ӘДИП ҺӘМ ТАТАР МАТБУГАТЫ
Шәмси Хамматов, ■Социалистик Татарстан» газетасы редакторы, тарих фәннәре кандидаты.
Фазыл Мөбәрәкшин,
СССР Журналистлар сок>зы члены
оңгы елларда Г. Камал иҗатын өйрәнүгә галимнәр, язучылар,
тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый зур өлеш кертелде. Бу өлкәдә Г. Кашшаф, X. Хәйри, Г. Халит, М. Гали, X Хисмәтуллин, М. Гайнуллин, Ж Вәзиева кебек галимнәр хезмәте махсус игътибарга лаеклы. Аларның хезмәтләрендә, аерым алганда, Г. Камалның матбугат, публицистика эшчәнлеге дә күрсәтелә. Ләкин Г Камалның матбугатта, журналистикада эшләвен тулаем колачлап, тирәнтен өйрәнел язылган махсус фәнни хезмәт әлегә юк. Олы драматург, әдип Г. Камалның журналист, публицист һәм редактор буларак күп кырлы эшчәнлеген тулы, киң яктырту киләчәк эше. һәм ул, беренче чиратта, журналистика белгечләре естенә тешә.
Г. Камалның 100 еллык юбилее уңае белән язылган бу мәкаләдә күренекле драматургның милли матбугат һәм журналистика өлкәсендәге эшчәнлеген чагыштырмача тулы итеп күз алдына китерүгә омтылыш ясала.
1905 ел революциясе культура, идеология тормышына зур яңару һәм үзгәрешләр кертеп, күп милләтле Россия халыкларының алдынгы вәкилләре эшчәнлеген бермә-бер активлаштырып җибәрде. Татар халкының әнә шундый прогресссив вәкилләреннән берсе — Г. Камал киң колачлы әдип һәм журналист буларак мәйданга чыкты Егерменче йөз башларында ук ул китап бастыру максаты белән полиграфия эшен өйрәнә. Халыкны агарту нияте белән 1901 елны «Мәгариф» исемле китап, газета-журналлар сату магазины ачып җибәрә Бу магазин 1905 ел революциясе көннәрендә халыкка, бигрәк тә яшьләргә, китап, вакытлы матбугат аша революцион идеяләр тарату учагына әверелә. РСДРПның Казан большевиклар комитеты члены Хөсәен Ямашев «Мәгариф» китапханәсеннән марксистик әдәбиятны саклауда, көрәштәшләре Гафур Коләхметов. Галимҗан Сәйфетдинов тарафыннан тәрҗемә ителгән революцион листовкалар, прокламацияләр һәм брошюраларны таратуда файдалана.
Өлкән ветеран-журналист Гариф Латыйпов «Г. Камал турында истәлекләр» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «1905 елгы революция көннәре килеп җитте. Бер көнне Г. Камал «Мәгариф» кибетендә татар большевигы Хөсәен Ямашев белән мине таныштырды Озак та үтмәде, X. Ямашев шәкертләр арасында агитация эшләре алып бара башлады. Ямашев аркылы без прокламацияләр ала идек. Ул прокламацияләрне «Мәгариф» кибетендә чүп-чар кәгазьләр арасында саклый идек»8.
8 «Кызыл Татарстан», 6 январь, 1939 ел.
С
ның үткен политик шигырьләре, фельетоннары чыгып тора
Кара реакциянең каты һөҗүменә карамастан, «Азат» газетасында большевиклар партиясенең ленинчыл программасы тәрҗемәсе басыла. Бу газетада татар телендә беренче тапкыр Владимир Ильич Ленин исеме атала. «Россия социал-демократларының максатлары» дигән мәкаләдә татар телендә беренче мәртәбә халыкка аңлаешлы итеп большевиклар партиясенең программасы турында сөйләнелә Газетада шулай ук РСДРПның Казан комитеты прокламацияләре аерым мәкалә итеп бирелә. «Азат» газетасында «Хатыннар мәсьәләсе», «Государственная думага пассив байкот ясау». ■Эш юктан», «Сословия, класс һәм партия». «Халыкка ниләр кирәк», «Җир һәм халык» кебек бик күп публицистик мәкаләләр, фельетоннар самодержавие строеның, буржуаз җәмгыятьнең череклеген фаш итәләр.
Сул фикерле, революцион рухта язылган мәкаләләр өчен Г. Камал белән мулла Г. Апанаев арасында идея каршылыгы көчәя, Г. Апанаев газетаны чыгаруга средство бирүдән баш тарта. Г. Камал газетаны тулысы белән үз җаваплылыгыһа ала һәм аны «Азат халык» исеме белән чыгара башлый ’.
«Азат халык» газетасының беренче саны 1906 елның 4 июнендә басылып тарала. Патша самодержавиясе революциягә ярсып һөҗүм иткән көннәрдә, халыи бәхете өчен, аны азат итү өчен «Азат халык» исемендә газета чыгару үзе зур батырлык! Буржуаз милләтчеләр хезмәт ияләрен революцион идеяләрдән читләштерергә азапланган дәвердә газетаны «Азат халык», ә җәяләр эчендә русча «Свободный народ» дип исемләү ул турыдан-туры азатлыкка өндәү, халыклар дуслыгын ныгытуга, рус теленең бөеклеген күрсәтүгә омтылыш иде.
