Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ ҺӘМ ӘКИЯТЛӘРЕ

 

Сәяхәт дәфтәрләре»ннән 1940 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институты Омск. Новосибирск һәм Төмән өлкәләренә беренче фәнни экспедиция оештырды. X. Ярми. В. Хаҗиев. С. Әмиров белән бергә бу экспедициядә мин дә катнаштым. Бараба далаларында. Омск белән Тобол арасында. Иртыш буйларындагы авылларда. Төмән якларында күп кенә фольклор үрнәкләре, җырлар, әкиятләр язып алынды. Бу турыда «Себер истәлекләре» дигән язмамда («Совет әдәбияты», 1964 ел, 9 сан) сөйләп, җырларның бер өлеше белән укучыларны таныштырган идем. Аннары, каты авыруым сәбәпле, бу эш бүленеп торды. Хәзер «Сәяхәт дәфтәрләре»н яңадан кулга алдым һәм аларны күчереп, тәртипкә салу эшен төгәлләдем дә шикелле. Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан соң һәм бигрәк тә соңгы ун-унбиш елда Себер татарларының фольклор әсәрләрен җыю. фәнни тикшерү буенча шактый зур эш башкарды. Ләкин татар халкының Себер далаларына. Себер елгалары буена, карурманнарына сибелгән бетмәс-төкәнмәс тел иҗаты байлыгын җыю эше әле төгәлләнүдән ерак торадыр дип уйлыйм. Хөрмәтле узучыларыбызга тәкъдим ителә торган әкият һәм җыр үрнәкләрен за. манында җырлап, сөйләп биргән кешеләрнең инде күбесе дөньяда юк. Ләкин күп еллар үтүгә карамастан, оста аучыларның, карт балыкчыларның, игенче һәм терлекчеләрнең, укытучыларның, комсомолларның җырлары әле дә колакта яңгырап тора сыман... Саф алтын кисәкләре кебек үк. алар тапшырган фольклор хәзинәсе дә үлемсез. Шуңа күрә дә аларның үрнәкләрен журналның әле алдагы саннарында да күрерсез дип ышанам. МӨХӘММӘТ САДРИ. Әйдүкә җыры Ат бәйләгән Кубагызга ’, Чәң 2 бәйләгән тугагызга 3 ; Карап кынай торып исем китти Алтын штуп укалый якагызга. И урамнардин узган чакта Икеләй күзем тулдылай яшем; Каралай кашым, азыллай ташым, Исән үк булсын, кайтырлай башым. Югереп-югереп җити алмадым, Тал читәннәрдин үти алмадым, Тал читәннәрдин үтәр идем, Зеснеләй ташлап нити алмадым. Буйныла озын, әй, бустырна 4 , Әллә ничә төрлеләй буснитырлай5 ; Уйныла 6 йөрдем, кырны да ердым, Бу кадәр дә язмыштан усмайтырлай7 . Урамнардан, әй, бән үтәем, Яшеллә ебәк, әй, бән сузаем, Яшелләй ебәк җитми калсай, Дәлил бәет әйтеп, әй, бән узаем Кызылгат 8 тигән и җимешнең Эчеләй ташлый, тышыдай татлый. Бәнемләй сүгән шул Батышның 9 Күңеле катый, теледәй татлый. Зудалай йөзгән, әй, балыкның Баласын әйдең култау 10 диеп; Акчалай бирми ярнылай сәүгән Әйдүкәне әйдең Солтан диеп. Иртәләй буран, кичтәләй буран, Тармакүл буен алдылай сорау; Сән җаныемны, әй, уйлый-уйлый, Исән үк башым, әй, булдилай сорхау ". Батыш җыры Йөгерәләй куян, әй, йөгерәләй, Мамык тиңләй йонын тустырай; Бәхетләре тигез, пар килгәннәр, Әй җаный һәм генәм сылуым, Шатлык белән гомерен уздырай. Чобыр ла чобыр тамчы, ай, тамар, Тамчылары сари май кебек; Кеше күзләренә сулган ай күк, Әй җаный һәм генәм сылуым, Үз күзләримә тулган ай кебек. Сандыккайларым сайлый-сайлый, Истән чыкмый, әй, аның бөтени; Тышымдин эчем ут күк яна, Әй, җаный һәм генәм сылуым, Күркерәп чыкмый да аның төтени. 