ӘЗ-МӘЗ МӘЗӘК КОТБЕТДИННЕҢ КЫРЫК ТАРТМАСЫ
«ҮЗЕМ ДӘ...» Котбетдинне озату мәҗлесенә җыелганнар. Озатучыларның берсе тәмам кәефләнеп җиткән: — Монда гына саубуллашыйм, вокзалга төшеп йөри алмамдыр,—ди. Кәефле Котбетдин үзе дэ кулын гына селти: — Йөрмә! Мөгаен, мин үзем дә китмәм әле... ОЗАТА ТОРГАЧ Хуҗа кеше кунакларына кызык итеп бер кыйсса сөйли: — Китәбез, китәбез дип, тәмам аптыраткач, төн уртасында кунакларны озатырга чыктык. Автобус килеп туктады Соңгы автобус! Без өлгерик дип ашыгабыз, кунаклар әкрен генә атлый. Хатын белән икәү борылып карыйбыз да, әйдәп, кул изи-изи йөгерәбез. Кузгалды! Китә бит автобус! Сикереп менеп утырдык! Өлгердек! Ә кунаклар? Ашыгып озата торгач, үзебез киткәнбез, кунаклар кул болгап тора... — Бу юлы алай ашыкмагыз әле, сездән башка күңелсез булыр! — ди кунак Котбетдин. Ахыры Башы журналыбызның сигезенче саКУНАК АШЫ — КАРА-КАРШЫ... Норильскидан кайткан танышлары Котбетдиннәрдә кунак булып, үзләре яшәгән яклар турында сөйләгәннәр: — Бездә төннәр алты айга сузыла... — Алай икән, — дигән Котбетдин. — Чакыруыгызны кабул итеп, без дә берәр кич кунып кайтырбыз әле! КАЙЧЫ Кунак кайчы сорагач, Котбетдин: — Дус кешедә тырнак кисмиләр! — ди. — Ай буе торсаң, нишләргә?! — Ай буе торгач, дус буламыни инде ул!.. КУЛЬТУРА ҖИТМИ Төнлә ресторанга чакыргач, бик шатланып бара кунак абзый. Шулпасын да эчә, башкасын да, һаман туктамый... Ул тукталмагач, хуҗа мул итеп тагын заказ бирә. Кунак, ашый-ашый тәмам авырайгач, ачуланып сөйләшә: — Юк та инде культура безнең халыкта: төнге унбердә дык иткәнче ашаталармы? ЕЛМАЕП ТА, КӨЛЕП ТӘ.. Шәүкәт Галиев ӘЗ-МӘЗ МӘЗӘК КОТБЕТДИННЕҢ КЫРЫК ТАРТМАСЫ Техника заманында да юллардан җәяүле буран йөгерә! Котбетдиннең автобус күзәтүләреннән. КОРЫ КАЛДЫ Коеп яуган яңгыр астында Котбетдин машина көтә. Килде машина, әмма туктамады. Яңгыр астында юешләнеп торган Котбетдин янына тагын бер юлчы килде: — Юешләнеп торабызмы? — Юк, коры калдык... машинадан! КЫЙБАТСЫНА Котбетдин машинага утырып кайта. Килеп җиткәч: — Күпме бирим? — ди — Биш сум. — Биш сумга мин аны җәяү дә кайтам, ник элегрәк әйтмәдең?! — ди Котбетдин. ӘДӘП ГАИ посты каршыннан машиналар бик әдәпле генә, әкрен генә үтәләр. Котбетдин елмая: — Мин, соңга калып кайткач, Хөббени- са караваты яныннан аяк очларына басып үткән сыман болар. ШОФЕР НИ АТЛЫ! Исеме — Мөхәммәт аның. Руслар Миша диләр Юлда, очрап, бик утырып кайтасы килгән бер әби — Миңлемехәммәтмишә балам, әле дә син туры килдең! — ди. I.’ «К. У » М » — Әйе, җитми инде культура дигәнең, җитми! — ди Котбетдин. БАТЫРАЙГАН Соң гына, ялгыз гына өенә китеп баручы Котбетдинне озата чыгалар. Хуҗа кайгыртып: — Озатып куйыйк мәллә? — ди. — Кирәкмәс. Нигә? — Усал-унтагай очраса? — Курыкмагыз, мин аларга тимәм! Хуҗа канәгать —Котбетдин курыкмаслык хәлгә килгән ич! ЧАКЫРУ Котбетдин кунаклар озата. Күршесе киң күңеллеләнеп: — Тагын килегез, озак тормагыз! — дип кала. Озакламый күршегә дә ике-өч гаилә килеп төшә. Котбетдин сөенче ала: — Кунак ашы — кара-каршы. дидем, яхшылыгыңны онытмыйча, мин чакырдым аларны, бик сагыналар, дидем. АШЫГУ Кунаклар китәсе көн. Котбетдин өтәләнеп йөри: әйберләре җыелмаган, тутырылмаган, ә болар сузылып гәҗит укып ята! — Соңга каласыз бит инде! — ди Хөб- бениса да түземсезләнеп. Вокзалда билетка озын чират күргәч тә кунаклар: — Булма-ас — диләр, өметсезләнеп читкә борылалар. Котбетдин касса янына өелешкән кешеләрне