Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Күк гөмбәзе җимерелеп төшмәсен дип, Утыртканнар ирләр манаралар. Шулар янына төшеп тезләнгәннәр Фәрештәләр һәм аллалар. Исән калган чатыр ышыгында Яшәп яткан күпме заманалар: — Кирәкмиме яңа баганалар? Әй, балалар, Әй, балалар! I 1975 Яңа калада Узганнарның җимерек калдыкларын Бульдозерлар чокырларга тутыра. Монда булган дала... Инде кала! Иске урам шуа ярга таба. Яр буенда яңгыр-кар астында Өен сагынып кайткан бульдог утыра. Урак йөри төнге күккә менеп: — Ни урырга? Иген, басу кайда? Ул агарган, ул чырайдан язган; — Инде җирдә эш калмаган айга? Теләк-өметләрнең бетон, корыч Булмаганы чатнап ташка төшкәч, Чатнап көзге челпәрәмә килгәч, Буяучы кыз алып кыйпылчыкны Ак диварга җаен табып элә. Каш төзәтә карап, төзәтә чәч! һәм көзгедә машиналар чаба, һәм диварда кояш һәм ай көлә. 1978 Монда авыл булган Урам диләр, булган диләр. Булган да бугай әллә? Җимерек киртәгә сыенып, Ухылдый бодай-дәрья. Дәрья диләр, төпсез диләр. Бу — шигъри ялгандыр ла. Тирәнлекләр — хыял гына, Сайлыкка багамдыр ла. Җил моңына кушылам мин, Башаклар көен көйләп. Ишетәм тик тавыш кинәт: — Коткарыгыз, әй, тизрәк! Коткарам дип йөгерәм дә — Уй туктый, йөрәк чаба: Дәрья эчендә буталып, Ят куллар күренеп кала. Күренә дә юкка чыга, Сизми дә кала карт ай — Елмая тулып... «Тарт, тарт!» дип, Ялвара бары тартай. 1976 Нидер җитмәде Миңа мәңге нидер җитмәде. Җәйләр килсә җирне чәчәкләп, Кыш аклыгы миңа җитмәде. Бар дөньяны шашып сөйгәндә, Җитми килде бер зат — мәхәббәт. Сизгәч офык бик тар икәнне, Күңел ерак киңлек юксынды. Күргәч, сизде — белем җитмәде. Белем эстәп узгач ут-суны, Туган җирем миңа җитмәде. Рәхәт атлап җирдән барганда, Күзләр бакты җем-җем һавага. Самолетта күкләр гизгәндә, Теплоходта суда йөзгәндә, Җир ныклыгы тагын җитмәде. Бәләкәйдә теләк — зурлыкта, Ә зурайгач, картлык куркыта. Чаба күңел артка табарак. Гомер бара ләкин алгарак... Миңа ләкин нидер җитмәде. Күбәләкләр Күбәләкләр утны сөяләр, Утка кунып, яна, көяләр. Каргамагыз рәнҗеп, әй, гөлләр, Әллә нишләп сезгә чит алар, Алар сезне ташлап китәләр. Күбәләкләр утны сөяләр. Күбәләкләр утны сөяләр. Кисәтүләр күпме, шелтәләр — Тыңламыйлар мәңге һич мәгәр. Тын бәхетне мыскыл итәләр. Утка кунып көйсә көяләр, Тик барыбер утны сөяләр. Күбәләкләр утны сөяләр... Әллә инде мактау кирәкме Яктылыктан качкан бөҗәкне? Нидер бардыр янган мизгелдә, Нидер бардыр андый үлемдә — Күбәләкләр утны сөяләр. 