Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБЫР ТӨБЕ— САФ АЛТЫН

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫ!

Бүгенге поэзиябезнең актуаль мәсьәләләре, үсеш тенденцияләре һәм. гомумән, шигъриятнең халкыбызның иҗтимагый һәм рухи тормышында тоткан роле турында фикер алышуны күздә тотып башлап җибәрелгән сөйләшү журнал сәхифәләрендә дәвам итә. «Казан утларымның бу елгы 3. 5 һәм 7 нче саннарында басылган әңгәмә һәм мәкаләләр белән сез. мөгаен, танышкансыздыр. Редакция почтасына килгән хатлардан күренгәнчә, алар сездә байтак фикерләр уяткан. Бигрәк тә шунысы куанычлы, ул мәкаләләрдә күтәрелгән аерым мәсьәләләргә тукталу, аларга үзегезнең мөнәсәбәтне белдерү белән генә дә чикләнмичә, сез, шигъриятебез язмышы өчен чын күңелдән янып, конкрет һәм бер үк вакытта әһәмиятле дә булган фикерләр кузгатасыз, теге яисә бу шигыйрь иҗатына булган карашларыгыз белән уртаклашасыз. Әмма кайбер хатлар һәм мәкаләләр бер нәрсәгә махсус басым ясап узуны сорый кебек: журнал сөйләшүне шагыйрь һәм тәнкыйтьче әңгәмәсе белән башлап, алга таба шул әңгәмә тирәсендә дискуссия яисә бәхәс кузгату максаты куймады. Болай уйлау — мәсьәләне бераз тарайтып карау булыр иде. Искә алынганча, сүзнең, гомумән, татар совет поз. зиясе турында, аның көндәлек һәм рухи тормышыбыздагы урынын ачыклау юнәлешендә дәвам итүе файдалырак һәм әһәмиятлерәк булыр иде. Бүген исә сөйләшүне укучылар дәвам итә. Сүз тарих фәннәре кандидаты. Казан вузларының берсендә философия укытучы Максим Глуховка һәм берничә хат авторына бирелә. Бу хакта бик иркенләп һәм җәелеп сөйләргә кирәктер әле. Чөнки бүгенге татар поэзиясе үсешенең төп тенденцияләре турында бер чишелеп, шигырьнең .зур белгечләре, шагыйрьләр белән сүзгә кереп, фикер уртаклашып, кирәк булса, бәхәсләшеп, ачыктан-ачык сөйләшерлек сүзләр бар. Тик менә ничегрәк башлап китәргә икән? Ә бәлки саф хакыйкатькә дәгъва итмичә, үз каланчаңнан гына торып, уеңны үзеңчә. үзең булдыра алганча сөйләү яхшырак булыр? Татар шигьриятенең бер карие буларак, авторның бу турыда үзе тойган, сиземләгән кадәренчә сүз әйтергә хакы бардыр. Бөтен сүзләрем дә кешене ышандырмас. Иң әһәмиятлесе, чын күңелдән, саф күңелдән әйтелсен. Сүзне илленче елларның уртасыннан алып китсәк, шушы ике дистә ел эчендә дә бик куп нәрсә үзгәрде. Малай чагымда басып торган чорма өстеннән дөнья инде бөтенләй башкача күренә. Яңа бистә каршындагы без мәңгелек дип уйлаган озын камышлы сазлыкларның эзе дә калмады. Әмәт тавы, -Калуга» буендагы очсыз-кы- рыйсыз ерганаклар да хәзер никтер күзгә чалынмый. Шәһәрдән шактый ук ары. Бакалтай артында агып яткан Идел суы да әнә Кремль диварларына килеп терәдде диярлек. Казаннан Свердловскига, Себергә алып китә тсрган тимер юл буендагы, кайчандыр без бөтен классыбыз белән утыртып йөргән агачлар да тәмам буйга үсеп, кош тавышлары, үләне-чәчәге белән хушланып, уңдырышлы елны гөмбә җыярлык хәйран гына урман булып утыра. Шушы дәвер эчендә татар поэзиясендә ике буын шагыйрьләр үсеп җитте. Мин аларны сугыштан соң үскән бәхетле бер буын дип әйтер идем. Аларның яшьрәкләре Б тынычлык, иминлек шартларында үскән беренче һәм бердәнбер буын. Үзләренә нык ышанган килеш, шигърияткә аеруча бер иркенлек, хөрлек рухы алып, үз әдәби зәвыклары, караш һәм омтылышлары белән килеп керде бу буын Аларның дәртле тавышына, шик-шөбһәләр. икеләнүләрне белмичә, поэзиябездә үз урыннарын кыю табып, чын иман белән канатланып иҗат итүләренә сокланмау мөмкин түгел иде. Үсү, җитлегү чорында алар кемнән дә булса кагу, кыерсыту күрмәделәр генә түгел, ф киресенчә., өлкән әдипләребезнең һәртөрле ярдәмен, теләктәшлеген тоеп эшләделәр. Тагын шунысы кызыклы: әлеге буынның дәрманы өлкән буын шагыйрьләребез Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арслан һәм башкаларга да егәрлек өстәде булса кирәк. Бала чакның тагын чормада күгәрченнәр гөрен тыңлап утырган ләззәтле минутлары хәтердә яңара Күпме генә тырышсаң да, әлеге чормадан инде очсыз-кырый- сыз болынлыкларны, җәй башында тәмам тоныкланып, саегып кала торган күлләрдән беләк буе чуртаннарны тартып чыгарган чакларны күреп булмый. Нәкъ Казан турысында, Идел өстендә калкып торган «Маркиз» утравын да. шунда тән пешереп, эре бөртекле ком өстендә кызынып яткан, ямь-яшел әрәмәләрен айкап йөргән көннәрне дә кире кайтару мөмкин түгел. Вакыт дигән нәрсә үз эшен эшли бирә. Күңелдә исә шуларның моңлы бер эзе кинәт кузгалып, селкенеп ала... Аңлап торасың: яңалык бары тик искене кысрыклап, шуның урынында гына туа ала — тормышның агышы шундый. Күрәсең, нәрсәнедер югалтмыйча гына алга барып булмый торгандыр. Безнең поэзиядә дә шундыйрак бер хәл күзәтелә кебек. Ләкин монда иң мөһиме — поэзиядә нәрсәнең даими рәвештә яшәп, дәвам итеп бардын һәм нәрсәнең яңа туып, үсеп килүен аера белүдә дип уйлыйм. Әле без сүз алып бара торган чорның башында шигърият мәйданына Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Әхсән Баянов. Рәшит Гәрәйләр килеп керде, һәм шигъриятебез чыңнарына үз тавышларын үреп, бик табигый рәвештә үзләшеп киттеләр Илдар Юзеевның «Таныш моңнарпы нәкъ менә шул чорның шигъри рухын, шигърият күгенең гомуми төсен билгеләде кебек. Миңа, мәсәлән, үзем дә сизмәстән, бу инде татар шигърияте дигән моңлы җырның дәвамы бит дигән тойгы килде. Ә Шәүкәт Галиевнең «Чынлык» җыентыгындагы: Сез тарихның ар башында. Безнең буын — бүгенгедер. Сез — беренче Гали, әмма Без соңгысы түгелдер. — дигән юллары бу уемны тагын да куәтләп, рухландырып җибәрделәр. Чишмә башы, су башы булган Кол Галигә, егерменче йөз шагыйренең уникенче гасырга мөрәҗәгать итүен традицион алым дип кенә аңларга ярамас Шагыйрь, күрәсең, үз иҗатының арка сөяген таба, концепциясен билгели, тимер казык утырта. Шигърият кешесе тормышның хәрәкәт мизгелен тотып алырга, үзен агымның бер өлеше, дәвамы итеп тә тоярга тиеш бит. Үз чорының иҗтимагый яшәеш диалектикасына үтеп кереп, шигърият шуның чагылышы икәнен тирән аңлап иҗат итү — каләмгә тотынган һәр кеше өчен мәҗбүри шарт Кол Галигә дә үз заманының дисгармониясен тою, чор авазын ишетү, гадел- сеэлекләрен күреп әрнү хисе шагыйрь һәм әүлиялык йөген иңгә күтәреп алырга ярдәм итә. Ә көчле давыллар, хәтәр зилзиләләр кичергән тарих безгә. Кол Гали варисларына. игелекле ягы белән борылды. Ата-бабаларыбыэ туплап килгән рухи байлыклар, күңел җәүһәрләре, иң кадерле хыяллары безнең заманда үзенең чын җирлеген тапты, һәм шагыйрь үз замандашларына, үзеннән соң киләсе буыннарга мөрәҗәгать итеп: Сабыр берлә эшләгел ушбу эшне. Сабыр берлә эшләнер эшләр башы. Морадына тиз йитәр сабырлы кеше. («Йосыф вә Зөләйха» поэмасы) ф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨПЛӘШҮ — дип язганда дидактик булып кына калмый, ул — бүгенге көн белән иртәгәге көн* не бергә бәйләп торган җепләрне, үз шәхесе һәм яшәгән җәмгыяте арасындагы тирән эчке бәйләнешләрне эзләп табучы, үзенә кадәр яшәгән буыннар тәҗрибәсен гомумиләштерүче дә. Халык буыннан-буынга үзенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен, тормыш-яшәеш, имин* лек, гаделлек, бәхет өчен көрәш тәҗрибәсен буыннар хәтеренә сеңдерә, туплый килгән. Берсеннәнберсе тирәнрәк мәгънәле мәкаль-әйтөмнәребез нәкъ шундый ерак һәм якын үткәннәребез авазы, үзенә бер төрле «зиһен ташлары» дип әйтергә мем* кин. Сабырлык, түземлелек, рухи ныклык турында гына да дистәләрчә мәкальләрне санарга була. «Сабыр төбе — сары алтын», «Сабыр иткән — морадына җиткән» дигәннәр картлар. «Түзгән — тимерне дә өзгән» дип тә өстәгәннәр. Бу хакта уйлана торгач, моңа кадәр илтифат ителми килгән кызыклы гына нар* сөләр күзаллана башлый. Татар шигъриятендә, мәсәлән, сабырлык темасы әллә ничә гасыр аша үтеп, даими яшәп килә. Ул — халыкның буыннан-буынга, дәвердән-дө1ер» гә күчеп бара торган тоташ аңының бер чагылышы. Югарыда китерелгән шигырь юллары да авторның поэтик концепциясе буларак яңгырый, чынбарлыкны танып белүгә аның карашын чагылдыра. Кайбер тәнкыйтьчеләр, ихтимал, шагыйрь фатализм позициясенә басып, язмыш* ка баш ияргә чакырган, диярләр. Әмма конкрет-тарихи принцип күзлегеннән кара* сак, монда без, мөгаен, актив тормыш позициясеннән чигенү, көрәштән баш тартуны түгел, ә бөтенләй башка нәрсә күрәбез. Борынгы болгарларда мәҗүсилек гореф-гадәтләре чигенә, таркала башлагаи, ислам дине идеологиясе ныклап тамыр җәяргә өлгермәгән чорда әлеге сүзнең мәгънәсе дә бүтәнчәрәк булган дип уйларга нигезебез бар. Ул, мөгаен, ир булган ир кеше үз көченә ышанып эш итәргә, тар хисләр, нәфес котыртуына бирелмәскә, нык рухлы, җитди булырга, кыенлыклар алдында югалып калмаска тиешлекне аңлаткандыр. Ил-көн белән яшәгән, Идел-Чулман буйларында беренче дәүләт тезеп, яңа җирләр үзләштергән, басып алучыларга каршы батырларча көрәш алып барган халыкның психологиясе бүтән төрле була да алмый. Димәк, шигъри символ дәрәҗәсенә күтәрелгән бу суз бик тирән эчтәлеккә ия булып, югары бәяләнгән дия алабыз. Хәер, китап гыйлеме белән бик әвәрәләнмәгән бүгенге картлардан сорап карагыз — сабырлыкның язмышка буйсынуда гына түгел икәнлеген алар да әйтер. Сабырлык, шул рәвешчә, әхлакый принциплар бердәмлеген белдерә торган философик категория булып чыга. Димәк, ул — халкыбызның ерак чорлардан килә торган тоташ аңының аерылгысыз һәм тотрыклы өлеше. Яңа чор татар поэзиясен күздән кичерә башласак, сабырлык категориясен төрле контекстта, төрле мәгънә төсмерләрендә һәр шагыйрь иҗатында диярлек очратабыз. Ләкин ул үзенең беренчел мәгънәсенә XIX йөзнең икенче яртысында гына әйләнеп кайта башлый булса кирәк. Габделҗаббар Кандалый, Яков Емельянов шигырьләрендә сүзнең әнә шундый актив һәм җегәр мәгънәсе ачык төсмерләнә. Яков Емельянов, мәсәлән, рухи чыныкканлык хисен түбәндәгечә тасвир итә: ...