1 Кубагызга — баганага * Ч ә к — кыңгырау. • Тугагызга — дугагызга ‘ Бустырна — торна. ’ Буснитырлай — кычкыра 6 Ь н н ы л а уйсулык. ' Усмайтырлай — уза алмадым ’ Кызылгат — чия • Батыш — Әйдүкәнсн сөйгәне 10 К у л т а у — табан балык ” Новосибирск өлкәсе Чаный районы Тараакүл авылында Кәрим Ташпулатовтая 1940 елда язып алынды Шамшәрифләр дигән, әй, шәһәрдә Кич ахшамсыз капкалар ябылмый; Бәнемләй сөйгән и дустымдай, Әй җаный һәм генәм сылуым, Миллион сумлык бирсәм дә табылмый Искәрмә. Себердәге Чаптар авылының Балык кушаматлы бае Тармакүл авылы баеның Батыш дигән кызын сораткан. Кыз ул байга барырга теләмәгән, үзләрендә хезмәт иткән шагыйрь йөрәкле Әйдүкә исемле ярлы егеткә гашыйк булган. Кыз белән егет, сөйләшеп, килешеп бергә качып киткәннәр. Асыл егет белән гүзәл кыз казакъ далаларына китеп, ир белән хатын булып яшәгәннәр. Ләкин үз якларын сагынып, туган авылларына кайтканнар. Кайту белән алар тозакка эләккән: байлар аларны зинданга ябып куйганнар. Тармакүл авылына унсигез пар ат белән унсигез түрә килеп, Әйдүкәне гомерлек каторгага хөкем иткәннәр Әйдүкә үзенең искиткеч көчле, моңлы тавышы белән тирә-юньгә җырчы буларак та билгеле булган. Бу турыда баш түрә дә ишеткән. Ул: «Сине бик яхшы җырчы дип әйтәләр, әйдә, бер җырлап кара», — дигән. Әйдүкә: Ат бәйләгән, әй, Кубагызга, Чәң бәйләгән, әй, тугагызга; Карап кынай торып исем китти Алтын штуп укалый якагызга, — дип башлап җибәргәч, баш түрә: — Син безне мактыйсың икән, — дигән. — Сез миңа җырларга рөхсәт иттегез, шуңар күрә мактау белән башладым дип, егет җырлавын дәвам иттергән. Соклангыч җыр каты күңелле баш түрәне дә йомшарткан. Ул Әйдүкәне каторгага җибәртми калдырган, хөкемен йөз чыбык суктыру белән алыштырган һәм егеткә куй тиресен яптырып, йөз чыбыкны бергә бәйләтеп суктырткан. имеш. «Күркәм егет» дигән ул. Шулай да хатынын аңар бирмәгәннәр, башка авылга кияүгә озатканнар. Батыш үз авылына картайгач кына кайткан. Әйдүкә белән Батыш Тармакүл зиратына күмелгәннәр. Бу турыда Әйдүкә һәм Батыш җырын тапшыручы Кәрим Ташпулатов һәм Сәфәргали Юнанов иптәшләр сөйләде. — М. С. Карчыга Карчыгадай дигән, әй, каер кош, Кош кундырмай тирәк башынай, башынай, Кош кундырмай тирәк башынай; Кайгы да гына хәсрәт авыр икән, Май кундырмай йөрәк башынай, башынай. Урманнарга кердем, уклар аттым, Карчыгалар күрдем, тагы аттым, тагы аттым, Карчыгалар күрдем, тагы аттым; Сез дусларым өчен җаным аттым, Булмадылай очар канатым, канатым. Ишегем лә алды буй-буй такта, Бастырасым килмәй атларгай, атларгай, Бастырасым килмәй атларгай; Сагынмак ла түгел, саргаерсың, Сөйдерәсең килмәй ятларгай, ятларгай. Сандугачлай сайрый таң атканда, Әрәмәдә сары камыштай, камыштай, Әрәмәдә сары камыштай; Кыз баланың күңеле нечкә була, Түзә алмай каты сагышкай, сагышкай3 . 