Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗНЕ БАШЛАУ ҖИҢЕЛМЕ?

ТАТАР ПРОЗАСЫНДА БАШЛАМНАР

Фәхрине үтереп ташладылар» (Г. Ибраһимов. «Тирән тамырлар»). «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» (Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр»), «Яшь бала елый иде» (Ш. Камал. «Буранда»). «Туды... Туганда ул кеше иде...» (Ф. Әмирхан. «Татар кызы»). «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә...» (Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»). Бу юлларны кем генә хәтерләми икән? Әсәрне беренче тапкыр уку белән, алар хәтергә уелып кереп калалар да, шулар аша әсәрнең бөтен эчтәлеге, андагы геройлар, вакыйгалар күз алдына килеп баса. Әсәрнең беренче җөмләсе, кайчак абзацы (без аларны башлам дип атадык)1 — әдәби әсәрнең музыкаль ачкычы ул. Ә. Еники, Ф. Хөсни 2 сүзләре белән әйткәндә, ул камертон хезмәтен үти: хикәяләүнең тонын һәм көен билгели, интонацияне алдан сиземләргә мөмкинлек бирә. Башлам укучыны сөйләнәчәк вакыйгаларны кабул итү өчен әзерләп куя, хикәяләүгә ишек ача. Ул — укучының игътибарын җәлеп • «Татар теленеп аңлатмалы сүзлеге* идә 1(Казан. 1977, I том) башлам сүзенә әдәби әслр- яен башлангыч елеше дип аңлатма бирелгән (141) • Мәкаләдә язучылар белән булган әңгәмә материаллары файдаланылды Кызыклы һәм файдалы фикерләре өчен аларга ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез — Ф С. С06 итәрдәй мәгънәви, аһәңле, камил, эмоциональ булырга тиеш, укучыны алда сөйләнәчәк вакыйгалар эченә алып кереп китәргә тиеш. М. Горький башлам турында бо- лай дип яза: «Иң авыры башлау, нәкъ менә беренче фраза. Ул, музыкадагы кебек, бөтен әсәргә тон бирә һәм аны, гадәттә, бик озак эзлисең» *. Әсәрнең мәгънәви, идея-эстетик бөтенлеген, әдәби эшләнешен тәэмин итүдә, композициясендә зур роль уйный торган башламнар татар филологиясендә, кызганычка каршы, өйрәнелмәгәннәр диярлек. Шулай да аерым язучыларга мөнәсәбәтле рәвештә кайбер күзәтүләрне күрсәтергә була. Мәсәлән, Ш. Камалның оста новеллачы булуын дәлилләгәндә, әсәрләренең «сөйләнергә тиешле вакыйгаларның иң үзәк бер җирен тотып ала торган кыска җөмлә» белән башлану үзенчәлеге ӘйP. Бәшировның «Тирән тамырлар» башламы уңаена әйтелгән сүзләре дә игътибарга лаеклы: «Уйлап карасаң, сүзнең иксез-чиксез куәтенә хәйран каласың. Өч кенә сүз бит! Әмма шушы өч сүзгә язучы ул заманның дәһшәтле сыйнфый көрәшен дә, аның канлы фаҗигасен дә сыйдыра алган. Сүз генә түгел бу, шул заман ис Ф 1 М Горький. Как я пишу.— «О литературе». М. «Советский писатель». 1953, 420 бит. 2 Г Халит. X Хисмәтуллин. Б. Гыйззәт, XX йөз башында татар әдәбияты. Казан. 1954. челегенә багышлап салынган гранит һәйкәл бу!»III IV Г. Ибраһимовның бу үзенчәлегенә Г Минский да игътибар итәг . Әсәрне башлау алымы Ф Мусинның «Олы юлга чыкканда» 3 дигән мәкаләсендә дә телгә алына. Автор мәгърифәтче прозаикларның язу стиленә әкиятләрнең тәэсире турында фикер йөртә Татар прозасын күзәтеп чыгу, язучылар белән булган әңгәмәләр башламнарның әдәби әсәрдәге ролен билгеләргә, күпмедер күләмдә язучының иҗат лабораториясенә үтеп керергә мөмкинлек бирделәр Башламнарның әдәби әсәрдәге функциясе нәрсәдән гыйбарәт, татар прозасында нинди башламнар күзәтелә, алар язучының индивидуаль стиле белән ничек бәйләнгәннәр, башламнар кайчан һәм ничек табыла— без шул сорауларга җавап бирергә тырышып карыйк. Башлам — әсәрнең билгеле бер мәгънәви, интонацион ачкычы. Тиешле мәгънә һәм форма бердәмлеге булганда, башлам — музыкаль әсәрдәге беренче аккорд кебек. Аны увертюрага тиңләве белән М. Мәһдиев бик хаклы: «Бөтен эчтәлеккә ишарә шул бер җөмләгә сыеп, урнашып бетәргә тиеш Ул — кысылган код кебек. Автор әсәр буенча шуның мәгънәсен киңәйтеп, таратып тәфсилләү белән шөгыльләнә» «Әсәрнең оеткысы, камыр башы» дип бәяли башламны В Нуруллин. Башлам җөмлә — хикәяләүдә иң мөстәкыйль җөмлә. Беренче җөмлә буларак, ул башка җөмләләргә буйсынмый, киресен- чә.бөтен хикәяләү шушы җөмләгә нигезләнеп алып барыла. Мөстәкыйльлеген тагын да ныграк күрсәтергә, күбрәк эчтәлек салырга теләп булса кирәк, язучылар башламнарны еш кына бер абзац итеп формалаштыралар. Әсәрдә үтәгән функциясе ягыннан башламнарның композицион төре аерылып тора Алар вакыйгаларның иң югары ноктасын чагылдыралар, кинәттән генә башланып киткән бу хикәяләүгә укучы ирек- сездән тартылып, кызыксынып кереп китә Андыйларның классик үрнәге — әлбәттә, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының башламы: «Фәхрине үтереп ташладылар». Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында да башлам сөйләнәчәк вакыйгаларның үзәгеннән алынган: «Каз- маш» заводында яңа директор көтәләр». Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повестендагы беренче җөмләне искә төшерик: «Былтыр көз булып үткән район конференциясендә делегатлар райкомның икенче секретаре Шакир Мостафинны 1 Г. Баширов. Чаткыда ялкын күләгасе - «Бүген тә. иртәгә дә» Казан, 1974. 118 бит 1 Г Минский Бай мәктәй — «Казан утлары». 1967, № т. 8'1 бит IV Ф .Мусин. Олы юлга чыкканда — «Татар теле һлм әдәбияты». Бишенче китап Каза ' 1976. .40-241 битләр. • М Горький Башлап язучы әдипләргә хатлар — «Әдәбият турында». Казан, 1953, 54 бит. «тәгәрәттеләр». Шундый ук башламнарның кулланылышын Г Ахуноаның «Чикләвек төше»ндә күрергә мөмкин: «Мин аңардан гел аерылам дип яшәдем» Бу башламнарда әсәрнең кульминацион моменты тотып алынган һәм шул рәвешле алар — әсәрнең эчтәлек ачкычы буларак — зур мәгънәви әһәмияткә ия. Язучыларның үзләре белән булган сөйләшүләрдә дә башламның композиция белән тыгыз бәйләнеше турында сүзләр күп булды Г. Бәширов, Ф Хөсни, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев һ. б. фикеренчә, композицияне үзгәртү башламнарның үзгәрүенә һәм, киресенчә, башламнар үзгәрү композициянең үзгәрешенә китерә. А. Гыйләҗев бо- лай ди: «Әсәрнең композициясен тезү башлам җөмләгә китерә. Әсәр шунда гына языла башлый». Г. Ахунов та әсәрләрендә башламнарга зур әһәмият бирүен әйтә һәм классик үрнәк ител «Тирән тамырлар» романындагы башламны күрсәтә. Композицион роль үтәүдән бигрәк хикәяләүнең киеренкелеген күзалларга мөмкинлек бирә торган башламнар да бар. Аларны динамик башламнар дип атарга мөмкин булыр иде. Мондый башламнар чынбарлыкта булган вакыйгалар, бер мизгелгә өзелеп торып, язучының әсәренә күчеп утырган кебек тәэсир калдыралар: <Мәдрәсә күршесендәге йортны сатып алган яңа байның бик матур кызы барлыгын ишетү Габделбасыйр шәкерткә әллә ничек бик зур бер тәэсир калдырды» (Ф. Әмирхан. «Габделбасыйр гыйшкы»), «Автобуска бер бик матур кыз килеп керде» (И. Гази. «Мату" кыз»). «Кече якта, караваттагы колак мендәренә капланып, Тәнзилә елый» (А Гыйләҗев. «Качак»). «1951 елның җылы июнь ае Көбәшләр нигезенә бәхетсезлек алып килде» (Г. Ахунов. «Хәзинә») һ. б. мисаллардан күренгәнчә, башламдагы хәбәрнең катгый үткән, заман формасында бирелүе динамиклыкны арттыручы тел чарасы булып тора икән. Хәбәрнең ды-де формасы башламнарда шактый актив Ш Усманоа, И. Гази, Г. Ахунов. Н. Фәттах һ. б. язучыларда бу форма аеруча күп кулланыла Динамик башламнар ның 70% тан артыграгы шундый хәбәрләргә тәмамланган. Башлам җөмләнең күләме дә хикәяләү башындагы киеренкелекне билгеләүдә ту- рыдантуры катнаша. Башламның күләме арту динамиканы киметә төшә, күп детальләр китереп кертү төп фикерне таркаулан- дыра кебек. Мәсәлән, «Разведка ротасы командиры өлкән лейтенант Сидоренко белән иртәгә уздырылачак операция турында сөйләшеп утырганда, ишек ачылды да китек пыялалы лампаның сыек яктылыгында ишектән кергән солдатның җыйнак сыны күренде» (А. Расих, «Сагынылган мәхәббәт»). Шундый ук озын башламны Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романының 1958 елгы басмасында да күрергә мөмкин: «Мортазин, кечкенә генә юл саквояжын кулына алып, купедан тавыш-тынсыз гына чыкмакчы булган иде. аскы урында ятып баручы тырпаен торган зур сары колаклы ябык карт, шикләнеп, сөлге ураган башын күтәрде». Бу күп сүзле башламның әсәрдәге киеренке, катлаулы вакыйгаларга ачкыч була алмаячагын сизеп, язучы 1969 елгы басмада башламның кыска, үтемле, динамик характерлысын таба: «Казмаш» заводында яңа директор көтәКүп кенә язучыларыбыз теге яки бу башлам җөмләнең мәгънәви йөген арттыру өчен, аны кыска, җыйнак итеп төзеп, бер үзен бер юлга урнаштыралар, яисә мөстәкыйль абзац итәләр. Без моны Г. Иб- раһимов, Ш. Камал, Ф Хөсни, Г. Ахунов һ. б. язучыларның әсәрләрендә күзәтә