Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАРИСЛАР

 

Александр Михайлович Бутлеров бүгенге Татарстан туфрагында туып үсә: аның бала чагы һәм яшьлегенең иң гүзәл чоры әтисенең Чистай янындагы утарында уза. Күренекле галим булып җитешкәч тә. Александр Михайлович үзенең Кама буендагы туган йортына һәр җәй саен диярлек кайта торган була: Аның кабере дә шунда. А. М. Бутлеров биографиясен өйрәнүчеләрнең берсе хаклы рәвештә- »Рус химикларының барысы да дип әйтерлек Бутлеров мәктәбенә карый».— дип яза. Бу мәктәп шәкертләре инде икенче гасыр бертуктаусыз илебез химиясен үстереп килә. Бөек галимнең тууына 150 ел тулу уңае белән Казанда галимнең һәйкәле салына, кабере тагын да төзекләндерелә. аның эшчәнлегенә һәм фәнне үстерүдәге традицияләренә багышланган гыйльми конференция, күргәзмәләр әзерләнә. Бу язма А. М. Бутлеровның гыйльми варислары турында әйнең бетүен хәбәр итеп, табигатькә үзенең салкын сулышын өргән, агач яфракларына сары-кыз- гылт төсмер салган сентябрь көннәренең берсендә һәр совет кешесенең күңеленә якын ак колонналы бу мәһабәт бина — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан университеты янына бер төркем кешеләр якынлашты. Инде чәчләренә көмеш йөгергән өлкән агайлар да, тормыш йөген әле, кем әйтмешли, төпкә җигелеп тарта торган ир уртасы кешеләр дә. җитди тормышка яңа аяк баскан яшь-җилкенчәк тә бар иде алар арасында. Казанның. Татарстанның горурлыгы саналган, исеме бөтен дөньяга билгеле булган зур галим Александр Ерминингельдович Арбузовның йөз еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасында катнашу өчен илебезнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар иде болар. Менә төркем 1954 елда, университетның 150 еллыгы уңае белән, аның элекке студенты Владимир Ульяновка куелган һәйкәл янына килеп туктады, һәйкәлнең нигезенә чәчәкләр сибелгән. Кемдер, университет кешесе булса кирәк, кунакларга чәчәкләрнең биредә җәен дә. кышын да шиңеп тормавын, тантаналы бәйрәм вакытларында, яңа уку елы башланганда, пионерга яисә комсомолга алу көннәрендә, Ильичның туган көне билгеләп үтелгәндә һәйкәл алдындагы мәйданга Казан һәм республика яшьләре җыелуын. Володяның яшьтәшләре — студентларның шул тирәдәге урындыкларга утырып имтиханга хәзерләнергә яратуларын, университетны тәмамлап чыккан кешеләрнең озак еллардан соң очрашу урыны итеп нәкъ шушы тирәне билгеләүләрен сөйләп китте. Бу көнне дә һәйкәл яныннан җәйге яллардан, төзелеш мәйданнарыннан кайтып укырга тотынган студентлар агылып тора иде. Алар да. кайчандыр Володя Ульянов ашыккан кебек, университетның горурлыгы булган бүтән атаклы кешеләр — Николай Лобачевский һәм Александр Бутлеров, Лев Толстой һәм Сергей Аксаков, Милий Балакирев һәм Владимир Бехтеровлар ашыккан кебек, лекцияләргә, лаборатория дәресләренә ашыгалар. — һәйкәл янында басып торганда гасырлар һәм буыннар арасындагы элемтәнең өзелмәс булуын аерата ачык сиземләгән-тойгандай буласың,— дип куйды чал чәчле бер профессор. Әйе, өзелмәс бәйләнеш... Әйтик, фәннең бер генә тармагы — химия өлкәсендәге үсешкә генә күз салыйк. Моннан илле дүрт ел чамасы элек үк, 1924 елның мартында Англиянең химия җәмгыяте президенты Уильям Уинни галимнәр алдында чыгыш ясап, менә ничек дигән: «Әгәр без Балакирев, Бородин,... Римский-Корсаков, Чайковский исемнәре белән бәйле булган музыка мәктәбенә яисә язучылардан