1 Тармакүл авылында Сәфәргали Юнановтан 1940 елда язып алыиды 1 Тармакүл авылында Давыт Снраҗетдиновтан 1940 елда язып алынды. Том җыры И дускаем, бик сагынсаң, Том буйларын буйла син; Җилсез көндә гөл селкенсә, Сагынган дип уйла син. Том суына төшкән чакта Тотмадың беләгемнән; Аерылган көннәрдән башлап Китмәдең йөрәгемнән Том буйларында чәчкәем Сибелсә, баш иям мин; Яфраклар булып саргаям, Чәчәк булып көям мин *. Мәҗлес җыры Ике лә каен, ай, янаша шул, Ал яфраклары шаулаша; Ике лә туган бергә килсәй, Вай, сандугач лай кебек сайраша. Түгәрәк өстәл, вай, дүрт аяк, Уртасында кытай ла чынаяк, Чынаяк эчләре бал да шикәр, Эчеп җибәр, дустым, бер аяк. Калынаеп карлар, ай, яуса икән, Ат тубыккайларындин булса икән; Сөйгән лә сөйгәнне алса икән, Сөймәгәннәр мәгьрүм калса икән. Кызыл яр босгут, ай, тар булсай, Куар идем төлки мал булсай; Сатурын, Сатурын кызый матур, Алмай куймам гомерем бар булсай, һай, алмай куймам гомерем бар булсай! 2 Ах, җанашым, Мәрфуга Җирәндә генәй атымның ял-койрыгын Сәхрәләргәй чыгып ук тарыймын; Туган-үскән җирем исемә төшкәч, Тулган айга чыгып ук карыймын. Ах, җанашым, Мәрфуга, Кысма нечкә билеңне, Ай, оныттырдың илемне. 1 Тармакүл авылында Галимә Манншева белән Ислам Гыйззәту длинная 1940 елда язып ялынды 1 Омск елкәсс Тәбриз районы Отыэ авылында Атүк Маликовтан язып алынды. һавалардин очкан, ай, аккошның Аяклары сари ла балавыз; Сагынмак ла түгел, саргаерсың, Үзегездин киткән үк балагыз. Суга барсаң, суым ал, Бүләк бирсәм, кулыңа ал. Ай, кысыпсуырып үбеп кал. Кыйңгак кына, кыйңгак каз каңгылдый. Кыр казлары килә шул тезелеп; Ят җирләрдә йөреп вафат булсаң, Кем еласын үзәге өзелеп. Ах, җанашым, Мәрфуга, Кысма нечкә билеңне, Ай, оныттырдың илемне. Караеп ла чыккан калын болыт, Явып кына киләдер күкрәп; Кая гына барсам кайгы-хәсрәт, Белгертмидер, калын шул күкрәк. Ах, җанашым, Мәрфуга, Ал көянтәң, бар суга Каршыма кил каушырга '. Мәхәббәт җыры Там, күз яшем, дәрья булып, Дөньясын су капласын, Күкрәгемдә бер чәчәк бар, Тик шул гына батмасын. Кош баласын очырганда Туктый да кагындыра; Ай, ялкынлы карашларың Өзелеп сагындыра. Аклы ситса күлмәгемнең Якаларын каптырыйм; Уңга карыйм, сулга карыйм, Син булмагач аптырыйм. Ай, нигә боза томаннар Түгәрәк гөлебезне; Мәңге аерым тота алмас Бу дөнья икебезне2 . 1 Тармакүл авылында Гыймадетдин Әбүбәкеровтан һәм Омск өлкәсе, Больше- речье районы Еланлыкүл авылында Хәйрулла Әхмәтовтан 1940 елда язып алынды 1 Тармакүл авылында Галимә Манишевадан 1940 елда язып алынды. Моңлану Җырла дисәң мән җырлаем, Җырны сатып алмыйм акчага; Сары чәчәк ата көнбагыш, Сары ла чәчәк ата көнбагыш, Кайчан туар безгәй куаныш? Сезнең ләй кебек дус-ишләрне Чәчеп үстереп булмый бакчага; Сары чәчәк ата сарымсак, Сары ла чәчәк ата сарымсак. Без нишләрбез сезне лә сагынсак? Карурманнарның, һәй, артыннан Таянырга каен тапмадым; Сары чәчәк ата көнбагыш, Сары ла чәчәк ата көнбагыш, Кайчан туар безгәй куаныш? һәр атна саен хатлар яздым, Җибәрергә җаен тапмадым; Сары чәчәк ата сарымсак, Сарыла ла чәчәк ата сарымсак, Без нишләрбез сезне лә сагынсак? Кырларга чыгып йөргәнемдә Шомыртларны кистем тал диеп; Әлпен-силпен утыра яшь каен, Әлпен лә-силпен утыра ла яшь каен, Дәһи дә ниләр күрер башкаем? Әткәй лә-әнкәй каргагандыр Сөйгәнеңнән мәхрүм кал диеп; Әлпен-силпен утыра яшь каен, Әлпен лә-силпен утыра яшь каен, Дәһи лә ниләр күрер башкаем? 