алабыз. Әсәрнең диалог белән башланып китүе дә хикәяләүнең динамикасын билгели. Мисал өчен Р Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестендагы башламга игътибар итик: «— Әни. әни дим! Нигә минем исемемне Йолдыз дип куштыгыз? Әни дим... — һай, кызым, йөдәтмәле, җыелышка соңга калам. икенче сөйләшербез. — И. һаман икенче дә икенче...» Әлбәттә, диалог белән башлау язучыдан зур осталык сорый. Үзмаксат итеп куйганда, аның акланмавы да мөмкин. М. Горькийның диалог белән башлауны иске алымга санап, «Матур әдәбият аны күптән үк бракка чыгарды» дип язуы да мәгълүм. Әмма ул болай дип дәвам итә: «Үзенең оригинальлеге белән, гадәттән тышлыгы белән шунда ук укучының игътибарын хикәягә тартырлык фраза булганда гына хикәяне әңгәмә белән башларга мөмкин»1 . Димәк, М. Горький диалог белән башлауны әдәби осталык белән бәйли, һәм бу алымны бракка чыккан дип бәяләү дөрес булмас кебек. Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестендагы диалог әсәрнең бөтен эчтәлеге, исеме, геройлары, подтексты белән тыгыз бәйләнгән. Язучыларның үзләре белән әңгәмәдә диалогик башламнарга күбесенең күңеле тартмавы ачыкланды. Дөрес, аерым язучылар диалог, туры сөйләм белән башлау һәм әсәрнең темасы, жанры, сурәтлән: ән вакыйгалар арасында ниндидер бер эчке бәйләнеш булуын да искәрәләр. Г. Бәширое 'Ул алым күбрәк юмористик әсәрләргә, сүз көрәштерүләр зур урын алган әсәрләргә килешә». Ф. Хөсни: «Бу алым бик ошап бетми. Әмма аны кыска хикәяләрдә шактый уңышлы файдаланырга мөмкин». М. Мәһдиев: «Авыл тормышын чагылдырган әсәрләргә батмый. Андый стиль ковбойлар, очучылар, сугыш турындагы хикәяләрдә үзен аклый (Э. Хемингуэй, В. Быков. А. Маршалл һ. б.). Башламнарның тагын бер төркемен тасвирлама башламнар дип атарга мөмкин булыр иде. Аларга интонацион яктан салмаклык, эпиклык, хикәяләү көе хас. Әлбәттә, алар да бердәй түгел. Тирән эмоциональлек белән аерылып тора торган башламнарның искиткеч матур, нәфис, аһәңле үрнәкләрен Ә. Еникидә күрергә мөмкин: «Апрель киче. Юеш. җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчылар тама. Күңелгә нидер әйтмәкче, нәрсәнедер искә төшермәкче була бу тамчылар...» («Төнге тамчылар»). Ярым сузык авазларны күп куллану, кыска-кыска синтагмалар төзү, тиңдәш кисәкләрнең симметрияле төстә кулланылуы нәтиҗәсендә туган аһәңлелек кабатлаулар ярдәмендә тагын да арта төшә, хиаэм (янәшә килгән ике җөмләнең беренчесендә ия-хәбәр, икенчесендә хәбәр-ия тәртибе һәм шулерның мәгънәви, интонацион-ритмик бердәмлек төзүе — Ф. С.) бу камиллекне тагын да көчәйтеп җибәрә. Мондый башламнар— әсәрнең чын мәгънәсендә музыкаль ачкычы булып торалар. Ә. Еникигә хас тирән моңсулык, салмаклык, уйчанлык, ул сурәтләгән борчулар, газаплар, күңел җилпенүләре шул башламнарда да чагыла. Башлам шул халәтне тудыра. Аларны укыгач, син әсир буласың, алга таба укымыйча һәм бетен әсәрне укып чыкмыйча, сиңа тынычлык юк. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының башламы да гаять кызыклы, аңарга масштаблык, зур киеренкелек хас Әсәрнең беренче җөмләсендә үк катлаулы вакыйгалар, фаҗигаләр, корбаннар булуына ишарә ясала, революция дулкыннарыдай мәһабәт интонация ишетелгәндәй була. Шундый ук эмоциональ башламнарның үрнәген Ә. Баяновның (бәлки шагыйрьлеге белән аңлатыла торгандыр?) «Ут һәм Су». «Яшьлегемне эзлим», «Тау ягы повесте» әсәрләрендә күрергә мөмкин. Бу башламнарда авторның бераз фәлсәфирәк язачагын сиземләргә, анда аллегорик сурәтләүләргә дә урын булачагын тоярга мөмкин Тасвирлама башламнар, күбесенчә, табигать күренешләрен сурәтләүгә мөнәсәбәтле рәвештә кулланылалар. Табигать урын һәм вакыт ягыннан хикәяләүгә фон булып тора:«Табигать*тына» (Г. Ибраһимов «Сөюсәгадәт»); «Җәй башы иде» (Ш. Камал, «Акчарлаклар»); «Аксыл-эәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының соргылт нуры коела; тау кырыйларында, каралты түбәләрендә күз иярмәслек тизлек белән җылы дулкыннар тибрәнә; кырлар өстендә, күзне камаштырып, язгы карның көмеш бизәге балкып тора» (Г. Бәширов «Намус»), «Көчле салкыннардан соң коточкыч дуамал буран башланды» (М. Мәһ- диев «Фронтовиклар»). Хикәяләү билгеле бер вакыт, урын аралыгын үз эченә алганга күрә, башламнарның лексикграмматик үзенчәлеге