Ул елларда чыгыл килгән большевистик рус газеталары тәэсирендә Г Камал чыгарган һәм редакцияләгән «Азат халык» газетасы революцион юнәлештәге матбугат органына әверелә. Ул «Вакыт», «Тәрҗеман». «Казан мөхбире» кебек либераль буржуа органнарын фаш итә, мөселман иттифакчылары, татар монархистлары һәм кадетларының чын йөзен ача. Патша цензурасының әзлексез күзәтүенә карамастан, аның битләрендә марксизм нигезләре аңлатыла, пролетариат диктатурасының җиңәргә тиешлеге исбатлама
«Һади» псевдонимы белән басылган «Вакыт җитте» шигырендә Г Камал ул заманда урнаштырылган тәртипләр белән килешеп тормаска, риза булмаска еиди:
Туганнар, тырышаек котылырга, Риза булмыйк һаман болей сытылырга,
1 М. Гали Сайланма әсәрләр Татгосиздат. Казан. 1956. 196-39» батләр.
14 f
X. Ямашев Һәм Г. Коләхметов кебек көрәштә чыныккан революционерлар белән аралашу Г. Камалны демократик рухта тәрбияли, аңарда бу/цан халыкка хезмәт итү дәртен көчәйтеп җибәрә Г. Камал 1905 елгы революция тарафыннан яулап алынган матбугат ирегеннән файдаланып, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыру—татар газетасы чыгару эшенә җиң сызганып тотына. Башта бераз либераль газетада «Казан мөхбиреандә эшләгәннән соң, аның политик юнәлеше белән килешә алмый, аннан китәргә мәҗбүр була.
1905 елда Казанда эшчеләрнең Октябрь стачкасы була. Ләкин ул патша гаскәрләре тарафыннан рәхимсез бастырыла. Революцион оешмаларга, шул исәптән демократик матбугатка, һөҗүм башлана. Революционерлар кулга алына, прогрессив интеллигенция вәкилләре эзәрлекләнә. Казан партия оешмасы, партия Үзәк Комитеты күрсәтмәләрен үтәп, профсоюз, матбугат кебек демократик органнарда торып, пролетариат интересларын якларга кирәк дип чакыра. Әнә шундый шартларда большевиклар, бигрәк тә Хөсәен Ямашев йогынтысы белән, Гафур Коләхметов, Me- л хөтдин Корбангалиев шикелле демократик әдип-публицистларның ярдәме һәм кат- х «ашында Г. Камал 1906 елның 1 февралендә «Азат» исемле демократик газета чыга- < ра башлый. Ул аның төп оештыручысы һәм фактик редакторы да була. (Газетаны i бастыру өчен зур средство кирәк булганлыктан, ул мулла Г. Апанаев белән бергә- * ләп чыгарыла).
Г. Камал һәм аның прогрессив карашлы иптәшләре газетаны халыкны политик 4 тәрбияләү, демократик идеяләрне пропагандалау, революцион көрәш мәйданы итәргә тырышалар. Газета битләрендә марксизм рухы белән сугарылган публицистик мәкаләләр, партия документларының, листовкаларының тәрҗемәләре басыла. Г. Камал
Җитәр инде күп чыдадык, сабыр иттек Читлектәге көртлек кебек тотылырга '.
«Азат халык» газетасында «Социал-демократлар нәрсәгә өйрәтәләр» - исемле берничә санга сузылган пропагандистик мәкалә басыла. Бу мәкаләдә фәнни социализм нигезләре ачыла, К. Маркс һәм Ф. Энгельс эшчеләр сыйныфының остазлары дип атала.
«Пролетариатның диктатурасы.— диелә ул мәкаләдә,— ягъни эшчеләр Государственный властьны үз кулларына алу, капиталистический стройны бетереп, аның урынына социалистический строй ясау өчен, эшчеләр партиясе политический властьны үз кулына алуы лаземдер». Самодержавие шартларында матбугатта мондый фикерне үткәрү үзе нинди зур кыюлык!
Шулай итеп, «Азат халык» газетасы, аның редакторы Г. Камал большевистик идеяләрне пропагандалый. Казан цензура комитетының бу газетаны социал-демократик юнәлештәге орган. «Мөселман иттифакыеның дошманы дип атавы бик урынлы иде «Азат халык» газетасы, 15 саны чыкканнан соң, 1906 елның көзендә Патша властьлары тарафыннан туктатыла. Редакторы Г. Камал судка тартыла.
Большевиклар, революционер язучы Г. Коләхметов белән демократик матбугатта уртак тел табып, фикердәш булып бергә эшләү Г. Камалның самодержавиегә, буржуаз җәмгыятькә карашын бик нык үзгәртә, ул заманның пычрак күренешләренә каршы көрәшү омтылышын тагын да ныгыта. «Азат», «Азат халык» газеталарында революцион социал-демократлар йогынтысында марксистик идеяләрне пропагандалау, матбугатны демократик юнәлештә алып бару беренче татар большевистик газета «Урал»га нигез ташлары салды.