Тургеневка, Лев Толстойга һәм аларның замандашларына, алар башкарган хезмәтләргә карап бәя бирәбез, алардан башка дөнья чагыштыргысыз ярлырак булыр иде, дип саныйбыз икән, ул чакта Менделеевның, Бутлеровның, Марковниковның, Зайцевның, Вагнерның һәм аларның эшен дәвам иттерүчеләрнең хезмәтләре ниндидер сәбәп аркасында белемнәр хәзинәсеннән алынса, химиянең үсеше шундый ук дәрәҗәдә тоткарланган булыр иде, дип раслау да күпертеп сөйләү булмас... Химия күзлегеннән чыгып караганда, Россиядә химиянең үсешенә ясаган йогынтысы ягыннан игътибарга иң лаеклысы — Казан университеты». Аңлашылса кирәк, сүз биредә университетның химия өлкәсендә нигездә революциягә кадәр ирешкән казанышларына бәя бирелә. Сүз дә юк, бу традицияләр совет власте елларында дәвам иттерелеп кенә калмады, бәлки тагын да үстерелде. Гасырлар һәм буыннар элемтәсе турындагы сүзләр студент Ульянов һәйкәленең бронзадан коелган копиясен А. М. Бутлеров исемендәге фәннитикшеренү химия институты урнашкан бинада күргәч, хәтердә тагын бер яңарды. Бронза сын ниндидер йомшак җылылык сирпеп торган таш — Идел ангидриды плитәсе белән капланган борынгы язу өстәлендә тора. Казан химия мәктәбенә нигез салучылар һәм бу мәктәпнең күренекле вәкилләре А. М. Бутлеров, А. М. Зайцев, академик А. Е. Арбузов шушы өстәл артына утырып эшләгәннәр. Хәзер ул академик А. Е. Арбузовның улы, үзе дә академик, үзе дә Социалистик Хезмәт Герое, СССР Верховный Советы депутаты Борис Александрович Арбузовка «мирас» булып калган. Без бу бинага аның белән очрашып сөйләшү өчен килдек. — Биредәге һәр нәрсә — үзенә күрә реликвия, үзенчә изге,— дип уйчан гына сүз башлады бүлмә хуҗасы.— Бу бина үзе университетның ул вакыттагы ректоры бөек геометр Н. И. Лобачевскийның турыдан- туры җитәкчелеге астында химия лабораториясе өчен махсус салынган. Ватаныбызның органик химиясе шушы бинада туган, шунда тернәкләнеп үсеп киткән, шунда чәчәк аткан. Бу бинада Карл Клаус дигән галим «рутений» (ягъни «рус иленеке») дип аталган яңа металлны беренче булып чиста хәлендә китереп чыгарган. Биредә Н. Н. Зинин анилинлы буяулар, дарулар һәм шартлагыч матдәләр җитештерүнең төп нигезләреннән берсенә әверелгән реакцияне ачкан. Аның шәкерте бөек Бутлеров химия фәнендә булган иң зур ачышларның берсен — матдәләрнең химик төзелеше теориясен шушы лабораториядә эшләгән. Бу теориядән башка галимнәр һәм практиклар органик кушылмаларның гаять «куе урманында» юл таба алмыйча «адашып калырлар», буяу матдәләре, полимерлар, алкалоидлар, витаминнар, гормоннарның йөзләрчә төрен китереп чыгара алмыйча интегерләр иде. Ниһаять, бу бинада Бутлеров мәктәбенең В В. Марковников, Ф М Флавицкий, А. М. Зайцев кебек күренекле вәкилләре эшләгән һәм химия фәнен алга үстерүгә зур өлеш керткән. Бу кабинет бүген дә моннан бер ярым гасыр элек булгандагы кебек сакланган: А. М. Бутлеровның шәхси китапханәсеннән булган менә бу китаплар да, кызыл агачтан сырлап ясалган шкафлар да Аларда шушы лабораториядә китереп чыгарылган күп кенә уникаль препаратлар һәм матдәләр саклана. — Менә инде мин әйтеп үткән рутений,— ди Б. А. Арбузов.