ӘДИП ТОРМЫШЫННАН БЕРНИЧӘ СӘХИФӘ
ышта суык, җир туңган...
Иренеп-иренеп кенә беренче карлар төшкәләп тора. Мин. ашыгып- ашыгып, каядыр йомыш белән бара идем. Өстенә камалы тун, башына камчат бүрек кигән Галиәсгар абзый Тукай урамы буйлап миңа каршы килә. Култык астына газеталар, озынча тар кәгазьләр кыстырган иде Мин барып җитмәс борын, үзеннән яшьрәк, кыяфәтеннән үк сәүдәгәр икәнлеге күренеп торган бер Печән базары татары, аның артыннан килеп: «Галиәсгар ага».— дип кычкырды.
Әкрен генә атлап килгән Галиәсгар абзый, туктап, артына таба борылды да: «Акмый әле».— дип куйды.
Мин алар янына килеп туктаганда, ике арада шундый сүз бара иде
— Нәрсә акмыйГ
— Галиәсгар ага дисең ич. Галиәсгар ничек аксын инде!
— Картаюны белмисең, ахры, һаман да шаян син. .
— Ник карт аюны белмәскә, карт аю урманда була ул.
Т
— һәй, куйсана, эле мин сиңа ул турыда әйтмим бит! Синең әзрәк денең бармы соң, алладан оялмыйсыңмы?
— Нигә, алла өй сатамыни?
— Әстәгъфирулла тәүбә, большевикларда эшли башлагач, бөтенләй юлдан чык* хан икәнсең.
— Син үзең юлдан чыккан.
— Ничек инде юлдан чыккан?
— Юлдан килмисең ич, тротуардан атлыйсың.
— Агай-эненең алтын-көмеш яшергәннәрен язмасаң, большевиклар акча бирми торганнардыр шул.
— Ә, сиңа да барып төртелдемени, күпме яшергән идең сон?
Бу сүздән соң теге кеше дәшмәде. Кулын селтәде дә юлына китеп барды.
Ул иртә белән редакциядә дә. типографиядә дә эшли иде. Шуның белән бергә драма әсәрләре өстендә дә утыра, вакыт таба, үзенең шигырьләрен әдәбият кичәләренә дә барып сөйли иде.
Уя, нинди генә әйбер булмасын, бик пөхтә яза, төзәтергә урын калдырмый. Язган нәрсәсен эшләп бетергәч, укып чыгу гадәте дә юк иде.
— Ничек шулай бик чиста, хаталар җибәрми яза аласың?—дигәч, Галиәсгар абзый:
— Миңа язудан төзәтүе авыррак. Мин аңарга гадәтләнмәгән. Шуңа күрә берьюлы эшен бетереп барырга тырышам,— ди торган иде.
Копияләрен алдырып бармаганга күрә, аның кулъязмалары кеше кулында кала, яисә югалып та бетә иДе. Бер-бер инсценировка яисә шигырь язса, аны куярга һәм сөйләргә алып китәләр дә, кире кайтарып бирмиләр. Әдәбият кичәләрендә агымдагы көнгә бәйләнгән вакыйгаларны сәхнә артында артистларга язып бирү яисә шул язганын үзе чыгып сөйләү аның өчен һәр вакыт гадәти бер хәл иде.
Шунысы гаҗәп, ул һич ару-талуны белми кебек иде. Хәтта аның көне буе редакциядә эшләгән чагында дүрт пәрдәлек зур-зур драма әсәрләрен бер кичтә тәрҗемә иткән вакытлары да булгалады. Мәсәлән, 1922 елны Казанда артистларның үз җаваплылыгында труппа оешып, җәйге сезон ачылды. Шул труппаның җитәкчелегеннән М. Мутин редакциягә килеп:
— Галиәсгар абзый, бик ашыгыч бер эш бар. Синнән башка кеше эшли алмый инде аны. Бик тиз генә шуны тәрҗемә итеп бирсәңче,— дип үтенде.
Бу әсәр Гординның ■Сатана» дигән дүрт пәрдәлек сәхнә әсәре иде.
Галиәсгар абзый:
— Әмма теңкәмә тиде шул ашыгыч эшләрегез, нигә соң электәнрәк уйламадыгыз? Утырып иркенләп эшләүгә ни җитә! Башка эшем булмаса, әйтмәс тә идем. Менә бүген бик озын мәкалә тәрҗемә итәсем бар,— диде.
Сөйләшеп аңлашканнан соң, Галиәсгар абзыйга бирелгән мәкалә икенче кешсге тапшырылды, ә «Сатанавны тәрҗемә итәргә Галиәсгар абзый үзе алынды. Икенче кение иртә белән ул «Сатанавны «Иблис» исеме белән тәрҗемә итеп алып килгвн иде.
Драма әсәрләрен тәрҗемә итү хезмәте бу сезонда шактый ук күп булды. Өч айлык җәйге сезонда ул дүрт исемдә зур күләмле «Иблис», «Хәзрәти Хәмзә», «Оҗмах кошы» һәм тагын бер әсәр тәрҗемә итеп бирде.
Галиәсгар абзый революциянең беренче көннәреннән үк Совет хөкүмәте хезмв- тендә чын күңеленнән бирелеп эшләде. Нинди генә буталчык вакытларда да ул татар буржуазиясе газеталарына, милләтчеләр тирәсенә якын бармады.
Эшче, крестьян, солдат депутатлары советының воззваниеләре, гражданнар су гышы чорындагы 5 нче армия штабының воззвание Һәм приказларының тәоҗемәлв- ре — барысы да Галиәсгар абзыйның хезмәтләре иде.
«Корылтай»чы Багтал турымда берничә кат сейләве әле булса исемдә.
Вакыйга болай була: 1918 елны Казанга чехословаклар керәләр. Бу чорда татао милләтчеләре һәм татар буржуаларының иң котырган чагы була Казанга чехлар херу белән, татар контрларының урганы булып «Алтай» исемендәге газета чыга башлый. Моның редакторы мәгълүм эмигрант Бари Баттал дигән кеше була. Ул берничә кат Галиәсгар абзыйны шул «Алтай» газетасында эшләргә чакыра. Ә Галиәсгар абзый ♦ бармый. Бу вакытта Галиәсгар абзыйның килере бөтенләй киселгән чак була. ч
Редакциядән көн саен чакыртып кеше җибәрәләр, Галиәсгар абзый шулердан ка- “ чып калуын болай дип сөйли торган иде: —
Таңнан торып Бакалтайга китәм дә, кояш баеганда гына кайтам. Тиз генә х ашап-эчеп, түбән өйдә тора торган кәләвәче Нуриларга төшеп йоклыйм. Тегеләрнең 2 кешеләре мине эзләп килгән саен: «Өйдә юк!» дип кенә җибәрәләр. Шулай да бер £ көнне урамда Батталга юлыктым. Ул, мине күрү белән, каршыма кинәт чыгып басып: х «Син ничек иректә? Әле кулга аямадылармыни сине?» — дип котымны алды. Аңардан ? ничек кирәк алай котылдым да, шул ук көнне авылга качып киттем, чехлар куылган- 5 чы Казанга кайтмадым. ?
Казаннан чехлар киткәч, Галиәсгар абзый, кайтып, янәдән «Эш» редакциясенә хез- * мәткә керә һәм «Ишангали», «Әүлия һәм компаниясе» имзалары белән шул газетада ь? шйгырьләрен бастыра башлый.