Уалсын бәла, ярылсын, Каушатып, җанны җиңмәсен. Таудан чыгып, диңгез белән Сыналган җанга килмәсен. Килмәсен җанга шаулап-улап, Ул үлән күк аннан сыгылмас. Аның куәте кагылганда Каушап, калтырап егылмас. Егылмас инде сыналган җан... («Кайгы», 1879 ел) Әлбәттә, һәр категория яшәеш процессында яңа мәгънә төсмерләре белән байый, чикләрен киңәйтә. Бөек Ватан сугышы елларында сабырлык сагыну, юксыну хисләрен үз эченә алып, шул хисләр белән бергә яши. Акларсыңмы минем мәхәббәтне! Ә мин сине езелеп сагынам. Ник сагынам сине мин бу хәтле. Рәсемеңә синең табынам. Тәүфигыңны әгәр бозмасаң син Кабат әле бергә булырбыз. (Н. Баян. «Уйланганда». 1943 ел) Шул ук чорда «сабырлык» әле тагын фидакарьлек сыйфатын күрсәтә, илгә тугрылык хисләре белән үрелә: Мин курыкмадым естән яңгыр тесле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әнләнәм. Алда, артта, уңда һәм сулымда Киселсә дә юлым, күкрәгем Яраланып канга теренсә дә, Кечсезләнеп. мин яшь түкмәдем. |М. Җәлил. «Кичер, илем!» 1942 ел) Кайбер укучылар ирония белән: болайга китсә, «сабырлык» дигән ул категориягә тагын нинди мәгънәләр генә бирмәскә мөмкин соң? — диярләр һәм бәлки алар хаклы да булыр, һәр төшенчәгә төрлечә аңлатма бирергә, аны төрлечә борырга мөмкин. Философик категория буларак, төшенчә хәрәкәтсез катып калган нәрсә < түгел; ул да танып-белү процессында үзгәрә, яңа эчтәлек белән байый, үсә. Ләкин монда сүз халыкның фәлсәфи фикерләвен, аның психологиясенең эчке хасиятләреннән берсен чагылдырган бик киң төшенчә турында бара. Иҗтимагый психология катламнарыннан үсеп чыккан һәм чынлыкта беркайчан да аңардан аерылмаган шигърият үз халкының рухи культурасы байлыкларыннан йөз чөерә алмый. Сабырлык та тарихи-иҗтимагый аңның озак дәверләр үсеш җимеше, аның буыинан-буынга бирелә торган элементларыннан берсе. Ул безнең буын өчен дә хас сыйфат һәм шуңа күрә бүгенге поэзиябездә дә чагылыш таба. Сабырлык — гомумән, халкыбызга хас рухи сыйфатлардан берсе. Революция алды елларында ул безгә эчке энергия туплап һәм уңайлы вакытны көтеп алып, рус халкы һәм башка халыклар белән бергә самодержавиене бәрел төшерергә ярдәм итте. Сабырлык безгә ачлык, җимереклек чоры кыенлыкларын кичереп, ил тормышындагы башка катлаулы хәлләрне үткәреп, моңарчы күрелмәгән рәхимсез сугышта сөекле Ватаныбыз халыклары белән бергә дошманны җиңеп чыгарга; бүгенге күркәм тормышны төзергә булышты. Бу урында Сибгат Хәким әсәрләрен искә алу да җитәдер. Сабырлык идеясе аның бөтен иҗатыннан кызыл җеп булып үтә. Шагыйрь тормышның катлаулы, үткен проблемалары турында уйланганда аңа аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бу сыйфатны бары тик татар халкына гына хас дип уйлау дәрес булмас иде. Юк, ул, әлбәттә, башка халыклар өчен дә хас сыйфат, һәм барыннан да элек, уртак язмышлы халыклар өчен. Хезмәттә һәм көрәш кырларында сыналып чыныккан, якты киләчәк хакына теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер торган совет халкының уртак казанышы ул. Шул ук вакытта, татар милләте, аның поэзиясе яшәгән һәм чәчәк аткан чорда сабырлык, әхлакый категория буларак, барлык төсмерләре, эчке хасиятләре белән безнең аңыбызда татарча яши һәм чагыла. Шигърияттә нәрсәнең дәвам итүен һәм нинди яңа сыйфатларның соңыннан тууын тарихка караш ташламый гына белеп булмый. Бүгенге поэзиябез серләренә төшенү шунсыз мөмкин дә түгел. Шагыйрьләр минем ни хакта сүз алып баруымны, А. Блок сүзләре белән әйткәндә, «мәңгелек авазлар», ягъни поэзиябездә чагылыш тапкан «тоташ аң» турында фикер йөртергә тырышканны аңлаганнардыр дип беләм. Тоташ аң — киң таралган термин түгел әле. Аны кулланганда мин рухи культура мирасы буларак буыннан-буынга бирелеп, бер иҗтимагый-экономик формациядән икенчесене күчеп бара торган әхлакый башлангычны күз алдында тотам. Ул гасырлар үтәли килеп, төрле дәверләрне