Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕНЕҢ
БӨТЕНСОЮЗ ФӘННИ
КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
18—20 октябрьда Казан шәһәрендә СССР
Фәннәр академиясе А. М. Горький исемендәге
дөнья әдәбияты институты, СССР Фәннәр
академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов
исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты,
СССР һәм Татарстан Язучылар союзы, В. И.
Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты тарафыннан оештырылган һәм
совет Көнчыгышы әдәбиятларында социа-
листик реализм эстетикасы һәм поэтикасы
актуаль проблемаларына багышланган
бөтенсоюз фәнни конференциясе булып үтте.
Конференция эшендә катнашу өчен рес-
Жблнкабыз башкаласына Мәскәүдән һәм
!нинградтан, Әзербәйжан, Казагыстан.
Кыргызстан. Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрек-
мәнстан союздаш республикаларыннан,
Башкортстан, Дагстан, Калмык, Мари, Чуваш,
Удмурт һәм башка автономияле рес-
публикалардан күренекле әдәбият галимнәре,
язучылар кнлде.
18 октябрьда узган пленар утырышны кереш
суз белән А. М Горький исемендәге дөнья
әдәбияты институтының совет әдәбияты
бүлеге мөдире СССР Фәннәр академиясе член-
корреспонденты Г. И. Ломидзе ачты.
Конференциядә катнашучыларны КПСС- нын
Татарстан өлкә комитеты. ТАССР Верховный
Советы Президиумы һәм Министрлар Советы
исеменнән тәбрикләү сүзе белән Татарстан
Министрлар Советы Председателе
урынбасары М. X. Хәсәнов чыкты.
Пленар утырышта филология фәннәре
докторлары А Н Иезуитов (Ленинград). 3. С.
Кедрина (Мәскәү), Казагыстан ССР Фәннәр
академиясе член-корреспонденты 3. А.
Әхмәтов, филология фәннәре докторлары М.
X. Хәсәнов. П. Г Ннгьмәтул- лина совет
әдәбияты үсешенең хәзерге этабында
социалистик реализм методологиясе һәм
теориясе проблемаларын, совет Көнчыгышы
әдәбиятларының үсеш тенденцияләрен
билгеләүдә социалистик реализмның куәтле
тәэсир көчен, туганлаш әдәбиятлар
арасындагы аерылгысыз бер дәмлек. уртак
сыйфатлар тамырлануы мәсьәләләрен үзәккә
алып тикшергән докладлар белән чыктылар.
Утырышта шулай ук язучылар Юрий Суровцев
(Мәскәү) һәм Әбдсжәмнл Нур- пенсов (Алма-
Ата) чыгыш ясадылар. Икенче көнне фәнни
конференция утырышлары аерым секцияләргә
бүленеп дәвам иттерелде. Беренче секция
утырышы Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясе
член- корреспонденты И. А. Солтанов, филоло-
гия фәннәре докторлары 3. С. Кедрина, М 111.
Шукуров (Дүшәмбе), филология фәннәре
кандидаты А. Г. Әхмәдуллнн (Казан)
«итәкчелегендә барды. Докладлар «Кеше
концепциясе һәм әдәбиятларның идея-
художество ягыннан яиарышы> темасы
тирәсенә тупланды Икенче секция утырышына
Казагыстан Фәннәр академиясе член-
корреспонденты 3. А. Әхмәтов. филология
фәннәре док торлары М К Кош- чанов
(Ташкент). А. А. Гаджиев (Баку), Н. Г Юзнев
(Казан), филология фәннәре кандидаты А. Г.
Яхин (Казан) «итәкчелек итте. Биредәге
докладларда тугандаш әдәбиятлардагы стиль
һәм жанр төрлелеге мәсьәләләре үзәккә куелды
һәр ике секция утырышында Алма- Ата.
