ТӘРҖЕМӘЛӘР ҺӘМ ЦЕНЗУРА КИРТӘЛӘРЕ
Тукай сүзләре белән әйткәндә. «Россиянен мохтарәм мөхәррирләреннән төзелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы. Мәрьям анасы, има- " ны» булган бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның хәзинәсе белән татар укучысының таныша, әсәрләрен оригиналда һәм тәрҗемәләрдә укый башлавы тарихын шартлы рәвештә өч этапка бүлеп карарга мөмкин. Башлангыч этапта Толстой әсәрләрен уку бәхете әле татар җәмәгатьчелегенең гомуми рус культурасы һәм көндәлек тормышына якын торган зыялы өлешенә генә тия. Аң-белемгә, гыйлемгә ия булу мөмкинлеге гаять чикләнгән ярым феодаль Россия тормышы шартларында мондый кешеләрнең саны күп түгел иде. Санаулы мәгърифәтчеләр һәм галимнәргә генә, татар хәятен чолгап алган караңгылык һәм наданлык богауларыннан ычкынып, рус культурасы орбитасына керү, художество культурасының иң биек түбәләреннән берсе— Лев Николаевич Толстой иҗаты, аның рухи дөньясы байлыкларыннан шифа алу насыйп булган. Толстойны гади укучы буларак кына, бик тар даирәдә, пассив тестә кабул итү «оры бу. һәм ул чор үткән гасырның сиксәненче елларына кадәр дәвам итә дип әйтә алабыз. Шуннан соңгы елларда даһи әдипнең иҗаты, аның вәгазьчелек тәгълиматы белән кызыксыну нык көчәеп һәм киңәеп китә. Мәгърифәтчелек хәрәкәтенең иң эре вәкилләре Толстой әсәрләрен гади укучы буларак кабул итү этабын үтеп, әдипнең иҗатын билгеле бер ноктадан торып, анык максат белән өйрәнә башлыйлар. Шушы ук чорда язучының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүгә беренче омтылышлар ясала. Мәгълүм булуынча, әдип сиксәненче елларда тирән идея кризисы кичерә, ул элек тоткан позицияләре һәм карашларыннан кыю рәвештә баш тарта һәм патриархаль крестьян идеологиясе, фәлсәфәсе позицияләренә күчә. Менә шушы еллар, ягъни язучының демократик карашлары үзенчәлекле бер катламда берегеп, тамырларын тирә-якка җәя башлаган чорда Толстой шәхесе белән кызыксыну көчәя дә Моны без. хосусан. Каюм Насыури мисалында күрә алабыз Гыйльми әдәбиятта К Насыйриның Л. Толстой белән хат алышуы турындагы хәбәрләр күптәннән күрен- гөли Әмма аны раслый торган анык дәлилләр моңарчы табылмаган иде Соңгы вакытларда табылган документлар XIX йөз ахыры рус-татар әдәби багланышлары тари Г хын өйрәнү өчен зур әһәмияткә ия булган бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итә. Сиксәненче еллар ахырында Л. Толстой үзенең эшчәнлеге өчен яңа өл-сә — эчкечелеккә каршы көрәш темасына мөрәҗәгать итә. 1887 елда әдип инициативасы белән «Эчкечелеккә каршы көрәш җәмгыяте»нә нигез салына. Тиздән Л. Толстой шушы темага багышлап, «Яшьләргә әйтәсе сүз», «Акылга килергә вакыт» дип исемләнгән мәкаләләр язып чыга. Л. Толстойның бу юнәлештәге эшчәнлеге шул чакта ук инде татар мәгърифәтчеләре игътибарыннан читтә калмаган. Язучының фикерләрен кайнар яклап, алар ул идеяләрне Россия мөселманнарына да җиткерергә тырышалар. 