Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЫБЫЗДА ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАНОВ УРЫНЫ

Халкыбызның узган юлына күз ташласаң, шул олы. мәгәр катлаулы юлның һәр борылышы саен якты маяк булып янган, күп еллар, күп гасырлар узуга карамастан, һаман балкып торган бөек шәхесләрне — гомер һәм эшчәнлекләрен азатлык, ирек, ягъни зур гаделлек эшенә багышлаган фидакарь көрәшчеләрне күрәсең. Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак. Кем гыйбадәт алтмыш елдан озаграк. Гадел берлә бу җиһан мәгъмүр ирер, Гадел берлә уш җиһан пор нур ирер! — дип, гаделлеккә дан җырлаган, гаделсезлек һәм золымны кире каккан трибун шагыйрь, утопик фикер иясе Мөхәммәдьярдан алып, әйтик, Габдулла Тукайга кадәр килик. Тукай үз халкының тигезлек һәм гаделлек юлындагы көрәш идеалларын төгәл гәүдәләндереп, «Шул халкымныңмы хокукка хаккы юк?1» дип язды Дөрес, бу ике шагыйрьне җентекләбрәк чагыштыра башласаң, принципиаль аерма барлыгын да күрерсең. Әгәр хан-феодаллар золымына ләгънәт укыган Мөхәммәдьяр гаделлек турында, чорына хас булганча, гомум, абстракт рәяештә фикер йөртеп: ...Көчлек көчсезгә тикермәс зыян. Бүре берлә куй бергә сү эчәр. Үрдәк берлә карчыга бергә очар. — дип. реальлектән ерак бер сихри, «идеаль» дөнья хакында лаф орса, төрле халыклар «тел. лөгать, гадәт яә әхлак алмашып» яшәгән күп милләтле уртак аатанның улы Габдулла Тукай үз илен соры кортлардан, Ишми-Гучкоа ише паразитлардан азат хәлдә, ягъни социаль, политик һәм милли изүләрдән арынган итеп күрергә хыяллана. Иң бөек максат безем — хор мәмләкәт, хөр Русия! Әмма Мөхәммәдьяр — Тукай иҗатларындагы бу принципиаль аерманы бер актлы сикерү дип түгел, ә бәлки борылмалы-борылмалы баскыч кебек гел югарыга үрелгән эзлекле тарихи үсүнең зарури нәтиҗәсе сыйфатында карарга кирәк Татар җирлегендәге шушы тарихи «баскычвның ике башына якынрак торган Мөхәммәдьяр һәм Тукайлар арасындагы башка «басмаларны» да барларга керешсәк, • Сүзлек; мәгъмүр — тәэек, пор пур — пурге тулы, якты Х халык азатлыгы, гаделлек өчен гомерләрен багышлаган ирләрдән ирек дип «яу башлаган» серле Җангалине. «гаугачы» Стенька Разинга кушылып, азатлык оранын татарча яңгыраткан Хәсән Айбулат угылы Карачуринны, ирек юлында сугыш коралыннан да, публицист каләменнән дә бертигез файдаланган Абдулла Галиев-Батыршаны. бөек көрәш бәйгесендә «Пугач падиша», Салаватлар белән янәшә яуга чапкан, уз чорында гына түгел, беЗнең көннәрдә дә җырга әверелгән Канкай угылы Бәхтиярларны күрербез. «Басмалар» буйлап тагы да югарырак үрләсәк, азатлык өчен өзлексез барган көрәшнең янә дә югарырак дәрәҗәгә менүен, «язмышка» буйсынмаучылык һәм стихияле баш күтәрүдән, ягъни социаль протестның аңсыз гыйсьян формасыннан интеллектуаль танып-белүгә борыла төшүен күрербез. Моңа мисал рәвешендә рухи изүләрнең социаль нигезен интуитив төстә тоя башлаган, кеше аңын богаулаучы догмаларга каршы чыгуы белән башын җәллад балтасы астында югалта язган Габделна- сыйр Курсави исемен атарга кирәк. Аннары ул кабызган чаткыны зур ут күләмендә дөрләтеп, крепостнойлыкка каршы юнәлгән көрәш дәверендә кеше, шәхес азатлыгы мәсьәләләрен тагы да биегрәк күтәреп, элек аерым карашлар хәлендә яшәгән идеяләрне фәлсәфи тәгълимат югарылыгына менгергән, шунысы белән татарларда мәгърифәтчелек фикеренә, мәгърифәтчелек хәрәкәтенә нигез салган кырыс холыклы, якты уйлы Шиһабетдин Баһаветдин угылы Мәрҗанига киләп җитәрбез. Бу шәхеснен тарихи урынын әлеге «баскычиның өстендәрәк торган Тукай болай билгеләгән иде: Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт. Мәгърифәтчелек юлында Мәрҗани белән кулга-кул тотышып эшләгән, өсләргә кара груһлар тарафыннан ишелгән бәла-казаларны бергә күтәргән, киң катлам халык массаларына аң-белем тарату эшен теориядән практикага күчерү юлында янып— көеп яшәгән, шул юлга үзенең белем һәм ихтыярын гына түгел, бәлки соңгы сулышын да багышлаган фидакарь ирләрнең берсе — Хөсәен Фәезхан угылы Фәезханов. Моннан соң без «кеше акылын агарту» аша гаделлек һәм азатлыкка ирешүнең мөмкинлегенә ышанган, бу юлда фикердән гамәлгә күчкән һәм җиң сызганып эшләгән Каюм Насыйрины күрәбез. Аннары тагын яңа басмалар.. Тукайлар, Ямашлар, Мулланур Вахитовлар... Ләкин бүген сүз тарихи күтәрелү — көрәш юлында үсү «баскычларын» тәшкил итүче әле саналган, яисә исемнәре, аталмаган шәхесләрнең һәммәсе хакында түгел, бәлки