Логотип Казан Утлары
Очерк

АКАДЕМИК


амолет Новосибирскига оча. Яңа ел алдыннан без анда танылган галим, илдә иң яшь академикларның берсе Роальд Зиннурович Сәгъдиев белән очрашырга тиеш.
Биек Урал таулары. Көнбатыш Себер шәһәрләре һәм авыллары, иксез-чиксез урманнар һәм кырлар өстеннән нибары дүрт сәгатьлек ара үтәргә кирәк. 1890 елның язында Сахалинга юл тоткан А. П. Чехов исә Төмәнгә хәтле пароходта һәм поездда бара. Аннары Себер тракты буйлап китә һәм аны Җир шарындагы иң озын һәм иң тәртипсез юл дип атый. Язучы сәяхәте өч айга якын дәвам итә. Тагын җиде елдан соң В. И. Ленин яңа тимер юл буенча Мәскәүдән Крас- ноярскига унынчы тәүлектә генә барып җитә. Бу җирләрдә үзе күргәннәр турында Владимир Ильич әнисенә Көнбатыш Себер тимер юлының тирә-ягы гаҗәеп бер төрле: буш һәм тын икәнлеге, шәһәрләрнең бөтенләй булмавы, авылларның анда-санда гына очраштыргалавы турында хат язып җибәрә.
Себер киңлекләре СССРның яртысыннан күбрәк, ә Азиянең биштән ике өлеш мәйданы хәтле, ул Америка Кушма Штатларына караганда бер ярым тапкыр зуррак. Аның елгалары буйлап электр энергиясе ташкыны ага. Себернең «кара алтын» океанындагы гаять зур утрау белән тиңләштерелүе бик урынлы.
Ә бит моннан бер гасыр элекке иске Себердә яшәгән буын кешеләре аны салкынлык һәм караңгылык иле, төньяктан көньякка күчә баручы арктик тундра иле, ак аюлар, бүреләр иле дип йөрткәннәр. Соңгарак ул каторгалар һәм сөргеннәр урыны ителә — биредәге казаматларга акыллы фикер ияләрен, атаклы рус сәяхәтчеләренең балаларын сөрәләр. Үзләре белән Урал аръягына сука.
ОЧЕРКЛАР
тубалга салып ашлык алып килүчеләр тирәсендә Себер үзгәрә, яңара һәм яшәрә, монда ре- * волюцион идеяләр белән сугарылган - эшчеләр сыйныфы ш барлыкка килә... 3 Шундый бай, < киң һәм үзенчәлек- ф ле край турында в прогрессив фикер u элек тә бөтенләй ™ башкача була. Бөек п рус галиме М. В. Ло- u моносов. Россиянең г куәте Себер белән * үсәчәк, дип яза. н» А. И. Герцен бу як- “ ты киләчәкне шу- s лай ук үзенчә күзаллый: «Барысын да көч һәм таяк ярдәмендә эшләүче үле рус хөкүмәте Себергә америкача тизлек белән алгд җибәрүче тормыш этәргече бирә белми. Күрербез, нәрсә булыр!..» А. П. Чехов нәкъ шуңа җавап биргәндәй: «Вакыт җиткәч, бу ярларны тулы, акыллы һәм тулы тормыш яктыртачак»,— дип, Себерне бүгенгечә күреп әйтә.
Капитан-командор Витус Беринг юлдашлары, Себер аша үтеп, Охот диңгезе ярларына чыгу өчен ике елга якын вакыт сарыф итәләр.
Ә хәзер?
Себер бөтенләй якын ул!
Новосибирскидан Академия шәһәрчегенә кадәр утыз километрны автобус таба кебек ялтырап яткан асфальт буйлап уза. Һәр ике якта — урман, урман... Аның очы-кырые юк кебек. Менә юл чатында «Университет урамы» дип күрсәткеч такта күзгә чагылып китте.Без шәһәрчеккә килеп керәбез. Беренче тәэсирләрне үк әйтеп бирү өчен бер генә сүз кирәк: «Яшьлек!» Кая карама, анда яшьләр. Тышкы кыяфәтләре дә үзенчәлекле — спортчыларны хәтерләтә.
1961 елда бирегә беренче тапкыр килүендә, ихтимал, яшь физик Роальд Сәгъдиев тә шулай уйлагандыр.
Академия шәһәрчегенә кергәндә зур панно тора. Анда «СОАН» дип язылган. Бу — СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең кыскартылган исеме. Эмблемада борынгы грек хәрефе «сигма» ясалган. Фән шәһәре өчен аның мәгънәсе гаять тирән һәм эчтәлекле. Математика формулаларында «сигма» сумманы аңлата. «Сумма Суммарум» — барча суммалар суммасы! Бу — Себердәге фәнни үзәк өчен бигрәк тә характерлы булган фән һәм иҗади талант бердәмлеге кебек яңгырый.
•Сумма»га автобус тукталышларының исемнәре дә килеп кушыла һәм гүя аны бер бөтен итә: «Җылылык физикасы», «Хи-
мия», «Геология», «Хисаплау үзәге», «Гидродинамика», «Атом- төш физикасы».
Обь диңгезе ярыннан күтәрелеп, академиклар коттеджларын узгач, дүртәр, бишәр, тугызар катлы йортлары белән торак массивлар башлана. Урамнарның күбесенә романтик исемнәр бирелгән: «Алтын үзән», «Энҗе», «Диңгез проспекты», «Фән проспекты»...Шәһәрчектә бер урам герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә.