этеп-төртеп ерып керә... Бер заман авызы колагына җиткән» билет эләктереп чыгып та килә! Тәмам поезд кузгала башлагач кын& тынычланып: — Бигрәк ашыктыгыз!! Тагын бер-ике- не кунар идегез! — ди. ЯЛ Көн буе бергә булганнан, йөргәннән, соң, кунакларның барысы да рәхмәт әйтә: — Рәхәтләнеп ял иттек ичмасам! Котбетдин эчтән генә кунакларын саный да: «Ун кешелек ардым» —дип кала. кеткәйдәге 177 КЕМ КЫЙММӘТРӘК Шәһәргә күчеп килгән Хөббенисаны трамвайда авылдаш ахирәте очрата: — Шушылай рәхәтләнеп трамвайда гына йөрисең инде, ә? — ди ул, кызыгуын яшермичә. — Котбетдин әле, авылны сагынып, бик яратып җәяү дә йөри! — Шәһәр кешесе шәһәр кешесе инде, — ди ахирәте, болар тормышыннан көнләшеп. — Без шул җәяү йөрүнең дә кадерен белмибез... ОШАМЫЙ Хөббениса кайтып керә дә сукрана: — Трамвайга кердең исә, сикереп торалар да урын бирәләр! Картая башлагансың, диюләре юньсезләрнең! И-и, хәзерге яшьләр! — Барысы да андый түгел, яшьләрне юкка чыгарып ташлама әле, — ди Котбетдин.— Миңа, мәсәлән, беркайчан да урын биргәннәре юк! КАЗА Мотоциклга атланып чапкан Гыйльметдин автобуска бәрелгән... — Малаеңның хәле ничек? — дип кайгыртып сораганнар Котбетдиннән. — Автобус бәясен түләтмәгәйләре — безнең ташбаш башы белән автобусны яньчеп бетергән! — дигән абзый. КИРЕСЕНЧӘ Кунак йортында зур бүлмә. Төн уртасы узган. Ике кеше тәмәке тартып, кызмача баштан гәпләшеп утыралар. Менә Котбетдин торып утыра. — Шаулашып уяттык мәллә? — дип сорыйлар аңардан. — Юк, киресенчә, бөтенләй йоклатмадыгыз! тәкъдим . Бер хатын самолетта очуны авыр кичерә. Машинадагы гадәт белән, иркәләнебрәк тә, йөрәген тотып ыңгыраша: — Туктатыгыз! Хәлем начар! — Туктатсак, барыбызның да хәле мөшкелләнер, әллә үзең генә чв)гып керәсеңме? Без бик ашыгабыз шул, — ди Кот- бе дин. Берәү троллейбуста сөйләнеп китә: — Менә, әйтегез әле, кеше кыйммәтрәкме. чемоданмы? Берәү дә эндәшмәгәч, үзе үк җавап бирә: — Чемодан, әлбәттә! Әнә. кешегә билет 5 тиен, ә чемоданга — 10! Шулай бара торгач, контролер керде. Тегенең билеты юк, имеш, штраф түләттеләр. — Бер сум тора икән бу агай! — дип, тел шартлата Котбетдин. — Ә бит беренче карауда һич уйламассың! БОРЧЫЛА Сәфәр чыккан Котбетдин ике-өч көн буе, бик сагынган сыман: — Хатынга шалтыратасы иде, хатынга!— дип борчылып йөрде. Ниһаять, төн уртасында сөйләшергә җай чыкты: — Нихәл анда, килгәннән бирле эчем пошып тора, мәчене дачада онытып калдырмадыгызмы? ЮЛЛАР Кулларын артка куеп, басу юлыннан Котбетдин атлый. Бер егетне туктатып, юл сорый. — Әнә. — ди егет, — күрәсеңме каберлекне? Шуннан уңда... — Син миңа бүтәнчәрәк өйрәт инде, улым... — һемм... Әнә, ике кыз велосипедта бара! Шуннан уңга борылырсың. — һай, рәхмәтләр төшкере, менә бу юлы әйбәт итеп өйрәттең! ЕРАК СӘФӘР Котбетдин белән Хөббениса ерак юлга сәфәр чыгалар. Купеда икәүдән-икәү генә туры киләләр. Аулак, юл озын, вакыт күп! Дәшми-тынмый гына, кызыксыз гына барганнан соң Котбетдин көрсенеп куя: — Әй, син кыз чакта шулай бергә туры килгән булсак, рәхәтләнеп бер сөйләшкән булыр идек, иеме? ЮЛ РӘХӘТЕ Тормыш тукталмасын өчен без йөгерәбез Котбетдиннең ашыгып үтеп барышлый әйтеп елгермәеән сүзе. БЕР ТӨЧКЕРҮ БЕЛӘН — Исәнлеккә-саулыкка!—ди Котбетдин, дусты төчкергәч. — ...