аларның берсе — быел тууына 150 ел тулган Хөсәен Фәезханов (1823—1866) турында булыр. / X. Фәезхановның кайчан яшәве, нәрсәләр эшләве, үзеннән нинди истәлекләр калдыруы моңарчы да беркадәр яктыртылган инде. Аның хакында беренче төпле мәкаләләрне Шиһаб Мәрҗани, Риза Фәхретдиновлар, шулай ук рус галимнәреннән Н. И. Веселовский, В. В. Григорьев һәм К. Залеманнар язган. Кайбер өстәмә биографик мәгълүматлар соңгы елларда дөнья күрде. Мәсәлән. Ф Сафиуллина тикшеренүен, С. Михайлова. Я. Абдуллин хезмәтләрендәге махсус бүлекләрне һәм шушы юлларның авторы тарафыннан басылган мәкаләләрне күрсәтергә мөмкин. Боларда китерелгән һәм моңарчы әле гыйльми хәрәкәткә кереп җитмәгән, ягъни яңа табылган материалларны бергә җыеп карасак, түбәндәге төп мәсьәләләргә игътибар итү зарури булачак. Хөсәен Фәезханов эшчәнлеген бер татар дөньясы чикләрендә генә түгел, бәлки XIX йөзнең беренче яртысында һәм уртасында бөтен Россия күләмендә крепостнойлыкка каршы юнәлгән гомумхалык көрәше фонында карап, шул дәвердә хәрәкәт булып формалашкан татар мәгърифәтчелегенең иң эшлекле вәкилләреннән берсе сыйфатында бәяләргә кирәк. Бары шулай иткәндә генә без бу эшчәнлекнең иҗтимагый табигатен, сыйнфый юнәлешен, тарихи әһәмиятен дөрес билгели алачакбыз. Чөнки Фәезханов эшчәнлеге бер талант иясенең шәхси омтылышы, яисә очраклы ситуацияләр барлыкка китергән хосусый күренеш түгел, бәлки конкрет социаль үсеш тудырган зарури нәтиҗә иде. Тарихи чагыштырып карасак, татарлар өчен дип X Фәезханов төзегән дөньяви мәктәп проекты, хәтта аның университетта татар бүлеген булдыру турындагы хыялы һәм киң катлам халык массалары өчен дөньяви матбугат ор- саннары оештыру юлындагы эшчәнлеге үзләренең юнәлеше, радикальлеге белән чын мәгънәсендә демократик омтылыш иде. Ә мондый демократик омтылыш крепостнойлыкка каршы бөтен халык массалары күтәрелгән, галимнең үз сүзләре белән әйткәндә, «азадә XIV фикер иясе яшьләр» иске тәртипләрне кире каккан, 1861 елгы өтек реформадан риза булмаган халыкны бөек демократ Н. Г. Чернышевский «балта күтәреп чыгарга» чакырган вакытта, ягъни җәмгыять чын мәгънәсендә зур иҗтимагый үзгә- ♦ решләр кичергән чорда гына барлыкка килә ала иде. Чөнки мәгърифәтчелек дигән 3 иәрсә укый-яэа белүнең кирәклеген, белемлелекнең наданлыктан өстенлеген раслау- х дан гына түгел, бәлки аң-белемне феодализм караңгылыгына каршы көрәштә чара “ иткән һәм шушы чара белән мөмкин кадәр киңрәк катламнар коралланган чорның _ я иҗтимагыи хәрәкәтеннән гыйбарәт Яңа типтагы дөньяви мәктәпләр булдыру, татар халкы өчен үз ана телендә газе- < та-журналлар чыгарудан «асыл максуд», Фәезхановның үз сүзләре белән әйткәндә. £ ул «халыкның күңел күзләрен ачып, мәгърифәт сачмак». Чөнки аңарчы яшәп килгән иске мәдрәсәләр, иске типтагы «басма сүз» — дини Һәм ярым дини дәреслек китап- _ лары халык массалары мәнфәгатенә түгел, бәлки эреле-ваклы байгуралар, татар ы җирлегендә крепостниклар ролен уйнаган руханилар файдасына эшлиләр иде. Соңjg гылары исә хезмәт ияләрен һәм социаль, һәм рухи крепостнойлыкта озаграк тотар х өчен «иҗтиһад монкарыйз» (янәсе соңгы дәвер мөселманнары өчен актив фикер йөр- < тү, иҗтиһад итү, иҗат кылу чоры үлгән— узылган инде) кебек черек «тәгълиматлар- м ны» пропагандалап яттылар. Шуңа күрә татар мәгърифәтчелегенең атасы Шиһаб Мәр- 3 җани үзенең бөтен белемен, эшләрен шушы «иҗтиһад монкарыйзины җимерүгә ба- 5 гышлады. Аның идеяләрен күтәреп алган, үстереп җибәргән шәкерте Хөсәен Фәеэ- £ ханов исә теориядән практикага таба омтылыш ясап, тормышта актив эшләргә сәләт- ң. ле кешеләр тәрбияләп чыгара алырлык дөньяви мәктәпләр — гимназияләр булдыру ф чараларын күрергә ашыкты, татарча прогрессив газета-журналлар чыгару буенча а проектлар төзүгә катнашты, бу юнәлештәге һәр яңалыкны хуплап каршылады О Әлбәттә, крепостнойлык позицияләреннән аерылырга теләмәгән татар руханила- — ры да тыныч ятмадылар: алар Мәрҗани белән Фәезхановның икесен дә «диннән - язуда», мөртәтлектә гаепләп, алар гамәлендә, хәзергечә әйтсәк, идеологии һәм «ме- о тодологик ялгышлар» эзләделәр, ө гади итеп аңлатканда, өсләренә лакан-лакан пыч- “ рак түктеләр... Моңа каршы Хөсәен Фәезханов Мәрҗанига язган бер хатында болай дип җавап бирде: аларның «котырып йөрүләреннән һәм андый яла сүзләреннән = минем артык исем китми, бәлки горурланам гына... Тормышымда аларның «уңай фикерләренә» һәм