Ташкент, Дүшәмбе, Баку. Ашхабад. Уфа,
Чабаксар, Махачкала. Улан-Удэ. Ижевск.
Казан, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән килгән
(әдәбият галимнәренең утызлап доклады
тыңланды.
Кичен Татарстан Язучылар союзында
конференция җитәкчеләреннән берсе, СССР
Язучылар союзы идарәсе секретаре Ю II
Суровцев белән очрашу булды. Ул СССР
Язучылар союзының бүгенге эшчәнлеге.
илебез халыклары әдәбиятларының үзара
тыгыз багланышы һәм үсеш юллары турында
сөйләде.
20 октябрьдагы пленар утырышта филология
фәннәре докторлары Л. И Залесская (Мәскәү),
А. А. Гаджиев (Баку) һәм Л. П. Каюмов
(Ташкент) докладлары тыңланды. Шулай ук
язучылардан Антонина Коптяева (Мәскәү),
Пнримкул Кадыйров (Ташкент) һәм Гарнф
Ахунов (Казан) чыгыш ясады.
Соңыннан Казагыстан ССР Фәннәр
академиясе член-корреспонденты 3 А. Әх-
мәтов, филология фәннәре докторлары 3. С.
Кедрина һәм П Г Ннгъмәтуллнна секция-
утырышлары нәтижәләренэ йомгак ясадылар.
Конференция җитәкчеләре СССР Фәннәр
академиясе член-корреспонденты Г И.
Ломидзе һәм СССР Язучылар союзы идарәсе
секретаре Ю И Суровцев йомгаклау сүзе белән
чыктылар. Алар бу конференция эшенә югары
бәя бирделәр, аның совет әдәбият белеменә зур
фәнни өлеш кертүен әйттеләр
Конференция эшендә КПСС өлкә комитеты
бүлек мөдирләре М. М. Мусин һәы Ә. С.
Миндубаев катнашты.
ПАРТИЯ ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНД А
ОЧРАШУ
19 октябрьдә партиябезнең Татарстан елкә
комитеты беренче секретаре иптәш Ф Ә Табеев
бөтенсоюз фәнни конференциясе
җитәкчеләрен — СССР Фәннәр ака демиясе А.
М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты
инстнтутынын совет әдәбияты бүлеге мөдире
СССР Фәннәр академиясе член-
корреспонденты Г. И. Ломидзе һәм СССР
Язучылар союзы идарәсе секретаре Ю II
Суровцевны кабул итте.
Әнгәм .дә шулай ук ТАССР Министрлар
Советы Председателе урынбасары М X
Хәсәнов һәм КПСС өлк, комитеты нын
культура бүлеге мөдире М М. Мусин
катнашты.
ТАТАРСТ АН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан Язучылар союзы идарәсе
сентябрь аенда «Казан утлары» журна- лынын
1978 елгы 1—6 саннары хакында сөйләшү'
уздырды Сөйләшүдә язучылар, китап
нәшрияты һәм газета-журнал редакцияләре
хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр катнашты
Беренче ярты еллык та журналда тәкъдим
ителгән публицис тик әсәрләр һәм очерклар
хакында язучы Җә мит Рәхимов. шигъри
әсәрләр турында ша гыйрь Мөдәррис
Әгьләмов, әдәби тәнкыйть материаллары
хакында әдәбият белгече Флера Ганиева
докладлары тыңланды. Докладчылар «Казан
утлары» битләрендәге күп кенә әдәби,
публицистик, шигъри әсәрләр, тәнкыйть
мәкаләләре һәм башка материалларның заман
таләпләр**- иә жавап бирүен, киң катлау
укучылар массасы тарафыннан кызыксынып
кабул ителүен билгеләп үттеләр, кайбер
әсәрләр һәм әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә
багышланган мәкалә һәм очеркларның аерым
кимчелекләрен күрсәттеләр. Фикер алышуда
шагыйрә С Сөләйманова. журналның баш
редакторы урынбасары Ә ’ Баянов, әдәби
тәнкыйть бүлеге мөдире Р Мөхәммә- днев һ. б.