Академия шәһәрчегенә нигез 1957 елда салына. Обь диңгезе буендагы урман эчендә нарат бүрәнәләрдән йорт салып куялар. Озак та үтми, семьясы белән Мәскәүдән килеп, анда СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлеге председателе Михаил Алексеевич Лаврентьев урнаша. Себер һәм Ерак Көнчыгыш фәне үзәге — Академия шәһәрчегенең тарихы менә шушы вакыйгадан башлана. Ун ел дигәндә төзүчеләр урман эчендә 4 меңнән артык кеше яши торган яңа шәһәрчек корып өлгертәләр. Гадәти шәһәр генә түгел ул. Фән шәһәре, гыйльми ачышлар, дөньяда моңа кадәр күрелмәгән экспериментлар шәһәре.
Бер француз язучысы Академия шәһәрчегендә булгач, аның фән сарайларын күреп таң кала.
— Шундый гүзәл каланы тагын кайда күрергә була?! —ди ул, йөрәгеннән ташып чыккан тәэсирләрен яшермичә. — Новосибирск янында галимнәр шәһәре дөньядагы менә дигән фәнни үзәкләрнең берсе дип саныйм. Ул — бөтең Себер краеның фәнни мие.
Үзәкне корганда проектчылар, архитекторлар, төзүчеләр һәм монтажчыларга бик күп кыен мәсьәләләрне яңача, фәнни нигездә хәл итәргә туры килә. Җир шарында төрле шәһәрләр бар. Әйтик, Франциядәге Варден кебек крепость-шәһәр, Ленинград һәм Роттердам шикелле порт-шәһәрләр, Пушкин һәм Суздальга охшаш музей- шәһәрләр, Сочи һәм Ялта төсле курорт-шәһәрләр. Ләкин фән шә-һәре юк. Аның турында бөек пролетар язучысы Алексей Максимович Горький күптәннән хыялланган. Әдип аны гыйльми сарайлары, фәнни сотрудниклар белән тулы зур бер учреждение төсендә күз алдына китергән, һәм ул ялгышмаган.
Шундый шәһәр Себер җирендә үсеп чыга. Халык аны үзенең «кан» һәм «нерв» системалары коммуникацияләре булган катлаулы техник организм дип атый. Өстәвенә, ул — социаль организм да. Аны 20 дән артык фәнни-тикшеренү институты һәм университет, төзелеш оешмалары һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, мәктәпләр һәм кече яшьтәге балалар учреждениеләре тәшкил итә. Бу җанлы организм йөзләрчә молекула — семья, меңнәрчә атом — аерым кешеләрне, төрле профессия һәм буын вәкилләрен гармоник урнаштыру турында уйларга мәҗбүр итә. Фәнни лабораторияләрне һәм торак йортларны ничек урнаштырырга? Алар бер-берләренә комачауламасын да, шул ук вакытта эшкә йөрергә дә ерак булмасын. Галимнәр йортларын урам тавышыннан ничек азат итәргә? Балалар укырга барганда, урамнарны аркылы чыкмасыннар өчен мәктәпләрне кайдарак һәм ничек төзергә? Фәнни учреждениеләрнең һәм шәһәрнең архитектурасы җирле табигый үзенчәлекләргә җавап бирсен һәм халыкта эстетик канәгатьләнү тудырсын өчен нәрсәләр эшләргә? Чишәсе мәсьәләләр бик күп була, әмма аларның асылы бер нәрсәгә кайтып кала: Себердәге Фән шәһәре нинди булырга тиеш?
СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Президиумы конференц-залында шәһәрнең зур картасы эленгән. Академик Михаил Алексеевич Лаврентьев аның янына килеп кыскача гына аңлатма бирә. Себер бүлеге — Советлар Союзында, Мәскәүдән кала, икенче
фәнни үзәк. Биредәге һәр институтның үз юнәлеше, үз бурычы бар. Ләкин алар уртак бер проблеманы хәл итү өстендә эшлиләр. Михаил Алексеевич образлы чагыштыру белән болай ди: «Ул проблема — өчпочмак формасында. Өчпочмакның почмаклары — производство, фән һәм кадрлар хәзерләү. Шушы почмакларны бер-берләренә мөмкин кадәр якынайту — Себер бүлеге фәнни үзәгенең төп бурычы».