ярдәмнәренә мохтаҗ түгелмен. Минем мәдрәсә хакында булган бу _ фикерем аларныкына караганда көчлерәк. Аларның тилерүләре көннән-көн шушы х ышанычымны көчәйтә генә!» Мәрҗани тәэсирендә мәгърифәтче булып җитлеккән Фәезхановның крепостной- - лыкка каршы булган гомуми Россия күләмендәге азатлык көрәшендә чыныгуын, чын демократик рухлы идеолог булып формалашуын Хөсәеннең Петербургтагы средасы. ягъни якыннан аралашкан, фикер алышкан, хезмәттәшлек иткән кешеләр даирәсе дә исбат итә. Университет һәм Академиядәге чоры өчен һичшиксез алдынгы карашлы «үп санлы ориенталист галимнәрдән тыш ул прогрессив рус җәмәгать эшлеклесе һәм галиме В. В Стасов, күренекле казакъ мәгърифәтчесе Ч. Ч. Вәлихановлар белән аралаша. Элек мәгълүм булган һәм яңа табылган материалларга караганда, X. Фәеэханов 1861—1865 елларда Н. Г. Чернышевский, Н. А. Некрасов, Н. А Добролюбовлар тирәсендәге эшлеклелөрдән П. И Пашино һәм бертуган В. С. һәм Н. С. Курочкиннар белән дусларча якын мөнәсәбәттә торып, татарча прогрессив рухтагы гаэета-журнал- лар проектлары төзүдә актив хезмәттәшлек итә Әгәр әле генә аталган фикердәшләрдән П. И. Пашиноның татар телен, татар культурасын яхшы белгән, шул халыкка зур ихтирам саклаган ориенталист галим, талантлы журналист икәнлеген, ә бертуган Курочкиннарның исә революцион «Земля и воля» җәмгыятенең актив әгъзаларыннан булып, турыдан-туры Н. Г Чернышевский җитәкчелегендә эшләүләрен исәпкә алсак, югарыда әйтелгән фикер артыгы белән раслана Шушы фактларның барысы да, икенче яктан. Чернышевский тәрбияләгән рус XIV Сүэлек: вэвдв — прок сиючэп революционерларының татарлар арасында да пропаганда эшләре алып барырга омтылулары, шул юлда хезмәттәшлеккә лаеклы кеше сыйфатында Хөсәен Фәезхановны' сайлаулары хакында сөйли. Димәк, татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең иң актив, иң эшлекле вәкилләреннән булган X Фәезхановның крепостнойлыкка, царизмга каршы юнәлгәй рус революци- сн-демократик фронты вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торуын тулысынча расланган факт дип бәяләргә кирәк. Шулай итеп. Фәезханов эшчәнлеге, образлы итеп әйтергә теләсәк, гомум Россия азатлык хәрәкәте белән татар мәгърифәтчелеге арасындагы тарихи зарур күпернең иң зурысын тәшкил иткән Хөсәен Фәезханов иҗатының икенче мөһим ягы аның XIX йөз уртасында Россиядә формалаша башлаган ориенталистикага — шәрык халыклары, җөмләдән татарларның да, тарихларын һәм телләрен өйрәнә торган фәннәр комплексы үсүгә керткән сизелерлек өлешеннән гыйбарәт. Төньяк башкалага килү белән үк Хөсәенне, аның төркичә, гарәпчә, фарсыча бик яхшы белүен, шулай ук русча да иркен аңлаша алуын истә тотып, университет һәм Академия галимнәре актив гыйльми хезмәттәшлеккә чакыралар. Баштагы мәлдә ул гарәп язулы сирәк кулъязмаларны күчерә. Тора-бара җаваплырак бурычлар буенча да командировкаларга йөри. Шундый гыйльми сәяхәтләрнең берсе сыйфатында аның, 1858 елны Мәскәү архивларында эзләнүен күрсәтергә кирәк Мәскәүгә аны Тышкы эшләр министрлыгы архивында сакланган урта гасыр төркичә дипломатик документларны барлап, шулардан күчермәләр алу өчен Фәннәр- академиясе җибәрә. Мәскәүдә уздырган өч-дүрт ай гомеренең һәр минутын кадерләп эшләүнең нәтиҗәсе буларак, 1864 елны академик В В Вельяминов-Зернов редакциясендә "Материалы для истории Крымского ханства» дигән мең биткә якын күләмле, гаҗәп бай эчтәлекле китап дөньяга чыга. Фәезхановның шушы сәфәр вакытында командировканы оештыручы академик Б. А. Дорнга фарсыча язган махсус хатларына караганда (соңгы вакытларда шундый алты хат табылды), Хөсәен үзен» йөкләнгән бурычка гаҗәп зур җаваплылык белән карый, хезмәт көненең һәр сәгатен, һәр минутын әрәм итмәскә тырыша. Нәтиҗәдә титаник эш башкарыла: шартларның бик авыр, вакытның гаять тыгыз булуына карамастан, 400 дән артык мөһим документ күчерелеп, аларның 378 данәсе югарыда аталган китапка керә. Бу документларның кыйммәте, гыйльми күзлектән караганда, бер Кырым ханлыгының узганын өйрәнү өчен генә түгел, бәлки XVI—XVIII йөзләрдәге Көнчыгыш Европа дәүләтләреннән Россия, Польшаның политик тарихларын, халыкара мөнәсәбәтләрен тикшерү өчен дә гаять әһәмиятле, хәтта зарури. Шуңа күрә Россия һәм Европа илләре тюркологлары X. Фәезхановның бу хезмәтен элек тә бик югары бәяләгәннәр. хәзер дә тәкъдир итәләр. X. Фәезхановның фәнгә керткән икенче зур, хәтта бөтен