Күп вакыт та үтми, Г. Камалның фельетоннары, очерклары, тәнкыйть мәкаләләре. редакциянең махсус корреспонденты сыйфатында язган юл язмалары «Йолдыз»- да басыла башлый. 1907 елның 20 январенда «Яшенче» псевдонимы белән «Йолдыз»- да дөнья күргән «Ләкми калды» исемле кечкенә фельетонда ул илдә реакциянең көчәя баруын чагылдыра, өстен сыйныф вәкилләренең үзләрен Дәүләт думасына член итеп сайлату өчен крестьяннарга бик күп вәгъдәләр бирүеннән көлә.
Матбугатта чыгып торган фельетоннар, чәнечкеле әсәрләр авторы күңелендә Яшен» исемле сатирик журнал оештыру нияте уяна. Кара болытларны таратып, хәерле яңгырлар яудырырга тели Г. Камал. 1907 елның 1 маенда «Йолдыз» газетасында ул мондый белдерү ясый: «Яшенче үзе сәламәт һәм хезмәтендә хәзердер, Яшенне яшьнәтмәк өчен омтылып караса да, һаман теләгенә ирешә алганы юктыр, һавада кара болытлар күп булса да. яшен яшьнәмидер, хәерле яңгырлар яумыйдыр Бер көн килер, шаять һавалар да үзгәрер... Шул заман яшен дә ялтырар».
Ниһаять. 1908 елда Г Камал һәм Г. Тукай «Яшен» журналы чыгара башлыйлар Журнал «салам торханнарга, профаннарга», «милләт хакын ашаучы куштаннарга, калын корсак байларга, эшлексез муллаларга, хыянәтчеләргә» каршы аяусыз көрәш алып баруны максат итеп куя. Журналда басылган күпчелек мәкаләләрне Г Тукай. Г Камал яза. Рәсемнәр, карикатураларның да күп өлешен Г. Камал ясый.
1908 елны «Әльислах» газетасының 41 санында «Яшен» журналы исемле мәкалә басыла. Анда Г. Камалның журналистлык, редакторлык эшчәнлегенә югары бәя бирелә. «Казанда.— диелә мәкаләдә.— беренче көлке журналы «Яшен», күп көтелгәннән соң, ахры чыга башлады. Баш мөхәррире чибәр әсәрләре илә яшь мөхәррирләребез арасында мөһим урын алган Галиөсгар әфәнде Камалдыр. Г. Камал әфәнде әсәрләрендә, хосусан, «Беренче театр» да, үзенең көлүче икәнен күрсәткән һәм Казанда татарча газета чыга башлаганнан бирле газетачылык илә шөгыльләнгән егер-менче гасырның татарча яңа әдәбияты чыга башлау илә шуның хезмәтенә бирелгән көнҗ мөхәррирдер» Ун саны чыкканнан соң «Яшен» туктатылып, аның урынына Ялт-йолт» сатирик журналы чыга башлый. Анда да Г. Камал публицист һәм художник буларак актив катнаша. Әдәбият белгечләре М. Гайнуллин һәм Ж. Вәзиева Г. Камалның ул эшчәнлеге турында болай дип язалар: «Үзе чыгарган һәм редакторы булган «Яшен» журналында, Г. Тукай секретарьлык иткән «Ялт-йолт» журналында Һ. 6 газеталарда Г. Камалның татар бужуа җемгыятенд. булган тискере. социаль зарарлы күренешлерне тенкыйть иткон 200 го якын карикатуралары басылып чыктылар. Алар Г. Камалның үзенең һәм күбрәге халык шагыйре Г. Тукайның сатирик әсәрләренә иллюстрация рәвешендә бирелгәннәр, һәм шул чордагы иҗтимагый-политик ко- решив чагылдыручы әсәрләр буларак, реакцион кечләрне фаш итүдә зур урын тот- каннар» 1 Гомумән. Г. Камал сатирик журналларда зшлоп. татар журналистикасының юмор жанрын үстерүгә зур элеш кертә. Сатира коралы белән буржуаз тормышның тискәре, социаль зарарлы якларын бик оста тәнкыйть итеп килә.
•М X г.а.уаавә. ж Г в.з.е.в Твта, мИ.ят- Xk tex II «сәх Таносәвав».
W5-I. 109 бит.
КАМАЛНЫҢ ТУУЫНА 100 БЛ
Г. Камал әдип-журналист буларак матбугат һәм әдәбиятның теле үсешенә д» игътибар бирә. Үзенең әсәрләрендә ана теленә кешеләрне куандыра торган байлык, халкыбыз җәүһәрләре итеп карый.
XX йөз башларында атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан алга сөрелгән «татар телендә язу» лозунгысын, «без — татарлар, безнең телебез — татар, уй- фикерләрне әйтеп бирүдә һич тә башка телләрдән түбән тормый» дигән карашны тормышка ашыруда гаять зур эш башкара Г. Камал. Бу турыда Бөек Ватан сугышы алдыннан чыккан хезмәтләрендә галим Мөхәммәт Гали шактый тулы яза.