2
һәр чәршәмбе саен Себер бүлеге институтларында эшләүче академиклар, член-корреспондентлар, фәнни-учреждениеләрнең җитәкчеләре, түгәрәк өстәл янына җыелып, информация алышалар, һәр галим үзе эшли торган өлкәдә ил, дөнья күләмендә нинди яңалыклар булуын, ачышлар ясалуын хәбәр итә. Ә бүгенге утырышта бу традиция бераз бозылды. Академия шәһәрендә Америка Кушма Штатларыннан һәм Франциядән кунак-галимнәр бар иде. Михаил Алексеевич Лаврентьев чит ил галимнәрен алар белән таныштырырга булды. •
— Мәскәүдән еракта, Урал артында Советлар Союзындагы иң эре фәнни үзәкләреннән берсенең шулай тиз үсүе бәлки сәеррәк кебектер, — дип сүз башлый академик. — Монда гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк. Себернең һәм Ерак Көнчыгышның гаять зур мәйданы (ул 13 миллион квадрат километрга якын һәм планета территориясенең 9 процентын алып тора), аның рельефы үзенчәлеге, казылма байлыгының күплеге байтак проблемаларны комплекслы хәл итүдә уңай мөмкинлекләр тудыра. Илебезнең көнчыгыш районнарында җитештерү көчләрен файдалануда яңа перспективалар ача. Себер — ул үзе гаять зур тормыш академиясе һәм безне күп нәрсәгә өйрәтә. Бездә, тиз фикер йөртеп, һәр галим яки белгеч фәннең иң яңа мәгълүматларын һәм дөнья күләмендәге ачышларын оста файдалана, билгеләнгән планны бу бай крайның катлаулы үзенчәлекләрен искә алып тормышка ашыра. Шуңа күрә дә аларның ил тор
мышында роле бигрәк тә зур...
Минем өчен шунысы аеруча куанычлы иде: һәр күренекле галимнең фамилиясе аталуга «Казан» исемен ишетергә туры килде. Алар фәннең олы юлына безнең республикабыз башкаласында аяк басканнар. Шул ук Михаил Алексеевич Лаврентьев Татарстаннан, Тәтеш ягыннан. Аның әтисе Алексей Лаврентьев Казан университеты профессоры була, студент Михаил Алексеевич аңардан дәресләр ала. Әле сугышка кадәр үк М. А. Лаврентьев су агымы һәм аның үз юлындагы каршылыкларга йогынтысы турында теорияне Казанда эшли башлый. Ул чагында бу эш бик күпләргә перепек тивасыз булып күренә. Гади су агымы белән янгынны сүндерергә мөмкин, әмма скептиклар шиген сүндереп булмый. Яшь галим үз шәкертләре белән махсус установка ясый. Аның ярдәмендә көчле басым астында су белән юка калайны да тиштерәләр. Скептиклар чигенә чигенүен, ләкин алар су көченең чикле икәнен, басымны 2 мең атмосферадай арттырып булмаячагын яшермиләр. Су куәтенең шулай чикләнгән булуы яшь галимне дә икеләндереп куя. Әмма ул тикшеренү эшләрен туктатмый. Ике мең атмосфера бик үк кечкенә басым түгел инде. Аның яртыоы белән дә тау токымнарының кайберләрен җимереп була.
Казанда башлаган эшен галим Себердә дәвам итә. Шәкерте Б. В. Войцеховский белән бергә Гидродинамика институтында лаборатория оештыра. Теоретик тикшеренүләр тәҗрибә белән бергә алып барыла. Ниһаять, алар 5 мең атмосфералы импульслы суыт-
кыч төзиләр. Бу нәрсәне аңлата соң? Беренчедәй, тау токымнарын эшкәрткәндә су аларны юу ролен генә үтәми, бәлки токымнарны тишүче прибор — перфоратор булып хезмәт итә. Икенчедән, су агымы өчен «ике меңле» чик юк. Академик М. А. Лаврентьевның соңгы казанышы — 70 мең атмосфералы гидроимпульслы установка. Биредә аны су пушкасы дип атыйлар: суны ул секундына 4 километр тизлек белән куа. Су пушкасы теләсә нинди катылыкта булган тау токымын җимерә. Аның белән «атуы да» җиңел һәм арзан, шундый басым һәм тизлек булдыру өчен кысылган һава гына кирәк. Су пушкасын Кузбасс шахталарында сыныйлар, ул горнякларның хезмәт җитештерүчәнлеген биш мәртәбә күтәрә.
Геология һәм геофизика институтына икенче якташыбыз — Социалистик Хезмәт Герое академик Андрей Алексеевич Трофимук — җитәкчелек итә. Күренекле галимнең фәнни биографиясе шулай ук Казанда языла башлый һәм аның исеме «Икенче Баку» белән тыгыз бәйләнгән. Казан университетын тәмамлагач, А. Трофимукны аспирантурада калдыралар. Биредә ул хатыны Әминә Тәүфиковна белән бөтен тормышын геология фәненә, Җ1гр асты байлыкларын өйрәнүгә һәм ачуга багышлый. Андрей Алексеевич бер елдан соң аспирантурада укуын читтән торып дәвам иттрергә була, производство ихтыяҗларын тәэмин итүче лабораториягә эшкә күчә. Ләкин киң колач җәеп эшләү өчен лаборатория аңа ничектер кысан тоела. Производствоның үзенә — Башкортстанның нефть районнарына китә. Яшь галим нефтьчеләр арасында бик тиз танылып өлгерә. А. А. Трофимукны «Башнефть»нең баш геологы итеп билгелиләр. Аннан Мәскәү, ул — Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү нефть институты директоры. Нәкъ менә шушында эшләгәндә Андрей Алексеевич Татарстандагы Ромашкино нефть ятмасын ачуда һәм эшкәртүдә актив катнаша. Академик А. П. Крылов белән бу ятмага тирәли су кудыру методикасын эшли. Шушы зур хезмәте өчен Дәүләт премиясенә лаек була.