— Менә ♦ беренче анилин. Бутлеровның йодлы метилены. Ә теге шкафта Казан * химия мәктәбенең безнең чорда, совет власте елларындагы уңышларын ч чагылдырган коллекция: А. Е. Арбузов һәм аның шәкертләре тарафын- = нан синтезланган фосфорорганик кушылмалар. Үсемлекләрдән алынган < матдәләр — терпеннар... Күрәсез, нинди зур мирас! Теләсә нинди тикшеренүче-галнм, аларга карап, битараф кала алмый, үзенең фәнгә нинди өлеш кертүе һәм кертәчәге турында, үзенең бу фән алдындагы бурычы турында уйланырга мәҗбүр була. Безнең көннәрдә бу нәрсә аерата мөһим. Бүген «фән ясау» эше зур-зур коллективлар кулында һәм гомуми уңыш шул коллективларда эшләүче һәр кешегә, аның иҗади януына, экспериментларның ни дәрәҗәдә төгәл исәп белән башкарылуына бәйле. Борис Александрович күренекле остазларының эш өстәле янына килеп утырды һәм, бронза һәйкәлне учы белән сыйпый-сыйпый, дәвам итте: — Революциягә кадәр һәм аннан соңгы беренче елларда бу бинада нибары берничә кеше эшләгән. Әле мин лаборатория штатында аның җитәкчесеннән тыш ике ассистент һәм ике хезмәткәр генә булган вакытны хәтерлим. Соңыннан Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле булып киткән профессор Гыйлем Хәир улы Камай белән мин бирегә беренче аспирантлар булып килдек. Химия өчен заманына күрә шактый зур өстәмә иде бу... Академикны аз гына бүлдереп булса да, аның бу сүзләренә бераз ачыклык кертеп үтик. Атаклы академик улы . һәм гомере буе Тәтеш пристаненда йөк ташып билен бөккән бурлак малае — грузчик. Тумыштан интеллигент һәм укырга-язарга үзлегеннән өйрәнгән ярлы татар егете. Шушы янәшәлектә нинди социаль мәгънә чагыла. Халык власте урнашкан илдә генә була ала торган зур мәгънә! Революциягә кадәр үк югары уку йорты тәмамлаган кешенең аспирант булып атаклы химия лабораториясенә килеп керүе аңлашыла да төсле. Ә Гыйлем Камайга килгәндә... Безнең алда мәрхүмнең соңгы хезмәте. Китап «Тормышка ашкан хыял» дип атала. Бик тә гыйбрәтле китап ул. Аеруча яшьләр өчен. Анда галим үзенең зур фән дөньясына нинди кыен юллар белән килеп керүе турында яза. Надан бер кеше гаиләсендә туып үскән, тормышында «какканны һәм сукканны» бик күп күргән, беренче хәрефләрне Иделдә йөзүче пароход һәм баржа исемнәреннән өйрәнгән бу татар егетен Бөек Октябрь аякка бастырган, аңа белем алырга мөмкинлек ачкан. Томск университетын тәмамлаганнан соң Гыйлем Камай, туган якларына кайтып, Казан университетының химия кафедрасында А. Е. Арбузов җитәкчелегендә аспирантура үтә Үзенең остазын, «фәнни атасын» зур ихтирам белән искә ала Камай. һәм шунысы кызык: кешелекле һәм йомшак күңелле булудан битәр таләпчән һәм хәтта кырыс булганы өчен, гадел остаз булганы өчен ихтирам итә ул аны. «Аның бу таләпчәнлеге улы Бориска карата аеруча каты иде,— дип яза ул.— Миңа да бернинди ташлама ясамады. Борис белән без университетка иртәнге тугызга килә идек. Лабораториядән төнге унбердән дә иртәрәк кайтып киткән чагыбыз сирәк була иде. Еш кына төш ә дә лабораториядә калабыз, өстәлләр арасына киез җәябез дә каты йокыга талабыз». 81МИХАИЛ ВАСИН, РӘИС САБИРОВ Менә шушы өч нәрсә: тырышлык, остазының таләпчәнлеге һәм игътибары Гыйлем Камайны зур галим итә. Утыз яшендә ул, татарлардан беренче булып, профессор дәрәҗәсе ала, кырык еллап фосфорорганик кушылмалар, ә соңрак фосфорның мышьяк белән кушылмалары өлкәсендә нәтиҗәле гыйльми эш алып бара, ул хезмәтләре өчен Дәүләт премиясенә лаек була, күпмедер вакыт университетта ректор булып тора, гомеренең соңгы көннәренә кадәр С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының кафедра мөдире булып эшли, бөтен көчен, тырышлыгын биреп фәнни алмаш тәрбияли. Иң мөһиме шунда Камай, фәндәге юлын Бутлеров исемен йөрткән лабораториядә башлап, зур галим булу бәхетенә ирешеп кенә калмый, шул Бутлеров нигезләгән органик .