Әсәрләр гарәп, фарсы һәм госманлы сүзләре белән чуарланган бер вакытта, аның белән мавыккан кешеләргә капма-каршы буларак, Г. Камал саф татар телендә язарга мөмкин дигән фикерне басым ясап, ассызыклап әйтә. Г. Камалның моннан 79 ел элек «Бәхетсез егетинең беренче басмасына язган сүз ахыры ул вакытларда Каюм Насыйриның «татар әдәби теле» дигән фикерен кире каккан, аны «юләрлек» дип, татарның сөйләү телендә язу һич мөмкин нәрсә түгел, дип караган кешеләргә — бур-жуаз милләтчеләргә олы гаепләү акты булып яңгырый. Г. Камал анда саф татар телендә болай дип яза: «Бәгъзы кешеләр бу китапны бигрәк урам телендә чыгарган икән дип көләрләр, бәлкем. Әмма ни зыян? Көлсеннәр. Дәхидө, шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын. Ярый ла бар кеше дә галим булып бетсә, ул чагында фарсыча һәм гарәпчә чыгарсак та зыян юк».— ди. Реакцион, пантюркистик карашларда торучыларга көчле удар була бу!
«Азат», «Азат халык» газеталарында рус теленнән кергән сүзләр, интернациональ терминнар публицистик мәкаләләрдә, тәрҗемә материалларында бик күп кулланыла.
Реакция елларында буржуаз милләтчеләр татар телен, матбугатны гарәп-фарсы, Г. Тукай әйткәнчә, «төрекләрнең чирканыч соңгый телләре белән» чуарларга омтылган вдкытта «Азат* һәм «Азат халык» газеталарының фактик редакторы Г. Камал халыкка аңлашыла торган русча, интернациональ сүзләрне, төшенчәләрне телебезгә актив кертә. Аларда «класс», «партия», «сословие», «пролетариат диктатурасы», «строй», «программа», «социал-демократ», «эксплуатация», «социализм», «власть», «политика» кебек сүзләрне бик еш очратырга мөмкин.
Г. Камал шул чактагы вакытлы матбугат органнарына, әдәби китапларга, спектакльләргә оператив рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре, кечкенә фельетоннар да яза килә, җәмгыятьтә булган җитди вакыйгаларга карата үзенең публицистик сүзен әйтә.
1907 елда «Әльислах» газетасы чыгу уңае белән «Бер-ике сүз» исемле күзәтү язып, анда әлегә кадәр чыккан газеталар шәкертләр тормышына аз игътибар итәләр, аларның ихтыяҗларын үтәмәделәр дип күрсәтә Г. Камал, һәм «Әльислах» газетасының чыгуын тәбрик итеп, болай ди: «Әльислах» газетасы шәкертләр өчен булганлыктан. аның хезмәте шәкертләрне химая (яклаучы), аларның мәгълүматларымы арттыру, вә аларның ихтыяҗәтеннән бәхәс итү. вә аларга кулыннан килгән кадәр тәрәкъкый (алга бару) юлларына күрсәтү улачактыр».
Ул Г Тукай, М Гафури, Г. Коләхметов, Ф Әмирхан әсәрләренә әдәби тәнкыйть материаллары белән чыга.
1907 елның 5 декабрендә ул «Йолдыз» газетасында «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле рецензия бастыра. Олы милли горурлык хисе белән язылган бу мәкаләдә Г. Камал татар әдәбиятының да мөстәкыйль үсүен күреп чын күңелдән шатлана. Аның «язучыларымызның күңелләрене күтәрә төшү тиештер. Шулай да булса, әдә- биятымызны төрекләргә яхуд башкаларга кияүгә бирүдән ихтираз (саклау) лазем- дер» дигән сүзләре пантюркистлар, панисламистларның татар әдәбиятын гарәп һәм төрек әдәбияты тәэсиренә бирергә омтылуларына каты кисәтү иде. Г. Камал шагыйрь Г. Тукай иҗатына беренчеләрдән булып объектив, дөрес бәя бирә. «Габдулла әфәнденең язган нәрсәләре арасһнда хакь!йкатьтән шигырь итлакына мөстәхыйк булган гали тасвирлар, гүзәл тәрсимнәр (рәсемләүләр) күренәдер. Шуның өчен Габдулла әфәндене бу әсәре илә тәбрик итәбез»,— дип яза ул. Шагыйрь Мәҗит Гафурига да уңай фикерен әйтә. Г. Тукай белән М. Гафурины күз алдында тотып, «хәзерге көндә шагыйрь исемене итлак кылырга (бирергә) шул икесе лаектыр»,— дип белдерә.