тюркологик күләмдә мөһим өлеше аның болгар-татар эпиграфик истәлекләрен дөрес укуга «ачкыч» табуыннан гыйбарәт. Болгар чорыннан калган эпиграфик истәлекләр, мәгълүм булганча, XVIII йөздән үк өйрәнелә башлый. Ләкин 1863 елга кадәр, әлеге текстларда очрый торган кайбер «серле» сүзләрне дөрес укый алмау аркасында, болгар чоры тарихы гел бер урында таптанып тора, нәтиҗәдә төрле ялгыш карашлар, фәнни адашулар барлыкка килә. Фәезханов исә менә шул «серле» сүзләрне «чуваш теле элементы» ярдәмендә (ләкин, кайберәүләр бозып аңлатканча, «төгәл чувашча» түгел!) дөрес укуга, нәтиҗәдә борынгы текстларның мәгънәсен төгәл аңлауга ирешә. «Болгар мирасы» тирәсендә соңрак куерып киткән тенденциоз, хәтта предметсыз- бәхәсләрне бер читкә ташлап, кыскача гына итеп әйтсәк, галимнең бу ачышы әле бүген дә болгар эпиграфикасы дигән махсус дисциплинаның какшамас нигезен тәшкил итә. Чөнки фәндә II стиль дип йөртелә торган төркемгә керүче болгар чоры ташларындагы күпләгән мөһим текстларны Фәезханов алымыннан башка укып та, аңлап та булмый. X. Фәезханов — болгар халкының этногенезы, аның тарихи «мирасы хакында да кызыклы күзәтүләр ясаган, тирән фикерләр әйткән галим. Аның фикеренчә. чувашлар бик нык төркиләшкән, куп вакытлар Болгар дәүләте составында торган фин-угор кабиләләренең варислары; Казан татарлары, яисә Азия халыкларынча әйткәндә, «нугайлар» исә, кыпчак телле булганы хәлдә, әлеге дәүләтнең төп халкын тәшкил иткән «өселман болгарның нәселләре. Тел мәсьәләсенә килгәндә, Фәезханов болгарларны «онгол яулап алуларына кадәр үк «кыпчаклашкан» төркиләр дип исәпләгән Димәк, этногенез мәсьәләсендә X. Фәезханов тәкъдим иткән караш, кайбер соңгы дәвер галимнәре аңлатканга караганда, мөстәкыйль һәм шактый нигезле булып чыга. Дөрес, галимнең бу мәсьәләгә карата әйткән фикерләре махсус хезмәт рәвешен- ж дә басылып чыкмаган, шуңа күрә алар киң катлам тарихчыларга турыдан-туры барып _ җитә алмаган. Алар мәгърифәтченең уз остазы Ш. Мәрҗанига адресланган хатларын- — да сакланган. Соңгысы исә әлеге фикерләрне кабул ител, үстереп, баетып, төрле г чыганаклар белән нигезләп, үз хезмәтләрендә гыйльми хәрәкәткә кертә, аларны чын л мәгънәсендәге фәнни концепция югарылыгына күтәрә (мәсәлән, «Мостафад әл-әх- 5 бар. » китабында). Димәк, этногенез өлкәсендә Фәезханов ясаган ачыш бөтенләй үк = эзсез югалмаган икән. Шулай итеп, әгәр, эзлекле булырга теләсәк, татар этногене- * зында без бүген үстерә, аныклый бара торган болгар-татар теориясенең «елга башында» Фәезханов — Мәрҗанилар торуын онытмаска тиеш булабыз. Фәндә Мәрҗани гамәлгә керткән болгар-татар теориясен Фәезхановка кайтару белән бергә без татарларда тарих фәненең нигезен салган Мәрҗани эшчәнлегенең әһәмиятен киметергә теләмибез. Сүз бары ике галимнең үзара тәэсир ясашулары, шул мөнәсәбәт нигезендә бәрәкәтле хезмәттәшлеккә ирешүләре һәм ике иҗади көчнең органик кушылуы нәтиҗәсендә чын гыйльми казанышлар барлыкка килүе хакында бара. Татарларда тарих белеменең фән булып формалашуы, тарих фәненең фәлсәфәсе. теориясе тууы мәсьәләләрен өйрәнә башласак та. без Мәрҗани — Фәезханов мөнәсәбәтләренә кагылыр һәм тагын шулай ук бәрәкәтле хезмәттәшлек нәтиҗәләренә килеп чыгар идек. Бу мәсьәләләрнең никадәр катлаулы, дуслык мөнәсәбәтләренең исә гаҗәп нәтиҗәле булуын аңлатыр өчен кирәкле фактларны саный башласак, сүз бик озакка китәр иде. Хәтта Хөсәеннең Петербургтан Мәрҗанига нинди китаплар, сирәк кулъязмалардан кайчан нинди мәгълүматлар күчереп җибәрүен санап чыгар өчен дә берничә бит кирәк булыр иде. һәм боларның барысы да тарих фәне өлкәсендәге Мәрҗани — Фәезханов иҗатларын бергә, эчке фикри мөнәсәбәттә карарга кирәклеген исбат итәр иде. Хөсәен Фәезханов. Петербург университетында татар, гарәп, терек телләрен, гарәп язуы каллиграфиясен укытудан тыш. Россиядә беренчеләрдән булып казакъ теленең гыйльми грамматикасын өйрәнә һәм шул тел буенча сүзлек, дәреслек-хре- стоматия төзү эшен башлый. Ләкин аның бу яңа юнәлештәге хезмәтләре тәмамланмыйча кала. Дөрес, алар да бөтенләй үк эзсез югалмыйлар. Мәсәлән, яңа табылган архив документларына караганда, мәгърифәтче галим төзегән казакъ теле сүзлеге материаллары соңрак Л. 3. Будагов тарафыннан тәртип ителгән мәшһүр «Сравнительный словарь турецко-татарских наречий» дигән ике томлык фундаменталь кулланмага кергән икән. X. Фәезхановның рус академикларыннан В