Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ӘКИЯТЛӘР ОСТАСЫ

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

М. Җәлил.

Дуска.

Күренекле татар совет балалар язучысы, ялкынлы патриот, намуслы куркусыз көрәшче Абдулла Алишка 70 яшь! Ләкин нәрсә ул еллар саны. ..

Фронтка чыгып киткәндә аңа нибары 33 яшь иде. Замандашлары күңелендә дә ул әнә шулай сакланыр. Ә әсәрләре инде аның күптән үлемсезлек хокукы яуладылар. А. Алишның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичергәндә, ике төп моментка — аның әдәбиятка һәм балаларга булган эчкерсез мәхәббәтенә игътибар итми мөмкин түгел, һәм ул шушы мәхәббәтен бербөтен итеп, изге итеп гомере буе йөрәгендә саклап кала алды.

Алиш бала җанлы кеше иде. Без моны язучының мәктәп, китапханә, пионер лагерьлары, балалар бакчаларында үзенең әсәрләрен укуы, әдәбият түгәрәкләренә җитәкчелек итүе өчен, я булмаса «Пионер каләме» журналында, Татарстан радиокомитетында эшләгәнен һәм, гомумән, балалар белән даими аралашып яшәгәнен күзаллап кына да әйтмибез. Балаларга аерата бер бирелгәнлек хисе аның җанында иде.

«...олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә иде», — дип язды аның турында Гази Кашшаф. А. Алишның әлеге кабатланмас үзенчәлеген аның яшьлек дусты Әнәс Камал да үзенең «Гомергә ул күңел түрендә» исемле истәлек мәкаләсендә бик оста тотыл алган: «...мин аның кирәгеннән артык тыйнак булуына хәйран калган иптәше булсам да, сәхнәгә чыкканда гына түгел, һәркайда, хәтта урамда йөргәндә дә шакмаклы күлмәк якасына пионерлар галстугы тагып йөрүен килештереп бетерми идем.

Имеш, шомырт күзле, куе кара куш кашлы, ялт итеп торган егет шулай бала-чагалар сыман йөрсен әле! Бер мәлне шул турыда ачы телләнеп алуым да хәтердә:

— Син, Алиш, зря болей шалишь! Коеп куйган Кавказ егетедәй башың белән  шундый галстук тагып йөрергә ничек оялмыйсың икән.

— Значит, Алиш түгел син, малыш!

Шунда мин ишетмәгәнемне ишеттем.

— Үзең син малыш, зря шалишь! Тутый кош койрыгыдай булса да, галстугың чалыш. Кызыл галстук турында фикерең бөтенләй ялгыш. Син Мещан урамында гына тумагансың, ахры, байгыш! Шул мещан баткаклыгына бата күрмә ялгыш! «Байгыш» сүзеннән башкасында дускайның кисәтүендә хаклык чәчрәп ята иде. Кая ул җавап кайтару — шым булдым».

Әлеге истәлектә Алишның җанлы авазын ишеткәндәй булабыз. Аның балаларга һәм аларның идеалына булган мөнәсәбәте биредә бик ачык чагыла. А. Алиш әдәбиятка 1929—30 нчы елларда килеп керә һәм үзенең бөтен иҗатын диярлек балаларга багышлый. Дөрес, ул олылар өчен дә иҗат итте. Әйтик, 1932 елда язылган «Якты күл буе» повесте, «Күршеләр» пьесасы, күп кенә хикәя, очерклары, шигырьләре аның олыларга адресланган. Ләкин А. Алиш, барыннан да бигрәк, балалар язучысы иде. Ул балаларга әкият, хикәя, очерк, шигырь, пьесаларын бүләк итте. Тәнкыйть мәкаләләрендә дә алар әдәбияты турында кайгыртып язды. Тәрҗемәгә дә балалар өчен язылган әсәрләрне сайлады. Шулай да Алиш турында һаман нидер әйтелми кала кебек...