байлык белән муллыкка! — дип тә естә инде! — Бер төчкерү белән барына да иреш- мәк буласың, Сәйфетдин! Бераз үзең дә тырыш әле! ТОРМЫШ СӘНГАТЕ — һәркем үз тормышының сценариен үзе яза Режиссеры да үзе. артисты да.. — Төрлечә була, Сәйфетдин дус. — Каиберәүләрнең сценарие — әти-әниЛне- ке, режиссеры — хатыны, үзе артист кына да була. АРИФМЕТИКА Хәзерге картлар белемле — өнә ничек кенә сөйләшәләр: — Урын алмаштырудан сумма үзгәрми, — ди берсе. — Кистереп әйтмә әле, — ди икенчесе.— Менә мин элекке эшемдә йөз иллене але идем, бүтән урынга күчерделәр Йөз сумга калды. . Үзгәрмәс! ҖЫЛЫНУ АППАРАТЫ Авылда машина көтеп торганда салкын үтә башлагач, Котбетдин: — Әйдә, җылыну аппараты күрсәтәм,— дип, Сәйфетдинне берәүләрнең капка төбенә алып килгән. — Ике элементтан тора ул — мена түмәр, әнә балтасы! ӘЙБӘТ УРЫН Шофер сөйли: — Юлда өч карчык очрады. Икесен кабинага утырттым, өченчесен кузовка менгерештем. Карап торды да бусы: ■Ник мине дә кабинага кертмисең?» — Ди. «Урын юк бит!» «Ә син чыгып тор! Япь-яшь башың белән!» Руль артьфнан торып, җиргә төштем. Әби бераз утырды да төшенде: «Ә-ә, юк, булмый икән...» — диде. АУЛАК Төрле сораулар биреп аптыратып бетерәләр: — Синең өчен иң аулак җир кайда? — дип сораганнар Котбетдиннән. — Трамвайда,—дигән абзый. — Әйтерсең инде! — Әйе, анда бер таныш та юк сөйләшмичә. рәхәтләнеп тәрәзәгә карап барырга була. ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШ — Производствода үзара бәйләнеш турында бер мисал китер. Котбетдин абзый!— ди дәресләрне алып баручы пропагандист. — Була ул. Мәсәлән, трампарк белән төймә фабрикасы... — Мин монда бернинди бәйләнеш күрмим! — Трампарк начар эшләмәсә. фабриканың продукциясе складларда ятар иде— СЮРПРИЗ Кырымнан кайтыр алдыннан, көтелмә- гәнрәк, гаҗәбрәк күчтәнәч эзләп йөриләр: — Әнә теге, ялтыравыклы кәгазьгә төргәнне бирегез әле! — ди Сәйфетдин. Карасалар — кипкән бәрәңге — Ал, ал, — ди Котбетдин, ни әйтсәң дә, чит ил әйбере! — Ничек чит илнеке булсын — мә, укы? — Америкадан килгән ич бәрәңге... Ике йөз ел элек! САКЛЫЙ Сәйфетдин үзе юкта дачадан мендәрләрен алып чыкканнар. Каравылчыга бәйлә- — Юньләп сакламыйсың! Аракы чөмерәсең дә йокы симертәсең! Төнлә үткәнеңне дә күргән юк! Каравылчы шул кичне үк мылтык асып чыга. Болар турысына җиткәч — гөрс! Төнге тынлыкта туп аткандай, сискәнеп уяналар... Күзне йомдым дигәндә генә, тагын — гөрс! Хәзер инде каравылчы гына түгел, Сәйфетдин дә йокламый. Җиткерүче булган, ахрысы, бер кибеткә халык контроле килеп, тикшеренә башлый: — Итәк астыннан сатып ятасыз икән! — Бик дөрес! — Үзегез үк раслап торасызмы? — Мин дә раслый алам! — ди Котбетдин. — Күз алдында күпме ятты — товарга әйләнеп караучы булмады. Танышлык белән дигәч, теттереп алалар! Өйрәнгән халык! Сезгә дә төреп бирикме — танышлык белән? Мәңгелек двигатель юк диләр... Бар, ул —мәхәббәт! Бу эшнең инженеры Котбетдиннең мәхәббәт двигателен көйләгәч ясаган ачышы. КОНФЕТ КЕБЕК Беренче күргәннән соң Котбетдингә Хөббениса турында: — Конфет кебек кыз! Бер кашык су белән йотарлык!—дип мактыйлар икән. — Конфет кебек дисезме? Тешкә тимәс микән? — дигән Котбетдин. СИРӘК ҖИМЕШ Егет белән кыз, иркәләнешеп, бер-бер- сенә банан ашаталар. — Банан күргән саен искә төшерермен! — ди Котбетдин. Хөббениса курка кала: — Ой! Алай ук онытып җибәрмә инде! — Алайса, бәрәңге күргән саен!—дип тынычландыра Котбетдин. МИЛӘҮШӘСЕ... — «Маргариткам минем!» — дип эндәшкәч, яшь кыз Хөббенисаның күңелләре йомшап киткән. Котбетдин шаярта икән: — Татарчасы «ишәк миләүшәсе» дигән чәчәк була бит. — Синең миләүшә булырга мин каршы түгел!