БУРНАШ БЕЛӘН ЯҢА ОЧРАШУ
атар совет әдәбиятының күренекле вәкилләре, аның нигез салучылары турында сүз алып барганда, без һәр вакыт зур ихтирам һем тирән соклану белән Фәтхи Бурнаш исемен дә телгә алабыз. Күренекле шагыйрь һәм драматург, ялкынлы публицист, принципиаль тәнкыйтьче, танылган тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак, ул татар әдәбияты тарихында онытылмаслык эз калдырды. Фәтхи Бурнашның киң колачлы әдип, күп кырлы талант иясе булуы хакында аның бай иҗат мирасы бик •чык сейли. Ул—20 дән артык сәхнә әсәре, 5 либретто, 30 поэма, 200 гә якын шигырь һәм ярты мең чамасы публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре авторы. Шушылар янына аның тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләрен дә (А. С. Пушкинның «Евгений Онегин», И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар», А. М. Горькийның «Ана» романнары һ. б) естәсәк, картина тагын да ту-лылана тешәр.
Ф Бурнаш иҗаты белән бүгенге укучылар шактый яхшы таныш. 1959 елда Татарстан китап нәшриятында басылган ике томлы «Сайланма әсәрләрепенә. шуннан соң донья күргән «Яшь йөрәкләр» исемле пьесалар җыентыгына аның поэзия һәм драматургия өлкәсендәге иң әйбәт әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда әдип тУРЫнда монография (А. Әхмәдуллин. ■Фәтхи Бурнаш». Казан, 1967) һәм газета- журналларда байтак мәкаләләр басылды Шунысы куанычлы Ф. Бурнаш иҗатын өй- Р»нү, аның әдәби мирасын барлап матбугатта чыгару һаман дәвам итә. Күптән түгел бу мирас укучылар алдында үзенең тагын бер яңа ягы белән ачылды язучының әдәбият һәм сәнгать турындагы мәкаләләре һәм рецензияләре аерым җыентык булып дөнья күрделәр'
Җыентыкка 1921 елдан 1939 елга кадәрге вакыт аралыгында язылган 26 мәкалә тупланган. Алар Ф Бурнашның 20—30 еллар дәвамында яшь татар совет әдәбиятын үстерүгә, аны социалистик реализмның олы юлына чыгаруга әдәбият белгече буларак керткән өлешен күз алдына китереп бастыралар.
Илебездәге башка милли әдәбиятлар кебек үк, татар әдәбияты да совет чорына социалистик реализмның әзер кануннары белән коралланган хәлдә килеп кермәде. Яңа иҗат методы озакка сузылган көрәш һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә туды һәм ныгыды. Бу процесста аеруча кискен идея-эс-тетик бәхәсләр мирас һәм традицияләр мәсьәләсе тирәсендә барды. Бу принципиаль бәхәстә үзенең әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән Фәтхи Бурнаш та актив катнашты. Элекке демократик культура мирасын яңа коммунистик культура тезүдә файдалану кирәклеге турында В И Ленин һәм партия өйрәтүләренә таянып, Ф Бурнаш пролеткультчыларга, аларның искә мирасны тулысы белән себереп түгәргә маташуларына каршы килешмәүчән көрәш алып барды. Бу бигрәк тә аның Тукай иҗатына мөнәсәбәтендә ачык күренә. «Тукай милләтче», «Тукай буржуа шагыйре» дип расларга тырышучыларга отпор биреп, 1922 елда ук ул «Тукай шигырьләрендә иҗ-тимагый моңнар» дигән мәкалә язып бастырды. Бурнаш Тукайның буржуа шагыйре булмау гына түгел, бәлки, киресенчә, үзенең каләме белән изүче сыйныфларга каршы аяусыз көрәшкән булуын кире каккы- сыз дәлилләр белән раслады. Тагын бер елдан соң язылган «Тукай турында тәнкыйть-челәр» исемле мәкаләсендә исә Тукайның халыкчанлыгы мәсьәләсен аеруча калку итеп куйды. «Тукай,— дип яза Ф. Бурнаш,— чын мәгънәсе белән халык, гаммә шагыйре булып... узенең бөтен тарихын, тормышын гаммә белән нык бәйләгән, аның шатлыгы белән шатланып, аның хәсрәтләре белән генә янган, бетен иҗатын гаммәнең уз карашы, уз хыяллары, үз типлары, уз темалары белән тоташтырган, буржуа шагыйрьләренең «мин-минлек» музаларын җимерел, гаммә күгендә гөмбәз булып утырган халык шагыйре иде.