химия мәктәбенең күренекле вәкиле, аның лаеклы варисы да булып китә. 1926 елда Бутлеров лабораториясе бусагасын атлап кергән икенче аспирант, әйткәнебезчә. Борис Александрович Арбузов була. Совет чорында органик химиянең фәнни үсешендә дә, аның казанышларын практикага кертүдә дә Арбузовлар династиясе үзенә бер хәлиткеч урын алып тора. Арбузовларның өлкәне — Александр Ер.минингельдо- вич— аны Казан химиклары олылап-.хөрмәтләп «бабай» дип йөртәләр иде — шактый озын гомеренең 70 елын фән өчен армый-талмый хезмәт итүгә, бигрәк тә фосфорның органик кушылмалары өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләргә, үз шәкертләрен — Бутлеров мәктәбенең гүзәл традицияләрен дәвам иттерүче данлыклы плеядасын тәрбияләү эшенә багышлаган кеше. Ул ачкан һәм «Арбузов реакциясе» исеме белән тарихка кереп калган атаклы реакция фосфорорганик кушылмаларны синтезлауның «баганалы юлы» булып китә, химиянең үсеше өчен киң мөмкинлекләр ача. «Бүгенге фосфорорганик матдәләр химиясе,—дип язды академик А. Н. Несмеянов.— ул, бөтен дөньяда икърар ителгәнчә, нигездә Арбузов химиясе. Моннан тыш ул — органик химия белән органик булмаган химия арасындагы «өченче» химиянең бинасын тотып торучы фундаменталь колонналарның берсе». А. Е. Арбузовның улы Борис Александрович фәнни эзләнүләр сукмагына студент вакытында ук аяк баса һәм. Бутлеров теориясен киңәйтеп. тирәнәйтеп, химия фәненә физика һәм математика алымнарын кыю кертеп, практика өчен гаять кыйммәтле табигый кушыл малар-тер- пеннарны өйрәнеп, менә ярты гасыр инде шул сукмактан атлый. Шунысын әйтү дә урынлы булыр: А. Е. Арбузовның Мәскәү университетының профессоры булып эшләгән икенче улы Юрий Александрович та фәнни эшен шул ук органик химия өлкәсендә алып барган. Ә академикның кызы Ирина Александровна (химия фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең югары молекуляр кушылмалар институтының лаборатория мөдире) перспективалы полимер материаллар өлкәсендә бүген дә нәтиҗәле тикшеренүләр үткәрә. Без Арбузовлар династиясе әгъзаларының фәнгә керткән өлешләре турында кыскача гына булса да әйтеп киттек. Ә бит аларның фәнне оештырудагы хезмәтләре дә бик зур. Университет каршындагы химия лабораториясе нәкъ менә А. Е. Арбузов тырышлыгы белән Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртеп корыла, өлкән Арбузов Казан химия-технология институтын, ә аның улы Борис Александрович шул ук югары уку йортында ясалма каучукның химик технологиясе кафедрасын оештыра. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының органик һәм физик химия институтына Һәм шул филиалның үзенә алар нигез сала. Әле беренче бөтендөнья сугышы елларында ук. Россия даруларны чит илләрдән алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәч, өлкән Арбузов Казанда аспирин, салицил кислотасы, салол, фенол һәм башка препаратлар җитештерүне оештыра. Совет властеның беренче елларыннан ук ул сабын, стеарин, глицерин җитештерүче предприятиеләрне кннәй- түреконструкцияләүдә, яңаларын булдыруда катнаша, аларның гыйльми консультанты була. Александр Ерминингельдович һәм Борис Александрович — илебездә нарат сагызын халык хуҗалыгы өчен күпләп хәзерләү һәм аңардан канифоль, скипидар җитештерү промышленностен