1888 елда Ибраһимов фамилияле берәү, югарыда күрсәтелгән мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итәргә рөхсәт бирүен үтенеп, Л Толстойга мөрәҗәгать итә Ибраһимовның бу нияте ни сәбәпледер тормышка ашмый кала. Әмма шул ук елны Каю-- Насыйри «Эчкечелекнең зарары» дигән исем астында Л. Толстойның бер мәкаләсен татарча бастырып чыгара һәм аның бер данәсен әдипнең үзенә җибәрә. Тәрҗемә белән бергә аңлатма язуы яисә хат та салынган булырга тиеш, әмма ул сайланмага- Аның каравы, Л. Толстой кәгазьләре арасыннан мәкаләнең бер табак кәгазьгә гарәп шрифты белән басылган татарча нөсхәсе табылды. Бу тарихи документ хәзер әдипнең Мәс- кәүдәге музеенда саклана, һәм ул Л. Толстой белән К. Насыйри арасында турыдан- туры элемтә булганлыгы, алар эшчәнлегендәге уртак максатлар хакында сөйли. Л Толстой иҗатын өйрәнү, үзләштерү, мәгърифәтчелек максатларында файдалануда К. Насыйри салган сукмакны Ибраһим Терегулов дәвам иттерә. И, Терегулов үткән гасыр ахыры, XX йөз башы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең актив эшлеклеләреннән берсе, врач, табигать гыйлеме казанышларын дәртле рәвештә пропагандалаучы була. Ул рус классик әдәбияты белән дә ныклап кызыксына, беренчеләрдән булып Л. Толстойның әдәби әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүгә керешә. 1889 елда ул әдипнең «Беренче аракы ясаучы» исемле үткен сатирик комедиясен тәрҗемә итә. Бөек язучы иҗатына теоретик аңлатма бирүгә дә беренче омтылышны И Терегулов ясый. Тәрҗемәсенә ул кече күләмле, әмма тирән эчтәлекле кереш сүз яза һәм анда Толстойның художниклык хасиятләре, психологизм үзенчәлекләре хакында кызыклы фикерләр әйтә. «Ләкин бу вакытка кадәр мондаен могътәбәрән адәмнең әсәрләрен- дән һич берсе телебезгә тәрҗемә кылынмаган булуы безнең өчен бик кимчелектер Беренче мәртәбә графның әсәрләреннән «Беренче аракы ясаучы» исемле комедиясен Казан теленә тәрҗемә итәмен. Әгәр укучылар тарафыннан Лев Толстойның бу китабына рәгъбән булганны тойсам, тагы зур драма әсәрләре дә тәрҗемә итүемне вәгъдә итәмен» *. Бастырырга рөхсәт алу өчен И. Терегулов тәрҗемәне пайтәхеткә җибәрә Ләкин башкаланың цензура комитетыннан тискәре җавап алына. Шәрап эчмәүче мөселманнар өчен, диелә анда, «мондый брошюраны тәрҗемә итү бернинди дә практик файда китерә алмый, ә төркиләр арасында рус халкына карата ялгыш караш таралуга гына ярдәм итәчәк». Тәрҗемәгә рөхсәт бирмәүне нигезләү өчен цензура Л. Толстой әсәренең идея юнәлешенә күләгә төшерә Әйтерсең, әсәр эчкечелек кебек зарарлы социаль күренешне аяусыз тәнкыйть итү өчен түгел, ә халыкка кара ягу өчен язылгач ; . 1905 ел революциясенә кадәр, ягъни ике дистә ел буена диярлек. Л. Толстой әсәрләреннән бер генә тәрҗемә дә бастырылып чыгарылмый. Шуңа да карамастан, бөек рус язучысының иҗаты белән кызыксыну, әсәрләрен тәрҗемә итү киңрәк колач ЦГНАЛ. 777 фонд. 5 тасвирлама, 44 саклау берәмлеге. 2 бит 3 ЦГПАЛ. шунда ук Бу документны беренче буларак Әбрар Кәрямуллнн тапкан Әмма Толстой әсәрләренең беренче тәрҗемәләрен барлаганда тикшеренүче бер төгәлсезлек җибәрә Л Толстойның татар телендә чыккан беренче әсәре — «Упустишь огонь — не потушишь* исемле хикәя булган, тәрҗемәдә ул «Кыйссаи нәсихәт. Усаллык илә хәлеңне төзәтә алмассың- (1890 ел) исеме белән чыккан днп яза Янәшә куеп, чагыштырып карау боларның икесе ике әсәр икән текне күрсәтә (Кара В.