Г. Камал әдипләрне, драматургларны, журналистларны рус классик әдәбиятыннан, публицистикасыннан үрнәк алырга өнди. Үзе дә Н. Гоголь, А. Островский, Л. Толстой. И. Крылов. М. Горький әсәрләрен өйрәнә, тәрҗемә итә. Мәкаләләренең берсендә И. Крылов әсәрләреннән алган тәэсире турында болай дип яза: "Крылов бабайның баснялары һәрвакыт, һәркемнең кыланышын тәмсил (ошатып) итеп күрсәтер өчен кыямәткә кадәр ярарлык бер көзге дисәң, ялган түгелдер». Г. Камал үзенең ф идея дошманнарын, демократик матбугатка каршы өреп йөрүче буржуаз милләтче ч журналистларны, И. Крылов алымнарын файдаланып, сатира уты белән камчылый. “
«Йолдыз» газетасының 1908 ел 5 июнь санында әдип Гафур Коләхметовның «Яшь — гомер» пьесасына рецензия белән чыга Эшче сыйныфының буржуаз милләтчелек- 5 кә. самодержавиегә каршы көрәш идеяләрен чагылдырган «Яшь гомер» әсәрен юга- 5 ры бәяләп, ул бу рецензиясе белән үзенең политик активлыгы үсүен, революцион * демократик фикердә булуын тагын бер кабат раслый.
Г. Камал большевик Хөсәен Ямашев үлеменә багышлап «Хөсәен әфәнде Ямашев- 3 иың җиназа мәрасиме» (шествиесе) исемле публицистик мәкалә яза. («Йолдыз»ның Ч 1912 ел. 20 март санында басыла). Мәкаләдә мәрхүм большевик X. Ямашев шәхесе- ? нә. аның гаять зур эшчәнлегенә әйтеп бетергесез симпатия, теләктәшлек фикере 2 һәм хисләре көчле. и-
Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче көннәреннән үк Г Камал иҗатын бөтенләе белән халык бәхете өчен багышлый. Үзе үлгәннән соң, 1933 елда «Кызыл Татарстан» болай дип язды:
«Бөек Октябрь.
Карт әдип, журналист, драматург Галиәсгар ага тирбәнеп тормый. Советлар, пролетариат диктатурасы лагерына күчә. Казан социалистлар комитетының «Кызыл байрак» газетасында эшли. Чехлар куылганнан соң коммунист большевиклар органы «Эш», «Эшче», фронт газетасы «Кызыл көрәшче», «Безнең байрак» һәм «Татарстан» газетасының беренче саныннан (1920 ел, 2 июльдән) башлап 1931 елның 20 нчә июленәчә «Кызыл Татарстанмда эшли»'.
Г. Камал революционер, ленинчы Мулланур Вахитов җитәкчелегендә чыккан «Кызыл байрак» газетасында хезмәт итә. 1918 елның язында чыга башлаган татар большевистик матбугат органы «Эш» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасын актив оештыручыларның, аның төп сотрудникларының берсе Г. Камал була. «Эш» газетасының исеме — башы аның тарафыннан языла. «Эш» газетасындагы эшчәнлеге турында Г. Камал үзе болай дип сөйли: «Кайвакыт мин бөтен редакциядә бер үзем утырып калам. Редактор да, секретарь да, корректор да. экспедитор да үзем булам, кирәк була икән, курьер да булам, икешәр, өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне- төне шунда эшләп уздырам»9.
Большевистик «Эш» газетасының дөньяга чыгуын Казанның буржуаз газеталары, бигрәк тө «Корылтай», «Безнең тавыш», котырынып каршы алалар, аңа каршы агулы мәкаләләр бастыралар. Алар Совет властеның. Коммунистлар партиясенең политикасын бозып күрсәтәләр. Әнә шундый шартларда журналистларга, әлбәттә, большевистик газетада эшләү җиңел булмый. Яңа чыга башлаган «Эш» газетасы буржуаз милләтчеләрнең чын йөзен, чын максатларын фаш итә, хезмәт ияләрен Ленин партиясе тирәсенә туплый..
«Эш» газетасы партия һәм хөкүмәт документларын киң пропагандалый Совет властеның әһәмиятле декретлары, Советларның. Коммунистлар партиясенең съездлары һәм конференцияләре турында отчетлар бирә, дәүләт җитәкчеләренең чыгышларын яктырта. «Правда», «Известия» газеталарының бик әһәмиятле мәкаләләрен күчереп баса. Боларның барысы да диярлек журналист Г Камал тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә. Ул ана теленең үзенчәлекләрен, кануннарын саклап, сүзгә-сүэ түгел, ә ирекле рәвештә, халыкка җиңел аңлаешлы итеп тәрҗемә ите торган булган.
‘ «Кызыл Татарстан». 18 июнь. 1933 ел
’ М. Гали Сайланма әсәрл«|>. Татгоснздат.
10. «К. У » М I.
Квзаи. 1956. 365 бит.
145
Гражданнар сугышының иң кызган чагында әдип-публицист Г. Камал матбугатта чын йерәктән бирелеп эшли. «Гражданнар сугышының кызган чоры, Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь совет иленә тврле яктан һөҗүм итвлөр. Шуңа күрә дә мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугыл барырга тиеш идем» ,— дип искә ала ул җаваплы көннәрне Г. Камал. Үзенең талантын, сатира угын, утлы шигырьләрен, декламацияләрен совет дошманнарына каршы юнәлтә. Аның бу елларда язган политик лирикасы, сатира әсәрләре үзе эшләгән «Эш» газетасында даими рәвештә басылып килә. Шунысы характерлы: Г. Камалның газетада шул вакытта басылган шигырьләрен, декламацияләрен Октябрь социалистик революциясе җиңүгә бер ел тулу хөрмәтенә «Эш» газетасы редакциясе махсус җыентык итеп чыгара, аны укучыларга бәйрәм бүләге итеп тарата. Алар икенче тапкыр 1921 елда «Декламацияләр» дип исемләнгән җыентыкка туплап чыгарыла. Совет власте елла-рында бу җыентыкларының чыгуы әдип-журналист Г. Камалның иҗат хезмәтен ихтирам итү, аның тарихи кыйммәтенә бәя бирү иде.