Академик А. А. Трофимук Себернең җир асты хәзинәләрен ачуга зур көч куя. Биредә шактый озак бәхәс бара — кайберәүләр Көнбатыш Себердә нефть юк, «кара алтын»ны Беренче һәм Икенче Баку районнарыннан эзләргә кирәк дигән фикердә торалар. Андрей Алексеевич һәм аның хезмәттәшләре үз карашларын исбатлау өчен зур тырышлык куялар. Себер нефтьтә «йөзә» дигән кыю гипотеза, Академия шәһәрендә фәнни үзәк төзелгәч, Төмән нефтен .ачу белән раслана.
Ул җитәкли торган Геология һәм геофизика институты Себер бүлегендә киң диапазонлы фәнни учреждениеләрдән санала. Аның геологик юнәлештәге 12 филиалы Иркутскида, Хабаровскида, Владивостокта, Сахалинда, Улан-Удэда, Курил утрауларында, Магаданда, Якутскида урнашкан. Фәнни составы буенча ук ул Союзда иң көчлеләр исәбендә. Биредә, А. А. Трофимуктан кала, академиклар В. С. Соболев, Б. С. Соколов, А. Л. Яншин, Ю. Кузнецов, СССР фәннәр академиясенең 7 член-корреспонденты, 21 фән докторы, 173 фән кандидаты эшли. Күренекле галимнәр җитәкчелегендә институт геологлары Себердә һәм Ерак Көнчыгышта сирәк ме- талларның күп кенә ятмаларын ачалар.
А. А. Трофимукның урынбасары Элимир Галимҗанович Дистанов та — Казан кешесе. Университет тәмамлагач ук, фәнни эшен дәвам иттерү өчен Академия шәһәрен сайлый. Себер — аның башта кандидатлык, аннары докторлык диссертациясе яклаган җире.
Профессор Александр Михайлович Дымкин, фән кандидатлары Мира Яковлевна Щербакова һәм Ирина Ивановна Зоткова да Себернең фәнни үзәгенә Казан вузларын тәмамлап киләләр.
Академия шәһәрендә яңа ел алды көннәре. .
Урамнарга кояш нуры сибелгән. Агачларга кунган кар аз гына җил искәндә дә кешеләр өстенә коела һәм аларны Кар бабай төсле итә. Беренче килгән кешеләргә климаты да аңлашылмый бу ♦ якларның. Өченче көн күз ачкысыз буран булды. Кичә минус 40 градус иде, ә бүген ноль. Чыннан да, кискен үзгәреш бит. Сал-кыннары исә чын Себернеке, битләрне чеметеп-чеметеп ала. Яшь галим Роальд Зиннурович та баштарак Себер салкыннарына күнегә алмаган.
Атом-төш физикасы институты директоры академик Андрей Михайлович Будкер бу турыда кызыклы бер вакыйганы сөйләде:
— Институт сотрудникларыннан мин яшь галимебезнең туңуы турында ишеттем һәм аңа материя белән тышланган мех кием табып бирдем. Роальд Зиннурович үзенең туган Казаны җылысына икеләтә шатланды: тун Татарстан мех берләшмәсендә тегелгән икән.
Яшь физикның шундый кырыс табигатьле Себергә Мәскәү хәтле Мәскәүдән күченүенә нәрсә сәбәп булган соң? Экзотикамы? Тынлыкмы? Бәлки романтикадыр? Юк, берсе дә түгел. Ул бирегә салкын Себердәге лаборатория шартларында планетабызны, аның экваторын, полюсларын җылытучы иң зур күк җисеме Кояштан күп тапкыр кайнаррак — йөз миллион градуслы «ясалма кояш» алу мөмкинлеген исбатларга килә.
Әти-әнисе Зиннур абый белән Фәрхия апа 1932 елның салкын декабрендә туган малайларына Роальд исемен Котыпны ачучы Амундсен хөрмәтенә кушалар. Дөрес, Роальд Сәгъдиев котыпчы булмады булуын, әмма плазманы өйрәнүдә бөтен дөнья фәне күләмендә танылды, бу эшкә юл салучыларның иң күренеклесе иде.
Бу юлга ул Мәскәү университетының физика факультетында укыганда ук аяк баса. 1953 елда күренекле галим академик Лев Давыдович Ландау аксыл чәчле, урта буйлы, матросларныкыдай киң җилкәле 20 яшьлек Казан егете Роальд Сәгьдиевнең — Мәскәү дәүләт университеты студентының «дәреслекләрдә язылганнан йәз тапкыр күбрәк белүенә» таңга кала. Нәкъ менә студент чагын да плазма Роальд өчен тормыш мәгънәсенә әверелә дә инде. Ул фәндә баганалы юллар юклыгын бик яхшы аңлый. Альберт Эйн штейнның яшьләргә киңәшен һәр вакыт исендә тота. «Фәнни тикшеренүләргә омтылучы кеше дөрес юлны үзе таба. Монда киңәш белән ярдәм итү мөмкин түгел, үз үрнәгең, үз инициативаң булырга тиеш... Җиңүгә аз гына ышанычың булганда да, фәнгә тормышыңның һәр сәгатен багышларга, үзеңнең бөтен көчеңне бирергә кирәк», — ди бөек галим, һәм студент Роальд үзенең юлын, юнәлешен дөрес сайлый. Физиканың барлык бүлекләре буенча, университет программасыннан тыш, югары белемле физик белергә тиеш булганнан артыграк күләмдә Л. Д. Ландауның үзенә 9 имтихан тапшыра.