< 1909 ел 10 «К У • М 9 ОКТЯБР КАДЦЙРОВ 145 явызлыкка каршылык күрсәтмәү» һ. б. — үзенең иң шәркый бер рәвешендә татар тормышына бәлки аеруча хас күренеш булгандыр да. Сыйнфый һәм милли изелүнең һәртөрле формаларына каршы протест үсә барган, әмма хезмәт иясе халкы политик яктан өлгермәгән чорда халыкның дини хорафатлар белән тулган үтә беркатлы патриархаль аңы социаль гаделлекне Толстойга хас утопик идеяләрдән эзләүгә юнәлә. Мәгълүм булуынча, Л Толстой дәүләтне катгый инкарь итә, «чистартылган» яңа дин булдырырга өнди. Г. Вәисовның мөселман сектасы программасында да шундый максатлар куела. Толстой шикелле үк, вәисовчылар да дини тәгълиматның сафлыгын яңадан торгызу өчен көрәш лозунгысы күтәрәләр. Толстой кебек үк, алар да дәүләт оешмаларын, көчләү һәм изү чарасы дип санап, тулысынча инкарь итәләр, армия, полиция аппараты, чиновниклар булмаган җәмгыять төзергә өндиләр. Вәисов сектасыннан кайберәүләр Л. Толстойга хат язып, әдип белән элемтәгә керәләр, аның белән очрашу өчен Ясная Полянага баралар. Үз чиратында Л. Толстой да аларның фикерләре һәм өйрәтүләренә игътибарсыз калмый. Татар китап сөючеләре массасын барыннан да элек, әлбәттә, Л. Толстойның реалистик иҗаты үзенә җәлеп итә. Шул ук вакытта алар әдипнең зирәк акылын, хис һәм фикер тирәнлеген аның «хорафатларыннан» аерып ала алмыйлар, даһи художникның гаделсез җәмгыятьне фаш иткән талантлы иҗатын аның дини-фәлсәфи тәгълиматы белән бергә кабул итәләр. Әдип әсәрләрен үзләштерүнең башлангыч чорында без хәтта язучының дөньяга карашындагы йомшак якларны чагылдырган әсәрләргә күбрәк игътибар бирү очракларын күрәбез. Бу бигрәк тә татар руханилары даирәсе өчен хас күренеш. Мәсәлән. 1896 елда Оренбург мөфтиенең улы Сәлимгәрәй Солта- нов, башлыча Толстойның дини-фәлсәфи идеяләрен күздә тотып, әдипкә хөрмәт һәм ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итә һәм милләттәшләре арасында язучының әсәрләрен тарату эшен башларга әзер торуын белдерә. Тәрҗемә өчен сайлап алган әсәрләр арасында ул иң элек язучының дини-әхлакый эчтәлекле бер мәкаләсен атый. Дөрес, булачак тәрҗемәләр исемлегендә Толстойның «Оят!» дип аталган үткен публицистик мәкаләсе, «Кешегә күпме җир кирәк» дигән хикәясе дә бар. С. Солтанов татар телендәге ул җыентыкның «Мәскәү университетында укучы хәлсез студентлар» файдасына тәгаенләнүен дә хәбәр итә. («Яснополянский сборник». Тула, 1974 ел, 46—47 битләр). Шушы ук чорда Л. Толстой әсәрләрен татар телендә чыгару фикере белән Сол- тановның замандашы, мәгълүм буржуаз эшлеклеләрдән берсе, Р. Ибраһимов чыга 1900 елның 7 январенда дөнья күргән «Миръат» газетасының беренче санында ул Толстой әсәрләреннән берсен татар телендә бастырып чыгару нияте белән рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүен белдерә Әмма бу ниятләрнең берсе дә тормышка ашмый кала. Күрәсең, алар да югарыда әйтелгән (ә билгесез калганнары күпме?) тәрҗемәләр язмышына Дучар булгандыр. Әлбәттә, рөхсәт бирелмәү сәбәпле, дөнья күрми калган барлык тәрҗемәләр хакында да матбугатта хәбәр ителмәскә мөмкин. Әнә шундый тәрҗемәләрнең берсе турында без бүген Петербург цензура комитеты архивыннан табылган материаллар