ШИФАЛЫ ЯҢГЫР СЫМАН
Сулга шагыйрь Зөлфәтнең «Утлы бозлар» * исемле җыентыгым алгач та, авторның 1971 елда чыккан «Язмышлар ярында» китабыннан бер шигырь хәтергә төште. ЧапкыидаЛ ыргылам елларга. Иярдә син, илем, канатым . Ыргылам. Ут капкан ялыма Моцгелек жиЛдагым иярдә. Ыргылпм. Ял нн« Ут булып Артымнан заманнар ияргән Ике җыентык арасында җид»-ел гомер ята. Шуңадыр күңелдә күп төрле сораулар туа: җайдаклар һаман заманадан алдалармы, иярдә кемнәр, канатлар талмаган- нармы? Шигырьләрдә шагыйрь дөньясы Күңел офыкларында калыккан хыял җитмәс яшел тауларга, яшен булып атылган бөркетләргә сокланып карыйм, еракларга юлга чыгар алдыннан туган якның тәмен зәңгәр чишмә суларыннан авыз итәм Ирексеэдән. тормышымдагы беренче гөнаһсыз хыянәтемне хәтерләп, иреннәремдә бер гүзәлнең кайнар сулышын тойгандай, кызарып куям, алкаларын җилләр алган зирек агачларына башымны куеп, илебез, җиребез, халкыбыз бәхете өчен көрәшкән ата-бабаларымның аяк тавышын ишеткәндәй булам Чыннан да, ул дөнья күп төрле нюансларга бай. Әйтерсең лә шагыйрь күңеле офыклар белән чикләнмәс кояшлы-яшенле яңгырга чумган иркен бакча. Мәхәббәт тойгылары хисләр симфониясенә әверелеп яшьлеккә дан җырлый, аның матурлыгын ачып бирә. Шигъри дөньяга иңәр өчен гадилек, кыюлык белән бер үк дәрәҗәдә матурлыкны, тормышны тоя, аңлый белү до кирәк сыман... «...Халык һем ил турындагы зирәк. 1 Зн.тфот Утлы бозлар Татарстан китап нәшрияты, Ю.’З. акыллы, кайнар шигырьләре белән поззия мәйданы уртасына килеп кереп, Сибгат Хәким әйтмешли, ярышка, сынашка дәшеп, билгә таянып тора инде ул»,— дип язган иде Хәсән Туфан яшь шагыйрьнең беренче китабына сүз башында. Зөлфәт иҗатына хас буларак, җыентыкның беренче битләреннән үк Ватан, Ленин һәм Партия кебек үлмәс темалар, үзләренең моңа кадәр укучылар күреп җиткермәгән үзенчәлекләре белән яңача — заманга аваздаш булып яңгырыйлар. Илкен күз карашы — залп ялкыны. Языла ант мылтык сабында Авторның туган ил турындагы уйлары якты, олы пафос белән сугарылган. Шуңа күрә дә инде ул ил һәм халыклар, яңалык һәм искелекнең корәш романтикасын тирән кичерешләр һәм чагыштырулар аша әйтеп бир». .Ильич кулын алга сузган мниел Юк. монумент түгел — Жан гына? — Бу ишарә —кояш ягына гел. Космодромлы каниәр ягына Сыниар яши качып. яшер«н<а. Хәрәкәтсез мәрмәр эчендә. — Уям. мәрмәр* Кулын алга сузган Чорный сыны кирәк Кешегә* Бу шигырьдә бирелгән образ китап битеннән терелеп укучының күз алдына басар сыман тоела. Әлеге юлларда ниндидер борчылу да бар. Ләкин ул җәмгыятьнең тарихи юнәлешен аңламаудай килеп туган борчылу түгел, ә миллионнарның бөек Ильичка булган мәхәббәтен тагын да җанлырак күрсәтү өчен, укучының эмоциясен ачып бирә, аны уйланырга мәҗбүр ит» торган борчылу. Зөлфәт иҗатында чын гражданлык поэзиясе һәрчак нечкә лирика белән сулыш ала. Шагыйрь шигъри юлларга үткен фикер белән бергә табигыйлык К энҗеләрен дә сала килә. Белинский сүзләре белән әйтсәк, лирика поэзиянең кан йөрешенә әверелә. Зөлфәт шигырьләрендә заман темасының әкият, риваятьләр дөньясы белән очрашуы, гасырлар буена шиңми килгән * шигърият бакчасының саф һавасын сулавы