Соңгы имтиханны тапшыргач, алар Лев Давыдович квартирасында дүрт сәгать сөйләшеп утыралар.
— Кадерлем, мин сезнең фән кешесе булачагыгызга ышанам. Аспирантурага керергә уйласагыз, сезгә махсус предмет буенча кандидатлык минимумы тапшырырга туры килмәячәк. Миңа әйтерсез һәм мин сезгә имтихан тапшырды дигән белешмә бирермен, — ди күренекле галим үз шәкертенә.
Әмма Л. Д. Ландау киңәшләренә дә карамастан, Р. Сәгъдиев аспирантурага керми. Мәскәү университетын тәмамлагач, теоретик
МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕ В ф АКАДЕМИК
белемен практикада тикшереп карау максаты белән, ул академик И. В. Курчатов җитәкчелегендәге Атом энергиясе институтында гади лаборант булып эшли башлый — шунда Роальд фәнни-тикшеренү эшләренә муеннан чума, физика проблемалары институтына Л. Д. Ландау семинарларына йөри, беренче гыйльми хезмәтләрен бастыра, кандидатлык диссертациясе өстендә эшли. Бер елдан ул институтта кече фәнни сотрудник була. Роальдның ташып торган энергиясе һәм һәр мәсьәләне җитди, уйлап хәл итә белүе академик И. В. Курчатовның да игътибарын җәлеп итә. Галим Роальдны берничә тапкыр үз янына әңгәмәгә чакыра.
— Академик Курчатов яшьләргә бик игътибарлы һәм таләпчән, аларга зур өмет баглый иде, — дип искә төшерә Роальд. — Минем планнарым һәм фәнни эшләрем белән дә кызыксынды. Сөйләгән- нәремне аерым блокнотына язып алды. Икенче тапкыр килүемдә, блокнотын ачып, беренче чиратта, шул планнарны ничек эшкә ашыруымны сорады.
Атом энергиясе институтында эшләгәндә үк Р. Сәгъдиев фәнни дөньяда үзен танытып өлгерә. 24 яшендә атом энергиясен тыныч максатларда куллану буенча икенче Женева конференциясендә совет галимнәренең фәнни эшләре турында инглиз телендә доклад белән чыга. Дөньяның плазма өлкәсендә эшләүче күренекле галимнәренә бу.вакытта Р. Сәгъдиев исеме инде яхшы таныш була, алар аның гыйльми эшен югары бәялиләр. Бер елдан «титулсыз» галимне Швециягә халыкара конференциягә чакыралар. Ул анда кисәкчәләрне тизләтүче механизмнарга багышланган доклад ясый.
I960 ел Роальд Зиннуровичның фәнни биографиясенә кызыл хәрефләр белән беренче юлларны яза. Халыкара аренада танылып өлгергән яшь физик, аспирантураны читләтеп, СССР Фәннәр академиясенең гыйльми советында «Сирәкләндерелгән плазмада динамика мәсьәләләре» дигән темага физика-математика фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәне алу өчен диссертация яклый. Гыйльми совет утыоышында Роальдның зирәк таланты, искиткеч сәләте тагын да ачыла төшә. Академик М. А. Леонтович, диссертантның оппоненты буларак, болай ди:
— Мин Р. 3. Сәгъдиевнең безнең бүлектәге гаять зур роле турында әйтергә телим. Ул плазмага бәйле эшләрдә теоретик кына түгел, экспериментаторларның эшендә дә стимул тудыручы кеше. Аларга һәр вакыт яңа идеяләр әйтә, тәҗрибә нәтиҗәләрен сотрудниклар белән бергә тикшерә. Ул — безнең лаборатория өчен гаять кыйммәтле теоретик.
Менә академик Л. Д. Ландау фикере:
— Диссертант буларак китергән мәгълүматларын Р. Сәгъдиев чит илләрдәге башка авторларга караганда элегрәк үзләштерә алды. Бу — аның, һичшиксез, зур фәнни казанышы. Аның физиканың бөтен өлкәсендә искиткеч хәбәрдар булуы мине таңга калдыра.
Йомгакны С. И. Вавилов исемендәге физика проблемалары институты директоры академик П. Л. Капица ясый:
— Әгәр диссертант тагын бераз тырышса һәм ике-өч ай эшләсә, мин ышанам, ул докторлык диссертациясе дә яклаган булыр иде. Ләкин диссертант начальство сүзен начар «тыңлый...» Тиздән безгә яңадан җыелырга һәм аңа докторлык дәрәҗәсе бирергә туры киләчәк.
Атаклы өч физикның кыска-кыска гына итеп әйтелгән бу фикерләрендә никадәр тирән мәгънә, 28 яшьлек галимнең олы киләчәгенә нинди зур өмет ята!
Оппонентларына рәхмәтен белдереп:
Миңа сезнең шундый югары дәрәҗәле гыйльми совет белән тагын бер тапкыр очрашу, әлбәттә, күңелле булыр иде. Ләкин кабат кандидатлык диссертациясе яклау өчен түгел инде,— ди Роальд Зиннурович җавап сүзендә.