В. Вельяминов-Зернов, М. И Броссе, Б А. Дорн хезмәтләренә керткән практик өлешләрен, ниһаять, университет һәм Академия китапханәләрендә кулъязмалар фондын үстерүдә, өйрәнүдә күрсәткән хезмәтләрен саный алыр идек, Хөсәеннең һәр эштә кайнар йөрәкле хөр фикерле акыл иясе. фән юлында фидакарьдарча янып эшләүче намуслы, төрле өлкәдә үз сүзен әйткән талантлы галим булуын күрер идек Бер үк вакытта X Фәезханов эшчәнлеге татарлардагы азатлык фикеренең яңа биеклеккә күтәрелүенә һәм татар мәгърифәтчелегенең гомум Россия азатлык хәрәкәте белән үрелеп үсүенә шаһитлык итүен аңлар идек. Менә шуңа күрә бу мәкаләдә күп фактларны тар урынга дыңгычлап тутыру белән артык мавыкмыйча, әтрафлы күзәтү һәм андый хезмәткә нигез булырлык дәлилләр системасы белән укучыларны таныштыру бурычын икенче вакытка — махсус китапка калдырып, хәзер түбәндә тәкъдим ителә торган документларга күчик. Хосәен Фәезхановның эшчәнлегенә һәм тормышының соңгы көннәренә кагылышлы хатларның инесе югарыда телгә алынган Б. А. Дорн архивыннан китерелә (чыганаклар хат текстларыннан соң күрсәтелә) Бу архивта Хөсәеннең җыенысы алты хаты ЮФ насэөх wnririxiidvi ♦ floH'vwaoj wun >vx«iiiw саклана. Автор аларны Дорн өчен яхшы таныш булган әдәби фарсы телендә төзегән. Аларның һәммәсендә дә сүз галимнең 1858 елны Мәскәү архивында ничек һәм нәрсәләр эшләве хакында бара. Хатларны фарсычадан татарчага тәрҗемә итүдә безгә фарсы теле белгече Гөлсем ханым Галимова ярдәм итте. Галимнең бик каты авырып яткан чагында П. И. Пашинога ярым җитди, ярым шаяру тонында, хәтта күз яшьләре аша елмаеп язган русча хаты Фәезханов — Пашино арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен калкурак хәлдә күзалларга ярдәм итә. Ул хатны һәм П. И. Пашино белән X. Фәезхановның 1861—62 еллар тирәсендә татарча «Чулпан» газетасын чыгару буенча төзегән проектын филология фәннәре кандидаты Ш. Садретдинов тапкан. Профессор В. В. Григорьевка адресланган хат татарча язылган. Фәезхановның соңгы хатларының берсе булуы ягыннан да, авторның кешелеклелек сыйфатын чагылдыруы белән дә әһәмиятле ул. Икенче яктан, бу документ инде бик аз гомере калган, кайтмас сәфәргә китеп барган галимнең Петербург дусларына күндергән соңгы сәламе, шулай ук рус-көнчыгыш мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән ахыргы тыйнак өлеше сыманрак та яңгырый. «Шура» журналыннан алып, хәзерге әдәби телгә күчерелгән хат исә чыннан да Фәезхановның иң соңгы мәктүбе. Хәл эчендә яткан галим хатның язылу тарихын да куя алмаган... Үзенең аһәңе, эчке моңы ягыннан ул авторның хөрмәтле остазы Шиһаб Мәрҗани белән бәхилләшүе сыманрак яңгырый. Сырхауның, үзенә ярдәм итәргә дип, Мәрҗани мәдрәсәсендә укып яткан энесе Габделгалләмне чакыртуы да символик мәгънәгә ия: 1866 елның 28 августында абыйсын соңгы сәфәргә озаткан Габделгалләм Фәезханов, яңа мәгълүматларга караганда, мәрхүмнең мәгърифәт, фән юлындагы эшчәнлеген үзенә эстафета сыйфатында кабул итеп, татар мәгърифәтчелек фикерен соңрак яңа баскычларга күтәрә. Хәтта Габделгалләм татар дөньясы өчен яңарак өлкәләргә дә керә, мәсәлән, татарларда беренче- ләрдән булып, экономик белем буенча прогрессив рухлы трактатлар яза... Хөсәен Фәезхановның XIX гасырның икенче яртысындагы һәм соңрак дәвердәге татар культурасының тормышына, үсешенә ясаган тәэсире хакында сүз чыккан икән, без Галимҗан Ибраһимов фикерләренә мөрәҗәгать итә алабыз. Язучы үзенең "1905 елгы революциядә татарлар» исемле мәшһүр хезмәтендә түбәндәге нәтиҗәне чыгарган иде: «Әмма Фәезхановның идеясе үлмәде. [XIX гасырның] җитмешенче, сиксәненче еллары дәвамында ул алдынгы карашлы татарларның аңын биләп килде, ә туксанынчы елларда исә әкренләп тормышка да аша башлады.. «Хөсәения» «Буби», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләре, соңрак оешкан «Галия» — болар барысы да алтмышынчы еллардагы Фәезханов программасының реальләшүе иде». Җыеп әйткәндә, Хөсәен Фәезханов культурабыз һәм иҗтимагый фикер тарихыбызда җуелмаслык тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Б. А. ДОРНГА БЕРЕНЧЕ ХЛТ Мөкәррәм Гали җәнап, фазыйль Бернһард Дорн 1 әфәнде — дәрәҗәгез югары, мәртәбәгез бөек булсын! Бу көнгәчә Сезгә үз хәлемнән хәбәр бирә алмавым өчен гафу итүегезне үте- нәм. чөнки эшләрем җайланып җитмәгән иде әле. Хәзер һәммәсен дә тәфсилләп язармын. 27 апрельдә сау-сәламәт башкала Мәскәү гә килеп җиттем. 