катнашы.
Утырышны Язучылар союзы идарәсе
председателе Г. Ахунов йомгаклады.
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНЫҢ ОТЧЕТ-
САЯЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ
5 октябрьда Татарс тан Язучылар союзы
партия оешмасының отчет-сайлау җыелышы
булып узды. КПССның XXV съезды
карарларын тормышка ашыруга әдәби нжат
көчләрен туплау эшендә партия оешмасынын
еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында
партбюро секретаре Туфан Мин нудлин отчет
доклады белән чыкты Язучылардан Г
Паушкнн. И. Юзеев. Г. Мин ский.
республикабыз пионерларының «Ялкын»
журналы редакторы Р Хафизова, тәнкыйтьче Р
Мөхәммәдиев, прозанк В Нуруллин, шагыйрь
Р Миннуллнн һәм башкалар фикер алышуда
катнашып, партия оешмасы һәм партбюроның
идея- ацдитпк 1 <м оештыру эшендәге
унышларын билгеләп үттеләр, язучыларның
җәмәгать эшчәнлегендә ак тивлыгын тагын да
ныграк җанландыру мөмкинлекләрен
күрсәттеләр. Җыелышта шулай ук нжат
яшьләре белән эшләү, балалар әдәбиятын
үстерү мәсьәләләренә дә җитди игътибар
бирелде
Коммунистлар партия бюросының яна
составын сайладылар Партбюро составив Г
Ахунов. В Ихсанова. Т Мнннуллин. 3 Нури, М.
Скороходов. С. Хәким. И Юзеев иптәшләр
керде Партбюро утырышында партоешма
секретаре итеп Туфан Миннуллнн сайланды.
Партия җыелышында КПССның Татарстан
өлкә комитеты культура бүлеге мө- ди ре М М
Мусин катнашты һәм чыгыш ясады.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан Язучылар союзы поэзия
секциясенең чираттагы утырышы танылган
шагыйрь, тәрҗемәче һәм популяр җырлар
авторы Нури Арсланов иҗатына багышланып
үткәрелде. Шагыйрь утырышка килгән
иптәшләренә үзенең иҗаты турында сөйләде,
классик поэзия үрнәкләрен тәрҗемә итү
тәҗрибәсе белән уртаклашты, бүгенге яшь
шагыйрьләр йҗатына тук талды, сорауларга
җаваплар бирде.
Шушы ук секциянең икенче бер уты-
рышында «Идел» әдәби альманахының соңгы
саннарында басылган шигъри әсәрләр
тикшерелде. Яшь каләм ияләренең шигъри
әсәрләре хакында Ә. Рәшитов доклады
тыңланды. Шагыйрьләрдән Ш. Маннур. Ә.
Баянов. М. Шабаев. Р. Гатауллин. О’.
Мнннуллин, М. Галиев, тәнкыйтьчеләр М.
Вәлиев һәм Р. Кукушкин яшьләр альманахында
урнаштырылып килгән әсәрләрнең идея
художество эшләнеше ягыннан саннан-санга
яхшыра, тема колачының кинәя баруын
билгеләделәр, книәш һәм тәкъдимнәрен
әйттёләр.
Язучылар союзы балалар әдәбияты
секциясенең чираттагы утырышы Шәүкәт
Галневнең балалар өчен язылган шигъри
әсәрләрен тикшерүгә багышланды. Бу хак та
доклад сөйләгән Р. Кукушкин, фикер алышуда
катнашкан И Юзеев, А Тимер галип. М Вәлиев,
Р. Мөхәммәдиев. Р Мнннуллин. Ң. Мадьяров.