буенча гына фикер йөртә алабыз. Сүз шул ук «Кешегә күпме җир кирәк» дигән хикәянең икенче бер тәрҗемәсе (Казанда яшәүче бертуган А. һәм М. Әхмәтовлар тарафыннан 1900 елда башкарылган) турында бара . Татар культурасын буу политикасы җимеше булган цензура башбаштаклыгы бу документта акыллы бер кыяфәт белән болай нигезләнә»: «Хикәянең әхлакый-философик идеясе инородец укучылар өчен җитәрлек дәрәҗәдә аңлаешлы түгел». Әмма патша цензорының борчылган булып кылануы бер дә юкка гына, Толстой бу хикәядә фани дөнья борчу-мәшәкатьләренең бик кечкенә, вакытлы нәрсә булуы, үлемнең котылгысызлыгы турындагы идеяне үткәрә. Мондый фикерләрне барлык диннәр, шул исәптән, мөселман дине дә гасырлар буе хезмәт кешесе колагына тукып килә һәм монда «инородецлар» аңлый алмаслык берни дә юк. Хикәянең иң реакцион даирәләр тарафыннан хуплап каршы алынуы да нәкъ шуның белән аңлатыла да бит. Чөнки «өч аршын җир» фәлсәфәсе изүче сыйныфлар һәм алар җырын җырлаучы руханилар 1 Кулъязманың титул битеннән цензор күчермәсе Әдәмн затка күпме жир кирәк’ Укыр өчен гаять гыПбрәтле кыйссадыр Граф Лев Толстой дигән Мосаннифның тасннфатында Габделвәли вә брадәре Мөхәммәт Сидднк Ахметовлариың тәржематларыннандыр. ЦГИАЛ. 777 Фонд, 5 тасвирлама. 21 саклау берәмлеге. 8 бит файдасына хезмәт итә. Сүз уңаеннан әйткәндә, хикәяне тәрҗемә итүче Басыйр бине Каһир дә хикәянең менә шушы дини-аскетик ягына басым ясаган. Тәрҗемәнең ахырына ул оригиналда булмаган: «Менә кешегә күпме йир кирәк», дигән ачыктан-ачык вәгазь рухындагы җөмлә өсти. Дини-этик рухлы әсәрнең дөньяга чыгуына цензор каршы килмәскә тиеш иде кебек. Ләкин эш шунда ки, хикәянең консерватив фәлсәфи-этик идеясе аның реаль £ тарихи эчтәлеген каплап калдыра алмый. Анда реформадан соңгы авыл тормышы- 2 ның тирән каршылыклары чагыла. Крестьяннар арасында һаман кискенләшә барган 2 социаль бүленеш, эшче көчләре яллау, җир сатып алу, штрафлар — Толстой әсәренең Е нигезендә әнә шундый реаль тарихи күренешләр ята Авыл чынбарлыгының оста тотыл алынган реалистик картинасын исә әсәрнең колониальлеккә каршы юнәлгән бу- < луы тагын да көчәйтеп җибәрә. Бик арзан бәягә башкорт җирләрен сатып алып баю- - чы геройның гамәлләрендә язучы югары сыйныфларның нинди чара һәм ысуллар ~ белән халыкны талау-кысу, коллыкка төшерүләрен фаш итә. Патша цензорына хикәя ~ нәкъ менә шул ягы белән ошамый да. «Повестьтагы рус героеның башкорт җәйләү- 2 ләрендә кылган гамәлләрен сурәтләү, — дип яза ул, — рус кешесен башкортларга - карата ифрат ямьсез хәлгә куя. Тәрҗемәчеләр әсәрнең башына «Укыр өчен гаять с. гыйбрәтле кыйссадыр» дип юкка гына язмаганнар». Реалистик чынбарлыкка нигез- г ләнгән әсәр изүче сыйныф вәкилләре яшереп калырга теләгән хакыйкатьне — алар- г ның башкорт җирләрен тартып алу чорындагы кара эшләрен ачыл сала Ә цензор исә әлеге чор һәм андагы вакыйгалар «никадәр тизрәк онытылса, шулкадәр яхшы- % рак» дип саный. Л. Толстойның үз вакытында татар укучысына барып ирешми калган әсәрләрен- ♦ нән тагын берсен — Мәхмүт Алмаев тәрҗемәсендә «Сурат кофеханәсе» хикәясен күр- а сәтергә мөмкин («Казан мөхбире». 