28 апрельдә На- зариянц җәнапларын эзләп киттем һәм табып, аңар фазыйль Броссе2 галиҗәнапларының хатын тапшырдым. Ләкин ул минем өчен үзләрендә яисә берәр дусларында урын табылмаячагын әйтте. Ул көнне бик яңгырлы иде. шуңа күрә өйдә, утырдым. 29 апрельдә2 Тышкы эшләр министрлыгының Баш архивына бардым. Мин Мәскэүгә килердән ике көн генә элек князь Оболенский* Гали җәнаплары Петербургка сәфәр киткән икән. Мин экзекутор2 белән генә очраштым. Ул князь Гали мәнаплары тарафыннан реестр буенча мин сораячак һәммә әйберләрне дә бирерг» дигән әмер барлыгы хакында әйтте. Ул көнне үзем белән кәгазь, каләм һәм кара алмаган идем — эшне 30 апрельдә генә башлый алдым. Беренче майда Мәскэүдә зур [дини] бәйрәм булганлыктан архив ябык иде. Икенче майда безнең бәйрәм иде. Өченче һәм дүртенче майлар шимбә һәм якшәмбе көннәргә туры килгәнлектән, архив эшләмәде. Бишенче, шулай ук алтынчы майларда шөгыльләндем. Җиденче майда князь Петербургтан кайтты һәм. мәрхәмәт күрсәтеп, мине кабул итте. Мин аңар Броссе Гали җәнапларының хатын тапшырдым. Ул. хатны ♦ слып. өенә кайтып китте. Сигезенче майда князь мине үзенә чакырып алып: «Сезгә ниндирәк файда һәм ярдәм күрсәтә алырмын икән?» — дип сорады. Мин болай җавап бирдем: «Җәнабы, галиләре! Әгәр Сез. мәрхәмәт күрсәтеп, сәгать өчтән соң архивта эш туктагач, өйдә күчерер өчен берничә документны миңа биреп җибәрергә боерсагыз. Сезнең тарафтан гаять тә зур һиммәт булыр иде. Чөнки архив атнага биш кенә көн эшли, анда да сәгать унбердән өчкә генә кадәр: моннан тыш.сезнең бәйрәм көннәрендә дә ул ябык була. Мондый шартларда минем эшләрем өч айда гына түгел, хәтта дүрт айда да бетмәячәк. Фәннәр академиясендә исә бу эшне мин өч айда бетерермен дип уйлаганнар иде». Князь мавабында миңа мондый эшнең һич тә мөмкин булмаячагын әйтте һәм миннән кайда, кемнәрдә урнашуым хакында сораша башлады. Шулай итеп, фазыйль Гали җәнаплары, минем Мәскәүгә килгәнемнән бирле унбер көн узса да. төрле бәйрәмнәр аркасында мин бары биш кенә көн эш белән шөгыльләнә алдым. Бүген. 9 майда, Николай көне6 , иртәгә шимбә, унберенче майда якшәмбе, ә униксендә Рухлар көне7 — бу дүрт көннең һәммәсендә дә архив ябык булачак. Шушы көнгә кадәр реестр буенча 21 номер документ карый алдым. Алардан сигез номеры поляк һәм рус телләрендә иде. шуңа күрә аларны күчерә алмадым. Квадрат формалы мөһердә куфи хәрефләре белән «Бисмиллаһи эррахман иррәхим! Куль: аллаһум малик-ел-мөлк» һ. б. язылган Калган 13 берәмлек исә татар телендә булып, алар Кырым ханнары, колгалары һәм нурадын. солтаннары3 тара- с фыннан Польша корольләренә язылган хатлар иде. Бу хатларның һәммәсе дә х тугыз [ял.ма] табак10 булып, мин һэркөнне сигезәр биткә тиң булган икешәр та- ~ бактан күчереп утырам. Җәнабы мөкәррәм! Өч ярым сәгать эчендә моннан да артыкны күчерү мом- ° кин түгеллеген Сез үзегез дә яхшы беләсез. Мин бик уңайсыз хәлдә калдым: әгәр эшләрем шул тәртиптә барса, миңа тапшырылган бурычны башкарып чыгар ' өчен иң кимендә дүрт ай кирәк булачак. Шуңа күрв Сез Гали җәнапларыннан һәм гайре мәгърифәт әһеле булган галимнәрдән тагын князьгә бер хат белән мө- _ рәҗэгать итеп, документларны миңа өйгә бирдерергз. яисә хатларны минем * үземә сайлап күчерергә рөхсәт алуны үтенеп сорар идем чөнки, алай булганда. мин тарих өчен кирәкмэгэннәрен күчереп утырмас идем. Бу мәсьәлә мине гаять х борчый. Грузия эшләре буенча Броссе Гали җәнаплары язып алырга кушкан 12 гаһд- намәне һаман күчермәдем, чөнки князь юк чакта аларны миңа бирмәделәр. Алла боерса, аларны киләсе атнада язып алырмын һәм. моңарчы минем тарафтан күчерелгәннәрен дә бергә җыеп, рапорт белән Академиягә җибәрермен Үзем номерга урнаштым, аена унике сум бирәчәкмен: хезмәтчегә 11 исә бер ярым тәңкә вәгъдә иттем: тәгамны якын тирәдәге бер татар сәүдәгәреннән ашаячакмын, һәр айга сигезәр сум биреп. Шулай итеп, һәммә чыгымнарыма утыз яки утыз биш сум җитәчәк. Монда көннәр бик шәп тора. һәрвакыт теләкләрегез кабул булсын! Өметләр белән фәкыйрегез: мелла Хөсәен. * 8 май. 1858 ел Милади СССР Фәннәр академиясе архивының Ленинград бүлеге. 776 фонд. 2 тасвирлама. Л* б эш. I. 2 кәгазьләр. ТАРИХЫБЫЗДА ХӨСӘЕН ФӘЕЗХЛНОВ УРЫНЫ АҢЛАТМАЛАР. 1. Б А Дорн (1805—1881) — Иран. Гарэбстан һәм Кавказ халыклары телләре. тарихлары буенча зур белгеч, академик. Петербургтагы Азиатский музейның директоры. Россиягә Германиядән килгән, немецча нсеме; Иоганн Альбрехт Бернһард. X. Фәезхановны хезмәттәшлеккә актив* җәлеп итүчеләрнең берсе. 