буларак, алар составында вакыт һәм урын төшенчәләре күп кулланыла. Вакыйганың төгәл елын, аен, көнен, вакытын бирү күпчелек язучыларда очрый: «..1810 нчы елның 30 май көне иде» (Г. Ибраһимов «Иеэ ел элек»); «1920 елның декабрь ахыры иде» (Ш. Камал. «Матур туганда»); «1944 елның көзе иде» (А Гыиләҗев «Дүртәү»); «Мең тугыз йөз егерме сигезенче елның җәе иде» (А. Расих. «Дустым Мансур»); «Март башлары иде» (Ф. Хөсни. «Авыл өстендә йолдызлар»). Хикәяләүне атау җөмләләр белен башлап китү гаять киң таралган вакыйгалар предметлаштырып бирелә, аларны күләмле итеп кү} алдына китереп бастырырга мөмкинлек туа Татар прозасының башлангыч чорына хас булмаган бу алым безнең чорда аерата киң кулланылыш тапты. Бу алымны драматургиядәге вакыйгалар алдыннан бирелгән тасвирлауларның прозага тәэсире дип тә карарга мөмкин түгел микән? Сөйләнәчәк вакыйгага бәйле булган ялгызлык исемнәре дә башламнарда зур урын ала: «Кавказда курорт сезонының гөрләгән чагы» (И. Гази. «Катя Сорокина»); «Госман Ахмеров тәрәзә форточкасының көзге җил белән бер ачылып, бер ябылып торуына уянып китте» (А. Шамов. «Ана») һ. б. Еш кына башламдагы берәр сүз әсәрнең буеннанбуена сөйләнәчәк вакыйганың үзәгендә була. Мәсәлән, Ә Еникиның «Җиз кыңгырау» хикәясе болай башланып китә: «Минем китаплар шүрлегендә тавышсыэ- өнсез генә җиз кыңгырау тора...» Шул кыңгырау үсмер чакның матур истәлеге икән; кыңгырау «һаман яшь. дәртле, моңлы һәм ниндидер бер могҗиза белән мине күз ачып йомганчы кырык ел артка, яшүсмер чагыма күчерә дә куя».— ди дә. язучы шул вакыйгаларны сурәтләүгә күчә. Яисә менә «Туган туфрак» хикәясендәге башлам: «Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына: «Клара, бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бә- баңның туган туфрагы бит ул!» — дип әйтә торган иде». Бу җөмләдәге туган туфрак сүзе, беренчедән, әсәрнең исеме буларак бик мәгънәле; икенчедән, хикәянең буеннан-буена шәһәр кызы Клараның шушы туган туфрак сүзләренең эчке мәгънәсен аңлый баруы сурәтләнә; ’өченчедән, әсәрнең соңгы җөмләләрендә ул тагын кабатлана... «Бар икән ул туфрак дигән кадерле җир! һәм Клара үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Шул рәвешле әсәрнең исеме булган төшенчә үстерелә, әсәр камил бербөтен буларак кабул ителә Мондый башламнарны тематик башламнар дияргә мөмкин булыр иде. Башлам җөмлә, әлбәттә, хикәяләүнең бетен барышын билгели. Язучының осталыгы башлам белән соңгы җөмләне (бетемне) бәйләүдә дә чагыла. Ясалма итмичә, табигый бәйләнеш туарлык итеп эшли белгәндә. әсәрдә мәгънәви, композицион бөтенлек барлыкка килә Алда әйтелгән «Җиз кыңгырау» әсәрендә нәкъ шундый бердәмлек хасил булган. Ул болай тәмамлана: « ..Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа — аның дәртле көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана». Бу алым Ш. Камалдан ук килә кебек. Мәсәлән, аның «Буранда» хикәясе -Яшь гы башламда эмоциональлек өрпелеп торган хикәяләү, бераз шартлылык та бар. «Әнисенең исеме — Идел. Үзенеке — Кама. Әнкәсе — Идел күкрәгенә башын куеп, рәхәтләнеп йоклый Кама... ... Яр читенә, болын буена кил дә тыңла: ерак гасырлардан ишетелгән барлык чулпылар чыңы түгелме бу? Чың... чың... чылтыр... чылтыр... Үләннәрнең әллә яңа буынга сикергәндә чыңлап китүеме? Кошлар, чикерткәләр сайравымы, дулкыннарның ярларга, ташларга бәрелүеннән яралган көйләрме? Әллә гүзәллекнең, мәхәббәтнең әнә шулай аһәң булып ишетелүеме? Нәрсә бу? Бөтенесен җыеп әйткәндә, Кама бу». Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим» лирик повестенда да шундый ук хәл: автор уйлана; үз фикерләрен укучы белән уртаклаша. Анда да тематик һәм мәгънәви бөтенлек. Язучы билгеле бер' чордагы әдәби телнең сизгер, оста бер вәкиле буларак, традиция рәвешендә кулланылып килгән алымнарга мөрәҗәгать итми калмый, әлбәттә. Әмма һәр язучы әдәби телне үстерүче. камилләштерүче. аның стилистик мөмкинлекләрен киңәйтүче буларак, традицион алымнар белән беррәттән, үз сүзен әйтергә, үз сурәтләү чараларын кулланырга омтыла. Татар прозасындагы башламнарны аерым язучыларга мөнәсәбәтле рәвештә тикшереп чыгу һәр язучының билгеле бер күләмдә үз аһәңен билгеләргә ярдәм итте. Ф. Әмирхан башламнары шактый