булдыруда да башлап йөрүчеләр. Кыйммәтле һәм бик ♦ кирәкле бу нәрсәләр моңа кадәр чит илләрдән кертелгәнлектән, 1924 о. елда аларны үзебездә булдыру бурычы фән алдына совет хөкүмәте ң тарафыннан бик катгый рәвештә куелган иде. Ясалма каучук җитеш- - терүне юлга салуда да Борис Александровичның роле зур булды... < Кыскасы, Арбузовлар, аларның шәкертләре һәм шәкертләренең шәкертләре ватаныбызның химия индустриясен, шул исәптән безнең ♦ Татарстандагы Түбән Кама «Нефтехим», «Органик синтез» произвол- ® ство берләшмәләрен, Вахитов исемендәге химия комбинатын. Куйбы- а. шев исемендәге, резина-техник әйберләр, ясалма каучук заводларын = аякка бастыруга зур өлеш керттеләр. Бүген дә, КПССның XXV съезды < карарларын үтәп, Казанның химия фәне эшлеклеләре производство белән элемтәләрен ныгыталар, фән казанышларын практикага кертүне и тизләтү өчен көрәшәләр. = Хәер, безгә Бутлеров кабинетына әйләнеп кайтырга вакыт түгелме а. икән? =- — Казанда,— дип дәвам итә академик Б. А. Арбузов,—совет власте = елларында химия фәне гаҗәп тиз үсте. Хәзер шәһәрдәге фәнни учреж- ° дениеләрдә, югары уку йортларында һәм завод лабораторияләрендә а күп сайлы химик эшли. Ә химия фәненең нигезләрен әле үзләштереп кенә йөрүче студент егетләрне һәм кызларны да өстәсәк, бу сан ун- х унбиш меңгә җитәчәк. Тикшеренүләр бик күп юнәлештә алып барыла. < Бу, беренчедән, бүгенге заман алымнары белән Бутлеров теориясен = үстерү. Икенчедән, күп төрле полимер матдәләрне, аерым алганда s каучукны, синтезлау, аларның сыйфатын яхшырту, аларны җитештерүнең технологиясен камилләштерү. Өченчедән, фосфорорганик һәм элементорганик кушылмалар өлкәсендәге эзләнүләрне дәвам иттерү: яңа матдәләр китереп чыгару, аларны практикада куллану. Тагын нинди юнәлешләр, дисезме? Тагын—табигый терпеннарны өйрәнү, ясалма терпеннар синтезлау. Бу матдәләр ислемайларда, канифольдә бар. Каучук, кайбер гормоннар, витаминнар да аларга якын торалар. Моннан тыш нефть химиясе, нефтехимик синтез, электр химиясе, химия машиналары төзелеше проблемалары һәм, ниһаять, фәннең парафиннардан аксымнар синтезлау, химия кибернетикасы, квантлар химиясе кебек бүгенге тармаклар өлкәсендәге тикшеренүләр... Барысын да санап бетереп булмый! Борис Александрович Арбузов сөйләгәннәрнең (һәм сөйләп бетерә алмаганнарының да) күбесе, фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре буларак, партиянең XXV съезды карарларында билгеләнгән. Казан химиклары бөтен көчләрен, тырышлыкларын, талантларын гомумхалык бурычларын хәл итүгә багышлыйлар. Аларның эзләнүләре фән-техника прогрессын тизләтүгә, кызу темплар белән үсүче промышленностька практик ярдәм итүгә юнәлдерелгәннәр. Шуңа күрә дә галимнәрне предприятиеләрдә якын итеп, хөрмәт белән каршы алалар, җәмгыятебез алар турында зур кайгыртучанлык күрсәтә, дәүләтебез фәнни тикшеренүләр фронтын киңәйтү, алар өчен җиһазлар булдыру, яңа объектлар төзү өчен акча кызганмый. Болар барысы да бөек Бутлеровның: җәмгыятьнең тулы теләктәшлеге белән урап алынганда гына фән җиңел һәм иркен яши ала, дигән сүзләренең ни дәрәҗәдә дөрес булуын раслый— — Химия фәне һәм промышленносте өчен кадрлар хәзерләүнең фәннитикшеренү эшләренең бүгенге масштаблары, әлбәттә, шатлан дырырлык,— дип дәвам итә Борис Александрович.