әдәби осталыкның тагын да үсүенә китерә. Еш кына күнегелгән традицион образлар да иҗади файдалану тәэсирендә безнең көннәр рухын яңача чагылдыру дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрьнең халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуына, аның шул җирлектә калкып чыгуына «Фатыйма», «Камчы!». «Тыным бетте...» кебек шигырьләр ачык мисал булып тора ала. . Матур манара син. Көянтә манарасы' Карынында ләкин Жан өшеткеч тавыш' Мәңге биктә калган жаннар дәшә мәллә?— Нинди таныш тавыш, нинди таныШ, таныш!.. Риваятьләр әйткәнчә, Көянтә манарасының нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылган. Шагыйрь йөз еллардан соң шул гүзәлнең аһ-зарларын ишетә. Чөнки авторга тормыш күзгә бәрелеп торган төсләре белән түгел, ә дөреслеге белән кыйммәт. Кешелеклелек һәм матурлык дигән төшенчәләрне харап итәргә омтылып та теләгенә ирешә алмаган диннең чын йөзен фаш итеп, вакыйгаларның барышын әлеге кыздан сөйләтә ул: Тышта кайсы гасыр? Сездә кайсы гасыр? Кузгаласым килә... Авыр ташлар кыса Аһ. әгәр ул таңда көянтәмне асып Тын чишмәгә — суга мин чыкмаган булсам' . Шагыйрь татар халкының рухи тормышын күңел күзеннән үткәреп, Ватан һәм туган халкының бөеклеген сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Күкрәгемдә минем йөрәк түгел. Тыгыз чишмә тибеп тора сыман. — дип, юкка гына язмый шагыйрь; димәк, шигъри юллар заман офыкларына бәрелеп яңгыраган поэтик симфониягә әверелә Шулай булгач, аңарда халыкның үткәндәге сагыш-моңы да. хәзерге көннәрнең шатлык ноталары да бергә яңгырый. Зөлфәтнең кеше һәм тормыш турындагы уйланулары, мәхәббәт һәм кайгы мотивлары, табигать бизәкләре рухи матурлыкны. шәхеснең күңел байлыгын һәм гадилеген ачуга юнәлдерелгәннәр Ни булган икән каен кызына? Ак толымнан баслар коела Гадәти күренеш сыман бу. Ләкин чынлап та шулаймы икән? Каен толымын бәс саргай сыман. Перәккә һаман сагыш сарыла. Традицион образ яңа төс, яңа үзенчәлекләре белән ачыла, һәм көтелмәгән сурәтләү аша әлеге күренешнең мәгънәсе кинәт үзгәреп китә. Каен калтырап бәсел койганда. Синең аркылы үрелеп кемдер Төнге өстәлдә утны сүндерә — дип тәмамлый ул. Соңгы юллар укучыны тойгы һәм хисләр сафлыгы хакында уйланырга мәҗбүр итә. Шул рәвешле, табигать күренешен сурәтләгән буяулар җемелдәп балкыйлар да, шагыйрь йөрәге аша конкрет күренешнең мәгънәсен ачуга юнәлдереләләр. Зөлфәт иҗатының иң яхшы үрнәкләреннән күренгәнчә, тормышның үзәгеннән, заманның тынгысыз адымнарыннан шаукымланып хәрәкәткә килгән образлар укучыны тирәнрәк дулкынландыра, аңа рухи азык бирә Авторның бу типтагы шигырьләре бер ук вакытта тирән оптимизм белән дә сугарылганнар. «Капкаларны сары җилләр каккан» көзнең керфекләредәй коелган агач яфракларының язмышларын сөйли-сөйли: Төннәр буе биста артларында Калай түбәләргә сыдырылып. Ай тәгәри — Шәһәр урамына Керер өчен эзли зур тыкрык. — дип яза шагыйрь бу әсәрендә. Лирик пейзажда җирнең сары яфракларга төренгән көзге бер моңсу мизгеле гәүдәлән- дерелә. Шигырь юлларының сары яфраклардай агышында ук сагыш, ниндидер әрнүле өметсезлек сизелгәндәй. Чынлап та, нәкъ шундый көннәрдә