Күрәсең, моның беренче сәбәбе балалар әдәбиятыбызның әлегәчә җитәрлек өйрәнелмәгән булуыннандыр. Ул таянган традицияләрне ныклап күзаллаганда, аның игелекле эшен дәвам итүче бүгенге көн әдипләребезнең үсеш дәрәҗәсен билгеләгәндә, бәлки А. Алишының да чын индивидуаль йөзе тулырак ачылыр, татар балалар әдәбиятына керткән өлеше калкурак күренер иде. Икенче яктан, аның үз иҗаты нечкәлекләрен өйрәнү дә татар балалар әдәбиятын аңлауда билгеле бер ачкыч ролен үтәр иде. Чөнки балалар әдәбиятының үткәне я киләчәге турында сүз чыкканда, Алиш исемен читләп узу мөмкин түгел. «Нидер әйтелми кала кебек...» диюнең төп сәбәбе — шулай дә язучының уз иҗатына, аның әсәрләре үзенчәлегенә бәйле бугай. Бәлки бу аларның чын сәнгать әсәре булуларыннан киләдер.

Тормышның үзе кебек тулы канлы әсәрләр турында язганда, уйлаганда һаман шулай «нидер әйтелми кала». Алар белән якыннанрак танышкан саен бу тойгы көчәя генә. Мин моны Алишның әкиятләрен укыганда аеруча нык тоям, һәм әлеге мәкаләдә ясаган күзәтүләремне бу «әйтелми кала торганнарның бер очы — ягъни мин әйтә ала торган очы итеп кенә күзаллыйм. А. Алиш әкиятләренең зур күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Бу очраклы түгелдер, күрәсең. Чөнки баланың (сүз мәктәпкәчә яшьтәге балалар турында бара) игътибары әкиятләрнең нәкъ менә шушы төренә юнәлә. Аларның күңеле нәкъ менә шушы төрне җиңелрәк үзләштерә һәм ансатрак хәтердә калдыра. Бала, гомумән, һәртөрле җан ияләре белән үз тиңедәй итеп, иркенләп сөйләшергә ярата. Әкиятләрдә очраган кыргый җанвар, йорт терлекләре, кош һәм бөҗәкләрнең кешечә сөйләшә башлаулары аның өчен аеруча якын. Үрдәкнең урманда йорт хуҗасын эзләп йөрүе, я булмаса Аккош бәбкәсенең велосипедта җилдерүе... Чыннан да, шаккаттыргыч күренеш бит. Хәер, бала әлеге уйдырмаларның чын түгеллеген үзе дә белә. Тик аны мәсьәләнең бу ягы артык кызыксындырмый. Биредә ул төп игътибарын җәнлек, кош-кортларның үзара мөнәсәбәтенә юнәлтә. Шулай итеп, бала әлеге әкиятләрдә сәнгатьчә шартлылыкның иң беренче, иң гади нигез элементларын үзләштерә.

А. Алиш әкиятләрен функцияләре ягыннан шартлы төстә өч төргә аерып карарга мөмкин: беришесе балага табигатьне танып белү чарасы буларак кызыклы; икенчеләре исә — мавыктыргыч һәм гыйбрәтле мөнәсәбәтләргә корылганнары тәрбияви характер алулары белән әһәмиятле; өченчеләре, башлыча, эстетик үзенчәлекләре белән игътибарга лаек. «Нечкәбил» һәм «Кем көчле?» әкиятләре, барыннан да бигрәк, нәкъ менә танып белү материалына бай булулары белән аерылып тора.

«Нечкәбилндә, әйтик, автор балага төсләрне түбәндәгечә тәкъдим итә: «Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком кебек сарыга, күк төстәге зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар». Шунда ук җәйге болын да бала кабул итәрлек рәсем булып күзаллана: «Озак, бик озак очты Нечкәбил. Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, аны сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды. Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште...