2. Броссе М. И (1802—1880) — XIX йезнең 30 елларында Франциядән Россиягә килеп. Кавказ халыклары тарихы белән шегыльләнгән күренекле галим, академик 3. Кулъязмада 28 дип ялгыш язылган. 4 Оболенский М. А (1805—1873), князь, тарихчы, архив белгече; 1840—73 елларда Мәскэүдә* Тышкы эшләр министрлыгы архивына җитәкчелек иткән, күп санлы документлар җыентыгы бастырган галнм. 5. Экзекутор — хуҗалык эшләрен алып баручы чиновник. 6. «Николай угодник коне» — дини бәйрәм 7 Оригиналда русча: «Духов день» — дини бәйрәм. 8. Мәгънәсе «Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле алла исеме белән' Әйт; Я алла, син патшалыклар хуҗасы» —борынгы мөһерләрдә кулланыла торган формула (Коръәннән алынган) 9 Калга — Кырым һәм Нугай ханлыкларында тәхеттәге ханның рәсми урынбасары, нура- дын — калганың урынбасары, солтан—биредә ханзадә, ягъин хан нәселеннән булган принц. 10. Элек кәгазьләрне зур форматтагы стандарт табак рәвешендә сатканнар, аны дүрткә бвкләп. шуның һәр өлешен бер биткә исәпләгәннәр. 11. Фәннәр академиясендәге башка галимнәр күздә тотыла. 12. Гаһд-намә — дәүләтләр арасындагы договор; иске татарча исеме шарт намә (ярлык). 13. Сүз бүлмә караучы хезмәткәр турында. 14 Милади — оригиналда «мәснхия», мөселманча һиҗри ел исәбеннән башка буларак, христианча (хәзер гамәлдә булган) ел исәбен «милади» дип тә йөрткәннәр. ИКЕНЧЕ ХАТ Мөкәррәм фазыйль Борис Андреевич! Сезгә ихлас күңелдән тугрылык белдерү хисемне кабул итәрсез. Фәкыйрьне химая итүче Сез җәнабы галиләргә мәгълүмдер ки, соңгы вакытларда күчергән кәгазьләремне җибәрмичә тордым һәм эшләремнең барышы хакында да хәбәр итмәдем *. Хәзер шуның сәбәпләрен язам. Кайвакыт ларын, әйтик, 32 номерда булган бер хатның башы яки ахыры 98 белән сакланган булып чыга һәм мондый очракларда документ текстын аныклау, чагыштырып тикшерү шактый мөшкел эшкә әйләнә. Архив хезмәткәре портфельдә сакланган хатларны миңа бишәрдән яки унардан гына бирә. Мин аларны күчереп бетергәч кенә, эшләнеп беткәннәрен миннән алып, миңа башкаларын бирә. Бер портфельдә 70 кә якын хат була. Һәммәсен төгәл карап чыккач кына архив хезмәткәре әлеге портфельне князьгә2 тапшыра; князь исә аны пичәтләп икенче урынга куя. Менә шуңа күрә, әгәр төрле хатларны үзара чагыштырып карарга кирәк булса, архив хезмәткәренә мөрәҗәгать итү бик зур уңайсызлык тудыра. Шулай ук хезмәткәргә дә князьгә мөрәҗәгать итүе җиңел түгел: өстәвенә моның барысы күп вакыт ала. Кайчакларын бер үк хат икешәр нөсхәдә була. Мәсәлән, рус патшаларының кайбер хатлары һәм караламада, һәм акка күчерелгән копиядә очрый *. Менә шу- ларның барысын да истә тотып, тикшереп карау ихтималы була калса дип. мин үзем элек күчергән текстларны Сезгә җибәрмичә тордым. Бүгенге көнгә хәтле мин 230 хатны эченә алган 170 табак текст күчердем. Тагын 160 хат, ягъни 80 табак кала, бәлки бераз күбрәк тә булыр. Аларны август ахырларында күчереп бетерермен дип өметлэнэм. Аллага шөкер, хәзер эшләр бераз әкиңелэйде инде. Барлык теләкләрегез кабул булсын. Өметләр белән фәкыйрегез: мелла Хөсәен. 22 июль. 1858 ел. Мәскәү ‘. СССР Фәннәр академиясе архивының Ленинград бүлеге. 776 фонд. 2 тасвирлама, Л® 6 эш, 8 нче кәгазь. АҢЛАТМАЛАР 1 Моннан элгәре хат июньнең 21 ндә. ягъни бер ай элек язылган (күрсәтелгән архнэ эчендә 7 бит). 2. Архив мөдире князь М. А Оболенский күздә тотыла (беренче хаттагы аңлатмага карагыз) 3. Бу урында сүз барган документлар кереш сүздә аталган «Материалы для истории Крымского ханства > дигән китапка кермәгән. Димәк. Хөсәен Фәезханов. әлеге күләмле китапка кергән документлардан тыш. тагы күп текстлар алып кайткан булып чыга 4. Моннан соң X. Фәезхановның архивта тагын бер айдан артык эшләгән булуын игътибарга алсак, бу аның Б А Дорнга язган хатларының соңгысы булмаска кирәк. П. И. ПАШИНОГА I Агыр дәрәҗәле дустым Петр Ивановичка мелла Хөсәен сүзем2 . Минем адресым: а О Харланов күпере янында Гербановский = йортында, кв. .М 14. Сезки мәрхәмәтле солтанымның күндәм хезмәткәре: и О X. Фәезханов. u 16 декабрь. 1865 ел. Русчадан тәрҗемә. СССР Фәннәр ака- с демиясенең Рус әдәбияты институты з (Пушкин йорты). 93 фонд. 2 тасвирла- - ма. Л» 192. 256— 257 кәгазьләр. х АҢЛАТМАЛАР I Петр Иванович Пашино (1836-trtl»- демократик карашты ориеита и т мурнала.