Г. Камал «Эш» газетасының редакторы Вәли Шәфигуллин белән берлектә «Әүлия һәм компаниясе», «Ишан Гали» псевдонимнары астында, көннең кадагына суга торган сатирик парчалар, шигъри фельетоннар да биреп бара. Әсәрләрнең күпчелеге Октябрь казанышларын, социалистик Ватанны саклап калырга, халыклар дуслыгын ныгытырга өнди. Менә «Эшчегә» дигән шигыре:
Инде шатлан, ярлы халкым, якты дөнья киң сиңа!
, Дүрт ягың нур. алсу сахра, дөньяда юк тиң сиңа!..
Изге ак көн — киң бәхеткә тезләнеп пакь тез белән Алга, эшче дустым, ил юлы — ак эз белән!..†††
Ул ярлыларны, эшчеләрне хезмәт сөяргә чакыра.
Иптәш, кызыкма данга һәм малга. Атла аякны алга да алга.
Мин сөямен ярлыны, ярлыны, . Мин сөямен эшчене, эшчене, Эш тормышның иң чыны, иң чыны 3.
«Ак»ка шөкер китабы» исемле шигырендә Г. Камал кызыл гаскәрнең җиңүенә, ә акларның — «ак сөякләрнең» тар-мар ителүенә шатлыгын белдерә.
«Ак»ка шөкер идәлем һәр ан Түгә алмады әле күп кан, Кызыл гаскәр җиңү белән Исән калды ничә мең җан... Тыгыз иде безнең сафлар. Тырышты күп яулы халык — Сугыш сафларына барып Тырыштылар көне, төне... «Ак сөяк» калды тапталып *.
«Большевизм көрәше» исемле шигырендә Г. Камал Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет халкының җиңүен мактый:
Союзниклар большевизмны телиләр буарга, Ләкин үзләренә туры килә эчләрен уарга. Сүндерергә маташканда большевизмның утын, Яңа утның кабынуы ала союзникның котын...
Г. Камал агитацион шигырьләрен, декламацияләрен эшче клубларында, кызылармеецларның запас частьларында укый. Ул тиз арада популяр публицист-юморист булып китә. Юмор-сатира белән язылган декламацияләр бик җылы кабул ителә.
' Г. Камал Әсәрләр 2 том. Татгосиздат, Казан. 1951. 19 бит.
1 «Эш». 44 сан. 4 июль. 1918 ел
’ «Эш», 74 сан. 12 октябрь. 1918 ел
■Шунда у к. 67 сан. 3 октябрь. 1918 ел.
өчен шундый кирәкле шигырьләр иде алар» '.
1919 елның көзендә. 1920 елның кышында, Казанда утын кытлыгы, ачлык тиф хөкем сөргән чакта, «Эш» редакциясе Г. Камал квартирасына күчә, аның белән бергә газета редакторы Вәли Шәфигуллин, җаваплы секретарь Ибраһим Кулиев шунда газета чыгару өчен материаллар әзерлиләр. Бу йортка хәбәрчеләр, авторлар, әдипләр редакция бинасына килгәндәй зур өметләрне тормышка ашыру юлларын зэләп киләләр.
«Эш»—«Кызыл Татарстан» газетасында, башка матбугат органнарында күренекле әдипләр, публицистлар, журналистлар эшли. Г. Камал белән бергә ул елларда «Кызыл Татарстанпда М. Җәлил, Ш. Камал, һ. Такташ, К. Мотыйгый-Төхвәтуллин, Г. Нигъмәти, М. Гали, С. Фәйзуллин, Г. Кутуй һәм башка бик күпләр иҗат итә Алар арасында татар матбугатына нигез салучыларның берсе һәм алдынгы әдип Галиәсгар Камал Якты маяк булып тора. Бу уңайдан әдәбият белгече Мөхәммәт Галинең Бөек Ватан сугышына кадәр Г. Камал турында язган сүзләрен искә аласы килә «Публицистика һәм журналистика өлкәсендә,— ди ул,— Г. Камалның хезмәтләре аерата зур. Ул 1905 елдан башлап үлгәнгә кадәр (25 елдан артыграк вакыт) тоташ газета, журнал редакцияләрендә эшләп килә. Шул еллар эчендә газетачылык эше аның төп хезмәте буһып санала... Татарның вакытлы матбугат эшчеләре арасында ул иң күп стажлыларыннан берсе. Аның газетачылык эшендәге хезмәтләре корректорлыктан һәм гади тәрҗемәчелектән башлап, редакторлыкка кадәр барып җитә» -.
Г. Камал яшь каләм ияләренә, язучыларга, журналистларга ярдәм итә. анарның әсәрләре турында принципиаль фикерләрен әйтә торган була. Мондый олы йөрәкле булуын аның белән бергә эшләгән кешеләр ихтирам белән искә алалар.