Т
Пролетариат тәнкыйтьчеләре дә менә шул ноктадан чыгып кына аның иҗатын мәңгегә гаммәнең үз малы, үз милке итеп кабул итәргә һәм аның канат читен дә буржуа кулына бирмәскә тиешләр».
Классик мираска мөнәсәбәтендә Ф. Бурнашның ззлекле, нык карашта торуын башка мисаллар белән дә раслап була. Җөмләдән берсе — «юлаучы» язучыларга мөнәсәбәт 20 нче елларда «юлаучылар»- га. ягъни иҗат эшчәнлекләре революциягә кадәр үк башланган язучыларга тамырдан хата карашлар яшәп килде. Моның тарафдарлары «юлаучылар»ның иҗаты һәм язу методлары инде искерде, яңа әдәбиятны бары тик яшьләр генә тудырырга тиеш дип чыктылар. Атап әйткәндә, бу таләп К. Нәҗминең 1926 егда басылган аерым мәкаләләрендә катгый төстә куелды Җы-ентыктагы «Кирегә киртә сикермәскә кирәк» дигән мәкалә әнә шуларга җавап төсендә язылган. Фәтхи Бурнаш әлеге карашның партия сәясәтенә турь килмәвен аңлата, «без, иске язучыларның партия-совет платформасында мәдәният төзешергә сафыбызга килүчеләрне «долой!» дия алмыйбыз. Аларда партия-совет җәмәгатьчелеген алга җибәрү өчен хезмәт итәрлек никадәр мәдәни. иҗади көч булса, без алардан файдаланабыз. без аларга юл куябыз», дип күрсәтә.
Фәтхи Бурнашның полемика-бәхәс төсендә язылган мәкаләләрендә («Матур • әдәбият тирәсендә». «Бу турыда нык җитәкчелек кирәк» һ. б ) яңа социалистик әдәбият нинди булырга, кемгә хезмәт итәргә тиеш дигән мөһим сорауларга җавап эзләнә Бурнаш басым ясап күрсәткәнчә, әдәбият «социализм төзелешенең большевикларча темплары белән бер эздән барырга, хезмәт ияләренең социализм планын үтәү өчен көрәшләрен, каһарманлыкларын үзендә гәүдәләндерергә тиеш». Ләкин, әдип, вульгар социологларча, бөтен игътибарны әсәрнең коры идея ягына гына юнәлтүдән ерак тора. Алай гына да түгел, ул моңа каршы ныклы көрәш алып бара. Форма һәм эчтәлек мәсьәләсендә партия өйрәт-мәләренең асылын дөрес аңлап, Ф. Бурнаш татар әдәбиятында да урын алган төрле формалистик агымнарны кат-кат тәнкыйть итә. Шул ук К. Нәҗминең «партия җитәкчелеге измнар, формалар мәсьәләсенә кагылмый, партия җитәкчелегенең авырлык үзәге әдәбияттагы идеологиягә салынган» дигән хата карашын кире кагып, партия җитәкчелегенең әдәбиятны «футуризм, имажинизм кебек, массаның фикерен тәр- бәяләүне читкә ыргытучы, тышкы оригинальлеккә, формализмга бирелүче» агымнарның басып китүеннән саклау өчен дә кирәклеген әйтеп чыга. Матур әдәбият • эшче-крестьян массасының зәвыгын, рухын даими тәрбия эченә алырлык чын иҗади һәм сәнгатьчә төс алырга тиешле», ди Бурнаш Җае чыккан саен ул әдәби осталыкка Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек классик язучылардан өйрәнергә чакыра.
Шул рәвешчә, Ф. Бурнашның теоретик планда язылган куп кенә мәкаләләре татар совет әдәбиятын үстерүгә, аңарда партиялелек һәм халыкчанлыкның тирәнәюенә сизелерчек тәэсир ясыйлар. Тәнкыйтьче буларак. Бурнаш аерым язучыларның иҗатларына. яңа әсәрләргә, спектакльләргә багышланган мәкаләләр белән дә матбугатта даими чыгыш ясап бара. «Муса Җәлил шигырьләре» дигән рецензиясе аның яшь каләмнәрне үстерүдә никадәр таләпчәнлек, каигыртучанлык, сизгерлек күрсәтүе турында бик ачык сөйли. Әхмәт Фәйзинең «Качкын» либреттосына язылган рецензиясе исә яшьләрне әдәби осталыкка өйрәтүнең матур бер үрнәге булып тора.