т. сае хәтче. Н Г Чернышевский иярченнәреннән бертуган Курочкиннар һ. б белән элемтәдә торган. 2. Иске ярлыклардагы башлам формулага охшату 3 Бакшы (бахшн) — күрәзә. шаман (төрки халыкларда) 4. Бахшылар ритуалына ишарә, мондый күренешне хат авторы казакълар арасында үзе күзаткайга охшый В В. ГРИГОРЬЕВКА Гыйззәтле, хөрмәтле Василий Васильевич!'. Менә хезмәтеңезгә Мөхәммәд Галим Юнусов3 барадыр. Бу ул кешедер — кем Ташкәнт әһалисе тарафыннан вәкил булып җәнарал Черняевка* чыгып. Ташкзнт әһалисенең итагатене гарыз иткән* вә мондан гайре күп хезмәтләр кылган, вә буның өчен дәүләт тарафындан бәрхатный тун вә алтын медаль алган. Соңра Черняев бу кешене Ташкәнт вилайәтендә* була торган үләнләр во орлыклар вә үзгә мәхсулат* белән Мәскәүгә выетавкага йибәреп. бу көнгәчә Мәекәүдә булып, бу кешене Мәекәүдә бик хөрмәт вә гыйззәт иткәнләр — Общество сельского хозяйства вә үзгә обществоларның мәҗлесләренә чакырып, сорашып, җавапларынЕрак җирдән якын күңел белән Сезгә бихисап күп сәлам җибэрәм. Сез анда ш сау-сәламәт булгай идегез, ә мин монда сырхаумын. Өч атнадан бирле өйдән чык- ■- мыйм инде. Миңа бер юан корсаклы бакшы3 килеп йөри, әллә-ничек бик сәер * дәвалый ул: сарык тәкәсенең калак сөяген дә яндырмый ‘ өшкерми һәм догалар < да укымый, бәлки минем күкрәгемне тыңлый (шайтан белсен нигә алай, әллә й тегендәге җеннәрнең сөйләшүен тыңлыймы?}, аннары күкрәгемә суккалый (җеннәр- § не куркытырга тели микән?), аннары миңа төрле ширбәтләр бирә, тик әфьюн генә бирми. Шайтан белсен, бу нинди бакшыдыр. Менә ни өчен, мәрхәмәтле солтаным Петр Иванович, мин Сезнең хезмәтегезгә н килә алмыйм. Әлбәттә, аңлашыла: мин һаман өйдә. ф дак куп разый булганлар, вә мәзкүр1 обществолар моны член кылганнар. Хәзер дә [t/л] Петербурга барадыр. Шайэд. сезләр бу кешене күрергә хаһэш кыйлырсыз занни.1 хезмәтеңез[гә] бармакны мин мәслихәт бирдем, шайэд ки. кабул итәр Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге. Востоковедлар архивы. 61 фонд. 2 тасвирлама. № 24. 1 кәгазь. АҢЛАТМАЛАР 1 В В Григорьев (1816—1881)»— шарикны өйрәнүче рус тарихчысы. Петербург университеты чың профессоры. Россия Фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы Болгартатар. Алтын Урда һәм Урта Азия халыклары тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән күренекле галнм 2. Бу кешенең туган һәм үлгән елларын билгеләп булмады. 3. Җәнарал Черняев — генерал М. Г. Черняев (1828—1898). Урта Азияне яулап алуда зур лктивлык күрсәткән кеше (мәсәлән. Әүлия Ата, Чимкент һәм Ташкент шәһәрләрен үз ннициа тивасы белән яулап алган). 4 Ташкент әһалисенең итагатен гарыз итү — Ташкент җәмәгатьчелегенең буйсынуын хәбәр нтү 5. Вилайәт — елкә. 6. Мәхсулат — биредә: авыл хужалыгы продукциясе 7 Мәзкүр — югарыда аталган. 8 Күрергә хаһэш кыйлырсыз заннилә — күрергә теләк белдерерсез дигән фикер белән. 9 Әддагый — дога кылучы. 10 Каты авыру хәлдә язылган булганга, хат җибәрелү көне ялгыш күрсәтелгән, дөресе I.' апрель булырга тиеш, чөнки X Фәезханов Петербургтан 7 иче апрельдә киткән була <Ш Мәржаннга язылган соңгы хатны карагыз). Ш. МӘРҖАНИГА Чиксез бәрәкәтле мөкәррэм остазыма һәм шөһрәтле галимгә бәндәләрчә ихлас хисемне белдергәч, мин факыйрьнең сырхау хәленнән хәбәр итәргә җөрьәт кылам. Апрельнең 7 көнендә Петербургдан чыгып. 24 көнгә кадәр Мэскәүдэ торып. 6 майда төп ватаныбызга 1 җиттек. Кайтканымнан бирле яңгырлар күп явып, минем өчен яхшы һавалар булмады. Хәтта Петербургдан чыккан вакытка нисбәтән хәзер куәтем азрак: түземсезлек артты. Бу көннәрдә кымызым өлгереп әкитэр. Кымыз эчә башлап, яхшы һавалар булса — шунда гына өмет. Юкса бөтенләй хәлсезләндем. Авазым да бетте. Хәер, ризыкның тәмен тоям, ашарга да теләк була. Рөхсәт итсәгез, мелла Габделгалләмне алып кайтырга мәслихәт күрдек, чөнки үземә тәрбия күрсәтер кеше юк. Сырхау хәлемнән хәбәр итеп, шифалы догаларыгыздан өметтә калып, ышбу хат кисәге язылды. Түбәнчелек белән: Хөсәен бине Фәез2 . Басылган: »Шура», 1916. Л? 19 (факсимиле). Теле җиңеләйтеп, хәзерге стильгә күчерелде. АҢЛАТМАЛАР 1 Хәзерге Горький өлкәсендәге Красный Остров авылы (элек СабачаП. яисә Сафажай) 2 Фамилия шулай кыска язылган, дата да куелмаган (якынча май урталарында язылган булса кнрәк) Хатның оригиналында Ш Мәрҗани кулы белән «Аллаһе агьләм бис савап, мәктүбе ахыры булса кирәк, сәнәй 1282» (һиҗри ел исәбе белән) дип язылган