кеше авыр хис-тойгыларга бирелучән Ләкин бу халәт озакка бармый. . Табигать шигырьнең эчке пружинасын хәрәкәткә китерә. Шигырь ахырында өр-яңа нота, тормышның мәңгелеген, матурлыгын раслаучы моң яңгырый башлый: Югалтмачы көзге мизгелеңне Син. дәвер Байрак чөя болытларга кадәр Яшьлегемнең иле — Сентябрь Шагыйрь фантазиясенә кушылып тасвирланган табигать күренешләре һәм бизәкләре, кеше тойгысының һәм хисләренең барометрлары сыман, күңелнең тагын да тирәнрәк, кискенрәк минутларын чагылдыралар «Уян», «Яшен оясы», «Кәк-күк», «Янабыз» кебек шигырьләр шуңа мисал. hep калкынган дулкын ярга барып җитмәгән кебек, бар шигьри юллар да укучы күңелен тибрәтә алмый, әлбәттә. Кабул ит син, кичекмәгән булсам, Кабул ит син — хәтта кичексәм. Шигъри форма теләсә ничек өреп тутырырга мөмкин булган шар түгел. Бу юллар шагыйрь иҗатына, укучы күңеленә бернинди дә яңалык өстәми. Шигырьдә һәр иҗек файдалы функция үтәү өчен хезмәт итеп, сүзләр һәм фикер шигырь юлларына тутырма кебек шыплап кереп утырып, яңа образ тудырырга тиешләр. Уй-фикер шигъри формага сыеша алмыйча, читлектәге сандугач кебек, аны дулап, •атып китәргә әзер торсын, кешенең зиһенен биләп алсын. Яфрак шавы... көзге каен җиле Урманнарның туган ягында... Я болытка тиеп сырпалана, Я сыена тошен камылга Нәкъ менә шушы шигырьдәгечә. Бу куплетны укып чыккач, туган җирдә тамырланган камылларга хәйран калган юлчы хисләрен кичерәсең. Күңелгә бер укуда ук кереп утырган шигъри юлларны кабатлыйсы килә. «Яфрак шавы... көзге каен җиле» — тормышның чынбарлык белән бердәмлеген, аның мәңгелек хәрәкәтен гәүдәләндерүче гаҗәеп бай һәм кыю об- раз-метафора бу. Шагыйрьнең барлык шигырьләре дә шулай үзенчәлекле, матур булсыннар иде Кайбер язмаларда артык бизәү һәм чагыштыру алымын күп кулланулар да үзен акламый башлый. Яшел ппчкядагы сигарет күк, Каен кәүсәләре ешлыкта Оригинальлеккә омтылу бу. Каеннарның табигый матурлыгын тормышны чуарлый торган сигарет белән янәшә кую капма-каршы мәгънәгә ия булган ике җисемне бер казанда кайнату белән бер. Икенче яктан фикер каршылыгы да бар әле монда. «Көз чишенгән», аның сары күлмәге аунап калган минутларда сигаретка тиңләнгән каен кәүсәләрен яшел пачкада дип әйтү исә тагы бер кабат шагыйрь сүзләренең хаклыгын юкка чыгара. Ачык бизәкләр белән генә эш итәргә ярату да вакыт-вакыт шигырьдәге мәгънә сафлыгына күләгә төшерә. Кулына беренче тапкыр каләм алган өйрәнчек сыман, балалар-далалар. ярларкарлар, еллар-уй- лар сүзләрен рифмалаштыруны да шагыйрьнең табышы дип бәяләп булмый. Бозлар актарылмый, Идел уянмый, йөрәкләргә яз сулышы яшәү сулышы булып бәрелми торып бөре шартламый. Халкына гашыйк шагыйрь йөрәгеннән гайрәт-кеч алган «утлы бозлар» күңел бозларын актаралар икән — Зелфәт иҗатында да яз дигән сүз бу! Шагыйрь бер шигырендә 2072 елда явачак яңгырның бәрәкәтен күреп, аның аша туар буыннарга безнең көннәр романтикасы турында сөйли. Ләкин аңарда сүз гади яңгыр хакында гына бармый, бәлкем иҗат «яңгыры», тормыш мәгънәсе турында Ә шагыйрь өчен газиз халкы күңеленә шифалы яңгыр булып явудан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел