуловның эшчәнлеген мактап чыга3. Хәрефләрне камилләштерүдән төп максат—мәктәп дәреслекләрен яхшырту. «Мәктәп китаплары никадәр гүзәл тәртип ителеп басылса, балаларның фикере тәрәкъкый ителүгә шул кадәр үк ярдәм бирер Шул сәбәпләрдән балаларга укытылачак китапларның җиңеллегенә, өслүб-стиль ифадәләренең садәлегенә бик игътибар ителергә тиештер».— дип яза.
Г. Камал оста каллиграф буларак үзе дә яңа хәрефләр иҗат итә. М Гали аның турында: «Революциягә кадәр татар басма хәрефләре арасында матурлыгы ягыннан верым урын тоткан типографияче Харитоновның бик күп кегельдәге хәрефләре — Һәммәсе де Г. Камал эше иде»,— дип яза ‘.
'■Поции* 191'-’. 513 см. Сумев тәракъкыЯ парвар — прогресс яклы кеше, тәжәрәт сәүдә; хамса мактау
§§§§ «Пилдых». 1912. 78' сан
•М I а л н I Камал Катан. IfMI. 129 бит
Китап басу, китап сәүдәсе мәсьәләләренә килгәндә Г. Камал бу елкөдә очрый торган комагайлыкны кыю рәвештә тәнкыйть итә. Бу темага язганда ул капиталистик җәмгыятьнең төп сыйфатын—табыш алу өчен аяусыз көрәш сыйфатын ачыклап бирүгә кадәр күтәрелә. Наширлар, ди ул, һәр вакыт «халык файдасыннан бигрәк, үэ кесәләрен якын күрәләр» ††††† ‡‡‡‡‡.
Нәшрият, дәреслекләр, һөнәр мәктәпләре белән беррәттән Г. Камал «Йолдыз»дө татар хатын-кызларын укыту мәсьәләләрен дә даими кузгатып тора 2.
1905—1907 еллар революциясе чорларында социаль-демократик хәрәкәткә шактый зур өлеш керткән Г. Камал болай'да патша властьларының ныклы күзәтүе астында яши иде. Унынчы елларга таба аның өстеннән күзәтү тагы да көчәя. Г. Камал «Йолдыз»ның кайбер саннарына үзе дә кул куеп чыгара. «Мовакыт мөхәррир Г. Камал» чыгарган саннар цензураны әсәртә. Казан губерна жандарм идарәсе на-чальнигы полковник Калинин 1911 елда Казан губернаторына адреслап язган кәгазендә Г. Камал һәм Ф Әмирханны «бер дә шиксез, чын панисламистлар» дип атый *. Шуның өстенә Г. Камал «Йолдыз» битләрендә Казан миссионерлары белән бәхәскә керә. Ул елларда Казанда «Сотрудник братства святого Гурия» журналы чыга башлый. Журналда мөселманнар адресына шактый кимсетүле сүзләр языла. Миссионерларның бу журналы Казан татарларының прогресска таба атлаган теләсә нинди ады-мын «иттихад ислам» дигән реакцион шаукымга бәйләп аңлата. Г. Камал журналның әнә шул юнәлештәге эшчәнлеген тәнкыйть итә. Аларча, дип яза Г. Камал, «Мөселманнар тарафыннан кечкенә генә бер мәктәп ачылу — иттихад исламнан. Төрекче жөзьи генә бер китап нәшер ителсә — иттихад исламнан. Хасли генә бер җирдә бер гәзитә яхуд журнал нәшер ителсә, бер китап язылса, бер җәмгыять ясалса, бер мө- кәррә исламияткә кайтса — һәммәсе дә иттихад исламнан. Бонлар мөселманнардагы һәрбер тәрәкъкыятне, һәрбер уйгануны вә мәдәнияткә таба үрелүләрне иттихад исламга хитап кылалар. Бонларча, мөселманнарның аз гына күзләре ачылуы, мөселманнарның аз гына язу танулары, аз гына фән вә мәдәнияттән хәбәрдар булулары — һәммәсе бик зур зарардыр» *. Г. Камалның бу ялкынлы мәкаләсе миссионерларга тәэсир итми калмый. Казан епискобы Андрей бу уңайдан Г. Камалга җавап белән чыга һәм кыргыз, башкорт һ. б. халыкларга карата татарлар миссионерлык политикасы алып баралар дигән уйдырма гаеп ташлый. Без. ди Андрей, мөселман татарларга дус. Алар гадел, диндар, хезмәт сөючән һ. б. һ. б. Ләкин ачыктан-ачык әйтәбез: татарлар чу- ашларны, мариларны, кыргыз, башкортларны—татарлаштыралар. Без менә шуңа каршы Епископ Андрей үзенең мәкаләсен «Йолдыз»да басуны таләп итә һәм «Йолдыз» моны тәрҗемә итеп тулысы белән баса. Әмма Г. Камал епископка тагын җавап белән чыга һәм тагарлар арасында башка төрле халыкларга мөнәсәбәттә миссионерлыкның бөтенләй булмаганлыгын исбатлый. Кыргыз белән башкортка нәрсә тага алабыз без? дип сорый Г. Камал. Без бит алар белән болай да тәрҗемәчесез сөйләшәбез. «Миссионерлар мөселманнарның тәрәкъкыйләрен хөкүмәт өчен зур зарар итеп күрсәтергә тырышалар. Гүя алар фикеренчә, мөселманнар укыйлар һәм тәрәкъкый итәләр дә. берләшеп хөкүмәткә әллә нинди зарар китерәләр, имеш. Мөселманнарның аңлы булуларыннан, мөселманнарның агаруыннан вә мәдәниятеннән хөкүмәткә файда гын* хасил булачактыр»6. Г. Камал моның белән күп гасырлар Россия составында яшәгән татарларда уртак ватан төшенчәсенең инде ныклап урнашуын, үз милләтенең үсеше дәүләт, ватан өчен дә файдалы булуын әйтергә тели.