5 Саҗидә Аклар безгә иш булалмас, Саҗидә, Аклар безгә иш булалмас, Саҗидә, Ак түгел кигәнебез, Комсомол сөйгәнебез; Ак түгел кигәнебез, Сез иде сөйгәнебез. Кара бөдрә чәчләремне, Саҗидә, Кара бөдрә чәчләремне, Саҗидә, Тарасам, үрәлмәймен, Сагынсам, күрәлмәймен. Тарасам үрәлмәймен, Сезне гел күрәлмәймен. 5 Омск өлкәсе Тәбриз районы Кип Куллар анылынла Малик Мөсәгыйтоатан 1940 елла язып алынды Ап-ак идем, ак каз идем, Саҗидә, Ап-ак идем, ак каз идем, Саҗидә, Сусыз җирдә каралдым, Хәсрәт белән саргайдым; Сусыз җирдә каралдым, Сезне уйлап саргайдым. Җилфер-җилфер йөргәнемдә, Саҗидә, Җилфер-җилфер йөргәнемдә, Саҗидә, Җилләр ача куйнымны, Дуслар ача күңелемне; Җилләр ача куйнымны, Дуслар куа кайгымны '. Колхозымны сөямен Ай, колхозым, диямен, Колхозымны сөямен, Ал байракны алып калсак, Үлсәм дә үкенмәмен. Камогорны яхшы диләр, Асырасаң үсәргә; Ал байрак бик яхшы байрак, Алмый ничек түзәргә. Кояш чыккан чагында, Көтү көтәм таңында, Кайгырмайбыз, офтанмайбыз Колхоз үскән чагында6 7 . Иреклеккә чыккан без... Совет иле батыр ил, Совет юлы туры юл, Чит илдәге ак бандитлар Сузмакчы булалар кул. Советка кул сузмаңыз, Совет аша йөрмәңез, Безләр хәзе|р хөр яшибез, Китең, этләр, өрмәңез. Иреклеккә чыккан без, Иреклектә яшибез, Кулга кулларны тотышып, Шатланышып эшлибез. Китең, этләр, өрмәңез, Безгә каршы тормаңыз, Батыр совет эшчеләре Яннарында йөрмәңез. Туганыбыз бөек Ленин Нуры астында яшибез, Бакчада үскән гөлләргә Хәзер безләр охшыйбыз8 .

 

Скрипкачы Гыйзшәрип

әкият

Борын заманда бер шәһәрдә бер фәкыйрь кеше яшәгән. Үзе бик оста скрипкачы булган. Скрипканы үзе ясаган, үзе тарткан. Аның Гыйзшәрип исемле улы булган. Әтисе аны да скрипкачы иткән. Гыйзшәрипнең әнисе белән сеңелесе дә булган. Көннәрдән-беркөн аларның әтиләре каты авырып үлеп киткән. Әтисе Гыйзшәрипкә бик яхшы бер скрипка ясап калдырган. Ул шул скрипканы тартып йөрергә яраткан. Урамнарда йөреп, яр башларына чыгып уйнаган. Аның уйнавына сокланганнар. Гыйзшәрипнең уйнавын, сарай бакчасына чыгып йөргәндә, патша кызы да ишетеп таңга калган. Аның моңлы көйләре кызның йөрәгенә үтеп кергән һәм егетнең үзен дә бер күреп сөйләшәсе килгән. Кыз бу турыда үзен озатып, карап йөрүче кызларга әйткән һәм алар аша Гыйзшә- рипне үзләренең бакчаларына чакырткан. Беренче күрүдә үк патша кызы бу егеткә гашыйк булган, хезмәтче кызларны кайтарып җибәреп, егет белән икәүдән-икәү генә калып, бер-берсеннән аерылыша алмыйча сөйләшкәннәр. Кыз аның йөзенә карап: — Мин сине бик яраттым, синнән башка беркемгә дә кияүгә чыкмыйм,— дигән. Егет тә: — Синнән башка һичкемне дә алмыйм, — дигән. Егет кызга бер бик матур көй уйнап күрсәткән һәм: — Бу көйне мин бервакытта та тартмыйм, тик синең белән кушылганда