1908 ел, 21 март саны). Әсәр язучының сиксән ел- - лыгы уңае белән эшләнгән башка бер тәрҗемәдә соңрак дөнья күрә. Л. Толстойның, халыкка укыр өчен дип, төрле чыганаклардан алып төзегән җыен- 2 тыклары да татар җәмәгатьчелеге игътибарыннан читтә калмый. «Акыл ияләре әйт- » көн фикерләр» исемле шундый җыентыкларның берсен тәрҗемәче Мөхәммәт Йо- х сыф Казаков тәрҗемә итәргә алына. 1905 елның августында ул Толстойга хат белән мөрәҗәгать итә («Яснополянский сборник». Тула, 1974, 52 бит) һәрөакыттагыча, Тол- j стой шунда ук бу тәкъдимне хуплавын белдереп җавап яза Ләкин тәрҗемә дөньяга “ чыгу бәхетенә ирешә алмый. 1905 ел революциясе басымы астында цензура тәртипләренең йомшаруы да Тол- 3 стой әсәрләренең татар укучылары массасына киң агым булып үтеп керуе өчен юл ачып җиткерми. Әдәбиятсәнгать, шул исәптән, тәрҗемә өлкәсендә дә күл башлангычлар тормышка ашмыйча кала бирә. Л. Толстойның күп кенә әсәрләре белән дә хәл шундый ук. Бик күпләрнең хезмәтләре капитал хакимлеге астында яралгы хәлендә үк юкка чыгуга дучар ителә. Толстой белән язышып, аның «Корней Васильев дигән хикәясен татарча чыгару нияте барлыгын белдергән Касыйм Субай дигән тәрҗемәче дә нәкъ шундый ук язмышка очрый '. Аның тәрҗемәсе басылмый Сүз уңаеннан әйткәндә. Толстой хакындагы әдәбиятка әлеге әсәренең кайсы телгә тәрҗемә ителергә планлаштырылуы хакында ялгыш фикер үтеп кергән Әдәбият белгече М. И. Фетисов «Л. Н. Толстой һәм аның казакъ корреспондентлары» (Казакъ ССР Фәннәр академиясе хәбәрләре. 1950 ел. 10 сан) дигән язмасында ул әсәр казакъ теленә тәрҗемә ителә башлаган дигән фикер үткәрә. Хәлбуки. Субайның хатыннан әсәрнең татар теленә тәрҗемә ителәчәк икәнлеге ачык аңлашылып тора Шул ук тәрҗемәче элегрәк Толстойның «Ильяс» исемле хикәясен татарчага тәрҗемә иткән була инде. Даһи әдипнең сиксән еллык юбилеена әзерлек барган чорда татар җәмәгатьчелегенең аерым вәкилләре арасында Толстойның иң югары иҗат казанышларыниан берсе — «Яңадан туу» романын тәрҗемә итеп бастыру идеясе өлгереп җитә Юбилей датасы якынлашып килгән көннәрдә «Бәянелхак» газетасы, рус матбугаты мәгълүматларына таянып, романның татар теленә тәрҗемә ителә башлануын хәбәр итә Тәрҗемәнең эзенә тешәргә тырышу нәтиҗә бирмәде Шуңа да карамастан газетада1 Л. ТолстоПныц Мәскаүдәге музееннан алынган мәгълүмат * М. Сәми Тәрҗемә кылучылар дикъкатенә. 1906 ел. 365 сан. гы хәбәр уйдырма түгел дип әйтәсе килә. Аның авторы да рус әдәбиятыннан тәрҗемә иту мәсьәләсендә хәбәрдар кеше, һәм ул киң татар җәмәгатьчелегенең бөек каләм иясе иҗаты белән никадәр тирән кызыксынуы турында сөйли. Әйтик, «Яңадан туу» романы уңышлы тәрҗемә ителгән тәкъдирдә аны үз вакытында дөньяга чыгару мөмкин булганмы икән? Патша цензурасының теләктәшлегенә өмет баглауның буш хыял икәнлеген без инде күреп үттек. «Яңадан туу» романына килсәк, цензура әсәрнең төрек телендәге тәрҗемәсен дә (1911 ел) зарарлы дип саный һәм аның Россиядә таралуын кисәтү өчен чара күрә. Роман төрекчәгә француз теленнән алып тәрҗемә ителгән. Әмма, оригиналдан алынмыйча, икенче бер арадаш тел аша күчерелүенә дә карамастан, Толстой реализмының көче, әсәрнең үткен социаль яңгырашы югалмый. Төрмә чиркәвендә гыйбадәт кылу күренешен тасвирлаган өзек патша цензорын бигрәк тә нык ярсытып җибәрә. «Бу урынны алып ташларга кирәк,— дип яза ул.