Элемтәчеләр
Элемтәчеләр
Ташта язу: «Монда элемтәче Рядовой Н. Н. күмелгән».
Әллә нишләп киттем. Чыбык аша Тоташтым күк бүтән гомергә...
Кан тамыры кебек зәңгәр шнур. Ике очы — ике яр сыман.
Ә арада, кайнап, актарылып, Дулкын түгел, үлем ярсыган!..
«Тюльпан» дәшә! «Тюльпан» боерык бирә! «Роза» тыңлый!—чыбык ялганган!
Рядовой Н. Н. ничек үткән — Сорашырга вакыт калмаган!
Гаҗәпмени! Шартлау булып килгән һәр яңа көн яшәү йөзенә.
Тормыш үзе кинәт туктап калган, Тормыш үзе шартлап өзелгән!..
Тормыш дәвам итте! Бу — әтиләр...
Яңгырагач кырыс команда, Алга чыккан алар һәм заманны Ялгаганнар алар заманга!
Кайткан алар берни булмагандай.
Сөйли безгә солдат хакында: Берничә юл —биографиядә, Берничә сүз — кабер ташында.
«КамАЗ»лар эштә
Кайчан гына яңгыраган иде
«Даешь «КамАЗ»!» д'Игэн авазлар. Күрегезче, инде тыз-быз килеп КамАЗ төзеп йөри «КамАЗ»лар!
Адашмыйлар, бутамыйлар юлны! Монда һәрбер «КамАЗ» колыны һәр урамны алдан белә — тургай Белеп туган кебек болынын.
һәркайсында, Чаллы кешеләре, Сезнең холык ята ярылып.
Күпме салсаң шуны тарта алар, Яши алар йөкне сагынып.
Көязлек тә бар бит үзләрендә! Чаба алар... бераз кыланып. Сизәләр бит, каһәр, һәр карашның Арттан сөеп, назлап калганын...
Конвейердан төшә яңалары. Иркә алар, шаян, сөйкемле! Каударланып җирне күзли алар, Утардагы тайлар шикелле.
Дәшеп уза әнә туганнары.
Килер алар, килми калмаслар!.. Хуҗалар күк, бөтен җиргә үтеп, КамАЗ төзеп йөри «КамАЗ»лар!
Юлда
Ком бөртеген аерырга куркам комнан — Кемнәрнедер мәңге ятим итәрмен күк. Ыргытам дип алган ташны кире куям— Эчендә ул мең-мең галәм йөртәдер күк.
«Ишет!» диел ялварадыр мең-мең аваз, Кемдер хөкем, кемдер ярдәм көтәдер күк. Минем өчен мизгел булган талгын җилдә Кемнәрнеңдер дәверләре үтәдер күк.
Олы уйлар, искитмәле уйлар уйлап, Мин сак кына атлап барам дөнья буйлап. Бар күзләрен ачып тормыш карап кала.
Ак болытлар ага ике күзгә тулып. Тереклекне сыендырган урман булып, Аста куе яшел үләннәр чайкала.
Җибәрәмен шәҗәрә
Уртак булыр әҗере — Күчсен кулдан-кулларга.
Гомер дигән юлларда
Югалтмагыз, оланнар —
Җибәрәмен шәҗәрә!
Мине һәр көн Һаҗәрем
«Көн туды!» дип уята...
Болар нинди еракта
Сезнең өчен, балалар!
Баксын сезнең кояшны — Җибәрәмен шәҗәрә!
Бәхет дигән шаһзадә
Качып йөри күптәннән.
Көннәр караңгы төннән.
Якты көнгә җиткәннәр
Искә алсын безләрне — Җибәрәмен шәҗәрә!
һәр көнебез маҗара
Дөнья дигән урманда Тормыш-оя корганда.
Югалмасын мизгелләр — Җибәрәмен шәҗәрә!
Үткер вакыт хәнҗәре!
Мин санаган кешеләр Бар да тере иделәр! Югалмасын исемнәр, Онык белсен бабасын — Җибәрәмен шәҗәрә!
Яшибез бит бер Җирдә:
Уртак — тузанга кадәр!
Кулымны сузсам әгәр, Орынырмын күк сезләргә!
Сузылган кулым булсын — Җибәрәмен шәҗәрә!
Сагыш
Кояштандыр шатлык: анда Якты, җылы — бергә!
Кайгым — Җирдән. Гади, гүя Туфрак белән төргән.
Ә син бүтән. Таныш түгел Синең чалымнарың.
Бии, бии соры ялкын, Ишеп күңел ярын!..
Айга өргән эт шикелле, Нәрсә даулап һаман, Син үртәлеп төбәләсең Ят тарафка табан?
Кай истәлек борчый сине, Нинди ерак тавыш?
Галәмнең кай бушлыгыннан Килдең миңа, сагыш?
Бәйрәм көнне
Зәңгәр шар тоткан. Ә шары Кабарып та җитмәгән.
Астан тотып бара. Гүя
Кемнедер җитәкләгән...
Бәйрәм төсе чыксын диеп Пешеренгән булгандыр.
4индидер өметсез өмет Аны тышка кугандыр...
Җыр-биюле төркемнәрнең Эченә китә кереп.
Ә бәйрәм гел читтә кала, Кача үчекләп, көлеп...
Буш күңелдә нык яңгырый — Барабаннар ник кактым?
... Олы бәйрәм уртасында Шар тоткан ялгыз хатын.
Һава юлы
Аэропорт — һава порты, сагыш йорты! Зур юл юрый маякларның кызыл уты! Шундый сәер бу аерылу. Соңгы сүзләр... Саубуллашып өлгерәләр бары күзләр!.. Кайсы куллар хәерле юл тели кемгә? Томан кебек зәңгәр яулык — бәлкем синдер? Соңгы сәлам юллыйм сиңа, ике кулым Болгыйм сиңа — күрмисеңдер, күрмисеңдер!..
Иң туры юл — һава юлы!
Көмеш кораб оча инде әллә кайда! Араларны ул шундый тиз ерагайта! Йөрәккә моң булып ята мотор җыры. Иң туры юл — һава юлы!
Сагынулы көннәр үтте, айлар үтте, Мин яңадан, мин яңадан юлда бүген! Болытлар да таныш кебек. Тиздән безне Кабул итәр, кабул итәр Казан күге!
Аэропорт — шатлык порты, кавышу йорты! Котлар безне маякларның кызыл уты! Беләм, күптән күктә инде синең күзләр. Күпме яңа шатлык, күпме яңа сүзләр!
Иң туры юл — һава юлы!
Канатлы дус мине өйгә алып кайта! Араларны ул шундый тиз якынайта! Йөрәккә май булып ята мотор җыры! Иң туры юл — һава юлы!