гына тартырмын, — дигән. Күп тә үтми, бер бик бай кешенең улы патшаның кызын соратып яучы җибәргән. Кыз каршы килгән: — Мин ул бай егетенә бармыйм, — дигән. Гыйзшәрип белән патша к&зы сарай бакчасында тагын берничә тапкыр очрашканнар. Аларның икесен бергә күреп, сарай ялчылары бу турыда патшага хәбәр иткәннәр. Патшаның ачуы килгән: — Хәерче баласы минем кызым тирәсендә йөрмәсен, икенче килгәндә аны саклап торып үтерергә кирәк, — дигән. Патша белән бай малае егетне үтерергә кеше яллаганнар. Аларның сөйләшүләрен кыз ишетеп торган, Гыйзшәрипкә бер якын дус кызын җибәреп, аны үтерергә кеше яллауларын хәбәр иттереп, тиз генә качарга кушкан. Бу хәбәрне ишетү белән, Гыйзшәрип өеннән чыккан да йөгергән. Шактый ара киткәч, артына әйләнеп караса, аны атка атланган кораллы кеше куа килә икән. Егет тиз генә чишенә дә. актарылып аккан агымсуга сикереп йөзеп китә. Теге кеше яр буена килгәндә, ул киң елганың яртысына җиткән була. Ялланган кеше, бу барыбер теге якка чыгып җитә алмас, үлеп агып китәр дип, егеткә атмый. Гыйзшәрип. агым белән арырак китеп, таллар арасына кереп югала. Ә ялчы моның киемнәрен әнисенә кайтарып бирә: — Улыңны бүреләр ашап киткән, киемнәре генә калган, — ди. Әнисе ышанырга да. ышанмаска да белми, кайгысыннан көне- төне яшь коеп сукырая. Ә патша кызы егетнең үлүенә ышанмый. Гыйзшәрип яр буена чыга да бер авыл читендәге өй янына туктап, берәр ир кеше күренер әле дип, ояла-ояла гына көтеп утыра. Б Күп тә үтми, әлеге өйдән бер ир кеше чыга, моны күреп аптырап китә. Сорашып барысын белгәч, бу кеше аңар үзенең бер иске чалбарын һәм күлмәген бирә. Егет боларның эшләренә булышып, бер атна тора да саубуллашып чыгып китә. Бара торгач, Гыйзшәрип бер шәһәргә җитә һәм анда бер бай сәүдәгәргә эшкә керә. Анда бер ел эшләгәннән соң, байның рөхсәте белән шәһәр карап йөрергә чыга. Йөри торгач, бер кибеткә керә. Анда бер кеше скрипка сайлый, ләкин ала белми икән. Егет карап торган да, иң кыйммәтле скрипканы кулына алып, тартып уйнап җибәргән икән, бөтен кеше шаккаткан. Егет кибеттән чыгып киткәч тә, бу кая барыр икән дип, артыннан карап калганнар. Бай бер көнне зур мәҗлес җыя. Анда байлар бичәләре белән киләләр. Бай скрипкачыларны тыңларга чакырган икән. Скрипкачылар берәм-берәм уйный башлыйлар. Егет атларны сугарып, солы биреп кергәндә, мәҗлес башланып кына киткән була. Бу уйнаучылардан күзен алмый бер читтә генә утыра. Кибеттә уйнавын күреп калган бер бай: — Син нишләп уйнамыйсың? — дип сорый Гыйзшәрпптән. — Уйный белмим, — ди егет. — Беләсең, — ди бай, — әйдә, бер тартып җибәр! Егет берсенең скрипкасын алып тартып карагач: — Юк моның белән тарта алмыйм, әнә безнең байның бер кибетендә иң кыйммәтле скрипка бар, шуның белән тартыр идем, — ди. Бай, кибетенә кеше җибәреп, скрипканы китерттерә дә егеткә бирә. Мәҗлескә килгән байлар моның уйный алуына ышанмыйлар. Егет скрипканы көйләп уйный башлый. Аның оста, моңлы, матур- уйнавына барысы да гаҗәпкә кала. Кайсылары исе китеп көлә, ә кайсылары күз