күләмле, күбесенчә, хикәяләүгә корылганнар, башламнарда вакыйгаларның үзәге күзәтелә. алар эчтәлек белән тыгыз бәйләнгәннәр һәм мәгънәви җаваплылык үти Г. Ибраһимов башламнарына гаять киеренкелек, фикри тыгызлык, вакыйганың үзәген табу хас. Әсәрнең композицион үзәге дә башламнарда чагылып уза. Башламнарны әсәрнең нота ачкычы буларак куллану да очрый. Ш. Камал исә табигать күренешләрен сурәтләгән башлам җөмләләргә өстенлек бирә. Башламнары кыска, тыгыз, ачык күңелле матур яңгырашлы, аларда хәрәкәт өстенлек итә. М. Әмир хикәяләү стилен чагылдыра торган башламнарны яратып куллана, әмма аңа кыскалык, динамизм да ят түгел. Г. Гобәй туры сөйләмне һәм сөйләм әйләнмәләрен уңышлы куллану нәтиҗәсендә бала елый иде. Тышта җил, буран, дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган. дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлый иде» дигән җөмлә белән башланып, ахырда «Тышта буран һаман дулый иде» дип кабатлау белән тәмамлана. «Козгыннар оясында» һәм «Уяну» хикәясендә дә шуны ук күзәтергә мөмкин. Кайчак әдәби әсәрнең башламы бер генә җөмләдән түгел, ә бер-берсенә искиткеч нык береккән синтаксик бөтеннәрдән гыйбарәт була. Бу — әсәрнең прологы, музыкаль әсәрдәге прелюдия кебек... Г. Иб- раһимовның «Безнең көннәр» романы һәм «Кызыл чәчәкләридәге башламнарны искә төшерик. Хәзерге татар прозасында исә синтаксик бөтенгә нигезлә гән башламнарның иң нәфис, камил, әсәрнең бөтен яңгырашына тиң булган үрнәкләрен Ә. Еникидән дә оста бирүче юктыр. Югарыда искә алынган «Җиз кыңгырау», «Әйтелмәгән васыять» һәм «Рәшә» повестьларының башламнары шул хакта сөйлиләр. «Йомшак кына җәйге җил исә.. Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә алар... Колын булып уйнаклап. шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң. җир җы- лыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш. моңсу башкорт даласында!» («Әйтелмәгән васыять»). Г. Ахуновның «Ардуан батыр» романындагы башламны тәшкил иткән кисәк болай төзелгән: «Березники каласында һәйкәл бар. Дәү такыр башлы, мыеклы бер кеше биек постаменттан уйчан гына карап тора, һәйкәлне карарга килүчеләр мәрмәргә чокып язылган сүзләрне укыйлар: МИРСӘЕТ АРДУАНОВ 1886—1959 Укыйлар да уйга калалар: Пушкинга һәйкәл бар — шагыйрь. Чайкрвскийга һәйкәл бар — композитор. Чапайга һәйкәл бар — сугыш герое. Кем ул Ардуанов? Ник аңа һәйкәл куйганнар?» Хикәяләүгә менә шулай мавыктыргыч итеп алып кереп китә Г. Ахунов. Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романында киеренкелек туган башламнарга өстенлек бирә Ә Еники башламнарында хикәяләүнең I заттан булачагына ишарә, геройларның исеме, аларга характеристика бирелә. Башламнарда еш кына кабатлаулар, тиңдәш кисәкләр килә. Алар җөмләне интонацион яктан камилләштерүдә катнашалар Аларда лирик башлангыч бик көчле. Башламда табылган интонация әсәрнең буеннанбуена дәвам итә. Кайчак Ә Еники башламны композицион үзәк итә («Саз чәчәге». «Рәшә». «Туган туфрак» һ. б). Ә. Еники башлам Һәм бетемдә уртак фикерләр, сүзләр, төзелмәләр кулланып язарга ярата. «Әйтелмәгән васыятьмтән «Дала буйлап кылганнар йөгерә » дигән җөмлә хикәянең ахырында тагын бер кат кабатлана һәм шуннан соң нәкъ Акъәби кебек ук, «Куы- ша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап. Миңлебай карт кайтып килә». Г. Әпсәләмов табигать күренешләрен сурәтләгән башламнарга өстенлек бирә аларда әсәрдәге вакыйгалар белән эчке, структур бәйләнеш зур. әсәрнең исеме белән бәйләнеш тә күзәтелә. И. Гази I затка ишарә белән башларга ярата, затның исеме, профессиясе турында мәгълүмат бирә, динамизм чарасы булган ды-де формасындагы хәбәрләрне күп куллана. Г. Бәширов башламнарда, гадәттә. I заттан сөйли («Өйдән-өйгә», «Туган ягым — яшел бишек», «Урман шаулый» һ. б). Аның өчен вакыйгаларның үзәгеннән башлап китү дә ят түгел. Язучы талгын, салмак хикәяләүне алып керә торган тасвирлама башламнарга да мөрәҗәгать итә. Г Ахунов башламны композицион үзәк буларак төзи. Бу җөмлә турында ул. күрәсең, күп уйлана. Башлам алда сөйләнәчәк төп вакыйгаларга ишарә формасында тезелә. Башламнардагы кыскалык, төзек, лек аерым очракларда шактый күләмле җөмләләр белән да алышына. Г. Ахуновта синтаксик бөтенгә нигезләнгән