Н Гайсин һәм башкалар Шәүкәт Галиевнен
нәниләр өчен иҗат иткән шигырь циклларын
шагыйрьнең балалар әдәбиятын үстерүгә
керткән зур өлеше дип бәяләделәр Бу сөйләшү'
балалар поэзиясенең бүгенге бурычлары
турында күп кенә житди ур так фикерләргә
китерде.
РЕСПУБЛ ИКА ИҖАТ ЯШЬЛӘРЕ
СЕМИНАРЫ
4 октябрь көнне Казанның Яшьләр үзәгенә
республиканың бик күп төбәклә-
реивэя килгән биш йөзгә якын яшь каләм
ияләре, яшь рәссамнар, артист һәм музы-
кантлар, кинематографчылар һәм архитек-
торлар жыелган иде. Өч көн буе биредә
ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты. ТАССР
Культура министрлыгы, язучылар,
рәссамнарның ижат союзлары. Бөтенсоюз
театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, СССР
Архитекторлар союзы Татарстан бүлеге
тарафыннан оештырылган нжат яшьләре
республика семинары эшләде. Республикабыз
ижат яшьләренең һәр ел рәттән инде менә
алтынчы тапкыр шушы рәвешчә зур мәйдан
ясап очрашуы, нжат мәсьәләләре турында
җитди сөйләшүе нде ул.
Семинар ижат яшьләренең гомуми жы-
елышы белән башланып китте. Аны ВЛКСМ
өлкә комитеты секретаре Ф Р Газизуллин ачты.
Көн тәртибендә «ВЛКСМнын 60 еллыгы һәм
ВЛКСМнын XVIII съездында КПСС Үзәк
Комитеты Генеральный секретаре, СССР
Верховный Советы Президиумы Председателе
иптәш Л. И. Брежнев рече, ВЛКСМнын XVIII
съезды карарлары яктылыгында Татарстанның
әдәби нжат һәм сәнгать яшьләре бурычлары»
каралды. Бу хакта ВЛКСМ өлкә комитетының
беренче секретаре Ш. Р. Агсев доклады
тыңланды. Аннары нжат союзлары һәм
оешмаларының яшь вәкилләре сүз алды. Яшь
тәнкыйтьче Мансур Вәлнсп, яшь прозаик Әхәт
Гаффаров, музыка белгече Маргарита
Фәйзуллаева һ. б. үз яшьтәшләрен бүгенгенең
ип актуаль проблемаларын гәүдәләндерү,
заман дашларыбызнын күпкырлы образларын
сурәтләүдә иҗади кыюлыкка өндәделәр.
Семинарда Татарс тан комсомолының М.
Җәлил исемендәге премиясенең 1978 елгы
лауреатлары игълан ителде. Алар — шагыйрь
Фәнис Яруллин, Г. Камал исемен дәге Татар
дәүләт академия театры артистлары Николай
Дунаев һәм Равил Шәрәфнев. Г Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясе
солисты Зиннур Нур- мөхәммәтов, В. В.
Куйбышев исемендәге Казан химия заводының
«Саз» вокаль ансамбле (художество житәкчесе
Рифкать Гомәров). Лауреатларга дипломнар
һәм знаклар тапшырылды.
Семинар эшендә КПСС өлкә комитеты
культура бүлеге мөдире М. М Мусин катнашты
һәм чыгыш ясады.
5 һәм 6 октябрьда нжат яшьләр е унын чы
бишьеллык та Татарстан экономикасы үсеше,
идеологии көрәш һәм культура, халыкара хәл.
нәфис иҗатның психологик нигезләре дигән
темаларга лекцияләр тыңладылар. Махсус
утырышта яшь язучы һәм шагыйрьләр, рәссам
һәм композиторлар. кинематографчыларның
бишенче республика семинарыннан соң нжат
ит- кнн нң яхшы әсәрләре турында фикер
алышу үткәрелде Аерым секцияләрдә
«Татарстанның яшь язучылары әсәрләрен Дә
хезмәт кешесе образы». «Җәмгыять һәм
шәхес». «Культура өлкәсендә идея көрәше һәм
яшь буып» дигән темаларга дәресләр үтте
ЯШЬ РӘССАМНАР КҮРГӘЗМӘСЕ
Ижат яшьләренең алтынчы республика
семинары барган көннәрдә ТАССР 'сынлы
сәнгать музеенда яшь рәссамнарыбыз ижатына
багышланган махсус күргәзмә ачылды.