1977 Ричард Сәгать суга — Шекспирның әллә хыялында, Кешелекнең әллә вөҗданында... Хак кушканмы Вакыт, ялгышканмы, Сәхнәгәме, әллә тарихкамы, — Ричард чыга. Тәхет тирәсендә гауга тынгач, Корольлеккә дәгъва кылучылар Берәм-берәм йолкып ыргытылгач, Иске король саф ихласлык белән Зурлый-зурлый озатылгач ялга, Ричард чыга алга... Моңа кадәр яласа да табан, Башы белән себерсә дә идән, Инде Ричард — хуҗа, күмелер данга, Төз торырга өйрәнер ул тиздән. Зәңгәрләнеп янган күз карашы Булмас сыман даннан томанланган. Ул шуышкан, мүкәйләгән... Аннан Яккан яла, таккан бәла — суйган. Кискән, ярган, ваткан, ботарлаган, Җимерекләрне кабат өеп куйган, Тик җиңүгә ахыргача һич тә Ул ышанып, никтер, беталмаган. Ә хәзер ул тиздән булыр король. Король... Король? Король! Ходай кушкан: Пешка чыкты дамга! Җиңү сыймый аңга! Артык куанычтан Ричард яза һуштан. Язып һуштан әмма бетте димә, Аңга килә, баш очында — куштан! Ричард аны елый-елый үбә. Ә соңыннан, юаш, тугры эттәй Ялчысының ул артыннан китә — Әллә сәхнә, әллә тарих түренә таба Атлый, атлый... аксый-аксый чаба. һәм халыкка күз дә кысып ала: «Бу тилергән, бу тилергән җирдә Эшләр шулай тора ул, җәмәгать! Сагынсагыз чакырырсыз!» — ди дә Тыйтак-тыйтак атлап китә кабат. Сәхнә кала бушап. Сәгать суга. Сәхнәгәме, әллә тарихкамы, Килә тора тагын, китә тора Ричард арты Ричард. 1977 Кирәк түгел берни Җирдә Прометей бар, әле үз һөнәрен Гермес та бик белә бу тормышта. Су өстендә мәңге акчарлаклар оча, Яр читендә карга җәяү йөри: — Кирәк түгел берни. Теләкләрем кочкан күкне, зәңгәр могҗизаны Эчеп туйгач, карый сыйпап-чукып. Әнә нинди гади канат, кәкре томшык! Ә мин, кеше, күрәм, уйлыйм бары... — Кирәк түгел берни. Көтү-көтү чаба дулкын, мең-мең сарык. Бөтенесен үртәп, ары китеп, Җилпенә кош чиксезлекнең чигенә җитеп, Артта, аста кала ваклык, тарлык. — Кирәк түгел берни. Тик карга да үз өлешен бирми. Эләксә соң Тәкъдиреннән бүтән тормыш — булсын әйдә. Акчарлаклар көлсә көлсен әйдә, Карга чукый акчарлакның үләксәсен. . — Кирәк түгел берни. Чал юклыктан тавыш килә чын тормышка: — Ялчылыкта узган тыныч көннәреңә синең Хәтәр тәкъдиремне, юк, мин алмаштырмас идем! — Прометей ул, Гермеска сүз куша.— — Кирәк түгел берни! Кирәк түгел. Син канат бир, тәкъдир Җир баласы — нәни тычкан улы Куак ботагына менеп басты, һич каласы түгел кимерүче булып, Күк бәхеткә килде томрыласы. Очып барган кошчыкларда күзе. Шатлык сарган саф төсләрдән түгел, Өфык ярган бөркетләрдән түгел, Ул көнләште бары чыпчыклардан. Чыпчык булмас җир астына посып Качып гомер итсәң иде дигән. Нәсел-ыруг булса күкне сөйгән, Тычкан түгел, туар иде кошчык... Йотар мәче, теләк-ниең белән, Мыштым гына килеп, — җор булмасаң, Тоткарлама, күккә ул да ашсын, Хаксыз хөкемеңнән, тәкъдир, коткар. Тәкъдир, бик аз, бик бәләкәй нәрсә — Җитмиме соң өч-дүрт каурый шунда? Тап, бир. Инде туктап чирканудан, Шагыйрь язсын сокланулы шәп җыр. Гаепсезгә ник бу хәтле җәза? Канат, канат, канат бир син аңа. 1977 Шаһгали «Шах-Али — этот отвратительнейший человек, который, кроме того, был