Җыентыкны укыганда Ф Бурнашның культурабызның күп төрле өлкәләре белән якыннан кызыксынган булуы, үзе яза тор- "■н теманың асылына яхшы төшенеп эш итүе сокландыра. Менә ул композитор Солтан Габәши оештырган хор концерты турында тирен тәэсирләнеп рецензия белән чыга, хор эшчәнлеген җыр-музыка өлкәсендә «теоретик, гыйльми, мәгълүм техника кануннары нигезендә иҗат итүгә» күчү юлында алга таба бер адым дип бәяли. Яки Мәскәүдә үткәрелгән казакъ сәнгате декадасы уңае белән «Кыз Җефәк» һәм «Җалбыр» исемле музыкаль спектакльләр-
гэ тепле анализ биреп, «формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган казакъ совет сәнгатенең балкып, чәчәк атуына» сәнә. Бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның 125 еллык юбилее алдыннан «аның шигырьләрен, поэмаларын, пьесаларын һәм прозаик әсәрләрен тәрҗемә итеп халкыбызга җиткерү. Лермонтов иҗаты өстендә эшләп, язучыларыбызның иҗат көчләрен үстерү» бурычын күтәрә. Төп иҗат эшчәнлеген драматургия өлкәсенә багышлаган Ф. Бурнаш үз вакытында. Татар дәүләт академия театры директоры буларак, театрны үстерү, аның репертуарын яхшырту, артистларның башкару осталыгын күтәрү юнәлешендә актив эшчәнлек күрсәтә Җыентыкта әдипнең шушы мәсьәләләргә караган мәкалә һәм рецензияләре дә шак-
Революциянең беренче айларыннан ук большевистик матбугат фронтында җиң сызганып эшкә керешкән. «Кызыл Армия». «Кызыл Татарстан», «Чаян», «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») кебек газета-жур- налларга редакторлык иткән Ф. Бурнаш вакытлы матбугат турында да күп язган Матур әдәбиятны үстерү турында сүз алып барганда ул еш кына һәм бик хаклы рәвештә матбугат һәм нәшрият эшен яхшырту бурычларында куя («Матбугат, әдәбият ти-рәсендә». «Матбугат һәм әдәбият» һ. б.).
Рецензияләнә торган җыентык А. Әх- мәдуллинның кереш мәкаләсе белән ачыла. Мәкалә авторы Ф Бурнашның әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте өлкәсендәге эшчән- легенә җентекле анализ ясый, бу эшчән- лекнең төп әһәмиятле якларын ачыклый, бер үк вакытта Ф Бурнашның аерым хаталарын да искәртә. Кыскасы, кереш мә-калә җыентыкның эчтәлеген тагын да тулырак аңлау өчен ышанычлы ачкыч ролен үти. Китап ахырында бирелгән «Искәрмә һәм аңлатмалар» бүлеге дә шушы максатка хезмәт итә.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: Фәтхи Бурнашның бу җыентыгын чыгарып. Татарстан китап нәшрияты һәм төзүчеләр бик кирәкле эш башкарганнар. Беренчедән, бу китап үзенең төп положениеләре белән әле бүгенге әдәби процесс ечен дә зур әһәмияткә ия. Икенчедән, ул әдәбият, театр, матбугат тарихыбызны һәм, әлбәттә, Фәтхи Бурнаш иҗатын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булачак.
Билгеле, җыентыкны тагын да баерак һәм тулырак итеп төзергә мөмкин булыр иде. Биредә әле әдипнең бай кулъязма архивы аз файдаланылган (бары бер текст— «Качкын» либреттосына рецензия алынган). Шулай ук рус телендә басылган мәкаләләреннән берсен дә җыентыкта күрмибез. Безнеңчә. «Красная Татариямдәге Мөхәммәт Гали, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев турындагы материаллар игътибарга лаеклы.
Ф. Бурнаш Тукай турында күп язган автор. Аның «Тукайны сагыну» («Көн» газетасы, 1919. 17 апрель). «Тукайның тормышы. шәхесе» («Татарстан». 1923, 15 апрель), • Тукай турында тәнкыйтьчеләр» («Безнең юл», 1923. 8—9 саннар) кебек мәкаләләре әлегә бу җыентыктан читтә калганнар.
Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты классик язучыларның күп томлы сайланма әсәрләрен бастырыл чыгару юлында күркәм эш алып бара. Якын киләчәктә Фәтхи Бурнашның да шундый басмасын хәзерләп, аның бер томын язучының әдәби тәнкыйть елкәсендәге хезмәтләренә багышлау бик урынлы булыр иде.