Г. Камал «Йолдыз»да, гомумән, патша властьларын шикләндерә торган мәсьәләләрне аз күтәрмәде. 1912 елда ул цензура һәм жандармерияне сагайта торган исем — Ш. Мәрҗани исемен күтәреп чыга. Мәрҗанинең тууына йөз еллыкны билгеләү ечеи татар укымышлылары хәзерлек алып барган чор була бу. Г. Камал үзенең «Дамелла Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең намен таәбәд итү хакында» дигән мәкаләсе белән бу әзерлек процессында башлангыч адымны ясый7. Ахырдан Ш. Мәрҗани юбилее
* «Яолдыз». 1912. 13 май саны
’ Мәсәлән. «Яолдыз». 1907. 170 сан. 1912. 893 сан һ. б
1 ТАССР Дәүләт үзәк архивы. 199 фонд. 1 тасвирлама. 1961 эш. док. 10. .
‘«Яолдыз». 1910. 520 сан Сүзлек иттихад — союз; жозьи — вак. кечкенә; мекәррә—кнн пелле. хитап — юнәлтү
‘ «Сотрудник братства святого Гурия». Казань. 1910. 22—23 саннар
‡‡‡‡‡ «Яолдыз». 1910. 535 сан
’ «Яолдыз». 1912. 798 сан. Сүзлек нам — исем: таәбәд итү — мәңгеләштерү.
■Палама*. 1010. 605. 613. 630. 700 сакиар MI ж? в«т
Ята башлавым тарихы Г Камал Эсәрлар. Татгосямат. Катая. 2 төи. 1951 А. Оят
мәсьәләсе туп-туры губерна жандармерия идарәсе карамагына килеп керә Юбилейны тыеп кына калмыйлар, бәлки Мәрҗанинең улы Борһанетдин Мәрҗани квартирасында Мәрҗанине искә алу мәҗлесендә катнашкан Г Ибраһимое, Ф Агеев һ. б язучыларның бу мәҗлестә нәрсә сөйләүләре белән кызыксынып, әллә никадәр тикшерү эше алып баралар.
* 5
* * S
Югарыда күренгәнчә, Г. Камал «Азат», «Азат халык» газеталары ябылганнан соң да әдәби тәнкыйть, публицистикада демократик юнәлештә зур көрәш алып бара Мо- 2 иың өчен ул либераль юнәлештәге «Йолдыз» газетасын файдалана Социал-демократ- * лар белән тыгыз бәйләнештә булган «Азат халык» газетасыннан соң кинәт либераль юнәлештәге «Йолдыз» газетасына язышу беренче карашка гаҗәбрәк күренүе мөм- £ кин. Бу хәл Г. Камалның замандашларына да сәер тоелган. Габдулла Тукай бу уңайдан «Уклар» журналында «Казанда никах мәҗлесе» дигән фельетон бастырып чыга- ₽ ра. Чыннан дә, революцион-демократик позициядә торган Г. Камал «Йолдызпга ничек * күчә соң? Чөнки реакция башлану белән «Азат халыютны дәвам иттерү өчен объем- - ти» мөмкинлекләр калмый, һәм Г. Камал мөмкин булган матбугат шартларыннан — ф яшәп килүче «Йолдыэпдан булдыра алганча файдалана, үткен каләме белән татар хезмәт ияләренең хокуклары һәм демократик театр, әдәбият өчен даими көрәш алы бара
Г. Камал хезмәт сөючән һәм тыйнак журналист иде Үзе язышкан «Йолдыз»да теләсә нинди каләм әһеленең юбилейларына әллә ничә мәкалә, әллә ничә сан багышлаган хәлдә, Казан җәмәгатьчелеге зурлап билгеләгән үзенең «әдәбиятка хезмәт кыла башлавына ун ел тулу мөнәсәбәте илә» «Йолдыэида шау-шу куптармады. Бу юбилей турында нибары бер-ике информация һәм Г. Тукай белән Г. Сәгъдинең ике мәкаләсе басылып чыкты1. Г. Камал үзе исә гади генә бер шигыреннән башка («Дустыма») бу көннәрдә газетада күренмәде. Хәер, эшчәнлек һәм тыйнаклык аның совет чор«' иҗатында да төп сыйфатлар булып калды