Күргәзмәгә килгән күп санлы та- машчылар
яшь рәссамнарның республикабызда барган
бөек төзелешләр, хезмәт батырларын,
замандашларыбызның күркәм образларын,
шәһәр һәм авыл җирләрендә кайнап торган
тормыш дәртен сурәтләгән. табигать һәм кеше
гармониясен җырлаган дистәләрчә сынлы
сәнгать, акварель, графика, скульптура
әсәрләрен күздән кичерделәр. Анда бигрәк тә
В. Аршинов, Ш. Шәйдуллин Ф. Якупов Ф Хә-
сьянова эшЛәре бай эчтәлекле тирән об-
разлылык хасиятләре белән игътибарны җәлеп
итте. Күргәзмә яшь рәссамнарның сәнгатьле
фикерләү ягыннан да. профессиональ осталык
ягыннан да шак тый зур үсешкә
ңрешкәнлекләрен раслый.
Мәскәүнең «Советская энциклопедия»
нәшриятында «Музыкальная энциклопедия»
иен IV томы басылып чыкты. Анда
Татарстанның халык артисты композитор
Салих Сайдәшев, РСФСР һәм ТАССРнын
халык артис ткасы, жырчы һәм композитор
Мәрьям Рахманкулова хакында белешмә
биредеән.
Мәскәүнен «Искусство» нәшрияты С. М.
Червоннаяның «Живопись автономных
республик РСФСР (1917—1977)» дигән
китабын дөньяга чыгарды.
Ав тор Бөек Октябрьдан сонгы алты дистә
ел эчендә РСФСР автономияле рес-
публикалары сынлы сәнгате ирешкән ка-
занышларны барлый, милли сәнгать мәк-
тәпләренең үзара бәйләнешләрен күздән
кичерә. Хезмәттә Татарстан рәсем сәнгатенә
зур урын бирелә
Шул ук «Искусство» нәшриятында С. М.
Червоннаяның «Искусство Советского
Татарстана, Живопись, Скульптура, Графика»
дигән китабы басылды
Китапта художникларыбыз әсәрләреннән
иллюстрацияләр, сәнгать тормышындагы
әһәмиятле вакыйгалар хроникасы Татарстанда
эшләүче художникларның исемнәр күрсәткече
урнаштырылган
ӘДИПЛӘР УКУЧЫЛАР АЛДЫНДА
Комсомолның алтмыш еллыгы алдый- нан
язучы һәм шзгыйрьл.«ребезнең берничә
грхппасы. музыкантлар һәм җырчылар белән
берлектә, республика шәһәр һәм авылларында
мәби музыкаль очрэшуаар үткәрделәр.
Казанның 42 иче номерлы техник
зчнлншесында узган ШУНДЫЙ ОЧ рашуларныц
берсендә шагыйрь Илдар
Юзеев. прозаиклар Гариф Ахунов' Мөсәгыйть
Хәбнбуллин. Вакыйф Нуруллин, Михаил
Скороходов, драматург Туфан Микнуллин
катнашты. Училище укучыларына алар
Татарстанда әдәбият һәм сәнгать тормышы,
әдипләребезне» бүгенге яшьләргә
багышланган әсәрләре турында сөйләделәр,
әдәбият яңалыклары белән та ныштырдылар.
ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ
28 сентябрь кичендә А. Алиш исемендәге
Казан Пионерлар сараена шәһәребез
җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучының ка-
ләмдәшләре. әдәбият галимнәре, укучы яшьләр
Һәм пионерлар җыелды. Монда герой-шагыйрь
М. Җәлилнең иң якын көрәштәшләреннән
берсе, күренекле балалар язучысы Абдулла
Алишның тууына 70 ел тулуга багышланган
тантаналы кичә булды.
Кичәне Татарстан язучылар союзы идарәсе
председателе Гариф Ахунов ачты. Батыр
якташыбызның тормышы, көрәш һәм нжат
юлы хакында язучы Ләбибә Ихс анова доклад
сөйләде. Кичәдә жәлнл- челәрнен берсе,
Үзбәкстанда яшәүче Фәрит Солтанбеков
фашизм тоткынлыгында М. Җәлил, А
Алишлар алып барган яшертен көрәш көннәре
турында истәлекләре белән уртаклашты.
БӨТЕНСОЮЗ КИТ АП КҮРГӘЗМӘ-
СЕНДӘ
Ленин комсомолының 60 еллыгына
багышланган «Бөтенсоюз китап күргәзмәсе»
октябрь аенда Чаллы шәһәренең «Энергетик»
культура сараенда үтте Анда илебез
нәшриятлары бастырып чыгарган политик,
фәнни экономик, матур әдәбият
китапларыннан барысы мен алты йөз басма
куелган иде Күргәзмә эшендә Мәс- кәү
әдипләре Д. Терещенко, А. Хорт. И. Путяева.
В. Жигарев, Казаннан Г Па- ушкии, Н. Беляев.
Ә. Рәшитов катнашты Алар КамАЗда, культура
сарайларында, мәктәпләрдә эшчеләр,
инженерлар, укучы яшьләр белән очраштылар,
илебезнең китап басу эшендәге казанышлары,
нәшриятлар эшчәнлеге, әдәбият яңалыклары
хакында сөйләделәр.
ТЕЛЕСПЕКТАКЛЬ -БӨТЕНСОЮЗ
ФЕСТИВАЛЕ ЛАУРЕАТЫ
Кемерево шәһәрендә телевизион спек-
такльләрнең бөтенсоюз фестивале булып үтте.
Ул СССР Конституциясенең бер еллыгына
багышланган иде. Фестивальгә илебезнең
уналты телестудиясе- үзләрендә әзерләнгән
спектакльләрне алып килде. Казан телевидение
студиясе анда Ә Бая- новның «Тау ягы»
повесте буенча эшләнгән «йолдызлар жнтә
һәркемгә» исемле спектакль белән катнашты
һәм иң зур бүләкне яулады, казаилыларга
махсус диплом бирелде.
Фестивальнең «Иң яхшы режиссерлык эше
өчен» дигән призы телеспектакльнең
режиссеры Әхтәм Зарнповка бирелде.
Спек такльдә төп рольне башкаручылар ның
берсе — Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры артисткасы Фирдәвес
Хайруллина «хатын-кызлар ролен ни оста
башкаручыга» дигән прнзга лаек булды.
ХЕЗМӘТКӘ-ХӨРМӘТ
Совет драматургиясе өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен драматург Туфан Абдулла улы
Миннуллннга Татарс тан АССР Верховный
Советы Президиумының 1978 сл. 23 октябрь
Указы нигезендә, Татарстан АССР ның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы
исем бирелде
Республика хезмәт ияләренә культура
хезмәте күрсәтүдәге уңышлары өчен Мин- зәлә
дәүләт драма театры коллек тивы Татарс тан
АССР Верховный Советы Президиумының
Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Казан дәүләт педагогия институтының
жыр һәм аны укыту методикасы кафедрасы
мөдире Җәләл Гаяз улы Садрнжиһановка.
РСФСР Верховный Советы Президиумының
1978 ел, 18 октябрь Указы нигезендә.
РСФСРның атказанган культура работнигы
дигән мактаулы исем бирелде..