—дип җавап биргән кыз елмаеп. ТЕЛСЕЗ МӘХӘББӘТ Егет белән кызның ишарәләп кенә, елмаеп сөйләшүләрен күргән Хөббениса: — Болар ярату турында ничек аңлаша икән? — ди. — Мәхәббәткә сүз кирәкми аңа. Ул кими башлаганда гына сүз арта, — ди Котбетдин. ЯРАТМЫЙ... Хөббениса хезмәттәшләре турында сөйләгәч. Котбетдин: — Сине яратмаган кешеләрне мин дә яратмыйм! — дигән. — Ә яратканнарын? — дип наянланган — У-у, яратканнарын бөтенләй яратмыйм! ӘЙТЕЛМӘГӘН СҮЗ — Гомер узды, «яратам» дип авыз тутырып әйткәнең дә юк! — дип турсайган Хөббениса. ХӘЙЛӘ — Нишлим соң? —дигән Котбетдин.— Башта иртәрәк иде, әллә үземә буласың, әллә юк... — Ә хәзер? — Хәзер — соңрак, инде тәмам үземнеке! БЕЛЕРГӘ КИРӘК Хөббенисаны култыклаган Котбетдин сукранып бара: — Хәзерге яшьләрнең кайсы егет, кайсы кыз икәнен дә аерып фулмый! — Сиңа барыбер түгелмени? — Түгел шул. кайсына: «Исәнме, улым!», кайсына: «Нихәл, чибәркәй!» дияр өчен кирәк ул. ХӘЙЛӘКӘР СОРАУ Хәйләкәр сорау биреп, кызык итмәкче булганнар Котбетдинне: — Үткәннең кызы кирәкме сиңа, киләчәкнең әбиеме? Әйт әле тиз генә! — Әлбәттә, киләчәкнең әбие! Үткәннең бер кызы өйдә утыра... Хатын-кыз урамга чыгып бер әйләнү өчен өч көн бизәнә Котбетдин ' белән Сәйфетдиннең эчтән тынган сүзләре. ХАРАП ИТКӘН Машина таптал киткән ханым сикереп тора да шоферның якасына барып ябыша: — Харап иттең күлмәгемнең плиссегофресын, ничек кеше күзенә күреним хәзер! ӨЛГЕРМӘГӘН Урам буйлап ярым-ялангач киенгән кыз узып бара. Борылып карый да, аптырап тора Сәйфетдин: — Киенеп бетмәгән диимме?.. — Чишенеп бетмәгән диген... — ди Котбетдин. ҮЛЧӘҮ Кибеттен-кибеткә йөреп эзләп тә Хоб- бенисага яраклы пальто таба алмагач. Котбетдин булып Котбетдин түзми: — Синең үлчәүле кием табуга караганда, кечкенә үлчәүле хатын табуы ансатрак!— дип ычкындыра. МӘМИ ҺӘМ МИНИ — Хәзерге балалар белеп туа! — ди Хөббениса, оныгының кыланышларына исе китеп. — Шулай, шулай, — ди Котбетдин. «Мәми» дип телләре ачылуга «мини» дия башлыйлар! ТУН АЛУ Кибеттән-кибеткә йереп. тун сайлыйлар. Хөббениса киеп карый: — Ничегрәк? — «Кешеләрнең туны кыйммәткә тешә, үз тирең булуга җитми инде», дип әйтә ди аю... — Бар, күп сөйләнмә, түләп кил! Түләп килде дә. өстәде Котбетдин: — Тун алу — туналу! Хатыны бала тартып бара, ире тәмәке тартып бара. Котбетдин турында кеше сүзе. ХОББИ «Минем Хөббием» дигәнне ишеткән дә. үпкәләгән Хөббениса: — Егерме биш ел яшәгәч, хоббиең булып кына калдым мыни!! Булдыра алганча юата Котбетдин: — Хобби белән Хөббине бутама син. Шуны да аермаска — берсен ташлап була аның, икенчесен — юк! «МӘҢГЕДӘН СОҢ...» Күңеле нечкәреп киткән минутларда Котбетдин карчыгына назлау сүзләре әйтмәкче була: — Мәңге ташламам! Мәңгедән соң да берике көн торырбыз! — Ә ул ике көннән соң кем янына китмәнче буласың! — дип бәйләнә Хөббениса тагын. ҮКЕНЕЧЛЕ МӘХӘББӘТ Ял концерты тыңлаганда, Котбетдин хискә бирелеп киткән, үкенечле мәхәббәт турындагы җырлар бигрәк тә күңелен кузгаткан: — Нинди матур җыр... Синең белән кавыша алмасак. безнең мәхәббәттән дә матур җыр туасы икән.