ненавистен своему народу». К. Маркс. Үчләшкән кешесен бу тәкъдир Ник икән үлгәч тә сагалый? Ми черү җитмәгән, сөяксез Калды бит башкаең, Шаһгали. Шәп теләк: бер рәссам кабердән Чыгарды башыңны кадерләп. Куйды да балчыкка сөякне, Ул сине нишләр дип күзәтте. Гасырлар узуга сәяси Мәгънәләр туфрактай коела: Тик бераз сихерләп аласы һәм төсең сәнгатьтә каласы. Кайтачак кыяфәт һәм бәдән: Баһадир шикелле гәүдәңнән Ат сырты шыгырдап ял сорый, һәм тояк утлары ялтырый... Тәхеттән бер ыргыш — бәхеткә, Тәхеттән бер карыш — ләхеткә. Икенең берсен дә сайламый Син бүтән юл тапкан, Шаһгали. «Каһарман бул! — дигән дәверең, — Ил, — дигән, — онытмас каберең. Тынычлык — иң дөрес юл1» — дигән. Шуңар ат һәм кылыч бирелгән. Чапкансың юл табып алдарга, Яларга, суярга, таларга. Качкансың халыклар дус, туган Булсын дип заманың тапшырган Бурычың, вәгъдәңне калдырып, Казансыз, Мәскәүсез каңгырып, Иманны ызгышка ыргытып, Чапкансың... кылычың онытып. Татарга, марига һәм руска Хыянәт — өч япьле бер сәнәк Кадалгач бер мәлне бәгъреңә, Әй, сукбай, кем килгән кабреңә? Килмәгән, күрмәгән, Шаһгали. Килгәннәр таш орып каһәрли. Тик менә табылды бер рәссам- Чыгарды башыңны ләхеттән. Куш куллап алды да сөякне Күтәреп китмәкче... Кинәт., ни? Иҗади хатага сөртенде, һәм сөяк... көл булып тетелде. Ахрысы сүз әйтте табигать: «Терелсен имансыз баш әллә?» Кушмады тәкъдирең яшәргә — Юк кеше, юк кабер, юк сурәт. Борынгы әкият Юлбарыс һәм Кеше — Дус, ахирәт. Җитәкләшеп бергә йөргән чакта, Алар күрә: Адым саен сурәт. — Бу, әлбәттә. Бик борынгы әкият. Сурәттә гел Кеше җиңеп чыккан, Юлбарыс гел анда егылып ята, Кешенең ул аяк аслап ауный, Телен тешләп... — Бу — борынгы әкият. — Юлбарыс дус, кара, Кеше җиңеп чыккан! — Бу сүзләргә җавап юлбарыстан: — Ә кем рәссам? Кеше, син ләбаса! Юлбарыслар аны иҗат итсә, Булыр иде сурәт киресенчә. — Бу — борынгы әкият. Фәрештәлек бездән ерак, иптәш, Берәрсенә итсәң изгелек, Кем өчендер була яманлык ул — Күпләрне без шулай биздердек. Үч һәм ачу сине кыйнаганда, Изгелекләр торган баш иеп. Усаллыклар чирак бу дөньяда, Ник бу хәтле сүлпән яхшылык? 1967 Йорт кошы Ирек бирдең: «Сөй бүтәнне!» Китәр идем, тик киталмыйм. Ерак калган тәвәккәллек, Җилпенмәскә күнеккән мин. Юк, киталмыйм. Беләм, тоям булса кирәк: Сөйгәннәргә дөнья киңрәк. Сайлыйм мәгәр үзем теләп: Ирексезлек — кадерлерәк... Юк, киталмыйм. Кышкы яшен... Шулмы мәзәк? Карлы июль... Шулмы әйбәт? Егылыр өчен күкме хаҗәт? Мин — йорт кошы, Юк, киталмыйм. 1974 Кайчан килсәм, ишекләрең ачык, Кайчан килсәм, күңелең гел йозаклы. Күктә йолдыз, җирдә гөл ни хәтле, Өметләрем ләкин, бел, шул чаклы. Киләм сиңа уйларыма карышып, • Минем өчен чөнки фикер ачык: Җилгә каршы килеп яуган болыт Явар каты, күкрәр дәрья булып. 1975