башламнарның матур үрнәкләрен табарга мөмкин- "Ардуан батыр». «Хыялый Хәйрүш егетләревндә бу шулай. Соңгысы болай башлана: «һәр авылның үзе генә белгән истәлекле урыны була. Бер авылда ул — чишме, икенче авылда — урман аланы, өченчесендә — ялгыз аккаен яки кушнарат» А. Расихның башламнары күбесенчә билгеле бер вакыйга, хәрәкәтне сурәтләүгә корыла Аларга динамизм хас Әмма алар арасында күләме ягыннан зурраклары да очрап куя. Р. Төхфәтуллин башламнарына вакыйгаларны үзәгеннән тотып ала белү хас. Ул. Ә. Еники кебек үк, әсәрнең исеме белән башлам җөмлә арасында сизелерлек күпер сала. Моны «Йолдызым». «Тамчылар ни сөйли». «Бөтнек үләне исе» һ. б. әсәрләрендә күрергә мөмкин. А Гыйләҗев башлам җөмләләрне кыска төзи, я гомумән пролог рәвешендә кора. Җөмлә тыгыз, мәгънәле, вакыйганың үзәген белдерә А. Гыйләҗев башламнардагы сүзләрнең стилистик бизәкләре дә гаять үзенчәлекле, алар күбрәк шомлы, борчу- лы. киеренке төсмерле Башламнарга ул күбрәк мәгънәви ачкыч функциясен йөкли. М. Мәһдиев әсәрләрендә башламнар хикәяләүнең нота ачкычы буларак яши һәм алар артык кыска түгелләр. Юмористик хикәяләренә гади сөйләм теле белән башлау хас булса. «Без — кырык беренче ел балалары» һәм «Фронтовиклар»ын язучы салмак тонда, эпик хикәяләү стилендә баш* лап җибәрә. Н. Фәттах башламнары динамизмга корылганнар, аларда әсәрнең исеме белән эчке һәм тышкы бәйләнеш яши. Күләм ягыннан уртача булып, алар күбесе үткән заман хикәя фигыльгә тәмамланганнар. Ә. Баянов башламнары синтаксик бөтенгә нигезләнә һәм. гадәттә, әсәрдә сөйләнәчәк вакыйгаларның эмоциональ ачкычы буларак яңгырый. Аларда шагыйрь күңелле Ә Баянов лирик герой буларак аваз сала: «Тау ягы» дип атыйлар икән бу якны. Идел һәм Кама киңлекләреннән карасаң, илаһи бер кала. Өч архитектор — Кояш. Җил. Су гаҗәеп сызыклар, рәвеш-кыяфәтләр белән бизәгән бу каланы. Гаҗәеп тә төрле һәм гүзәл төсләр белән («Тау ягы повесте»), «Яшьлегемне эзлим». «Ут һәм Су» повестьларында да шуны ук күрәбез. Э Касыймов башламнарында кыскалык, табугать күренешләренә бәйле мотивлар урын ала. Шул ук вакытта интонацион яктан алар сөйләм теленә якынрак төсмер белән характерланалар. Б. Камалов шактый аз сүзле, кайчак 3— 4 сүздән генә торган җөмләләр белән башлап китәргә ярата. Аерым сүзләрнең лексик-семантик билгеләре исәбенә киеренкелек артып, башламнарның шактый матур үрнәкләре туа. Бу исемлекне алга таба дәвам итеп тормастан, нәтиҗәгә килергә мөмкин: язучының индивидуаль стиль үзенчәлекләре әсәрләренең башламнарында да чагылыш таба икән. Моңсу, сагышлы, салмак, нәфис интонациягә ия Ә. Еники башламнарын, мәсәлән, зур киеренкелек белән аерылып торган Г. Ахунов һәм А. Гыйләҗев башламнары белән һич кенә дә янәшә куеп булмый. «Язучының индивидуаль стиле аның башламнарында чагыламы?» дигән сорауга күлчелек язучылар үзләре дә уңай җавап бирделәр, һәм бу табигый да, әсәрнең әдәбиэстетик бөтенлеген, камиллеген тәэмин иткән башламнарда язучының стиле чагылмыйча кала алмый. Бу турыда М. Мәһдиев менә нәрсә ди: «Әйтелмәгән васыятьинең башы — тулысы белән Ә. Еники. Аның уйлау, язу манерасы, яшәве, характеры, гадәте — шул җөмләдә. Г. Ибраһимовның өермәле, дуамал стиле, үзе — беренче җөмләләрендә. Ш. Камалның тыйнак характеры, якты, елмаюлы йөзе — аның яңгыравыклы, чиста, кыска җөмләләрендә. Озын җөмлә белән башлау анда юк диярлек». Г. Б ә ш и р о в: «Башламда язучының индивидуаль стиле, һичшиксез, чагыла — әгәр язучының чыннан да үз стиле эшләнеп җиткән булса. Кызганычка каршы, үз стиле булган язучылар күп түгел». Кызганычка каршы, бездә язучыларның индивидуаль стилен өйрәнүгә җитәрлек игътибар бирелми әле. Башламнарга мөнәсәбәтле рәвештә генә дә тагын никадәр күзәтүләр ясарга мЬмкин булыр иде! Татар прозасында башламнарның үсеш- үзгәреш тенденциясе нинди соң? Шактый ерактан килә торган салмак, тыныч, эпик хикәяләү булачагын алдан ук күрсәтеп торучы башламнар хәзер дә дәвам итәләр. Әмма алардагы подтекст, мәгънәви тирәнлек арта төшкән. Башламнарның камилләшә баруы, иң элек, язучыларның әдәби осталыгы өзлексез үсештә булу белән аңлатылырга тиеш. Игътибарга лаек тагын бер факт бар: бүгенге язучы классик һәм хәзерге рус әдәбияты, дөнья әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән яхшы таныш. Күп яэучы- ларыбызның рус һәм дөнья әдәбияты белән бәйләнешләре тәрҗемә практикасы аша да ныгый бара. Болар исә, үз чиратында, әдәби зәвыкның камилләшүенә зур йогынты ясый. Әдәбият нихәтле калыплардан азат булырга тиеш булса да, тормыштагы реаль вакыйгаларның охшашлыгы, типологик ситуация башламнардагы структур-грамматик охшашлыклар тууга китергән. Әйтик, авыл тормышын сурәтләгән язучылар чыгышлары белән дә авылдан. Хикәяләүгә динамизм бирү теләге белән бездә авыл табигатенең кырыс, усал, шыксыз чагын сурәтләү шактый еш очрый. Мәсәлән, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, X. Хайруллин, М, Хәбибуллин башламнарына күз салыйк: «Җанны өшетә торган салкын коры кич килде» (А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар»). «Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баеганда шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә. агач ботакларында — бөтен җирдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-зыңгыл- дап елга бозы ярылып китә» (М. Хәбибуллин. «Чоңгыллар»). «Төнозын яңгыр яуды. Көчле яңгыр әйтерсең болыты белән төште: асфальт җәймәгән авыл юлларын машина үтмәслек итеп лыҗырда~ы...» (М. Хәбибуллин. «Икмәк кадере»). «Каты салкыннардан соң коточкыч дуамал буран башланды. Йортларның түбә кыегына кадәр кар өелде, коелар, чишмәләр күмелде. Күрше-күлән бер-берсенә кермәде, әйтерсең лә тереклек туктап калды...» (М. Мәһдиев. «Фронтовиклар»). «Тоташ ике ай буена күк гөмбәзе ник бер ачык чырай күрсәтсен — сәләмә болытларыннан җир өстенә салкын күз яшен койды да торды» (X. Хәйруллин. «Картлык кемгә шатлык?»). Бу башламнар, алда әйтелгән уртаклыктан тыш, симметрик урнашулары, хикәяләүдәге салмаклык белән дә үзара нык кына охшашлар. Инде язучыларыбызның «Үзегез нинди башламнарны яратып кулланасыз?» кебек сорауга бирелгән җавапларына күз төшерик. Ә. Еники һәм Ә. Баянов, башлам җөмләләрнең настроение тудыра торган үзенчәлегенә басым ясап, аңлы рәвештә шундый башламнарны куллануларын әйтәләр. Г. Минский исә: «Мин үзем хәбәрләү, нәрсәгәдер киная, табигатьтәге стихия, сагаерга мәҗбүр итү һ. б кебек башламнарны яратам. Әлбәттә, болар әсәрнең эчке интонациясе, идея юнәлеше белән органик бәйләнештә булырга тиеш», — дип яза. Г. Бәшировның җавабы гаять тыйнак: «Нинди башламнарны яратуым турында бер нәрсә дә әйтә алмыйм, чөнки ул турыда уйлаганым юк». М. Хәбибуллин саграк әй- та: «Миңа калса, башлам җөмлә ул хәтле конкрет, кискен рәвештә куелмаска тиештер, чөнки ничек башласаң, шулай бетерергә туры килүе бар, талгынрак башлам ошый миңа». М. Мәһдиев <- авыл кешесе буларак, табигать күренешенә бәйле» башламнарны яратуын белдерә. Әгәр башламны әдәби әсәрнең мәгънәви, эмоциональ, интонацион ачкычы дибез икән, язучы аның турында гаять күп уйланмый мөмкин түгел. Әсәрне яңадан редакцияләгәндә, язучы аңа кат-кат кире кайта. Берничә басмасы булган кайбер әсәрләргә мөрәҗәгать итик Мәсәлән, Г. Бәширов 1941 елгы басмада «Сиваш» әсәрен болай башлый «Бик эссе һәм бөркү иде. Дала ягы, каршыдагы агачлыкның сул почмагыннан башлап, күз җитмәслек ераклыкка хәтле диңгез кебек ялтырап ята, анда елы дулкыннары тибрәнә, ерактагы хуторлар, салам кибәннәре диңгез эчендәге утраулар булып күренәләр». Бу җөмләләр әдипне канәгатьләндермәгән, күрәсең, һәм, чыннан да. монда иминлек, илаһи тынычлык сурәтләнә. Сиваш сазлыгында булачак фидакарь батырлыкны сиземләү кыен. 1957 елгы басмада Г. Бәширов аны үзгәртеп дөрес эшли. Бу юлы динамизм лөксик-семантик билгеләр исәбенә дә арткан һәм вакыйгаларның кинәтлеге укучыны тиз арада үзе артыннан ияртеп алып кереп китә: «Кинәт җир тетри һәм гүли башлады, нидер, пулеметтан аткан сыман, өзлексез шытырдап торды. Шәмси дер-дер калтыранып торып утырды». Г. Әпсәләмов та «Газинур» романындагы башламга кабат-кабат өйләнеп кайта һәм аны яңадан эшкәртә, чарлый. шомарта, кыскарта: «Кар көрте астындагы амбразурадан яңадан көчле ут ыргылды» (1953); «... Кар керте баскан тар амбразурадан яңадан көчле ут ыргылды» (1955); «... Көрт баскан тар амбразурадан көчле ут ыргылды» (1968) Инде бу уңайдан да язучыларның үзләрен тыңлап карыйк. «Әсәрегезне яңадан редакцияләгәндә, башламнарга үзгәреш