Бала үзенең күңеле белән Нечкәбил артыннан чәчәктән чәчәккә күчеп йөреп саранча, озынборын, кигәвен һәм инә карагы белән очраша Аларның кешегә зур зыян эшләүләрен, шуның аркасында үлемгә дучар булуларын күрә. Аның каравы, туры сүзле, эш сөючән һәм тыйнак Нечкәбилне бала беренче күрүдә үк яратып өлгерә. Аның бөтен яшәеш шартлары, яшәү үзенчәлекләре белән дә дустанә якыннан таныша.

«Кем көчле?» әкиятендә исә «берничә йөз мең халкы» булган кырмыска өе тасвирлана. Бирегә кунакка килгән чикерткә, суалчан, чебен, яфрак көясе, күбәләк, үрмәкүч һ. б. бөҗәкләр үзләренең иң көчле булуларын исбатлау өчен тизрәк «һөнәрләрен», яшәү үзенчәлекләрен күрсәтергә ашыгалар. Алар арасында кызып киткән бәхәс бала өчен дөньяның танып белү чыганагына әверелә. А. Алишның гыйбрәтле әкиятләре кечкенә күләмле булулары белән аерылып торалар. Әлбәттә, биредә сюжет та, тасвирланган җәнлек, кош-кортның характер үзенчәлеге дә бик гади. Шуңа да карамастан, алар гаҗәеп мавыктыргыч. Әлеге кечкенә әсәрләр баланың иң элементар тәртибен һәм бер үк вакытта гражданлык сыйфатын үстерүдә гаять зур эш башкаралар.

Әкият геройлары итеп еш кына җәнлек, хайваннарның балалары алына Әйтик. «Бик яхшы сабак алды ябалак» әкиятендә олылар сүзен тыңламаган ябалак баласы, аерылып китеп, көндезгә кала һәм төлке авызына чак кына эләкми.

«Куян кызы»нда исә иркә куян кызы, әнисе сүзләренә дә карамастан, салкын көнне итекләрен салып ташлый. Кар-боз өстеннән ялан аяк йөргәч, аның тәпиләре авырта. «Песиләр һәм күселәр» әкиятендә дә сүз кечкенә песи турында. Ул, нәни тычкан балаларын куып куып та тота алмагач, бик хурлана һәм «әни генә кайтсын, бөтенегезне дә тоттырып бетертәм» дип яный. Әнисе аңа дошманнарны көч яки тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңәргә кирәклеген аңлата. Геройларның шулай нәни җәнлек балалары булуы, вакыйгаларның сабыйлар өчен таныш булган семья мөнәсәбәтләре формасында бирелүе әлеге әкиятләрне тагын да кызыклырак итә һәм аның гыйбрөтлелеге, үрнәк булу куәсе дә бермә-бер арта. Кыскасы, әкиятнең идеясе балага аның «үз телендә» җиткерелә. Күп кенә әкиятләрдә геройлар бер-берсенә капма-каршы куелалар. Мондый чагыштыру, «узыштыру» алымы бала күңеленә аеруча хуш килә һәм матур нәтиҗәләр бирә. «Каз белән Аккош» әкияте, мәсәлән, нәкъ әнә шундый эффектка корылган: Аккош баласы кибеткә баргач, «велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән». «Менә егет икән бу малай!» дип, аны бар да мактаган Каз бәбкәсе исә бар дә үсмәгән булган. Кибеттә эшләүчеләр «Син хәзергә өеңә кайтып тор. зур үскәч килерсең», дип, аңардан велосипедны да алып киткәннәр. Инде хәзер «велосипедка аягым җитсен» дип, ул азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да саф һавада да уйный икән. Бу урында Алиш әкиятләренең тагын бер мөһим үзенчәлегенә тукталасы килә. Белүебезчә, балалар мәңгелек оптимистлар. Яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгарына алар нык ышана һәм бу ышанычка һәр вакыт турылыклы булып кала. Шушы ук үзенчәлек әкиятләргә дә хас. Нинди генә күңелсез, кайгылы мотивлар килеп кермәсен — әкиятнең азагы якты, бәхетле. Әкияттә төзәлмәслек яралар булмый, һәм иң авыр ноталар да биредә бик тиз шатлык-сөенеч, өмет яктылыгы белән алышына. Әлеге контраст күчешләр баланың үз эмоцияләре кебек үк әкиятнең буеннан-буена уйнаклап бара. Тагы шунысы кызыклы: бала аңлавынча, әлеге көрәштә ике арада торучылар юк. Әкият геройлары да нәкъ өнә шундыйлар. Я алар —явыз, я — яхшы. Бу —примитивлык түгел, бу — балага катлаулы тормыш күренешләрен, кеше мөнәсәбәтләрен аңлау өчен кирәк булган гадилек — әзерлек этабы. Әлбәттә, әлеге контрастлылык әкият геройларына гына карамый, ул, гомумән, кеше фикерләвенең нигезендә ята Абдулла Алиш әлеге үзенчәлекне тирән аңлап эш итә Шуңа да аның гыйбретле әкиятләрендә берберсенә капма-каршы торган ике герой, ике характер, ике сыйфат һ. б. рәвешендә яшәгән парлы төшенчәләрне еш күрәбез Әлеге контрастлылык А. Алиш иҗатында социаль, сыйнфый көрәшне ачуда да киң кулланыш тапты Бала контрастлылык ассоциацияләренә нигезләнеп бу ике төшенчәне чагыштыра һәм тиешле нәтиҗәләр ясый.

Бу үзенчәлек А. Алиш әкиятләренең исемнәрендә үк күренеп тора: (Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык» һ. б. Әлеге парлы төшенчәләрдән чыккан нәтиҗә бары бер генә юнәлешле. Ул автор максат итеп куйган тәрбия юнәлешенә — оптимизм, эш сөючәнлек, тыйнаклык, тугрылык, батырлык кебек, балада чын совет гражданинына лаек сыйфатлар тәрбияләүгә буйсындырылган. «Ана әкиятләре» сериясендә чыккан әлеге әкиятләргә (беренче тапкыр алар 1941 елда басыла) язган сүз башында Гази Кашшаф: «Яшьтә язылган — ташка язылган, ди халык, ул җуелмый да, кырылмый да. Яшь чакта күңелгә кереп калган нәрсә, ташны чукып язган кебек, кыршылмый, онытылмый. Абдулла Алишның нәниләр өчен әкиятләр иҗат итүе нәкъ шул принципка нигезләнеп, кайгыртучан ана омтылышыннан чыгып язылганнар. Изге ана үзенең сөекле баласын ничек итеп күрергә тели — шул юнәлештә аңа тәрбия бирә. Абдулла Алиш та... баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә».

«Әкият теленең» катлаулы серләренә төшенеп, аны кирәкле юнәлештә балаларча сөйләтә белү — балалар язучысы өчен иң зур дәрәҗә түгелме икән. Алиш әнә шундый сәләткә ия булган, гаять сирәк очрый торган тылсымлы каләм иясе иде. «Ана әкиятләре» тәрбияви әһәмиятләре белән чын-чынлап игътибарга лаек. Шуның белән бергә, алардан чыккан фикер-нәтиҗә балаларга һич кенә дә көчләп тагылмый.

Бала аны конкрет характерлар һәм каршылыклар көрәше аша үзе эзләп таба. А. Алиш әкиятләре композицияләре ягыннан да төрле-төрле һәм гаять үзенчәлекле. Әйтик, «Бикбатыр белән Биккуркак» әкияте геройларның тулырак ачыла бару юнәлешендә үстерелә. Характерлар бер-берсенә бәйләнмәгән өч төрле ситуациядә күзаллана. Башта куян-Биккуркак стенада «коточкыч» нәрсә күрел куркуга кала. Песи-Бикбатыр килеп, моның үз шәүләсе булуын әйтә. Икенче юлы куянны тычкан куркыта. ә песигә ул нәрсә...

Бу ике ситуациядә куянның юктан да — «үз шәүләсеннән дә» куркуы ачыкланса да, песинең батырлыгы әле ачылып җитмәде. Тычканнан курыкмавы өчен генә аны батыр дип булмый бит инде. Ләкин песи үзеннән көчлерәк дошманы — этне күргәндә дә куян төсле карават астына кереп качмый. Ул идән уртасына чыгып баса һәм, «зур күренергә тырышып», сыртын кабарта. Әкият шушы өч ситуациядә Бикбатыр белән Биккуркак бала күзалларлык һәм нәтиҗәләр ясарлык конкрет яшәеш ала. «Сертотмас үрдәк» әкияте исә башлыча сюжет үсешенә бәйле төстә ачыла.

Үрдәкнең урманда керпене, куянны, аюны, бүрене, төлкене очратуы инде, алдагы әкияттәгечә. сюжет ягыннан очраклы эпизодлар түгел. Аларның бер-бер артлы килүе — композицион дәвамлылык, һәм ул әсәрнең киеренкелеген көчәйтә. Үрдәкнең ачык авызлыгы кабатлана, үсә баруы бала күңеленә тирәнрәк тәэсир итә. Димәк, композиция А. Алиш әкиятләрендә «әсәрне оештыручы» гына түгел, ә бәлки психологик тәэсир итү чарасы буларак та игътибарга лаек.

«Капкорсак патша» — А. Алишның иң көчле әкиятләреннән берсе. Биредә язучының әкияттәге осталыгы күпкырлы булып һәм бөтен тулылыгы белән ачыла. Танып- белү үзлеге, тәрбияви момент һәм эстетик тирәнлек — монда бербөтенне тәшкил итә. «Капкорсак патша» 1934 елда языла, ул Алишның иң беренче әкиятләреннән. Анда язучы әкият жанрында күрергә теләгән барлык матур сыйфатлар чагыладыр кебек. Ни генә булмасын, ул үзенең шигърилеге һәм идея эчтәлеге белән язучы иҗатында аерым урын алып тора. Инде бу әкияткә сюжет үсеше һәм аның төп герое — Капкорсак патша образының ачыла баруы юнәлешеннән чыгып бер караш ташлыйк.

Язучы иң элек патшаның исеме, тышкы портреты һәм, гомумән, кем булуы белән таныштыра: «Аты — Капкорсак, кушаматы — Бушборчак булган, ди. бу патшаның. Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре. Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди». «Патша булам, башыма таҗ киям, тәхеткә менәм» дигән көнне (фигыль формаларына игътибар итегез — Р. К.) ул үзенең сарай хезмәтчеләрен, министрларын «дер селкетеп» тиргәп ала һәм үзенә «тиң булмаган» таҗ ясарга куша. Ләкин патша министрлары таҗны нәрсәдән ясарга кирәклекне белмиләр — боерык үтәлми. Капкорсак патша «буран куптарып, көзге җил күк әче сызгырып ачуланырга тотынды, ди. Хәлвә китерделәр — ашамый, ди, конфет-шоколадка карамый, ди. Таҗны даулап кызып китте, ди, тәмам үләр чиккә җитте, ди».

Капкорсак патшаның көлкеле сурәте, кыланышлары әнә шулай табигать күренешләре һәм балаларга аеруча үз булган төгәл детальләр аша тудырыла. Әкият дәвам итә. Капкорсак образы да үстерелә, тулыландырыла бара. Патша министрлары унар солдат алып, начар киемнәр киенеп, патшага дошман кешеләрне эзләргә юлга чыгалар.

«Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта, көмеш тавышлы чишмәләр юл буйлап елан төсле боргалана-боргалана, чылтыр-чылтыр агып калдылар, ди». Тот та рәсем яса. К. Чуковскийның һәр строфага бала рәеем ясый алсын дигән таләбе Алиш әкиятләрендә әнә шулай гәүдәләнә. Картиналарның әкияти масштаблылыгы баланың эстетик сизгерлеген, иҗат фантазиясен үстерүгә зур йогынты ясый. Ә шушы табигать фонында «озын яллы, стакан тояклы аргамакларын, тимердән үргән камчылар белән кыздырып» патша ялчылары чабалар. Аларның көлкеле сатирик рәсемнәрен күреп, авторның зур рәссамлык осталыгына сокланмый мөмкин түгел.

 Министр һәм солдатлар «давылланып торган кояш баешында» эштән куылган, йортсыз-җирсез калган, үзе кебек ач-ялангачларның йөрәк моңын быргысында уйнаучы Батыр егетне һәм егерме көпчәкле атсыз арбада кайтып килүче завод хуҗасын, «күгелҗем диңгез артында» ятьмә белән күбәләк тотучы бай малаен һәм ак сакалын тезенә җиткән, аркасы бөкрәйгән җир сөрүче бер бабайны күрәләр.

«Алланып торган кояш чыгышына китүчеләргә» төлке толыплы дин кешесе һәм «патша урынына патша бетәме соң?» дигән хакыйкатькә төшенгән җитез егет очрый.  

Әлбәттә, патша ялчыларын бер генә нәрсә — бу кешеләрнең патшага булган мөнәсәбәте кызыксындыра. Батыр егет аларны канечкеч патшаларга каршы көрәшкә күтәрелергә өнди, завод хуҗасы патшага рәхмәт әйтә, бай малае падишага озын гомер тели, бөкре бабай каргыш-ләгънәтләр укый, җитез егет патша белән көрәшергә кирәклеген әйтә, ә дин әһеле Капкорсак патшаның бик күп чиркәү, мәчетләр салдырган атасы юлыннан баруын тели. Шулай итеп, бала Капкорсак патшаның дошманнары һәм дусларының кем булуын да ачык күзаллый. Патша образы сыйнфый каршылыклар яктылыгында, социаль мәгънә алып, тагын да тулырак ачылып китә. Ул патшалык иткән болыннардагы читән үрергә яраклы талларның бөтенләй киселеп беткән булуы, я булмаса аның җәзаланган кешеләрнең «тыпырчынып җан бирүләрен рәхәтләнеп, эче катканчы көлеп» карап торуы һәм алар канын алтын стаканнарга салып эчүе — болар инде Капкорсак патшаның төп асылын ахырынача ачып бирүче детальләр, һәм, ниһаять, әкият үзенең кульминацион ноктасына җитә. Капкорсак патшаның иеше сөякләреннән төзелгән сарае һәм «алтын белән тоташтырып, кеше сөякләрен берләштерел, ука-ефәкләр, ахак-бриллиантлар белән бизәл эшләнгән» таҗы өлгерә. Тиздән илнең батыр егетләре Капкорсак патшага каршы күтәреләләр Аларны зирәк юлбашчылары җитәкли. Аның бөр кулында — шәһитләр канына буялган кызыл байрак, икенчесендә — корыч мылтык. Бер селкенделәр — богаулар коелды, ди, көч җыеп икенче селкенделәр — дошманнар чигенделәр, ди... Хәзер инде гөлгә төренгән ил, дөньяда иң бәхетле ил, иң матур ил — алар иле, ди. Әкият әнә шундый социаль мәгьнә алып, реальләшеп, тирән эчтәлекле, революцион рухлы, югары художество әсәренә — балалар яратып укырлык заман әкиятенә әверелә.

А. Алишның «Бозлар-явызлар» әкияте дә авторның эстетик эзләнүләре нәтиҗәсе итеп каралырга тиештер. Алиш әкиятләренең реаль тормыш вакыйгалары белән үрелеп бирелүе челюскинчылар батырлыгын чагылдыруга багышланган бу әкияттә тагын да ачыграк күренә.