тоташтырып тора, халыкның тарихи хәтерен бүгенгегә кигереп ялгый. Бу бердәнбер, иң тегел билгелеме дияргә җыенмыйм. БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ әмма ул поэзиябезнең кайбер җитди һәм тотрыклы сыйфатларын тарихи планда тикшерүгә юнәлеш бирә шикелле. «Тоташ аң»ның бер өлеше булган «сабырлык» категориясен исә халыкның дәвамлы тарихи үсеш барышында тупланып килгән психологик хасияте, төрле тарихи шартлар һәм ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табарга, кылган гамәлләрен чынбарлыкка туры китереп, үлчәп барырга ярдәм итә торган үзенчәлекле рухи сыйфаты дип билгеләргә була кебек. Хәзер бүгенге шигъриятебезгә, бая әйткән «бәхетле буын» шагыйрьләре иҗатына әйләнеп кайтыйк. Тирән белемле, киң эрудицияле ул буын бүгенге поэзиябезнең йөзен билгели торган көчкә әверелде. Алар кичәгегә тиңләшеп яза алмыйлар һам тиеш тә түгелләр. Әйтик, мәсәлән, бу буын шагыйрьләренең әдәби зәвыгы менә мондый тезмәне бастырып чыгаруга юл куймас иде: Кулында резин перчатка. Аякта тимер ыргак. Монтер чыбыкның бер очын Биленә куйган урап. Аларның авторы кем булу бу очракта мөһим түгелдер. Шигъри әсәр дип атааы бик кыен булган шундыйрак тезмәләрнең җыентыкларга тулып чыгуына әллә ни күп гомер үтмәгән Оятыбызга каршы, алар «Татар поэзиясе антологиясеянә дә үтеп кергән. Ләкин шулай да бу инде артта калган этап. Хәзерге татар поэзиясендә проблемалар, четерекле мәсьәләләр бар икән, моңа җиңел кулдан гына язылып, гамьсезлегебез аркасында ансат кына дөньяга чыгу юлын табып килгән тоссез һәм өнсез, чырсыз һәм күрексез шигырьләр дә сәбәпче. Чөнки андый әсәрләр поэзиябез һәм әдәбиятыбыз тирәсенә күп санлы укучылар массасын, һәвәсле һәм китап җанлы кешеләрне туплый, тәрбияли, рухи үстерә алмый. Әлбәттә, бездә китап бумы хөкем сөрә, халык куп укый. Шуңа да карамастан, кайчак прилавкаларда кайбер китапларның хәрәкәтсез ятуын күреп күңел әрнеп куя. Сөенечебезгә күрә, укучының күңел хәзинәсен тирән фикер һәм хисләр белән баетырлык шигырь китаплары да бездә аз түгел Сибгат Хәким. Нури Арсланов кебек өлкән буын шагыйрьләр осталыкларын икеләтә-өчләтә арттырдылар. Җиң сызганып иҗат иткәч урта буын вәкилләре Ш. Галиев, И. Юзеев, Ә Баянов, Р. Гәрәйләр поэзиясе дә үсә. җитдиләнүендә дәвам итә Равил Файзуллин. Гәрәй Рәхим. Рөстәм Мингалимов. Рәдиф Гатауллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъламовлар да иҗат колачларын җәеп җибәрделәр. Мин монда, әлбәттә, талантлы шагыйрьләребезнең барысын да санап чыгарга җыенмыйм. Укучы буларак, минем яраткан һәм яратмый торган шагыйрьләрем юк дип әйтергә мөмкин (Үзеннән-үзе аңлашыла ки. монда суз Г. Тукай, һ. Такташ. М Җәлил кебек бөтен халык мәхәббәтен яулаган шәхесләр турында бармый. Алар безнең өчен шагыйрь генә түгел һәм кемнең дә булса аларга карата шәхси мөнәсәбәте гомуми хәлне үзгәртә алмый.) Егор Уткин бу хакта бик дөрес әйтә: һәйкәлне бит Җәлил безгә куйган. Үзе аңа мохтаҗ булмаган, — дип яза ул. Биредә поэзиябезгә мәхәббәт турында сөйләү дөресрәк булыр. Яхшы шигырьләр. халык акылын һәм тарихи зиһенен, аның зирәклеген туплаган шигырьләр зур кыйммәткә ия. Көтмәгәндә күңелең кузгалып, уз-үзеңә урын табалмый йөдәгән, көндәлек тормыш ыгы-зыгысын бер якка куеп, каядыр китәсе килгән сәер минутлар була. Ни җитми? Матурлык, гүзәллек хисе җитмидер, мөгаен. Кешегә күңел күрке кирәк. Матурлыкка омтылу — элек-электән хезмәт кешесенә хас сыйфат. Шагыйрь исә мондый чакларда А Блок әйткәнчә, «матурлыктан башка да таң калып», шигырь язарга утыра торгандыр. Моның өчен чыннан да көндәлек ыгы-зыгыдан ваз кичеп, яшәешнең «ваемсыз ләззәтен» бер якка үашлап, X. Туфан әйткәнчә, «гүзәл гамь» кичерергә, борчылып уйланырга, күзгә күренмәгән нәрсәләргә карап шатланырга яисә еларга кирәктер. Р Харис әнә, һәрчак безнең өстәлебездә торган икмәк тә шатлана һәм нәфрәтләнә белә. ди. Ә бу бит борын-борыннан килгән крестьян психологиясенең бер чагылышы! Икмәк игүче бабаларыбыз пешкән икмәкне генә түгел, чәчкән орлыгын да, пар уйнатып яткан язгы басу-кырларны да сөенә һәм рәнҗи белүче тере җан иясе итеп күз алдына китермәгәнмени’ Нәкъ шул ул. шул үзе — сабырлыкның, хезмәтнең бәясен нык белгән ата-бабаларыбь.з авазы... Ул аваз, ул он хезмәт сөючәи. тормыш кадерен белүче халкыбыз рухында яши. шигърияте- ф бездә яши, ул исән, һәм игенче атасының әлеге сыйфатларын мирас итеп алган шагыйрь, артык кукраеп чәпчемичә, чәчелмичә, ә бары тик урынын һәм вакытын 5 белгән килеш, шул өн-авазларга өстәп, тиешле гарафларга кисәтү дә ясый: Ф Врешь, брат! Күпме генә сукма, ° Кызган чакта ирләр бөгелми! (Зөлфәт. «Язмышлар ярында») Поэзиябездә яшәгән тоташ аң. рухи дәвамлылыкка мисалларны күпләп китерергә > булыр иде. Шагыйрьләребез үткәннең поэтик тенденцияләрен нигездә уңышлы үсте- к рәләр, үстерәләр генә түгел, аны яңа социалистик эчтәлек, коммунизм идеаллары = белән баеталар, киләчәкнең тагын да күркәмрәк офыкларын киңәйтергә, якынайтыр- Q га омтылып, рухланып һәм башкаларны да рухландырып иҗат итәләр. Шуңарга — күрә, шигъриятебезнең киләчәге өчен борчылырлык сәбәпләр юк та кебек Әлеге и. дә баягы дигәндәй, шул ук «сабырлык» категориясен алсак та, без аның диалектик 2 спиральдән тешеп калмыйча, бүген кичәге белән чагыштырганда югарырак бас- 2 кычта торуын күрәбез. Болар барысы да дөрес. Бик күп әйбәт шигырьләр белән бер рәттә оста һәм матур язылган, әмма «үз эшен эшләми» торган шигырьләр очрый. Мин Р. Харис, Р. Гатауллин. Разил Вәлиев- нең кайбер әсәрләре әнә шундый дип әйтер идем. Андый шигырьләр күңелгә кагылмыйча, өстән генә «шуып үтәләр» Алар, әлбәттә, изге теләктән — татар шигырен заман таләпләренә яраклаштыру теләгеннән чыгып эш итәләр. Шундый максатлардан чыгып, фәнни-техник революция рухында, шигырьгә максимум информация кертелә. Нәтиҗәдә, яңа информация элементлары шигъри тукыма эчендә табигый берекми һәм үзләшми, әсәрнең яңгырашы һәм агышы үзгәрә. Шулай да. дәверләр арасын бәйләп тора торган җепләрне югалтып, укучының ышанычын җуймас өчен үзең белгәннәрне башкаларның хәбәрдар булмавы хисабына күрсәтү кирәкмидер. Ясалма рәвештә «заманчалаштырупга омтылышларның уңышсызлыктан башка нәрсәгә илтмәве һәркемгә аңлашылса кирәк. Моңа мисаллар җитәрлек Егерменче еллар ахырында РАППның поэзияне «демьянлаштырырга» азаплануын гына искә төшерик. Моннан, әлбәттә, берни дә чыкмады Диалектика ул арттан этеп баруга мохтаҗ түгел. һичшиксез, фәнни-техник революция әдәби процесска да йогынты ясый, кешенең ихтыяҗларын күз алдында үзгәртә бара. Шигърият тә моның белән исәпләшми булдыра алмый. Ләкин фәнни-техник революция барышында икенче бер. әлегә бик үк өйрәнелмәгән тенденция дә көчәя килә. Галимнәр, инженерлар табигать законнарын танып белүдә хәтта иррациональ методлардан да баш тартмыйлар. Шул исәптән, сәнгать чараларына да зур өмет баглана. Физиклар һәм лириклар арасындагы бәхәсләр күптән инде аларның үзара дуслыгы, бердәмлеге файдасына хәл ителгән. Әмма әдипләрнең күпчелеге табигать белеме һәм сәнгать белеме арасындагы бәйләнешне берьяклы гына, ягъни беренчесенең икенчесенә тәэсир итүе рәвешендә генә күз алдына китерәләр. Шагыйрьләргә, минемчә, тагын бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый. Хәзерге заман укучысы, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр, фәнни-техник революциянең кайбер күләгәле якларын, кире нәтиҗәләрен дә күрәләр. Экологии кризис куркынычы кайбер үсемлек һәм хайваннарны «Кызыл китапмка кертергә мәҗбүр итә. Киеренке хезмәт көненнән соң кеше үзенә бертөрле эмоциональ «заряд» алуга мохтаҗ. Димәк, шигъриятебез авазы кеше һәм табигать, шәхес һәм җәмгыять арасында табигый элемтәләр урнаштыруга да ярдәм итәргә тиеш Язучы да. укучы да моңарчы күрелмәгән яңа чорда, бетенләй башка дөньяда яши. Электән күнегелгән традицияләрнең байтагы чигенергә мәҗбүр, чөнки искечә генә яшәү мөмкин түгел, ә яңалыкның чалымнары һәр очракта да күзгә күренеп тормый. Бик күл иске сүзләр, образлар, күзаллаулар, искергән эш коралларыдай, тормыштан чыгарып ташлана, һәм без яңа әйбер, яңа күренешләрне яңача атарга тиеш булабыз. Шуның белән бергә, күл кенә төшенчәләрне, сүзне алып ыргыткан кебек кенә, алып ташлап булмый. Сабырлык төшенчәсе дә әнә шундыйлардан. Эшка яраклы да, сәләтле дә әле ул! Халык аңы, табигатьнең үзе кебек үк—мәңгелек. МАКСИМ ГЛУХОВ. азан утлары» журналында соңгы вакытта кызыклы фәнни мәкаләләр, бәхәсләр урын ала башлады. Бик күңелле күренеш бу Журналның һәр г- санын көтеп аласың. Халкыбызның үткәне, бүгенгесе белән горурланасың, уйланасың. Менә соңгы саннарда бүгенге поэзиябез турында сөйләшү өчен махсус рубрика ачылды. Уйланмыйча укып булмый бу хакта. Кайсы фикерләр белән килешәсең, кайсысын кире кагасың. «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»ндә басылу хакында төрле фикерләр күренә. 17 шагыйрьнең әсәре урын алган, бу бик куанычлы, мактанычыбыз. Бер автор да проза әсәре белән күренмәде. Бу. билгеле, безнең прозабыз беркемне дә җәлеп итми дигән сүз түгел. Шагыйрьләргә борын чөеп йөрергә хокук та бирми ул. Эстетик яктан камил, тормыш материалын тулы, дөрес чагылдыра торган, укучылар тарафыннан хөрмәт казанган әсәрләр аз түгел бит бездә. Соңгы вакытта поэзия бик үзгәрде, баеды. Шулай булмаса ул бүгенге укучыларны җәлеп тә итә алмас иде. Бүгенге укучы ул урта белемле, югары белемле. Сюжетлы шигырьләргә караганда фәлсәфи шигырьләр күбрәк ошый миңа. Укучыларны уйландырырлык фәлсәфи шигырьләр күбрәк булсын иде. Алтын бөртекләрен һәр халык кыйммәтле нәрсә дип кабул иткән кебек, чын сәнгать әсәрләре нинди телдә язылган булуларына карамастан һәрвакыт тиз танылыр һәм кадерләп сакланыр диясе килә. АЛЬФРЕД ӘЛМИЕВ, укытучы. Зепенодольск р-ны, Агъегет авылы. ишләп соң әле мин — гади нефть чыгаручы оператор, бүгенгесе көнгә чаклы шагыйрьләрнең шигырен (Г. Тукай, һ. Такташ. Ф Кәрим, X. Туфан. С. Хәким. Г. Афзал. С. Сөләйманова һ. 6.) укып аңлаганмын да, ул шигырьләрдән илһам алып ләззәтләнгәнмен. Ә хәзер ниндидер «Нюанслароны аңлау өчен вуз бетерергә тиеш булам. Р. Фәйзуллин арттырып җибәрә бугай. Иптәш Нуруллин әйтмешли, шигырьне мин дә, академик та бердәй аңларга тиештер. Ниндидер бер элитага гына язу, бу үзе үк массадан аерылуны һәм ниндидер мөгез чыгарырга азаплануны күрсәтми микән?.. Куанычыбызга каршы, безнең халык урта буын талантлы шагыйрьләргә һич мохтаҗ түгел. Ш. Галиев, Г. Афзал, С. Сөләйманова һ. б. Без аларны үзебезнең телдә, безнең уй-фикерләрне чагылдырган һәм дә безне дулкынландырган шигырьләре өчен яратабыз. Минем тагын шуны өстәп әйтәсем килә, шигырьләрне балалар да, бабайлар да укыгач ук аңласыннар. Сүзлек тотып шигырь укыган гади кешеләрне очратканым юк минем. Аңлаешсыз булса кемгә кирәк ул. Китап рухи азык алу өчен укыла ич. Безгә — гади укучыларга сүз боткасы түгел, ә бәлкем тирән мәгънәле, тигез ритмлы, дулкынландыра, уйлата торган шигырьләр кирәк. Шуның өчен без шагыйрьләрне К Н җырчы дип атыйбыз да. Кыландырып язылган шигырьләрне берничек тә җыр дип атап булмый. Фәйзуллинның «халыкның гыйльме артты, гаҗәпсенү тойгысы кими төште» дигән фикере белән мин гомумән килешмим. Нәкъ менә хәзерге вакытта халык » күбрәк укый Төпченебрәк укый. Кимчелекләрне кичерми. Уңышлыларына чын йөрәктән куанып, кат-кат укый. Менә бер мисал: бер танышымның малае Армия хезмә- = тенә ялдан киткәндә күрешергә керде. «Ни генә бүләк итим икән истәлеккә» — =; дип әйткәч, ул; «Кызганмасаң, Г. Афзалның шигырь китабын бир, абый, аны укыгач g әллә ничек, туган җиремдә, сезнең арада йөргән кебек булам»,— диде «Мине киләчәктә аңларлар» дип шигырь язучылар икенче Лобачевский була алмаслар. Татар теле киләчәктә дә татар теле булып калачак. Бәлкем атама сүзләр 3 генә күбәер яисә үзгәрер дип уйлыйм мин. Фәйзуллинның, кайбер укучылар поэзияне аңларлык дәрәҗәдә ана телен белми- _ ләр, дип әйтәсе килә. Минемчә, алар татар әдәбияты белән гомумән кызыксынмый. = Нинди дә булса әдипнең яисә галимнең әсәрләрен оригиналда уку өчен генә дә чит g телне өйрәнүчеләр азмыни. Ә туган тел турында нинди сүз булырга мөмкин*. — РӘИС СӘЛИМУЛЛИН, = Азнакай районы. Зирекле £ Елга авылы. 2 еше күңеле матурлыкка омтыла, шуны көтә, эзли Тормыштагы уй-фикерләребеэне матур итеп языл биргән, тасвирлый алган язучы белән укучы һәрвакыт бергә Шагыйрьләр еш кына, чиратлашып дигәндәй, берсен-берсе мактыйлар. Кайсы шагыйрьнең кем хакында нинди сүз әйтәсен алдан ук белеп торганга, моның да яме һәм кызыгы китте. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр бу фикерне дә мыек чылгыйларына урасыннар, поэзияне ныклап үз кулларына алсыннар иде Безнең талантлы тәнкыйтьчеләребез бар. тик аларда әрсезләргә туры карап әйтерлек кыюлык җитешмиме?. СӨЕМБИКӘ ИХСАНОВА. Пермь өлкәсе. Чүлмәк авылы. игырь яратучы буларак мин. чагыштыруым бик урынлы булмаса да. шигырьне баянга тиңләр идем. Чөнки бу уен коралын йөз тавышлы диләр. Шигърият тә күп тавышлы, күп моңлы. Ул берәмлек аша күплекне, конкрет аша абстрактны гәүдәләндерүче иң үткен, иң көчле, иң рухи, иң хисси корал, Шуңа күрә дә шигырьдә гәүдәләндерелгән һәр нәрсә укучының рухын баетырга, хисен иркәләргә, дәртен уятырга, ашкындырырга, кыскасы, тормышның күрке һәм аның хуҗасы булган кешенең гражданлык хисләрен үстерергә тиеш Шигырьдә фикер иҗтимагый идеяләрне акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә тоярлык, кичерерлек дәрәҗәдә халыкчан булырга тиеш. Шигырьнең тасвиры самими, садә, сыгылмалы, теле йөгерек, матур, җырлап торырга тиеш. Ул сине уйлатсын да, моңландырсын да, елмайтсын да, кирәк икән ашкындырып җырлатсын да. Ул шул вакытта гына хисләрне иркәли, зәвыгыңа хезмәт итә. синең алда сабан туе батырыдай мәйдан тота КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы карары совет әдәбиятының яңа казанышларын пропагандалау, анда яшәп килгән кимчелекләрне дәрес итеп ачу, аны үз вакытында хәл итү өчен зур мөмкинлекләргә юл ачты. Шуңа да карамастан, яшерен-батырыи түгел, әле һаман да аерым очракларда тәнкыйть, үзара тәнкыйть әлкәсендә ниндидер эндәшмеүчәнлек урын альт килә. Алай гына да түгел, бер күренекле язучымы, шагыйрьме, тәнкыйтьчеме үсеп килүче, эзләнуче һәм үзенчәлекле бер иптәш турында мактау сүзе әйтсә, шундук аның тирәсендә урынсыз шау-шу күтәрү гадәттә әле. К Ш Р. Харис — беренче шигырьләре белән үк поэзия сөючеләрнең игътибарын үзенә тарткан үзенчәлекле, формалашкан шагыйрь. Алган темасын үзенчә кичереп, үзенч» тоеп, бары тик үзенчә генә әйтә, үзенчә генә чишә торган оригиналь шагыйрь. 1960—70 еллар татар совет поэзиясен аның тавышыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле Горький һәм Тукай премияләре лауреаты Сибгат ага Хәким яшь шагыйрь Ренат Харисовның поэзиядәге беренче уңышларын үз вакытында күреп, аңа хәерле юл теләгән, тәүге җыентыгы «Кайта- ваз»га сүз башы да язып чыккан иде. һәм өлкән шагыйребез үз вакытында хаклы да иде. Китте Ренат Харисов турында шау-шу. Аның һәр язганын тәнкыйтьсез генә кабул итә башладылар, ул бүген дә шулай дәвам итә. Менә әдәбият белгечләре Р. Мостафинның шагыйрьнең иҗатына багышланган «Җаваплылык хисе» («Казан утлары». 1972 ел, № 1), Т. Галиуллинның «Дөньям кызыксындыра» (Еллар юлга чакыра. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы) мәкаләләре. Беренче тәнкыйтьче шагыйрь Р. Харисовның иҗади йөзен билгеләгәндә: «Р. Харисов шигырьнең төп идеясен, асыл мәгънәсен шигъри образ аша бирергә тырыша. Ул укучыга әйтер яңа сүзе булмаганга күрә алай эшләми, киресенчә, аның әйтер сүзе артык күп, ләкин ул укучыларның үз фантазиясенә дә урын калдыра. Нәкъ менә шуңа күрә дә кайбер кешеләргә аның шигырьләре артык катлаулы булып күренә. Хәлбуки, игътибар беләнрәк укырга тотынсаң, аның шигырьләренең һәр юлы бик гади һәм аңлаешлы, тышкы бизәкләрдән һәм һәр төрле шалтыравыклардан азат булуын күрәсең»,— ди. Ә икенчесе: «Шагыйрь кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт турында күп уйлана. Табигать образы аша кеше кичерешләрен тасвирлауга багышланган уңышлы шигырьләр Р. Харис иҗатында аз түгел... «Ике ата каз». «Өянке» һ. б. Соңгы шигырьдә, мәсәлән, яшәүгә, тормышка омтылыштан да көчлерәк хис юк. ул үлемнән, вәхшәттән өстен. Шигырь ике планлы булуы, динамикалы сюжеты, психологик киңлеккә омтылышы белән дә үзенчәлекле. Аны тулысынча китерү хәерлерәк булыр».— ди. һәм ике тәнкыйтьче дә шигырьне тулы килеш күчереп үтәләр. Менә ул шигырь: Өскә үсмәсен әле, дип Баш ботагымны киссәң. Мин бит як-якка үсәм!.. Киңлеккә китмәсен, диеп Янякларымны киссәң, Мин куелыкка үсәм!.. Куелыкка үсмәсен, дип Ябалдашымны киссәң. Мин тамыр якка үсәм!.. Бәгъренә чабыйммы, диеп Казыл тамырыма төшсәң, Каберең өстендә үсәм! Р. Мостафин «шигырьнең эчтәлеген бөтен тирәнлегенә аңлар өчен, аны туктый- туктый укырга, бер генә кат түгел, күп мәртәбәләр укырга» чакыра. Әйдә тәнкыйтьчене тыңлыйк, кат-кат укыйк. Нәрсә күрәбез? Шигырь кирәгеннән артык гади. «Казан утлары» журналын тикшерүгә багышланган бер җыелышта шагыйрь Ш. Маннур әйткәнчә, «салкын акыл белән уйлап чыгарып язылган». Сүз биредә яшәүнең мәңгелек, кеше характерының нык булуы турында бара. Олы темага олы тасвир кирәк иде. Ә шагыйрь исә яшәү өчен барган хәрәкәтне гади информациягә салып, аны коры сөйләп чыгу белән чикләнгән. Җитмәсә, яшәүчән- лекне күрсәтү өчен алган деталь автор әйтергә теләгән фикернең киресен чагылдыра. Өянкенең оч һәм тирәлек ботакларын кисәләр икән, бу аны үстерүдән туктату, ягъни корыту өчен түгел, киресенчә, шул карт ботаклар урынына яшь үсентеләр үсеп чыксын һәм өянке яшәвен дәвам итсен өчен эшләнә. Димәк, автор тарафыннан яшәүчәнлекне гәүдәләндерү өчен алынган деталь үз бурычын үтәми, уйлап чыгарылган, буш чара гына булып кала. Шигырьнең сүз сәнгате булуын да онытырга ярамый. Ул тылсымлы, эчке агышлы, эмоцияле, ачык һәм олы образлы булырга тиеш. Шул вакытта гына ул йөрәктән чыгып йөрәккә барып җитә, үз бурычын үти. Бу сыйфатлар булмаганда, анда нинди генә матур идея, нинди генә образ ятса да, укучы аны яратып кабул итми Чөнки шигырьдә әйтелгән фикерне аның фәнни китаплардан укыганы, радиолардан тыңлаганы, лекция-докладлардан