- Иеме, Хөббениса! ТЕЛЕФОННАН ГЫНА Котбетдингә әйттеләр: — Әле генә сине хатының сорап шалтыратты. Бигрәк матур икән тавышы! — һай, аның белән гомер буе телефоннан гына сөйләшеп торсам иде кана! — диде Котбетдин. КАКТУСЛАР Бер буйдак дустының өй тулы кактусларын күреп, Котбетдин мондый киңәш биргән: — Шулар урынына бер хатын гына алып кайтып утыртсаң, чәнечкеләре болардан МӨЛАЕМ ТАВЫШЛЫ Карты бер хатын турында сөйли башлагач. Хөббениса: — Аның белән ник кызыксынасың тагын! — дигән. — Бигрәк мөлаем тавышлы... Ире белән ничек сөйләшкәнен күз алдына китерә алмыйм... «ИКЕ ХАТЫН КИРӘК-.» — Бер хатын гына җитми шул, — дигән Котбетдин, хатыны белән култыклашып барганда... — Картаеп беткәч, сөйлән инде! — Тагын да картайгачрак кирәкмәгәе дим — ике яктан култыкларга — аумас ДӨРЕС ИКӘН... — «Кәгазь белән өстәл сөртсәң, тавыш чыга». — диләр иде. дөрес икән— — Син дә юк-барга ышана башладыңмы әллә, Котбетдин! — Юк түгел, барны әйтәм — язылышу турындагы загс кәгазе белән өстәл сөрткән идем, Хөббениса тавыш куптарды! КУРЫКМЫЙ Хөббениса, дачада идән себеркесе тузган дип, урманга кереп .чыкмакчы. — Хатыныңны ялгыз җибәрәсең... Авызын томаларлар да алып китәрләр! — ди күршеләре. — Булмас! — ди Котбетдин. — Алып китүен бәлкем китәрләр дә, әмма авызын томалый алмаслар... ким булмас иде! БАЛДАК ҺӘМ КЫРШАУ Егет нечкә билле сөйгәне белән мактана: — Сәгать каешы алып биргән идем, биленә буып куйган. — Бигрәк юан икән. — ди икенчесе.— Минеке биленә балдак киеп йөри! Юан мичкәгә кыршау көйләп тирләгән Котбетдин рәхәтләнеп тыңлый да уйлый: (■Мактанышып калыгыз, мичкә көйләр чагыгыз да җитәр әле!» Ата-ананың эгоизмы да —үзен онытып, баласын кайгыртуда... Котбетдиннең Хеббенисага, Хөббенисаның Котбетдингә аударган сүзләре. БОЗАЛАР... Кунак малайның күңелен табарга теләп, ■ни сораса шуны кулына тоттыралар. Хәтта өстәлдәге кыңгыраулы сәгать тә Гыйльметдин кулына күчә. Хуҗа эчтән генә ■борчыла борчылуын: «Бозалар инде сәгатьне!» , Котбетдин дә борчыла: ■Иркәләп бозалар инде малайны!» ЗУР КЕШЕ Кунак килер алдыннан Хеббениса Гыйльметдинне кисәтеп куя: — Безгә зур кеше килә, юкны-барны такылдама! Гыйльметдин тынып кала. Кыска буйлы кунакны күргәч, әйтеп җибәргәнен дә •сизми: — Зур кеше, дидегез, бәләкәй ич! ҮЗГӘРЕШ Шактыйдан күрешмәгән танышы очрый да сораша: — Ничә балагыз бар? — Дүртәү, — ди Котбетдин. — Үзгәреш юкмыни? — Бар. Хәзер сан артыннан кумыйбыз, сыйфат ягын карыйбыз — дүртесе дә укып йөри! КАЙГЫРТУ Малаен ияртеп күрше хатыны кергән. Шук бала тәрәзә төбендәге үтүккә үрелә. Әнисе борчылып: — Башыңа төшә күрмәсен! — ди. — Әйе, әйе, үтүк табуы кыен хәзер! — дип, Хөббениса үтүкне эчкәрәк этәреп куя... БУРЫЧ Котбетдиннең олы малае өйләнә. Бурычка батып булса да, гөрләтеп туй итәләр. Иркен сулап куя агай: — Шөкер, өстән зур бурыч төште. Бурыч түлиселәр генә калды... ПЕНСИЯ Балалар тәрбияләү, кирәк-яраклар турында сөйләшкәннән соң: — Бала үстерү мәшәкатьле дә, аның каравы, соңыннан җиңел! — ди Сәйфетдин. — Аннары онык үстерәсе... Оныгыңны пенсиягә озатмый торып, бала караудан туктау юк инде ул! — ди Котбетдин. ЙӨГЕРӘ ГЕНӘ... Котбетдиннең бу хакта сөйләшергә яратканын белеп: — Оныгыгыз ничек, үсәме? — дип сорыйлар. — Йегерә гене! }Цир шарыннан ике адым anra китте инде!—ди, шатлыгын яшерә алмыйча. КИҢӘШ Гыйльметдин гаҗәпләнеп, колачын җәеп күрсәтәкүрсәтә сөйләп тора: — Ул абый менә мо-оның буе итеп сүгенде! Котбетдин чәнти бармагын күрсәтә: — Ә син андыйларны менә моның хәтле дә тыңлама! КЫЕК АТЫП Грипп таралган чорда кибетчеләр авызларын марля белән томалап эшлиләр. Нәни Гыйльметдин, моны күреп: — Апаларның авызларын ызгышкан өчен бәйләп куйганнармы? — дип сорый. Ак чәчеңне гомереңнең ак флагы итеп күтәрмә! Котбетдингә бик кыйммәткә төшкән фикер. яшь Туксан яшьлек юбилярны котлыйлар, берсеннәнберсе арттырып мактыйлар: — Яшь әле син, җитмешне дә бирмәссең! — диләр. Котбетдиннең тыңлаган саен күңеле күтәрелә: — Безнең дә яшь булып күренәселәр алда икән әле! — ди. СРОКСЫЗ ПАСПОРТ Яңа паспорт алгач, Сәйфетдин моңсулана: — Бүтән алыштырасы да юк... Соңгы паспорт... Котбетдин сөенә генә: — Сроксыз паспорт бирделәр — теләгән хәтле яшәргә була! БУШЛАЙ... Сәйфетдин, кибеттән кайткач, ачуыннан нишләргә белми: — Сатучы кызга хәтерем калды — мин акча сузып торам, әйләнеп тә карамый, бер егет кәмәше белән бушлай ләчтит сата! Котбетдин дустына кызганып караган: — Синең акчалар алмашты шул инде... КИҢӘЙДЕКМЕ! Яңа йортта булган да, өнәп бетермәгәнСәйфетдин: — Хәзер коридорларны таррак калдыра башладылар, элек ике кеше очрашканда ансат үтеп китеп була иде! — Тар күңеллеләнмә — үзебез киңәйдек бугай! — дигән Котбетдин. ТИГЕЗЛИ — Син миңа караганда тизрәк картаясың, карт, чәчең агара бит... — Сана әле, Хөббениса, ничәүләп икән? — Күзем күрми шул... ЯШЬ ЧАКТАГЫ КЕБЕК — Бер дә үзгәрмәгәнсең әле, һаман шул яшь чагыңдагы кебек! — диләр Котбетдингә. Абзый көзгегә карый да офтана: — Яшь чакта да шундый карт булдым микәнни? Ничек Хөббениса миңа караган диген?! ХӘЙЛӘ Гомер буе шома ияк белән йөргән картлач сакал җибәрергә булган. Кордашларь: гаҗәпсенеп сорыйлар, дәшми Котбетдин- ачыклый: — Сакал үстереп, хәзерге малайлар кебек яшь булып йөрмәкче ул! Өлкәнрәк хатын әйтә: — Яшьне аны, җаным, кырык тулганчы утыз дип йөрисең, илле тулганчы — кырык дип... — Анысы шулай, санны яшереп тә була, сынны нишләтерсең?—дип, мыек астыннан елмая Котбетдин, ҮЗГӘРГӘН ЗӘВ|1К Капка төбендәге эскәмиядә ике карт сабыр гына гәпләшә: — Кычкыртып музыка уйнатулары борчымый башлады... — Шулай. Мин дә зарланмыйм хәзер. ШӘҺӘРЧӘ Авылда бодайны агарттырып кына ашыйлар — табындагы ризык һәммәсе дә ак оннан. Арыш икмәге тансык! Хөббени- са күчтәнәчкә арыш икмәге алып кайткан. — Менә яши Хөббениса, — дип кызыгып сөйли ахирәтләре, — арыш икмәге генә ашап тора! КЫСКА СҮЗ Картаеп беткәч, яшь кенә хатын алган танышыннан сорый Котбетдин: — Ничек, агай, яңа никах? — Никак... Күңел аракы салган саен бушый бара Котбетдиннең ачы тэҗрибзсеннзн. ҮЛЧӘҮДӘ.. Мунчада бер кызмача абзый үлчәүгә менеп баскан: — Күпме булдым икән? Дөрес күрсәтәме бу? Котбетдин карый да әйтә: — Деп-дөрес күрсәтә: 83 кило да ярты ЭЧӘ Урамнан алпан-тилпән килгәнен күреп: — Ул кеше аракы эчмәскә сүз биргән иде. — ди Сәйфетдин — Сүз бирү генә түгел — антлар эчкән иде! — Соң? — Антлар эчүче эчкечегә әйләнде!—дигән Котбетдин. ҖИТЕП КИЛӘ Зират юлында бер исерек ята. Дүрт аякланып калкына да. тырышып-тырмашып кузгалмак була. — Озакламый барып җитәр бу, болай булса! — ди Котбетдин, читләтебрәк атлап. АЯК ЧАЛУ Урамнан кызмача кеше кайтып килә — атлаулары чалош-чолыш. — Кара инде бу адәм көлкесен, — ди бер хатын. — Үз аякларында үзе бутала бит! — Үзенә-үзе аяк чала ул, — ди Котбетдин. САН ҺӘМ СЫН Берии ишетелми. Котбетдин. Оныклар шат! — ди Йом күзеңне, ачкүз! Котбетдиннең күзгә карап әйтәсе килгән сүзе. САРАНЛЫК — Болгариянең Габрово шәһәрендә саранлыклары белән аты чыккан кешеләр яши, диләр. — Ерак барып йөрисе түгел, үзебездә дә андыйлар бар — берәү, мәсәлән, хушбуйны борын очына гына сөртә! — Яшен яшьнәгәндә утны сүндереп торучыны беләм әле мин! — Күлмәк терсәкләре тузмасын дип, кисеп алып куйган... Котбетдин белән Сәйфетдин шушы сөйләшүдән мондый нәтиҗә