Язучы 1934 елның 22 июнендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Совет әкияте тудыру юлында» исемле мәкаләсендә үк бу хакта түбәндәгечә язган иде: «Әкиятләргә шактый бай булган халык иҗатында бүгенге көн эчен яраклы әкиятләр саны бик аз. Менә шуның өчен безгә, совет язучыларына, бу турыда ныклап уйлап карарга вакыт. Рус әдәбиятында бу әкиятләрнең шактый уңышлы үрнәкләрен күрәбез: Кассильнең «Федька беломеры», Гайдарның «Сугыш серел һ. б.

Мин үзем шушы өлкәдә тәҗрибә итеп, бер кечкенә адым ясап караган идем, «Капкорсак патша» дигән бер әкият язган идем...

Әдәбиятның башка жанрларына караганда, масса арасында тиз тарала торган, идея ягыннан Маркс, Энгельс, Ленин (тәгълиматы) идеяләрен эчкә алган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан халык әкиятләреннән калышмый торган совет әкиятләре тудырыйк. Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып, киләчәк буынга барып җитсен!»

«Бозлар-явызлар» әкиятендә А. Алиш легенда булып калырлык конкрет тарихи вакыйганы яктырта. Әкият жанрында җитди батырлык темасы — совет кешеләренең кырыс табигать көчләрен җиңеп чыгулары — калку һәм ышандырырлык итеп тасвирлана. Әйтергә кирәк, реаль каһарманлыкны әкияткә әверелдереп күрсәтү четерекле нәрсә. Аз гына төгәлсезлек тә әсәрнең җитдилеген юкка чыгаруы бар. Алиш таланты исә бу очракта да үзенекен итте — балаларның игътибарын, күңелен җәлеп игәрлек оригиналь әсәр туды.

Гомумән, А. Алиш иҗатында коеп куйган «чиста» жанр табу шактый авырдыр. Аның әкиятләре еш кына реаль тормыш күренешләре белән үрелеп китә, хикәяләренә исә әкияти шартлылык, әкияти масштаблылык үтеп керә (аның иң яхшы хикәяләре «Чуар тавык», «Утлы йомырка» һ. б. ны искә төшерик). Шул ук вакытта әдипнең әкият һәм хикәяләрендә шигъри сөйләм, шигъри ритм да бар. Әлбәттә, хикмәт җөмләләрнең рифмалы булуында гына түгел. Хикмәт бу рифма-ритмның әсәрдәге төп идея — төп настроениене бөтен дөреслеге һәм табигыйлеге белән күрсәтә алуында. Аның эчтәлек белән гармоник бәйләнеш тудыруында. Әлеге рифмалар күзгә «кереп» тормый, алар гомумритм эчендә «эретелгән» хәлдә яшиләр һәм әсәргә шигъри яңгыраш бирәләр. Жанрларның болай синтезлашып китүе сәнгать закончалыкларына бәйле төстә балаларның үз эчке ихтыяҗларыннан килеп туган күренеш. Бу — әкияти шартлылыктан хикәя шартлылыгына күчү әзерлеге. Ниһаять, бу — заман таләбенә кушылып, авторның чынбарлыкны бөтен тулылыгында чагылдыруга булган омтылышы.

Хәер, әлеге «синтезлашу», «эретелү» үзлеге Алиш әсәрләренең жанрына гына карамый. Бу, гомумән, аның үзенә, фикерләү үзенчәлеге буларак, яшәү принципларына да хас. Бу — чынлык. Аның иҗатында бала булып кылануны да, вәгазь укуны да бер генә купшы сүзне дә очратмыйсың. Алар барысы да табигый — «эретелгән хәлдә». Әлеге чынлык әдип иҗатының юнәлеше һәм максатлылыгында ачыктан-ачык чагылыш таба. Алиш әкиятләрендә танып белү, этик һәм эстетик тәрбия бирү элементлары бербөтенгә әверелеп яши.