яше белән елый. Шул көннән соң бай моны бер нәрсә эгйләтмичә скрипка уйнатып кына тота башлый. Күп тә үтми, егет, байдан рөхсәт сорап, тагын шәһәр карап йөрергә чыга. Йөри торгач, бер кибеткә керә һәм матур бизәкле тәлинкәләргә күзе төшә. Берсен кулына алып: «Маһимөнирәңне онытма» дигән сүзләрне укый. Кыз аны, әтисеннән яшерен рәвештә яздырып, төрле якларга тараткан икән. Егет өйгә кайта да байдан аны туган якларына җибәрүен сорый. Яхшы кием киеп, эшләгән акчасын алып, Гыйзшәрип юлга чыга. Бара торгач артына борылып караса, атка атланган бер кеше килә икән. Егет шикләнеп куя. Атлы кеше аны узып китә дә артына әйләнеп: — Син, егет, болай ашыгып кая барасың? — дип сорый. Егет әйтеп бирә. — Курыкма, бик ашыксаң, тотын атның койрыгына, йом күзеңне! — ди теге кеше. Ат койрыгына ябышып, күзен йомгач, күп тә үтми: — Ач инде, — ди. Алар бер авыл читенә туктаганнар икән. — Шушымы? — Бу түгел... — Алайса, тагын койрыкка ябыш та йом күзеңне, — ди. Атлы кеше кушкач, күзен ачса, егетнең туган шәһәренә килеп тә җиткәннәр икән. Әлеге кеше атының тоягыннан балчык алып бирә дә: — Әниең хәзер сукыр булыр, шушы балчыкны киптереп сипсәң, аның күзе ачылыр, — ди. Егет балчыкны төйнәгәч күтәрелеп караса, бу кеше юк булган. Гыйзшәрип шулай итеп өенә кайтып керсә, әнисе чынлап та сукырайган һәм бик фәкыйрьләнгән икән. Егет әлеге балчыкны әнисенең күзенә сибүе була, ул дөнья күрә башлый һәм шатлыгыннан елый-елый улын кочаклап ала. Әнисе белән сеңелесенә бүләкләр, акчалар биреп, аларны сөендергәннән соң, Гыйзшәрип шәһәрдәге хәлләрне сораша. — Абый, син вакытлы кайттың, кызыңны көчләп бай улына яраштырганнар, бүген туйлары булачак, — ди сеңелесе. Бу хәбәрне ишетү белән, егет скрипкасын тартып, көйләп куя да сеңелесе белән туйга китә. Туй башланган була. Ул бер скрипкачы карт янына утыра һәм үзе скрипкадан бер дә күзен алмый. Карт, уйнавыннан туктап: — Син скрипка тарта беләсеңме? — дип сорый. — Белмим, — ди егет. — Беләсең, сизеп торам, мә уйна, — дип скрипкасын карт аңар бирә. — Юк. мин моны тарта белмим, — ди. — Гыйзшәрип үзе үлгән, сиңа аның скрипкасын алып килергә кирәк, — ди карт кеше. Шуннан тиз генә бу скрипканы алып килеп бирәләр. Үз скрипкасы кулына кергәч, Гыйзшәрип кызның үзенә генә таныш булган көйне уйнап җибәрә. Ә кыз сарайда җиде кат чатыр эчендә утыра икән. Егетнең искиткеч моңлы, матур көе кызның колагына керә. Ул, моны танып алып, башта чатырның бер катын, аннары икенче, өченче катын ертып тыңлый. Аннары, үз егете уйнавын төшенеп алып, чатырның соңгы катларын ертып чыга да халык алдында аны кочаклап ала. — Минем сөйгәнем шушы, асыгыз, кисегез, мин аннан башка берәүгә дә бармыйм! — ди. Патша, теләсә-теләмәсә дә, кызын Гыйзшәрипкә бирергә мәҗбүр була. Ә бай малаена Гыйзшәрипнең сеңелесен бирәләр. Патша үлгәч, аның урынына халык Гыйзшәрипне куя. Аларның кырык улы, утыз кызы була. Кырык улын кырга таратып, утыз кызын утыз өйгә тарата. Аларның балаларының балалары да скрипканы оста тарталар икән1 .