ясаганнар: — Ә менә безне саранлыкта беркем гаепли алмас — бигрәк тә сүзгә саран Дип! БУРЫЧ у Мин үзем, кешегә бурычым булса, йоклый алмыйм. — ди берәү мактанып. Котбетдин ишетеп торган икән: — Алты ай буе йокысыз интеккәнсең икән... Инде башкача интекмә, түлә миңа бурычыңны. «Бүре баласын бүреккә салсаң да урларга карый...» Котбетдиннең мәкальдән чәлдереп әйткән сүзе. «МИЛӘҮШӘ НУРЛАР» Бер колхозда сөтнең куелыгы югары икән. Галимнәр тикшеренә, нәрсәдә хикмәт: нәселдәме? Төбәкнең үзенчәлегендәме? Үлән составындамы? Миләүшә нурларның күбрәк төшүендәме? Серне Котбетдин абзый ача: — Анда сөткә су кушмыйлар... ЧАГЫШТЫРУ Сәйфетдин сәфәрдә йөреп кайткан: — Авылда сөт эчәсең — каймак кебек! Шәһәргә кайткач, каймак ашыйсың — сөт кебек... — Гел тәнкыйтьләргә генә торма әле. Сәйфетдин! — ди Котбетдин.— Ә син шәһәргә кайт та, каймак кебек диген... майны! ФИЗЗАРЯДКА Урман сакчысы агач кисүчене тота, акт төзи. — Физзарядка өчен акча түләтәләрме инде?! — ди теге. — Нинди зарядка тагын? — Утын кисүне минем әти физзарядка гына ди... — Әтиеңә әйт — җәяү йөрү дә бик файдалы диген — тәпиләп кенә лесхозга барып, шушы штрафны түләп кайтсын! — ди Котбетдин. ЮМАРТ Урман сакчысы зарлана: — Бер кубометр агачтан туксан литр спирт чыга. Шуның ярты литрын алып, калганын төятеп җибәрәм икән — начармы? — Имәнне эчеп, юкә белән баш төзәтәбез, дисең, алайса. — дигән Котбетдин.— Бер заман кәкре каенга терәтеп калдырмассыңмы? Аның характерлы ягы —характерсызлык Котбетдиннең эйтимме-юкмы дип икеләнеп торган сүзе... ДИАГНОЗ Котбетдин врачка бара: вестибюляр аппаратка зыян килде, ахрысы, ди. дөнья бер якка авышкан кебек, ди. Төрле врачлар карый, төрле анализлар алып бетерәләр... Утырып, ятып торса — әйбәт, йөри башлады исә, тагын шул ук хәл — дөнья бер якка авыш.. Аптырап кайтып барганда, бер карау белән әйтә итекче: — Сул ботинкаңның үкчәсе төшкән ич. кип кагып җибәрик! ТӨЕННӘР — Кемдер берәү «онытмас өчен яулык читеңне төйнәп куй, Котбетдин абзый», дип өйрәткән иде. Беркөнне, йөри торгач, яулыгымның дүрт читен дә төенләп чыкканмын. Кайткач күрдем, чишкәләп тә карадым, ник төенләгәнемне генә хәтерли алмадым...' ҺАВАЛАР НИЧЕК... Өйгә кайтып кергән картыннан сорый Хөббениса: — һавалар ничек анда? Кибеткә чыгыйм дигән идем. — Белмим. — ди үз уйларына чумган Котбетдин, аптырабрак. — Берәрсеннән сорыйсың калган! — Кемнән сорыйсың — барысы да зонтик астында!—дигән Котбетдин, яңгыр тамып торган плащын элеп.„ ГАЗЕТА ЯРДӘМ ИТТЕ Берәү, йортымны су баса дип. зарланып газетага яза. Озакламый хаты басылып та чыга Авторны, газетадагы адресы белән, ташлаган хатыны барып таба. Алименттан качып йөргән икән. — Судан чыгам дип, утка барып керде бу кеше. — ди Котбетдин. Шәхеснең бизмәне —кылган гамәле холык Бер танышы төш күргән дә Котбетдингә сөйли: — Тешемә бөтенләй үз холкың-гадәтең белән кердең инде, һаман шулай шырпылы... — Кай кешенең өнендә дә үз холкы булмый әле!