— чөнки безнең татарлар төрекчә яхшы ук аңлыйлар, һәрхәлдә, романдагы бу кисәкнең мыскыллы мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә аңлыйлар һәм мөселман инородецлары алдында рус диненең абруен төшерү максаты белән алар уз араларында шуның белән авыз чайкый һәм уңга-сулга чәчә башларлар» . Чынлыкта, әлбәттә, төрекчә тәрҗемә татар укучыларының чагыштырмача аз өлешенә генә аңлашылган. Ләкин цензура комитеты председателе аны Россиядә таратуны тыярга боерган резолюция сала. Менә шуннан соң инде романның татарча тәрҗемәсен нинди язмыш көткәнлеге бик яхшы аңлашылса кирәк. Әмма цензура киртәләрен искә алмаганда да, романны бастырып чыгару юлында авырлыклар җитәрлек булган. Л. Толстойның күләме белән бик кечкенә әсәрләрен дөньяга чыгару өчен дә тәрҗемәчеләр нашир таба алмый интеккәннәр. Мәсәлән, Бозылык шәһәреннән укытучы Нургали Надиев 1910 елда «Вакыт» (21 декабрь саны) газетасында Толстой әсәрләрен тәрҗемә итүе һәм бастырып чыгару өчен нашир эзләве турында хәбәр итә. Аның бу тәкъдиме җавапсыз кала. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин булыр иде. Шунысы әһәмиятле, бернинди кыенлыкларга да карамастан, әдәбият эшлеклеләре Л. Толстойның «Яңадан туу» романын татар телендә күрүгә өмет өзмиләр. 1912 елда «Каспий» газетасы Нижний Новгородтагы хәбәрчесенең мәкаләсен бастыра. Әстерханның «Идел» газетасы аны шунда ук уз битләренә күчереп баса. Автор анда «эчке Россия мөселманнарының» тәрҗемә өлкәсендәге уңышлары, Пушкин, Лермонтов, Л. Андреев әсәрләрен үз телләрендә укулары хакында сөйләп килә дә, «тиз вакыт эчендә Толстойның «Яңадан туу» романы тәрҗемә ителеп чыгуы көтелә» дип өстәп куя («Идел», 483 сан). Ниһаять, Толстой мирасын татарларга җиткерү өчен алдынгы җәмәгатьчелек вәкилләре алып барган дәвамлы көрәшнең тагын бер сәхифәсенә тукталмый мөмкин түгел. Сүз Л. Толстойның шул ук романы тәрҗемәсен илнең ерак һәм караңгы өлеше дип исемләнгән Себердә бастырып чыгарырга омтылыш турында бара. Томски- да чыга торган «Сибирия» газетасының 1912 ел, 10 июль санында шундый игълан күзгә ташлана: «Мөхтәрәм укучылар! Шул бөтен газета аркылысына сузылган, бик кирәкле булган игъланны җентекләп укыңыз да һәрвакыт хәтереңездә тотыңыз! Бөтен дөньяда мәшһүр әдип, философ Л. Н. Толстой җәнапларының иң кыйммәтле әсәрләреннән... рус әдәбиятының рухы саналган «Воскресение» үз телемезгә күчерелә, тәрҗемә ителә башлады... «Сибирияинең якында чыгачак номерларында басыла башлыйдыр». Әмма әсәр газетаның якындагы саннарында да. соңыннан да күренми кала. Л. Толстойның татар укучысы өчен билгесез калган тәрҗемәләренең безгә мәгълүм тарихы кыскача әнә шундый. Архивларда сакланып калган документларны фәнни эшкәртү, мемуар әдәбиятны игътибар белән өйрәнү, газета-журнал хәбәрләрен күздән үткәрү патша хөкүмәтенең башка халыклар өчен Л. Н. Толстой мирасына юлны ябарга, бу даһи әдип әсәрләрен Россия халыклары телләрендә дөньяга чыгармаска тырышуы хакында сөйли торган тагын бик күп өстәмә материаллар бирә ала.