Шуннан соң фәнни дөньяда Сәгъдиев турында физика-математика фәннәре кандидаты, совет фәненең яңа кабынып килә торган йол- * дызы дип сөйли башлыйлар. *
Аннары Себер, Академия шәһәре. Роальд Зиннурович, Атом-төш ■' физикасы институтында яңа лаборатория оештырып, фәнни эшкә 5 чума. Яшь галим Новосибирск дәүләт университетында физика фа- £ культеты ача, аның деканы буларак, фәнни кадрлар хәзерләү эше- . нә керешә. *
Роальд Зиннурович башкаладан киткәч, идарә ителә торган атом- ° төш реакцияләре буенча «баш теоретик»тан көтмәгәндә кемдер со- pan куя: £
— Михаил Александрович, Сәгьдиевне җибәрергә ничек риза- L- лык бирдегез? Сез үз фронтыгызны көчсезләндерәсез түгелме соң? s
— Ни дигән сүз ул «үз фронтыгыз?» Фәнни ачыш Мәскәүдәме, * Новосибирскидамы ясала — барыбер түгелмени? Ул — барыбер безнең уңыш. Сәгъдиев иркенлекне ярата. Монда ул башкара торган u эшкә берничә теоретик тотына ала, ә Себердә ул теләгәненә колачын 5 җәячәк.
Галим ялгышмый. Роальд Зиннурович Себердәге яңа фәнни үзәктә М. А. Леонтовичның ышанычын тулысынча аклый, совет фәнен яңа ачышлар белән баета.
...1962 елның 11 апреле—СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегендә иң истәлекле көннәрнең берсе. Ул көнне биредә берьюлы ике кеше докторлык диссертациясе яклый. Гыйльми совет утырышы университетның актлар залында бара. Яңа «туган» докторларның берсе — Роальд Сәгъдиев, икенчесе — Валерий Покровский. Роальд Зиннурович «Плазмада коллектив процесслар һәм удар дулкыннар» дигән темага докторлык диссертациясен фәнни җитәкчедән башка яза. Оппонентлар Мәскәүдән Сәгъдиевнең элек эшләгән институтыннан, Харьковтан Покровский укыган вуздан киләләр. Роальд Зиннурович оппонентларының берсе совет атом-төш реакцияләре «атасы» академик Игорь Евгеньевич Тамм була. Диссертация яклау залында Роальдның әтисе Зиннур Закирович та утыра. Һәм ул хәзер менә нинди кызыклы бер детальне сөйләде:
— Тәтеш педтехникумын тәмамлагач, мин Мәскәүдәге 2 нче университетның физика-техника факультетына укырга кердем. Ул чагында анда яшь галим Игорь Евгеньевич Тамм безгә физика буенча лекцияләр укый иде. Мин аның элекке студенты, профессорга имтиханнар тапшырган кеше, ә ул бүген танылган академик улымның оппоненты. Нинди кызыклы очрашу!
Докторлык диссертацияләре яклау зур иҗади бәйрәм төсендә уза. Яклауның уңышлы үтәчәгенә берәү дә шикләнми. Чөнки диссертантларның сәләтле яшь физиклар, олы талантлар һәм зур эрудицияле кешеләр икәнен һәркем яхшы белә. Тагын шунысы характерлы, монда — үзләренең яңа йортларында, яңа семьяда — физиклар тагын бер баскычка югары күтәреләләр. Алар фәнни хезмәтләренә карап бүләкләнәләр, белемнәренә карап гыйльми дәрәҗә алалар. Шулай итеп, фәнни үзәктә «өзлексез» реакция барлыкка килә: һәркем үз шәкертләрен хәзерләргә, Себердә физикларның яңа буыны тууга ярдәм итәргә тиеш.
Роальд Зиннурович бу яктан да башкаларга үрнәк. Ул Урал һәм Себер вузларыннан талантлы яшьләрне эзли, аларны фәнгә гашыйк нтә, физика өлкәсендә яңа ачышлар ясарга юнәлтә. Аның белән
бер көнне физика-математика фәннәре докторы булган В. Покров- скийның фәнни хезмәтендә дә Р. Сәгьдиевнең катнашы бар.
— Академия шәһәренә Сәгьдиевнең килүе генә мине докторлык диссертациясе өстендә эшләргә этәрде,— ди Покровский.
Әйе, СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең яшь талантларны үстерү эшчәнлеге белән, аларның фәнни казанышлары белән мактанырга, горурланырга, чыннан да, зур нигезе бар. Мисалга шул ук Р. Сәгъдиевне генә алыйк. Ул Себернең гыйльми үзәгенә фән кандидаты булып килгән иде. Бер ел дигәндә доктор булды, 32 яшендә Роальд Зиннуровичны СССР Фәннәр академиясенең член-корреспон- денты итеп сайлыйлар, 36 яшендә ул — СССРдагы иң яшь академик.
Р. 3. Сәгъдиев Академия шәһәрендә җиде ел эшләү дәверендә үзе дә күп кенә фәнни кадрлар хәзерләүдә катнаша. Бирегә гади фәнни сотрудниклар булып килгән А. Галиев һәм В. Карпман, мәсәлән, башта кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләре яклыйлар, профессор буларак. Д. Сәгъдиев теориясе буенча экспериментлар алып баручы Р. Куртмуллаев һәм В. Захаров шулай ук аның җитәкчелегендә физика өлкәсендә докторлык диссертацияләрен уңышлы яклап чыктылар. Академик Р. Сәгъдиев шәкертләреннән 15 кеше физика-математика фәннәре кандидаты булды. Чын галим генә үзенең үлемсезлеген, үз мәктәбенең яшәешен аны туктаусыз үстерүдә, алга этәрүдә күрә белә. Бер урында таптану — галим өчен үлем ул.