■Кызыл Татарстан» газетасында эшләгән әдәбият белгече М. Гали үзенең Ш. Камап, Г. Камал, һ. Такташ белән бергә эшләве турында болай дип яза.
«Шәриф Камал 1925 елны Оренбургтан Казанга күчеп килеп «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә эшләргә керде. Ул вакытта мин дә анда эшли идем Без унлап кеше ишек кергәч тә зур бүлмәдә эшли идек Атаклы язучы һәм шагыйрьләрдән Галиәсгар Камап, Һади Такташ һ. б. лар да шул бүлмәдә эшли иделәр
Бер көнне обед вакытында бетен бүлмәдәге иптәшләр көлешеп, сөйләшеп утырганда, Галиәсгар Камап Шәриф Камалның һаман язулар актарып сүзгә катнашмый утырганын карап торды да:
' «Социалистик Титврстан». 1 март. 1‘Х» с-т ' и,"“
•М 1алн Г Камал Татгоснэдат. Катан. 1941 ел. Ill-
Г. Камал тәэсирендә «Эш» газетасы редакциясе әдәбият Һәм сәнгать мәсьәләләрен яктыртуга бик нык игътибар итә. Газета редакциясендә еш кына шигырьләр укыла, әдәби бәхәсләр үтә. «Эш» газетасында инде танылган лублицист-әдипләр Г Иб- раһимов, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин, Ф Бурнаш, Ф. Сәйфи, Ш. Әхмәдиев. В Шәфи- гуллин, Г. Кәрам, И. Кули, М. Сөбхиләр белән беррәттән әле үсеп кенә килә торган яшь әдәби көчләр дә чыгыш ясыйлар. Аларга Г. Камалнын йогынтысы гаять зур була Яшь каләм ияләреннән К. Әмири, Б. Рәхмәт. А. Шамов. М. Максуд «Эшатә актив катнашалар. А. Шамовның хәбәрләре, беренче хикәяләре бу газетада әледән-әле басылып тора. «Социалистик Татарстан» газетасының илле еллык юбилее уңае белән язган истәлекләрендә өлкән әдип А. Шамов «Эш» редакциясендә эшләүче Г Камал турында олы ихтирам белән искә ала. Ул редакциянең «иң өлкән, иң абруйлы кешесе. Аның белән Вәли Шәфигуллин да. Ибраһим Кулиев та санаша. Ә без — килеп, итекләребез белән редакция идәнен таптап китүче яшьләр, аны күңелебез белән күкләргә күтәрәбез. Революциягә кадәр без, аның драма әсәрләрен укып, атналар буенча уйланып, саташып йөри идек. Хәзер без аның «Ишан Гали» имзасы белән язган шигырьләренә гашыйк. «Эш» газетасының буяу исе аңкып торган яңа санын кулыбызга алган саен, беренче чиратта, фронт хәбәрләре белән беррәттән аның шигырен күздән кичерәбез. Көн тәртибендә торган иң актуаль темаларга язылган, революциягә хезмәт итә торган шигырьләр алар. Ул шигырьләрне без авылларда, әдәби кичәләрдә декламация итеп сөйли идек, мәктәпләрдә балалардан ятлата идек, хәрби частьларда, аларны укытып, кызылармеецларның укый-яза белмәүләрен бетерә идек Заманы
КАМАЛНЫН ТУУЫНА ИЮ ЕЛ
— Хикәяләреңдә геройларыңны бик күп сөйләштерәсең син, Шәриф, ә үзең сүзгә катнашмыйсың. Әллә бөтен сүзеңне геройларыңнан сөйләтеп бетердеңме соң син?1—диде көлеп.
Ш. Камал бераз кызара төште дә:
— Дөрес. Галиәсгар абзый, мин сүзгә авыррак кеше, яңа күреп танышкан кешеләр белән тиз генә үзләшеп китә алмыйм. Сезгә бер ияләшеп китсәм, мине сүздән туктата да алмассың әле.— диде.
Такташ гадәттәгечә башын артка ташлап кычкырып көлде дә:
— Оренбургта вакыттан беләм мин Шәриф абзыйны. Бер сөйли башласа, дөрестән дә. сез аны туктата да алмыйсыз инде. Бигрәк тә сәнгать, әдәбият мәсьәләләренә кереп китсә, йөзә инде,— диде ул» '.
Ә бусы Г. Камал турында журналист Фазыл Мөбәрәкшин истәлеге: «1926 елның язгы айлары. Газета һәм журнал редакцияләре хәзерге Ленин .урамындагы почтага каршы йортка урнашканнар. Зур бүлмәдә «Авыл яшьләре» журналы секретаре Һади Такташ, «Кызыл яшьләр» газетасы әдәби сотрудниклары Габдрахман Минский, Исхак Хәйруллин, «Яшь ленинчы» газетасы секретарьлары Фатих Кәрим һәм бу юлларны язучыларның берсе Ф. Мөбәрәкшин яшьләр һәм балалар өчен газета, журнал чыгарабыз.