— Әмма бу нәрсә өлкән буын галимнәренә өстәмә бурычлар да йөкли. Аерым алганда, яшьләрдән яна алмаш тәрбияләү бурычын. Егетләргә һәм кызларга фәнгә, иҗади эшкә мәхәббәт «йоктырырга» кирәк. Элек, Бутлеров һәм Зайцев кебек галимнәрнең берничә генә студенты булган заманнарда, бу нәрсә җиңел хәл ителә иде. Хәзер исә җитәкчегалим йөзләрчә студент һәм аспирант белән, уннарча фәнни хезмәткәр белән эш итә. Аларны тәрбияләүдә менә бу реликвияләрнең — академик инде телгә алынган шкафларга ымлый,— роле әйтеп бетергесез зур. Бөек Бутлеров лабораториясенә һәр булачак галим зур дулкынлану һәм горурлык хисе белән атлап керә. Ләкин бүген бу да аз. Югары уку йортларында төп курслар буенча лекцияләрне күренекле галимнәр, кафедра мөдирләре үзләре укырга тиеш. Лабораторияләр, фәнни-тикшеренү учреждениеләре җитәкчеләренең үз тикшеренүләре, үз казанышлары булырга тиешлеге турында әйтеп тә торасы юк. Чөнки шундый бер хакыйкать бар: үзе эзләнә, тикшеренә, иҗат итә торган кеше генә башкаларда бу нәрсәләргә мәхәббәт уята, аларны моның кирәклегенә ышандыра ала. Зур галимнең шәхси үрнәге — ул үзе үтемле тәрбия чарасы. Минем әтием үз балаларының химик булуларын теләмәгән. Бәлки ул балалары аның авторитеты белән масаеп китәрләр, аңа аркаланып, җиңел тормышка исәп тотарлар, мөстәкыйль тикшеренүчеләр булып китә алмаслар дип шикләнгәндер. Шуның аркасында мин башта урманчы белгечлеге алдым, ә сеңелем Ирина укырга биология факультетына керде. Тик Юрий гына химия факультетында укыды. Әмма ахыр чиктә без барыбыз да химиклар булып киттек. Зур галимнең шәхси үрнәге ата кешенең дәлилләреннән өстен булып чыкты... Зур галимнәр үзләренең балаларында, оныкларында, күп санлы шәкертләрендә фәнни-тикшеренү эшенә, фәнни идеяләргә һәм юнәлешләргә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмыйлар. Алардан күчкән мирас — байрак ул. 1977 елның язында Казанда югары уку йортлары студентларының сәнгать фестивале булды. Анда Мәскәү, Ленинград, Тбилиси, Куйбышев, Воронеж, Новгород егетләре һәм кызлары катнашты. Бу сәнгать бәйрәмен оештыручылар музыкантлар да, җыр-бию белгечләре дә, филологлар да түгел, бәлки булачак химиклар — Казан студентлары иде. Ни өчен дисезме? Биредә дә зур галимнәрнең шәхси үрнәге хәлиткеч рольне уйнамады микән? Мисал өчен ерак барасы юк. Шул ук академик А. Е. Арбузов скрипкада оста уйнаган, рәсем ясаган, төсле фотография белән мавыккан, үзешчән спектакльләрдә уйнаган, гомеренең соңгы елларына кадәр галимнәрнең музыкаль фестивальләрен оештыручы, Бородин, Рахманинов, Глазунов, Гайдн кебек композиторларның әсәрләрен ялкынлы пропагандалаучы булган. А. Е. Арбузов керткән традиция буенча Менделеев җәмгыятенең Казанда үткәрелә торган конференцияләре симфоник музыка тыңлау белән башланып китә. Химия-технология институтының хәзерге ректоры СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Петр Анатольевич Кирпичников та, Казанның бүтән күренекле химиклары кебек үк, музыка белән мавыгу, үзешчән сәнгать коллективларының эшендә катнашу булачак инженерлар һәм галимнәр өчен ифрат файдалы нәрсә дип, бу аларнын дөньяга карашларын киңәйтә, эстетик зәвыкларын камилләштерә, дип саный. Шунсыз, академик А. Е. Арбузов әйтмешли, чиста итеп, матур итеп, дәрт белән эшләргә мөмкин түгел. Зининның һәм Бутлеровның, Марковниковның һәм Зайцевның, ата- лыуллы Арбузовларның балалары һәм оныклары, аларның варислары һәм шәкертләре бүген әнә шулай матур итеп, дәрт белән, күңел биреп эшлиләр дә.