ишеткәне бар Бәлки салкын кан белән уйлап чыгарылган һәм бернинди эмоциясез язылган мондый шигырьләр Р. Харисов иҗатында сирәк очрый торгандыр. Юк шул Алай булганда сүзне озайтып тору да кирәк булмас иде. Менә тагын шагыйрьнең «Яктылык тәме» шигыре. Ул озын түгел, тулы килеш күчерәбез. Мин беләм: Sep агач та Үлән булырга теләми — Давылларда кыйналса да. Кояшта ул. Күләгәдә түгел. Мин сизәм: Һәр үлән Агач булырга бик тели — Үзе ышыкта булса да. Күләгәдә шул... һәм изелә. . Кая шигырьдә тәэсир итү кече? «Яктылык тәме» алда китерелгән «Өянке»дән кайсы ягы белән аерыла? һич юк! Шул ук корама тел, шул ук салкынлык, шул ук күренешләрне информация алымына салып тезеп чыгу. Әйтелгәннәрне ныгыту өчен кызыклы бер «тикшерү» ясыйсы килә. Әйдәгез, шигырьне кире әйләнмәләрдән һәм инверсияләрдән арындырып. чәчмәләштереп карыйк! Мин беләм: кояштагы агач, давылларда кыйналса да. үлән булырга теләми Мин сизәм: күләгәдәге үлән агач булырга бик теләсә дә, көченнән килми, изелә» Мәгьнә һәм тәэсир итү көче кимедеме? Юк! Шул ук мәгънә, шул ук тәэсир итү көче калды. Шигырь нәрсәсен югалтты? Ул 12 юллык тезмәдән интонация юлы белән бәйләнгән 2 кушма җөмләгә генә өйләнде һәм аңларга авыр булган кире әйләнмәләрдән генә котылды. Шул буламы гади итеп «укучы фантазиясенә урын калдырып язу?» Бу бит, йомшак кына итеп әйткәндә, укучы зәвыгы белән шаяру Р. Харисов үтә гади, үтә коры гына яза дип тә әйтел булмый. Ул күп очракларда үтә сурәтле, үтә катлаулы итеп яза. Ул сурәтле итеп язганда детальләрне күпме кирәк шулай тотып ала. аны мезон ваклыкларына кадәр тәфсилләргә дә тырыша. Болай язу. бер караганда, сурәтлелекне җанландырган, образларны калку итеп гәүдәләндергән кебек тә күренә. Ләкин үтә ваклану, үтә тәфсилләү шагыйрь файдасына түгел. Детальләр бер-бер артлы өелә башлагач һәм алар бер-берсен тулыландырмагач, шигырь таркаулана, чәчелә, гомумиләштерү өчен сайланган төп деталь до арзанлы ялтыравык кына булып кала. Шагыйрьнең сүз сайлавына килгәндә дә хәл аянычлы сыман. Әйтелгәннәрне ныгыту ечен алда искә алынган «Өянке» шигыренең ни барысы өч юлына тукталыйк. Өскә үсмәсен әле. дип Баш ботагымны киссәң. Мин бит як-якка үсәм! Әйдәгез, «өскә», «баш» һәм «як-якка» сүзләренә игътибар итик. Болар берсе дә үз урыннарында һәм үз мәгънәләрендә кулланылмаганнар. Аларны «буйга», «оч» һәм «җәелеп» сүзләре белән алыштырып карыйк әле. Мәгънә төгәллеге артырмы? Сүз ♦ БҮГЕНГЕ поэзия турындл сөйләшү де юк, артыр. Ә мондый төгәлсезлекләрне байтак кына шигырьләрдән күрсәтергә була. . Күз алдыннан укылган поэмаларны һәм аларның геройларын үткәрел утырам. Барлый башласаң ай күп икән бездә поэмалар. Соңгы елларда поэма формасына карата ике төрле караш яшәп килә. Берәүләр, укучылар тарафыннан күп укыла торган, вакыйгалар сюжетына корылган поэмаларны хупласалар, икенчеләре исә бу ише әсәрләрне примитивлыкта гаепләп, «поэмалар фикер-хис композициясеннән генә торырга тиеш»,— диләр. Бәхәстә дөреслек табыла бит. Форма турында болай бәхәскә якын фикерләр кузгалгач, мин дә, укучы буларак, фәннилек дәгъваламыйча, уз сүземне әйтә аламдыр. Сюжет композициясенә корылганмы, әллә хис һәм фикер композициясенәме — икесе дә матур әдәбият әсәрләре. Сюжетка корылган традицион поэмалар да хис-фикер белән эретелгәннәр Аны примитивлыкта, хиссезлектә гаепләп, кимсетеп карарга ярыймы? Әлбәттә, юк! Ә хис- фикер композициясенә корылган сюжетсыз поэма нәрсәсе белән сюжет композициясенә корылган поэмадан өстен? Минемчә, бер өстенлеге дә юк һәм булуы да мөмкин түгел. Берәү алма ярата, берәү хөрмә. Формада гынамыни эш Кайсы формада язылса да, язылсын,, тик яхшы гына булсын. Геройлары Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә. Фәрһад-Ширин, Ромео-Джульетта кебек гасырлардангасырларга күчеп онытылмый гына яшәсен. Мокамай, Мохтар, Алсу. Гайҗан, Резидә-Зөфәр кебек телдән генә төшмәсен. Безнең алда шагыйрь X. Камаловның традицион формада язылган «Язмыш елмаюы» һәм шагыйрь Р. Мингалимовның хис-фикер композициясенә корылган «Күз карасы» исемле поэмалары. Алар берүк темага язылган. Әмма мин аларның беренчесе икенчесенә кайсыдыр ягы белән бирешә дип әйтә алмыйм. Киресенчә, беренчесен яратыбрак укыдым. Ә Кол Галиләрдән бирле килгән, гомер һәм заман сынавын үткән, бүген дә мәйдан тотарга егәре булган сюжетлы поэмалар халыкчанлыгын югалтмас, киләчәктә дә мул җимешләрен бирер, уңышын киметмәс дип ышанам. Халыкчанлык — ул яшел урамлы! ӘЗҺӘР ГАБИДИ, Сарман районы. Чукмарлы мәктәбе укытучысы.