4
Унтугызынчы йөзне пар гасыры дип атадылар. Хәзер исә атом гасыры, космос гасыры. Водород бомбасы, атом реакторы, синхра- фазатрон, лазер, космик корабльләр һәм галәмгә очу — безнең өчен бу төшенчәләр реаль күренеш инде. Ләкин плазманың үз өстенә нинди нагрузка алуын, идарә ителә торган атом-төш реакцияләрнең киләчәген белүчеләр бөтен җир шарында да бармак белән генә санарлык әле. Илленче елларда матдәнең плазма хәлен ачу хәтта фәнни әдәбиятта да бик аз яктыртылды. Плазма җир шарында гына түгел, бәлки космоста мәңге яшәсә дә, ул — реальлек дип ныклап раслау өчен фәнни-тикшеренү дәлилләре җитәрлек түгел иде. Роальд Зиннурович фәннең менә шушы катлаулы өлкәсендә эшли, әледән-әле уңышка ирешә.
Чыннан да, нәрсә соң ул плазма? ,
Мәктәп дәреслекләрендә дә бу турыда бик саран язылган. Плазма — каты әйбер дә, сыеклык та, газ да түгел ул. Дәреслектә моңа мисал рәвешендә Кояшның плазма шары китерелә. Чөнки плазманы тикшерү һәм аңа бәйле атом-төш реакцияләрен идарә итү проблемаларын популяр телдә аңлатып бирү җиңел эш түгел. Роальд Зиннурович үзе дә моны яхшы белә һәм киң катлау укучыларга аңлаешлы сүзләр эзли.
— Ьәр әйберне ун мең градуска кадәр җылытасың икән, ул плазмага әверелә,— ди академик.— Молекулалар һәм атомнар таркала, электроннар һәм ионнар хасил була. Матдәнең менә шушы хәле плазма дип атала. Югары температурадагы бу матдә тиешенчә өйрәнелмәгән. Галәмдәге материянең 90 проценттан артыгы плазма хәлендә.
Физиклар матдә төшенең төзелеше серләрен ачтылар һәм төш эчендәге энергияне практик файдалану юлларын билгеләделәр. Энергия матдәнең бер хәлдән икенче хәлгә күчкән чагында бүленеп чыга. Авыр элементлар — уран, радий, плутоний төшләре үзләрен-
нән-үзләре таркала ала, алар җиңелрәк элементлар төшләренә бүленәләр. Бер килограмм уранның бүленү реакциясе, мәсәлән, уннарча мең тонна ташкүмер ягудан алынган кадәр энергия бирә ала. Уран энергиясе фән тарафыннан үзләштерелде инде. 50 нче елларда ук безнең су асты атом көймәләребез бернинди заправкасыз, портларга кермичә һәм су өстенә чыкмыйча. 40 мең километр йөзеп үттеләр! *
Академик Р. 3. Сәгъдиев Академия шәһәрендә кояш температу- * расы алу өчен лабораторияне чит ил коллегаларыннан бераз соңрак § оештыра. Бу вакытта Швейцариядә тизләтелгән кисәкчәләрнең $ энергиясе 30 миллиард электрон-вольтка җиткән установка берничә < ил средствосына эшләнә. Соңрак АКШта шундый ук установка тө- * зелә. Советлар Союзында Швейцария һәм АКШ установкаларының икесенә тиң тизләткеч эшләнелде. Чит ил галимнәре тагын да куәт- 5 лерәк — 300 һәм хәтта 1000 миллиард электрон-вольтлы установка- ф ларның проектларын сыздылар. 60 нчы елларда алар проектта гына Q калды. Себер галимнәре исә бөтенләй яңа юл сайлыйлар. Академия - шәһәрендә Роальд Зиннурович безгә тизләтелгән кисәкчәләрнең ? энергиясе ике триллион электрон-вольтка тигез булган установканы £ күрсәтте.
— Плазма физикасы матдәнең иң кайнар хәлен өйрәнә, — ди “ Роальд Зиннурович, лабораториядәге җайланмаларны күрсәтеп.—Аны j без температураның шартлы бүлемнәре ярдәмендә ачыклыйбыз: берничә йөз миллион градуста плазма кайнар була, миллион градуска кадәр ул салкын. Йөз мең градус кайнарлыктагы плазма бу өлкәдә эшләүчеләрне хәзер бөтенләй кызыксындырмый.
Монда шундый кайнар матдәне нинди савытта саклыйлар икән дигән бик урынлы сорау туа. Секундның миллионнан бер өлешендә дә ул теләсә нинди металлны эретә. Моның өчен магнит кырларын файдаланалар. Себер галимнәре магнит кыры савытында үтә югары температуралы — миллиард градуска җиткән плазманы 15—25 секунд дәвамында тотып тора алдылар.
Идарә ителә торган атом-төш реакцияләре кешелек дөньясына моңарчы күрелмәгән күләмдә энергия бирерләр иде. «Бу гаять катлаулы фәнни-техник проблеманы хәл итү кешелек дөньясын энергетика кытлыгы куркынычыннан мәңгегә коткарыр иде,— дип язды 1969 елда академик Р. Сәгъдиев «Известия» газетасында.— Диңгезләрдә һәм океаннарда атом-төш ягулыгы — авыр водород запаслары бетмәс- төкәнмәс. Авыр водородның бер төше гади матдәләрнекенең меңенә туры килсә дә, галимнәр диңгез һәм океан энергия запасларының миллион елларга җитәрлек икәнен исәпләп чыгардылар».