Бүлмәнең икенче ягында «Кызыл Татарстан» газетасы работниклары. Аның беренчесе— редакциянең консультация бүлеге (ул вакытта аны ходатай бүлеге дип йөртәләр) мөдире, Беренче рус революциясе елларында ук газета-журналлар бастырып чыгарган нашир, журналист, җырчы Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин өстәле, икенчесе «Кызыл Татарстан» газетасының игъланнар бүлеге мөдире, драматург, өлкән журналист Галиәсгар Камал ага өстәле. Ул вакытта газеталарның тиражы аз, акча кереме җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә игъланнар җыю һәм аларны эшкәртеп, кирәк булса русчадан тәрҗемә итеп чыгару редакциядә җаваплы эш, ул оста куллы журналистларга гына тапшырыла торган иде. Газета, шуны исәпкә алып, игъланнар бүлеге мөдире итеп журналист-язучы Г. Камалны куя.
Шулай, бер бүлмәдә картлар һәм яшьләр дусларча эшлибез, һәр ике редакциягә кешеләр килеп тора. «Кызыл Татарстан» газетасына килгәндә Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи, Мөхәммәт Гали кебек язучылар безнең дә хәл-әхвәлләрне сорашалар, киңәшләр бирәләр. Үзебез дә редакциягә кергән теге яки бу материалда аңлашылмаган мәсьәләләр булса, Галиәсгар Камал агага мөрәҗәгать итәбез. Аның фикерен сорыйбыз. Ул безнең кебек редакция бусагасын әле генә атлап керүчеләргә ихлас күңелдән ярдәм итә иде.
Әле дә хәтеремдә, бер көнне Г. Камал белән К. Мотыйгый ашханәдән кәефсезләнеп кайтып керделәр. Алар ниндидер мәсьәлә турында бәхәсләшкәннәр булса кирәк, ике ара шактый кискенләшкән иде. Безгә үзләрен ничектер татулаштырырга кирәк иде.
«Камил ага, сезнең дә ике арага кара мәче кергән, кәефегез бозылган, без дә эшләп ардык, җырла әле, ичмасйм, бераз ял итик»,— дип тәкъдим ясадык. Карыйбыз, Галиәсгар ага җырла да, җырлама да дип тә әйтми. Шулай да Камил ага җырларга булды. Түр тәрәзәне ачып җибәрдек, урам тулы халык. Камил ага калын һәм моңлы тавыш белән бер-бер артлы иске халык көйләрен җырлый. Почта янына җыелган халык төркемнәренең күзләре безнең тәрәзәгә юнәлгән. Җыр бетте, без генә түгел, урамдагы халык та кул чаба. Галиәсгар ага Камалның кәефе ачылды: «Әй, карт юләр, яхшы концерт бирдегез»,— дип көлеп җибәрде».
1929 елның язында республикабыз хезмәт ияләре, совет җәмәгатьчелеге Галиәсгар Камалның 30 еллык әдәби хезмәт бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтә. Шул көннәрдә Германиядә көнбатыш империалистлары акчасына чыгарыла торган «Милли юл» редакциясе, халык дошманы Гаяз Исхаков җитәкчелегендәге татар буржуаз ак эмигрантлары — фашист ялчылары Г. Камалның 30 еллык хезмәт бәйрәменә «котлау» телеграммасы җибәреп, «тыкшынганнар» иде. Бу уңай белән Г. Камал «Кызыл
• М. Гали. Сайланма әсәрләр. Татгосиздат, Казан. 1956. 362—363 битләр.
Татарстан» газетасының 26 апрель санында аларга җавап биреп, протест хаты белем чыга. Менә ул: .
«Шуның белән бергә, Германиянең Берлин шәһәрендә ирекле совет иленең дошманнары, контрреволюцияче татар ак эмиграциясе тарафыннан чыгарыла торган «Милли юл» журналы редакциясе тарафыннан җибәрелгән тәбрик телеграммасының үзем өчен тәбрик түгел, бәлки хурлык санаганымны әйтеп үтәргә тиеш табам. Бигрәк тә телеграмманың «Ирекле көннәр җиткәнгә тикле» дигән урыннары бу теле- 4 грамманың пычрак ният белән язылган икәнлеген күрсәтәләр. Минем 30 еллык хез- = мәтемнең 12 елы тулы ирекле Совет дәүләтендә үтте. Шул 12 елның киң мөмкинлек- "‡‡‡ §§§ ләр бирү ягыннан башкаларга чагыштырмаслык аермалары бар. Шуңа күрә Гаяз = әфәнделәр көткән «иреквнең минем өчен һич кирәге дә булмаганлыгын, үземнең ан- 5 дый «ирекяләрнең чын дошманы булуымны белдерәм. £
Галиәсгар Камал. Казан, 1929 ел, 24 апрель». X
Г. Камалның газетада басылган бу ачык хаты фашист ялчыларына политик гаеп- — ләү акты, үзе яшәгән Совет властена мактау гимны иде. Татар революцион-демокра- < тик матбугатына нигез салучыларның иң өлкәне — Г. Камал Бөек Октябрь социалис- $ тик революциясенә, үз халкына гомеренең соңгы минутларына хәтле турылыклы бу- * лып калды.