—дигән Котбетдин. ЧИТЕНЛЕК Үпкәләп йөргән берәү, татулангач: — Кешенең бер гаебен дә гафу итмисең инде син, Котбетдин! — дигән, Котбетдиннең бер колагыннан кереп. икенчесеннән... чыкмый калган сүз, — Кеше белән үпкәләшсәң — очрашмый йөрергә була, менә үзең белән үзең читен!.. ҮЗ ӨСТЕҢДӘ ЭШЛӘҮ — Үз өстеңдә ничек эшлисең? — дип сорагач. Котбетдин: — Күпме мөмкин?! — дигән — Гомер буе тырышып, болай да чи материалдан нинди кеше иттем үземне! Минем кулга эләккәндә кем идем мин?! Шуннан ары яхшырту мөмкин түгел, бозыл куюым бар— Котбетдин эчке тәртип кагыйдәләрен Котбетдин белән Сәйфетдин ял йортына килгәннәр. — Иреккә чыктык ичмасам! — дип шатлана Сәйфетдин. — Ашыкма әле, ирекнең шартлары шундый күп — борылырга да урын юк монда! Көннең кадагына да гасырларда калырлык итеп сугып була Котбетдиннең чүкечне ялгыш бармагына эләктергәч әйткән сүзе. КАЙЧАН ЭШЛИ? Котбетдин бер язучы янына сөйләшеп утырырга дип кергән. Тегесе шыпырт кына кәгазьләрен читкә шудырып куя, эштән бүленеп кәефе кырылганны сиздермәскә тырыша. Ә Котбетдин утыра-утыра да як-ягына карана: — Бу язучылар кайчан гына эшли соң? Ничә керсәм дә тик утырасың? — ди. ДӨРЕС УЙЛАУ — Бу әсәрне укый башлагач та. яңалык юк дип уйлыйсың... — Ә укып чыккач? — Укып чыккачмы? Укып чыккач, үзеңнең дөрес уйлавың турында уйлыйсың... МАВЫГУ ФАЙДАСЫ — Бу абзый бөтен дөньясын онытып, балык белән мавыккан әле!—ди Сәйфетдин. яр буендагы бер язучыга күрсәтеп. — Тс-с, шаулама! — ди Котбетдин. — Аның балык тотуыннан, ягъни язмый торуыннан әдәбиятка файда гына бит. ЧИКСЕЗ МӨМКИНЛЕКЛӘР — Фәлән шагыйрь турында ни әйтер идең? — дип сораганнар Котбетдиннән. — Укыган саен шаккатам — чиксез икән мөмкинлекләре... Бераз гына тынып тора да дәвам итә: — ... инде шуннан да начаррак язып булмыйдыр дисәң, яңадан-яңа үрнәкләр биреп тора! ЯҢА МӘЗӘК Берәү яңа мәзәк язып. Котбетдингә килгән, хәзер үк укып чыгуын тели. Укып чыга да Котбетдин, кабат-кабат әйләндереп карый... — Я, ничек? — Әйбәт — каян аласың шундый кәгазьне, ә? КҮТӘРӘ ТОРГАЧ Сыйфаттан бигрәк, сан артыннан куучы бер язучы турында тәнкыйтьче тагын зур гына бер мәкалә язган. — Күтәрә, бик күтәрә бу моны! — диләр каләмдәшләре. — Аны күтәрә торгач, үзе төшеп бетте инде! — дигән Котбетдин. ТЕЛ ТИДЕРЕРЛЕК Яңа әсәрен укыгач, авторга үз фикереңне әйтү, турысын әйтү бер дә ансат эш түгел... Котбетдин дә тотлыгыбрак: — Теле юк бит... — ди. — Тел нәрсәгә — тәрҗемә иттерәм мин — Алайса, берочтан, фикерен дә тәрҗемә иттер инде. ТАНЫШЛЫК БЕЛӘН Үзенә игътибар җитенкерәми дип уйлаган бер язучы зарлана: — Ул Шекспир, Толстойларның юбилейлары була да тора, әсәрләре чыга да ИРЕК тора! Минем күз алдымда гына да ничә тапкыр йез еллыкларын үткәрделәо! — Танышлык белән инде, танышлык белән! — дигән Котбетдин. — Аларның танышлары дөнья тулы бит! ЮЛЛАР. ЮЛЛАР... Сәйфетдин килеп кергәндә Котбетдин эчен тотып, ыңгырашып утыра... — Ни булды? — Берәүнең шигырьләрен укыган идем, сикәлтәле юлларыннан дыңгырдап бара торгач эчемә кату чыкты! ФАҖИГА Сәйфетдин, укыган әсәре турында сүз башлап: — Сиңа да кызганыч тоелгандыр, иң ахырдан герое үлә... — ди. Котбетдин тагын да авыр сулап: — Яңа кулъязмасын укыдым, бусы тагын да кызганычрак — бусында автор үзе үлә... — дигән. ЯХШЫ КИТАП Яңа гына басылып чыккан бер китап турында сүз чыккач. Котбетдин дә кушыла: — Тозы да нәкъ чамасында, борычы да кирәгенчә — тәнкыйтьче сүз әйтерлек түгел. Өстәлеңдә генә тотарлык! Тәмле ашлар китабы турында сөйли икән... ТӘРҖЕМӘ МӘСЬӘЛӘСЕ Котбетдин белән Сәйфетдин кичке тынлыкта сандугач сайравын тыңлыйлар: — Моны тәрҗемә итсәң, нәрсә килеп чыгар иде икән? — ди Сәйфетдин хыялланып. — Чү, шаулама, тәки тәрҗемә итәрләр, тыңларсың аннары карга каркылдавын! ТӘРҖЕМӘНЕҢ ФАЙДАСЫ Бер шагыйрьнең тәрҗемә китабын укый да гаҗәпләнә Сәйфетдин: — Әйбәтләнгән ич бу! Котбетдин дә укып карый: — Тагын берничә кат тәрҗемә кылсаң, тәмам рәтләнәчәк!