Диңгез һәм океан суларында, башка бик күп байлыклардан тыш, гаҗәп күп күләмдә энергия дә яшеренгән ләбаса. Җир шары картасына күз салсак, без моңа тагын бер кат ышанабыз. Планетаның 71 проценты, ягъни 361 миллион квадрат километры, су белән капланган. Менә ул кайда энергия чыганагы! Моның өчен идарә ителә торган атом-төш реакцияләрен генә «йөгәнлисе» бар. Себердә үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең беренче нәтиҗәләре ул реакцияләрне буйсындырырга күп вакыт калмавы турында сөйли.
5
Роальд Зиннурович белән без Казанда да очраштык. Ул вакытта Р. 3. Сәгъдиев Мәскәүдә космосны өйрәнү институты директоры булып эшли иде инде. Академик Казан дәүләт университетында плазма физикасына, идарә ителә торган атом-төш реакцияләренә багышланган лекция укыды, республикабыз башкаласының башка вузла-
129
ры галимнәре белән очрашты, үзе укыган 19 нчы мәктәптә булды. Мәктәп бусагасын атлап керүгә Роальд Зиннуровичның балалык еллары күз алдына килеп баса. Ул пионерларга Бөек Ватан сугышы елларында укулары, фронт геройларын мәктәптә ничек каршы алулары, җәмәгать эшләре турында мавыктыргыч итеп сөйли.
...Аның фәнгә мәхәббәте мәктәптә укыганда ук башлана. Соңгы дәрес тәмамлангач, кечерәк кенә буйлы, җитди карашлы бу малай ялт итеп физика кабинетына килеп керә торган була. Физика укытучысы Ольга Васильевна Юшканцевадан кичә эшли башлаган тәҗрибәләрен дәвам иттерергә рөхсәт сорый. Бер көнне Роальд тәҗрибәләр белән шул кадәр мавыгып китә, хәтта кабинетны бикләүләрен дә сизми кала. Төнлә генә ачып чыгаралар үзен. Ул көнне малайның дәресләрен әзерләргә бөтенләй вакыты калмый. Икенче көнне мәктәпкә бөтенләй әзерлексез бара. Җитмәсә, беренче дәрес — физика. Ольга Васильевна, үч иткәндәй, җавап бирү өчен Сәгъдиев фамилиясен атый.
— Физика һәм тәҗрибәләр белән мавыгуың бик әйбәт. Дәреслекне дә онытырга ярамый,— ди укытучы һәм Роальдка «2»ле куя.
Бу аның ун ел дәвамында бердәнбер «2» лесе була һәм Роальдны физика фәнен тагын да тырышыбрак өйрәнергә мәҗбүр итә.
Тарихта бәләкәч Амадей Вольфганг Моцартның эскәмиягә үрмәләп менә башлаганда ук клавесинада уйнарга өйрәнүе билгеле. Ул га- дәти арифметик мәсьәләләрне авыр чишә, ләкин сонаталарны бик җиңел иҗат итә, ә 11 яшендә опера яза һәм, табигый ки, Моцарт бөек композитор булып таныла.
Физикага талант та шулай иртә ачыла аламы икән? Әлбәттә, баланың сәләтен кечкенәдән үк күрергә мөмкин. Монда шунысы әһәмиятле: аның нәрсә белән, ничек мавыгуын вакытында бәяләргә һәм дөрес юнәлеш бирә белергә кирәк. Роальд бик яшьтән музыка, рәсем сәнгате һәм шахмат белән мавыга башлңй. Рәсем сәнгатендә һәм шахматта уңышлары да кечкенә булмый. Кичләрен укып балалар художество мәктәбен тәмамлый. Рәсемнәрен шәһәр күргәзмәләренә дә куялар. Тренеры Рәшит Нәҗметдинов җитәкчелегендә үсмерләр арасында бер елны Казан чемпионы да була. Шагыйрь Шәйхи Маннур белән шахмат уйнарга ярата.
— Әмма Роальдтан оста художник та, танылгай шахматчы да чыкмаячагын без тиз аңладык,— ди галимнең әтисе Зиннур ага.— Малай күбрәк физика, математика белән мәшгуль була иде: өйдә дә тәҗрибәләр ясый, бөек галимнәр турындагы китапларны йотлыгып укый. «2»ле алу вакыйгасыннан соң, Ольга Васильевна Юшканцева белән бигрәк тә дусланып китте. Физикадан һәм математикадан «4» ле алганын да хәтерләмим, г^л «5»ле дә «5»ле генә ташый иде. Укытучысыннан да бик уңды. Ольга Васильевна Роальдка дөрес юнәлеш бирә алды. «Синең юлың — физика, Роальд. Син физика факультетында укырга тиеш»,— дия торган иде.
Роальд укытучысы сүзләренә колак сала. 19 нчы мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, һич шикләнмичә, Мәскәү университетының физика факультетына укырга керә.
Аның зур фәнгә беренче адымы шушы була һәм Роальд Зиннурович Сәгъдиев үз бәхетен шунда таба.