кертәсезме?» дигән сорауга шактый төрле һәм кызыклы җаваплар алынды. Ә Еники: «Әлбәттә, үзгәрешләр керә. «Әйтелмәгән васыятьпнең башламын күп тапкырлар үзгәрттем. Әле хәзер дә өченче җөмләдә ниндидер кытыршы җире бар кебек, һаман канәгатьләнеп җитә алмыйм» Ф Гыйләҗев «Әсәрнең беренче би. тен 30—40 ар тапкыр күчереп язам. Әсәр* нең ритмы шул биттә табыла бит. Башлам, иы бер тапканчы күл тапкырлар үзгәртә» сең». Г. Ахунов: «Үзгәрешләр сирәк була. Гадәттә беренче туган хәлендә саклана. Ә менә «Ардуан батыр»да үзгәрттем: «Урал урманнарына янган йолдыз кебек, социализм нуры килеп төште...». Бу җөмлә миңа бераз ясалмарак, артык публицистик тоелды һәм үзгәртергә кирәк таптым». X. Сарьян: «Бу җөмләгә үзгәреш керткәнемне хәтерләмим». Ә. Баянов: «Башламнарны үзгәрткәнемне белмим». М. Мәһдиев: «Андый хәлнең әлеге булганы юк. Бик кадерле җөмлә була ул, аны бер тапкыр язгач, үзгәртәсе килми». «Башлам җөмлә нинди булырга тиеш?» Күпчелек язучылар башлам кыска булырга тиеш дигән фикердә торалар. Үзе шактый күләмле җөмләләр белән язучы ф. Хөсни дә шул фикердә. В Нуруллин бер җөмләле башламнарны өстен күрә. Г. Минский башламнарның эпик характерда булуларына басым ясал әйтә. Ә. Еники, Ф. Хөсни. М. Мәһдиев һәм X. Сарьян башлам җөмләләрнең фикри тыгызлыгын мәҗбүри дип исәплиләр А. Гыйләҗев фике- ренчә, әдәбият кешеләрне сискәндерергә тиеш. Шул мәгънәдә беренче җөмләләрнең мәгънәви йөге аеруча зур. Беренче җөмләне язганда шул як та истә тотылыр, га тиеш. Кайчан һәм ничек туа соң беренче җөмлә? Бөтен язучы өчен дә әсәрне яза башлау бер үк дәрәҗәдә авырмы? Сүзне язучыларның үзләренә бирәбез. Ф. Хөсни: «Башламны язучы күңелендә инде яшәгән геройлар, аларның хәрәкәтләре вакыйгалар тудыра. Башлап җибәрер өчен әсәр язучы күңелендә инде «язылып» беткән булырга тиеш». Ә Еники: «Башламнар терпече туа. Кайчак әсәрнең башын соңгы җөмлә әйтеп җибәрә». Г. Ахунов: «Төрлечә туа. Кайчак бетен әсәр уйланып беткәннән соң («Хәзи- нә»дә), кайчак әсәрне яза башлаганда ук («Чикләвек теше»ндә)»_ А. Гыйләҗев: «Әсәрнең эчке бер ритмын билгеләгәнгә күрә, бөтен әсәрне күңелдә язып бетерми торып, бу җөмләне язу авыр. Беренче биттә үк ритм табылса, үзеннән-үзе языла, язарга кул иярми. Яңа гына тәмамлаган «Мең чакрым юл» дигән повестемдагы беренче җөмләне мең т<р- ле үзгәртеп карадым. Инде шуны бер тапкач, повесть җырлап языла башлады. Менә ул җөмлә: «Күп бу дөньяда Әскәр Ахун- җановның дошманнары, шулар арасыннан иң зур дошманнары итеп хатыны белән бердәнбер улын саный ул...» X. Сарьян: «Башлам минем алда яткан иң зур дошманны — ак кәгазьне җиңү өчен беренче адым. Мин аңа әллә ни зур әһәмият бирмим». М. М ә һ д и е в: «Башлам җөмләсе табылмаган көе мин әсәргә керешә алмыйм. Эчтәлек, геройлар якынча инде хыялда әзер була, әмма әнә теге хикмәтле җөмлә авырдан туа». В. Нуруллин: «Кайчан табылуын өзеп кенә әйтүе кыен. Ничек табылу мәсьәләсенә килгәндә, шуны әйтә алам: бик озак эзләгәннән соң табыла минем беренче җөмләләр. Күңелдән уйлап та, язып карап та эзлисең аларны». Күргәнебезчә, әсәрне башлап китү күпчелек язучылар өчен — иҗат газабының бер чагылышы; ул укучыга тәкъдим ителгәнче язучының тынгысыз күңеле, акылы аша ничәмәничә тапкырлар йөгереп үтә. Мәсәлән, А. Гыйләҗев «Өч аршын җир» хикәясенең беренче җөмләсен 32 тапкыр үзгәртүе турында әйткән иде... Шул ук вакытта аерым язучылар өчен башлап җибәрү әллә ни газаплар белән бәйләнмәгән булуын да күреп киттек. «Башламнар остасы дип кемне саныйсыз?» Язучыларыбызга бирелгән бу сорауга җаваплар, нигездә, бертөрле булып чыкты. Уртак фикер шундый: татар әдәбиятында иң матур, иң оста төзелгән башламнар Г. Ибраһимов. Ш. Камал һәм Ә. Еники әсәрләрендә. Г. Ахунов, мәсәлән, үзенең бу өлкәдәге (һәм гомумән!) остазы дип М. Шолоховны күрсәтә. Гомумән, башламнарның әдәби әсәрләрдә мәгънәви, эмоциональ, композицион роле гаять зур. алар язучының әдәби осталыгын күзалларга да мөмкинлек бирәләр. Бай тарихы, казанышлары булган татар прозасындагы башламнарны күзәтү безне шактый кызыклы нәтиҗәләргә китерде. Киләчәктә дә аларны язучының индивидуаль стиленә, иҗат лабораториясенә, ' поэтик синтаксис мәсьәләләренә мөнәсәбәтле- рәвештә өйрәнү дәвам итәр дип уй* лыйбыз.